ВКР

ПРИНЦИПЫ ВЫДЕЛЕНИЯ ГОВОРОВ СРЕДНЕГО ДИАЛЕКТА ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА

  • 80 страниц
  • 13 просмотров
  • 0 покупок
Содержание

Кереш.4

Төп өлеш

Бүлек 1. Татар теленең урта диалекты, кыскача өйрәнелү тарихы һәм сөйләшләргә бүленү мәсьәләсе.8

1.1. Диалектология һәм татар теленең

диалектларга бүленеше.8

1.2. Урта диалект һәм аны сөйләшләргә бүленү мәсьәләсе.13

1.3. Урта диалектның төп дифференциаль билгеләре.20

1.4. Урта диалектны өйрәнү тарихыннан.22

Бүлек 2. Татар теленең урта диалекты сөйләшләрен бүлеп чыгару һәм аларга атама бирү үзенчәлекләре.29

Бүлек 3. Диалект шартларында туган тел укыту методикасы һәм җирле сөйләш үзенчәлекләрен исәпкә алып урта мәктәптә татар теле укыту өчен күнегү үрнәкләре.63

3.1. Диалект шартларында туган тел укыту методикасы.63

3.2. Җирле сөйләш үзенчәлекләрен исәпкә алып урта

мәктәптә татар теле укыту өчен күнегү үрнәкләре.66

Йомгак.72

Кулланылган әдәбият.74

Введение (выдержка)

Билгеле бер территориядә яшәгән халыкның җирле сөйләмен өйрәнү фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия. Җирле сөйләштә телнең бик борынгы күренешләре сакланып калырга мөмкин. Татар теленең үсеш-үзгәреше дәвамында булып узган күчешләрнең аерым чорлары теге яки бу җирле сөйләштә бүген дә кулланылышта булуы, яшәве очраклары күп күзәтелә. Бу яктан карганда тел белеменең бу өлкәсе телнең тарихи катламнарын ачу ягыннан, аның үсү-үзгәрү юлларын өчен кыйммәтле бай чыганак булып тора. Шул ук вакытта диалектология татар әдәби теленең сүзлек составын баету чыганагы да. Әдәби тел терминологиясен тулыландыруда ул саф чишмә ролен үти, чөнки телдә даими барлыкка килеп торган яңадан-яңа күренешләрне, предметларны атау мәҗбүрилеге бар. Халыкның җирле сөйләме мөмкинлекләрен күренекле әдипләр дә үтемле сурәтләү чаралары буларак матур әдәбият әсәрләрендә оста файдалана.

Татар диалектологиясе татар теле белеменең иң югары дәрәҗәдә өйрәнелгән өлкәсе. Бу фән 19 гасыр азакларында формалаша башлый. Бу өлкәдә күренекле галимнәр Г.Ф. Миллер, П.С. Паллас, И.М. Лепехин, Н.П. Остоумов, А. Воскресенский, тюркологлар Н.И. Зотлотницкий, В.А. Казаринов, В.В.Радлов, А.Г. Бессонов, Н.Ф. Катанов һ.б. хезмәтләре зур роль уйный. А.Г. Бессонов белән Н.Ф. Катановны чын мәгънәсендә татар диалектологиясенә нигез салучылар дип атарга мөмкин.

20 гасыр башының беренче яртысында С.Е. Малов, Г.Н. Әхмәров, Җ. Вәлиди, Н.К. Дмитриев, Л. Җәләй, Н.К. Дмитриев, С. Әмиров, Җ. Вәлиди һ.б. татар диалектологиясе үсешенә зур өлеш кертәләр.

20 гасыр уртасында инде татар диалектларын планлы һәм максатчан рәвештә өйрәнү оештырыла. 20 гасырның икенче яртысында Л.Т. Мәхмүтова, Ф.Ю. Юсупов, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйков, А.Г. Шәйхулов, Х.Ч. Алишина, Л.Ш. Арсланов һ.б. тикшеренүләре нигезенд ә татар диалектологиясе татар тел белеменең иң нык өйрәнелгән өлкәсенә әверелә. Аның казанышлары тюркология өлкәсендә гомум танылган.

Бүген өлкән буын галимнәр белән беррәттән татар диалектологиясенең формалашкан бай традицияләрен яшь галимнәр А.Р. Рәхимова, А.Х. Насыйбуллина, Г.М. Сөнгатов, И.С. Насипов, Р.С. Барсукова, М.Р. Хәбибуллина, М.Р. Булатова һ.б. дәвам итәләр.

Хәзерге чорда татар тел белемендә татар диалектологиясе ныклы өйрәнелүче тел белеме өлкәсе. Аның хәл ителергә тиешле үз көнүзәк мәсьәләләре һәм бурычлары бар. Шуңа күрә бүгенге көндә дә нәтиҗәле диалектологик тикшеренүләр алып бару бик кирәкле санала. Күптөрле тикшеренү нәтиҗәләрен тел белеме өлкәсендә киңрәк файдалану актуаль мәсьәләрдән, шулай ук аерым гомумиләштерелгән темаларны да өйрәнү зур әһәмияткә ия. Татар диалектларын бүлеп чыгаруда дифференциаль билгеләрне барлау зур роль уйный. Шулай ук диалектларны сөйләшләргә бүлүдә тел үзенчәлекләрен исәпкә алу төп принцип булып торса да, аларның формалашу тарихы, бу сөйләш вәкилләренең этник яктан оешу һәм сөйләшнең географик-территориаль таралышы ягыннан аермалы яклары да хәлиткеч булырга мөмкин. Бу үзенчәлекләргә игътибар бирү ягыннан диплом эше темасы бик актуаль булып тора.

Безнең чыгарылыш квалификацион эшнең темасы “Татар теленең урта диалекты сөйләшләрен бүлеп чыгару принциплары”. Темадан чыгып хезмәтнең тикшеренү объекты һәм предметы билгеләнде. Тикшеренү объекты булып татар теленең урта диалекты сөйләшләре торса, предметы – урта диалекты сөйләшләргә бүлеп чыгаруда кулланылган принциплар, аларның үзенчәлекле-аермалы эчтәлеге.

Тәкъдим ителгән чыгарылыш эшенең максаты – татар теленең урта диалекты сөйләшләрен бүлеп чыгару принципларының үзенчәлекле-аермалы эчтәлеген ачыклау, аларны билгеләүдә галимнәр нинди лингвистик, ареаль-территориаль һәм тарихи үзенчәлекләргә мөрәҗәгать итүләрен ассызлыклау, урта диалект сөйләшләренә атама бирүдә алар нәрсәгә игътибар итүләрен күрсәтү. Максатка яраклы рәвештә хезмәтне үтәү барышында түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк дип билгеләнде:

- Татар теленең урта диалекты һәм аның сөйләшләре буенча фәнни хезмәтләрне барлау һәм өйрәнү, аларны иҗади файдалану мөмкинлекләрен ачыклау;

- Татар теленең урта диалекты һәм аның сөйләшләренә хас төп үзенчәлекләрне билгеләү, алар нигезендә сөйләшләрне бүлеп чыгару принципларын ассызлыклау һәм аларга атама бирүдә кулланылган җирлекне ачыклау;

- Җирле халык сөйләшләре шартларында хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту методикасына кагылышлы мәсьәләләргә игътибар юнәлтү;

- Җирле диалекталь үзенчәлекләрне исәпкә алып хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту белән бәйле эш төрләре өчен күнегү үрнәкләрен төзү.

Диплом эшенең яңалыгы шунда: бу тикшеренүдә югары уку йортлары студентарының квалификацион чыгырылыш эше дәрәҗәсендә беренче тапкыр татар теленең урта диалекты һәм аның сөйләшләренә хас төп үзенчәлекләр тулысынча аерып бирелә, алар нигезендә сөйләшләрне бүлеп чыгару принципларын ассызлыклана һәм аларга атама бирүдә кулланылган җирлек ачыклана; җирле диалекталь үзенчәлекләрне исәпкә алып хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту белән бәйле эш төрләре өчен автор тарафыннан төзелгән күнегү үрнәкләре тәкъдим ителә.

Максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен чыгынаклар буларак татар диалектологиясенә кагылышлы фәнни-теоретик, фәнни-методик хезмәтләр һәм дәреслек-әсбаплар файдаланылды. Төп чыгынак итеп «Татар халык сөйләшләре» хезмәтенең 1нче китабы алынды, чөнки бу хезмәттә татар теленең урта диалектының барлык сөйләшләре буенча хәзерге чор фәнни мәгълүмат тулы урын алган, ул татар диалектологиясенең күпсанлы чыганакларына таянып язылган. Методик өлешне башкаруда Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров, Ф.Ю. Юсупов һ.б. галимнәрнең җирле халык сөйләшләре шартларында хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту методикасына кагылышлы хезмәтләре файдаланылды.

Чыгырылыш квалификацион эшнең фәнни-методологик нигезен татар диалектологиясе буенча эшләүче галимнәрнең фәнни-теоретик һәм фәнни-методик хезмәтләре тәшкил итә (Г.Х. Әхәтов, Л.Ш. Арсланов, Х.Ч. Алишина, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Г. Тумашева, Д.Б. Рамазанова, Л. Җәләй, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, А.Г. Шәйхулов, З.Р. Садыкова, М.З. Зәкиев һ.б.).

Бу диплом эшен язуда тасвирлама, тарихи-чагыштырма, күзәтү, лингвистик анализ һ.б. метод-алымнар комплекслы файдаланылды.

Диплом эшенең теоретик әһәмияте тикшеренүнең яңалыгы белән билгеләнә. Бу хезмәтнең практик әһәмияте тупланылган материалның һәм нәтиҗңләрнең билгеле дәрәҗәдә мәктәптә татар теле дәресләрендә, башка төр уку йортларында «Хәзерге татар әдәби теле», «Татар теле тарихы», «Татар теле диалектологиясе» курсларын укыту барышында файдаланыла алуында һәм киләчәктә бу юнәлештә башкарылычак диплом һәм курс эшләрен башкару өчен нигез була тора алауында.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла ис. БДПУның татар бүлегенең читтән торып уку бүлегендә татар теле буенча төрле предметларның гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Основная часть (выдержка)

Төп өлеш

Бүлек I. Татар теленең урта диалекты, кыскача өйрәнелү тарихы

һәм сөйләшләргә бүленү мәсьәләсе

1.1. Диалектология фәне һәм татар теленең диалектларга бүленеше.

Диалектология – тел белеменең мөстәкыйль бер тармагы (грекча диалектос – сөйләшү һәм логос – белем дигән сүзләрдән тора). Диалектологиянең төп бурычы – җирле төбәкләрдә яшәп килә торган җанлы сөйләм телен, ягъни җирле сөйләшләрне өйрәнү. Икенче төрле әйткәндә, диалектология фәне халык сөйләм теленең әдәби телгә керми калган күренешләрен тикшерә, фәнни анализлый, аларның таралыш территориясен билгели. Шулай итеп, диалектология җирле телне территориаль аспекта өйрәнә, аның диалектларга, сөйләшләргә, урынчылыкларга бүленешен ачыклый, шуларны тасвирлый [10, 4].

Халыкның җирле сөйләме территориаль яссылыкта тикшерелә: ул күләме, территориаль таралышы, тарихы һ.б. кайбер үзенчәлекләре буенча берничә төргә бүлеп йөртелә. Беренчесе һәм күләме ягыннан иң зур берәмлеге диалект – ул гомүмхалык теле белән сөйләшләр арасында тора һәм уртак үзенчәлекләре булган берничә сөйләшне (говорны) үз эченә берләштерә ала, ләкин бу мәҗбүри түгел, ягъни кайбер телләрдә диалект сөйләшләргә бүленмәскә дә мөмкин. Сөйләшләр исә диалект белән чагыштырганда ваграк тел берәмлеге булып торалар, һәм үзләре үк үз чиратында ваграк берәмлекләргә – уртак үзенчәлекләре булган берничә урынчылыкка (подговорга) бүленә ала. Ләкин бу да мәҗбүри түгел, ягъни кайбер (күберәк шулай да) сөйләшләр урынчылыкларга бүленмәскә дә мөмкин. Димәк, урынчылыклар кайбер диалекталь күренешләрнең таррак күләмдә таралган булуы белән яки икенчел дәрәҗәдәге күренешләр сакланып килү белән аерылып чыгалар.

Татар теленең диалектларга бүленеше лингвистик, ареаль-территориаль һәм тарихи принциплардан чыгып хәл ителә. Шулай да лингвистик принцип, ягъни тел үзенчәлекләрен исәпкә алу – телдә диалектларны бүлеп чыгаруда, үз чиратында диалектта сөйләшләрне, сөйләшләрдә урынчылыкларны бүлеп чыгаруда төп принцип санала: теге яки бу сөйләшнең, урынчылыкның фонетик, грамматик, лексик үзенчәлекләре һәр берәмлекнең үзенә генә хас булган системаны тәшкил итәргә тиеш. Нәтиҗәдә, диалект, сөйләш, урынчылык дигән мөстәкыйль тел берәмлекләре бүлеп чыгарыла.

Тоташ территориядә таралган диалектлар яки сөйләшләрнең чикләрен төгәл билгеләве кыенрак була, чөнки алар арасындагы чик кисеп куйган кебек була алмый. Мәсәлән, сөйләшкә хас үзенчәлекләрнең берсе теге яки бу торак пункттан соң инде күзәтелмәскә мөмкин, икенчесенең исә бу торак пунктны үтеп әле дәвам итүе дә бар. Шушы ук торак пункта күрше сөйләшкә хас үзенчәлек тә табылуы ихтимал. Кыскасы, бер сөйләштән икенче сөйләшкә яки бер диалекттан икенче диалектка күчеш әкренләп бара. Күчеш зонасындагы авылларда янәшә таралган күрше сөйләшләрнең икесе өчен дә характерлы булган үзенчәлекләр кулланылырга мөмкин. Бу территорияне сөйләшара яки диалектара зона дип атау кабул ителгән, ә андагы сөйләш катнаш сөйләш була. Мәсәлән, Тау ягында урта диалект сөйләшләре әкренләп мишәр диалектына күчә баралар [10, 4].

Без татар теленең диалектларга бүленеше мәсәләсендә традицион карашта торабыз. Чөнки хәзерге татар диалектологиясендә татар телен диалектларга бүлүдә аермалы төрле карашлар бар. Мәсәлән, 20 гасыр башларына чаклы татар телендә өч диалект бар дип исәпләнелде: урта диалект, көнбатыш диалект һәм көнчыгыш диалект. Бу, бер карашка урынлы да.

Заключение (выдержка)

Хәзерге татар тел белемендә диалектология алга киткән тармакларның берсе. Бу өлкәне бик күп күренекле галимнәр өйрәнгән (Г.Ф. Миллер, П.С. Паллас, И.М. Лепехин, Н.П. Остоумов, А. Воскресенский, А.Г. Бессонов, Н.Ф. Катанов, С.Е. Малов, Г.Н. Әхмәров, Җ. Вәлиди, Н.К. Дмитриев, Л. Җәләй, С Әмиров, Җ. Вәлиди, Л. Т. Мәхмүтова, Ф. Ю. Юсупов, Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйков, А.Г. Шәйхулов, Л.Ш.Арсланова һ.б.).

Аларның эшен бүгенге көндә яшь галимнәр А.Р. Рәхимова, А.Х. Насыйбуллина, Г.М. Сөнгатова, И.С. Насипов, М.Р. Хабибуллин, М.Р. Булатовалар һ.б. дәвам итәләр.

Урта диалект вәкилләрен этник яктан, нигездә, казан татарлары тәшкил итә. Тарихи яктан алар болгар бабаларыбызның дәвамчылары булып торалар.

Урта диалектка түбәндәге сөйләшләр керә: казан арты сөйләшләре төркеме (дөбъяз, мамадыш, лаеш, балтач Татарстан), бәрәңге сөйләше (Мари-Эль), тау ягы сөйләшләре төркеме (норлат – Татарстан, Чувашыстан; кама тамагы, тархан Татарстан), керәшен сөйләшләре төркеме (казан арты керәшеннәре сөйләше – Татарстан; түбән кама керәшеннәре сөйләше – Татарстан, Башкортстан; нагайбәк сөйләше – Чиләбе өлк.), минзәлә (Татарстан, Башкортстан), бөре (Башкортстан), касыйм (Рязань өлк.), бастан (Рязань өлк.), нократ (Удмуртия, Киров өлк.) пермь (Пермь өлк.), златоус (Башкортстан), красноуфим (Екатеринбург өлк.) эчкен (Курган өлк.), каргалы, богрыслан (Оренбург), камышлы (Самара өлк.), әстерхан (Әстерхан, Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае), татар-каракалпаклар (Волгоград, Саратов өлкәләре), турбаслы, тепекәй, учалы, сафакүл (Башкортстан).

Бу сөйләшләр, зур территориягә таралган булсалар да, төп үзенчәлекләре белән үзара берләшәләр. Урта диалект сөйләшләрен билгеләү өчен түбәндәге лингвистик принциплар алынды:

1) тел үзенчәлеге – лингвистик принцип;

2) таралыш җирлеге – территориаль принцип;

3) тарихи формалашу үзенчәлеге – тарихи-этник принцип.

Барлык сөйләшләрне билгеләү өчен һәм аларга атама тагуда төп принцип булып лингвистик принцип санала. Лингвистик принципка гына нигезләнеп тик тепекәй сөйләше генә аталган (тэ-пэ-кэ).

Лингвистик принципка өстәмә рәвештә түбәндәге сөйләшләрне атауда территориаль принцип чагылыш таба: балтач, лаеш, бәрәңге, тау ягы, норлат, тархан, казан арты, түбән кама, нократ, бастан, пермь, оренбург, богрыслан, камышлы, красноуфим, бөре, учалы, кама тамагы, каргалы, эчкен, сафакүл, минзәлә, турбаслы, сөйләшләре керә.

Лингвистик принципка өстәмә рәвештә түбәндәге сөйләшләрне атауда өстәмә рәвештә тарихи-этник принцип нагайбәк, касыйм, әстрехән сөйләшләрен атауда чагыла.

Лингвистик принципка өстәмә рәвештә керәшен сөйләшләрен атауда тарихи-этник принцип белән конфессиональлек тә чагылыш таба. Конфессиональлек шулай ук берникадәр нагайбәк сөйләшен атауда да чагыла дип күрсәтергә мөмкиндер.

Билгеле бер төбәктә туган тел укытуда җирле сөйләш үзенчәлекләрен исәпкә алып дәрес оештыру бик зур әһәмияткә ия. Моның өчен иң элек укытучы укучыларга әдәби сөйләм белән диалекталь сөйләм арасындагы аерманы аңлатырга, һәрвакыт әдәби телнең ролен күтәрергә һәм аның җирле сөйләмнән өстенлеген, культуралы булуын, прогрессивлыгын төшендерергә тиеш. Бу мксатта тел тарихы, җирле диалект һәм сөйләшләрнең үткәннәре һәм хәзерге татар әдәби теле турында конкрет фактлар белән кирәкле мәгълүмәтләр бирергә кирәк. Укучылар сөйләмендә җирле диалект үзенчәлекләре кулланылу сәбәпле, үзләренең язма эшләрендә күп очыракларда хаталар эшлиләр. Шулай итеп, педагогика фәненең укытудагы төп принципларыннан берсенә – аңлылык принцибына нигезләнеп, укучылар сөйләмдә диалекталь хаталарны булдырмас өчен аңлы һәм даими эш алып баралар.

Список литературы

1. Баязитова, Ф. С. Нородно-монологические тексты (описание применения свадебной обрядовой пищи) // Анализы текстов по истории татарского литературного языка [Текст] / Ф. С. Баязитова. – Казань, 1987. – 44-59 б.

2. Баязитова, Ф. С. Новые данные о говоре причепецких татар [Текст] / Ф.С. Баязитова, Н.Б. Бурганова // Исследование по лексике и грамматике татарского языка. – Казань, 1986. – С. 91-109.

3. Баязитова, Ф. С. Татарские диалекты и традиционные-обряды культура в контексте «Запад-Восток» (Зимние обряды и обычаи, их терминология) [Текст] / Ф.С. Баязитова // Очерки по истории татарской культуры в контексте «Запад-Восток». Казань, 2001. С. 590-614.

4. Баязитова, Ф. С. Обрядовая терминология касимовского говора татарского языка [Текст] / Ф. С. Баязитова. – Казань, 1987. – 44-59 б.

5. Баязитова, Ф. С. Керәшен татарларының туй йолалары һәм җырлары (йола терминнары) [Текст] / Ф. С. Баязитова // Казан утлары. –1993. – № 8. – 163-169 б.

+ еще 43 источника

2700 руб.
Купить эту работу

Не подошла эта работа?

Закажите новую работу, выполненную по вашим требованиям с нужным уровнем оригинальности.

Не нашли нужную работу?

Разместите задание, а мы подберём эксперта

Заботимся о вас и вашем времени

У нас есть все, чтобы сделать вашу жизнь более приятной и беззаботной

Не бросаем после выполнения работы

Бесплатно выполним все доработки в рамках задания

Средний бал наших работ

  • 4.9

Узнай стоимость

Это быстро и бесплатно :)

Отзывы довольных студентов

Мы помогли более 10К+ студентам

Полина
Тема работы: Соотношение диспозитивности и публичности в уголовном преследовании.

Автор всё делает в срок, выходит на контакт, исправила работу по моей просьбе. НО! Искусственно завышен был антиплагиат, не соблюдена пунктуация в работе, работа полностью состоит из цитирования статей, использованы некорректные источники. Пришлось переделывать самостоятельно

Зоя
Тема работы: бухгалтерский учет

Все выполнено, спасибо

Анна
Тема работы: Мусульманская правовая семья: источники, влияние религии на право, государственное и религиозное...

Вопросы по теме курсовой работы раскрыты в полном объеме, указанные мною требования были соблюдены

Наталья
Тема работы: Проблемы ответственности органов местного самоуправления в современной россии

Быстро и с первого раза

Хребтова Валентина Алексеевна
Тема работы: Семья как объект социально- педагогической деятельности

Все хорошо, никаких проблем не возникло, работа выполнена в срок. Работа оценена на " отлично". Спасибо большое

Юлия
Тема работы: Порядок рассмотрения гражданских дел, осложненных иностранным элементом в порядке международного...

Всё выполнено четко и в срок. Спасибо.