ВКР

ПАРНЫЕ СЛОВА В ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ

  • 72 страниц
  • 17 просмотров
  • 0 покупок
Содержание

Кереш .3

Төп өлеш

Беренче бүлек

Парлы сүзләрнең лексик-семантик үзенчәлекләре.11

1. Парлы сүзләрнең лексик-семантик табигате, компонентлар арасындагы

мәгънәви бәйләнеш төрләре.11

2. Парлы сүзләрнең семантик төрләре.21

3. Парлы сүзләрнең тематик төркемчәләре.23

4. Кайбер парлы сүзләрнең этимологиясе.26

Икенче бүлек

Парлы сүзләрнең ясалыш һәм төзелеш үзенчәлекләре.32

1. Парлы сүзләрнең барлыкка килү мәсьәләсе.32

2. Сүз төркемнәре буенча парлы сүзләр ясалышы.35

3. Парлы сүзләр һәм кабатлаулар.48

4. Парлы сүзләрнең тезмә һәм кушма сүзләргә мөнәсәбәте.50

Өченче бүлек

Уку процессында парлы сүзләрне өйрәнү методлары

һәм алымнары.57

1. Сүзләр ясалышы турында төшенчә.57

2. Мәктәптә парлы сүзләрне өйрәнү, үзләштерү алымнары.58

Йомгак.62

Файдаланылган әдәбият исемлеге.71

Введение (выдержка)

Телнең сүзлек составы һәрвакыт үсештә була. Тормышта яңадан-яңа төшенчәләр туа һәм аларга исем бирелә бара. Тел кеше эшчәнлеген һәм тормышның барлык өлкәләрендәге һәртөрле үзгәрешләрне эзлекле чагылдыра.

Мәгълүм булуынча, сүз ясалу ысуллары һәр конкрет телдә төп сүзлек фонды һәм аның грамматик чара үзенчәлекләре белән билгеләнә. Башка төрки телләрдәге кебек үк, хәзерге татар әдәби телендә дә сүз ясалу ысуллары гаять үзенчәлекле һәм күптөрле. Шунлыктан һәр сүзьясалыш алымының махсус эчке мөмкинлекләренә һәм төрле дәрәҗәдәге кулланылыш үзенчәлегенә, аларның берсе икенчесеннән аерылып тору күренешләренә игътибар итәргә кирәк була.

Һәр телнең сүзлек составы, нигездә, ике төрле юл белән байый: а) телнең эчке чаралары белән яңа сүзләр ясалу; ә) сүзләрне башка телләрдән алу, үзләштерү.

Сүзләр ясалуның түбәндәге ысуллары бар:

1) фонетик (аваз төшеп калу, авазлар чиратлашуы, басымның күчүе, нигез нечкәрүе);

2) лексик-семантик (сүзләрнең күчерелмә мәгънәләренә нигезләнеп

яңа сүз барлыкка килү);

3) морфологик (сүзьясагыч кушымчалар ялгану);

4) синтаксик (нигезләр кушылу, сүзтезмәнең лексикальләшүе, сүзтезмәнең кушымча алып кушма сүзгә күчүе);

5) конверсия (лексик-грамматик).

Сүз ясалу ысулы буларак, безнең тикшерү объекты булган парлы сүзләр лексик-семантик, стилистик яктан аерым кызыксыну тудыра, чөнки алар тел баюына, лексик состав һәм сүз мәгънәсе киңәюенә ярдәм итәләр.

Парлы сүзләр барлыкка килү телебезнең лексик байлыгын күләм ягыннан гына баетып калмый, ә бәлки шактый күп төрле мәгънә төсмерләрен бирә алуда да ифрат киң мөмкинлекләр тудыра. Ул төсмерләр, нигездә, түбәндәгеләрдән гыйбарәт: гомумиләштерү, хәрәкәтнең өзлексез булуы, кабатлануы, интенсивлык, конкретлык, җыелмалык, образлылык һ.б. Димәк, парлы сүзләрдәге мәгънәви төрлелек, киң кулланылыш телне, һичшиксез, эчке яктан баета, күп мәгънәле итә һәм, шуның белән бергә, яңа стилистик мөмкинлекләр ача, төрле синонимик оялар барлыкка китерә.

Парлы сүзләр үзенә генә хас лексик-семантик һәм грамматик үзенчәлекләре белән телнең башка күренешләреннән аерылып тора. Төрки телләргә аеруча хас булган бу тел чарасын төрле яклап һәм тирәнтен өйрәнү гомум тел белеме өчен дә зур әһәмияткә ия.

Парлы сүзләрнең кулланылу өлкәсе ифрат киң. Алар барлык сүзлекләрдә хаклы урын алганнар. Шулай булуга карамастан, бу тел күренеше татар тел гыйлемендә әлегә кадәр тиешенчә тикшерелеп һәм фәнни яктан эшкәртелеп җитмәгән. Шуңа күрә парлы сүзләр – татар тел белемендә фәнни хәл итүне таләп иткән актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала килде.

Төрки тел белемендә сүзләрнең парлашып яки кушлашып килүләре нигезендә лексикалашуы, яңа лексик берәмлекләр барлыкка килүе, аларның сүзьясалыш очрагында аерым бер категория тәшкил итүләре турындагы төрле һәм каршылыклы фикерләр парлы сүзләрне лексик-семантик һәм стилистик планда монографик тикшерүнең актуальлеген тагы бер кат раслый.

Хәзерге вакытта татар телендә парлы сүзләр кулланылмаган бер генә өлкә-тармак та юк. Ләкин аларны файдалану өлкәсе бер үк дәрәҗәдә түгел. Алар фәнни хезмәтләргә, публицистик язмаларга караганда әдәби әсәрләрдә һәм халык иҗатында ешрак очрыйлар. Шуны да билгеләргә кирәк, парлы сүзләр шигъри әсәрләрдә чәчмә әсәрләргә караганда азрак булучан.

Парлы сүзләр – гаять үзенчәлекле лексик берәмлекләр. Аларның ясалышында төрки телләрдәге гомумилек тә көчле. Шуңа күрә бу төр лексик берәмлекләрне монографик планда тикшерү төрки телләргә хас булган уртак һәм аермалы якларны ачыклауга да зур ярдәм итә.

Лингвистик чыганакларда, сүзьясалышына багышланган хезмәтләрдә парлы сүзләр хакында шактый мәгълүмат тупланган. Башка төзелешле телләрдә, мәсәлән, урыс телендә, алар киң таралыш тапмаган.

А.Н. Гвоздев урыс телендә парлы сүзләрне кушма исемнәр, кушма сыйфатлар эчендә карый һәм аларны морфологик яктан ике төркемгә бүлә: а) ике кисәге дә сыйфатлардан ясалып, бер-берсенә «о(е)» интерфиксы белән тоташтырылган кушма сыйфатлар: русско-татарский, французско-итальянский һ.б.; ә) беренче кисәге исемнән ясалып, сыйфат булып килгән икенче кисәккә «о(е)» интерфикслары белән тоташкан сүзләр: вечерне-сменная, историко-архивный, почтово-багажный һ.б. [31, 265].

«Русская грамматика» күрсәтүенчә, сүзләр кушылып яңа берәмлекләр ясалу – телнең төрле даирәләре өчен дә югары продуктивлы тип, алар төрле стильләрдә дә кулланылалар [64, 243]. Ләкин кушмалар арасында парлы сүзләр зур урын алып тормый. Безнең фикеребезчә, бу урыс теленең флективлыгы, сүзьясалышта префиксаль, суффиксаль, префиксаль-суффиксаль, нигез кыскартып яңа сүз ясау һ.б. ысулларның гаять зур продуктивлыгы белән бәйле. Шул нигездә, урыс телендә сүзләрне парлап яңа берәмлекләр ясау өчен зур ихтыяҗ юк.

Төрки телләрдә кушма сүзләр хакында беренче мәгълүматлар «Алтай теле грамматикасы»нда күзәтелә. XIX гасыр азагында, XX гасыр башында нәшер ителгән күпчелек төрки грамматикаларда да алар хакында берникадәр мәгълүмат бирелә [34].

Тюркологиядә парлы сүзләр беренче тапкыр җентекле рәвештә Н.К. Дмитриев тарафыннан тикшерелә. Аның хезмәтләрендәге идеяләр соңрак язылган күп хезмәтләрдә теге яки бу дәрәҗәдә үстереләләр. Кушма һәм парлы сүзләрнең үзенчәлекләре гомумтөрки планда Р.М. Муллина, И.Г. Рамстедт, Э.В. Севортян, М. Рясянен, В. Котвич, С.Н. Муратов һ.б. хезмәтләрендә яктыртылды [54], [73], [63]. Парлы сүзләр турында мәгълүматларны без якут теле материалында Е.И. Убрятова, Н.К. Антонов [7], әзербайҗан теле материалында М.И. Адилов, Г.А. Байрамов [3], [4], [5], каракалпак теле материалында Н.А. Баскаков [12], төрекмән теле материалында Р. Бердяев [13], [14], үзбәк теле материалында А.Н. Кононов, А.К. Боровков, А.Г. Гулямов [45], [36], чуваш теле материалында С.П. Горский [32], уйгыр теле материалында А.Т. Кайдаров [43] хезмәтләрендә таба алабыз.

Н.К. Дмитриев башкорт теле материалында парлы сүзләрне җентекле тикшерә һәм парлы сүзләр, урыс һәм башка Европа телләрендәгедән аермалы буларак, төрле стильләрдә кулланыла, бу типтагы сүзьясалыш гаять продуктив дигән нәтиҗәгә килә. Аның фикеренчә, парлы сүзләрне семантик, фонетик, синтаксик нигезләр буенча классификацияләргә мөмкин. Н.К. Дмитриев башкорт телендәге парлы сүзләрне түбәндәге типларга бүлеп карый: 1) ике компоненты да реаль мәгънәгә ия һәм алар үзара синонимик мөнәсәбәттә: зыян-зарар, асыҡ-тишек; 2) бер компонентның мөнәсәбәте икенчесенә карата бөтеннең өлешкә яки өлешнең бөтенгә нисбәте кебек: тау-таш, һау-сәләмәт, һауыт-һаба; 3) бу тип берәмлекләрдә сүзнең берсе (гадәттә беренчесе) материаль мәгънәгә ия, ә икенчесе аның белән рифмалаша: сәй-мәй, һирәк-мирәк; 4) бу типта капма-каршы мәгънә белдерүче сүзләр парлы берәмлек төзиләр: тау-урман, атай-инәй [39, 74-75].

Башка тикшеренүчеләр фикеренә кушылып, Н.К. Дмитриев башкорт теле материалында түбәндәге фикерләрне куәтли: 1) иҗеге азрак булган берәмлек алдан килә: хәл-әхүәл, мал-тыуар; 2) иҗекләр саны бер булганда сузык авазга башланган сүз беренче куела: алтын-көмеш, алыш-биреш; 3) ике сүз дә тартыкка башланган очракта, беренче урынга спирант куела: һирәк-мирәк, сәй-мәй [39, 75-76].

Безнең карашка, иҗек принцибына нигезләнгән бүленеш барлык парлы сүзләрне дә үз эченә алмый - бу принцип белән ярашмаган берәмлекләр дә бар. Татар теле материаллары шуны раслый: шау-шу, иртә-кич, хатын-кыз, дус-иш, ашау-эчү һ.б. Н.К. Дмитриев кулланган башкорт теле материалы да бу фикерне раслый: сауыл-усак, һауыт-һаба, агай-эне, ҡәрендәш-ырыу, һатыу-алыу [39, 78].

Т.М. Гарипов, М.Х. Әхтәмов, башкорт телендәге кушма исемнәрне тикшереп, аларны ике типка бүләләр: 1) копулятив кушмалар (парлы сүзләр); 2) детерминатив кушмалар. Копулятив кушмалар арасында антонимик, синонимик мөнәсәбәтләргә корылган һәм тематикасы, разряды, классы ягыннан якын сүзләрдән төзелгән парлы сүзләр аерылып күрсәтелә. Парлы сүзләр шулай ук составлары (тамыр, ясалма, тамыр+ясалма), мәгънәләре (конкрет, абстракт), этимологиясе (башкорт сүзләре, гарәп-фарсы, урыс теленнән алынмалар) тикшереләләр. Парлы сүзләрнең компонентларының урнашу тәртибенә, басымына, сүзьясалыш типларының продуктивлыгына игътибар ителә [9, 110-112].

Т.М. Гарипов, М.Х. Әхтәмов шулай ук башкорт телендәге парлы сыйфатларны тикшереп, түбәндәге үзенчәлекләргә тукталалар: 1) парлы сыйфатлар бер-берсенә антонимик мөнәсәбәттә торучы сыйфатлардан һәм сыйфат фигыльләрдән ясала; 2) синонимик мөнәсәбәттә торучы сыйфат һәм сыйфат фигыльләрдән ясалалар; 3) үзара мөнәсәбәттә булмаган һәм кушымчалар ярдәмендә ясалган сыйфатлар парлаша; 4) парлы сыйфатлар парлы исемнәрдән кушымчалау юлы белән ясала; 5) калька ярдәмендә ясалган парлы сыйфатлар [9, 188].

Башкорт телендәге парлы рәвешләр З.З. Әпсәләмов, парлы фигыльләр А.А. Юлдашев тарафыннан тикшерелә [9, 203-204; 225]. Икенче компоненты беренчесенең морфонологик варианты булган урыҡ-һурыҡ, ыбыр-сыбыр, ала-ҡола, һалыш-һолош кебек берәмлекләр парлы сүзләргә кертелми һәм редупликация күренеше итеп карала [14, 193].

Татар тел белеме тарихында К. Насыйри парлы сүзләрнең үзенчәлекле лексик берәмлек булуына беренчеләрдән булып игътибар итә. Ул аларны сүз ясалу ысуллары эчендә карый һәм «тагылма» сүзләр дип атый; аларның берничә төрен күрсәтә, шактый тулы исемлеген тәкъдим итә [80, 290].

Г. Ибраһимов грамматикасында парлы сүзләрне атау өчен «юлдаш сүзләр», «сүз җилемнәре» кебек тәгъбирләр кулланыла. Аның фикеренчә, ике өлеше дә аңлашыла торган тау-таш, килем-китем кебек берәмлекләр – юлдаш сүзләр, ә икенче өлеше аңлашылмаган сүзләр (карт-коры) җилем сүзләр була [80, 290].

Г. Алпаров парлы сүзләрне шулай ук кушма сүзләр составында тикшерә. Ул аларны түбәндәге төрләргә бүлә: 1) тагылмалы кушмалар; 2) кабатлаулы кушмалар; 3) көчәйтүле кушмалар һәм аларның күп кенә үзенчәлекләрен билгели [6, 21].

Ш.А. Рамазанов үз хезмәтендә парлы сүзләр рәтенә хәл фигыль формаларын да кертеп карый [62, 155].

В.Н. Хангилдин грамматикасында парлы сүзләр хакында шактый киң мәгълүмат китерелә. Аның фикеренчә, төрки телләрдәгечә, татар теле нигезләрне кушу юлы белән яңа сүз ясау ысулын бик күптәннән үзләштергән булырга тиеш. Мал-туар, савыт-саба, бала-чага, эш-мазар, алпан-тилпән, сап-сары, ай-һай кебек мисалларны галим борынгылыкка мисал итеп китерә. Галим фаразынча, тезү юлы белән яңа сүзләр ясау киң җәелмәгән, моның сәбәбе − бу юлның яңа мәгънәле сүзләрне бик аз бирә алуында. Бары тик ата-ана, хатын-кыз берәмлекләре генә бөтенләй яңа мәгънәле яңа нигезләр ясый алганнар; бу тип ясалмалар төзелешләре ягыннан төрлелекләргә бик ярлы; алар төзелешләрен үзгәртмичә сакларга тырышалар, дип яза ул.

Х.Р. Курбатов парлы сүзләрне кушма сүзләр рәтендә карый. Д.Г. Тумашева татар телендә сүзьясалыш ысулларын тасвирлаганда парлы сүзләргә дә туктала һәм аларны составлары ягыннан түбәндәгечә бүлә:

1) якын мәгънәле яки синоним сүзләрдән торучы парлы сүзләр: уен-көлке, туган-тумача, мал-туар, кайгы-хәсрәт, агай-эне;

2) антонимнардан төзелүче парлы сүзләр: көне-төне, иртә-кич, килделе-киттеле;

3) икенче компоненты беренчесенең фонетик варианты булган

берәмлекләр: имеш-мимеш, китап-митап; яки хәзерге вакытта кулланылыштан төшкән сүз: савыт-саба, кыз-кыркын; яки мазар,

фәлән, ни кебек аерым сүзләр: күрше-фәлән, эт-мазар;

4) мөстәкыйль кулланылмый торган компонентлардан төзелгән парлы сүзләр: ыгы-зыгы.

Д.Г. Тумашева шулай ук парлы сүзләрнең күп очракта яңа берәмлекләр тудырмавын, бәлки сүзләрнең мәгънәләренә төрле төсмерләр өстәвен билгеләп үтә [81, 31].

Татар тел белемендә гади сөйләм үзенчәлеген тәшкил итүче җирле сөйләмнәрдәге парлы сүзләргә Г.Х. Әхәтов шактый зур игътибар итә. Ул аларны тематик төркемнәргә бүлә, лексик-семантик үзенчәлекләрен билгели. Тел тарихын өйрәнү өчен шактый кызыклы һәм бай материал туплый [8, 24].

Татар телендәге парлы сүзләр Ф.Ә. Ганиев хезмәтләрендә шактый җентекле өйрәнелгән. Ул парлы сүзләрне кушма сүзләр эчендә карый һәм парлы сүзләрне билгеләү өчен «куш сүзләр» дигән термин куллана. Аның фикеренчә, куш сүзләрнең компонентлары тигез хокуклылар һәм бер-берсенә бәйле түгелләр; куш сүзләрнең мәгънәләре метафоралашырга мөмкин: урын-жир, кыз-кыркын; кушма сүзләр бик борынгы заманда да, гарәп-фарсы сүзләре кергән чорда да (гореф-гадәт, үгет-нәсихәт, хәер-садака), бүгенге көндә дә барлыкка киләләр (тимер-бетон, яшелчә-жимеш) [80, 220].

Чыгарылыш квалификацион эшнең максаты булып татар телендәге парлы (куш) сүзләрне лексик-семантик һәм ясалыш, төзелеш үзенчәлекләре ягыннан тикшерү тора. Бу максатка ирешүдә түбәндәге бурычлар куелып чишелә:

1) парлы сүзләрнең лексик-семантик үзенчәлекләрен тикшерү;

2) парлы сүзләрнең семантик төрләрен ачыклау;

3) парлы сүзләрне тематик яктан классификацияләү;

4) парлы сүзләрнең ясалу һәм барлыкка килү тенденцияләрен ачыклау;

5) парлы сүзләрнең ясалыш һәм төзелеш үзенчәлекләрен сүз төркемнәре буенча тикшерү һәм хәзерге татар телендәге үзенчәлекләрне күрсәтү.

Тикшеренү материалы булып татар теленең аңлатмалы, диалектологик, русча-татарча, татарча-русча, төрле өлкәгә караган терминологик сүзлекләрдән, XIX, XX үрнәкләреннән тупланган парлы сүзләр хезмәт итә. Материаллар шулай ук халык авыз иҗаты үрнәкләреннән, төрле еллардагы матбугат басмаларыннан да алынды.

Чыгарылыш квалификацион эшнең теоретик һәм методологик нигезе булып гомуми һәм төрки тел белемендәге бу проблемага караган саллы хезмәтләр тора. Аларның авторлары – В.В. Виноградов, Н.К. Дмитриев, А.Н. Кононов, К. Насыйри, Г. Ибраһимов, Г.А. Алпаров, Ш.А. Рамазанов, Д.Г. Тумашева, Ф.А. Ганиев, С.Ш. Поварисов.

Тикшеренү барышында тасвирлама, компонентлы анализ, чагыштырма-тарихи һәм статистик методлар кулланылды. Чыгарылыш квалификацион эшнең әһәмияте үзенчәлекле лексик берәмлекләр тәшкил итүче парлы (куш) сүзләрнең асыл сыйфатларын, телебездә кулланылуының үзенчәлекле якларын билгеләү-тикшерүдән һәм алынган нәтиҗәләрне сүзьясалыш теориясенә кертүдән гыйбарәт.

Чыгарылыш квалификацион эше структур яктан кереш, өч бүлектән торган төп өлештән, йомгак, файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Основная часть (выдержка)

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ПАРЛЫ СҮЗЛӘРНЕҢ ЛЕКСИК-СЕМАНТИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

1. Парлы сүзләрнең лексик-семантик табигате, компонентлар арасында мәгънәви бәйләнеш төрләре

Парлы (куш) сүзләр башка лексик берәмлекләрдән, барыннан да элек, ике компонентлы булулары белән аерылып торалар: ата-ана, көн-төн, мал-туар, савыт-саба һ.б. Алар сөйләмдә мәгънәне я көчәйтеп (экспрессия), яисә киңәйтеп, я гомумиләштереп киләләр. Мәсәлән, «кием-салым» парлы сүзе киемнәрнең гомум аталышы булып тора: Шәмгун картка егетнең төс-бите дә, хәтта кием-салымы да ошады (А. Шамов).

Төрки телләрдәге парлы сүзләрне махсус өйрәнүче С.Н. Муратов аларда компонентларның мәгънәләре берегүен фразеологик берәмлекләргә караганда тотрыклырак дип карый [53, 10]. Бу фикер чыннан да дөрес һәм игътибарга лаек. Моны түбәндәге билгеләр ачыклый. Парлы сүзләрдә компонентлар мәгънәләре буенча бер-берсеннән бөтенләй диярлек аерылмыйлар. Шуңа күрә алар арасында нинди дә булса башка сүзне кую мөмкин түгел. Икенчедән, парлы сүз бер бөтен лексик мәгънә ясый торган нигезне тәшкил итә. Парлы сүзнең соңгы компонентына нигездә һәртөрле кушымчалар ялгана: Ул ачлык елны, ун яшенә чыкканда өй тулы эне һәм сеңелләре белән ата-анадан ятим калды (Г. Бәширов).

Парлы сүзләрнең лексик-семантик табигате түбәндәге үзенчәлекләрдә чагыла:

1. Парлы сүзләр аларны төзүче компонентлар мәгънәләренең

органик синтезыннан ясала. Алар, башка лексик берәмлекләр кебек үк,

туры һәм күчерелмә мәгънәле була. Туры мәгънә ике компонентның гади

арифметик суммасыннан хасил була: тавыш-гауга, жир-су, йорт-ил, моң-зар, мал-туар, исәп-хисап, ишекле-түрле, буяну-сөртенү һ.б.

Бу яктылыкта ярга таба чыгып килгән ике ишкәкле көймә, аның алдыннан бата-чума йөзеп килүче берничә кеше күренде (Г. Гобәй); Тирә-як гаҗәп ма тур йомшак нурга чумган (Р. Төхвәтуллин). Аллы-гөлле гөлчәчәкне Иснә, бәгырем, исле ул; Үзе алсу, үзе нәфис, Бигрәк синең төсле ул (Халык җыры).

Күрүебезчә, бу парлы сүзләр үзләренең беренчел, ягъни туры мәгънәләрендә генә кулланылганнар.

2. Парлы сүзләрдә икенчел, ягъни күчерелмә мәгънә ике

компонентның үзенчәлекле берегеп, өченче яңа мәгънә тудыра алуы

нигезендә барлыкка килә. Мәсәлән, аңгы-миңге (тиле), ара-тирә

(кайчакта), имеш-мимеш (буш сүз), дәшми-нитми (эндәшми), илке-салкы (иренеп), теш-тырнак (барлык көчне куеп), урык-сурык (вакытсыз), ыгы-зыгы (буталыш) һ.б.

Сүз сәнгате осталары парлы (куш) сүзләрне төрле стилистик максатта куллана. Шунысы характерлы, аларның күбесе гади сөйләм лексикасына тартым. Мәсәлән: Мин бу тормышка тешем-тырнагым белән ябышып ятачакмын; Ул, әрнү һәм ярсуы белән кечкенә өй эченә сыя алмыйча, бәрелеп-сугылып тышка атылды (Г. Бәширов); Өй эчендә бер мәл ыгы-зыгы килеп алдылар (Ф. Хөсни); Ул көннәр буе иләс-миләс йөри, күзен бер урынга текәп, бик озак сөйләшмичә утыра, я кинәт кенә елап җибәрә иде (Г. Бәширов); Кул-аяк тимәгән яңа мәйданның запасын барлап чыктылар (Г. Ахунов).

Күрүебезчә, парлы сүзләр, бер тамырлы һәм бер нигезле лексик берәмлекләр кебек үк, туры һәм күчермә мәгънәдә була алалар.

Парлы сүзләрнең составы хакында сүз алып барганда, компонентларның семантик яктан берегү дәрәҗәсенә дә игътибар итәргә кирәк. Бу яктан татар телендәге парлы сүзләрне ике төргә бүләргә мөмкин:

1. Компонентларының урыннары даими булган парлы сүзләр. Бу төр парлы сүзләрдә компонентларның урыннарын алмаштырып куеп булмый. Әгәр компонентларның урыннары алыштырылса, парлы сүз белдергән тоташ мәгънә я бөтенләе белән, я өлешчә генә үзгәрә. Мәсәлән: ара-тирә (тирә-ара), ир-ат (ат ир), кош-корт (корт-кош), тәм-том (том-тәм) һ.б.

Заключение (выдержка)

Парлы сүзләр телебезнең лексик байлыгын күләм ягыннан гына баетып калмый, ә бәлки шактый күп төрле мәгънәви төсмерләрне бирә алуда киң мөмкинлекләр тудыра. Гомумиләштерү, хәрәкәтнең өзлексез кабатлануы, интенсивлык, конкретлык, җыелмалык, образлылык, күчерелмә мәгънә, абстрактлык һ.б. лексик0семантик күренешләр парлы сүзләр ярдәмендә белдерелергә мөмкин. Парлы сүзләрдәге мәгънәви төрлелек телнең стилистик мөмкинлеген көчәйтә, төрле синонимик оялар барлыкка китерә.

Парлы сүзләрнең кулланылыш даирәсе шактый киң. Бу бер татар телендә генә түгел, ә бәлки барлык төрки телләргә хас күренеш. Гомумән, ике сүз парлашып (кушлашып), ягъни тезүле бәйләнеш ярдәмендә күптөрле мәгънәви төсмерләрне белдерә алу агглютинатив телләрнең гомуми бер үзенчәлеге итеп каралырга хаклы [ ]. Дөрес, берникадәр күләмдә сүзләрнең парлашуы флектив телләрдә, мәсәлән, рус телендә дә күзәтелә. Ләкин бу күренеш ул телләрдә киң җәелә алмаган һәм сүзьясалышның бик кечкенә өлешен алып тора. Төрки телләрдә исә, шул исәптән татар телендә дә парлы сүзләр телнең бик борынгы торышында ук барлыкка килгәннәр, барлык стильләргә дә үтеп кергәннәр. Сөйләмә, әдәби телдә, фәнни, публицистик һ.б. стильләрдә парлы сүзләр киң кулланылалар; алар барлык сүзлекләрдә хаклы урын алганнар.

Җәмгыятьнең үсеше, үзгәреше белән бергә парлы сүзләрнең үсүе, яңалары иҗат ителү күзәтелә; хәтта аларның кайбер очракларда өч, дүрт компетентлылары да очрый.

Лингвистик әдәбиятны күзәтү шуны раслый: парлы сүзләр тикшеренүчеләр игътибарыннан читтә калмаганнар. Тюркологиядә, татар тел белемендә парлы сүзләрнең күп кенә үзенчәлекле яклары тотып алынган һәм тасвирланган. С.Н. Муратов, Җ.Г. Киекбаев, Н.К. Дмитриев, А.Т. Кайдаров, Р.А. Аганин, Е.И. Убрятова, И. Хожаев, Н. Абдурахманов, Г.А. Алпаров, Ш.А. Рамазанов, В.Н. Хангилдин, Д.Г. Тумашева, Х.Р. Курбатов, Р.М. Миргалиев һ.б. хезмәтләрендә парлы сүзләр шактый дәрәҗәдә тикшерелгән. Татар тел белемендә парлы сүзләрнең үзенчәлекләре, ясалышы, мәгънәләре Ф.А. Ганиев тарафыннан җентекле тикшерелгән. [ Гани 2006]

Парлы сүзләрнең ясалышын, лексик-семантик табигатен өйрәнү, борынгы төрки телгә мөнәсәбәтен, эчке бай мөмкинлекләрен фәнни нигездә төрле яклап тикшерү актуаль булып кала.

Парлы (куш) сүзләрнең лексик-семантик табигатен тикшереп, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә була:

- парлы сүзләр аларны төзүче компонентлар мәгънәләренең органик синтезыннан ясала;

- алар туры һәм күчерелмә мәгънәдә булырга мөмкин. Туры мәгънә ике компонентның гади арифметик суммасыннан туа: жир-су, буяну-сөртенү һ.б.;

- күчерелмә мәгънә ике компонентның үзенчәлекле берегеп, өченче яңа мәгънә тудыра алуы нигезендә барлыкка килә: аңгы-миңге (тиле), ара-тирә (кайчакта), илке-салкы (иренеп) һ.б.

Парлы сүзләрдәге компонентларның үзара берегү дәрәҗәсе ике төрдә була:

- компонентларның урыннары даими берәмлекләр. Бу төр сүзләрдә урын алмаштыру мөмкин түгел: кош-корт (корт-кош), тәм-том (том-тәм) һ.б.;

- компонентларның урыны ирекле: төне-көне (көне-төне), барлы-юклы (юклы-барлы). Бу ирекле сүзләрнең урынын алмаштыру тоташ мәгънәнең үзгәрүенә китерми.

Парлы сүзләрнең гомум мәгънәләрен тикшереп, аларның түбәндәге төрләрен аерырга мөмкин:

1. нинди дә булса төшенчәне җыйнап, гомумиләштереп бирүче парлы сүзләр. Ике компонентның да аерым мәгънәләренең кушыла алуы аларның якын төшенчәләрне белдерә алуына нигезләнгән: ир-хатын, жир-су, аш-сый һ.б.;

2. мәгънәне тагын да киңәйтеп, көчәйтеп килүче парлы сүзләр. Аларның компонентлары берсе икенчесенең мәгънәсенә өстәмә төсмер бирә ала: иксез-чиксез, абына-сөртенә һ.б.;

3. эш-хәрәкәтнең, процессның кинәт башлануын белдерүче парлы сүзләр: акты-китте, катты-китте, үтте-китте һ.б.;

4. билгесезлек төшенчәсен белдерүче парлы сүзләр. Бу очракта аларның бер компоненты фәлән, кара, ни, мазар, нитми кебек сүзләрдән тора: авыл-фәлән, кеше-кара, эндәшми-нитми һ.б.;

5. кимсетүне, хурлауны, кечерәйтүне, түбәнсетүне белдерүче парлы сүзләр. Бу очракта "кимсетү, хурлау, түбәнсетү" төшенчәсе икенче компонент итеп, беренче компонентның фонетик үзгәртелгән һәм рифмалашкан варианты алына: әби-чәби, иске-москы, малай-шалай һ.б.;

6. зурлауны, олылауны, хөрмәтләүне белдерүче парлы сүзләр:

майор-түрә, директор-хужа, пан-алпавыт һ.б.

Чыгарылыш квалификацион эше татар телендәге парлы сүзләрне лексик-семантик яктан тикшереп, тематик төркемнәргә бүлү омтылышы ясалды. Без Р.М. Миргалиевның классификациясенә нигезләнеп, аларны түбәндәге тематик төркемчәләргә бүлеп карадык [ ]:

1) табигать күренешләрен белдерүче парлы сүзләр: жил-давыл, явым-төшем, кар-буран һ.б.;

2) эш-хәрәкәтне, төрле процессларны белдерүче берәмлекләр: ашау-эчү, язу-сызу, урып-жыю һ.б.;

3) һөнәр, белгечлек, вазыйфа төшенчәләрен белдерүче парлы сүзләр: инженер-төзүче, белгеч-метеоролог һ.б.;

4) фәнни дәрәҗә, титул белдерүче берәмлекләр: әгъза-

корреспондент, академик-секретарь һ.б.;

5) туганлык-кардәшлек мөнәсәбәтләрен белдерүче парлы сүзләр: туган-тумача, агай-эне һ.б.;

6) кешенең төрле әгъзаларын атаучы парлы сүзләр: аяк-кул, авыз-борын, сакал-мыек һ.б.;

7) кием-салымга бәйле төшенчәләрне белдерүче берәмлекләр: оек-чабата, читек-кәвеш һ.б.;

8) халык атамаларын белдерүче парлы сүзләр: коми-пермяк, татар-монгол, мордва-мукшы һ.б.;

9) парлы фамилияләр, кушаматлар, исемнәр: Утыз-Имәни, Сәйфи-Уфалы, Гыйззәтуллина-Волжская, Әхтәм-Жора һ.б.;

10) парлы географик атамалар: Карамалы-Гобәй, Өршәк-Карамалы,

Чөмә-Елга, Кнәз-Елга, Тат-Мәнәвез һ.б.;

11) иҗтимагый-сәяси, икътисадый төшенчәләрне атаучы парлы сүзләр: ижтимагый-сәяси, икътисадый-сәяси, милли-азатлык һ.б.;

12) оешма, учреждение атамаларын белдерүче парлы сүзләр: интернат-мәктәп, мәктәп-мәдрәсә һ.б.;

13) авыл хуҗалыгы техникасы төрләрен белдерүче парлы сүзләр: трактор-комбайн, сабан-тырма, машина-трактор һ.б.;

14) транспорт белән бәйле төшенчәләрне белдерүче парлы сүзләр: ат-

арба, ат-чана, трамвай-троллейбус һ.б.;

15) эш коралларын белдерүче берәмлекләр: кәйлә-көрәк, көрәк-сәнәк, балта-пычкы һ.б.;

16) үлчәү берәмлекләрен белдерүче парлы сүзләр: киловатт-сәгать, кеше-көн һ.б;

17) җиләк-җимеш, яшелчә атамаларын белдерүче парлы сүзләр:

жиләк-жимеш, кавын-карбыз һ.б.;

18) ашау-эчүгә бәйле төшенчәләрне белдерүче парлы сүзләр: ит-май, бал-май, сөт-катык һ.б.;

19) фән, техника өлкәсендәге күпсанлы терминологик берәмлекләр: атом-төш, тарих-филология һ.б. ;

20) хайван, бөҗәк атамалары: әкәм-төкәм, кош-корт, кәжә-сарык, аю-бүре һ.б.;

21) предметларны, күренешләрне һәрьяклы сыйфатлаучы сүзләр:

- төсләр: аклы-каралы, күкле-яшелле һ.б.;

- тәм: әчкелтем-төчкелтем, тәмле-татлы һ.б. ;

- форма: кәкре-бөкре, керентеле-чыгынтылы һ.б. ;

- күләм-чама: берәм-сәрәм, исәп-хисап, ярты-йорты һ.б.;

22) уен, уен коралларын белдерүче парлы сүзләр: әйлән-бәйлән, актирәк-күктирәк, гармун-баян, кубыз-курай һ.б.;

23) дини йолалар, һәртөрле ышанулар белән бәйле парлы сүзләр: им-том, үлем-житем, гөнаһ-фәлән һ.б.;

хис-тойгы белдерүче парлы сүзләр: аһ-ваһ, ах-ух, һай-вай, уй-хис һ.б.;

24) тарафны, ел фасылларын, тәүлек-араны белдерүче парлы сүзләр: көньяк-көнчыгыш, көн-төн, иртәле-кичле, энгер-меңгер һ.б.;

25) кешенең характерын, һәртөрле сыйфатларын белдерүче парлы сүзләр: сүрән-сүлпән, салпы-салмак, сабыр-тыйнак, тиле-тинтәк һ.б.;

26) саннарның һәртөрле комбинацияләре: йөзгә-меңгә (бер), ярты-йорты, биш-алты һ.б.;

27) бизәнү-төзәнү әйберләренең атамалары: тәңкә-чулпы, беләзек-йөзек һ.б.;

28) абстракт төшенчәләрне белдерүче парлы сүзләр: аң-белем, гаеп-гайбә, дан-шөһрәт һ.б.;

29) вакыт төшенчәсен белдерүче парлы сүзләр: көне-төне, бүген-иртәгә һ.б.

Парлы сүзләрнең аңлашылмаган компонентлары мәгънәсен ачыклау –шактый четерекле мәсьәлә. Аны хәл итү татар теленең диалект сөйләшләренә, кардәш телләргә мөрәҗәгать итү аша гына мөмкин.

Кайбер парлы сүзләрдәге компонентларның берсе әйбер, предмет, хәрәкәт, процессларның гомумилеген белдереп килә, ә икенчесе аның конкрет чагылышын белдерүче сүз була. Без аны төр һәм төрчә мөнәсәбәтен белдерүче парлы сүзләр, дип исәплибез. Беренче компонент зур бер төрне тәшкил итә, ә икенче компонент − шул төрнең аңа буйсындырылган һәм аның составының бер өлеше булган төрчә аңлатмасы. Бу типтагы парлы сүзләрнең урнашу тәртибе мәгънә ягыннан бәйле була. Бу төрдәге кайбер парлы сүзләрдә компонентларының урынын алыштыру мөмкинлеге бар: ыру-кабилә, минуты-сәгате, атлый-йөгерә һ.б. Ә кардәш-ыру, тавык-чебеш, агу-таму кебек компонентлары төр һәм төрчә мөнәсәбәтендәге сүзләрдә берәмлекләрнең урынын алыштырып булмый.

Компонентлары оешу-берләшү буенча парлы сүзләрнең янә бер үзенчәлекле төре бар. Бу төрдәге парлы сүзләр телебездә шактый күп. Парлы сүз составындагы һәр компонентның мәгънәсе икенчесе белән кисешә, керешеп тора, нәтиҗәдә, гомум мотивлашкан мәгънә туа: үлеш-кырылыш, өлгерү-житү, әрнү-сызлану, әдәп-әхлак, сугыш-талаш, жил-буран һ.б.

Бер компоненты хәзерге телебездә мөстәкыйль мәгънәле һәм актив кулланышта, ә икенчесе беренчесенә рифмалаштырып кына ясалган парлы сүзләр дә шактый күп: ашык-пошык, артык-портык, аяк-саяк, иләс-миләс, сирәк-мирәк, хәйлә-мәйлә һ.б.

Парлы сүзләрнең ике компоненты да хәзерге вакытта үзаллы мәгънә белдерми торганнары бар, алар тел үсешендә ясалганнар: урык-сурык, илке-салкы, тыз-быз, әкәм-төкәм, алпан-тилпән, кырлы-мырлы һ.б. Аларда компонентларның урыннарын алыштырып булмый.

Безнең карамактагы фактик материал парлы сүзләрнең тел, мәдәният үсешенә, тарихый шартларга бәйле рәвештә һаман үсә, күбәя баруын раслый. Бу процесста аларның ике генә түгел, хәтта өч компоненттан ясалуы да ачыкланды. Алар шулай ук бик борынгы тел күренеше һәм тарихый чыганаклар белән дәлилләнә. Мәсәлән: күкле-яшелле-кызыллы сүзе "Чыңгызнамә"дә (XVII гасыр) очрый. Интернат-мәктәп-лицей, интернат-мәктәп-гимназия кебек берәмлекләр − соңгы елларда гына барлыкка килгән сүзләр. Алар төрле стильдә кулланылалар.

Татар тел белемендә парлы сүзләрнең ясалыш мәсьәләләре Ф.А. Ганиев тарафыннан җентекле тикшерелгән. Без исә парлы сүзләрне сүз төркемнәре буенча тикшерүне максат ярашлы дип исәплибез. Бу очракта аларның әлегә кадәр игътибардан читтә кала килгән үзенчәлекләре ачыла.

Исем, сыйфат, рәвеш, фигыльләрдән тыш парлы сүзләр сан, алмашлык, предикативлар, ымлык, кисәкчәләр составында да бар. Аларда парлы сүзләрнең саны күп түгел. Чыгарылыш квалификацион эштә алар лексик-семантик һәм ясалыш-кулланылыш үзенчәлекләре ягыннан анализланды.

Чыгарылыш квалификацион эштә кабатлаулар һәм парлы сүзләрнең нисбәтлеге дә каралды. Безнең карашка, кабатлауларның лексик грамматик асылы − бер үк тамырның яки нигезнең кабатланып килүендә. Ә парлы сүзләр исә төрле тамырдан булган сүзләрдән дә, бер үк тамырдан ясалган сүзләрдән дә барлыкка килә. Парлы сүзләр белдергән гомуми мәгънә аларны тәшкил итүче компонентлар белән турыдан-туры структур-семантик бәйләнештә тормый. Кабатлауларда метафорик мәгънә булмый, аларда модаль мөнәсәбәтләр генә чагылыш таба. Алар парлы сүзләрдән мәгънә белдерүләре һәм эчке оешулары белән дә аерылалар.

Парлы сүзләр − төрле характердагы сүзләрнең тезүле бәйләнешеннән барлыкка килүче лексик берәмлекләр. Аларның ясалышы татар телен укыту программаларында “Сүзьясалыш” бүлегендә 5нче сыйныфта өйрәнелә. 6нчы сыйныфта сүз төркемнәрен тикшергәндә, һәм сүз төркемнәре эчендә парлы сүзләргә дә игътибар ителергә тиеш. Аларны ясалышын, сөйләмебездәге функцияләрен укучыларга кирәкле һәм тиешле метод-алымнар белән җиткерү укытучының бурычы.

Список литературы

1) Абдурахманов Н.Парные слова в современном узбекском литературном языке: Автореф. диссер. . канд. фил. наук. − Ашхабад, 1962. −14 с.

2) Аганин Р.А. Повторы и однородные парные сочетания в современом турецком языке. − М.: Изд-во вост. лит., 1959. − 209 с.

3) Адилов М.И. Сложные слова в современном азербайджанском языке // Учен. зап. АзГУ им. С.М.Кирова. − Баку, 1956. − №11. – С. 91-104.

4) Адилов М.И. Сложные слова в современном азербайджанском языке (имя существительное и имя прилагательное): Автореф. диссер. . канд. фил. наук. − Баку, 1958. − 21 с.

5) Алпаров Г. Сайланма хезмәтләр. − Казан: Татар.кит.нәшр., 1945. − 330 б.

+ еще 63 источника

2600 руб.
Купить эту работу

Не подошла эта работа?

Закажите новую работу, выполненную по вашим требованиям с нужным уровнем оригинальности.

Не нашли нужную работу?

Разместите задание, а мы подберём эксперта

Заботимся о вас и вашем времени

У нас есть все, чтобы сделать вашу жизнь более приятной и беззаботной

Не бросаем после выполнения работы

Бесплатно выполним все доработки в рамках задания

Средний бал наших работ

  • 4.9

Узнай стоимость

Это быстро и бесплатно :)

Отзывы довольных студентов

Мы помогли более 10К+ студентам

Юлия
Тема работы: Проведение русских народных подвижных игр с детьми младшего дошкольного возраста

Огромное спасибо

Евгений
Тема работы: Место рынка ценных бумаг в финансовой системе государства.

Работа сделана на отлично и вовремя,

Наталья
Тема работы: Государственное и муниципальное управление

Работу выполнили быстро,преподаватель оценил на 70 баллов из ста Спасибо огромное !

Сергей
Тема работы: Основы консультирования в соц работе (Билеты)

Все хорошо

Татьяна
Тема работы: Денежная система РФ (понятие, элементы, правовые основы)

Спасибо! Сделали хорошо, а главное, что антиплагиат в норме!

Студент
Тема работы: криминалогия

Оказанной услугой полностью доволен.