ВКР

«Татар дөнья тел картинасында ут концепты»

  • 70 страниц
Содержание

КЕРЕШ _ 3-6

Бүлек I

ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИЯНЕҢ ТӨП ТӨШЕНЧӘЛӘРЕ

1.1 Лингвокультурологиядә “дөнья тел картинасы” төшенчәсе_ 7-12

1.2 Лингвокультурологиядә «концепт» төшенчәсе_ 12-18

1.3 Беренче бүлек буенча нәтиҗәләр_ 18-19

Бүлек II

“УТ” ТӨШЕНЧӘСЕН БЕЛДЕРҮЧЕ ЛЕКСИК БЕРӘМЛЕКЛӘР

2.1 Борынгы төрки телердә ут «огонь» төшенчәсен белдерүче лексик берәмлекләр _ 20-29

2.2 Татар телендә ут “огонь” сүзенең концептосферасы _ 30-50

2.3 “Ут” концептының лексик-семантик кыры _ 50-59

ЙОМГАКЛАУ _ 60-63

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ _ 64-66

КУШЫМТА_ 67-69

Введение

Соңгы елларда тел һәм мәдәният арасында булган мөнәсәбәтләрне фәнни өйрәнү актуальләште. Бу мәсьәлә галимнәрне XX гасыр башында кызыксындырды, һәм, нәтиҗә буларак, лингвокультурология дип аталган фән үсеп чыкты. Нигездә, бу фән теге яки бу мәдәният вәкилләренә генә хас тел берәмлекләренең милли семантикасын өйрәнә.

Җәмгыятебездә һәм дөнья күләмендә, яңа икътисади һәм технологик процесслар белән бәйле рәвештә “глобальләшү” һәм аның уңай һәм тискәре яклары турында күп бәхәсләр алып барыла. Билгеле ки, ул яшәешебезнең барлык өлкәсендә дә чагылыш таба.

Үз - үзен һәм урынын саклап калу юлында төрле илләрнең һәм халыкларның озак еллар дәвамында формалашкан менталитетына искиткеч зур вазифа йөкләнә. Тел мәдәният белән тыгыз бәйләнештә тора: телдә билгеле бер этник төркем вәкилләренә хас булган чынбарлык сыйфатлары чагылыш таба [Җәмалетдинов, 2006:3]

Соңгы берничә ел дәвамында русларга хас булган милли мәдәни үзенчәлекләрне чагылдырган, бу телнең этномәдәният лексикасын өйрәнүгә багышланган бик күп фәнни-гамәли хезмәтләр дөнья күрде. Безнең фикеребезчә, бигрәк тә Н.Д.Арутюнова,Т.В.Булыгина, В.И.Карасик, О.А.Карнилов, Д.С.Лихачев, О.Н.Селиверстров, Ю.С.Степанов һәм башкаларның хезмәтләре игътибарга лаек. Шулай ук адыгей, балкар, башкорт, татар телләре материалында эшләүче лингвистларны атап үтәргә кирәк: З.Х.Бижева, Р.М.Вәлиева, А.И.Гиляева, З.М.Раемгужина, Р.Х.Хәйруллина, Р.Р.Җамалитдинова.

ХХI гасырда телне аралашу һәм танып-белү чарасы итеп кенә түгел, ә милләт өчен мәдәни “код” буларак өйрәнүче юнәлеш барлыкка килде. Лингвокультурологиянең күз уңында һәрчак кеше – аның белемнәре, үз үзен тотыш нормалары тора.

Лингвокультурология фәне фонында телнең төрле специфик аспектлары ике яссылыкта өйрәнелергә мөмкин:

1) гомум теоретик яссылык (Н.Д.Арутюнова, С.А.Аскольдов, А.П.Бабушкин, Ю.С.Степанов);

2) шәхси яссылык-конкрет тикшеренүләр, яисә төрле тел һәм мәдәният өчен хас булган ачкыч концептларны һәм лексика үзенчәлекләрен өйрәнү (З.Х.Бижева, Р.Р.Җәмалетдинова, Р.Х.Хәйруллина).

Рус тел белеме фәнендә мондый тикшеренүләр популяр. Ләкин татар тел белемендә бу юнәлеш яңа үсеш ала.

“Ут” концепты татар лингвокультурологиясендә махсус өйрәнү объекты булып тормады. Шуңа да әйтеп узган өлкәдә татар халкы өчен ачкыч концепты булып торган “ут” төшенчәсен анализлау хезмәтнең актуальлеге белән бәйләнгән.

Бу эш татар телендә ут “огонь” сүзенең концептосферасын тәшкил иткән лексик һәм фразеологик берәмлекләрне өйрәнүгә багышлана.

Бүгенге көндә тел һәм культураның үзара мөнәсәбәт проблемалары белән кызыксыну арта. Татар теле - ул борынгы һәм һәр яклап үсеш алган төрки телләрнең берсе. Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия. Стилистик яктан бай тел.

Бүгенге чорда тел берәмлекләрен аерым концептосфераларга берләштереп концепт рәвешендә өйрәнү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып китте. Безнең хезмәтнең актуальлелеге шуның белән билгеләнә. Концепт мәсьәләсе лингвокультурология проблемасы белән дә тыгыз мөнәсәбәттә тора. Чөнки концептны тикшерү үзәгендә кеше үзе һәм аның мәдәнияте тора. Лингвокультурология тикшеренүләрендә күп кенә милли, этник мәсьәләләр концептосферага бәйләнгән. Ләкин татар тел белеменең монографик эшләре күп булса да баребер әлеге юнәлештә күп кенә тикшерелмәгән сораулар бар. Шуларны тикшерер өчен мин бу эшне алдым.

Тикшерү объекты булып борынгы һәм хәзерге татар телендә ут төшенчәсен белдерүче лексик берәмлекләр булды.

Эшнең төп максаты борынгы төрки телләрдә һәм татар телендә ут сүзен чагыштырып тикшерү.

Бу максатка ярашлы без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны алдык

-борынгы төрки телләрдә ут төшенчәсен белдерүче лексик берәмлекләрне комплекслы тикшерү.

- хәзерге татар телендә ут сүзенең концептосферасын системалаштыру.

- ут концептының универсаль һәм специфик билгеләрен татар лингвокультурасында билгеләү.

- язучылар иҗатында тикшерәсе концептның кулланылышын карау, күзәтү.

- ут концептының башка концептлар белән бәйләнештә булуын тикшерү.

- изучить системно-языковые и культурно-фоновые составляющие концепта «Ут» в татарской языковой картине мира;

Диплом эшенең методологик нигезен Н.Д.Арутюнова, С.А.Аскольдов, В. Фон.Гумбольдт, Ю.С.Степанов, В.И.Карасик, Э. Сепир, Д.С.Лихачев, В.А.Маслова, Н.У.Халиуллина, Ф.С.Сафиуллина, Л.М.Васильев, Р.Р.Җамалетдинов хезмәтләре тәшкил итте.

Бу теманы өйрәнү ни өчен кирәк? Беренчедән, “ут” концепты аерым бер төшенчә буларак лингвокультрология комплексында тикшерелмәгән. Икенчедән, борынгы һәм хәзерге төрки телләрдә “ут” төшенчәсенең лексик берәмлекләре фонетик яктан каралмаган.

Тикшеренү эше буенча кулланылган материаллар булып төрки телләрнең чагыштырма-тарихи грамматикасы, татар теленең аңлатмалы, фразеологик сүзлекләре торды.

Тикшеренү алымнары: системалаштыру, комплекслы тикшерү, фактик материалларны җыеп аны классификацияләү һәм чагыштырма типологик метод .

Диплом эше керештән, төп өлештән, йомгактан, әдәбият исемлегеннән тора. Төп өлеш ике бүлектән тора. Беренче бүлектә лингвокультурологиянең төп төшенчәләрен өйрәнү мәсьәләсе карала. Икенче бүлектә борынгы төрки телләрдә ут «огонь» төшенчәсен белдерүче лексик берәмлекләр һәм татар телендә ут “огонь” сүзенең концептосферасы тикшерелә. Йомгакта диплом эшенең нәтиҗәләре китерелә. “Концепт” төшенчәсе татар телендә махсус рәвештә өйрәнелмәсә дә, аны махсус проект рәвешендә көчле укучыларга класстан тыш эш итеп бирү рәвешендә кушымта буларак тәкъдим ителә.

Фрагмент работы

Бүлек I

ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИЯНЕҢ ТӨП ТӨШЕНЧӘЛӘРЕ

1.1 Лингвокултурологиядә “дөнья тел картинасы” төшенчәсе

ХХ гасырның 50 нче елларыннан башлап дөнья картинасын өйрәнү антропология фәненең төп юнәлешләреннән берсенә әверелде. Дөнья картинасы яисә дөнья күренеше1 концепциясен антропологиядә Р.Редфильд күтәреп чыкты. Ул дөнья күренешен түбәндәгечә билгели: дөнья күренеше – теге яки бу халыкка хас булган әйләнә-тирә дөнья, җәмгыять әгъзаларының үзләре, үз гамәлләре, дөньяда үз активлыклары турындагы күзаллаулары ул.

“Дөнья картинасы” термины ХХ гасыр философлары, логиклары тарафыннан бик киң кулланылды. Гомумфәлсәфи мәгънәдә дөнья күренеше – дөнья турындагы белемнәр җыелмасы, кеше ия булган предметлы эчтәлек җыелмасы ул. Дөнья күренеше – дөньяның тарих белән билгеләнгән тулаем образы [Җамалетдинов, 2006:7]. Әмма соңгы берничә дистә ел эчендә бу фәлсәфи билгеләмә берникадәр үзгә ориентация алды.

Н.Д.Арутюнова билгеләгәнчә, телгә алынган күчеш иҗтимагый дөнья моделенең вакыйга-вакыт аспектында үзгәрүе белән бәйле. “Мир предстал не как вещевой склад, на полках которого лежат рассортированные по классам предметы и признаки, а как совокупность фактов», - дип яза ул. [Арутюнова, 2000:56].

Дөнья картинасы дигән тарихи билгеләмә кешенең “homo sapiens” тибына әверелүе белән барлыкка килгән. Ул(картина) иҗтимагый үзаң һәм танып-белү эшчәнлеген үз эченә ала. Кеше тирә-як чынбарлыкны “картина” формасында кабул итә. Һәм бу картина эчендә барлык предметлар һәм күренешләр (шул исәптән кеше үзе дә) үзара бәйләнгән. Димәк, дөнья картинасы объектив чынбарлык турында булган информацияне структур системага салуда бер ысул булып тора. Кешенең дөнья турында яшәеш барышында тупланган белемнәре

_

1Р.Р.Җәмалетдинов “Тел һәм мәдәният: Татар лингвокультурологиясе нигезләре”

хезмәтендә дөнья картинасы төшенчәсен дөнья күренеше дип атый.

аның аңында дөнья картинасы буларак яши дидек, шунлыктан ул кешенең чынбарлыкка мөнәсәбәтен билгели, үз-үзен тоту рәвешенә, кыйммәтләр системасы, социаль яктан билгеләнгән императивлар һәм тыюлар урнашуга, кешенең субъективлыгын төшенү ысулларына йогынты ясый.

Төрле социопсихологик берәмлекнең – нация, этнос, нинди дә булса социаль я профессиональ төркем, хәтта аерым бер шәхеснең дөнья картинасын сурәтләргә яисә реконструкцияләргә мөмкин.

Төрле тарихи этапларда дөнья турында мәгълүмат төрлечә булган. Шуңа күрә төрле чорда дөнья картиналары бер берсеннән эчтәлекләре буенча да аерылып тора. Мәсәлән, борынгы төрки кабиләләрнең дөнья картинасы хәзерге чор татарлар дөнья картинасына тәңгәл килми. Әмма шул ук вакытта бөтен халыклар өчен дә универсаль булган дөнья картинасын аерып чыгарырга мөмкин.

“Дөнья картинасы” терминын беренче булып “Логико-философский трактат” (1958) дип аталган хезмәтендә Людвиг Вингенштейн тәкъдим иткән.

Л.Вингенштейнның фәлсәфә һәм логика фәннәренә караган хезмәтләрендә тел хәрәкәт буларак өйрәнелә. Бу галим уйлавынча,фикерләү- билгеләр белән эш итү ул. Л.Вингенштейн “билгегә аның кулланылышы яшәеш бирә” дигән идеяне алга сөрә. Шунлыктан билге мәгънәсе нинди дә булса тел кагыйдәләренә буйсынып килә яки хәрәкәт, фикерләү структурасы һәм сурәтләнгән ситуация арасындагы бәйләнеш ролен уйный. Димәк, кеше никадәр телне яхшырак белә икән, дөньяны да шулкадәр яхшы беләчәк.

Заключение

Лексикология фәне чагыштырмача яшь тармаклардан саналса да (тел гыйлеме бүлекләренең иң соңгыларннан булып ХХ гасыр башларында тәмам формалашып җитә), аның кеше, җәмгыять тормышында гаять әһәмиятле урын биләве антик чорда ук фәлсәфәчеләр тарафыннан сүзгә, аның мәгънәсенә игътибар булдыруга китерә. Соңрак сүзнең нәфислегенә, сурәт ясау мөмкинлегенә игътибар бирелә башлый, чит халыклар белән аралашу кысалары киңәю, сүзлекләр төзү ихтыяҗын китереп чыгара. Шул рәвешле лексикология фәненең аерым юнәлешләре, күпкә алдан барлыкка килеп, әлеге фәнгә нигез салалар.

Беренче чиратта, лексикология фәне кысаларында, сүз мәгънәсе, аның типлары, сүзлек составының катламнары, сүзләрнең килеп чыгышы, кулланылыш үзенчәлекләре, телнең лексик составы баю, тулылану юллары тикшерелә. Телнең сүзлек байлыгы даими рәвештә тулыланып, үсеш-үзгәреш кичереп яши. Лингвистика фәненең бер генә тармагы да лексикология кебек җәмгыять тәэсиренә тиз бирешеп, үзгәрешкә дучар ителми. Сүзнең фонетик тышчасы, төзелеше үзгәрү гасырлар дәвамында бара торган гамәлләрдән санала, ә сүзлек составы исә унбиш-егерме ел эчендә шактый үзгәрергә мөмкин. Бу, беренче чиратта, телгә җәмгыять, иҗтимагый-сәяси, мәдәни тормыш тәэсире белән аңлатыла. Халык яшәешендә булган һәрбер яңалык, иң беренчеләрдән булып, сүзлек составында чагылыш таба, аның алга таба үсеш юнәлешләрен билгели. Заман таләбе телнең сүзлек байлыгына да яңача караш таләп итә, аны өйрәнүнең яңа юлларын билгели.

Әйтүебезчә, соңгы елларда тел белеменең дөнья тел картинасы, концептлар дөньясы, концептосферага караган төшенчәгә бәйләп аңлату активлашып китте. Лексик берәмлекләрне шул формада интерпретацияләү тел күренешләренә системалы килүне аңлата. Тел белеме милләт, халык, җәмгыять, социаль тормыш белән тыгыз бәйләнештә. Бу бәйләнеш аерым сүзләрнең концептосферасын тикшергәндә бигрәк ачык күренә. Шуңа күрә бу чыгарылыш эшемне аерым концептка, аның дөнья тел картинасындагы урынын билгеләү мәсьәләсенә тукталдык. Ут концептын алып, аны төрле синтагматик, парадигматик мөнәсәбәтләрдә тикшердек.

Беренче бүлектә безнең тарафтан гомумтөрки мәсьәләләре күтәрелде. Икенче бүлектә “Ут” сүзенең мәгънәсе, семантик оясы тикшерелде.

Борынгы төрки телләрдә “ут” төшенчәсен белдергән лексик берәмлекләрне тикшерүдән соң шундый нәтиҗәгә килергә була. Фонетик яктан сүзләр төрле телләрдә төрлечә әйтелә һәм языла, ут сүзенең мәгънәдәш сүзләре бик күп. Бу сүзләрнең күбесе әлеге вакытта да төрки телләрдә кулланыла. Аларның охшаш һәм аермалы яклары да бар.

Ә ут концепты хәзерге татар телендә күп мәгънә белдергән олы тарихи юл үтеп үзенә зур күләмдә белем җыючы концепт булып тора. Бу расланды:

1)“ут” сүзенең лексема күплеге. Хәзерге татар телендә дүрт сүз төркеме бүлеп чыгарырга була: исем, сыйфат, фигыль, аваз ияртемнәре.

2)“ут” лексемасының синоним һәм мәгънәдәш сүзләре: янгын, учак, ялкын.шулай ук бу концептны сүз төзелеше ягыннан үзгәртеп кулланыла торган лексемалар: уткойрык, утын.

3)“ут” семасы төрле концептосфераларга керә табигать белән, фәлсәфи яктан, халык тормыш-көнкүреше белән бәйле.

Татар халкы шактый авыр тарихи юл узган. Шуңа күрә аның лингвомәдәният үзенчәлекләрен, менталитетын ачу – катлаулы гамәл. Бу мәсьәләне хәл итүне аларның асылын ачып бирә алучы төп концептларны билгеләүдән башка күз алдына китереп булмый.

Дөнья тел картинасы этносның дөньяны үзенчәлекле итеп күрүен күз аңында тота. Дөнья тел картинасы берәмлекләр номенклатурасы белән генә түгел, ә күбесенчә аларның барлыкка килү һәм кулланылу очраклары нигезендә төзелә. Дөнья күренешен милли күзлектән чыгып тикшерү тел вәкилләре аңында үзенчәлекле концептлар булуы һәм аларның кулланылуы турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Хәзерге лингвистикада концепт – катлаулы һәм күп аспектлы төзелмә. Ул билгеле бер мәдәният өчен әһәмиятле була, шул тел вәкилләренең аңында чагылыш таба һәм чынбарлыкның бер өлкәсендә нинди дә булса бер формада кулланыла.

Концептуаль анализ – идеяләр өлкәсенә тел күренешләре аша керү юлын ачыклау ул. Татар теленең лексик һәм фразеологик берәмлекләрен лингвокультурологик анализлау, номинатив берәмлекләрне социомәдәният җирлегендә тикшерү тел структурасы турында сөйләргә мөмкинлек бирә.

Фәнни әдәбият исбатлаганча, теләсә кайсы этносның мәдәниятен өйрәнү киң кырлы “кеше” төшенчәсеннән башка хәл итү мөмкин түгел. Бу уңайдан татар лингвомәдәнияте үзенчәлекләрен, менталитетын ачыклауда ачыклауда түбәндәге аспектлар аеруча мөһим:

- Кешенең көнкүреш шартлары (яшәү урыны, туклану ризыклары һ.б)

- Кешенең эчке дөньясы (рухи дөньясы, хис-тойгы, кичерешләре)

- Халык тарихы белән тыгыз бәйләнештә торган йола һәм бәйрәмнәр.

Татар халкының дөнья турындагы күзаллауларның татар дөнья тел картинасында ничек гәүдәләнүен ачыклау барышында, без мәҗүси ышанулар калдыклы һәм меңьеллык ислам традицияләре белән очраштык. Бөтен дөньяга таралган ислам дине һәр кешенең тормышына үтеп кергән һәм, әлбәттә, халыкның яшәү рәвешен үзгәрткән.

Һәр тел шул телдә сөйләшүче халык тарихын саклый. Борынгы тамырлар тел формалашкан чорда халык өчен нинди предметлар, күренешләр, эш-гамәлләр аеруча мөһим булганын күрсәтәләр. Телдә тормышның теге яки бу өлкәсе чагылыш таба. Яки тел билгеле бер тәҗрибә һәм кичерешләр чыганагын күрсәтә.

Тел чынбарлыкны чагылдырып кына калмый, ул аны аңлата да. Мәдәният турындагы мәгълүмат тел номинацияләре структурасында чагылыш таба, чөнки мәдәниятне кешенең дөньяга карашын чагылдырган дөнья тел күренешеннән башка аерып карап булмый. Шуңа күрә концептларны тасвирлау мәдәниятне төшенүдә иң нәтиҗәле чара булып тора.

Тикшеренү күрсәткәнчә, татар дөнья картинасы татар халкының дөньяны танып-белү экстролингвистик фактлар белән бәйле үзенчәлекләрне гәүдәләндерә. Экстолингвистик фактларга тарих, мәдәният, тоткан дин, милли традицияләр, кыйммәтләр системасы, фикерләү һәм аң стереотиплары керә.

Әлеге хезмәтебездә “ут” концепты анализланды. Бу концептның татар дөнья тел картинасында рухи тормышның үзенчәлекле үзәге булып торуы расланды.

Борынга турки телләрдә “ут”(огонь) төшенчәсен белдерүче лексик берәмлекләр.

Хәзерге татар телендә “ут” (огонь) сүзенең концептосферасы.

Без “ут” концептын синонимнар, антонимнар парадигмасында һәм фразеологик берәмлекләре составын тикшердек.

“Ут” концептының синонимик оясын шактый күп сүзләр тәшкил итә: яну/яндыру, көю/көйдерү, кабыну/кабызу, кыздыру.

“Ут” компоненты кергән фразеологизмнар да “ут” концептының . булуын дәлилли.

Күрүебезчә, “ут” концепты татар лингвокултуралогисендә мөһим роль уйный. Аны комплекслы өйрәнү лингвистларның бурычы булып тора.

Список литературы

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Арутюнова Н.Д. Типы языковых значений: Оценка. Событие. Факт. – М., 1988.

2. Аскольдов С.А. Концепт и слово // Русская словесность: антология. – М., 1997.

3. Ахунзянов Г.Х. Сопоставительное изучение национального своеобразия лексических значений (на материале русского и татарского языков). – Казань, 1963.

4. Әхмәтҗанов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2001.

5. Бенвенист Э. Общая лингвистика. – М., 1974.

+ еще 40 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Татар дөнья тел картинасында ут концепты»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 70
Цена: 2600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика