ВКР

Ритм элементы буларак кабатлаулар һәм аларның татар шигъриятендә стилистик мөмкинлекләре

  • 57 страниц
  • 16 просмотров
  • 0 покупок
Содержание

КЕРЕШ.3

I БҮЛЕК. ӘДӘБИ ТӨР БУЛАРАК ШИГЪРИЯТ.7

I.1. Татар шигъриятенең типологик һәм милли үзенчәлекләре.7

I.2. Татар шигъриятенең ритмик төзелеше.9

II БҮЛЕК. РИТМ ТУДЫРУ ЧАРАСЫ БУЛАРАК КАБАТЛАУЛАР.12

II.1. Кабатлаулар турында төшенчә һәм аларның вазифалары.12

II.2. Кабатлауларның классификациясе.13

III БҮЛЕК. РИТМ ЭЛЕМЕНТЫ БУЛАРАК КАБАТЛАУЛАРНЫҢ ТАТАР ШИГЪРИЯТЕНДӘ СТИЛИСТИК МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ.19

III.1. Кабатлаулар тудыруда поэтик синтаксис.19

III.2. Кабатлаулар тудыруда поэтик лексика һәм морфологик чаралар.35

III.3. Кабатлаулар тудыруда фонетик чаралар.39

ЙОМГАК.45

ЧЫГАНАКЛАР.48

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.51

Введение (выдержка)

Теманың актуальлеге. Матур әдәбият әсәрләре укучыны сокландыралар, уйланырга мәҗбүр итәләр, үзләренә тартып торалар, алай гына да түгел, кешенең аңына, психологиясенә тәэсир итәләр. Шуңа күрә һәр чорда кешенең рухи ихтыяҗын канәгатьләндерерлек, тормышта дөрес юнәлеш, кыйбла күрсәтерлек әсәрләр туу зарур. Матур әдәбият әсәре һәр яктан камил булырга тиеш, ягъни автор сайлаган идея-проблема актуаль булырга, әсәрнең стиле, теле, структурасы сайланган максатларга ярашлы рәвештә оештырылган булырга тиеш. Нәкъ менә шуның өчен әдипләр оста, көтелмәгән метафоралар, чагыштырулар белән эш итәләр, әсәрләрен эпитетлар белән бизиләр, аеруча әһәмиятле фикерне белдерә торган сүзләрне берничә мәртәбә кабатлыйлар яки аерым басым астында әйттерәләр. Кайбер очракларда автор киресенчә тел-сурәтләү чараларын кулланмый яки бик аз куллана, бу да билгеле бер максатларга ярашлы рәвештә эшләнә.

Шигърият – матур әдәбиятның үзенчәлекле бер тармагы. Шигырьнең нигезендә күңел, хисләр агышын сурәтләү ята. Шигырьнең моннан кала тагын үзенчәлекләре бар. Беренчедән, ул тезмә шәкелдә языла, икенчедән, ритм һәм рифмага корыла. Күләм ягыннан да шигъри әсәр шактый чикләнгән була. Үзенең бу һәм башка яклары белән татар шигърияте галимнәрнең игътибарын күптәннән җәлеп итә. Шулай да фәнни тикшеренүләрнең күп өлеше теге яки бу шагыйрьнең иҗат үзенчәлекләрен ачыклау, шигърияттәге образ-символларны өйрәнүгә юнәлдерелгән [Хузина, 2005; Шарова, 2007; Ятимова, 2008 һ.б.]. Шигырьләрнең композицион, ритмик төзелеше, кабатлауларның кулланылыш үзенчәлекләре исә махсус фәнни тикшеренү объекты булып әлегәчә алынмыйлар. Шул рәвешле, теманың актуальлеге шигырь төзелешенең ритмик-интонацион һәм функциональ планда гаять катлаулы, киңкырлы булуы, шуңа нисбәтән, шигырь теориясе аз өйрәнелгән катламнарны, шул исәптән, кабатлауларның ритм тудыру вазифасын да өйрәнү, фәнни тикшерү хисабына баерга тиешлеге белән аңлатыла.

Әлеге чыгарылыш квалификация эшебездә дә төп максат итеп, ритм элементы буларак кабатлаулар һәм аларның татар шигъриятендә стилистик мөмкинлекләрен тикшерү куелды.

Максатка ярашлы рәвештә, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- әдәби төр буларак шигъриятнең төп үзенчәлекләрен билгеләү;

- кабатлауларга билгеләмә бирү, аларның төрләрен күрсәтү;

- татар шигъриятендә кабатлауларның стилистик һәм ритмик вазифаларын төрле шигырь текстларына нигезләнеп күрсәтү.

Хезмәтнең фәнни яңалыгы булып, татар әдәбият белемендә киң контекстта ритм элементы буларак кабатлауларны тикшерү тора. Шулай ук татар шигъриятенең үзенчәлеге, аның тезмә әсәрләренә хас булган стилистик тирәнлек ачыла.

Материал һәм чыганаклар. Эшнең теоретик базасын Т.Галиуллин, А.Әхмәдуллин, А.Җамалиев, Х.Кузьмина, К.Миңнуллин, Г.Нуриев, Ф.Хатипов, Р.Юсупов, Ю.Васильева, Г.Векшин, В.Жирмунский, И.Ковтунова, Е.Метлякова, М.Хузина, Л.Шарова, Ф.Ятимова В.Хаков, Х.Курбатов, Г.Нуриев, Ф.Галләмов кебек галимнәрнең татар шигъриятенең типологик, милли үзенчәлекләренә, ритмик төзелешенә кагылышлы һәм кабатлау төшенчәсен яктырткан хезмәтләре тәшкил итә. Чыганаклар булып төрле чор татар шигърияте үрнәкләре – С.Сараи, Р.Миңнуллин, Г.Тукай, С.Рәмиев, Һ.Такташ, Ф.Яруллин, М.Әгъләмов, М.Мирза һ.б. шигырьләре хезмәт итте.

Өйрәнү материалы булып хезмәт иткән матур әдәбият, аерым алганда, шигырьләрдән китерелгән өзекләр, күрсәтелгән чыганаклардагы вариантлары, ягъни шундагы орфография һәм пунктуация сакланган килеш тәкъдим ителде.

Теманың өйрәнелү тарихы. Татар шигырь төзелеше төрле галимнәрнең игътибарын шактый күптән җәлеп итеп килә. Шигырь төзелеше, сүз сәнгате Х.Курбатов, Ф.Хатипов, В.Хаков, Г.Нуриев, А.Замалиев һәм башкалар тарафыннан өйрәнелгән. Х.Курбатов хезмәтләрендә тел-сурәт тудыручы алымнар, троплар тәфсилле рәвештә тасвир ителә. Галим башка алымнар белән беррәттән кабатлауларның төрле төрләренә дә туктала [Курбатов, 1956, 1972, 2002]. В.Хаков хезмәтендә дә тел-сурәтләү чаралары, шул исәптән, кабатлауларга нигезләнгән поэтик синтаксис алымнарның тексттагы роле ассызыклана [Хаков, 1999]. Ф.Хатиповның “Әдәбият теориясе” дигән зур фәнни хезмәтендә кваликатив, квантитатив шигырьләр системасына билгеләмә бирелә, ритм төшенчәсенә аңлатма китерелә, тормышның төрле өлкәләрендәге ритмик күренешләргә мисаллар китерелә [Хатипов, 2002]. Г.Нуриев хезмәтендә ритмның сәнгатьле сөйләм өлкәсендәге ролен билгеләү максат итеп куела [Нуриев, 2002]. А.Замалиевның диссертацион хезмәтендә татар шигырь төзелешенең борынгы чорлардан алып хәзерге вакытка кадәр үзенчәлекле яклары, шул җөмләдән, ритм тудыруда хәлиткеч элементлар да анализлана [Замалиев, 2011].

Тикшеренү объектын ритм элементы буларак кабатлаулар тәшкил итә.

Тикшеренү предметын С.Сараи, Һ.Такташ, Ф.Яруллин, М.Әгъләмов, М.Мирза, Р.Миңнуллин, Г.Тукай, С.Рәмиев һ.б. шигырьләрендәге кабатлауларның стилистик вазифалары билгели.

Хезмәтне башкару дәвамында түбәндәге метод һәм алымнар кулланылды: чагыштыру, чагыштырма-типологик, чагыштырма-тарихи, психологик, тасвирлама, анализ һәм күзәтү.

Чыгарылыш квалификация эшебезнең гамәли әһәмияте. Хезмәттә китерелгән нәтиҗә, аерым күзаллаулар һәм гомумиләштерүләрдән шигырь төзелеше фәне укытучылары, шулай ук фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясарга хәзерләнүче студентлар нәтиҗәле файдалана алуы белән аңлатыла.

Хезмәтнең структурасы түбәндәгедән гыйбарәт: кереш, өч бүлектән торган төп өлеш, йомгаклау, чыганаклар һәм файдаланылган әдәбият исемлеге.

Кереш өлештә эшнең темасы, максаты, бурычлары билгеләнә, теманың өйрәнелү дәрәҗәсе күрсәтелә, әлеге өлкәдә хезмәт куйган һәм эш барышында таяныч булган галимнәрнең хезмәтләре атала.

Беренче бүлек “Әдәби төр буларак шигърият” дип атала. Әлеге бүлектә татар шигъриятенең типологик һәм милли үзенчәлекләренә һәм ритмик төзелешенә күзәтү ясала.

Икенче бүлек “Ритм тудыру чарасы буларак кабатлаулар” дип исемләнде. Бу бүлек, кабатлаулар турында төшенчә һәм аларның классификациясе үзенчәлекләрен ачыклауны колачлый.

Өченче бүлек “Ритм элементы буларак кабатлауларның татар шигъриятендә стилистик мөмкинлекләре” исеме астында тәкъдим ителә. Шушы бүлек эчендә, татар шигъриятендә кабатлауларның стилистик һәм ритмик вазифаларын төрле шигырь текстларына нигезләнеп күрсәтелә.

Йомгак өлешендә башкарылган эш буенча нәтиҗә-гомумиләштерүләр ясала. Файдаланылган әдәбият исемлегендә чыгарылыш квалификация эшебезне язу дәвамында файдалынылган фәнни хезмәтләр һәм чыганак булып торган матур әдәбият исемлеге атала.

Основная часть (выдержка)

I БҮЛЕК

ӘДӘБИ ТӨР БУЛАРАК ШИГЪРИЯТ

I.1.Татар шигъриятенең типологик һәм милли үзенчәлекләре

Әдәби төр – кеше тормышының билгеле бер якларын үзенчәлекле тел-сурәтләү чаралары белән билгеле бер шәкелдә чагылдырудан килеп чыга торган тотрыклы эчтәлек һәм форма берлеге, төрнең үзе өчен генә характерлы булган даими билгеләр бердәмлеге. Һәр әдәби төр үзенең асыл сыйфатларын озак дәверләр буена саклап килә. Әдәби төрләр дигәндә без эпик төр, лирик төр, лиро-эпик төр һәм драма төрләрен күзаллыйбыз.

Әдәби төрләргә тармаклануның нигезендә түбәндәге факторлар ята: сурәтләү предметының үзенчәлеге, төзү материалының үзгәлеге, форма үзгәлеге. Нәтиҗәдә, әдәби дөньядан шактый ерак торган укучы да әсәрне укып чыкканнан соң, аның проза, шигырь яки драмамы икәнен җиңел хәл итә ала.

Лирика – күңел дөньясын лирик мин исеменнән үз кичерешләре рәвешендә шигъри формада сурәтләүче кече күләмле әдәби төр. Аристотель, Гегельләр үк лирикага субъективлык хас дип санаганнар. Чыннан да, лирик “мин” исеменнән хикәяләү шагыйрьдән үзең реаль тойган, кичергәнне сурәтләүне таләп итә. Әмма бу кичерешләр әдип өчен генә түгел, күпләгән укучы өчен дә кызыклы, сокландыргыч яки кызганыч. Билгеле булганча, лирикада субъективлык көчле, ягъни бу төр әсәрдә сурәтләнгән хис-кичерешләр әдипнең үзе өчен дә гаять мөһим булырга тиешләр. Әмма шул ук вакытта шигырь бары тик бер кеше өчен генә язылмый. Чын поэзия әсәрен һәркем үз кичерешләре кебек кабул итә. Шәхси кичерешләр халык тойгылары, ил күңеле белән тоташа. Шагыйрьне дулкынландырган әйбер бөтен ил халкын дулкынландыра.

Халкыбызның бай, катлаулы мәдәни тарихын аның шигъри мирасыннан тыш күз алдына да китереп булмый. Поэзиябезнең чишмә башы бик борынгы чорларга – гомумтөрки чорга барып тоташа һәм инде Болгар чорында ук татар милләтенең генә түгел, ә дөнья масштабында югалмас җәүһәр дип табылган “Кыйссаи Йосыф” поэмасы иҗат ителә. Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында шигърият үзенең үсешен дәвам итә, әмма төрле тарихи-иҗтимагый сәбәпләр аркасында мирасыбызның күп өлеше киләчәк буыннарга тапшырыла алмыйча кала. Дәүләтебез Явыз Иван тарафыннан яулап алынганнан соң, илдәге зыялы, укымышлы, иҗади кешеләргә урын калмый. Шундый авыр чорларда да шигърият татар милләтенең аерылмас юлдашына әверелеп, аны сабырлыкка, түземлеккә өнди. Әмма татар шигырьләре вакытында үз милләт вәкилләрен көрәш мәйданына өндәүче рупор вазифасын да башкара.

Татар әдәбияты, шул исәптән, шигърияте үсешендә ике юнәлешнең тәэсире ачык сиземләнә. Иң элек Октябрь түнтәрелешенә кадәрге чор татар әдәбиятының Шәрекъ традицияләре белән аерылгысыз бербөтен тәшкил итүен ассызыкларга кирәк. Кайсы гына шагыйрь иҗатына мөрәҗәгать итмә, анда ислам дине мифологиясенә хас образ-сурәтләр үтеп кергән һәм гомумкешелек кыйммәтләренең синтезы буларак, укучыга тәкъдим ителә. Шигырьләрнең композицион төзелеше дә үзенчәлекләргә ия булып тора һәм “фикердә – тирәнлек, сүздә – җыйнаклык” принцибына тугрылыклы кала.

XIX йөздән, аеруча аның соңгы чирегеннән татар әдәбияты рус мәдәниятен үрнәк итеп алып, яңа жанр һәм жанр формалары, темаларны эшкәртә башлый. Шулай да рус һәм аның аша Көнбатыш Европа тәэсире 1917 елдан соң гына ныклап сизелә.

Заключение (выдержка)

Лирик әсәрләр укучыны сокландыралар, уйланырга мәҗбүр итәләр, үзләренә тартып торалар, алай гына да түгел, шагыйрьнең күңел түрендәге хисләрен лирик герой исеменнән җиткереп, кешенең аңына, психологиясенә тәэсир итәләр. Бу факторлар шагыйрьнең сүз белән сак һәм оста итеп эшли белүне таләп итә. Әдәби троплар, тел-сурәтләү чаралары белән беррәттән синтаксик фигуралар, ягъни сурәтсез сөйләмне сурәтлеләндерү чаралары иҗатчыга ярдәмгә киләләр. Юкка гына галимнәр синтаксик фигураларны үзләренең яңгырашлары, сөйләмгә тойгылылык төсмере бирүләре ягыннан музыкада көйләрнең төрле-төрле борылышлары, кабатлаулары белән чагыштырмыйлар [кара: Курбатов, 2002: 146-147].

Әлеге чыгарылыш квалификация эшендә без төп максат итеп төрле чор татар шигърияте материалында кабатлауларның ритм тудыру вазифасын өйрәнүне алган иде. Эш дәвамында без, стилистик фигураларның берсе булган кабатлау ысулының төрләрен, аның үзенчәлекләрен ачыкларга тырыштык. Төгәлрәге, кабатлауларның урнашу тәртибен һәм шигырь текстларында аеруча киң файдаланыла торган формаларын тикшердек. Чыгарылыш квалификация эше кысаларындагы эзләнү-күзәтүләребезгә йомгак ясап, түбәндәге фикерләрне ассызыклап китәргә кирәк.

1) татар шигърияте үзенең башлангычын бик борынгы чорлардан ала. Тарих сәхифәләренең иң катлаулы, каршылыклы битләрендә дә халкыбыз шигърият белән янәшә атлаган һәм бу өлкәдә гаять зур тәҗрибә туплаган. Фикерне тыгыз, әмма үтемле итеп җиткерү, сурәтләү чараларын урынлы куллану – шуның бер дәлиле.

2) шигырьнең тел, музыка, эстетика кануннары синтезы буларак төзелүе нәтиҗәсендә һәр халыкның телдән һәм язма поэзиясендә, чор һәм халык ихтыяҗына бәйле рәвештә төрле шәкелдәге шигырь төзелешләре яши. Төрки халыкларда, шул исәптән, татарларда да, шигырь төзелеше көчле басымлы шигырь, иҗекләр саны симметриясенә нигезләнгән силлабик шигырь таралыш ала. Шул ук вакытта озак еллар дәвамында гарәп-фарсы әдәбияты йогынтысында татар шигъриятенед гаруз системасында үсүен дә искәртергә кирәк.

3) әлеге хезмәттә без кабатлау дигәндә бер үк төрле, охшаш яисә капма-каршы тел берәмлекләренең билгеле бер шартларда (бер җөмлә, бер абзац, тулы текст эчендә) сөйләүче яки язучы тарафыннан аңлы рәвештә ике яки аннан да күбрәк тапкыр формаль яки семантик рәвештә кабатлануыннан гыйбарәт булган алымны күзаллыйбыз. Кабатлаулар татар шигърияте тукымасына гармоник рәвештә килеп кергән иң борынгы поэтик алымнарның берсе. Әлеге хезмәтебездә без моны Сәйф Сараи мирасы үрнәгендә дәлилләдек. Шулай ук хәзерге шигърияттә дә кабатлауларның актив кулланылышы ачыкланды. Алар арасында сүзмә-сүз кабатлаулар, сүз формасын үзгәртеп кабатлаулар, синонимик, антонимик сүзләрне кабатлау очракларын аерып үтәргә була.

4) Поэзиядә ритм тудыру чарасы буларак анафора, эпифора, анэпифора, синтаксик параллелизм, ялгау кебек алымнар кулланыла. Еш кына алар аерым-аерым гына түгел, ә берничәсе бергә үрелеп тә биреләләр. Шулай ук, бу фигуралар шигырь текстлары эчендә төрле урыннарда килергә мөмкиннәр. Шулай да кабатлаулар строфа уртасында сирәгрәк очрый, алар, шигырь текстының буеннан-буена кабатланып килеп (композицион анафора), әсәрнең тематик бөтенлеген оештыруда да катнаша. Кайбер очракларда, тикшеренүебез күрсәткәнчә, ешрак бу ирекле шигырьләрдә, кабатлаулар – ритм тудыруның бердәнбер чарасын тәшкил итәләр.

Шулай итеп, югарыдагы анализ кабатлауларның татар шигъриятендә бай һәм төрле булуын, аларның шагыйрьләр, язучылар тарафыннан форма һәм төр ягыннан баетылуын, үстерелүен күрсәтте. Алар шигырьләрне, мәгънәви һәм эмоциональ яктан баету, аларның эчтәлеген тирәнәйтүгә ярдәм итәләр.

Йомгаклап, шуны әйтергә кирәк, һәр сүзнең урынын, кадерен белеп иҗат иткән шагыйрьләр, кабатлау категориясе үзенчәлекләреннән дә оста файдаланалар. Язучылар алар ярдәмендә чынбарлыкка мөнәсәбәтләрен генә белдереп кенә калмый, ә аларга стилистик һәм ритмик вазифаларны да йөклиләр. Чыгарылыш квалификация эшебездәге, ритм элементы буларак кабатлаулар һәм аларның татар шигъриятендә стилистик мөмкинлекләре буенча нәтиҗәләр, әдәбиятчылар өчен генә түгел, тел галимнәре өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

Список литературы

1. Әгъләмов М. Кан тамырын кистем. Шигырьләр, балладалар. – Казан: Рухият нәшр., 2001. – 656 б.

2. Баян Ә. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 2 том. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. - 351 б.

3. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.

4. Гаташ Р.К. Сайланма әсәрләр: 3 томда / 2 т.: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 271 б.

5. Дэрдмэнд. Шигырьләр=Стихотворения / авт. предисл. и пер. с тат. В.Думаева-Валиева. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2009. – 160 с.

+ еще 65 источников

2500 руб.
Купить эту работу

Не подошла эта работа?

Закажите новую работу, выполненную по вашим требованиям с нужным уровнем оригинальности.

Не нашли нужную работу?

Разместите задание, а мы подберём эксперта

Заботимся о вас и вашем времени

У нас есть все, чтобы сделать вашу жизнь более приятной и беззаботной

Не бросаем после выполнения работы

Бесплатно выполним все доработки в рамках задания

Средний бал наших работ

  • 4.9

Узнай стоимость

Это быстро и бесплатно :)

Отзывы довольных студентов

Мы помогли более 10К+ студентам

Алексей
Тема работы: Основы финансовых вычислений

Срок был нарушен, но работа выполнена хорошо, спасибо.

Игорь
Тема работы: Теория сварочных процессов

Всё отлично.

Светлана
Тема работы: Моделирование бизнес-процессов

Работа выполнена хорошо! Немного страдают сроки выполнения.

mummi
Тема работы: Своеобразие работы по развитию элементарных математических представлений в группе детей третьего года...

Очень хорошая работа! Надеюсь, оценят достойно! Автору большое спасибо.Работа выполнена в срок и качественно.

Иля
Тема работы: Теория вероятностей и математическая статистика

Сделанные задачи решены хорошо

mummi
Тема работы: Современные тенденции обновления дошкольного образования в стране.Принцип наглядности обучения.

Спасибо за своевременное и качественное исполнение заказа! Все отлично!