ВКР

«Стилистическая роль эпитетов в творчестве м.галиева»

  • 55 страниц
Содержание

Кереш.6

Төп өлеш

Беренче бүлек.

Троплар системасында эпитетлар.6

Троплар турында гомум мәгълүмат.6

Сәнгатьле сөйләмне барлыкка китерүче стиль алымнары.14

Сәнгатьле сөйләм контекстында эпитетлар.21

Икенче бүлек.

Марсель Галиев иҗатында эпитетларның бирелеше.24

Марсель Галиев иҗаты турында гомум мәгьлумат.24 Марсель Галиев иҗатында эпитетларның сүз төркемнәре белән

бирелеше.26

Марсель Галиев хезмәтендә төсләр бирелеше.31

Марсель Галиев иҗатында синестезия күренеше.34

Өченче бүлек.

Мәктәптә сурәтләү чараларын өйрәнү методлары һәм алымнары.38

Сурәтләү чараларының өйрәнү методлары.38

Сурәтләү чараларының өйрәнү алымнары.49

Йомгак.45

Библиография.47-50

Введение

Тел фикер көзгесе ул.

(С.Поварисов)

Диңгез төбеннән энҗе-мәрҗән эзләү никадәр кыен булса, сөйләү яки язу өчен сүз сайлау да шулай ук авыр. Сөйләшүе һәм язуы буенча гына да кемнең кем икәнен чамалап була. Сәнгатьле сөйләм, сүз сәнгате серләрен бөтен нечкәлекләре белән аңлау гына язучыны зур художник итә [31, 56].

Тел художестволы әсәрнең материалы вазыйфасын үти. Тел – үзенең чиксез байлыгы һәм гаҗәп киң мөмкинлеге белән чынбарлыкны чагылдыручы чара. Телнең бай мөмкинлеге кешенең үтә катлаулы һәм гасырлар төпкеленнән килгән эшчәнлеге дәвамында үсә барган, тел шул җирлектә үткерләнгән, шомарган, эшкәртелгән.

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Шуңа күрә ул, бер яктан, кешенең куптөрле һәм чиксез катлаулы эшчәнлеген оештыру, икенче яктан, кешеләрнең культура һәм хезмәт тәҗрибәсен туплау һәм саклау, шул тәҗрибәне гасырдан гасырга тапшыру коралы булып исәпләнә.

Матур әдәбият тел чаралары белән иҗат ителә. Әдәбият, үз чиратында, чынбарлыкны танып белү, аны үзгәртеп кору максатларында образлы сурәтләүнең бер формасы.

Художестволы телдә сүз кешенең катлаулы күңел дөньясын һәм күренешләрне безнең хыялыбызга тере итеп бастырырлык булырга тиеш.

Ә моның өчен язучы тел үзенчәлекләрен белергә һәм сүзгә сизгер булырга тиеш. Сурәтләнә торган күренешнең төрле бизәкләрен тулы итеп чагылдыручы сүз табу язучының осталыгына бәйләнгән [38, 5].

Сурәтләү чаралары халык телендә дә, әдәби әсәрләрдә дә мул кулланыла. Чәчәкләр болынны бизәгән кебек, алар да телне бизиләр. Чәчәкләрне сайлый-сайлый өзгән кебек, халык та, язучы да сәнгатьле сөйләм өчен аларны сайлап-сайлап ала. Поэтик бизәкләрнең сурәт ясау, образ тудыру, эстетик сыйфатка ирешүдә кайсы отышлырак булуы, язучының эстетик карашларына, чынбарлыкны танып белү, тоюына, әсәрнең жанр үзенчәлегенә һәм башка сәбәпләргә бәйле [32,56].

Чагыштыру, эпитет, метафора кебек сурәтләү чаралары образлылыкның иң мөһим берәмлекләрен тәшкил итәләр. Бу чаралар шигъриятнең үзенчәлекле атомы буларак, әдәбиятның табигатенә тирәнрәк үтеп керергә мөмкинлек бирәләр [4, 115].

Сурәтләү чараларын белү язучы өчен дә, әдәбиятны, телне өйрәнүче өчен дә бик әһәмиятле. Шуңа күрә, кайбер галимнәр, телчеләр тикшерү өлкәсе итеп сурәтләү чараларын алалар. Тел белемендә алар күпмедер дәрәҗәдә тикшерелгән, ләкин эпитетлар, метафораларны махсус рәвештә тел ясылльтгынла алып тикшерелгән хезмәтләр юк дәрәҗәдә. Булган хезмәтләрдән С.Ш.Поварисовның "Сүз һәм сәнгатьле сөйләм", "Тел – күңелең көзгесе", "Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү", В.Хаковның "Стилистика һәм сүз сәнгате", Ф.С.Сафиуллинның "Тел дигән дәръя бар" дигән китапларын әйтеп үтәргә була.

Теоретикларның раславынча, эпитет сурәтләү чараларының катлаулырак төре булып исәпләнә. Ләкин ул тел белемендә аерым тикшерелмәгән. Шуңа күрә, бу тема актуаль булып каралырга хаклы. Теманың актуальлеге безгә диплом эшенең темасын "Марсель Галиев иҗатында эпитетлар” дип алырга һәм эпитетларны тикшерүгә этәргеч ясады.

Соңгы елларда сурәтләү чаралары, сүз-сурәтнең образ тудыру мөмкинлекләре тел белеме фәненең дә, әдәбият белеменең дә өйрәнү оъекты булып кала бирә. Күп кенә язучыларгың иҗатлары сүзнең образлы мөмкинлекләреннән чыгып киң планда тикшерелә.

Шулай да классик язучылар, шагыйрьләр арасында кайбер аерым шәхесләрнең иҗатлары системалы өйрәнелмәгән, аерым сурәтләү чаралары алар иҗатында аз тикшерелгән. Шундый язучыларның берсе булып Марсель Галиев тора.

Хезмәтнең төп максаты булып Марсель Галиев иҗатында эпитетларны анализлау тора.

Максатны ачыклау юнәлешендә түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1. Эпитетларның троплар системасында тоткан ролен ачыклау.

2. Марсель Галиев иҗатында эпитетларның бирелешен тикшерү.

3. Мәктәптә сурәтләү чараларын өйрәнү методларын һәм алымнарын анализлау.

Структур яктан хезмәт керештән, өч бүлектән, йомгак, кулланылган әдәбияттан гыйбарәт.

Беренче бүлек "Троплар системасында эпитетлар" дип атала. Монда троплар турында гомум мәгълүмат бирелә. Эпитетлар төшенчә буларак карала. Икенче бүлек «Марсель Галиев иҗатында эпитетларның бирелеше» дип атала. Бу бүлектә эпитетларның сүз төркемнәре белән бирелеше тикшерелә, шулай ук структур яктан эпитетлар анализлана. Төс белдерүче эпитетлар карала. Шулай ук гомумпоэтик һәм индивидуаль эпитетларның стилистик кулланылышы мәсьәләсе күтәрелә. Марсель Галиев иҗатында синестезия күренеше анализлана. Өченче бүлектә сүз-сурәт тудыручы чараларның мәктәптә өйрәнелеш дәрәҗәсе, аның өйрәнүдәге методлар һәм алымнар тикшерелә.

Хезмәтнең методологик базасы булып рус галимнәре арасыннан В.В.Виноградовның, татар галимнәре арасынна Д.Ф.Заһидуллина, Г.Н.Галиуллин, Х.Р.Курбатов, С.Ш.Поварисов, В.Х. Хаков хезмәтләре тора.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ТРОПЛАР СИСТЕМАСЫНДА ЭПИТЕТЛАР

Троплар турында гомум мәгълүмат

Бик затлы товарлар була. Матурлау өчен аларны янә бизәклиләр. Халык хәзер шул бизәнең нинди булуын төпченә башлый. Аның эстетик зәвыкларына туры киләме бу бизәк? Әлбәттә, бер төрле бизәк, ничек кенә матур булмасын, теләсә кемнең күңеленә ятмаска мөмкин. Шулый да күпләрнең күңеленә хуш килердәй аерым бизәкләр була. Алар артык янып та тормый, ничектер, эчке матурлыклары белән кешеләргә ошый. Телнең дә бизәкләре бар. Аларны “сурәтләү чаралары”, “тел бизәкләре”, “поэтик бизәкләр” дип тә әйтәләр. “Болын – чәчкәсез, тел бизәксез булмас” ди халык. Димәк, сурәтләү чаралары телне бизәкләү, поэтик аһәң белән туендыру өчен кирәк. Әнә шул бизәкне әсәр тукымасында хәзерге укучының эстетик зәвыкларын канәгатьләндерерлек итеп куллана белү язучыдан зур осталык сорый.

Сөйләмне, әдәби әсәрләрне сәнгатьле итүдә зур роль уйнаучы поэтик бизәкләрнең сурәт ясау, образ тудыру, эстетик сыйфатка ирешүдә кайсы отышлырак булуы турында да төрле фикерләр бар. Бу, билгеле, язучының эстетик карашларына, чынбарлыкны танып – белү, тоюына, әсәрнең жанр үзенчәлегенә һ. б. бәйле .Шуның белән бергә, һәр сурәтләү чарасының үзенә хас эчке мәгьнәсе булуны да онытырга ярамый. Образлылыкның нигезе эчке мәгьнәгә дә бәйләнгән. Теоретикларның раславынча, эпитетт сурәтләү чарасының катлаулырак төре булып исәпләнә. Метафора төрле күренешләрдәге характерлы билгеләрне синтезлаштырып, җыйнап, кыска итеп чагылдыра, чөнки анда тропның бер компоненты кысрыкланган була.

Чагыштыру сурәтләү чарасының гадирәк төре булып исәпләнә. Чагыштыру предмет һәм күренешләрне тәнгәл үк куймый, әмма эффектлылыкны арттыру өчен берсендәге характерлы билгене икенчесендә чагылдыра ала. Сурәтләү чаралары, төрле поэтик бизәкләр үзләренчә нейтраль булып исәпләнәләр. Сурәтләү чараларының мәгьнә эчтәлегендәге үзенчәлек, образлылык компонентлар саны һәм аларны бәйләүче чаралар булу - булмау белән дә аерыла.

Сурәтләү чаралары халык телендә дә, әдәби әсәрләрдә дә мул кулланыла. Әйтелгәнчә, чәчәкләр болынны бизәгән кебек, алар телне бизи. Чәчәкләрне сайлый-сайлый өзгән кебек, халык та, язучы да сәнгатьле сөйләм өчен аларны сайлап-сайлап ала.

Чынбарлыкны образлы сурәтләү телгә аерым шартлар куя. Тормыштагы күренешләрне матур, сынлы да итеп төрле буяулар белән тасвир итә алырлык тел чараларына әдәбиятта зур урын бирелә. Ул чаралар сурәтләү чаралары дип атала. Сурәтләү чараларын "тел бизәкләре" яки "поэтик бизәкләр" дип йөртәләр. Сурәтләү чаралары телне бизәкләү, поэтик аһәң белән туендыру өчен кирәк һәр әйбернең, күренешнең, эш яки хәрәкәтнең берничә үзенчәлеге бар. Аларга шул үзенчәлекләрнең берсеннән чыгып исем бирелә. Бу исем шул телдә сөйләшүче кешеләрнең хәтерендә беркетелгән була – кулланылышка әзер тора, ул исем сүзнең туры мәгънәсе рәвешендә сүзлекләргә дә теркәлә. Ләкин сүз кулланылышының хикмәте шунда: ул туры мәгънәдә генә түгел, күчерелмә мәгънәдә дә йөри.

Заключение

Архитектурадагы кирпечләр кебек матур әдәбиятта төзү материалы булып сүз хезмәт итә. Аны күрү дә, тотып, капшап карау да мөмкин түгел.Аны тик күңелдән генә барларга, ишетергә, укырга була. Сүз дә, язу да адәм баласының бик югары үсеш нәтиҗәсе, милләтнең кыйммәтле, игелекле рухи хезмәте ул.

Төзү дәвамында кирпечләр кими барса, тел байлыгы, киресенчә, күп куллану нәтиҗәсендә арта, ишәя бара, үз халкына тугрырак, нәтиҗәлерәк хезмәт итә, сүз-бизәкләре яктыра, балкый төшә.

Сурәтләү чарасының үзенчәлеге телнең тасвирлау сферасын, сурәтләү объектын бик нык киңәйтә. Сурәтләү чаралары халык телендә дә, әдәби әсәрләрдә дә мул кулланыла. Чәчәкләр болынны бизәгән кебек, алар телне бизи. Чәчәкләрне сайлый-сайлый өзгән кебек халык та, язучы да сөйләм өчен аларны сайлап-сайлап ала.

Бизәкнең төрлесе була, "янып" торганы, уртача булганы [Поварисов, 1982,108].

Эпитетлар, тел бизәкләренең "янып" торганы. Эпитет - тел бизәкләренең шактый катлаулы төре. Ул зур эмоциональ-экспрессив көчкә ия. Шуңа күрә бу сурәтләү чарасына җитди игътибар кирәк.

Әдип сурәтләү чараларына үтә җитди карап, җаваплылыкны тоеп яза. Аның әсәрләрендә татар теленең үткенлеге, тапкырлыгы, образлы сөйләме чагыла. Еллар узган саен ул тормыш материалына тирәнрәк үтеп керә, тел бизәкләренә таләпчәнрәк, төгәлрәк була бара. Беренче иҗат чорындагы күз камаштыргыч буяуларны, кирәксез маҗараларны чын булулары белән үзәккә үтә торган вакыйгалар, логик фикерләүләр, язмышларны, табигый үсешне алыштыра [Ахунов, 2004 - Казан утлары. №1, С.119].

Күрүебезчә, Марсель Галиев иҗатында шактый еш һәм уңышлы кулланылып килгән сүзбизәкләрнең берсе - эпитетлар, яки ачыклагыч сүзләр.

Эпитетларга характеристика бирү, аларны романнан табып анализлау, стилистика куллалышын күзәтү бу хезмәтнең төп максаты иде. Без шул максатка ирештек дип уйлыйбыз. Беренче бүлектә эпитетка төрле яклап характеристика бирелде, аның троплар системасындагы роле ачыкланды. Икенче бүлектә Марсель Галиевның иҗатында эпитетлар сүз төркемнәрендә каралды. Аның түбәндәге төрләре ачыкланды: 1) исем белән белдерелгән эпитетлар: ватан-ана, гөмбә-баш һ.6.; 2) сыйфат белән белдерелгән эпитетлар: кара такта, кара байрак һ.6.; 3) хәл фигыль эпитетлары: тәмлән яшәргә Һ.6.; 4) сыйфат фигыль белән белдерелгән эпитетлар: югалган матурлык, чуаланды һ.6.; 5) рәвеш эпитетлары: кыек эшләү, алдан күрү һ.б.

Әсәрдә җәенке, тиңдәш эпитетлар да байтак очрады. Бу ике төр берлектә катлаулы конструкцияләр төзергә ярдәм итәләр, бу исә язучының сүз остасы буларак нинди дәрәҗәгә җиткәнен ачык әйтеп торалар, аның осталыгын билгелиләр.

Марсель Галиевның иҗатында синестетик эпитетларны бик уңышлы куллана. Синестетик эпитетлар чынбарлыкны төс-хисләр һәм кичерешләр гаммасында, башкалар күрә алмаган төстә күрергә ярдәм итәләр. Моңа борынгы грек философы Аристотель дә игтибар иткән булган, һәм ул болай дигән: "Иң мөһиме - метафораларга (метафорик эпитетларга) талымлы булу кирәк, тик моны гына башкалардан күчереп алып булмый - бу талант билгесе".

Язучы тормышта булган вакыйга-күренешләрне җентекләп өйрәнеп, әсәре өчен тупласа да, күренүенчә, аларны әзер килеш кенә күчереп утырмый, образлылык тудыру өчен аның алдына катлаулы иҗади эш бара, монда инде аның хыял көче, фантазиясе зур роль уйный. Бу инде Марсель Галиев чын мәгънәсендә сүз остасы, телнең бөтен мөмкинлекләреннән файдалана белә торган язучы, әдип тә әйтергә тулы хокук бирә.

Список литературы

1. Абрамович Г.А. Введение в литературоведение. - М., 1975.

2. Ахманова О.С. Словарь лингвистических терминов. - М., 1966.

3. Әхәтов Г. Сүз һәм аның асыл сыйфаты // Совет мәктәбе. - 1967. -№5.

4. Әхмәтьянов К. Әдәбият теориясе. - Уфа, 1985.

5. Әхмәтьянов К. Матурлык. Батырлык. Шигрият. - Уфа, 1982.

+ еще 47 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Стилистическая роль эпитетов в творчестве м.галиева»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 55
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика