ВКР

«Развитие лексики татарского литературного языка на основе собственных ресурсов в региональной печати»

  • 90 страниц
Содержание

Кереш….3

Төп өлеш

Беренче бүлек

Төбәк матбугатында татар әдәби теле лексикасының эчке мөмкинлекләр исәбенә үсеше.10

1.1. Әдәби тел лексикасының эчке юнәлешләре турындагы карашлар.10

1.2. Сүзләрнең мәгънәсе киңәю.12

Икенче бүлек

Татар әдәби телендә яңа сүзләрнең ясалышы.19

2.1. Кушымчалау ысулы белән ясалган сүзләр.21

2.2. Синтаксик юл белән ясалган сүзләр.28

2.3. Парлы сүзләр.29

2.4. Кушма сүзләр.31

2.5. Тезмә сүзләр.32

2.6. Кыскартылма сүзләр.32

2.7. Конверсия юлы белән ясалган сүзләр.34

2.8. Калькалаштыру юлы белән ясалган сүзләр.35

Өченче бүлек

Татар әдәби телендә гомумкулланылыштагы сүзләрнең терминлашуы.45

3.1. Гади сөйләм лексикасының әдәби телгә йогынтысы.46

3.2. Искергән hәм сирәк кулланылыштагы сүзләрнең активлашуы.46

3.3. Окказиональ сүзләр.50

Дүртенче бүлек

Мәктәптә татар теле дәресләрендә яңа сүзләрнең ясалышын өйрәнү методикасы.54

4.1. Татар теле дәресләрендә яңа сүзләрнең ясалыш алымнары.58

4.2. Ана теле дәресләрендә яңа сүзләрне өйрәнү буенча эш төрләре.63

Йомгак.67

Файдаланылган әдәбият исемлеге.69

Кыскартылмалар исемлеге.76

Кушымта.77

Введение

Хәзерге татар әдәби теле күп миллионлы татар халкының аңлашу, аралашу чарасы булып хезмәт итә. Бу тел Татарстан территориясендә яшәүче халыклар арасында гына түгел, бәлки илебезнең башка күп өлкәләрендә, шул исәптән Башкортстанда да киң таралыш алган.

Тел гомумилеге – милләтне сыйфатлый торган иң зур курсәткечләрнең берсе. Культураның милли формасын билгеләүдә тел иң әhәмиятле урынны тота. Татар халкының рухи hәм культура ягыннан үсешен милли телдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Тел – кешеләргә бер-берсе белән аралышырга, фикер алышырга hәм үзара аңлашуга ирешергә ярдәм итә торган чара, корал. Фикерләү белән турыдан-туры бәйләнештә булганлыктан, тел сүзләр hәм җөмләләр ярдәмендә фикерләү эшенең нәтиҗәләрен, кешенең танып белү буенча уңышларын төрки hәм беркетә, шулай итеп, кешелек җәмгыятендә фикер алышу мөмкинлеген тудыра.

Тел, культура формасы буларак, шуңа ярашлы рәвештә өзлексез үзгәреп, яңарып, камилләнеп тора. Иҗтимагый тормышта булган яңалыклар, фәнни ачышлар телгә зур йогынты ясыйлар.

Әдәбият hәм фән турыдан-туры тел аша гына гәүдәләнергә мөмкин. Бу бик табигый, чөнки кешеләрнең уй-фикерләре, hәртөрле рухи эшчәнлеге бары сүз hәм җөмләләр белән генә тормышка ашырыла. Культураның музыка, сынлы сәнгать, скульптура, архитектура кебек тармакларына килгәндә исә, телнең функциясе бераз башкарачак, ләкин бу өлкәләр дә телдән аерым яши алмыйлар, чөнки культураның бу тармакларына караган фикерләр, юнәлешләр, теоретик hәм тарихи мәгълүмат шулай ук тел ярдәмендә генә чагылдырылырга hәм буыннан-буынга күчәргә мөмкин.

Үзенең иҗатчысы булган халыкның тарихи үткән юлын өйрәнгәндә, тел иң ышанычлы hәм бай чыганыклардан санала. Язма истәлекләр, археология материаллары җитәрлек булмаганда, күп кенә тарихи вакыйгалар, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр тел фактларыннан чыгып билгеләнә.

Кешелек тормышында телнең бәя биреп бетергесез әhәмиятле хезмәт башкаруы аның аңлаешлы, төзек булуын таләп итә.Телнең, сүзлек хәзинәсе, грамматик төзелеше дөрес принциплар нигезендә үскән очракта гына милли тел чәчәк атарга, халыкның күп төрле ихтыяҗларын уңышлы башкарырга мөмкин. Тел чараларыннан дөрес hәм оста файдалану, яшь буынны моңа өйрәтү өчен, беренче нәүбәттә, аның үсеш законнарын, нормаларын бик яхшы hәм тирән үзләштерергә кирәк.

Лексикология тел белеменең башка тармаклары белән тыгыз мөнәсәбәттә тора. Беренчедән, ул фонетика белән бәйләнгән, чөнки сүзләр авазлардан торалар, икенчедән, ул грамматика белән бәйләнгән. Сүзләр, грамматика карамагына кергәч кенә, аңлашу, аралашу функциясе башкарырлык булып формалашалар. Лексикология аеруча лексикография белән нык бәйләнештә тора. Телдәге сүзләрне барлап, системага салып, төрле сүзлекләр төзү эшенә лексикология турыдан-туры ярдәм итә. Лексикографиягә караган теоретик мәсьәләләрне чишүдә лексикологиянең, әhәмияте бик зур. Лексикология, семасиология hәм этимология белән дә нык бәйләнгән. Семасиология – сүзләрнең мәгънәви үзгәрешен, ә этимология аларның, беренчел (борынгы, тарихи) мәгънәсен тикшерә.

Телнең сүзлек хәзинәсе кинәт кенә барлыкка килмәгән, ул җәмгыятьнең, тарихи үсеше процессында әкренләп тулыланган, баеган. Шуңа күрә телнең, сүзлек составын хәзерге тормышыннан чыгып та, тарихи планда да өйрәнелә. Сүзлек составын язма хатирәләр нигезендә өйрәнү, тикшерү эшен тарихи (диахроник) лексикология башкарса, бүгенге татар әдәби телнең сүзлек составын хәзерге (синхроник) лексикология тикшерә.

Хәзерге татар теленең лексикасын бай hәм киң, әтрафлы сүзләр системасы, аларның мәгънәләре тәшкил итә. Аның лексик байлыгы зур үсеш алган дип саналган телләрдән берничек тә калышмый. Анда төрле структураларга hәм стильләргә караган йөзләрчә мең сүзләр бар.

Татар теленең лексик байлыгы да, башка телләрдәге кебек ук, киңәт кенә барлыкка килмәгән. Анда акрынлап яңа сүзләр барлыкка килгән, яшәп килгән сүзләрнең мәгънәләре киңәйгән. Бу процесс халыкның сәяси, икътисади hәм мәдәни тормышы белән бәйле рәвештә барган. Татар телендә бигрәк тә XX йөзнең башларында hәм урталарында бик күп сүзләр барлыкка килә: субүләр, күпбуын, азчылык, узаң, алдынгы h.б.

Иҗтимагый күренеш буларак тел җәмгыятътәге сәяси, икътисади, мәдәни hәм башка үзгәрешләрдән читтә кала алмый. Татар милли әдәби теле үсешендә дә галимнәр ил тормышындагы төрле зур борылышларга нисбәтле биш чорны аерып күрсәтәләр. Аларның соңгысы – үзгәртеп кору чоры [24, 4]. 1985 елда башланып киткән зур вакыйгалар – совет режимының җимерелүе, җәмгыятънең, сәяси, икътисади hәм рухи нигезләрен үзгәртеп кору, Башкортстан Республикасының яңа дәүләт – хокукый статус алуы, халыкның милли үзаңы уяну, чит илләр белән бәйләнешләр киңәю – әдәби телебездә, бигрәк тә аның сүзлек составында, турыдан-туры чагылыш тапты. Аерым алганда, җәмгыятътәге кискен үзгәрешләр белән бәйле яңа төшенчәләрне атау өчен татар теленең, үз җирлегендә күп кенә яңа сүзләр ясалды; совет чорында пассив сүзлеккә күчкән кайбер сүзләр, аеруча гарәп-фарсы алынмалары актив кулланылышка кайтты; шул ук вакытта рус теле аша интернациональ сүзләр керде.

Шуңа күрә бу хезмәт Башкортстан Республикасының вакытлы матбугатыннан җыелган материаллар нигезендә язылды. Алар түбәндәге газета-журналлардан алынды: «Кызыл Таң» – Уфада татар телендә чыга торган республика иҗтимагый-сәяси hәм мәдәни газета. Оештыручылары – Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай, Министр кабинеты. «Өмет» – Уфада 1991 елның июленнән чыга торган иҗтимагый сәяси яшьләр газетасы. Оештыручылары БР Матбугат hәм массакүләм мәгълүмат министрылыгы, БР Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты. «Тулпар» – Республика яшьләренең әдәби – нәфис, иҗтимагый-сәяси журналы. Оештыручысы – Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты. «Башкортостан уқытыусыһы» – Башкортстан Республикасыньң Халык мәгарифе министрлыгы оештырган айлык фәнни-педагогик һәм методик журнал. Милли мәктәпләрдә татар телен укытуга карата материаллар татар телендә басыла.

Шул ук вакытта Башкортстанда татар телендә чыга торган шәhәр, район газеталары киң файдаланылды. Алар: «Буздяк яңалыклары» (Буздәк), «Юлдаш» (Дүртөйле), «Чишмә» (Чишмә).

Үзгәрешләр әдәби телнең барлык функциональ стильләрендә дә чагылыш тапты. 1992 елда кабул ителгән «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында» Закон нигезендә татар телен дәүләт теле буларак рәсми даирәдә куллануны канунлаштыру – эш кәгазьләре стиле, гомум һәм махсус белем бирү системасының барлык баскычларында, шул исәптән вузларда ана телендә укытуны гамәлгә кертү, бу уку йортлары өчен татарча дәреслекләр hәм гыйльми хезмәтләр язу – фәнни-техник стиль үсешенә уңай йогынты ясадылар (шул ук хәл Башкортстанда да – «Башкортстан Республикасы халыкларының телләре турында» Закон 1999 елның 15 февралендә кабул ителде). Телебездә Октябрь революциясенә кадәр югары үсешкә ирешкән, әмма соңыннан кулланылыштан чыккан дини культ стиле дә, ислам диненең яңарышына бәйле рәвештә, функциональ стильләр системасында яңадан үз урынын ала [38, 3].

Шулай да рус теленә дә хас булганча, «хәзерге әдәби тел үсешенең төп тенденцияләре публицистик стильдә туа һәм аныклана» [22, 46], чөнки башка стильләргә караганда «газета теленә неологизмнар hәм чит тел сүзләре җиңелрәк үтеп керә», яңа яки актуальләшкән сүзләр башка матбугат битләрендә теркәлә [38, 32]. Шуңа да тәкъдим ителгән квалификацион чыгарылыш эшендә яңа чор татар әдәби теле лексикасындыгы үзгәрешләр Башкортстандагы татар матбугаты материаллары буенча, нигездә, публицистика стиле мисалында өйрәнелә.

Телебездәге үзгәрешләргә галимнәр һәм җәмәгатьчелек тә битараф түгел. Аерым матбугат органнары туган тел мәсьәләләренә багышлап махсус кушымталар да ачтылар. Татарстандагы «Ватаным Татарстан» газетасының «Әллүки», «Мәдәни җомга» атналыгындагы «Туган тел», «Татарстан» журналының «Хиссияте миллия», «Мәгариф» журналындагы ТР Министрлар Кабинетының Телләр турындагы Законны гамәлгә ашыру комитеты кушымталары чыгып торса; Башкортстанда чыккан «Өмет» газетасының «Мәгърифәт», «Чаткылар», «Кызыл таң» газетасының битләрендә, «Тулпар» журналының аерым булекләрендә һ.б. галимнәребез телгә карата сак булырга, чит тел сүзләрен кулланганда чама хисен югалтмаска кирәкләген искәртеп, аерым сүзләрне кулланудагы хаталарны күрсәтеп чыгышлар ясап торалар. Бу уңайдан, аеруча, Ф.А.Ганиев, Ф.Г.Гарипова, М.З.Зәкиев, Ө.Г.Кәримуллин, Н.В.Максимов, И.М.Низамов, Г.Ф.Саттаров, Ф.С.Сафиуллина, В.Х.Хаков, М.Б.Хәйруллин, Ф.А.Юсупов, С.Ш.Поварисов, Р.Г.Сибәгатов мәкаләләре игътибарга лаеклы. Үзгәртеп кору чоры әдәби теле үсешенең аерым аспектларына караган фәнни хезмәтләр дә күренә башлады. Шундыйлардан М.Б.Хәйруллинның яңа халыкара сүзләр, терминнар, гомумән, телдәге яңарыш мәсьәләләренә багышланган [Хәйруллин 1995, 1996, 1998, 2000 һ.б.] И.М.Низамовның яңа иҗтимагый терминнар, гомумән, культурасы турында [Низамов 1990, 1996, 1998], Р.А.Юсуповның яңа чорда әдәби телнең үсү-баю чыганыкларын барлаган [Юсупов 1993,1998], Г.Ф.Саттаровның иҗтимагый тормыштагы яңарышның татар топонимиясенә йогынтысы мәсьәләләрен яктырткан [Саттаров 1998], Ф.С.Сафиуллинның лексикадагы үзгәрешләрнең төрле юнәлешләрен ачыклауга багышланган [Сафиуллина, 1997,1998,1999], С.Ш.Поварисованың сүз һәм сәнгатьле сөйләмне яктырткан [Поварисов 1997], Ә.С.Зинина һәм Ә.Ш. Йосыповларның яңадан активлашкан сүзләр турында [Зинина 1991; Йосыпова 1997,1998] хезмәтләрен һ.б. күрсәтергә мөмкин.

80-90 нчы еллар матбугатында иҗтимагый-сәяси терминология кулланудагы үзенчәлекләр чагылыш таба [Гарифуллин, 1998], Г.С.Сабирова, Р.Х.Мөхиярова тарафыннан «Хәзерге татар әдәби телендә яңа сүзләр hәм яңа мәгънәләр», «XX гасырның, 80-90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасының үсеше» дигән кандидатлык диссертацияләре якланды [Сабирова, 1999; Мөхиярова, 1999].

Күрсәтелгән хезмәтләр яңа чор татар әдәби теле лексикасын өйрәнүгә зур өлеш кертсәләр дә, бу өлкәдә әле галимнәрнең игьтибарыннан читтә калган мөһим мәсьәләләр шактый: 1) соңгы чорда барлыкка килгән лексемалар арасында телнең үз җирлегендә, үз ресурслары белән ясалган сүзләр һәм калькалар, алынмалар аерып махсус тикшерелмәгән; 2) сүзләренең кулланылыш даирәләре, стильләре үзгәрү исәбенә баюы, элек чит ил яки үткән тормыш реалияләре атамалары буларак кына кулланылган сүзләренең үз җирлегебезгә карата актуальләшүе мәсьәләләре игътибардан читтә кала килә. Болар барысы да тикшерү объектының актуальлеген дәлилли.

Әйтелгәннәрдән чыгып, квалификацион чыгарылыш эшендә татар әдәби теле лексикасының төп үсеш-үзгәреш тенденцияләрен өйрәнү максаты куелды. Максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар хәл ителде:

– өйрәнелгән чорда Башкортстанның районнарында һәм Уфада татар телендә чыккан газета-журналлар лексикасындагы үсеш-үзгәрешләрне чагылдырган берәмлекләрнең картотекасын туплап системалаштыру;

– тупланган лексик материалны, татар теле лексикасындаыгы үзгәрешләрен билгеләү өчен, «Татар теле аңлатмалы сүзлеге» [ТТАС,I – 1977; II том – 1979; III том – 1981] белән чагыштырып чыгу;

лексикасының татар теленең үз ресурслары җирлегендә үсеш юнәлешләрен билгеләү, яңа сүзләр һәм мәгънәләрне, чикләнгән кулланылыштан киң кулланылышка күчкән берәмлекләргә лексик -семантик анализ ясау; Квалификацион чыгарылыш эшенең практик әhәмияте тупланган материал hәм ясалган нәтиҗәләр урта hәм югары уку йортлары студентлары өчен файдалы булыр.

Тикшерү материалы булып, нигездә, Башкортстан Республикасында соңгы елларда чыккан, газета-журналларда шулай ук район газеталарында басылган текстлар хезмәт итте.

Лексикадагы үзгәрешләр билгеләгәндә, нигез критерий итеп татар теленең, 1977, 1979, 1981 елларда чыккан өч томлык аңлатмалы сүзлеге (ТТАС) алынды.

Хезмәтнең, методологик нигезен татар әдәби теле үсешен өйрәнү өлкәсендә тел белемендә тупланган бай тәҗрибә тәшкил итә. Яңа чор лексикасын тикшергәндә, без куренекле галимнәребездән Ш.А.Рамазановның әдәби телнең төрле мәсьәләләренә караган [Рамазанов 1945; 1954], М.З.Зәкиевның татар әдәби теле үсешен гомум закончылаклары яктырткан [Зәкиев,1965, 1967, 1972, 1976, 1991, 1997], В.Х.Хаковның әдәби телебезнең тарихы hәм аның аерым чорларындагы үсеш-үзгәрешләренә багышланган [Хаков, 1961, 1965, 1971, 1981], Ф.А.Ганиевның лексикада төп үсеш юлларын билгеләгән [Ганиев, 1976, 1995], Р.А.Юсуповның икетеллелек шартларында татар әдәби теле үсеш тенденцияләрен, алынма сүзләргә мөнәсәбәт мәсьәләләрен ачыклаучы [Юсупов, 1980, 1993, 1998], шулай ук Г.Х.Әхәтов [Әхәтов, 1995] hәм Ф.С.Сафиуллиналарның [Сафиуллина, 1992, 1994, 1999] лексикология, Ф.А.Ганиевның сүз ясалышы [Ганиев, 1973, 1974, 1975, 1982, 1995, 1998, 2005], Э.М.Ахунҗанов [Ахунзянов, 1968] рус алынмалары, Ф.С.Фасеевның [Фасеев, 1969] терминология, М.Б.Хәйруллинның [Хәйруллин, 2000], интернациональ сүзләр, Э.Ф.Ишбердинның [Ишбердин, 1989], И.С.Насиповның [Насипов, 2009, 2013] h.бның фәнни хезмәтләренә таяндык.

Квалификацион чыгарылыш эше татар әдәби теле лексикасының телнең үз ресурслары исәбенә үсүенә багышланган өч бүлектән, йомгак өлешеннән, кулланылган әдәбияттан, шартлы кыскартылмалар исемлегеннән hәм кушымтадан тора.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ТӨБӘК МАТБУГАТЫНДА ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕ ЛЕКСИКАСЫНЫҢ ЭЧКЕ МӨМКИНЛЕКЛӘР ИСӘБЕНӘ ҮСЕШЕ

1.1. Әдәби тел лексикасының эчке юнәлешләре турындагы карашлар

«Лексика барыннан да элек эчке ресурслар, телдә инде булган сүзләр белән бертуктаусыз баюы, сүз ясалуы исәбенә үсә» [11, 132]. ХХ йөзнең соңгы елларында татар теле лексикасының үсеше дә, нигездә, шушы юл белән бара. Дөрес, әлегә тел белемендә телне эчке (үз) hәм тышкы ресурслары төгәл генә аныкланып бетмәгән. Әйтик, Н.А.Баскаков эчке ресурслар төшенчәсенә калькалаштыру, иске сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү, кушма hәм кыскартылма сүзләр ясауны кертә [9, 192]. Төрки әдәби телләрнең үсеш үзенчәлекләренә багышланган коллектив хезмәттә диалекталь hәм профессиональ-hөнәри лексиканы файдалану, яңа синонимик рәтләр барлыкка килү, сүз мәгънәсенең аерымлануы, сүзнең төрле фонетик вариантларын куллану, ясагыч морфемаларның мәгънәләре киңәю, яңа тип фразеологизмнар барлыкка килү совет чорында төрки телләренең үз мөмкинлеге исәбенә үсү юллары буларак санала [8, 88].

Кайбер хезмәтләрдә боларга яңа төшенчә атамаларын ирекле тәрҗемә итү, кайбер сүзләрнең актив кулланылыштан төшеп калулары да өстәлә. Хәзерге үзбәк теле лексикасы буенча язылган докторлык диссертациясендә Э.Бегматов сүзлек составының үз җирлегендә үсешенең ун төрле юлын күрсәтә: 1) үз (төрки) сүзләренең мәгънәсе үзгәрү, 2) морфологик hәм синтаксик юл белән яңа сүзләр ясау, 3) кайбер борынгы алынмаларның яңа мәгънәдә активлашуы, 4) төрки hәм алынма сүзләрне кушып, яңа сүзләр ясау, 5) диалекталь сүзләрнең гомумкулланылышка күчүе, 6) алынма нигезләрдән яңа сүзләр ясау, 7) калькалаштыру, 8) сүзнең куллану сферасы hәм функциясе киңәю, 9) төрле типтагы ялгызлык исемнәр ясалу, 10) яңа төр фразеологизмнар, канатлы сүзләр hәм тәгъбирләр барлыкка килү [10, 57]. Татар тел гыйлемендә лексиканың эчке hәм тышкы ресурслар нигезендә үсеше әлегә махсус аерып өйрәнелмәгән. Дөрес, Ш.А.Рамазанов, Ф.С.Фасеев хезмәтләрендә бу мәсьәләнен аерым аспектлары чагылыш таба. В.Х.Хаков татар әдәби теленең совет чорында үсешенә багышланган хезмәтендә 20-30 елларда татар теле лексикасының үз җирлегендә халык сөйләм теленнән сүзләр алу, сүзләрнең яңа мәгънәләре барлыкка килү, функциональ стильләрнең лексик яктан баюы (шул исәптән диалектизмнар хисабына) кебек юллар белән актив үсүен билгели [66, 42-47]. Р.А.Юсупов яңа төшенчәләрне белдерү өчен, беренче чиратта, милли телнең үз хәзинәсенә нигезләнеп сүз ясау (гамәлдәге сүзләрнең яңа, өстәмә мәгънә алуы, морфологик hәм синтаксик юллар, шулай ук калькалаштыру hәм ярымкалькалаштыру ысулы белән лексик чаралар барлыкка китерү) мөмкинлекләре файдаланырга тиешлеген билгели [69, 7]. Ф.А.Ганиев хезмәтләрендә, шул исәптән татар теленең яңа академик грамматикасында, хәзерге татар теле лексикасы үсеше түбәндәге дүрт юл белән бара дип күрсәтелә: 1) телнең үз чаралары нигезендә яңа сүзләр ясалу, 2) сүзләрнең мәгьнәсе киңәю, 3) башка телләрдән сүзләр алу, 4) диалект hәм сөйләшләрдән сүзләр алу [15, 18, 191-196], [19, 19]. Бу юлларның чит телләрдән сүзләр алудан башка өчесе лексиканың үз җирлегендә үсүенә карый.

Заключение

Үзгәртеп кору елларыннан башланып киткән милли үзаңның көчәюе татар теленең үз җирлегендә үсү процессын тизләтте. Бу үзгәрешләр түбәндәге юнәлешләрдә барды:

1. 90 нчы еллардан татар теленең үз байлыклары нигезендә йөзләрчә яңа сүзләр барлыкка килде. Ул сүзләрнең бер өлеше җәмгыятьтәге үсеш-үзгәрешләргә бәйле рәвештә туган яңа төшенчәләрнең атамасы буларак, күпчелеге исә телдәге рус-европа алынмаларын алыштыру максатында ясалды.

2. Яңа сүзләр ясауда татар теле өчен хас барлык сүзьясалыш ысуллары да катнаша. Теркәлгән неологизмнарның зур өлеше морфологик юл белән кушымчалар ялгап ясалган исемнәр. Иң продуктив сүз ясагыч кушымчалар булып -чы/-че (нәкышче, көйче.), -лык/-лек (кәсәбәчелек, эшкуарлык.), -даш/-дәш/-таш/-тәш (төркемдәш, рәистәш.), -ман/-мән (көярмән, сөярмән.), -ыш/-еш (түнтәрелеш, йөгенеш.), -ар/-р (әйдәр, буйсыныр.), -ма/-мә (раслама, нигезләмә), -ым/-ем (кертем.), -к (санак) кушымчалары белән ясалган неологизмнар тора. Калькалаштырып ясалган сүзләрне исәпләмәгәндә, кушымчалау ысулы белән телнең үз җирлегендә башка сүз төркеменә караган берәмлекләр ясалмый диярлек.

3. Телне «татарчалаштыру» тенденциясе йогынтысында бик күп рус алынмалары татар теленең грамматик законнары hәм сүзьясалыш калыплары буенча калькалаштырылды. Бүген матбутатта калькаларның барлык төрләре дә файдаланыла.

4. Кайбер гомумхалык сүзләре тормыштагы үзгәрешләргә бәйле иҗтимагый-сәяси терминнарга әйләнде (борылыш, торгынлык, тотрыксызлык).

5. 90 нчы еллардан татар әдәби теле лексикасының үз мөмкинлекләре исәбенә үсешендәге мөhим омтылышларының берсе буларак, совет чорында рус алынмалары тарафыннан пассив лексикага кысрыкланган бер катлам архаизм hәм тарихи сүзләрнең яңадан активлашуын күрсәтергә кирәк (абунәче, баскын.).

Татар теле җирлегендә ясалган окказиональ сүзләрне күп куллану – соңгы еллар төбәк татар матбугаты лексикасы өчен иң характерлы үзенчәлекләрнең берсе. Бу сүзләр арасында әдәби телдә урын алырдай, әhәмияткә лаеклылары да очрый (җәйлек өй, үзебезчәлек.).

Гомумән, 90 нчы еллардан алып татар теле лексикасы үз җирлегендә төрле юллар белән үсеш-үзгәреш кичерә hәм бу процесс төбәк матбугат теле мисалында ачык күренә.

Список литературы

1. Абдуллина Р.С. Стилистика hәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр-Чаллы, 1997. –128 б.

2. Абдуллина Ф.А. Актив кулланышка кергән кайбер алынмалар // Мәгариф. – Казан, 2001. – №2. – 14-15 б.

3. Абдуллина Ф.А. Үзгәртеп кору чорында әдәби телнең рус hәм Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләр исәбенә баюы // Сүз сәнгате. – Уфа: БДУ нәшр., 2002. – 32-34 б.

4. Абдуллина Ф.А. Лексика современного татарского языка: тендеции развития. – Уфа: Изд-во БГПУ, 2007. – 112 с.

5. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика материальной культуры народов Среднего Поволжья. – М.: Наука, 1989. – 200 с.

+ еще 66 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Развитие лексики татарского литературного языка на основе собственных ресурсов в региональной печати»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 90
Цена: 2800 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика