ВКР

«Ономастика бүлеген өйрәнүнең теоретик нигезләре»

  • 88 страниц
Содержание

Кереш….…3

Төп өлеш

Беренче бүлек

Ономастика бүлеген өйрәнүнең теоретик нигезләре

§ 1. Татар ономастикасын өйрәнү.7

§ 2. Татар антропонимикасының үзенчәлекләре.11

Икенче бүлек

Башкортстанның Авыргазы районы Яңа-Карамалы

авылы ономастикасы

§ 1. Яңа – Карамалы авылының тарихы һәм исеменең килеп чыгышы.32

§ 2. Яңа – Карамалы авылының топонимикасы.51

§ 3. Яңа – Карамалы авылы антропонимикасы.64

Өченче бүлек

Урта мәктәптә туган як ономастикасын өйрәнү

§ 1. Туган як ономастикасын өйрәнү алымнары.66

§ 2. Татар теле дәресләрендә туган як

ономастикасын өйрәнү күнегүләре.74

Йомгак.81

Библиография.84

Кыскартылмалар исемлеге….….…88

Введение

Ономастика фәне үз эчендә географик атамаларны өйрәнә торган топонимиканы (топонимиканың су чыганакларның исемнәрен – гидронимнарны тикшерә торган бүлеге гидронимика дип, ландшафт-рельеф атамаларын өйрәнә торган бүлеге оронимика дип, торак җирле географик объектларның атамаларын өйрәнә торган бүлеге ойконимика дип, зур булмаган җирле географик объектларның атамаларын өйрәнә торган бүлеге микротопонимика дип атала), шәхесне атау категорияләрен (кеше исеме, әтисенең исеме, фамилия, псевдоним һәм кушамат) өйрәнә торган антропонимиканы, ыруг-кабилә, халык һәм милләт исемнәрен өйрәнә торган этнонимиканы, кош-корт һәм хайван кушаматларын тикшерә торган, зоонимиканы, күк җисемнәренең исемнәрен өйрәнә торган космонимиканы һәм төрле әйбер, тавар билгеләрен-исемнәрен, маркаларын тикшерә торган прагматонимиканы, матур әдәбият әсәрләрендәге барлык төр ялгызлык исемнәрен (поэтонимнарны) өйрәнә торган поэтик ономастиканы (ономатопоэтиканы) ала.

Топонимияне һәм микротопонимияне тирән һәм күпъяклы итеп өйрәнү зарурлыгы һәм мөһимлеге хәзерге вакытта бөтендөнья күләмендә танылды. Бүгенге көндә, бигрәктә туган як ономастикасын өйрәнү актуаль проблемаларның берсе. Кечкенә авылларны зур авылларга күчерү гамәлгә керде. Авылларның эреләндерүе беткән кечкенә авыллар тирәсендә урнашкан вак географик берәмлек атамаларының, ягъни микрогидронимнарның онытылуына сәбәп була. Димәк, аларны җыйнап, теркәп калдыру зур әһәмияткә ия.

Бүгенге көндә татар ономастика мәктәбенә нигез салган профессор Г.Ф.Саттаров һәм аның күпсанлы шәкертләренең бай һәм нәтиҗәле хезмәтләре ономастика фәнен яңа баскычка күтәрүдә төп җирлек булып торалар [58: 14]. Соңгы елларда төрки топонимияне һәм гидронимияне өйрәнү нык үсте. Төрки җөмһүриятләр арасында гидроним һәм топонимнарны төрле яклап фәнни эшкәртү Башкортстанда шактый алга киткән. Башкортстан топонимнарын өйрәнүдә беренче фәнни фикерләр Җ.Г.Киекбаев тарафыннан әйтелә. Аның хезмәтләрендә топонимнар чагыштырма-тарихи метод кулланып анализлана. Башкортстан гидронимнарын А.А.Камалов өйрәнә. Дим елгасы бассейны топонимнары Р.З.Шәкүров тарафыннан тикшерелде. Башкортстан топонимиясендәге иран катламы Н.Д.Гарипова һәм Т.М.Гарипов хезмәтләрендә урын таба. Б ашкортстан топонимиясенең аерым аспектлары З.Г.Ураксин, Ф.Г.Хисаметдинова һ.б. мәкаләләрендә карала.

Төрки-татар географик атамаларына Мәскәү топонимистлары А.В.Суперанская, Б.А. Серебрянников, Э.М. Мурзаев, Г.Ф. Саттаров һ.б. игътибар бирә.

Хезмәтнең актуальлеге. Ономастика бүгенге көндә фән генә түгел. Ономастика халыкның тарихын, чыгышын, үзаңын билгели. Л.Ш.Арсланов гидронимикага багышланган хезмәтендә моның турында болай дип яза: “В последнее время возрос интерес к истории, происхождению татарского народа, возникновению сел. Начали печататься статьи, книги по истории сел. В сельских школах открываются краеведческие музеи” [1: 77]. Ономастика мәгълүматлары (башлыча топонимика һәм микротопонимика, антропонимика һәм антропотопонимика, этнонимика һәм этнотопонимика һ.б.) тел тарихы, диалектология, тарихи лексикология, этнолингвистика, халык тарихы, краеведение, этнология, этногенез, археология, философия, этика, эстетика, геология, география, биология һ.б. фәннәр өчен кыйммәтле чыганак булып торалар, бу фәннәр үстерүдә шактый зур роль уйныйлар.

Географик объектларның күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Бу атамалар, буыннан буынга күчә барып, төзелеш-ясалышлары ягыннан әллә ни зур үзгәрешләр кичермичә, безгә килеп җиткәннәр. Менә шуңа алар теге яки бу төбәктә яшәгән халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында байтак кына әһәмиятле мәгълүматларны хәбәр итә торган “тарих хәбәрчеләре” булып санала.

Башкортстанның Авыргазы районы Яңа – Карамалы авылының топонимнарын барлау hәм тасвирлау безнең хезмәтебезнең яңалыгын тәшкил итә, чөнки бу төбәк жирле географик атамалары бүгенге көнгә чаклы махсус фәнни тасвирланмаган.

Материал туплау өчен түбәндәге төп чыганаклар файдаланды: “Словарь топонимов Башкирской АССР” (Уфа, 1980), “Словарь топонимов республики Башкортостан” (Уфа, 2002), “Русско-башкирский словарь-справочник названий населенных пунктов Республики Башкортостан” (Уфа, 2001), “Татар теленең этимологик сүзлеге” (Бөре, 2005), “Татар исемнәре сүзлеге” (Казан, 1981), “Исемнәр дөньясында. Башкорт исемнәре сүзлеге” (Уфа, 1991). Шулай ук галимнәрнең хезмәтләрендәге практик һәм теоретик материаллар да диплом эшендә зур урын алды.

Диплом эшебезнең максаты булып Башкортстан республикасының Авыргазы районы Яңа – Карамалы авылының топонимикасын өйрәнү hәм аларны лексик-семантик, структур-грамматик дәрәжәдә тасвирлау тора.

Максатыбызга ирешү өчен без түбәндәгеләрне бурыч итеп алдык:

1. ономастика фәненә кагылышлы гомуми проблемалар яктыртылган

фәнни чыганакларны барлау hәм өйрәнү;

2. фәнни чыганаклар нигезендә “ономастика”, “топонимика”, “антропонимика”, “гидронимика”, “микротопонимия”, “ойконимия” төшенчәләренә аңлатма биру;

3. Авыргазы районы Яңа – Карамалы авылы тарихын өйрәнү һәм аңа караган топонимнарны аерып чыгару;

4. тупланган материалларны фәнни-теоретик нигезләргә таянып анализлау;

5. тупланган материаллар нигезендә географик атамаларны мәктәптә өйрәнү күнекмәләре системасын булдыру.

Хезмәтебезнең практик әhәмияте – тупланган материалны мәктәпләрдә татар теленең лексик хәзинәсен үзләштерүдә, аларга таянып сүзлекләр төзү мөмкинлегендә.

Тема Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясендә үткәрелгән студентларның еллык фәнни конференцияләрендә (2008; 2010), татар теле буенча практик дәресләрдә апробацияләнде.

Диплом эшебез керештән, төп өлештән, йомгактан, библиографиядән hәм кыскартылмалар исемлегеннән тора.

Фрагмент работы

Беренче бүлек

Ономастиканы өйрәнүнең теоретик нигезләре

§ 1. Татар ономастикасын өйрәнү

Тел бүлегенең ялгызлык исемнәрне һәм аларның җыелмасын өйрәнүче бүлеге – ономастика дип атала. Элек-электән мәгълүм шушы белем өлкәсе соңгы унъеллыкларда гына киң үсеш алды. Ономастика ялгызлык исемнәренең барлык бүлекләрен берләштерә. Ул үз чиратында: оронимика, гидронимика һәм микротопонимиканы кертеп топонимика – географик атамаларны өйрәнә; антропонимика – шәхси исемнәрне; этнонимика – ырулар һәм халыклар атамаларын; зоонимика – хайваннар кушаматларын; космонимика – җиһан объектлары атамаларын; шигъри ономастика – нәфис әдәбиятта һәм фольклорда ялгызлык исемнәрен өйрәнә; һәм исемлектә ономастиканың соңгы өлкәсе-предприятие, кибет, кафе, кораб, товар, вакытлы басмалар һ.б. исемнәре өйрәнү объекты булып торган әйбер исемнәре [61: 3]

Ялгызлык исемнәрен өйрәнү тулаем алганда тарих һәм, атап әйткәндә, тел тарихы өчен зур әһәмияткә ия. Ономастика мәгълүматлары тел тарихы, диалектология, халык тарихы, этнография, археология, геология, философия, география, биология һ.б. өчен шактый кыйммәтле чыганак булып тора. Аның мәгълүматлары атап үтелгән фәннәрнең арытабангы үсешенә билгеле бер өлеш кертә.Үз чиратында ономастика, югарыда телгә алынган фәннәр, аеруча география, тарих, этнография һәм археология белән тыгыз бәйләнгән.

Ономастика тел белеменең (үзенә иң якын торган тармагы диалектология белән бергә) халык (этнос) һәм тел тарихын тикшерә торган бүлеге этнолингвистиканың состав ѳлешен тәшкил итә һәм бу гаять мѳһим, яңа тарихи-лингвистик фәнне (ягъни этнолингвистиканы) тудыруда һәм үстерүдә ифрат зур роль уйный.

Топонимияне һәм антропонимияне тирән һәм күпьяклы итеп ѳйрәнүнең зарурлыгы һәм мѳһимлеге хәзерге вакытта бѳтендѳнья күләмендә танылды. Бу турыда күренекле галим, СССР Фәннәр академиясе академигы Б.А. Серебренников бик хаклы рәвештә: “Бѳтендѳнья тел белеменең хәзерге этаптагы үсеше бик күп тѳрле телләр материалында алып барыла торган тикшеренүләрнең куәтле үсеше белән характерлана. Табигый ки, топонимиканы тел тарихын ѳйрәнү максатында файдалану мәсьәләсе килеп туа”, – дип язды.

Танылган рус язучысы К.Паустовский сүзләре белән әйткәндә: “Урын исемнәре – халыкның үз илен шагыйрәнә бизәве ул. Аларда – халыкның холкы, тарихы, һәвәскәрлеге һәм кѳнкүреш үзенчәлекләре”.

Хәзерге вакытта ономастика фәне үзе дә дөньякүләм игътибарга ия һәм кызу темплар белән үсә бара.

Күренекле рус ономасты В.А. Никонов хәзерге вакытта махсус тикшерүне кѳтеп ята торган ифрат һәм кичектергесез проблемаларга: татар һәм башкорт халыкларының кеше исемнәрен, кушаматларын һәм фамилияләрен ѳйрәнүне, Идел буе топонимиясенең тѳрле тѳрки телләргә караган барлык катламнарын аеруны, фин-угыр топонимиясен ѳйрәнүне һәм башкаларны кертә. Татар теле тарихын (борынгы татар теленә хас булган фонетик, лексик һәм грамматик күренешләрне) чагылдыра торган язма истәлекләр безнең кѳннәргәчә аз сакланган. Аерата татар теленең тарихи лексикологиясе (тюркологиядә, гомумән, тарихи лексикологиянең антропонимика һәм топонимика тармаклары) әлегә аз эшкәртелгән. Шуңа күрә татар тарихын ѳйрәнү, борынгы тел күренешләрен ачу ѳчен ономастика фәненең роле ифрат зур.

Заключение

Диплом эшендә без Башкортстанның Авыргазы районы Яңа – Карамалы авылына кepгән топонимнарны аерып чыгару, фәнни-теоретик фикерләргә таянып анализлау hәм жыелган материалларны төрле типтагы уку йортларында hәм мәктәптә татар телен укытуда куллану методикасын эшләү, өйрәнү күнекмәләре системасын булдыруны максат итеп куйдык.

Башкортстанның Авыргазы районы Яңа - Карамалы авылында җыелган материалларны без ике зур төркемгә бүлеп, hәрберсен аерып параграф итеп карадык.

Беренче төркемгә микротопонимнарны кepттек: Торна сазы, Чыршылык, Имәнлек, Биек тау, Очлы тау, Яманташ тау, Борама таулары, Тегермән чокыры, Өч күпер чокыры, Кургы чокыры, Совет урамы, Курорт арамы, Ишбуллы урамы, Полковниклар урамы.

1.

Шулай итеп, микротопонимнарны лексик-семантик, структур- грамматик яктан анализлау түбәндәге нәтижәләргә китерде:

Кеше исемнәренә һәм кушаматларына нигезләнеп ясалган микртопонимнар: Хәдия күле, Имай Герман тугае, Назар басуы, Хәсән басуы, Ишбулды урамы.

Үсемлекләр дөньясы белән бәйләнешле микротопонимнар: Шомыртлык, Усаклык, Имәнлек, Камышлык, Андызлык, Каенлык, Чыршы посадкасы, Кечерткән төбәге, Кургы чокыры.

Хайваннар дөньясы белән бәйләнешле микротопонимнар: Торна сазы, Кәҗә кырыны акланы, Тора сазы.

Географик объектның зурлыгына, күләменә, формасына, санына карап аталган микротопонимнар: Очлы тау, Биек тау, Борама тау, Озын урман, Пыраулык, 39 нчы басу, Озын куак.

Географик объектның урнашу урынына карап карап исемләнгән микротопонимнар: Тимерлек тавы, Үзән буе, Болын чишмәсе, Өч күпер чокыры, Тегермән чокыры, Аралы, Имәнлек арты басуы, Көрҗә басулары, Талбазы тау башы басуы, Базар урамы, Түбән оч, Нугазак урамы.

Берәр әйбернең, билгенең табылуы, булуы белән бәйләнешле микротопонимнар: Мүкле күле, Саз күле, Салкын чишмә, Ташлы күл, Тере чишмә, Салабаш күле.

Башка телләрдән кергән сүзләргә нигезләнеп ясалган микротопонимнар: Махавай басуы, Ленка арты басуы.

Октябрь революциясеннән соңгы вакыйгаларга, тормыш-көнкүрешкә бәйләнешле рәвештә барлыкка килгән микротопонимнар: Авыргазы елгасы, Матросов урамы, Ленин урамы, Совет урамы, Ферма урамы, Колхоз бакчасы, Полковниклар урамы, Курорт урамы.

Югарыда китергән мисаллардан ачык күренгәнчә, микротопонимнарга бик тирән мәгънәви көч салынган. Аның кешегә тәэсир итү көче урын белән дә, вакыт аралыгы белән дә чикләнмәгән. Атаманың эчтәлеге тар кысада гына калмый, ул эчтәлек чагыштырмача чиксез.

Һәp микротопоним объектив чынбарлыкның субъектив күренешен тәшкил итә. Алар әллә ни күзгә бәрелми, кычкырып тормыйлар. Әмма аларда тарих “язылган”. Зур географик объектларга караганда, микротопонимнарда чынлык, табигыйлык күбрәк. Аларда һәp вакыйга, һәр яшәү рәвеше, һәр урын үз исеме, үз төсе белән атала.

Микротопонимнарның төгәл авторы юк, ягъни алар халыкныкы.

Аларның авторы билгеле бер төбәк халкы. Географик реалийларның үзгәрүе, илдәге сәясәт, сугышлар нәтиҗәсендә, билгеле бер вакыт аралыгы аңа үз буяуларын өсти. Моңа мисал итеп Яңа – Карамалы авылындагы рус атамаларын китерергә мөмкин (Матросов урамы, Курорт урамы).

Яңа – Карамалы авылының микротопонимнарның төп төзелеш-ясалыш ысулын сүзтезмә яки кушма сүз тәшкил итә. Төзелеш моделенә килсәк, “аергыч-исем” төзелмәләре күпчелекне тәшкил итә. Мәсәлән: Биек тау, Мүкле күле, Саз күле, Салабаш күле.

Икенче төркемдә антропонимнар урын алды. Яңа – Карамалы авылы кеше исемнәренә килгәндә, без аларны:

1. Өч яки ике иҗекле тамыр сүздән торган сүзләрнең кеше исеменә әверелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән: Чулпан, Фидан, Нурлан һ. б.

2. Бер яки ике ижекле тамыр сүзләр кушылып ясалган: Алсу, Айгөл, h.б. булеп карадык.

Яңа – Карамалы авылындагы кеше исемнәре һәм алардан ясалган отчестволарнын: килеп чыгышында, ясалыш-төзелеше һәм кулланылыш башка авыллардагы hәм шәhәрләрдәге татар кеше исемнәреннән hәм отчестволарыннан әллә ни зур аермалар юк дип әйтә алабыз.

Кеше исемнәре, отчестволар hәм фамилияләр белән беррәттән, шәхесне атау өчен кушаматлар киң кулланыла. Авылда киң таралган кушаматларны өч төркемгә бүлеп карадык:

1. Нәсел-ыру кушаматлары: Борханнар – Борхановлар, Акбашлар – Акбашевлар, Полковниклар – Фаткуллинар, Шакмаклар – Нигъмәтуллинар, Чүлмәкләр – Фәйзуллиннар.

2. Шәхси кушаматлар а) кош-корт, хайваннар, жәнлекләр, бөҗәкләр исеме белән аталганнары: Тәкә Миневали, Куян Фәрит, Әтәч Абдулла, Пәри Рәшит; б) кешенең физик җитешсезлеген яки характер билгесен белдерә торган сүзгә нигезләнеп ясалганнары: Тукал Ринат, Сакбай Рим, Чатан Абдулла, Будулай Фәрит, Аккорсак Тәнзилә, Алтынпеси Фәрит.

Диплом эшенең өченче бүлеге урта мәктәптә туган як ономастикасын өйрәнүгә багышланды. Безнең тарафтан төрле ономастик материаллардан файдаланып төзелгән күнегүләр системасы тәкъдим ителде, шулай ук “Туган авылның яки төбәкнең ономастик материалларын җыйнау өчен сораулык” кертелде.

Топонимияне hәм антропонимияне тирән hәм күпьяклы итеп өйрәнү зарурлыгы hәм мөhимлеге хәзерге вакытта бөтендөнья күләмендә танылды. Ономастик тикшеренүләрне тел тарихы, аның иҗатчысы булган халык тарихы hәм этногенез мәсьәләләрен өйрәнү өчен зур ярдәме, сиземле булышлыгы hәм фәнни-теоретик әhәмияте бар. Meнә шуңа күрә ономастика мәсьәләләренә соңгы елларда игьтибар hәм илтифат артканнан-арта, үскәннән-үсә бара.

Список литературы

1. Арсланов Л.Ш. Топонимия финно-угро-самодийского происхождения в устье Белой // Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары: Фәнни-методик мәкаләләр җыентыгы. I кисәк: Тел белеме. – Стәрлетамак: СДПА, 2004. – 291 б.

2. Асфандияров А.З. История сел и деревень Башкортостана. Справочная книга. – Уфа: Китап, 1997. – 224 с.

3. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. М.: Наука, 1989. – 250 с.

4. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.

5. Аургазинский район. Годы ти судьбы. 75-летию района посвящается. – Уфа: Новый стиль, 2005. – 165 с.

+ еще 39 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Ономастика бүлеген өйрәнүнең теоретик нигезләре»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 88
Цена: 2700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы