ВКР

«Сложные именные метафоры: особенности образования и применения»

  • 98 страниц
Содержание

Кереш.3

Төп өлеш

Беренче бүлек

Татар телендә метафоралар куллануда традициялелек.11

1.1. Традицион метафораларның кулланылуы.11

1.2. Язучылар тарафыннан метафораларны үзгәртеп куллану.17

1.3. Язучылар иҗат иткән метафоралар.24

Икенче бүлек

Татар телендә метафораларның төзелеше.30

2.1. Сүзтезмәләр нигезендә ясалган метафоралар.31

2.2. Исемле исем сүзтезмәләр нигезендә ясалган метафоралар.31

2.2.1. Беренче төр изафә яки янәшәлек юлы белән бәйләнгән исемле исем метафорик сүзтезмәләр.32

2.2.2. Икенче төр изафә яки икенче компоненты тартым кушымчасы белән белдерелгән исемле исем метафорик сүзтезмәләр.33

2.2.3. Өченче төр изафә яки беренче компоненты иялек килеше, икенче компоненты тартым кушымчасы белән белдерелгән, исемле исем метафорик сүзтезмәләр.36

2.3. Сыйфатлы исем сүзтезмәләр нигезендә ясалган метафоралар.39

2.4. Фигыль сүзтезмәләр нигезендә ясалган метафоралар.42

2.5. Рәвешле һәм сыйфатлы фигыль сүзтезмәләр нигезендә

ясалган метафоралар.45

2.6. Фигыльле фигыль сүзтезмәләр нигезендә ясалган метафоралар.46

Өченче бүлек

Мәктәптә метафораларны өйрәнү методикасы.48

3.1. Метафораларны өйрәнү алымнары.48

3.2. Метафораларны өйрәнү буенча эш төрләре.59

Йомгак.77

Файдаланылган әдәбият исемлеге.80

Глоссарий (сүзлекчә).85

Кушымта.89

Введение

Метафоралар, башлыча, кешенең хис-тойгылары, эчке кичерешләре, ягъни күңел дөньясы белән бәйле. Хис-тойгы, эчке кичерешләрне чагылдыру чарасы булган метафоралар, нигездә, матур яңгырашлы сүзләр, поэтизмнар ярдәмендә ясала. Мөхәммәдъярның «Нуры содур» поэмасында да ул шулай.

Мәсәлән:

И сәхавәт мәгъдәненең җәүһәре,

И сәгадәт тиңгезенең гәүһәре.

Уш сәхавәт бабаны кылып бәян,

Көч йитәрчә кылаем барча гаян.

Тыңлагыз имди сәхавәт сүзләрен,

Таки күргәйсез сәгадәт йөзләрен.

Кем сәхавәт берлә булыр ир сәгыйд,

Ул сәгадәт даимә булыр мәзид (арту).

Биредә сәхавәт (юмартлык) мәгъдәненең (чыганагының) җәүһәре,сәгадәт (бәхет) диңгезенең гәүһәрекебек тезмәләр – метафоралар [67,9]. Юмартлык чыганагының җәүһәрләре дигән метафораларның эчке мәгънәсе гаделлек, намуслылык, яхшылык турындагы мәкаль–әйтемнәрнеке белән тыгыз мөнәсәбәттә тора. Юмартлык һәм гаделлек идеяләре – бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Шагыйрь юмартлылык чыганагында – җәүһәр, ә бәхет диңгезендә гәүһәр күрә; «Юмартлылык сүзләрендә сәгадәт йөзләре бар». – ди. Бу метафоралар аша шагыйрь кешенең күңел дөньясына, эчке хисләренә, йөрәк тибешенә анализ ясый. «Барча гаепләрне сәхавәт (юмартлык) ябар» дигән юлларда без әнә шуны аңлыйбыз. Гомумән, метафоралар аша шагыйрь кешенең күркәм сыйфатларын, күңелендәге матур хис-тойгыларын күрсәтә. Мөхәммәдъярның метафоралары аз сүз белән күп мәгънә аңлатуга, җанлы картина тудыруга, тирән идеяләрне образлы тасвирлауга ярдәм итә.

Аристотель метафораларны образлы фикерләүнең сүз белән бирелгән үзенчәлеге дип аңлаткан. Ул метафораларны иҗат итү турында бик кыйммәтле фикер әйткән: «Метафора сайлауда осталык кирәк. бу талант билгесе. Уңышлы метафора табу – ул охшашлыкны күрү дигән сүз. Метафора югары дәрәҗәдә ачык, анык, яңа булырга тиеш» [5,117].

Метафорада сурәтләнгән күренешләр, предметлар икенче күренешне яки предметны бирә торган сүз белән турыдан-туры әйтелә.

Шулай итеп, метафора – нинди дә булса бер предмет яки күренешнең үзенчәлекләрен күчерү [13,97]. Бу сүз барган төп предметка образлылык бирү өчен шулай эшләнә.

Метафора ул – шул ук чагыштыру, ләкин кыскартылган яки, кайбер әдәбиятчылар әйткәнчә, яшертен [3,179] чагыштыру; чагыштыруда ике мөстәкыйль сүз булса, метафорада бер генә сүз, – шул бер сүз охшаш күренешне (сурәтне) дә, исеме шул сүзгә күчерелгән әйберне (күренешне, эш яки хәлне) дә белдерә [34,96].

«Чагыштыру шул ук метафора ул,чөнки алар арасында аерма зур түгел», – диАристотель [6,160].

В.И.Сорокин метафораның шул ук чагыштыру булуы турында әйтә: «Метафора чагыштыруның яшерен төре булып исәпләнә» [64,135].

Көнчыгыш ут кебек янып тора дигән мисалны ул чагыштыру итеп карый, чөнки монда ике компонент һәм аларны берләштерүче, бәйләүче чара бирелә. Көнчыгыш янып тора дигән мисалны метафора итеп ала, чөнки монда предмет (ут) төшерелә. Шулай булгач, бәйләүче чараның да төшерелүе табигый. Ләкин көнчыгыш янып тора дигәннән аның ут кебек янып торуы барыбер аңлашыла. Шул үзенчәлеге буенча В.И.Сорокин аның яшерен чагыштыру булуы турында әйтә [49,42].

Ике компонент та бирелеп, аларның янәшәлек юлы белән генә бәйләнгән очрагын метафорага кертеп карап бик күптәннән килә. «Ниндидер кеше турында ул арыслан кебек эшләде,– дибез икән, бу – чагыштыру. «Ул – арыслан» дигәндә инде метафора була [4,219].

Н.Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре» дигән зур күләмле хезмәтендә шушы фикер куәтләнә. Аныңча, әгәр ике компонент бәйлек ярдәмендә бәйләнсә, бу чагыштыру була, әгәр бәйлек төшеп калса, ул төзелмә метафорага әйләнә [30,161-162].

Димәк, чагыштыру белән метафораны бер–берсеннән аерып карау гаҗәеп кыен. Н.Исәнбәт аларның башта кайсы барлыкка килүе турында конкрет фикер әйтергә дә икеләнә [49,42].

Чыннан да бу сорауга төгәл генә җавап бирүе шактый кыен. Моның өчен чагыштыру һәм метафораның барлыкка килү, формалашу тарихын белергә кирәк. Кеше аның үсә бару процессында образлы фикер йөртергә омтылу чагыштыруга метафорик, ягъни күчермәлелек үзенчәлеге өстәгән.

Чагыштырудан башка метафораның булуы мөмкин түгел дигән караш бик дөрес ул. Моны гади мисаллар нигезендә нигезендә дә аңларга мөмкин. Әйтик, кеше башта утның үзенчәлеген белмәсә, офыкны беркайчан да ут белән чагыштырмас иде. Димәк, башта чагыштыру барлыкка килгән. Бу хакта атаклы тел галиме А.А.Потебня: «.Метафора чагыштыру нәтиҗәсендә барлыкка килә» [56, 296] – ди. Халык сөйләмдә һәрвакыт кыскалыкка омтыла. Офык ут кебек янып тора диясе урынга офык янып тора дип кенә куя. Димәк, метафора чагыштыруга фәкать күчерелмә мәгънә генә өсти. Ә күчерелмә мәгънәдә кулланылмаган чагыштыру образлы була алмый. Шуңа күрә чагыштыру метафораның яшерен төре дигән фикергә кушылырга туры килә [49,42].

Бу читерекле, бәхәсле мәсьәләне аңлатуның үтемле юллары дип С.Ш.Поварисов [54,89] түбәндәгеләрне бирә:

1. Ике компоненты да булып, грамматик чаралар (кушымча, бәйлек, теркәгеч һ.б.) белән бәйләнгән конструкцияләрне чагыштыру дип, компонентларны янәшәлек юлы белән генә бәйләнгән формаларны метафора дип алабыз икән, аларны стилистик-семантик, образ тудыру яки экспрессив үзенчәлекләре буенча аерырга кирәк. Компонентларның үзара бәйләнеше төрле грамматик чара ярдәмендә булганда предмет яки күренештәге характерлы билге, сыйфат, үзенчәлек, икенче компонентка тулы килеш үк күчерелми: йөрәге таш кебек. Ә менә таш йөрәк дигәндә, таштагы катылык сыйфаты йөрәккә күчерелә.

2. Чагыштыруда һәрвакыт ике компонент була. Метафорада исә компонентларның берсе яшерелә. Мондый очракта чагыштырылучы компоненттагы мәгънә образлы фикер аша аңлатырга мөмкин: офык янып тора җөмләсендә янып тора дигән тезмә фигыль чагыштыру конструкциясендәге объект мәгънәсен бирә.

3. Киресенчә дә булырга мөмкин. Чагыштырылучы предмет әйтелми, аның характерлы билгесе чагыштыру предмет (объект) аша да аңлашыла. Бу, билгеле, предметлар белән турыдан-туры, якыннан торып эш иткәндә, аларның үзенчәлеге элек танып-беленгән очракта була. Әйтик, карны тотып карыйбыз да мамык дибез [49,44].

Бер предметтагы характерлы билгене икенче предметтагы характерлы билгегә күчергәндә образлылык тудыру–тудырмау ягыннан караганда метафораның үзен икегә бүлергә мөмкин.

1. Гади метафоралар: тау итәге, өстәл аягы, агач башы һ.б. Боларда бер предметтагы атама икенче предметка гади формада күчерелә.

2. Образлы метафоралар: кояш елмая, диңгез йөрәге, йөрәк дулкыны һ.б. Боларда бер предметтагы үзенчәлек икенче предметка образлылык тудыру максатында күчерелә [49,44].

Галимнәр метафораны төрле аспектларда өйрәнәләр. Метафора термины тел белемендә генә түгел, әдәбият белемендә дә куллынылып йөри, әмма тел метафорасы һәм әдәби метафора күпкә киң. Әдәби метафораның һәрчак стилистик роле була: усал җилләр, диңгез елмая, көмеш елгалар һ.б. шуның кебек сүзтезмәләр әдәби метафораны барлыкка китерәләр. Тел метафорасына шешә борыны, бәрәңге күзе, сәгать йөрүе кебек сүзләр дә керә.

Сәнгатьтә, бигрәк тә поэзиядә, кыек атып туры тидерергә мөмкин. Икенче төрле әйткәндә, әйберне, хәрәкәтне, сыйфатны һәм тойгыны үз исеме белән атап әйтүгә караганда шул, ук мәгънәне башка әйбер аша да бирә белү күп тапкырга яхшырак. Ассоциатив сурәтләү чараларының башкалары кебек үк, метафораның дә әһәмияте нәкъ менә шунда. Әйбернең үзенең исеме белән генә түгел, бу троп аны башка берәр исем белән тамгалап (билгеләп) куя. Нәтиҗәдә, ике исем белән белдерелгән күренешләр арасындагы охшашлык бәйләнеше күзгә күренерлек булып конкретлаша. Мәсәлән, «бәгырьсез» урынына «таш бәгырь», «кул», яки «оста кул» урынына «алтын кул» дип әйтү, һичшиксез, тәэсирлерәк.

Метафораның ничек һәм нинди сүзләрдән ясалуы сөйләмнең эчтәлегенә, максатына, әсәрнең жанр һәм стиленә карап йөри. Лирик шагыйрь өчен метафораның күтәренке рухта булганы, назлырагы ятышлы. Мәсәлән, Г.Тукай «гомеремнең таңында» ди моңланып; Һ.Такташ «кышкы төннең салкын күкрәгеннән» ди дәртлерәк итеп. Һәр икесенең дә шигырьләрендә туган як, бала чак, үсмер чак җырлана:

«Аерылып китсәм дә синнән гомеремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин».

(Г.Тукай. Туган илемә.)

«Их!

Кышкы төннең салкын күкрәгеннән

Чаналар да шаулап үттеләр,

Чаналарга салып еллар мине

Бик еракка алып киттеләр».

(Һ.Такташ. Нәни разбойник.)

Сатира исә метафора өчен сүзнең ачыграк яңгырашлысын, түбәнәйтелгән стильгә тартымын ала. Тукай халык җилкәсен кимерүче байларга, аристократларга сорыкорт исемен тага. Шагыйрь кулында метафора – зур һәм үткен корал. Әмма әсәрнең төп идеясенә һәм бөтенлегенә хезмәт иткәндә генә ул шигърият көченә ия була ала. Үзаллылыкка омтылучы метафоралар шигырь – поэмаларның эчтәлеген ачмый, бәлки аларның тышкы бизәге вазифасын гына үти [36,86].

«Ашап яткан сорыкортка кадалдым мисле-хәнҗәр мин,

Боларның мәсләге – безне талау бит, бердә коткармый.»

(Г.Тукай. Сорыкортларга.)

Метафорада предмет төшенчәсе күчерелмә мәгънәдә генә алына, ә туры мәгънә тик контексттан гына аңлашыла.

Былчыракта яңгыр артыннан балалар йөгерешә,

Кычкыралар: «Җиргә, дип, алтын төшә!»

(Г.Тукай. Яңгыр.)

Биредә яңгыр төшенчәсе тулысы белән башка сүз аша бирелгән. Әмма без контекстта «алтын»сүзе белән яңгыр белдерелүен аңлап торабыз.

М.Җәлилнең «Җырларым, сез шытып йөрәгемдә, ил кырында чәчкә аттыгыз!» дигән юлларында күп сүзләр шушы рәвешле күчерелмә мәгънә алган: иҗат ителү урынына «шыту», илебез урынына «ил кыры», таралу, билгеле булу урынына «чәчәк ату» дип әйтелгән.

Метафоралар, гадәттә җыйнаклыкны ярата. Әмма сурәтләнә торган күренешнең, уй яки хиснең табигатенә карап, ул җәенке (киңәйтелгән) рәвеш тә алырга мөмкин. Күчерелмә мәгънәле бер генә сүздән торган метафора гади метафора дип атала: «җитеп киләҗитен сакал, көмеш чәче» (Г.Тукай). Мондый метафораларны метафорик эпитет дип йөртәләр. Бер-берсенә бәйләнешле берничә метафораның берсе икенчесен киңәйтеп, тирәнәйтеп килү очрагы да була. Бу тип сурәтләр киңәйтелгән метафора дип йөртелә.

Татар әдәбиятыннан киңәйтелгән метафорага мисал итеп Г.Тукайның «Көзге җилләр», Дәрдмәнднең «Кораб» шигырьләрен китерергә мөмкин. М.Җәлил «Европада яз» шигырен тулысы белән диярлек метафораларга нигезләнеп яза һәм шул юл белән фашизмның ерткычлыгын калку итеп күрсәтә.

Метафораларның бер төрен тел белемендә сынландыру дип йөртәләр. Н.Исәнбәт аларны җанландыру дип атаган һәм мисал итеп «Ертык тишектән көлгән», «Кар башына кар җитә», «Бай кешедән тау курыккан» [30,168] кебек мәкальләрне китергән. «Кеше үзе тирә-яктагы һәр әйбергә, – ди бу турыда Ш.Балли, – һәрвакыт үзенең шәхесенә хас сыйфатларны һәмомтылышларны китереп тага. Табигатьне нәкъ менә шулай ниндидер җанлы нәрсә итеп күз алдына китерү, аны «кешеләштерергә» ярату тел үсешенең башлангычында ук инде «кояш чыга», «җил өрә» .кебек метафораларның ясалуына китерде һәм китерә». Мәсәлән:

Аглыйдыр һәркем, күзеннән яшь сыгып,

Аглый кибеттән кәләпүшләр чыгып.

Һәм аяк астында яткан тиреләр

Барча: «Ай мискин дә, ай мискин!» - диләр.

(Г.Тукай. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш) [34,97].

Сынландыру табигать күренешләрен, тере булмаган әйберләрне җанлы әйбергә хас сыйфатлар белән сурәтләүдән гыйбарәт.

Бүгенге көнгә кадәр метафораларны өйрәнү юнәлешендә күпсанлы хезмәтләр дөнья күргән. А.А.Потебня, В.В.Виноградов, Л.В.Щерба, Б.А.Ларин, А.Г.Гак, В.Н.Телия, Н.Д.Арутюнова, Е.Т.Черкасова, Б.В.Томашевский, Ю.И.Левин, Г.Д.Скляровская, И.Р.Гальперин, И.А.Стернин, М.М.Бахтин, В.И.Корольков, Ю.Н.Караулов, Д.Н.Шмелев, Т.А.Трипольская, Г.В.Колшанский, А.Н.Баранов, В.П.Григорьев, Ю.С.Сорокин, Е.Ю.Ваулина, А.В.Бельский, В.К.Харченко, С.С.Гусев һ.б., чит ил авторларыннан Ш.Балли, М.Блэк, Р.Якобсон, Э.Кассирер, Д.Лаков, М.Джонсон һәмбашкаларның тикшеренүләре бу өлкәнең семасиологик, ономасиологик, гносеологик, логик, лингвостилистик, экспрессиологик, лексикографик юнәлншләрен яктырттылар. Яшәп килгән теорияләр һәм концепцияләр метафораны өйрәнүдә өч төрле юнәлешне аерып чыгарырга булышлык иттеләр, ягъни аны системоцентрик, антропоцентрик, когнитив яссылыкта тикшерделәр.

Татар тел белемендә дә метафора проблемасын Г.Х.Әхәтов, Х.Р.Курбатов, В.Х.Хаков, С.Ш.Поварисов, И.Бәширова, Ф.С.Сафиуллина һ.б. галимнәр берникадәр тикшергәннәр, хезмәтләрен бастырып чыгарганнар. Шуңа карамастан, гомум тел белемендә дә метафораның кайбер аспектларына мөнәсәбәттә нокта куелмаган.

Метафорага бәйле үзенчәлекләрне ачыклау тел белемендә бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмаган мәсьәләләрнең берсе. Галимнәр метафораны төрле аспектларда өйрәнәләр. Телчеләр аның нинди сүзтезмәләрдә бирелүенә игътибар итә, семантик күчеш технологиясен тикшерә, лексиканы баетучы чара буларак өйрәнә. Әдәбиятчыларны аның әсәр поэтикасында тоткан урыны, образ тудыру мөмкинлекләре кызыксындыра [40,7].

Квалификацион чыгарылыш эшенең максаты булып татар телендә тезмә исем метафораларның ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнү тора.

Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар куелды:

1. Татар телендә метафоралар куллануда традициялелекне ачыклау;

2. Татар телендә метафораларның төзелешен тикшерү.

Квалификацион чыгарылыш эше кереш, өч бүлектән, йомгак, кулланылган әдәбият һәм глоссарий (сүзлекчә)дән тора.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ МЕТАФОРАЛАР КУЛЛАНУДА ТРАДИЦИЯЛЕЛЕК

1.1. Традицион метафораларның кулланылуы

Сүзне традицион метафоралардан башлыйк. Бу, билгеле, карашны ерак гасырларга, чал тарихка ташлауны таләп итә. Беренче язма әсәрләргә чаклы ук халык иҗат иткән мәкаль-әйтем, җырлар бар. Аларда сүзләрнең эчке мәгънәсенә хис-тойгы, тышкы формасына бизәк өсти торган метафоралар да күп. Алар кеше күңелендәге кичерешләрне образлы итеп, күчерелмә мәгънәдә әйтеп бирүгә ярдәм итәләр:

Урамыгыз ак пыяла,

Таш булса, таймас иде;

Уф, йөрәккәйләрем яна,

Син булсаң, янмас иде. [53,121].

«Йөрәк», «ут», «бәгырь», «яну»сүзләре белән ясалган традицион метафоралар күптән килә. Алар «Йосыф вә Зөләйха»да да бар: «Миһер уты (шәфкать уты. – С.П.) кайнады, бәгърем янды». Яки: «Фиркать уты (аерылу уты. – С.П.) хәсрәт илә бәгърем ягар, Йосыф дисә, күзләреннән канлар агар». Биредәге метафоралар Зөләйханың эчке кичерешләрен, кайнар хис-тойгыларын, Йосыфка булган көчле, ялкынлы мәхәббәтен тасвирлауга ярдәм итә.

Яки М.Колыйның:

Эчем-тышым кабыну янган хәсрәт уты,

Сүндермәгә су теләсәм, бирмәс мәңа, –

кебек юллары халык җырындагы:

Алларым да син инде,

Гөлләрем дә син инде;

Утларын да син кабыздың,

Суларын да сип инде, –

метафораларының эчке мәгънәсенә туры килә [53,121].

Шушы ук эчтәлекле метафора Мөхәммәдъярда да бар:

Күңелем уты янмак илә изтыйраб

Кыйлды мән бичараны әсри хараб.

(«Төхфәи мәрдан».)

Г.Кандалыйда бу төр метафораның мәгънә эчтәлеге киңәя төшә. Ул Туган ил төшенчәсе белән бәйләнә:

Туган илем ерак калды,

Җәяү йөреп сыйрак талды,

Тагы бигрәк йөрәк янды.

Әзәлдәген ник азсындың?

(«Җен, иблистән дә битәрмен».) [53,122].

ХХ йөз башында шул ук «йөрәк», «ут», «яну»сүзләре белән ясалган традицион метафораларның мәгънә эчтәлегенә яңа идеяләр салына. Ул идея кешенең рухи дөньясы, шәхси кичереше, йөрәк сызлануы рамкасында гына калмыйча, шул чордагы тышкы дөнья, социаль хәл, иҗтимагый-сәяси вакыйгалар белән бәйләнә. Г.Ибраһимов, мәсәлән, ут сүзе белән күп кенә эпитетлар ясый: утлы бәрелеш, утлы документ, утлы дошман, утлы дулкын, утлы күз, утлы кыршау, утлы процесс, утлы ялкын һ.б.Боларның һәрберсе әсәрнең идея-эчтәлегенә бәйләп тирән анализ ясауны таләп итә. Хәер, шул килеш тә, контексттан тыш караганда да, аларның кискен сыйнфый көрәш утына бәйле рәвештә иҗат ителгән эпитетлар икәнлеген аңлап була. Шул ук «йөрәк», «ут», «яну»кебек традицион образлар белән метафора төзелә. Аларның да эчке мәгънәсе әсәрнең идея–эчтәлегенә, герой–персонажларның рухи дөньясына, язучының эстетик концепциясенә бәйле. Әгәр бер традицион метафораны гына аерым язучының әсәрләре буенча күзәтеп чыксаң, әдипнең тел материалыннан иҗади файдаланганын, аны төрлечә «ипләгәнен-сипләгәнен» күрәсең. Г.Ибраһимовның «Яз башы» хикәясендәге ут сүзе нигезендә ясалган метафора мифологик эчтәлекле (авызыннан ут чәчеп торган. аҗдаһалар). Шул ук әсәрдәге икенче метафора персонажның психологик кичереше белән бәйле (хәсрәт уты кабыну). Өченчесе персонажның физик халәтен күрсәтә (тәнендә янып торган бер ут). «Сөю – сәгадәт»тә ул кызның матурлыгын, яшьлеген , сөйкемлелеген тасвирлый (яңакларында ут янып тора). Шушы әсәрдә метафорик образ ут ике яшьнең интим – хисләрен чагылдыра (йөрәгебездән кайнап чыккан ялкынлы мәхәббәт уты). «Яшь йөрәкләр» романында кешенең характерын ачыклауга ярдәм итә (Юаш кына булсаң да, бер кызсаң, авызыңнан ут чыга икән). Шул ук романда кешеләрнең бер-берсенә рухи мөнәсәбәтен белдерә (туташның эчендә нинди ут янганын тоя; бу яшь йөрәкнең үзенеке белән бер утта янганын күрә; адәмнең бер-берсенә каршы булган ике ут эчендә януы) һ.б. [53,123].

Заключение

XX гасырның башыннан алып бүгенге көнгә кадәр метафораны өйрәнүюнәлешендә күпсанлы хезмәтләр дөнья күрде. А.А.Потебня, В.В.Виноградов, Л.В.Щерба, Б.А.Ларин, А.Г.Гак, В.Н.Телия, Н.Д.Арутюнова, Е.Т.Черкасова,Б.В.Томашевский, Ю.И.Левин, Г.Д.Скляровская, И.Р.Гальперин,И.А.Стернин, М.М.Бахтин, В.И.Корольков, Ю.Н.Караулов, Д.Н.Шмелев,Т.А.Трипольская, Г.В.Колшанский, А.Н.Баранов, В.П.Григорьев,Ю.С.Сорокин, Е.Ю.Ваулина, А.В.Бельский, В.К.Харченко, С.С.Гусев һ.б., чит ил авторларыннан Ш.Балли, М.Блэк, Р.Якобсон, Э.Кассирер, Д.Лаков, М.Джонсон һәм башкаларның тикшеренүләре бу өлкәнең семасиологик,ономасиологик, гносеологик, логик, лингвостилистик, экспрессиологик,лексикографик юнәлешләрен яктырттылар. Яшәп килгән теорияләр һәмконцепцияләр метафораны өйрәнүдә өч төрле юнәлешне аерып чыгарыргабулышлык иттеләр, ягъни аны системоцентрик, антропоцентрик, когнитивяссылыкта тикшерделәр.

Татар тел белемендә метафора проблемасы Г.Х.Әхәтов, ХР.Курбатов,В.Х.Хаков, С.Ш.Поварисов, И.Бәширова, Ф.С.Сафиуллина һ.б. галимнәртарафыннан берникадәр тикшерелә. Шуңа карамастан гомум тел белемендәдә, татар тел белемендә дә метафораның кайбер аспектларына мөнәсәбәттәнокта куелмаган.

Бу тема буенча БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедраукытучысы Ногманова Альмира Әфтах кызы 2009нчы елда үзенең «Татартелендә метафораларның лексик-грамматик һәм стилистик үзенчәлекләре»дигән темага диссертация яклап чыкты.

Хәзерге татар әдәби телендә метафоралар бик күп һәм алар лексикология һәм стилистика фәннәренең өйрәнүобъекты булып торалар. Шуна күрә аларны төрле аспектта өйрәнәләр. Квалификацион чыгарылышэшенең структурасы кереш, өч бүлек, йомгак һәм кулланылган әдәбияттан тора. Керештә гомум теоретик мәсьәләләр каралды, максат куелды. Беренче бүлектә – метафораларның өйрәнелешенә, аларны кулланудатрадициялелеккә, икенче бүлектә – метафораларның төзелешенә (структурасына), өченче бүлектә мәктәптә метафораларны өйрәнү методикасына игътибар ителде.

Сүзләрне формалаштыру тарихка барып тоташа. Метафорада предмет төшенчәсе күчерелмә мәгънәдә генә алына, ә туры мәгънә тик контексттан гына аңлашыла. Ләкин киң контекстта сүзнең туры мәгънәсе башка образлы тел сурәтләү чараларының эчтәлегенә генә бәйләнми, ә бөтен әдәби әсәрнең эчтәлегенә дә бәйләнә. Икенче төрле әйткәндә метафораның туры мәгънәсен бер контексттан гына түгел, бәлки әдәби әсәрнең эчтәлегеннән дә ачып бирергә була.

Метафоралар гади һәм җәенке була. Гади метафоралар күчерелмәмәгънәдәге бер яки ике генә сүздән торалар. Ә җәенке метафораларда бер-берсенә бәйләнешле берничә метафора берсе икенчесен киңәйтә, тирәнәйтә.Киңәйтелгән метафоралар гадиләренә караганда азрак очрый. Киңәйтелгәнметафоралар телнең эчке, потенциаль мөмкинлекләрен һәм язучының телчаралары белән оста эш итүе нәтиҗәсендә аларның яңа стилистикүзенчәлекләрен күрсәтә.

Киңәйтелгән метафораларның барлыкка килүе кешенең аң дәрәҗәсенеңүсүе, әдәби тел, халыклар культурасы, сәнгать тарихы, җәмгыятьнеңиҗтимагый-сәяси тормышы үсүе белән бәйләнгән.

Метафораларның бер төрен сынландыру дип йөртәләр. Табигать күренешләрен, җаны булмаган предметларны җанландырып, җанлы әйберләргә хас сыйфатлар белән сурәтләү сынландыру була.

Һәр язучы метафоралар кулланганда традицион һәм индивидуаль, авторның үзе тарафыннан иҗат ителгән метафоралар белән эш итә. Индивидуаль – автор метафоралары төрле тарихи вакыйгаларга, шартларга һәм әдәби әсәрнең тематикасына, эчтәлегенә, сюжетына бәйле рәвештә кулланыла.

Халык телендәге метафораларга образлылыкларын югалткан, предметларның, күренешләрнең турыдан-туры атамалары булыпформалашкан метафоралар керәләр. Халык телендәге метафораларныүзгәртеп куллану матур әдәбиятта актив тел-сурәтләү чараларыннанисәпләнәләр. Язучы–художник аларны образларны, вакыйгаларнысиземлерәк, үтемлерәк итеп тасвирлау өчен оста файдаланырга омтыла.

Индивидуаль – автор метафоралары аерым язучыларның тел–стильүзенчәлеген чагылдыралар, тасвирлау мөмкинлекләре образлыметафораларга караганда көчлерәк була.

Сүзләрнең үзара метафоралашу яки метонимияләшү процесслары һәи шулар нәтиҗәсендә алардан фразеологизмнар ясала.

Мәгьнәсе буенча бер төшенчә белдеррүче үзара тыгыз бәйләнешле сүзләр фразеологик әйтелмәгә берләшә. Фразеологик сүзтезмәдә компонентлар барысы бергә бер җөмлә кисәге барлыкка китерә. Телдәге тезмә сүзләр, фразеологизмнар метафорик күчеш нәтиҗәсендә ясалалар.

Исем метафоралар исемнәрнең түбәндәге сүз төркемнәрен ияртеп килүе нигезендә ясала: 1) исемнәрне; 2) сыйфатларны; 3) фигыльләрне. Алар барысы да тезмә исем метафора төркемен тәшкил итәләр.

Хәзерге татар телендә метафоралар төрле лексик берәмлекләр, конструкцияләр ярдәмендә бирелә. Метафорик конструкцияләрдәсүзтезмәләр образлы була. Сүзтезмәләр нинди лексик берәмлекләр беләнясалуына карап исем сүзтезмәләргә, сыйфат сүзтезмәләргә, сансүзтезмәләргә, алмашлык сүзтезмәләргә, хәбәрлек һәм рәвеш сүзтезмәләргәбүленә. Бу сүзтезмәләр үз эчендә янә классификацияләнәләр: исемдәсүзтезмә, мәсәлән, исемле исем сүзтезмә, сыйфатлы исем сүзтезмә, фигыльле исемсүзтезмә, санлы исем сүзтезмәләргә бүленә.

Соңгы вакытта әдәбият фәнен тел фәне белән бәйләп өйрәнүгә зуригътибар ителә башлады. Сурәтләү чараларының экспрессив-эмоциональ,стилистик үзенчәлекләрен аларның лексик-грамматик төзелешләренигезендә өйрәнү бу ике фәннең бер-берсенә бәйләнешен ачыклауга зур ярдәм итә.

Метафораларны өйрәнү – сүз сәнгатен өйрәнү дисәң дә ялгыш булмас.Нәтиҗәдә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү дә, тел культурасы өчен көрәш тәчагыла. Шулай булгач, метафоралар сәнгатен өйрәнү бүгенге көндә дәактуальлеген югалтмаган. Әлеге көннәрдә дә метафоралар кулланудабәхәсле сораулар очрап тора. И. Нуруллин, Р. Фәйзуллиннар бәхәсеннән дәшулар күренә. Тел галимнәре ялгышларны төзәтергә, туган телгә тагын да матурлык өстәргә чакыралар.

Список литературы

1. Абдуллина Ф.А. Лексика современного татарского языка: тенденции развития. – Уфа: Изд-во БГПУ, 2007. – 112с.

2. Абрамович Т.Л. Введение в литературоведение. – М.: Просвещение, 1975. – 352с.

3. Абрамович Г.А. Введение в литературоведение. – М., 1961. – 179с.

4. Античные теории языка и стиля. – М., 1936. – 218с.

5. Аристотель. Об искусстве поэзии (Поэтика). – М.: Академия, 1957. –117с.

+ еще 70 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Сложные именные метафоры: особенности образования и применения»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 98
Цена: 2900 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика