ВКР

«Сатирическая типизация в повестях зульфата хакима»

  • 57 страниц
Содержание

КЕРЕШ ….….…. 3

ТӨП ӨЛЕШ

Беренче бүлек. Сатира һәм сатирик тип турында төшенчә … 6

Икенче бүлек. Зөлфәт Хәким прозасында сатирик типлар . 22

Өченче бүлек. Зөлфәт Хәким сатирасын мәктәптә өйрәнү буенча методик күрсәтмәләр ….….….48

ЙОМГАК ….… 51

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ ….….….… 53

Введение

Теләсә нинди милли әдәбиятта яңа күренешләр ике төрле юл белән хасил була. Традицияләргә нигезләнеп һәм акрын-акрын барган күчеш-үзгәрешләр бер мәлне бөтенләй үзгә әдәби күренеш барлыкка китерә, әдәбиятның яңа бер сукмак тапканлыгын хәбәр итә. Ягъни әзер туфракка төшкән орлык җимеш бирә. Яки инде башка халыклар әдәбияты тәэсирендә, милли әдәбиятны яңарту адымы аңлы рәвештә, махсус ясала. Соңгысы хакында күренекле әдәбият галиме Җ. Вәлиди «Чит ботакны үз туфрагыбызга утыртып, матур агач үстерү» кебегрәк фикер әйткән була. Мондый «агачылар һәр милләт әдәбиятында бар, кайсыларында алар шулкадәр үзләшеп киткәннәр ки, еш кына сындырып алынган чит ботактан тамырлануын гади күз белән күрү дә авыр.

З.Хәким прозасы һәм аның татар әдәбиятына Европа, рус әдәбиятындагы модернистик һәм постмодернистик концепцияләрне, алымнарны алып килүе шушы икенче үсеш юлына ачык мисал була ала. Талантлы шагыйрь, җырчы, драматург, прозаик З.Хәким үз әсәрләре белән гасыр ахыры татар әдәбиятындагы яңарышны тудыручыларның берсе булды.

Зөлфәт Хәким, тулы исеме Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимханов – татар халкының мәшһүр җырчысы, композитор, драматург, җәмәгать эшлеклесе.

1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. Үз авылындагы мәктәпне тәмамлагач, армиядә хезмәт итә, соңыннан Казан химия-технология институтында читтән торып укый.

1980 елларда сәнгатькә һәм әдәбиятка килә. Мәдәният өлкәсендә ул шагыйрь, композитор, драматург, проза остасы буларак мәгълүм.

Зөлфәт Хәкимнең «Агымсуда ни булмас», «Курку» һ. б. повестьлары, «Мәгънәсез низаг» (1991), «Чын ярату» (1991), «Котлы булсын туегыз!» (1991), «Гонорар» (1994) һ.б. күпсанлы хикәяләре һәм монологлары дөнья күрде. Авторның 1995-1996 елларда иҗат ителгән «Гөнаһ» исемле романы тирән фәлсәфилеккә, психологизмга корылган булуы белән башка әсәрләрдән аерылып торды. Әлеге роман татар прозасының казанышы булды. Ул, автор тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителеп, «Трясина» исемендә нәшер ителде.

Зөлфәт Хәкимнең Идел буе Болгары дәүләте тарихына багышланган «Мәңгелеккә изге сәфәр» (1995-1996) пьеса-кыйссасы, тормышыбызның иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга багышланган, тоталитар системаның асылын ачкан «Җүләрләр йорты» (1995) трагикомедиясе, халыкның тормыш-көнкүрешен тасвирлаган «Карак» (1994), «Зәхмәт»(1994), «Үтермә» (1996), «Килә ява, килә ява» (1997), «Мин төш күрдем» (2001), «Чапты атым Казанга» (2002) һ.б. пьесалары яңа форма, стиль, образлар системасы белән аерылалар.

Зөлфәт Хәким — тирән фәлсәфи эчтәлекле мәкаләләр һәм афоризмнар авторы да. 2003 елда татар драматургиясен һәм театр сәнгатен үстерү максаты белән Татарстан күләмендә үткәрелгән «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә З. Хәкимнең «Телсез Күке» драмасы беренче урынны яулап алды. Шулай ук драматургның «Бит» пьесасы да махсус бүләккә лаек булды.

2009 елда Зөлфәт Хәким башка иҗатчылар белән берлектә, ул язган «Телсез күке» театраль романы буенча сәхнәләштерелгән спектакль өчен Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә лаек булды.

З.Хәким прозасы дигәндә, аның ике тармагы ачык аерылып тора. Фәлсәфи һәм сатирик канатлар күпмедер күләмдә бер-берсен тулыландыра, ләкин асылда алар – ике төрле әдәби фикерләү нәтиҗәсе.

«Курку» повесте – татар әдәбиятында авторның үлеме концепциясен саклаган аз санлы әсәрләрнең берсе.

Хәзерге татар әдәбиятында сатира өлкәсендә үзенчәлекле типлар тудыра алган, шуның белән иҗатта зур үзенчәлеккә ирешкән әдипләребез күп түгел. Зөлфәт Хәким – әнә шул сирәкләр арасында да күзгә бәрелеп, үз иҗаты белән игътибарны әллә каян ук үзенә тартып торган сатирик язучы.

Чыгарылыш эшенең максаты булып үзенчәлекле талант иясе Зөлфәт Хәкимнең сатирик әсәрләрендә сатирик типларны гәүдәләндерү үзенчәлекләрен тикшерү тора.

Күрсәтелгән максатка ярашлы рәвештә бурычлар да билгеләнде:

– татар прозасында сатираның тоткан урынын барлау,

– Зөлфәт Хәким әсәрләрендә хәрәкәт итүче типларны аерып чыгару,

– сатирик типларны гәүдәләндерү чараларын тикшерү.

Чыгарылыш эше керештән, ике бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Фрагмент работы

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. САТИРА ҺӘМ САТИРИК ТИП ТУРЫНДА ТӨШЕНЧӘ

Сәнгатьнең бик әһәмиятле, зур күләмле бер тармагын матур әдәбият тәшкил итә. Матур әдәбият – язма әдәбиятның бер төре – сүз сәнгате. Матур әдәбият – тормыш-чынбарлыкны сурәт ярдәмендә чагылдыруның сәнгать төрләре арасында иң универсаль, киң мөмкинлекләргә ия булган формасы [48, 88].

Һәрбер әсәрнең эмоциональ көйләнеше, яңгырашы, аһәңе була. Шулар арасында сатирик әсәрләр аерым урын алып тора.

Нәрсә соң ул сатира? Сатира ул «тормышның (шәхси, иҗтимагый) аерым бер ягын тәнкыйтьләп көлү, кире кагу, мыскыл итү. Үзенә тискәре мөнәсәбәт тудырырлык геройлар алына, авторның көлүе еш кына җитди, уйланып-борчылып көлү белән үрелә» [23, 17].

Сатира шулай ук «(латинча «җыен юк-бар» дигән сүз) – начар, бозык, әдәпсез дип исәпләнгән күренешләрдән үтергеч көлү, шул юл белән сәгатьтә комизмның чагылышы» [3, 160].

Сатира чынбарлыкны танып белүнең, сәнгатьчә чагылдыруның үзенчәлекле чарасы. Аның яшәү чыганагы итеп без реализмны таныйбыз. Сатираның реалистик характеры аның халыкчанлыгы белән аерылгысыз бәйләнгән.

Чын сатирик, көлү объектын сайлаганда, аның халык язмышына никадәр тәэсир ясавына, хезмәт ияләренә файдалымы яки зарарлымы икәнлегенә игътибар итеп кенә калмый, ә үткәндәге тискәре күренешләрдән көлә, үзенең тарихы белән яшь аша түгел, ә елмаеп саубуллаша.

Чыннан да, халык тормышын, аның ихтыяҗларын белгән язучы гына сатира объектын дөрес сайлый ала. Бу яктан С.Е.Салтыков-Щедрин сүзләре бик гыйбрәтле: «Сатира өчен бердәнбер уңдырышлы җирлек – халык җирлеге. Сатира тормыш тирәнлекләренә никадәр тирәнрәк үтеп керсә, аның бурычлары шулкадәр ачыграк күренә» [51, 296-297], – ди ул.

Күп кенә әсәрләрдә идеалны гәүдәләндерүче уңай герой булмый һәм була да алмый. Автор үзенең идеалын уңай төстә конкрет әйтеп бирүдән мәхрүм.

Сатирик әдәбиятта нәрсәнең фаш ителүе, нинди кимчелекләрдән көленүе генә түгел, моның нинди позициядән торып эшләнүе дә мөһим роль уйный. Сатирикның идеалы, омтылышы аның нидән көлүеннән, нәрсәне фаш итүеннән чыгып күз алдына китерелә.

Бу уңайдан С.-Щедрин: «Сатира чыннан да сатира булсын һәм үзенең максатына ирешсен өчен, беренчедән, аның иҗатчысы күздә тоткан идеалны укучысына сиздерергә тиеш һәм, икенчедән, ул үзенең угы юнәлдерелгән предметны яхшы белергә тиеш» [52, 373-375], – ди.

Сатирикның нәрсәне инкарь итүе, нәрсәгә каршы чыгуы аның идеалына, идея позициясенә бәйле. Ул үзенең әдәби яки публицистик әсәрендә идеалына туры килмәгәнне тәнкыйтьли, фашлый, аннан ачы көлә.

Идеал сатирикның дөньяга карашыннан аерылгысыз. Дөньяга карашның ни дәрәҗәдә җитлеккән булуы, киңлеге сатирик язучыга әйләнә-тирәдәге вакыйгалар турында фикер йөртергә, аларга бәя бирергә ярдәм итә. Ул аңа нәрсәнең социаль яктан зарарлы икәнлеген, сатира угын кая юнәлдерергә кирәклеген билгеләргә булышлык итә.

Әгәр дә авторның омтылышы үзенә дә ачык түгел икән, ул нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман булуын дөрес күз алдына китерә алмый икән, әхлак һәм намус, гаделлек һәм кешелеклелек турындагы фикерләре тотрыксыз икән, аның чынбарлык күренешләренә бәясе дә, нигезе дә булмый, андый авторның әсәрләре дә каршылыклы була, укучыны ышандырмый.

Заключение

Гомумән, З.Хәким сатирасында заманның мөһим мәсьәләләре күтәрелә һәм алар тарихи, сәяси һәм иҗтимагый шартларга нигезләнеп чишеләләр.

Әдәбият үсә барган саен, ул кузгаткан проблемалар да үткенәя, тирәнәя бара. З.Хәким сатирасы булдыксыз, ялагай һәм куштан түрәләрне фаш итү белән бергә, әлеге катламга яшәү хокукы биргән мохитне дә сатира угына тота.

Йомгаклап әйткәндә, туксанынчы еллар прозасында төрле жанрда, төрле агымда язылган әсәрләрдә сатирик аһәң, ироник модус көчәя. Җәмгыятебездәге кире күренешләрдән, абсурдлыкка җиткән яшәештән көлү күп кенә әсәрләрдә пастиш аша бирелә. Бүгенге татар әдәбиятында тулысы белән ирониягә, авыру җәмгыятебезнең асылын фаш итүгә корылган әсәрләр рәтендә Ф.Латыйфиның «Бәйсез этләрне атарга», М.Кәбировның «Сары йортлар сере» повестьларын күрсәтергә була.

З.Хәкимнең сатирик әсәрләре бүгенге җәмгыятебезнең авыру симптомнарын фаш итүгә нигезләнгән. Сатирикның «Кишер басуы» повесте күтәрелгән проблемаларының үткенлеге, типларның реаль булуы белән аерылып тора. «Агымсуда ни булмас» әсәре татар прозасындагы беренче сатирик роман буларак әһәмият казана. З.Хәкимнең сатирик романы маҗаралылыкка корылган. Романдагы төп сюжет сызыгын Мәрданша тотып тора. Мәрданшаның су анасына гашыйк булуы әсәрнең алдагы үсеш юнәлешен билгели. Язучы үзе үк «Агымсуда ни булмас» романындагы вакыйгаларның үзгәртеп кору елларына туры килүенә, ягъни персонажларның шул еллардагы типик ситуациягә куелуына басым ясауны кирәк саный: кешеләрнең киләчәкне ачык күзалламавы, кибетләрдә товарларны бары тик талонга гына бирү күренешләре һ.б. Тарих укытучысының җүләрләр йортында Миңлебаев һәм аның иптәшләренә сөйләгән әкияте дә Совет чорын гына фаш итеп калмый, демократик үсеш юлына күчкән, ә шулай да үз кыйбласын тулысынча ачыкламаган капиталистик җәмгыятькә пародия буларак та яңгырый.

Авторларның фольклор материалына да мөрәҗәгать итү бик кызыклы һәм әһәмиятле. Әдәбият галимнәре З.Хәкимнең «Агымсуда ни булмас» сатирик романында Су анасы образының Г.Тукайның поэмасына карата перепев булып торуын билгели. Әмма Су анасының татар халкының мифологик образы булуын да искәртергә кирәк. Авторлар аны үз чорларының проблемаларын, каршылыкларын күрсәтү өчен кулланалар.

«Кишер басуы» повесте да шуңа охшаш дияргә була. Биредә әсәр нигезенә галәмнән оча торган тәлинкә килү хакындагы миф салынган. Җир һәм Күк тормышы ике төрле яшәү моделе кебек капма-каршы куелган. Авыл көнитешен тәнкыйтьләү, шулай ук ирония һәм гротеск ярдәмендә, анти-утопия белән бәяләнә.

Дөрес, текстта галәм кунаклары үзләрен чит планетадагы татар иҗтимагый үзәге вәкилләре дип атыйлар. Шул рәвешле, зыялылар һәм авыл кешеләре рәвешендә ике чиккә аеру мөмкинлеге калдырыла.

Ил тормышына хас төп сыйфатлар буларак эчкечелек, хәерчелек, караклык, тупаслык, наданлык игътибар үзәгендә. Ирония («авылның иң зиһенле кешесе – дүрт тапкыр төрмәдә утырып чыккан һәм алты хатын аерган монтер Ибрай»), гротеск («Безгә инде Хак Тәгалә үзе төшсә дә тәртип кертеп булмаячак») еш кулланыла.

Зөлфәт Хәким прозасы гасыр ахыры татар әдәбиятында фәлсәфи планда кеше хакында, кешенең асылы, аң төпкелендәге процесслар, түбәнлек-хайванлык чиге, үзгәрү-камилләшү юлы, кешене кеше иткән сыйфатлар, тормышын хәрәкәткә китерүче көчләр турында сөйләве белән үзенчәлекле урын яулады. Психоанализ, модерн фәлсәфәсен урынлы куллану бу иҗатта шизоанализ, пастиш алымнары белән үрелеп китте. Язучының антиутопия өлкәсендәге тәҗрибәләре татар сәяси, иҗтимагый тәнкыйтен яңа биеклеккә күтәрде. Шартлы, мифологик образлылыкка мөрәҗәгать итү, карнавальлек, мәзәкчән ситуацияләрне сатирик максатларда файдалану, чагыштыру һәм кабатлау алымнары һ. б.лар авторның фәлсәфи яки сатирик концепциясен тулы килеш укучыга җиткерүгә булыша.

Язучы күп кенә әсәрләрендә төп сюжет сызыгын үстерүдә ачкыч рәвешендә шартлылык алымын уңышлы файдалана.

З.Хәким әсәрләре милләтнең киләчәге өчен борчылып язылган, җәмгыять корылышы тудырган, вак дөнья мәшәкатьләре белән мәшгүль типлардан көлүдә ирония, сарказм, гипербола кебек чара-алымнар киң файдаланыла.

Список литературы

1. Арсланов Г. Кишер басуы // Ватаным Татарстан. – 1994. – 26 март.

2. Баимов Р. Судьба жанра. – Уфа: Башкнигиздат., 1984.

3. Баттал Ф. Сатирик хикәяләр // Казан утлары. – 1998. – №6.

4. Белинский В.Г. Полн. собр. соч. – М., 1955. Т.6.

5. Белинский В.Г. Полн. собр. сочин. В 13-ти т. Т.II. – М.: АН СССР, 1953.

+ еще 52 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Сатирическая типизация в повестях зульфата хакима»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 57
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика