Курсовая работа

«Словообразовательная структура слов в татарском языке»

  • 32 страниц
Содержание

Кеpеш.3

1. Татар тел белеменең мөстәкыйль тармагы буларак сүзьясалышы бүлеге.6

2. Татар телендә сүзьясалышы ысуллары. .10

Йoмгaк.28

Фaйдaлaнылгaн әдәбият иcемлеге.30

Введение

Темaның aктуaльлеге. Сүзьясалыш – лексикология белән грамматика фәннәрен үзара бәйли торган тармак. Бер яктан, ул лексик составның яңа сүзләр белән баю юлларын өйрәнә, икенче яктан, сүзнең ясалу ягыннан төзелешен тикшерә. Сүзьясалышы киң өйрәнелгән тармак булып саналса да, галимнәр ягыннан төрле классификацияләү бирелә. Без дә шул тикшерелгән сүзьясалыш ысулларын өйрәнеп, иң мөһим булганнарын бер эшкә туплап күрсәтергә булдык.

Вакытлар үтү белән, тел составы үзгәрә, яңа сүзләр һәм терминнар белән байый, алар төрле чаралар белән телнең үз сүзләреннән ясала, башка телләрдән керә, искергән сүзләр төшеп кала, я кире кайта, ягъни тел һәрвакытта хәрәкәттә, телдә тикшерү өчен яңадан-яңа терминнар туып тора. Шул рәвешле, курс эшенең темасы «Татар телендә сүзләрнең ясалыш структурасы» һәрвакытта да актуаль булачак.

Пpoблемaның өйpәнелү дәpәҗәcе. Татар тел белеме бер урында гына тормый. Ул һәрвакыт үсештә. Тел белеменеӊ сүзьясалыш тармагы тиешле дәрәҗәдә тикшерелмәгән булу сәбәпле, XX гасыр ахырларына кадәр морфология эчендә каралып килә. Сүзьясалыш тел белемендә мөстәкыйль тармак буларак карала һәм бүгенге көндә дә үсешен дәвам итә.

Хезмәтнең яңaлыгы булып сүзьясалышының татар телендә тоткан урынын ачыклау тора. Үз эченә алган, иң мөһим темаларның берсе – ул сүзьясалыш ысуллары. Шуңа күрә, курс эше эчендә яктырту мәсәләләренең берсе итеп – сүзьясалыш ысулларын бер рәткә салу һәм кыскача күзәтү ясауны алдык.

Тикшеpенүнең мaкcaты – татар телендә сүзләрнең ясалыш структурасын өйрәнү.

Мaкcaткa иpешү өчен түбәндәге буpычлap үтәлеpгә тиеш, дип билгеләнде:

1) татар тел белеменең мөстәкыйль тармагы буларак сүзьясалышы бүлеген өйрәнү;

2) сүзьясалышы бүлегенең төп төшенчәләpен үзләштеpү;

3) сүзьясалышы бүлегенең методик нигезләpен бapлaу;

4) татар телендә сүзьясалышы ысулларына күзәтү яcaу;

5) сүзьясалышы ысуллары туpындa мәгълүмaт биpү.

Тикшеpенүнең метoдлapы һәм aлымнapы. Мaхcуc метoдик әдәбиятны, тәгълимaтлapны, фәнни чыгaнaклapны өйpәнү аша пpoблемaны теopетик aнaлизлaу, эзләнү алымнары, тасвирлама, тиңләштермә метoдлар куллaнылды. Шулaй ук, үз эченә теоретик мaтеpиaлны өйpәнү, гoмумиләштеpү, интеpпpетaцияләү һәм клaccификaцияләү кебек эш aлымнapын үз эченә aлучы күзәтү метoдыннaн дa фaйдaлaндык. Мoннaн тыш, фәнни хезмәтне язу бapышындa тapихи, чaгыштыpмa aнaлиз метoд-aлымнapын дa куллaнылды.

Тикшеpенүнең теopетик һәм метoдoлoгик нигезе. Эш бapышындa без, темaгa кapaгaн бик күп теopетик мaтеpиaл белән тaнышып, төpле гoмумиләштеpүләp яcaдык, күpенекле гaлимнәpнең (Р.С. Нурмөхәммәтова, Х.Х. Сәлимов, Д.Ә. Сәлимова һ.б.), конкретрак алганда Ф.Ә. Ганиев, М.З. Зәкиев, Ф.М. Хисамова, Ф.С. Сафиуллина һ.б. хезмәтләренә таянып эш иттек, тел белгечләpенең хезмәтләpен өйpәндек, aлapның кыйммәтле фикеpләpенә тaяндык.

Тикшеpенүнең теopетик һәм пpaктик әһәмияте шундa: Фәнни хезмәтебез югары уку йорты студентлары, татар теле укытучылары өчен кулланма әсбап буларак һәм әлеге өлкәдә махсус курс яисә тел белеменең кайбер тармаклары буенча гамәли дәресләр өчен ярдәмлек ролен үтәр, ә мәктәп, лицей, гимназияләрдә эшләүчеләргә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әсәрләрнең телен анализлаганда ярдәм итәр дип ышанабыз. Төп нәтиҗәләр киләчәктә бу юнәлештә башкарылычак диплом һәм чыгарылыш квалификацион эшләрне башкару өчен нигез булып тора ала.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла ис. БДПУның филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институты татар бүлегенең хәзерге татар әдәби теле буенча предметларның гамәли дәресләрендә апробацияләнде. Шулай ук автор тема буенча методик бүлекнең нәтиҗәләрен һәм гамәли материалларны, күнегү үрнәкләрен «Бакалы районы Иске Корыч авылының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет учреждениесе»ндә (ноябрь-декабрь, 2019 ел) укыту-педагогик практика вакытында татар теле буенча әзерлек-сынау һәм контроль дәресләрдә файдаланды. Хезмәтнең төп нәтиҗәләре Уфа шәһәрләрендә узган фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә чыгышларда һәм докладларда урын алды.

Фрагмент работы

1. ТАТАР ТЕЛ БЕЛЕМЕНЕҢ МӨСТӘКЫЙЛЬ ТАРМАГЫ БУЛАРАК СҮЗЬЯСАЛЫШЫ БҮЛЕГЕ

Сүзьясалыш татар тел белеменең мөстәкыйль бер тармагы булып тора. Шул ук вакытта ул аның башка бүлекләре – морфология, синтаксис, лексикология, фонетика, стилистика, семасиология һәм тел тарихы белән бәйләнгән.

Сүзьясалышның күп кенә процесслары телнең морфологик күренешләренә охшаш. Татар телендә яңа сүзләр дә һәм сүзнең грамматик формалары да кушымчалар ярдәмендә ясала. Мәсәлән, -че, -чән кушымчалары эшче һәм эшчән сүзләрендә лексик мәгънә, -нең, -кә кушымчалары – эшнең һәм эшкә сүзләрендә грамматик мәгънә белдерәләр. Кайбер кушымчалар лексик мәгънәгә дә, грамматик мәгънәгә дә ия. Мәсәлән, -лы/-ле, -сыз/-сез, -лык/-лек кушымчалары тәмле, ямьсез, каенлык сүзләрендә яңа семантика, портфельле (кеше), утынсыз (калу) кебек сүз формаларында грамматик мәгънә белдерәләр.

Сүзьясалыш синтаксис белән дә тыгыз бәйләнгән. Бик күп кушма сүзләр синтаксик берәмлекләрдән ясалганнар. Кушма сүзләргә характеристика биргәндә һәм аларның асылын ачыклаганда, аларда булган синтаксик мөнәсәбәтләрне читләтеп узып булмый. Аерым кушымчаларның этимологиясен ачыклаганда, шулай ук, сүзләрдәге синтаксик мөнәсәбәтләрне исәпкә алмыйча булмый, чөнки төрки телләрдә кушымчаларның күпчелеге мөстәкыйль сүзләрдән килеп чыккан.

Сүзьясалыш үзенең кайбер яклары белән лексикологиягә дә бәйләнгән. Сүзьясалыш вакытында сүзнең яңа формасы түгел, ә яңа төшенчә яки төшенчәнең төсмерен белдергән яңа лексик берәмлек барлыкка килә. Билгеле, сүз, телнең берәмлеге буларак, лексикологиянең дә өйрәнү объекты булып тора. Сүз синонимия, антонимия, омономия күзлегеннән, аның активлыгы һәм пассивлыгы, чыгышы ягыннан характерланырга мөмкин. Һәр сүз авазлар ярдәмендә матди чагылыш таба һәм мәгънә белән тавыш формасының бергәлеген тәшкил итә. Яңа сүзләр шул телнең фонетик законнарына ярашлы рәвештә ясала. Әйтик, татар телендә һәр кушымча сүз ясаучы нигезгә сингармонизм законыннан чыгып ялгана: авыл+даш, сер+дәш. Шуның нәтиҗәсендә кушымчалар телебездә һәрвакыт ике – нечкә һәм калын – вариантта була.

Татар теленең төп фонетик күренешләре: редукция, элизия, ассимиляция һ.б. сүзьясалышында да чагылалар: күренеш → күрнеш, сары ут → сарут, таба агач → табагач, чалгы, чапкы һ.б.ш.

Сүзьясалышның стилистика белән дә билгеле бер бәйләнеше бар. Яңа ясалган теләсә нинди сүз стильгә карата нейтраль түгел. Кайбер сүз ясаучы чаралар, мәсәлән, -ылда/-елдә, -чак/-чәк, -чык/-чек кушымчалары чәрелдә, такылда, бәйләнчек, иренчәк кебек сүзләргә ачыктан-ачык экспрессив-эмоциональ төсмер өстиләр.

Сүзьясалыш шулай ук тел тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Аның күп кенә чаралары үзгәрәләр, бер үк хәлдә булмыйлар. Телнең тарихи үсеш процессында сүзьясагыч кайбер чаралар һәм ысуллар үзләренең активлыгын югалталар, яңа сүз ясауда катнашмый башлыйлар, хәтта үлегә әйләнәләр. Кайберләре, киресенчә, активлашалар. Мәсәлән, арыслан, куйан, болан, йомран сүзләрендәге -ан кушымчасы хәзерге көндә үле кушымчага әйләнгән. -чы/-че, -лаштыр/-ләштер, -лык/-лек кушымчалары хәзерге көндә бик продуктив, алар алынма сүзләрдән дә яңа сүз ясыйлар: тракторчы, дизельче, индустрияләштерү, механикалаштыру, активлык, продуктивлык. Сүзьясалыш семасиологик процесслар белән дә бәйләнгән. Яңа сүзне ясау семасиологиягә турыдан-туры караган яңа мәгънә һәм яңа мәгънә төсмере, төшенчәләрне дифференцияләү белән бәйләнгән.

Заключение

Әлеге курс эше кысаларында без татар телендә сүзләрнең ясалыш структурасын өйрәнүне максат итеп куйган идек. Фәнни хезмәтебез нәтиҗәләре түбәндәгедән гыйбарәт: хәзерге татар әдәби теленең терминологиясе системасына күзәтү ясап, аның сүзьясылыш ысулларына, юлларына һәм чараларына турыдан-туры бәйләнгән булуын нигезләү максатыннан чыгып, үзлекләрдән мисаллар туплаганнан соң, без шундый нәтиҗәгә килдек: термин сүзләр белән гадәти сүзләр арасында бер нинди дә стена юк. Фәннәрнең өзлексез үсүе һәм нәтиҗәләрнең көнкүрешкә үтеп керүе сәбәпле, терминнарның төшенчәсе масса тарафыннан үзләштерелә һәм алар гади сүзгә әйләнәләр. Яңа терминнар туа, искеләрдән бер өлеше гадиләшә тора. Бу – иҗтимагый күренеш, ул фән һәм тормышның бәйләнешен чагылдыра.

Сүзьясалыш ысулы – нинди дә булса телнең матди берәмлекләреннән, алар арасында сүзьясалыш мөнәсәбәтләре хасил итеп, яңа сүзләр ясау алымы, методы. Үзенең барлык чаралары һәм типлары белән барлык ысуллар телнең сүзьясалыш системасын тәшкил итә. Татар телендә сүзьясалышның түбәндәге ысуллары бар: 1) фонетик ысул; 2) кушымчалау ысулы; 3) сүзләр кушылу; 4) сүзтезмәнең кушма сүзгә күчүе; 5) сүзтезмәнең кушымча алып кушма сүзгә күчүе; 6) конверсия (лексик-грамматик ысул); 7) лексик-семантик ысул; 8) аббревиация (кыскартылмалар ясалышы).

Чыннан да, телдә һәртөрле ысул белән яңа сүзләр ясалышында борынгыдан килгән һәм хәзерге вакытта да продуктивлыгын югалтмаган ясалыш калыпларының (модельләренең) роле зур. Мәсәлән, илбасар, җилкуар, юлбасар тибындагы калып нигезендә соңгы вакытларда ясалган эшкуар, эзтабар, урынбасар, субүләр кебек кушма сүзләр шундыйлардан һәм биредә без борынгыдан килгән сүзясалыш калыбының актив «эшләвен» күрәбез. Тикшеренүчеләр шулай ук I төр изафә сүз ясалыш калыбының да бик борынгыдан килүен һәм хәзерге телдә синтаксик бәйләнештәге сүзтезмәләр буларак андый тел күренешләренең сирәк кулланылуын билгелиләр. Ә калып-модель буларак бу сүз ясалыш тибы телдә шактый киң таралган: айбалта, тукранбаш, кулъяулык, ашъяулык, балтасап, түшәкьяпма һ.б. Шуны да билгеләп үтү мөһим, тюркологиядә һәм шулай ук гомуми тел белемендә соңгы вакытларда сүз ясалышында борынгыдан килгән модельләрнең роленә аеруча басым ясала һәм теләсә кайсы сүз ясалыш ысулларында (морфологик, сүз кушу, конверсия) әзер модельләр нигезендә сүз ясалышы төп алымнарның берсе булып санала. Галимнәр хәтта кайбер сүзтезмәләрнең үзләренең дә борынгы сүз ясалыш калыплары нигезендә барлыкка килү мөмкинлеге турында фикер йөртәләр [Юлдашев, 1972: 72].

Шул рәвешле, татар телендә һәм гомумән тагылмалы телләрдә сүз ясалышы грамматика, аеруча аның морфология бүлеге белән тыгыз бәйләнгән. Әмма әле бу тел белемендә сүз ясалышын аерым тармак буларак өйрәнмәскә дигән сүз түгел. Морфология нигездә сүз ясалышының грамматика белән уртаклыгын күрсәтә торган гомумтеоретик ягына һәм төп сүз ясалыш ысулларын аңлатуга игътибар бирә. Шул ук вакытта телнең сүзлек составын баетучы төп чара буларак, барлык сүз ясалыш ысулларын бер системада һәм тел материалы җирлегендә җентекләп өйрәнү телнең байлыгын һәм үсеш мөм-кинлекләрен ачыклауда мөһим юнәлеш булып тора. Бу өлкәдә күренекле галим Ф.Ә.Ганиевнең соңгы елларда чыккан хезмәтләре аеруча зур әһәмияткә ия.

Йомгак ясап шуны әйтергә кирәк: бары сүзьясылыш кына иксез-чиксез мөмкинлекләргә ия, шуңа күрә татар теле лексикасын үстерүдә һәм баетуда ул төп рольне уйный. Без татар теле белемендә сүзьясылышы һәм термин ясалышына караган хезмәтләрне өйрәнеп, сүзлекләргә таянып, татар теленең үз ысуллары белән ясалган терминнарына синхроник тасвирлама бирдек. Шул нигездә, әлеге хезмәтебез нәтиҗәләре киләчәк фәнни тәгълиматлар өчен фундамент ролен үтәр дип ышанып калабыз. Һәм гомумән, курс эшебез нәтиҗәләре тел галимнәре өчен генә түгел, әдәбиятчылар өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

Список литературы

1. Альфиренко Н.Ф. Теория языка. Вводный курс: учебное пособие для студ. филол. спец. высш. учебн. заведений. – 4-е изд., стер. – М.: Издательский центр «Академия», 2010 (2). – 384 с.

2. Вәлиуллина З.М., Зиннәтуллина К.З. Сәгыйтов М.А. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. Казан, 1972. – 206 б.

3. Ганиев Ф.А. Современный татарский литературный язык. Словообразование по конверсии. Казань: Дом печати, 2004. – 158

4. Ганиев Ф.Ә. Хәзерге татар әдәби телендә сүзьясалышы6 төзәт. 3 нче басма. Казан: Мәгариф, 2009. – 271 б.

5. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: (синтаксис). Казан: Казан ун-ты нәшр., 1958. – 242 б.

+ еще 15 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Словообразовательная структура слов в татарском языке»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Курсовая работа
Страниц: 32
Цена: 1500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика