ВКР

«Стилистическое использование эпитетов цветообозначения в художественной литературе»

  • 58 страниц
Содержание

Кереш.

Төп өлеш.

Беренче бүлек

Тел белемендә эпитетларның өйрәнү дәрәҗәсе.

1.1. Эпитетларны татар тел белемендә өйрәнү.

1.2. Эпитетларның стилистик кулланылышы.

Икенче бүлек

Матур әдәбият әсәрләрендә төс эпитетларының стилистик кулланылышы.

2.1. Әдәби текстларга филологик анализ ясау үзенчәлекләре.

2.2. Төс эпитетларының стилистик кулланылышы.

Өченче бүлек

Мәктәптә әдәби әсәргә комплекслы анализ ясау үзенчәлеге.

3.1. Тел дәресләрендә филологик анализлауның максат һәм бурычлары.

3.2. Сәнгатьле әсәр телен тикшерү максатында биремнәр системасы.

Йомгак.

Файдаланылган әдәбият исемлеге.

Кушымта.

Введение

Сүз – язучының иң үткер коралы. Сүзне чын мәгънәсендә корал итә белгән язучы гына художник була ала. Сүзнең эчке мәгънәсен дә, тышкы формасын да ачыклавы җиңел түгел. Һәр нәрсәнең эче һәм тышы булган кебек, сүзнең дә эче һәм тышы бар. Сүзнең тышкы формасы да, эчке мәгънәсе дә сөйләүче һәм язучы өчен бик кыйммәтле.

Мәктәптә сүз тамырыннан өйрәнелә башлый. Агач тамырына карап үсә, ди халык. Тамырдан кәүсә хасил була, аннан – ботаклар, яфраклар. Сүз дә шулай. Ике аваздан торган тамыр төрле кушымчалар ялгана-ялгана һаман катлаулана бара, нәтиҗәдә аның тышкы формасы да, эчке мәгънәсе дә үзгәрә. Кеше башта предмет белән очраша. Ул аның эчен-тышын тикшерә. Төрле сыйфатларын өйрәнеп, атама бирә. “Нинди генә әйбер булмасын, аны белдерә торган фәкать бер сүз, җанландыручы-хәрәкәтләндерүче бер фигыль, характерлы билгесен ачыклаучы бер сыйфат бар”, - дип яза Мопассан.

Чын мәгънәсендә югары художестволы матур әдәбият әсәрендә бер генә сүзнең дә аерым хәлдә яшәмәве. Һәр сүз – образның тел-сурәтләү чаралары белән эчке, органник мөнәсәбәткә кереп, башка образлар системасында яшәве. Шулай булмаганда аның әсәр тукымасында поэтик көчен югалтуы. Җөмләнең сүзләрдән торуы. Катлаулы конструкцияләрнең дә сүзләрнең бер-берсенә эчке яктан мөнәсәбәткә керү нәтиҗәсендә төзелүе. Җөмлә, катлаулы төзелмәләр эчендәге һәр сүзнең урынын белүнең язучы өчен кирәклеге.

Сүзләр белән кызыксыну гасырлар буена бара. Кеше “төсле дөньяда” яши һәм шуңа күрә һәрбер төс ниндидер мәгълүмат бирә. Тел белемендә төс белдерүче сүзләр биһисап күп, әлбәттә матур әдәбият әсәрләрендә. Телдәге сүзләр беркайчан да аерым гына яшәмиләр. Алар үзләрен чолгап алган сүзләр белән бәйләнешкә кереп, төрле үзгәрешләр кичерәләр, күренешләрне тулырак чагылдыралар, сөйләмгә матурлык өстиләр, аны җанландырып җибәрәләр.

Төс белдерүче сүзләр татар телендә аз тикшерелгән һәм алар белән кызыксыну диплом эшенең актуальлеген күрсәтә.

Квалификацион чыгарылыш эшенең төп максаты булып матур әдәбият әсәрләрендә төс эпитетының стилистик кулланылышын өйрәнү тора.

Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар куелды:

1. Татар тел белемендә эпитетларның өйрәнү дәрәҗәсен тикшерү;

2. Төс эпитетларының стилистик кулланылышын ачыклау;

3. Мәктәптә әдәби әсәргә комплекслы анализ ясау үзенчәлеген билгеләү;

4. Сәнгатьле әсәр телен тикшерү максатында биремнәр системасын чагылдыру;

Квалификацион чыгарылыш эшен башкарганда түбәндәге метод һәм алымнар кулланылды:

 эзләнү;

 фактик материалны төркемләү;

 әдәби әсәрләр телен анализлау;

Тикшеренү өчен төп чыганаклар булып И.Б. Бәширова, С.Ш. Поварисов, Ф.С. Сафиуллина һ.б. фәнни хезмәтләр файдаланылды.

Хезмәтнең гамәли-практик әһәмияте төрле типтагы уку йортларында татар теле, стилистика, филологик анализ ясау курсларын укытканда файдалана алу мөмкинлегендә.

Квалификацион чыгарылыш эше кереш, өч бүлектән, йомгак, файдаланган әдәбият исемлеге һәм кушымтадан тора.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ТЕЛ БЕЛЕМЕНДӘ ЭПИТЕТЛАРНЫҢ ӨЙРӘНҮ ДӘРӘҖӘСЕ

1.1. Эпитетларны татар тел белемендә өйрәнү

Эпитет турында күп әйтелгән һәм язылган. “Эпитет” термины (грек теленнән – «салынган, куючы») беренчеләрдән булып Аристотель һәм Квинтилиан хезмәтләрендә искә алына. Аристотель эпитетларны, метафоралар кебек үк ясарга киңәш итә, “тамашачы яисә башка тыңлаучы өчен, мәгънәсе яки яңгырашы ягыннан матур булган сүзләрдән” [3, 145]. Эпитетның гадилегенә дә карамастан, башка образ чаралары белән рәттә, аңа карата кызыксыну кимеми.

Эпитет – предметның төсен, билгесен, формасын, характерлы булган үзенчәлеген ассызыклап, аңа ачыклык, сурәтлелек өсти торган сәнгатьле чара.

Татар тел белемендә Х. Р. Курбатов, С. Ш. Поварисов, Ф. С. Сафиуллина кебек телчеләрнең эпитетларга багышланган хезмәтләре бар.

Рус лингвистикасында эпитет теориясенә нигез салучы булып А.Н. Веселовский санала. Галим белдерүенчә, “эпитетлар артында ерак тарихи-психологик перспектива, тулы бер зәвык һәм стиль тарихы ята, аның үсеш-үзгәрешендә теләгән һәм файдалы идеяләрдән алып, матурлыкны аңлатуга кадәр бар” [11, 85].

Эпитетына теориясенә В.М. Жирмунский да саллы өлеш кертә. Ул “эпитет” терминының тар һәм киң мәгънәдә кулланылышы барлыгын искәртә. Киң мәгънәдә эпитет поэтик стиль алымы буларак аңланылса, тар мәгънәдә - билгеле бер аңлатмага яңа билге алып килми торган төшенчә.В.М. Жирмунский эпитет дип, тар мәгънәдәге эпитетны гына санарга тәкъдим итә, ә башка очракларда исә, галим фикеренчә, сүз, эпитет турында түгел, ә поэтик билгеләмәләр турында бара [20, 355].

ХХ гасырның күренекле галиме К. Волисон үзенең хезмәтләрен, фольклорда төсле эпитетлар категориясен өйрәнүгә багышлый.

Әлеге поэтик алымның бай тарихы булуга да карамастан, теоретикларның эпитетка карата гомум кабул ителгән карашы күзәтелми. “Эпитет” аңлатмасының төгәл билгеләмәсе юк, гәрчә хәзерге лингвистик һәм поэтик сүзлекләрдә, эпитет образлы, экспрессив, тропик (метафорик) характерга ия булырга, җиңел аңланыла торган яшерен чагыштыру кыяфәтендә, затка, күренешкә яисә предметка өстәмә әдәби характеристика бирергә тиеш дип искәртәләр.

Әлеге фикер сөземтәсе, эпитетны, билгеле бер аңлатмага яңа билге алып килми торган, ә бары тик аның уртаклык мәгънәсен яңартучы яисә затның яки предметның нинди дә булса характер сыйфатын көчәйтүче поэтик билгеләмә буларак кабул итү традицион күзаллавына каршы килә.Әдәбият белгече Л.И. Тимофеев, “сүзнең киң мәгънәсендә, теләсә кайсы билгеләүче, аныклаучы, характерлаучы һ.б. аңлатма-сүз эпитет була ала. Бу мәгънәдә теләсә кайсы сыйфатның эпитет булу мөмкинлеге бар” дип саный [44, 42].

Калган галимнәр исә, үзләренең игътибарларын эпитетның аерым, хосусый аспектын яисә эпитетларның аерым бер төрен өйрәнүгә юнәлтәләр. Мәсәлән, катлаулы эпитетларның кулланылу үзенчәлекләренә А.Т. Богоришвили (1989), В.В. Краснянский (1991), метафорик эпитетларга – А.М. Кинщак (1987), В.И. Еремина (1967), төсле эпитетларга – К. Волисон (1969), терминологик эпитетларга – Н.А. Соловьева (1981) хезмәтләре багышланган.

Эпитетны гадәттә ике төрдә дип күрсәтәләр: логик эпитет һәм метафорик эпитет. Ләкин моңа тагын өченче төрне – метонимик эпитетны да өстәргә кирәк.

В. Хаков исә метафорик эпитетларны тасвири сыйфатламалар дип атый һәм түбәндәге билгеләмәне бирә: “Чынбарлыктагы күренешләрне сәнгатьчә ачыклап килү, аларга поэтик җанлылык бирү һәм предметның бер сыйфатын аеруча калку итеп күрсәтү өчен кулланыла торган сүзләр тасвири сыйфатламалар булалар” [47, 62].

Заключение

Әлеге хезмәттә төсне белдерүче лексиканы өйрәнү юлында, төс белдерүдәге төрле яклы характеристика, шул исәптән, матур әдәбиятта төсне белдерүче эпитетларның стилистик кулланылышы тикшерелде. Төсне белдерүче лексика ярдәмендә, авторлар әсәрләрендә, үзләренең әдәби һәм концептуаль позицияләрен тормышка ашыралар. Төс авторларга фикерне, хисне, кәефне белдерүгә ярдәм итә, чөнки дөньяның төс картинасын кабул итү, когниция процессының өлеше булып тора.

Безнең диплом эшебезнең максаты булып, матур әдәбият әсәрләрендә төс эпитетларының стилистик кулланылышын өйрәнү тора иде. Максатыбызга ирештек дип саныйбыз, чөнки безнең тарафтан куелган бурычлар чишелде. Алар түбәндәгеләр:

1.Татар тел белемендә эпитетларның өйрәнү дәрәҗәсе тикшерелде. Беренчедән, эпитетларны өйрәнү антик дөньядан башлана һәм Аристотель хезмәтләрендә искә алына. Аристотельның “Риторика” дигән хезмәте карап үтелде. Икенчедән, рус лингвистлары А.Н. Веселовскийның “Язык поэзии и язык прозы”, В.М. Жирмунскийның “К вопросу об эпитете” исемле хезмәтләре күзәтелде һәм, өченчедән, татар тел белемендә Х. Р. Курбатовның “Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы”, С. Ш. Поварисовның “Сүз һәм сәнгатьле сөйләм” исемле хезмәтләренә анализ ясалды.

2. Төс эпитетларының стилистик кулланылышы ачыкланды. Монда И.Б. Бәшированың “Сүз белән сурәт ясау”, Ф.С. Сафиуллинаның “Сүз иясе белән йөри” хезмәтләре карап үтелде, шул хезмәтләргә таянып эпитетларның стилистик кулланылышы ачыкланды.Проза һәм поэзия әсәрләреннән өзекләр китерелде, төс белдерүче эпитетлар табылды һәм аларның текстта төп вазыйфасы билгеләнде. Шулай ук төс эпитетлары текстның идея-эчтәлеген дә ачырга ярдәм итте.

3. Мәктәптә әдәби әсәргә комплекслы анализ ясау үзенчәлеге билгеләнде:

әсәргә гомуми бәяләмә, әсәрнең авторы турында мәгълүмат, әсәрдә авторның шәхси үзенчәлекләре чагылышы, әсәр иҗат ителгән чорга, мәдәни-тарихи контекстка бәя һәм аның текстта чагылу рәвеше, әсәрнең әдәби юнәлеше һәм әдәби иҗат методлары, әсәрнең татар әдәбиятында һәм гомумән дөнья әдәбиятында тоткан урыны. Лингвистик комментарияләр, ягъни аңлашылмаган сүзләргә, гыйбарәләргә, ситуацияләргә һ.б. аңлатма бирү, сурәтләү чаралары (троплар һәм фигуралар), текстны барлыкка китерә торган башка берәмлекләр (каламбурлар, палиндромнар, анаграммалар), Әсәрнең темасы (тематикасы), проблема (проблематика), идея (идея эчтәлеге), төр һәм жанр үзенчәлеге, әсәрдәге вакыт һәм пространство һ.б).

4.Сәнгатьле әсәр телен тикшерү максатында биремнәр системасы карап үтелде:

1. Китерелгән өзекләрдән төс белдерә торган эпитетларны табып, аларның әсәрдәге вазыйфасын ачыкларга;

2. Галимҗан Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” әсәреннән китерелгән өзекләрдә кызыл эпитетының ни өчен кулланылганлыгын билгеләргә;

3. Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәреннән эпитетлар табырга, геройның портретын тасвирлый торган эпитетларны уң баганага, табигать күренешләрен сурәтли торганнарын икенче баганага аерып язырга;

4. Г. Ибраһимовның “Алмачуар” әсәреннән эпитет кулланылган 5 җөмлә табып язырга;

5. Тыныш билгеләрен куеп, шигырь юлларын күчереп язырга. Калын хәрефләр белән бирелгән эпитетларның стилистик мәгънәләрен аңлатырга һ.б.

Әдәби чыганакларны өйрәнгәннән соң, алдагы фикерләрне ассызыклап китәргә кирәк: төсне белдерүче эпитетлар образлар тудыруда чыганак булып торалар һәм аларның татар әдәбиятында да, рус әдәбиятында да кулланылышлары күзәтелә. Әмма, әлеге тел вәкилләренең төс пространствосын кабул итүдә аерымлыклары булу, бу төр лексиканы тәрҗемә иткәндә берникадәр кыенлыклар тудыра.

Шулай итеп, безнең тарафтан куелган максат һәм бурычларга ирештек, дип саныйбыз. Шунысын да әйтергә кирәк, тикшерү барышында, төсне белдерүче эпитетларны өйрәнүнең яңа перспективалары ачыкланды. Мәсәлән, төс лексикасын бер автор стиле кысаларында яисә ике һәм аннан да күбрәк язучыларны чагыштырып өйрәнү.

Төс лексикасының лингвистикада кулланылышын тикшерү, шулай ук махсус җентекле өйрәнүләргә лаек. Чөнки, әлеге төр лексиканың әдәби әсәрләр тудырудагы роле, һичшиксез, зур.

Хезмәтнең практик кыйммәте шунда ки, аның нәтиҗәләре югары уку йортларында стилистика курсы кысаларында файдаланырга мөмкин.

Фәнни хезмәтнең перспективлылыгы исә, аның матур әдәбиятта төсне белдерүче эпитетларны өйрәнү өлкәсендәге тикшеренүләр өчен нигез булып торуында.

Список литературы

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсъәләләре. – Яр Чаллы, 1997.

2. АверинцевС.С. Символ в искусстве / С.С. Аверинцев // Литературный энциклопедический словарь; под ред. В.М. Кожевникова, Т.А. Николаева. - М.: Сов.энциклопедия, 1987. - 751 с.

3. Аристотель. Риторика. Кн.III//Аверинцев С.С. Риторика и истоки европейской литературной традиции. – М.,1996.

4. Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теленең лексикологиясе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1979.

5. Бабенко Л.Г. Филологический анализ текста. Основы теории, принципы и аспекты анализа: Учебник для вузов. М.: Академический проект; Екатеринбург: Деловая книга, 2004.

+ 51 источник

Покупка готовой работы
Тема: «Стилистическое использование эпитетов цветообозначения в художественной литературе»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 58
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика