ВКР

«Стилистическое использование концепта “слова” в татарской паремии»

  • 83 страниц
Содержание

Кереш.

Төп өлеш.

Беренче бүлек. Тел белемендә лингвокультурологиянең өйрәнелү дәрәҗәсе.

1.1. Рус һәм чит тел белемендә лингвокультурологиянең өйрәнелү дәрәҗәсе.

1.2. Татар тел белемендә лингвокультурологиянең өйрәнелү дәрәҗәсе.

Икенче бүлек. Мәкаль-әйтемнәрдә “сүз” образ-концептының стилистик кулланылышы.

2.1. “Сүз” образының татар лингвокультурологиясендә чагылышы.

2.2. Мәкальләрнең тематик төркемнәрендә “сүз” образының бирелеше.

Өченче бүлек. Татар теле дәресләрендә укучыларның лингвокультурологик компетенцияләрен формалаштыру.

3.1. Рус мәктәпләрендә татар теле укытуның бурычлары.

3.2. Рус мәктәбендә татар теле укыту. Татарча сөйләм теленә өйрәтү.

Йомгак.

Кулланылган әдәбият.

Введение

Хәзерге лингвистикада үзәк проблемаларның берсе булып тел һәм мәдәниятның үзара мөнәсәбәте тора. Галимнәрнең бу тема белән кызыксынуы ХХ гасыр азагында яңа фән – лингвокультурологияне барлыкка китерә. Бу фән телне аралашу чарасы итеп кенә түгел, телне милләтнең милли хәзинәсе итеп карый. Һәр милләтнең теле үзенчәлекле, шул тел дөнья картинасын һәм шунда яшәүче кешене, милли мәдәниятны тел һәм сүз аша аңлата. Гомумән, бар дөнья сүзгә корылган.

Милли күзаллау мәдәният аша чагыла. Ә мәдәният үз эченә мондый элементларны ала: тормыш идеаллары, гореф-гадәтләр. Алар аша җәмгыять нормалары урнаша. Тел, уй-фикер һәм мәдәниятнең үзара мөнәсәбәттә булуыннан чыгып, күп галимнәр телдәге күренешләрне төрле карашлар белән аңлаталар. Мәсәлән, когнитив лингвистика уйлау-фикерләү берәмлекләре проблемаларын үз эченә ала, милли тел һәм милли фикерне чагыштырып карый. Югарыда әйтелгән барлык берәмлекләр дә милли дөнья картинасы һәм телнең үзенчәлеге белән тыгыз бәйләнештә.

Телнең үзенчәлеге проблемасы актуаль һәм күпкырлы, ул күп лингвистларның игътибар үзәгендә тора: Т. Г. Винокур, Ю. В. Рождественский, И. Д. Артюнова, Р. Р. Җәмәлетдинов һ. б.

Әлеге квалификацион чыгарылыш эше татар мәкаль-әйтемнәрендә “сүз” образ-концептының стилистик кулланылышын тикшерүгә багышланган.

Бу эшнең актуальлеге булып лингвистикада телнең кеше, аның аңы, мәдәнияты, тел үзенчәлекләре белән тыгыз бәйләнеше тора. Безнең игътибар үзәгендә телнең тиешле дәрәҗәдә өйрәнелеп бетмәгән кайбер үзенчәлекләре тора. Гомумән, татар мәкаль-әйтемнәре тирән тикшерүләргә дучар булмаганнар.

Квалификацион чыгарылыш эшенең максаты булып татар мәкаль-әйтемнәрендә “сүз” образ-концептын тикшерү тора.

Эш барышында түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- Теоретик базаны билгеләү; “сүз” терминының мәгънәсен ачып бирү;

- Тикшереләчәк берәмлекләрне сайлап алып, билгеләү;

- “Сүз” образы булган мәкаль-әйтемнәрне системалаштыру, аларны анализлау.

Тикшерену методы теманың үзенчәлеге һәм куелган бурычлар белән билгеләнә. Төп метод буларак комплекслы анализ методы алынды. Шулай ук чагыштырмалы-тарихи, тасвирлау, чагыштыру методлары да кулланылды.

Структур яктан квалификацион чыгарылыш эше кереш, төп өлеш, 3 бүлек, йомгак һәм кулланылган әдәбияттан тора.

Әйе, сүзләр гасырларны тоташтыра. Сүзләр ярдәмендә киләчәк төзелә. Тормыштагы уңышларыбыз яисә бәхетсезлекләрнең нигез ташы – сүз. Яшь буынны туган телендә сөйләшүче, халкын сөюче, аның чын дөрес тарихын өйрәнүче, иҗатка сәләтле, белемле буын итеп тәрбияләү эшен халык педагогикасыннан, аның хәзинәләреннән, мирасыннан башка күз алдына китерү кыен.

Нәрсә соң ул сүз? дигән сорауга җавап бирүе бик җиңел кебек тоела. Шулай да бу сорау ничәмә-ничә еллар буена галимнәрне борчып килгән һәм әле хәзер дә моңа канәгатьләнерлек җавап бирелгәне юк. Ә ни өчен шулай? Чөнки сүзнең табигате үзе гаять катлаулы.

Сүз, җөмләдән аермалы буларак, таркала алмый, җөмләгә сүзләр өстәргә мөмкин, ә сүзнең эченә үтеп кереп булмый.

Сүз грамматик яктан да бербөтен тәшкил итә, нинди дә булса сүз төркеменә карый, ниндидер мәгънәгә ия була, күренешләрне, предметларны атый, ләкин бу үзенчәлеккә тиң исемнәр, фигыльләр, сыйфатлар, рәвешләр генә ия. Алмашлыкларга да атау үзенчәлеге хас: алар һәрвакыт билгеле бер хәлгә бәйле рәвештә атыйлар.

Халкыбызның культура дәрәҗәсе елдан-ел үсә, аның рухи яктан формалашуында әдәбиятның, сүзнең роле арта бара, халкыбызның эстетик зәвыгы камилләшә, әдәби тел нормалары тагын да ныграк тарала. Тел турында яңадан-яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән тел турында кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да кешеләрдә телнең тарихы, үсеше, яшәеше, төзелеше һ.б. турында күп санлы сораулар тууга сәбәп булып тора.

Фрагмент работы

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.

ТЕЛ БЕЛЕМЕНДӘ ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИЯНЕҢ ӨЙРӘНЕЛҮ ДӘРӘҖӘСЕ.

1.1. Рус һәм чит тел белемендә лингвокультурологиянең өйрәнелү дәрәҗәсе.

Лингвистика фәнендә лингвокультурологиянең төп концепцияләре В. Гумбольт, А. А. Потебня, Э. Сепир, Б. Л. Уорф хезмәтләре аша күрсәтелә. Рус телендә милләтнең үткән мәдәни яшәешен К. С. Аксаков, Н. П. Некрасов, Ф. Ф. Фортунотов, А. А. Шахматов, Н. И. Кареев, В. Н. Телия, Ю. С. Степанов, А. Д. Артюнова, В. В. Воробьев, В. Шаклеин, Н. И. Толстой һ. б. тикшергән.

Дөнья күренеше, концептуаль яктан, кешенең тормыш эшчәнлеге нигезендә формалашкан дөнья образларын төшенү һәм объективлаштыру, предметлаштыру аша, кешенең гамәли эшчәнлеге һәм объктив чынбарлыкны рефлекцияләү барышында дөньяның яңа образларын тудыру нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Төрле телләрдә күзәтелүче универсаль семантик компонент төрле мәдәният вәкилләренең дөньяны бердәй күрүе белән бәйләнгән. Бу үзләштерү-төшенүнең универсаль формалары кеше физиологиясе һәм психикасының бердәмлеге белән һәм индивидуаль, раса үзенчәлекләреннән яки конкрет тарихи шартлардан бәйле булмаган бердәй когнитив процесслар белән чикләнә һәм телнең семантик оештырылышының төрле баскычларында чагылыш таба. Мәсәлән, төрле мәдәният вәкилләре, сөйләшкәндә, эш-гамәл субъектын һәм аның объектын, предметны һәм аның билгесе чикләрен күрсәтүгә, теге яки бу вакыт һәм пространство мөнәсәбәтләрен билгеләүгә мохтаҗ булалар. Төрле мәдәниятләргә караган кешеләрнең дөньяны бердәй күрүен, мәсәлән, телләрдә күзәтелүче антропоморфлылыкта табарга мөмкин. Дөнья күренеше – үз үзенчәлекләрен аңсыз рәвештә әйләнә-тирә чынбарлыкка күчереп караучы кеше тарафыннан тудырылган һәм зиһенгә алынган дөнья моделе ул.

Дөнья тел күренеше чынбарлыкны төшенчәләрдә категорияләштерү һәм шулай ук төшенчә булып әверелмәгән эчтәлек, дөньяның этнос өчен мөһим булган өлешләренә игътибар юнәлтү һәм аларны аерып күрсәтүдәге үзенчәлекләр, чынбарлыкны кыйммәт буларак тамгалау белән билгеләнә. Мәгълүм ки, дөньяның милли күренеше үзәген мәдәният кыйммәтләре, дөнья күренешен төзегәндә нигез хезмәтен үтәгән категорияләр тәшкил итә. Аеруча мөһим кыйммәтләрне һәм антикыйммәтләрне сайлап алу теге яки бу социум мәдәнияте тибын характерлый [2, 57]. Шунысы да мөһим: дөньяның идеаль образын телдә калыплаштыручы кеше аңы эмоциональ төсмергә ия. Бу – телдә тасвирланган дөнья образында да чагылыш таба.

Бердәй универсаль төшенчәләр белән беррәттән бу төшенчәләр арасында һәр милләтнең үзенә генә хас бәйләнешләре бар, ә бу исә дөньяны күрүдә һәм әйләнә-тирәдә чынбарлыкны бәяләүдә миллилеккә нигез була. Мәсәлән, вакыт һәм пространство төшенчәләре төрле мәдәниятләрдә күзәтелә, әмма алар, конкрет бер халыкның менталитеты чагылышы буларак, аның тел системасында аңлатылу ысулы буенча аеруча милли үзенчәлекле.

К. Гирц билгеләмәсе буенча, дөнья күренеше “әйберләрнең ничек яшәве., аның табигать, үзе һәм җәмгыять турындагы концепциясе”ннән гыйбарәт [33, 46].

Дөнья тел күренеше бер яктан – тел универсалийлары ярдәмендә чагылдыручы тел чаралары белән, икенче яктан теге яки бу халыкның дөньяны күрү-аңлавы үзенчәлекләрен беркетүче тел чаралары белән формалаштырыла. Универсаль дөнья күренеше юк, ә күп төрле милли характердагы дөнья күренешләре генә бар. Аларның уникаль һәм үзенчәлекле булуын телләрдә сөйләшкән төрле халыкларның дөньяны күрү-аңлауларын чагыштырып караганда гына күрергә мөмкин.

Заключение

Чал тарихка барып тоташа торган телебез бүгенге көндә иң бай телләрдән санала. Телнең байлыгы ничек билгеләнә соң? Иң элек андагы сүзләр саны билгеләнә. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нә, “Татар теленең диалектологик сүзлеге”нә, “Татарча-русча сүзлек”ләргә ун меңнәрчә сүз тупланган. Ләкин бер генә сүзлек тә теге яки бу халыкның тел байлыгын туплап бетерә алмый, чөнки тел ул – тормыш чагылышы, ә тормыш – һәрвакыт хәрәкәттәге катлаулы процесс.

Галимнәр исәпләвенчә, татар телендә йөз меңләп сүз бар. Бу байлык сүзлек төзүчеләр тарафыннан бик тырышып туплана, сүзлекләргә теркәлә, фәнни яктан өйрәнелә, халыктан алына да яңадан халыкның үзенә кайтарыла. Телебезнең байлыгы, төгәллеге, чисталыгы сагында дистәләгән әдипләребез тора. Үзләренең әсәрләре, чыгышлары белән телне һәрвакыт халыкка хезмәт иттерәләр алар. Турыдан-туры тел белән эш итүчеләр рәтенә йөзләгән матбугат эшчеләрен – журналистларны, редакторлар, корректорлар, радио һәм телевидение хезмәткәрләрен кертергә кирәк.

Тел байлыгы халкыбызның авыз иҗатында тупланып, урнашып калган. Н. Исәнбәтнең “Татар халык мәкальләре”ндә генә дә никадәр хәзинә! Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган халык авыз иҗаты үрнәкләрендә дә халкыбыз теленең җәүһәрләре ялтырый. Халыкның тел байлыгын махсус өйрәнүче, бер сүз табар өчен йөзләрчә чакрымнарга чыгып китәргә әзер торган диалектологларыбызның хезмәте һәртөрле мактауга лаек. Әйе, телебез үсә, камилләшә генә түгел, киләчәк буыннар өчен аның тарихы да язылып кала.

Сүзлек составы сүзләрнең мәгънә күчешләре исәбенә дә үзгәреп, чөнки мәгънә киңәя, яңа мәгънәләр туа, бер үк сүз күп мәгънәләрдә кулланыла башлаганын беләбез.

Сүз үз урынында, дөрес, ягъни халыкта ничек йөри – шулай кулланылырга тиеш. Аның үз урынында булмавы шундук күзгә ташлана: Имештер, бер дә бер көнне авылда сөрән куба (Ф. Хөсни). Чана артыннан килүче кеше хатын-кыз булып чыкты. Аның башында ак калфак. (М. Хәбибуллин). Түбә чүпрәге уңып-агарып беткән газик калкулыкка күтәрелүгә Чәчәнганак тавы күренде (М. Хәбибуллин). Балачактан таныш өй эче болганчыкланган (М. Галиев). Куанычка каршы, безнең көлдертеп эчне катыра, мәзәк геройларны шаулатып уйный торган талантлы башкаручыларыбыз да бар (Г. Бәширов). Беренче тапкыр аның. тыгызланып ябышынкыраган күрекләрен сак кына яза-яза, тыгыз телләрен тирбәлдереп, беренче тапкыр уйнап җибәргән кеше нинди бәхетле булгандыр! (М. Рәфиков). – Одессаны белмәгән кешегә шундый чытырлы юл өйрәтәләрмени? (М. Юныс) һ. б.

Нәрсә соң ул сүз? дигән сорауга җавап бирүе бик җиңел кебек тоела. Шулай да бу сорау ничәмә-ничә еллар буена галимнәрне борчып килгән һәм әле хәзер дә моңа канәгатьләнерлек җавап бирелгәне юк. Ә ни өчен шулай? Чөнки сүзнең табигате үзе гаять катлаулы.

Сүз, җөмләдән аермалы буларак, таркала алмый, җөмләгә сүзләр өстәргә мөмкин, ә сүзнең эченә үтеп кереп булмый.

Сүз грамматик яктан да бербөтен тәшкил итә, нинди дә булса сүз төркеменә карый, ниндидер мәгънәгә ия була, күренешләрне, предметларны атый, ләкин бу үзенчәлеккә тиң исемнәр, фигыльләр, сыйфатлар, рәвешләр генә ия. Алмашлыкларга да атау үзенчәлеге хас: алар һәрвакыт билгеле бер хәлгә бәйле рәвештә атыйлар.

Халкыбызның культура дәрәҗәсе елдан-ел үсә, аның рухи яктан формалашуында әдәбиятның, сүзнең роле арта бара, халкыбызның эстетик зәвыгы камилләшә, әдәби тел нормалары тагын да ныграк тарала. Тел турында яңадан-яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән тел турында кызыклы тапшырулар алып барыла.Болар барысы да кешеләрдә телнең тарихы, үсеше, яшәеше, төзелеше һ.б. турында күп санлы сораулар тууга сәбәп булып тора.

“Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” ди халык. Җирдә сүздән дә кодрәтлерәк нәрсә юктыр, чөнки һәр сүз халыкның меңәр еллык тарихын, уй-фикерләрен, өмет-ышанычларын, дөньяны танып белү үзенчәлекләрен чагылдыра. Шуңа күрә телдәге сүз энҗедәй кадерле булсын!

Әлеге квалификацион чыгарылыш эше татар мәкаль-әйтемнәрендә “сүз” образ-концептының стилистик кулланылышын тикшерүгә багышланды.

Бу эшнең актуальлеге булып лингвистикада телнең кеше, аның аңы, мәдәнияты, тел үзенчәлекләре белән тыгыз бәйләнеше тора. Безнең игътибар үзәгендә телнең тиешле дәрәҗәдә өйрәнелеп бетмәгән кайбер үзенчәлекләре тора. Гомумән, татар мәкаль-әйтемнәре тирән тикшерүләргә дучар булмаганнар. Әлеге хезмәттә мәкаль-әйтемнәр тикшерелде, куелган бурычлар үтәлде, максатка ирешелде.

1. Теоретик базаны билгеләнде; “сүз” терминының мәгънәсен ачылды;

2. Тикшереләчәк берәмлекләр сайланылды, билгеләнде;

3. “Сүз” образы булган мәкаль-әйтемнәрне системалаштырылды, алар анализланды.

Шулай итеп, чит тел белемендә лингвокультурологиянең өйрәнелү дәрәҗәсе шактый югары. Гомумән, лингвокультурология өлкәсендә В. Гумбольт, А. А. Потебня, Э. Сепир, Б. Л. Уорф хезмәтләре күрсәтелә. Рус телендә милләтнең үткән мәдәни яшәешен К. С. Аксаков, Н. П. Некрасов, Ф. Ф. Фортунотов, А. А. Шахматов, Н. И. Кареев, В. Н. Телия, Ю. С. Степанов, А. Д. Артюнова, В. В. Воробьев, В. Шаклеин, Н. И. Толстой һ. б. тикшергән.

Соңгы берничә ел дәвамында русларга гына хас булган милли-мәдәни үзенчәлекләрне чагылдырган, бу телнең этномәдәният лексикасын өйрәнүгә багышланган бик күп фәнни-гамәли хезмәтләр дөнья күргән. Мәсәлән, Т. В. Булыгина, Н. Д. Артюнова, О. А. Корнилов, Д. С. Лихачев, Ю. С. Степанов, А. Д. Шмелев һ.б., шулай ук башкорт, татар телләре материалында эшләүче лингвистлар Р. Х. Хәйруллина, Р. Р. Җәмалетдинов хезмәтләре аерым игътибарга лаек.

Гомумән алганда, галимнәр исәпләвенчә, татар телендә йөз меңләп сүз бар. Бу байлык сүзлек төзүчеләр тарафыннан бик өйрәнелә, халыкның үзенә кайтарыла. Телебезнең байлыгы, төгәллелеге, чисталыгы сагында дистәләгән әдипләребез тора. Үзләренең әсәрләре, чыгышлары белән телне һәрвакыт халыкка хезмәт иттерәләр алар. Турыдан-туры тел белән эш итүчеләр рәтенә йөзләгән матбугат эшчеләрен – журналистларны, редакторлар, корректорлар, радио һәм телевидение хезмәткәрләрен кертергә кирәк. Менә кайда тел меңләгән аудитория белән идарә итә!

Тел байлыгы халкыбызның авыз иҗатында тупланып, урнашып калган Н. Исәнбәтнең “Татар халык мәкальләре”ндә генә никадәр хәзинә! Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган халык авыз иҗаты үрнәкләрендә (кыска җырлар, бәетләр, әкиятләр, табышмаклар) дә халкыбыз теленең җәүһәрләре ялтырый. Халыкның тел байлыгын махсус өйрәнүче, бер сүз табар өчен йөзләрчә чакрымнарга чыгып китәргә әзер торган диалектологларыбызның хезмәте һәртөрле мактауга лаек. Әйе, телебез үсә, камилләшә генә түгел, киләчәк буыннар өчен аның тарихы да язылып кала.

Шулай итеп, мәкальләрнең күпчелеге кешенең әхлаклылыгына – яхшылык, яманлык, ялган, ачу, хәлгә керә белү, сабырлык, түземлек һәм башкалар кебек төшенчәләрнең эчтәлеген этник дөньяга караштан чыгып эзләү һәм билгеләүгә юнәлдерелә. Мәкальләрдә халык аңының төп стереотиплары, милли мәдәниятка хас булган әдәп-әхлак кагыйдәләре һәм идеаллар чагылыш таба. Актуаль лингвистик тикшеренүләрнең когнитив юнәлдерелеше телнең паремиологик фондын халык менталитеты һәм аның үзенчәлекләре турындагы мәгълүмат чыганагы буларак тикшерүгә этәргеч ясый.

Татар халык мәкальләре куп төрле бүлекләр тәшкил итәләр. “Тел һәм сүз” бүлегендәге “сүз” концепты берничә төрле карала. Монда сүзнең татлы, ачы, начар, яхшы, яман яклары күрсәтелеп, халкыбызның үткен теле белән әйтелгән мәкальләр тупланган.

Список литературы

Кулланылган әдәбият

1. Алефиренко Н. Ф. Лингвокультурология - М.: Флинта, 2010.

2. Артюнова Н. Д. Язык и мир человека. – М.: Языки рус. культуры, 1999.

3. Ахметьянов Р. Г. Этимологические основы лексики татарского языка. – К.: АКД, 1970. – 192с.

4. Ахунҗанов Г. Х. Татар теленең идиомалары. – К.: Мәгариф, 1972. – 33б.

5. Ахунзянов Э. Русские заимствования в татарском языке. – К.: Тат. кн. издат., 1968.

+ еще 58 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Стилистическое использование концепта “слова” в татарской паремии»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 83
Цена: 2700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика