ВКР

«Сочинение как средство развития письменной речи учащихся на уроках татарского языка»

  • 78 страниц
Содержание

Кереш.3

I бүлек. Сөйләм телен үстерүнең лингвистик, психологик һәм педагогик нигезләре.6

1.1. Сөйләм телен үстерү мәсьәләләренең өйрәнелү тарихы.6

1.2. Педагогик һәм психологик нигезләр.11

1.3. Лингвистик нигезләр.16

II бүлек. Укучыларның язма сөйләм телен үстерүдә алымнар.22

2.1. Сөйләм теленең төрләре.22

2.2. Язма сөйләм телен үстерә торган алымнар.30

2.3. Сочинение һәм аның төрләре.33

III бүлек. Программаларда һәм татар теле дәреслекләрендә язма сөйләм телен үстерүнең торышы.49

3.1. Татар теле дәреслекләрендә язма сөйләм телен үстерүнең бирелеше…49

3.2. Программаларда һәм методикаларда сочинение язарга өйрәтүнең эчтәлеге…57

Йомгак.61

Кулланылган әдәдбият исемлеге.64

Кушымта.67

Введение

Тел – кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, һөнәрле булу – барысы да тел ярдәмендә генә оештырыла, шуңа күрә тел фикерләү коралы да. Чөнки һәр кеше нинди телдә уйлый, шул телдә сөйләшә дә.

Кеше, табигате буенча иҗтимагый зат буларак, башка кешеләр белән бәйләнешкә кермичә яши алмый. Ул үз фикерләрен, хисләрен, теләкләрен, ниятләрен башкаларга җиткерергә, алар белән киңәшергә омтыла. Шуңа күрә ул аралашуга мохтаҗ була. Төп аралашу коралы булып тел санала. Димәк, сөйләм телнең хәрәкәттәге торышын билгели. Хәзерге яшьләрдә бер сыйфат – киләчәктә кирәкмәгән нәрсәгә вакыт әрәм итәргә тырышмау, һәр һөнәрнең үзенчәлеге бар. Бөтен кеше дә язучы, журналист булып бетми. Әмма бер хакыйкатьне онытмаска кирәк – язма рәвештә (язмача) үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү табибка, укытучыга кирәк булган кебек, игенчегә, эшчегә һәм тегүчегә дә бер үк дәрәҗәдә кирәк булуы бәхәссез.

Хәзер кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара, шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп һәм сурәтләп әйтә белү, фикереңне дәлилләп бәхәстә катнаша алу – кирәкле сыйфат.

Туган телебезнең тарихы, аның язмышы, киләчәге турында борчылып сөйләгән заманда, мәктәптә аны тиешенчә үзләштерү – изге бурыч һәм шуның белән бергә катлаулы процесс.

Кешенең тел байлыгын кечкенә вакыттан ук баетырга кирәк. Балаларны матур, дөрес, төгәл итеп сөйләргә һәм язарга өйрәтү тел-әдәбият дәресләренең төп бурычларыннан санала. Беренче яктан, сөйләм аң, фикерләү үсеше белән тыгыз бәйләнештә, сөйләм ярлылыгы фикер үсешен тоткарлый. Икенче яктан, телне яхшы белми торып сүз сәнгате булган әдәбиятны аңлап, тоеп, кичереп булмый. “Телнең мәгънәви һәм грамматик төзелеше буенча бербөтенне тәшкил иткән сөйләм бәйләнешле сөйләм була. Анда сөйләүче яки язучы үз фикерен белдерә”. Шуңа күрә урта мәктәптә һәм язма, һәм сөйләм телен үстерү дәресләре зур әһәмияткә ия.

Чыгарылыш-квалификация эшебезнең темасы – “Татар теле дәресләрендә укучыларның язма сөйләм телен үстерү алымы буларак сочинение”.

Сөйләм культурасын үстерү процессында сөйләмнең һәр ике төренә – сөйләмә һәм язма формаларына бердәй әһәмият бирелә. Татар теле дәресләрендә укучыларның язма сөйләм культурасын үстерү бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Укытучы һәрбер дәрестә укучыларның телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү мәсьәләсен хәл итә. Телдән дөрес, матур итеп сөйли белгән бала язмача да үз фикерен тиешенчә әйтә ала һәм киресенчә. Баланы дөрес язарга өйрәтү дәвамлы эш: һәр дәрестә, төрле сыйныфтан тыш чараларда, өйдә, тәнәфестә, кыскасы, һәрвакыт бара торган эш. Димәк, укучыларның язма сөйләм телен үстерү, шул нисбәтән сочинение язарга өйрәтү телгә өйрәнүнең нигезе булып тора. Теманың актуальлеге шушы факторлар белән аңлатыла да.

Әлеге тема бүгенге көндә уку-укыту барышында игътибар үзәгендә торган актуаль мәсьәләләрнең берсе. Язма сөйләм телен үстерү бер яктан укучыларның сүз байлыгын киңәйтсә, үз фикерләрен анык, матур итеп әйтә белергә ярдәм итсә, икенче яктан грамматик нормаларга туры килгән язу күнекмәләрен формалаштырырга һәм камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Эшебезнең тикшерү объекты – татар теле дәресләрендә сочинение язарга өйрәтүнең барышы.

Хезмәтнең максаты – татар теле дәресләрендә сочинение язарга өйрәтү үзенчәлекләрен өйрәнү, тикшерү.

Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

•Сөйләм телен үстерүнең лингвистик, психологик һәм педагогик нигезләрен барлау;

•Укучыларның язма сөйләм телен үстерүдәге алымнарны ачыклау;

•Сочинение һәм аның төрләре турында мәгълүмат бирү;

•мәктәптә инша язарга өйрәтүнең методик нигезләрен өйрәнү.

Телче галимнәр, педагоглар һәм методистлар бәйләнешле сөйләм үстерүнең, шул исәптән сочинение язуның татар телен укытуга хас булган эзлекле системасын фәнни эшкәртү һәм аны гамәли яктан яктырту өстендә эшләгәннәр, һәм әлеге тикшеренүләр бүгенге көндә дә дәвам итә. Бу өлкәдә Г.Ф.Саттаров, Р.С.Вәлиева, Я.Х.Әбдрәхимова, Ә.Хуҗиәхәтов һәм башка галимнәрнең хезмәтләре игътибарга лаек. Аталган галимнәрнең хезмәтләре чыгарылыш-квалификация эшен язу барышында фәнни-методологик нигез булрак кулланылды.

Чыгарылыш-квалификация эшенең төзелеше кереш, ике бүлек, йомгак һәм кушымтадан гыйбарәт. Керештә эшнең максат-бурычлары билгеләнде, теманың актуальлеге ассызыкланды. Беренче бүлектә сөйләм телен үстерүнең лингвистик, психологик һәм педагогик нигезләрен барланды. Икенче бүлектә укучыларның язма сөйләм телен үстерүдә алымнар тикшерелде. Йомгакта төп нәтиҗәләр бирелде. Кушымтада темага нисбәтле дәрес үрнәге урнаштырылды.

Фрагмент работы

I БҮЛЕК.

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮНЕҢ ЛИНГВИСТИК, ПЕДАГОГИК НИГЕЗЛӘРЕ

1.1. Сөйләм телен үстерү мәсьәләләренең өйрәнелү тарихы

Күп кенә телче галимнәребез бәйләнешле сөйләм үстерү, шул исәптән сочинение язуның татар телен укытуга хас булган эзлекле системасын фәнни эшкәртү һәм аны гамәли яктан яктырту өстендә эшләгәннәр, һәм әлеге тикшеренүләр бүгенге көндә дә дәвам итә.

Язма сөйләм телен үстерү дәресләренең һәм гомумән, методикасының башлангычы күренекле мәгърифәтче К.Насыйрига ук барып тоташа. К.Насыйри, грамматиканы өйрәнү максатын билгеләгәндә үк (“сөйләшкәндә вә язганда телне хатадан сакламактыр”), әйтмә һәм язма сөйләм үстерүне күз алдында тота. Ана телендә сөйләгәндә, язганда сүз сайлый белүгә, сүзләрне дөрес әйтүгә, куллану принципларына, стилистик алымнарга игътибар итә. Язма сөйләмдә сүзләрне саф татарча язарга киңәш итә (“Нәмүнә”, “Кавагыйде хикаят”).

Совет чорына кадәр җәдитчелек рухы белән сугырылган мәктәп һәм мәдрәсәләрдә әйтмә һәм язма сөйләм үстерү укучыларның укылган әсәрләрнең эчтәлеген сөйләтү, яздыру (иншалау) формасында гына була. “Ә мөстәкыйль өслүб (тәсныйф) дәресләре һич булмый торган иде”, - ди М.Корбангалиев (“Ана теле методикасы, 123 б.). Ул заманда да сөйләм үстерү буенча “Өслүб дәресләре”, “Инша дәресләре” кебек рисаләләр басыла. Ләкин әйтмә һәм язма сөйләм культурасын мәктәпләрдә балаларга өйрәтү методикасы эшләнмәгән була.

Г.Ибраһимов “Татар телен ничек укытырга?” исемле китабында ана теле дәресләрендә әйтмә һәм язма сөйләм үстерүгә аеруча игътибар итә. “Сөйләү яшәүдә нинди зур урын тотса, язып аңлату да хәзерге мәдәни хәятта аннан аз ким әһәмиятле”, – ди (63б.). Шуңа күрә инша үзенең иң садә рәвеше белән беренче сыйныфта ук башлана”, – дип билгели.

Баланың сөйләргә өйрәнүен ул язарга өйрәнү өчен әзерлек дип аңлый һәм баланы сөйләргә өйрәтү юлларын да күрсәтә:

Әсәр эчтәлеген логик эзлекле итеп сөйләтү.

Сюжетлы рәсемнәр буенча сөйләтү.

Укучылар белән әңгәмә сәгатьләре үткәрү.

Инша язарга өйрәтүне, билгеле бер системага салып, баскычлап бирә:

рәсемнәр буенча инша язу;

кызыклы, кыска вакыйгаларны биргән хикәяләр буенча үз сүзләрең белән хикәя язу;

укыган әсәрләрнең берсенә охшатып, шуңа охшаш хәлне тормыштан алып язу (тәкүлид);

билгеле бер темага үз башыңнан чыгарып язу.

“Иншага өйрәтүдә куллана торган әүвәлге 3 ысул - төптән караганда, иншага менү өчен кирәк булган баскычлар гынадыр. Чын инша бирелгән мәүзуг(тема) хакында шәкертләрнең үз башларыннан чыгарып язулары белән башлана. Алдагылар моңа хәзерлиләр генә” (68 б.). Соңгысына килгәндә: “Тәхрир вә иншаның барып терәлә торган чиге юк”, - ди (69б.). Башлангыч мәктәп баласының инша язуда: “Ирешелә алачак мәртәбәсе: үзенең бер әйбер тугрысывнда булган уй вә мәгълүматын ачык, яхшы бирә алудан гыйбарәтдер”, - дип билгели (68 б.).

Г.Ибраһимов иншаларда дөрес язуны, телне, эчтәлекне һәм планны бертигез дәрәҗәдә әһәмиятле итеп саный һәм язма эшләрне шуннан чыгып бәяләргә куша. Хаталар өстендә эшләүгә килгәндә: “Шәкерт яңлышны үзе таба, ни өчен яңлыш икәнен тикшерә; аннан соң кулы белән берничә мәртәбә язып, гамәл вә гадәтне ныгыта”, - ди (70 б.).

Заключение

Кешенең тел байлыгын кечкенә вакыттан ук баетырга кирәк. Балаларны матур, дөрес, төгәл итеп сөйләргә һәм язарга өйрәтү тел-әдәбият дәресләренең төп бурычларыннан санала. Беренче яктан, сөйләм аң, фикерләү үсеше белән тыгыз бәйләнештә, сөйләм ярлылыгы фикер үсешен тоткарлый. Икенче яктан, телне яхшы белми торып сүз сәнгате булган әдәбиятны аңлап, тоеп, кичереп булмый. Шуңа күрә урта мәктәптә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре зур әһәмияткә ия. Яшәү хаҗәтләре кешедә мәгълүм бер максат, ният уята да, аңарда уй-фикер туып, шуны бүтәннәргә җиткерү ихтыяҗы барлыкка килә.

«Бәйләнешле сөйләм үстерү» төшенчәсе татар теленә өйрәнү практикасында коммуникатив – аралашу максатларында сөйләм теленнән актив файдалана алу күнекмәләре булдыруны күз алдында тота. Шулай ук татар әдәби теленең нормаларын үзләштерү, балаларның сүз байлыгын арттыру һәм әдәби телдә сөйләргә өйрәтү, фикерне телдән һәм язма рәвештә бәйләнешле итеп әйтә белүне максат итеп куя.

Татар теле дәресләрендә укучыларның сочинение язарга өйрәтү өстендә эшләү иң җитди бурычларның берсе булып тора. Укытучы, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, барыннан да элек укучыларның сөйләмен лексик һәм грамматик яктан баетырга һәм тәртипкә салырга, үзләренең фикерләрен эчтәлекле итеп, логик эзлеклелектә бирергә күнектерергә һәм бу эшне системалы рәвештә алып барырга тиеш.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләренең һәм гомумән, методикасының башлангычы күренекле татар мәгърифәтчесе К.Насыйрига ук барып тоташа. К.Насыйри, грамматиканы өйрәнү максатын билгеләгәндә үк (“сөйләшкәндә вә язганда телне хатадан сакламактыр”), әйтмә һәм язма сөйләм үстерүне күз алдында тота. Ана телендә сөйләгәндә, язганда сүз сайлый белүгә, сүзләрне дөрес әйтүгә, куллану принципларына, стилистик алымнарга игътибар итә. Язма сөйләмдә сүзләрне саф татарча язарга киңәш итә (“Нәмүнә”, “Кавагыйде хикаят”).

Совет чорына кадәр җәдитчелек рухы белән сугырылган мәктәп һәм мәдрәсәләрдә әйтмә һәм язма сөйләм үстерү укучыларның укылган әсәрләрнең эчтәлеген сөйләтү, яздыру (иншалау) формасында гына була. “Ә мөстәкыйль өслүб (тәсныйф) дәресләре һич булмый торган иде”, - ди М.Корбангалиев (“Ана теле методикасы, 123 б.). Ул заманда да сөйләм үстерү буенча “Өслүб дәресләре”, “Инша дәресләре” кебек рисаләләр басыла. Ләкин әйтмә һәм язма сөйләм культурасын мәктәпләрдә балаларга өйрәтү методикасы эшләнмәгән була.

Совет чорында комплекслы программалар, проектлар методы белән эшләгәндә (1920-1925), тел дәресләрендә укучыларның иҗади сөйләмен үстерү төп максат итеп куела, дөрес язуга аз игътибар ителә. Телдән чыгышлар ясарга, сөйләргә өйрәтү, эш кәгазьләре язарга өйрәтү (хат, хәбәр, белдерү, отчет һ.б.) барысы да мәктәпне тормышка якынайту, балаларның гомуми үсешен булдыру, тормышка әзерләү теләгеннән чыгып эшләнә. Ләкин сөйләм үстерү эше төзек бер системага керә алмый.

Хәзерге программаларда, методика китапларында һәм мәкаләләрдә татар теле һәм уку дәресләрендә сөйләм үстерү сүзләрне әдәби дөрес әйтү өстендә, сүз, җөмлә, бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү дип, киң мәгънәдә аңлатыла. Сөйләм үстерү логик фикерләү сәләтен үстерү белән тыгыз бәйләнә. Грамматик, пунктуацион һәм орфографик яктан дөрес булган, тирән эчтәлекле итеп логик дөрес төзелгән сөйләм генә камилләшккән сөйләм булып санала. Фикерләү сәләте һәм сөйләм осталыгы үсү уку грамматика һәм дөрес язу дәресләре белән табигый үрелеп бара. Башлангыч мәктәпнең татар теле һәм уку дәреслекләрендә сөйләм үстерү өстендә эшләү күнегүләре дә бирелә.

Җыеп әйткәндә, укучыларга сочинение язу күнекмәләре бирүгә тиешле урын биреп, дәрестәге һәм дәрестән тыш эшләрне укучыларның сөйләү һәм язу культурасын үстерүгә ярдәм итәрлек итеп оештырырга кирәк. Укытучының һәрбер дәресне иҗади, эзлекле итеп оештыра белүе бик әһәмиятле. Укытучы, үз эшенә иҗади якын килеп, төрле эш формаларын, методик алымнарны сайлый белсә, аларны урынлы һәм иҗади кулланса, шулай ук аларны үзгәртә һәм тулыландыра белсә, укытуда үзе көткән нәтиҗәләргә ирешә ала.

Сочинение язу дәресләре – татар теле методикасына караган фәннәрнең бер өлешен тәшкил итә. Аның өйрәнү предметы – теленең мәгънәви һәм грамматик төзелеше. Бәйләнешле сөйләм теле үстерү дәресләре турында Совет чорында бары тик берничә генә дәреслек булса, инде хәзерге компьютерлаштыру заманында программалар арта бара. Ләкин бу бүленеш чикле, чөнки заман яңа технологияләр таләп итә.

Список литературы

Кулланылган әдәбият исемлеге

Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-7 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма.- Казан: Мәгариф, 2003 – 119 б.

Асылгәрәева Р.Ә. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү // Рус мәктәпләрендә татар телен һәм әдәбиятын укыту үзенчәлекләре . – Казан, 2000. – Б. 39-42.

Вәлиева Ф.С. Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.- Казан: Раннур, 2000. – 455 б.

Вәлиева Ф.С. Халкына багышланган гомер: Мөхетдин Корбангалиевның татар телен укыту буенча методик системасы.- Казан: Мәгариф, 2004. – 143 б.

Вагыйзов С.Г., Вәлитова Р.Г. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. // Мәгариф, 2001. – 344 б.

Гафарова Ш. Сөйләм телен үстерү. // Мәгариф. – 1995. – № 2. – Б. 11-12.

Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004. – 367 б.

Кадыйрова Р. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү // Мәгариф. – 1999. – № 1. – № Б. 37-39.

Курбатов Х. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. “Мәгариф” нәшрияты, 2002.

Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар телен укыту. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф», 2004.

Максимов Н.В, Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З.Татар теленнән дидактик материаллар. Укытучылар өчен кулланма, Казан, “Мәгариф”, 2008.

Мифтахов Б.М. V-X классларда язма эшләрне үткәрү, тикшерү, бәяләү һәм анализ ясау методикасы. – Казан: Мәгариф, 1983. – Б. 106.

Сафиуллина Ф.С, Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан, 1998.

Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008.

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа:5-11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.

Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар. – Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.

Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа: 5-11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 1996.

Хаков В.Х. Татар теле стилистикасы. Укытучылар өчен кулланма, Казан, Татар. кит. нәшр., 1980.

Хәбибуллина З., Фәрдиева Х. Бәйләнешле сөйләм үстерү (Эш кәгазьләрен язарга өйрәтү) // Мәгариф, 2002. – №9. – 24-26 б.

Хәбибуллина З., Фәрдиева Х. Бәйләнешле сөйләм үстерү // Мәгариф, 2002. – №1. – 35-36 б.

Хәсәнова М. Укучыларның сөйләмен һәм интеллектуаль сәләтен үстерү. // Мәгариф, 2001. – №10. – 48-49 б.

Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасы программасы. – Казан: Казан ун–ты нәшр., 2001.

Дәреслекләр

Ганиев Ф.Ә., Гыйләҗев И.Ф., Исламов Ф.Ф. Әдәбият: 6 нчы класс укучылары өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 1992. – 240 б.

Зәкиев М.З. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек.- Төзәт. һәм тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 1998. – 215 б.

Зәкиев М.З., Ибраһимов С.М. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1998. – 127 б.

Зәкиев М.З., Ибраһимов С.М. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1998. – 127 б.

Зәкиев М.З., Сафиуллина Ф.С. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 10-11 нче с-флары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2000. – 344 б.

Максимов Н.В. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 9 нчы с-фы өчен д-лек.- Төзәт. һәм тулыл. 2 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2000. – 224 б.

Мифтахов Б.М., Юсупов Ф.Ю., Тумашева Д.Г. Татар теле: Унберьеллык урта мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1996. – 254 б.

Сафиуллина Ф.С. һ.б. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 7 нче с-фы өчен д-лек. – Төзәт. һәм тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 300 б.

Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа: 5-11нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2003. – 47 б.

Юсупов Р.А. һ.б. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек/Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Т.М. Гайфуллина.- Төзәт. һәм тулыл. 3 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2000. - 238 б.

Юсупов Р.А. һ.б. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек / Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Т.М. Гайфуллина.- Төзәт. һәм тулыл. 2 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2002. - 315 б.

Покупка готовой работы
Тема: «Сочинение как средство развития письменной речи учащихся на уроках татарского языка»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 78
Цена: 2700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика