ВКР

«Профессиональная лексика в романе г.апсалямова «ак чәчәкләр»»

  • 81 страниц
Содержание

Кереш .2

Төп өлеш

Беренче бүлек

Кулланылыш сферасына карап хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы….…5

1. Диалекталь сүзләр.6

2. Һөнәрчелек лексикасы.11

2.1 Жаргон һәм арго сүзләр.15

2.2 Татар тел белемендә һөнәрчелек лексикасын өйрәнү тарихы.21

Икенче бүлек

Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романында һөнәрчелек лексикасы

1. Г. Әпсәләмовның иҗат юлы һәм “Ак чәчәкләр” романының язылу тарихы.23

2. Әсәрдә табиблар һөнәрчелек сүзләре һәм аларның аңлатмасы.40

Өченче бүлек

Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә һөнәрчелек лексикасын өйрәнү

1. Урта мәктәптә татар теле лексикасын өйрәнүнең методик үзенчәлекләре.57

2. « Гомумхалык сүзләре. Һөнәрчелек сүзләре » темасы буенча план-конспект.70

Йомгак.74

Библиография.76

Введение

Соңгы елларда татар теле укытуның дөньяви һәм тәрбияви әһәмияте сизелерлек артты. Татар телен белү укучыларга халкыбызның үткәне белән бүгенгесе һәм рухи дөньсы турында тулырак мәгълүмат алырга, аңа ихтирам тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Шул нигездә яшь буынга тирән эчтәлелек, милли рухлы аң-белем һәм тәрбия бирү мөмкинлеге туа. Әлеге бурычларны уңышлы тормышка ашыру өчен, татар теле укытуны даими камилләштерү сорала.

Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең саны укыту планнарында бик аз. Шулай булуга карамастан, укытучыдан әлеге дәресләрне балалар өчен кызыклы һәм нәтиҗәле итеп үткәрү таләп ителә. Дәрестә алган белемнәр укучыларның сүзлек составын баетырга, тулыландырырга тиеш. Бу максатка ярашлы төрле әдәби әсәрләр белән эш итү уңышлы һәм отышлы. Чөнки халкыбызның бөтен тел байлыгы язучыларыбызның иҗатында чагылыш тапкан. Әйтик, М. Мәһдиев үзенең әсәрләренә диалекталь сүзләрне бик уңышлы итеп кертеп җибәргән, Н.Фәттах әсәрләре архаизмнар, тарихи сүзләргә бай. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”, Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романыннары мисалында тегүчеләр һәм табибларның һөнәри лексикасы өстендә эш алып барып була.

Татар теленең һөнәрчелек лексикасы һөнәр-кәсеп ияләренең хезмәт процессында барлыкка килгән һәм аларның үзара аңлашуына ярдәм иткән. Безнең тикшеренү объекты булган медицина хезмәткәрләре лексикасы гомумтатар теле лексикасының билгеле бер катламын, аерым алганда, профессиональ лексикасының бер өлешен тәшкил итә. Һөнәр-кәсеп ияләре профессиональ атамалар төзү өчен татар гомумхалык теленең сүзлек составыннан һәм грамматик чараларыннан файдалана. Медицина хезмәткәрләре лексикасына килгәндә, мондагы сүзләрнең күберәк өлешен рус һәм чит ил телләреннән кергән алынмалар тәшкил итә. Гомумхалык сөйләменнән алынган сүзләр һөнәрчелектә яңа төшенчәләрне белдерәләр һәм махсус, профессиональ атамаларга әйләнәләр. Үз чиратында, алар телнең сүзлек хәзинәсен баеталар. Кайбер атамалар һөнәрчеләрнең үз хезмәте өлкәсенә генә карый, үз сөйләмендә генә кулланылалар, тар профессиональ

атамаларны тәшкил итә.

Татар халкы борынгыдан һөнәр осталарына бай булган. Алар элек-электән киндер сукканнар, тиредән – читек, агачтан савыт-саба, кашыклар, матур бизәкләр төшереп, чүлмәкәр эшләгәннәр, алтын-көмештән балдак, йөзек, беләзек һ.б. зиннәтле эйберләр ясаганнар, терлекчелек һәм тимерчелек белән шөгыльләнгәннәр. Шуның нәтиҗәсендә, һөнәрчелек сүзләре белән бәйләнешле халык аваз иҗаты әсәрләре дә иҗат ителгән. Мәсәлән, мәкальләр, эйтемнәр:

киләп сару; тире иләп, күн эшләү;

табышмаклар: кылычсыз, көрсез киндер сугу (тасма үрү); дүрт кодагый берсен-берсе куалый (әвернә);

җырлар:

Җитен чәчтем җитәргә,

Эрләп киндер итәргә.

Аклы ситса күлмәгемнең

Бала итәге өч кенә.

Безнең диплом эшенең темасы бик актуаль, чөнки тема бүгенге көнгә кадәр диплом эше темасы буларак өйрәнелмәгән. Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романында һөнәрчелек лексикасы диплом эшенең тикшерү объекты булып тора. Эшебезнең яңалыгы бу теманың әлеге көнгә кадәр югары уку йорты студетларының диплом эше дәрәҗәсендә өйрәнелмәгән булуы белән билгеләнә. Диплом эшендә билгеле авторитетлы галимнәр хезмәтләренә, теоретик тәгълимәтләренә таянып Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романындагы һөнәрчелек лексикасына караган сүзләрне аерып алу һәм аларның аңлатмасын бирү төп максат итеп куелды.

Бу максатка ярашлы без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны алдык:

1. Һөнәрчелек лексикасы буенча фәнни әдәбият туплау, аны өйрәнү һәм теманың өйрәнелү тарихын ачыклау;

2. Әсәрдәге һөнәрчелек лексикасына караган сүзләрне аерып күрсәтү һәм аларның аңлатмасын бирү;

3. Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә һөнәрчелек лексикасы темасы буенча күнегүләр төзү.

Куелган максатка ярашлы рәвештә без лексик материалны Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романыннан эзмә-эзлекле сайлап алу юлы белән тупладык, аны анализлаганда эзләнү, аңлату, санау метод һәм алымнарын кулландык.

Диплом эше керештән, өч бүлектән, йомгак һәм әдәбият исемлегеннән тора. Кереш өлештә эшнең актуальлеге төп максатлары һәм бурычлары яктыртылган. Төп өлешнең беренче бүлегендә кулланылыш сферасына карап хәзерге татар теленең сүзлек составы буенча мәгълүмат бирелә, икенче бүлектә Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романындагы һөнәрчелек сүзләре тикшерелә, өченче бүлектә урта мәктәптә татар теле лексикасын һәм һөнәрчелек лексикасын өйрәнү методикасы яктыртыла.

Фрагмент работы

Төп өлеш

Кулланылыш сферасына карап

хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы

Кулланылыш сферасы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзләре берничә төркемгә бүленә. Иң зур төркемне киң кулланылыштагы гомумхалык теле сүзләре тәшкил итә. Моннан башка теге яки бу халыкның әдәби теле була алмый; бу — иң кирәкле, тормышта иң әһәмиятле сүзләрдән торган төркем. Го м у м х а л ы к теле сүзләре — милли әдәби телнең үзәге. Шулар нигезендә генә әдәби тел үсә, камилләшә, байый.

Бер өзек китереп үтик: «Ах, бу Эстәрле яклары! Ак кылганнар белән капланган текә таулар, алар өстендә сузылып киткән далалыклар; таулар арасындагы көмеш кебек саф, салкын сулы чылтыравык җырлы чишмәләр; җиләклекләр, миләшлек-баланлыклар, чикләвекле урманнар, ап-ак булып төренергә яраткан шомыртлыклар, юкә урманнары, эре-калын яфраклы мәһабәт гәүдәле имәннәр, кызлар гәүдәсенә тартым каен агачлары, куе чаганлыклар — минем күңелемнән мәңге китмәс!. Берәр хәвеф-хәтәр чыгып, күңелем төшенкелеккә бирелеп, кәеф-сафалар кырылып барган чакларда, кайда гына яшәвемә дә карамастан, мин уйларым-хыялларым белән туып-үскән Эстәрле якларына юл алам. Минем өчен анда күк йөзе дә зәңгәррәк тә, биегрәк тә, һавасы да сафрак; кешеләре дә кешелеклерәкләр — аларның күңелләре киңрәк тә, миһербанлырак та, яхшырак та.» (З.Зәйнуллин. Агыйдельнең аръягында.)

Бу өзекнең үзәген гомумкулланылыштагы сүзләр тәшкил итә. Алар төрле төбәкләрдә яши торган, төрле яшьтәге кешеләрнең һәрберсе өчен аңлаешлы, һәм һәрберсе шундый сүзләр белән аралаша.

Гомумкулланылыштагы сүзләр бөтен стильләрдә кулланылалар, тел үсешендә шактый тотрыклылык саклыйлар. Мәсәлән, әти, әни, акча, ипи, бару, ашау, килү, кайту, йоклау, ике, өч, аш, аяк, кара, ак, кул, син, ул, кичә, бүген, су, җир, мин, кит, ал, яхшы, салкын һ.б.

Икенче төркем сүзләр билгеле бер коллектив телендә генә, билгеле бер сөйләштә, билгеле бер иҗтимагый катлам телендә генә кулланыла. Мондый сүзләргә диалекталь лексиканы, һөнәрчелек лексикасын, арготик (жаргон) сүзләрне кертәләр.

Бу төркемнәр арасында даими рәвештә үзгәрешләр булып тора. Кайбер диалекталь сүзләр гомумхалык сүзләренә әйләнә, кайберләре һөнәрчелек лексикасыннан гомумхалык теленә күчә. Мәсәлән, җайдак сүзе урта диалекттан, блат сүзе жаргон сүздән гомумкулланылышка кереп китте.

Бу төркемчәләр арасындагы күчеш татар теленең сүзлек составындагы туктаусыз үзгәрешләр турында сөйли.

Заключение

Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составын кулланылыш сферасына карап һәм Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романында һөнәрчелек лексикасын тикшерү нәтиҗәләре түбәндәгеләрне билгеләргә мөмкинлек бирә.

Кулланылыш сферасы ягыннан татар теленең сүзлек составы берничә төркемгә аерыла. Иң зур урынны гомумхалык теле сүзләре алып тора. Гомумхалык теле сүзләре - барлык кешеләр (бу очракта - татар кешесе) өчен дә аңлаешлы, иң кирәкле сүзләр. Алар барлык стильләрдә дә кулланылалар.

Икенче бер төркемне билгеле бер иҗтимагый катлам, билгеле бер коллектив, территория белән чикләнгән кешеләр куллана торган сүзләр тәшкил итә. Мондый сүзләргә диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, арго һәм жаргон сүзләр керә.

Диалектизмнар төрле максатлар белән матур әдәбият әсәрләрендә дә кулланыла. Кайберләре әдәби телдә дә урын ала. Әдәби әсәрдә кулланылган очракта алар шул якның милли колоритын сурәтлиләр.

Диалекталь лексика әдәби телебезнең баю чыганакларыннан берсе булып тора.

Һөнәрчелек лексикасы – билгеле бер белгечлеккә караган кешеләр телендә кулланыла торган, шул өлкәдә көнкүреш һәм эспрессив-образлы саналган махсус сүзләр, сүзтезмәләр җыелмасы буларак шушы өлкәдә эшләүчеләр өчен актуаль, гадәти саналалар.

Диалектизмнар кебек үк, профессиональ лексика гомуммилли телнең чикләнгән бер сферасын тәшкил итә. Ләкин алар, диалектизмнардан аермалы буларак, территориаль яктан түгел, ә иҗтимагый яктан чикләнгән булалар һәм әдәби тел лексикасына карыйлар.

Кайчак теге яки бу һөнәрчелек сүзенең кулланылыш сферасы киңәя һәм ул гомумхалык сүзенә әйләнә.

Жаргон һәм арго сүзләр дә сурәтләү чарасы буларак әдәбиятта шактый урын ала. Караклар, рецидивистлар, спекулянтлар, милиция хезмәткәрләренең тормышын сурәтләгәндә, алар аеруча отышлы була.

Безнең диплом эшенең тикшерү объекты итеп алынган “Ак чәчәкләр” романының авторы Г.Әпсәләмов берничә мәртәбә йөрәк авыруы, ми авыруы белән дәваханәләргә эләгә, һәм романны ул “больница койкасында” язылган әсәр ди. Әсәрдә медицина хезмәткәрләре гаилә эчендә генә түгел, ә башлыча эш урыннарында, үз һөнәрләренә бәйле рәвештә тасвирлана. Табиблар тормышын ачыграк күзаллау, укучыны шул дәваханәләр атмосферасына алып кереп китү өчен романдагы медицина өлкәсенә караган һөнәрчелек лексикасының роле бик әһәмиятле.

Список литературы

1. Ак чәчәкләр бүләк итте: Габдрахман Әпсәләмов турында истәлекләр – Казан: Мәгариф, 2001. – 159 бит.

2. Ахунзянов Э.М. Русские заимствования в татарском языке. – Казань: Изд-во КГУ,1983.

3. Бурнашев В. Опыт терминологического словаря сельского хозяйства, фабричности, промыслов и быта народного. Т. I–II. – СПб., 1843–1844.

4. Бәширова И.Б. Сүз белән сурәт ясау. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1974.

5. Введенская Л.А., Баранов М.Т., Гвоздарев Ю.А. Русское слово. - Москва: Просвещение, 1991.

+ еще 41 источник

Покупка готовой работы
Тема: «Профессиональная лексика в романе г.апсалямова «ак чәчәкләр»»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 81
Цена: 2700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика