ВКР

«Рассказы амирхана еники и изучение их в школе»

  • 57 страниц
Содержание

Кереш.3

Беренче бүлек. Әмирхан Еники – хикәя остасы.7

1.1. Туган якка, туган туфракка мәхәббәтнең буыннар алмашынуында дәвамлыгы.14

1.2. Хикәяләрдә рухи байлык проблемасы.21

1.3. Ана һәм бала мөнәсәбәтендәге мәхәббәт чагылышы.29

Икенче бүлек. Ә.Еники хикәяләрен мәктәптә өйрәнү.34

Йомгаклау.46

Кулланылган әдәбият исемлеге.52

Введение

Теманың актуальлеге. Ә. Еники – чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Әсәрләрендә кешеләрнең язмышы, борчу-кайгылары, көнкүрешләре генә сурәтләнеп калмый, ә аның бөтен эчке дөньясы, уй-фикерләре, хисләр диңгезе чагыла. Күпчелек язучылар иҗатларында хис-тойгыларга зур әһәмият бирмиләр. Ә бит кешенең җаны да була, ул яши, нидер уйлый, сөенә, газаплана. Әмирхан Еники әсәрләрендә шатлыклы мизгелләр дә, кайгы-сагыш бураннары да, йөрәктә кайнаган ут-ялкын да урын таба. Аның хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары булып саналырлык.

Ә. Еникинең хикәяләве ялыктырмый, туйдырмый, үзе артыннан укучыны бер мизгелгә дә калдырмый. Ә. Еникине кеше күңеленең җырчысы, дияргә мөмкин булыр иде. Аны кешенең эчке дөньясы, рухи байлыгы кызыксындыра.

Үсә төшкән саен ата-аналар белән балалар арасында бик күп яңа мәсьәлә килеп туа. Алар элек-электән, буыннан-буынга күчеп килгән, һәм бик күп язучы аларны үз иҗатларында чагылдырырга тырыша.

Әмирхан Еники безнең әдәбиятта күңел төпкелләрен бик тирәнтен, мавыктыргыч итеп яктырта белүе белән аерылып тора. Әдип кичерешләрнең үтә йомшак тибрәнешләрен, хисләр агымын, борышларын, эчке бәрелешләрне үзенә бертөрле зирәклек белән тоя, сизеп тора. Ул катлаулы чынбырлыкны, кешеләр тормышын гүяки эчке яктан яктырта, хәл-вакыйгаларны геройлар күңеле аркылы үткәреп тасвирлый, уй-фикерләрне шагыйранә пөхтәлек белән аһәңле итеп бәян итә. Бәлки шуңадыр каләмдәшләре аның иҗатын музыкага тиңлиләр. Әсәрләренең моңы, матур җыр кебек, соңыннан колакта яңгырап тора, күңелгә сеңеп кала.

Язучының хикәяләү алымы халыктан килә. Әдип үзе дә халыкчан итеп яза, әйтерсең, син якын дустың белән бергә чәй эчеп утырасың, ә ул сиңа бер дә кабатланмыйча гына сөйли дә сөйли. Ул сөйли, ә син күпне күргән, күпме кичергән бу тылсым иясенең авызына карыйсың да аның сихри сөйләвенә кушылып китәсең. Сөйли генә түгел, көйли дә кебек әле ул. Аның күп әсәрләре романтик моңсулык белән йөртелгән, әсәрләрнең нигезендә художникның үз эстетик дөньясының байлыгы ята.

Ә. Еники ашыкмый-кабаланмый, тирән уйланып, һәр сүзен үлчәп яза, ювелир төгәллегенә омтыла. Аның әсәрләрендә психологик тирәнлек белән сәнгатьчә камиллек, кыюлык, иҗтимагый үткенлек бергә кушыла [52; 23].

Шуңа күрә аның әсәрләренең исеме дә кешене уйландырырга мәҗбүр итәдер. Аның әсәрләре исеменнән халык моңын, туган як хисен, ана мәхәббәтен ишеткәндәй буласың.

Аның иҗатын һәм тормыш юлын Ф. Хатипов, Р. Сверигин, М. Вәли-Барҗылы һ.б. өйрәнгән. Ф. Хөсни галимнәрнең эшләренә таянып 1979 елда менә нинди сүзләр яза: “Әмирхан Еники турында сүз әйтү бер үк вакытта читен дә, рәхәт тә. Читен, чөнки ул бик катлаулы, үтә дә нечкә күңелле художник. Әйтә белмичә әйтсәң, тота белмичә кулдан төшереп ваткан хрусталь ваза кебек, аның иҗатын чәлпәрәмә китерүең дә мөмкин. Рәхәт, чөнки аның иҗаты уйланырлык азык, күңелгә шатлык, колакка музыкаль аһәң бирә.

. Юк, әдәбият уйнар өчен түгел, әдәбият дан казану, акча эшләү мәйданы да түгел, әдәбият – энә белән кое казу, әдәбият – кеше күңелен тәрбияләү, әдәбият кешеләрне яхшы булырга, көннән көн яхшырак була баруга этәрү коралы. Без менә шул бөек бурычны үтибезме? Барыбыз да бертигез үтибезме? Әмирханның тыйнаклыгы, минемчә, әнә шул сораулардан килеп туадыр кебек.

. Гомумән, Әмирхан Еники иҗаты өчен иң күренекле сыйфат: ул да булса аның әсәрләреңдә, бөтенесендә, әлбәттә төрлесендә төрле дәрәҗәдә, кеше җанының хәрәкәткә килүе. Ясалма конструкцияләргә чуар бизәкле какшау бина корудан ерак тора Әмирхан. Аның әсәрләрендә – бөтенесендә дә – җанлы кешеләр, уйлана, газаплана һәм шатлык кичерә белә торган кешеләр яши! Әмирханның укучыны сихерли ала торган көче нәкъ әнә шунда да иңде.

Әмирханны үзенчәлекле художник итеп таныткан хосусиятләрнең тагын берсе – аның теле. Аның хикәяләрен, повестьларын укыганда телебезнең нинди көч-кодрәткә ия булганлыгын янә һәм янә бер кат төшенәсең. Логик эзлеклелек, сүз асты дөньясының тигез һәм тыныч агышы, нәкъ үз урыннарына утырган сүзләрнең, берсе икенчесеннән көч алып, музыкаль аһәңлелек белән җырлап торулары – боларны һәм әйтәм дигәндә телгә килмәгән башка күркәм якларны, беренче нәүбәттә, нәкъ менә Әмирхан иҗатыннан табабыз. "Табабыз" – урынлы әйтелмәде. Аларны эзләргә кирәк түгел, алар әсәрнең тукымасында, алар – тасвирлана торган хәл-әхвәлләрнең мускулы, эчке пружинасы буларак, укучыны шундук эләктереп алалар һәм алып китәләр. Бу тасвирның әфсененә бер эләктеңме, ычкынырмын димә. Ул сине тирбәтеп һәм моңландырып, уйланырга һәм тормыш, көнкүреш картиналарына үз күзең белән карарга мәҗбүр итеп, алып бара, алып бара.

. Кыскасы, безнең Әмирханыбыз, безнең нечкә һәм сизгер күңелле, коеп куйган художнигыбыз, Әмирхан Еникиебыз бар. Ул безнең арада, безнең белән иҗат итеп, бергә шатланып, бергә борчылып, дөньяга һәм кешеләргә бәхет-сәгадәт теләп яши. Аның бәйрәме безнең дә бәйрәм!” [35; 37].

Квалификацион чыгарылыш эшенең максаты Әмирхан Еники хикәяләренә әдәби-эстетик анализ ясау һәм әсәрләренә гомуми урта белем бирү мәктәбендә укыту үзенчәлекләрен билгеләү.

Шушы максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1. Әмирхан Еникинең хикәяләрендә туган якка, туган туфракка мәхәббәтнең буыннар алмашынуында дәвамлылыгын күзәтү.

2. Язучы хикәяләрендә рухи байлык проблемасын күтәрү үзенчәлекләрен аңлау.

3. Әдипнең әсәрләрендә ана һәм бала мәхәббәте мәсьәләсенең чагылышын өйрәнү.

4. Ә. Еники хикәяләренең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтә, тәрбияви әһәмиятен билгеләү.

5. Язучы хикәяләренең мәктәптә өйрәнүнең кайбер мәсьәләләрен ачыклау.

Әмирхан Еники – кыю һәм новатор язучы. Аның яңалыгы – әдәби әсәрнең структурасы, композициясе яисә башка төрле тышкы форма алымнарына кайтып калмый, ул халыкны, күпләрне кызыксындырган, борчыган тормыш проблемаларын күтәрергә, куярга омтылуда, әсәрнең әдәби-эстетик юнәлешен билгеләүгә үтә җаваплы карау, образлы сурәт функцияләрен максималь киңәйтеп, арттырып, укучы күңеленә эмоциональ җәэсир итүнең яңа чараларын эзләүдә дә чагыла [18; 80].

Язучылык хезмәтен намус эшенә санап, дөнья мәдәнияте үсешенә лаеклы өлеш керткән татар каләм ияләре арасында Тукай һәм Дәрдемәндләр, Г.Ибраһимов һәм Ф.Әмирханнар, Такташ һәм Туфаннар янәшәсендә Ә.Еники дә тора.

Ф. Хөсни, Ә. Еники, А. Гыйләҗев, Н. Фәттах кебек язучылар игътибарны күбрәк авыл кешеләренең рухи-әхлакый дөньясына юнәлттеләр. Рәсми пропаганда кысаларыннан чыгып, алар авылның милли рухын саклауны алгы планга куйдылар, киная белән генә булсада, шактый кыю фикерләр дә үткәрделәр. Авыл алар өчен дә шәһәрне туйдыручы азык базасыннан бигрәк милли яшәешнең чишмә башы буларак кадерле һәм мөһим булды. Алар шушы милли рухны, авылның гасырлар буенча тупланып килгән гореф-гадәтләрен, уңай традицияләрен, рухи-әхлакый тәҗрибәсен саклап калу турында кайгырттылар [28; 408] .

Квалификацион чыгарылыш эше керештән, ике бүлектән, йомгаклау һәм кулланылган әдәбияттан тора.

Фрагмент работы

Беренче бүлек. Әмирхан Еники – хикәя остасы

Чын әдип – үз эшенең остасы ул. Нәрсәне, ничек сурәтләргә икәнен аннан да яхшырак белүче юк. Җәмгыятьнең бурычы исә, рухи-интеллектуаль җегәрне тулы куәтенә ачу өчен нормаль атмосфера тудырудан гыйбарәт [51; 341].

Язучы Ә. Еники үзенчәлекле хикәяләү остасы. Ул поэтик сүзнең көчен чын-чынлап аңлый белә. Үзләрендә тупланган моң һәм сәнгать көче ягыннан Ә. Еники әсәрләрен бары тик халкыбыз жырлары белән генә чагыштыру мөмкиндер. Бик тә үзебезчә, үтә дә милли, үтә дә үзәккә үтә торган моң белән генә аның әсәрләре, чыннан да шундый бит.

“Иҗаты һәм яшәү рәвеше белән килер буыннарга, бигрәк тә каләм ияләренә, бик тә кирәк әхлакый сабаклар да бирде Әмирхан агабыз. Язучы нинди генә заманда, нинди генә шартларда яшәп иҗат итсә дә, вөҗданына тугры калып, көндәлек мәшәкатьләрдән өстен торып, тормыш дөреслеген язарга тиеш.

Бу – аның язучылык кредосы иде, күпләр өчен өлге булыр сыйфаты. Тагын икенче бер гыйбрәтле сабак-нәтиҗә: хикәяләү, тасвирлау шигырь рухы белән сугарылмаса, чәчмә әсәр шигъри телле булмаса, чын проза әсәре юк ул. Әмирхан Еники – прозаның шагыйре ул”, – ди Равил Фәйзуллин [35; 37].

“Язучының үзенчәлекле хикәяләү алымы халыктан килә: әйтерсең, син якын дустың белән чәй эчеп утырасың, ул сиңа бер дә кабаланмыйча гына, күңелдәге йөгәнсез дәртне тыштан яшерә-яшерә, күзенә бәреп чыгарга торган яшь бөртеген эчкә йота-йота, сөйли. Ул сөйли, ә син күпне күргән, күпне кичергән бу тылсым иясенең авызына карыйсын да аның сихри сөйләме артыннан иярәсең. Сөйли генә түгел, көйли дияр идем мин. Прозасының шагыйранә үз ритмы бар. Иренгә тидерүгә көй уйный башлаган ялан курае сыман, сөйләме табигый, иркен ага. Ул сөйли, ул сиңа халыкның катлаулы язмышын, тугрылыгын, вөҗданын, мәхәббәтен тасвирлый. Син тыңлыйсың һәм татар халкына гына хас булган кабатланмас милли характерларны, ерак бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, этнографияне күзаллыйсың”, – ди Илдар Юзеев [35; 38].

“Яхшы язу – намус эше. Шуңа карап, язучының үз иҗатына мөнәсәбәтен белергә була. Ә бу мөнәсәбәт үз нәүбәтендә бер генә максат белән билгеләнә. Язганыңны укучы кабул итсен, укучы яратсын. Шуңа күрә дә бит кайчагында ак кәгазъгә соңгы тамчы каныңны сыгып тамызырдай буласың. Җиңел генә язып, яхшы әсәр килеп чыгуына мин үзем ышанмыйм”- ди Ә.Еники язучылык турында [12; 7].

“Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аның әсәрләре. Гүяки алар каләмне язу карасына түгел, ә бәлки хискә – моңга-сагышка манып язылганнар. Аның әсәрләрендә, моң-сагыш белән бергә, сине сафландыра һәм пакьләндерә торган, сине баета, зур эшләргә дәртләндерә һәм канатландыра торган рухи көч тә бар. Шуңа да җаныңны кая куярга белми бәргәләнгәндә кулыңа Ә. Еники әсәрләрен аласың. Укыган саен укыйсы килеп тора аның әсәрләрен. Күбрәк укыган саен, иҗатының сихри көченә соклану хисе арта, шуның сәбәпләрен беләсе, ачасы килү теләге көчәя. Шуның белән бергә, тормышның үзе кебек үк гади һәм табигый, тормышның үзе кебек үк катлаулы да аның иҗаты. "Туган туфрак", "Яшьлек хатасы" кебек бер-ике әсәрен санамаганда, Еники әсәрләренең идеясе бервакытта да "мин моңда!" дип, алга чыгып кычкырып тормый. Идея образга тәмам сеңеп, аңа кушылып, эреп беткән була. Язучы укучы аңына юлны аның йөрәге аша сала белә. Бу—бары олы художникларга гына хас бер сыйфат булса кирәк”, – ди Фәрваз Миңнуллин [35; 38].

Заключение

Әмирхан Еники үткән юл – күркәм иҗат юлы, шул ук вакытта өметләнеп яшәү, кыерсытулар юлы. Әдәбиятка ул кыенлык белән керде. Ләкин иҗат омтылышы сүнмәде, сүрелмәде. Үгисетү, чит-ят күрүләрдән ул үзе өчен бер генә нәтиҗә ясады – әдәбиятка яңадан кайтырга. Анда үз урынымны табарга телим икән, мин моңа тик әйбәт язып кына ирешә алам дип фикер йөртте һәм бөтен иҗатында шушы карашка тугрылыклы булып калды, эшчәнлегендә талант белән югары таләпчәнлек һәрчак бергә үрелеп барды. Язу шөгылен Ә. Еники намус эше дип карый һәм башка күренекле әдипләр иҗатында да шул сыйфатны бик югары бәяли. Язарга керешкәндә ул үз алдына тәүге карашка бик гади өч максат куя: “Беренчедән, әсәр логик эзлекле, бәйләнешле, - булсын ди автор, - икенчедән, укучыны ышандырсын; өченчедән, анда балласт, буш сүз булмасын”. Әсәрне кулга алгач, укучы аны ташламасын, укып чыксын, укылганны кабул итсен, аңа ышансын, ул укучы күңелендә озак саклансын. Әмма, гади кебек күренсә дә, моңа ирешү талантны бөтен куәтенә эшкә җиңүне тәлап итә. Әйтик, әдип язганны укучыга көчләп тагып булмый. Мәхәббәт кебек, әдәбият та үзенең эчке җегәре, тарту көче хисабына гына яши. Әсәр мәгънәле, мавыктыргыч булганда, инсан аннан аерыла алмый, төн йокыларын калдырып укый. Язган әйбернең укылуын Ә. Еники тәнкыйть мактавыннан да югарырак куя, ышандыру куәте – шулай ук мөһим сыйфат. Ул дөресне бәян итү, аны логик һәм сәнгатьчә нигезләү, язган әйбереңә хата, ясалмалык, хилафлык кертмәү дигән сүз. “Язган чакта мине һәрдаим ярыймы шулай, башкача кирәк түгелме, табигыйме бу, укучы ышанырмы моңа дигән шикләр борчый да тора, - ди әдип. – Фальш белән ясалмалык бик куркыта мине. Шуңа күрә яза башлаган әйбернең бөтен ягы турында бер үк вакытта һәм берьюлы уйларга туры килә” [19; 220]. Шуңа күрә аның әсәрләрендә яктыртылган күренешләр чын дип, тормышның үзе кебек кабул ителәләр.

Барлык әсәрләр дә хәтердә сакланмый. Әмма кайбер әсәрләрдәге хәл-әхвәлләр гомер буена диярлек истә тора. Синең рухи дөньяң белән бергә яши. Болай дип Ә. Еники иҗаты турында да әйтергә була. Моңа ул сәнгатьчә үтемле, тәэсирле сурәтләү хисабына керешә.

Аның әсәрләре җиңел укыла. Ләкин моңа карап, ул бик җиңеллек белән языла икән дип фараз кылу хата булыр иде. Әдип язу шөгыленең авыр икәнлегенә, иҗатның газапсыз булмавы кат-кат басым ясый. “Мин авыр таш тәгәрәткәндәй азапланып язам”, - ди ул. Моны язу темпында да күрергә мөмкин. Ул акрын, һәрбер кәлимәне үлчәп, нык уйлап яза: “Минем өчен язуның иң авыр өлеше “телгә” кайтып кала. Хикмәт шунда ки, әйтәсе һәм күрсәтәсе килгән бөтен нәрсә – фикер һәм хистән алып төскә һәм искә (мәсәлән, чәчәк исенә) хәтле – үзенең иң дөрес, иң төгәл сүзен табарга тиеш”. Әдип тәүдә җөмләләрен кул бите кадәр кәгазь кисәкләренә төшерә, шунда эшкәртә, иң төгәл, төзек хәлгә китерә, шуннан соң гына стандарт форматтагы кәгазьгә күчерә. Әнә шундый авыр иҗат процессын күздә тотып булса кирәк: “Кай чагында ак кәгазьгә соңгы тамчы каныңны сыгып тамызырдай буласың!” – ди язучы.

Ә менә “Татар әдәбиятенең морзасы” дигән баш мәкаләсендә (2000 ел, март) Туфан Миңнуллин түбәндәгеләрне яза: “Әмирхан абыйга мөнәсәбәтем башлангыч сыйныф баласының үз укытучысына булган мөнәсәбәте сыман иде. Көнкүрештәге үз-үзен тотышы Әмирхан абыйның иҗатына да хас. Кирәк бит шундый осталык – махсус бәйләнеп тә, бер генә җитешмәгән ягын табып булмый. Һәр хикәядә фикер тирәнлеге һәм төгәллеге, һәрбер җөмлә камил һәм тәэсирле, һәрбер сүз үз урынында. .чын татар иде Әмирхан агабыз. Милләтебезнең иң затлы сыйфатларын күңелендә кадерләп саклаган зыялы татар иде. Мине иң куандырган һәм сокландырганы – аңарда мокытлыкның эзе дә юк иде. Буйсынырга мәҗбүр булган очракларда да дәрәҗәсен төшермәде”.

Ә. Еники хикәяләрендә вакыйгалар талгын-салмак агыла. Тормыш турында, кешеләрнең холкы, мөнәсәбәтләре, күңел серләре хакында тирән уйланып язылган әсәрләрендә, билгеле, логик-сәнгатьчә нигезләү зур роль уйный. Фабула, вакыт ягыннан эзлекле бирелешен, үсешен Ә. Еники, гадәттә, хронологик эзлеклелектә төзи. Чигенешләр, хәзергедән үткәнгә таба борылып карау тик искә төшүләр, уйнаулар рәвешендә генә булырга мөмкин.

Әдип һәр картинаның табигый, тормышчан, ышандыргыч булуына нык игътибар итә, аз гына ясалмалыкка да урын калдырмаска тырыша. Ул анык, индивидуаль характерлар белән эш йөртә. Төгәл характеристика мотивлаштыруның әһәмиятле бер шарты буларак кулланыла, эш-хәрәкәтләр, язмыш-борылышлары геройның гадәтләре, тотрыклы индивидуаль сыйфатлары белән аклана. Художество дәлилләү системасында әдип тышкы вакыйгалар белән генә чикләнми, аеруча психологик аргументларның вазифасын активлаштыра, тышкы һәм эчке мотивларның бердәмлегенә чирешә. Шуңа күрә аның прозасын укыганда “бу ни өчен шулай булды соң әле?” дигән шикле сорау тумый. Күренешләр чын булып, тормышның үзе кебек кабул ителәләр.

Әмирхан Еники әсәрләренең теле музыкальлек, гаҗәп бер эчке гүзәллек, төгәллек, гармония белән җәлеп итә. Аның күп хикәяләре моңсулык белән өртелгән. “.бу якты, бөтенләй диярлек сизелмәслек моң, әбиләр чуагының зәңгәр күген ураган көмеш пәрәвез җепләре кебек, ул хикәяләүнең буеннан-буена сузылып бара” [65; 5].

Әсәрләргә сибелгән бу моңсулыкның характерын, гомумән, аларның тонын, яңгырашын тәэмин итүче факторларны аерып алу шактый читен эш. Төп, әйдәгеч фикернең геройның эш хәрәкәтләреннән, уй-кичерешләреннән агышыннан килеп чыгуы, эчке мәгънәнең тирәнлеге, әдәби детальне урынлы куллана белү кебек моментлар Ә. Еники өчен бик әһәмиятле. Әмма нинди генә әдәби алым кулланмасын, ул әсәрдә төп идеяга ярашлы, шуны көчәйтүче фактор рәвешендә алына. Язуы кичерешләр тирәнлеген, кешенең билгеле бер вакыттагы рухи халәтен, әйләнә-тирәдәге күренешләрне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең конкрет халәтен искиткеч төгәл һәм ышандыру көче белән тасвирларга сәләтле.

“Туган туфрак”, “Әйтелмәгән васыять”, “Җиз кыңгырау” хикәяләрендә халыкның рухи җәүһәрләренә, хезмәт, көнкүреш белән бергә туган йолаларына, туган җиргә мәхәббәт идеяләре, күңел юмартлыгы, кешелеклелек, замандашыбызның рухи тормышын тагын да ныграк баету мәсьәләләре лирик-моңсу тонда, фәлсәфи тирәнлектә хәл ителде. Буыннар эстафетасы, шулай итеп, халык рухияте, мораль-этик кыйммәтләр өлкәсеннән алып күрсәтелде.

Әдипнең “Соңгы китап” әсәре үз гомерендә дөнья күргән соңгы китабы булыр дип беркем дә уйламагандыр, мөгаен. Аның Башкортстанда, әдипнең туган төягендә, татар телендә дөнья күрүе дә символик эчтәлеккә ия. Үз әсәрләрен туган җирендә, туган телендә нәшер ителүен күрү – әдипнең гомерлек хыялы булды. Һәм, ниһаять, ул тормышка ашты. Язучының үз гомерендәге соңгы китабы туган Башкортстанда, туган телендә дөнья күрде.

Әмирхан Еники белән Башкортстан да, Татарстан да горурлана ала.

“Кеше гомере чикле һәм ул “кояш” баюга таба, бары шул якка таба гына бара. Табигатьнең бу законын үзгәртеп булмый, аны бары тик кичереп, аның турында уйланып кына була. Шулай да серле, сихри бер дөньяның – әдәбиятның – шундый хасияте бар: анда үткәнгә юллар бар, кабат-кабат кайтып карарга мөмкинлек бар, үлемсезлек бар”. Гомеренең үтеп баруына моңланып шушы сүзләрне язган Әмирхан ага Еникинең иҗаты – менә шундый үлемсез, классик иҗат.

Әмирхан Еники безнең әдәбиятта күңел төпкелләрен бик тирәнтен, мавыктыргыч итеп яктырта белүе белән аерылып тора. Әдип кичерешләрнең үтә йомшак тибрәнешләрен, хисләр агымын, борылышларын, эчке бәрелешләрне үзенә бертөрле зирәклек белән тоя, сизеп тора. Ул катлаулы чынбарлыкны, кешеләр тормышын гүяки эчке яктан яктырта, хәл-вакыйгаларны геройлар күңеле аркылы үткәреп тасвирлый, уй-кичерешләрне шагыйранә пөхтәлек белән аһәңле итеп бәян итә. Бәлки шуңадыр каләмдәшләре аның иҗатын музыкага тиңлиләр. Әсәрләренең моңы, матур җыр кебек, соңыннан колакта яҗгырап кала [52; 23].

Хикәя һәм повестьларында вакыйгалар талгын-салмак агыла. Тормыш турында, кешеләрнең холкы, мөнәсәбәтләре, күңел серләре хакында тирән уйланып язылган әсәрләрендә, билгеле, логик-сәнгатьчә нигезләү зүр роль уйный.

Әдип һәр картинаның табигый, тормышчан ышандыргыч булуына нык игътибар итә, аз гына ясалмалылыкка да урын калдырмаска тырыша. Ул анык, индивидуаль характерлар белән эш йөртә. Төгәл характеристика мотивлаштыруның әһәмиятле бер шарты буларак кулланыла, эш-хәрәкәтләр, язмыш-борылышлары геройның гадәтләре, торыклы индивидуаль сыйфатлары белән аклана. Художестволы дәлилләү системасында әдип тышкы вакыйгалар белән генә чикләнми, аеруча психологик аргументларның вазифасын активлаштыра, тышкы һәм эчке мотивларның берәмлегенә ирешә. Шуңа күрә аның прозасын укыганда “бу ни өчен шулай булды соң әле? ” дигән шикле сорау тумый икән. Күренешләр чын булып, тормышның үзе кебек кабул ителәләр [52; 50-51].

Проблема, характерларны Ә. Еники китаптан түгел, тормышның үзеннән ала. Ә. Еники маҗаралы, җитез хәрәкәтле вакыйгалар белән мавыкмый. Ул еш кына үтә гади, гадәти, ләкин шуның белән бергә бик кешелекле, тирән эчтәлекле, кешеләргә якын, кадерле хәл-әхвәлләрне ала да, шуларның хәрәкәте дзвамында кеше күңеленең моңарчы без белмәгән якларын чигеп, нәкышләп бирә, рухи гүзәллекне яктырта. Ул гадинең бөеклеген, мәгънәсен чагылдыра [52; 24].

Ә. Еники үткән юл – күркәм иҗат юлы, шул ук вакытта өметләнеп яшәү, кыерсытылулыр юлы. Әдәбиятка ул, күргәнебезчә, кыенлык белән керде. Хәтсез еллар читкә тибәрелеп торды. Ләкин иҗат омтылышы сүнмәде, сүрелмәде. Үгисетү, чит-ят күрүләрдән ул үзе өчен бер генә нәтиҗә ясады – әдәбиятка кабат кайтырга. Анда үз урынымны табарга телим икән, мин моңа тик әйбәт язып кына ирешә алам дип фикер йөртте һәм бөтен иҗатында шушы карашка тугрылыклы булып калды, эшчәнлегендә талант белән югары таләрчәнлек һәрчак бергә үрелеп барды. Язу шөгылен Ә. Еники намус эше дип карый һәм башка күренекле әдипләр иҗатында да шул сыйфатны бик югары бәяли. Язарга керешкәндә ул үз алдына тәүге карашка бик гади өч максат куя: беренчедән, әсәрне кулга алгач, укучы аны тәмамласын, укып чыксын; икенчедән, укылганны кабул итсен, аңа ышанмын; өченчедән, ул укучы күңелендә озак саклансын. Әмма, гади кебек күренсә дә, моңа ирешү талантны бөтен куәтенә эшкә җигүне таләп итә. Әйтик, әдип язганны укучыга көчләп тагып булмый. Мәхәббәт кебек, әдәбият та узенең эчке җегәре, тарту көче хисабына гына яши. Әсәр мәгънәле, мавыктыргыч булганда, инсан аннан аерыла алмый, төн йокыларын калдырып укый. Язган әйбернең укылуын Ә. Еники тәнкыйть мактавыннан да югарырак куя, ышандыру куәте –шулай ук бик мөһим сыйфат. Ул дөресне бәян итү, аны логик һәм сәнгатьчә нигезләү, язган әйбереңә хата, ясалмалылык, хилафлык кертмәү дигән сүз [52; 66-67].

Аның әсәрләре гаҗәеп бер халыкчан моң белән сугарылган, әсәрләренең исеменнән дә хозурлык аласың. Ә кабат укып хозурлык ала торган әсәрләр бездә күп түгел.

Список литературы

1. Абдуллина Г. Блоклы-модульле технология кулланып. (Ә.Еники иҗатын өйрәнү). – Казан: Мәгариф, 1998. – 33-35 б.

2. Ахунов Г. Язучы һәм заман. // Казан утлары.1967. №5. – 108.

3. Әдәбият белеме сүзлеге. Төз./ред. Әхмәдуллина А. – Казан: ТКН, 1990.

4. Әдһәмова Г.М., Сафиуллина Ф.С.,Фатыйхова Ф.Ф., Юзиев Н. Г. Татар Совет әдәбияты һәм туган тел. – Казан: ТКН, 1991. – 187 - 193 б.

5. Әминев А.Г., һ.б. Әдәбият. XI сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2000.

+ еще 60 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Рассказы амирхана еники и изучение их в школе»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 57
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика