ВКР

«Татар мәкальләрендә аналитик иярченле кушма җөмләләр»

  • 46 страниц
Содержание

Кереш ….4

Төп өлеш

Беренче бүлек

Татар телендә аналитик иярченле кушма җөмләләрне

өйрәнү һәм төркемләү мәсьәләсе.10

Икенче бүлек

Татар халык мәкальләрдә аналитик төзелмәләр

§ 1.62

§ 2.64

§ 3.64

§ 4.64

§ 5.64

Йомгак.74

Библиография.77

Введение

Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең теленә лингвистлар тарафыннан игътибар аз бирелә килде. Алар нигездә фольклорчылар тарафыннан өйрәнелде һәм күпсанлы хезмәтләрдә төрле жанрларының тел-стиль үзенчәлекләре, поэтик мөмкинлекләре генә тикшерелде. Ә бит күпчелек фольклор жанрлары бик борынгы чорларда ук формалашкан һәм телнең борынгы элементларын саклаучы тоташ текстлар буларак та каралырга мөмкин.

“Халыкның поэтик иҗаты әсәрләрендә, аның тормыш тәҗрибәсе, рухи хәзинәсе, акыл-зирәклеге, хис-тойгылары белән беррәттән, тел һәм иҗат байлыгы, сүз сәнгате чагылыш таба. Халык җәүһәрләре, шушы тутыкмас байлыкны саклап, буыннан-буынга, телдән-телгә күчерә килеп, халык теле белән бергә үсеп, шомарып, безнең көннәргә китереп җиткергәннәр” [29: 3].

Фольклор әсәрләре халыкның буыннан-буынга үстерелеп килә торган күпкырлы иҗаты булганлыктан, алар нигезендә бик күп еллар дәвамында телдә барган үзгәрешләрне күзәтергә була. Шуңа күрә соңгы елларда халык авыз иҗаты әсәрләренең телен тикшерүгә игътибар арта башлады. Телебезнең гасырлар тирәнлегендә яткан сүз хәзинәсен барлау, фәнни яктан җентекләп өйрәнү бүгенге көндә тел гыйлеменең иң актуаль мәсьәләләренең берсе булып тора.

Халык авыз иҗаты әсәрләренең теле − ул гомумхаклык җанлы сөйләм теле, аның гасырлар буена халык тарафыннан сәнгатьчә шомартылган формасы. Фольклор әсәрләренең телен өйрәнү әдәби телнең генә түгел, гомумән теге яки бу милли теленең үсеш тарихын күзәтү өчен бик мөһим объект булып тора ала. Ул филологик тикшеренүләр өчен лингвистиканың аерым бер тармагын тәшкил итә. Аны лингвофольклористика дип йөртәләр.

Фольклор әсәрләренең сүз байлыгына лингвистик анализ ясау аларның лексик-грамматик үзенчәлекләрен күзалларга да мөмкинлек бирә. Мәсәлән, сүз-формаларның кулланылыш ешлыгын барларга, лексик-тематик һәм лексик-семантик төркемнәрне ачыкларга, генетик катламнарны билгеләргә, әдәби тел формалашуга гомумхалык теле һәм диалекталь лексиканың йогынтысын күзәтергә була [27: 36−37; 32: 105]. Аларның лексик составы әлеге көндә зур кызыксыну уята, чөнки монда тормышның барлык өлкәсенә караган сүзләрне табарга мөмкин. Шулай ук чит телдән кергән алынмаларга зур игътибар бирергә кирәк, чөнки аерым урынны гарәп-фарсы сүзләре тәшкил итә, рус теленнән кергән сүзләр дә еш очрый [26: 6].

ХХ гасырның икенче яртысында гомуми тел белемендә лингвофольклористиканың фәнни-методологик нигезләре салынды, аның төп проблемалары барланды, юнәлешләре билгеләнде. Бу өлкә бигрәк тә рус халык мәкальләрен лингвистик, филологик, фольклор һәм тарихи, фәлсәфи яктан тикшереп, аларның идеясен һәм тарихи асылын ачкан, хронологиясен билгеләгән һәм чыганак буларак әһәмиятен яктырткан хезмәтләр шактый. Аерым алганда, В.П.Аникин, Е.Б.Артеменко, А.Н.Веселовский, С.Г.Лазутин, Г.Мейстер И.А.Оссовецкий, В.Я.Пропп, Л.Н.Пушкарев, И.Снегирев, З.К.Тарланов, А.Т.Хроленко һ.б. хезмәтләре фольклор телен өйрәнү өлкәсендә фундаменталь булып торалар. Узган гасыр азакларында рус тел белемендә рус теленең тапкыр сүзләрен башка халыкларның мәкальләре белән чагыштырып өйрәнү дә активлашты [29: 3; 38: 5].

Татар фольклористикаcы ХХ гасыр урталарында гына системалы фәнни өйрәнелә башланса да, халкының авыз иҗаты әсәрләрен туплау, тәртипкә китерү һәм тикшерү эшенең XVIII гасырлардан килгән тарихы бар. Башлап аның аерым жанрлары (әйтик, әкиятләр, җырлар, табышмаклар, дастанннар, бәетләр) буенча текстлар туплау белән чикләнсәләр, соңрак аларның үсеш-тарих үзенчәлекләре, идея-эстетик кыйммәтләре, поэтикасы, әдәби эшләнелеше мәсьәләләре белән кызыксыну да күзәтелә. Әкеренләп мондый кызыксынулар фәнни төс ала, аннан соң системалы характерга ия була.

ХХ гасыр азакларында фольклор әсәрләренең тел үзенчәлекләре белән кызыксынулар нәтиҗәсендә татар тел гыйлемендә дә лингвофольклористка формалаша. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында халык авыз иҗаты бүлеге һәм Казан дәүләт университетеның татар теле, татар әдәбияты кафедралары галимнәре М.Бакиров, Л.Җамалетдинов, Н.Исәнбәт, М.Мәһдиев, З.Мәҗитов, Х.Мәхмүтов, И.Надиров, Ф.Урманчеев, А.Яхин һ.б. хезмәтләре аның нигезен тәшкил итә. Дөрес, бу чорда әле искә алынган әдипләрнең хезмәтләре тулысынча фольклор әсәрләренең телен махсус өйрәнүгә багышланмаган. Тел мәсьәләләре аларда тел-стиль, жанр, әдәби-художество үзенчәлекләре белән беррәттән генә карала. Шулай да мондый игътибар яңа юнәлешнең фәнни-методологик базасын булдырырга мөмкинлек бирә.

Соңгы елларда фольклор жанрларының тел үзенчәлекләрен өйрәнү өлкәсендә махсус һәм монографик тикшеренүләр башланды. К.Миңнуллинның халык җырларының телен (2001), Н.Н.Фәттахованың халык сынамышларының синтаксисын һәм семантикасын (2002) өйрәнүгә багышланган докторлык диссертацияләре һәм А.Әхмәтшинаның мәкальләрнең лексик-семантик үзенчәлекләрен (2000), И.К.Фазлетдиновның башкортстан татарларының риваять һәм легендаларын (2005), Г.Ә.Нәбиуллинаның (2002), Г.Р.Мөгътәсимованың (2003), Э.Н.Федорованың (2003) татар мәкальләренең телен өйрәнеп язган кандидатлык хезмәтләре − шуның ачык мисалы. Диссертацияләрнең кайберсе монография буларак та я яклауга чаклы, я яклаудан соң басылып чыкты [22; 28; 29; 36; 38; 39]. Болардан тыш, шушы проблемага караган махсус җыентыклар, аерым фәнни мәкаләләр басылып чыгу татар фольклоры телен өйрәнү эшенең сизелерлек җанланып китүен күрсәтә [42].

Фольклорның аерым жанрлары арасында мәкальләрнең тел үзенчәлекләрен тикшерү мәсьәләсе аеруча кызыклы. Халык иҗатының иң кечкенә күләмле әсәрләреннән гыйбарәт булган бу афористик жанр (икенче төрле аларны хикмәт энҗеләре, алтын бөртекләр, фикер җәүһәрләре дип атап йөртәләр; фәнни әдәбиятта паремия атамасы кулланыла) үзенең төрлелеге, кулланылыш хәрәкәте, җитезлеге, үтемлелеге белән халыкның авыз иҗатында иң активлардан санала. Н.Исәнбәт сүзләре белән әйткәндә, «Дөньяда телсез яки җырсыз-моңсыз халык булмаган кебек, мәкальсез халык та юктыр. Һәркайда, һәр халыкта мәкальләргә хөрмәт, аларга ышану, таяну бар» [17: 9].

Мәкальләргә халыкның гасырлар буена тупланып килгән тормыш һәм яшәү тәҗрибәсе, акыл-фигыле, тирән фәлсәфәсе, белем-хикмәте салынган. Алар күп заманнар, хәтта гасырлар буе кулланылышта булып, «фольклорның гаҗәеп камил, җыйнак, нык эшкәртелгән һәм шунлыктан югары сәнгатьлелек көченә ирешкән жанрына әверелгәннәр» [40: 141].

Мәкальгә күренекле галимебез Н.Исәнбәт биргән билгеләмәдән дә тулырак аңлатма бирү мөмкин микән! «Сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил өчен яки бер шигъри мисал урынында әйтелә торган кыска, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне үз эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәрләре мәкаль дип әйтелә» [17: 16−17].

Мәкальләрнең рухи һәм фикри бөеклегенең сере фәндә бик күптәннән зур кызыксыну уятып килә. XVII гасыр башында беренче мәкаль җыентыклары дөнья күргәч, паремиологлар бу тел җәүһәрләренең тирән акыл хәзинәсе булуы турында сөйләгәндә, иң беренче чиратта, аның структур оешуына игътибар итәләр һәм мәкальләрнең серен аның синтаксик оешуы белән аңлаталар [8: 5−23].

Тәкъдим ителә торган диплом эшенең актуальлеге дә бу югарыда әйтелгән фикерләр белән билгеләнә. Безнең максат татар мәкальләрендә синтаксик төзелешенең бер өлешен тәшкил иткән синтетик иярченле кушма җөмләләрне өйрәнү. Фольклорчы галимнәребез татар мәкальләренең поэтикасын, композицион төзелешен, тел үзенчәлекләрен тикшергәндә, аларның гомум структур оешуларына, җөмлә төрләренә игътибар итеп килсәләр дә, нигездә, гади җөмләләр ягыннан гына бәялиләр. Мәкальләрнең композицион төзелешендә мөһим урын тоткан синтетик иярченле кушма җөмлә үзенчәлекләре, аларның синтаксик һәм мәгънәви бәйләнешләре, синтаксик калыплары махсус рәвештә диплом эше дәрәҗәсендә тикшерелмәгән. Мәсьәләнең актуальлеге түбәндәгеләр белән билгеләнә: татар телендә синтетик иярченле кушма җөмләләрнең төп үзенчәлекләре мәкальләр нигезендә махсус рәвештә диплом эше темасы буларак тикшерелмәгән; синтетик иярченле кушма җөмләләргә нигезләнгән мәкальләрнең төзелешләре, мәгънәви бәйләнешләре диплом эше объекты булып тормаган; синтетик иярченле кушма җөмлә синтаксисы белән бәйле теоретик мәгълүматны гомумиләштерү һәм кайбер мәсьәләләрне диплом эше дәрәҗәсендә аныклау бүген дә бик кирәк.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1) татар халык мәкальләренең тел үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган теоретик хезмәтләрне (үз мөмкинлекләребездән һәм СДПА китапханәсе шартларыннан чыгып) барлау һәм өйрәнү;

2) синтетик иярченле кушма җөмләләр белән бирелгән мәкальләрне барлау, һәм аларны мөмкин булган кадәр анализлау нәтиҗәсендә югары уку учреждениеләре белем бирү планнарына ярашлы таләпләр нигезендә фәнни эш башкару;

3) синтетик иярченле кушма җөмләләрнең төп үзенчәлекләре, төркемләү принциплары белән бәйле кайбер мәсьәләләрне яктыртуга омтылу;

4) синтетик иярченле кушма җөмләләргә нигезләнгән мәкальләргә синтаксик һәм семантик анализ ясау: типиклашкан грамматик калыпларын билгеләү, компонентларны оештыруда лексик-грамматик чараларның ролен ачыклау;

5) синтетик иярченле кушма җөмләләргә нигезләнгән мәкальләр белән гомумхалык теле синтетик иярченле кушма җөмләләре арасындагы бәйләнешне билгеләргә омтылу;

6) туган тел өйрәнүдә синтетик иярченле кушма җөмләләрне өйрәнү методикасына игътибар бирү һәм моның өчен татар халык мәкальләре нигезендә күнегү үрнәкләре төзү.

Тикшеренү өчен төп чыганак итеп «Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр» (Төзүче Х.Ш.Мәхмүтов. – Казан: Татар.китап нәшр., 1987. – 592 б.) җыентыгы алынды.

Тикшерүнең методологик нигезен төрки һәм рус грамматикаларында катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү тәҗрибәсе, тюркологларның һәм рус галимнәренең тикшерелә торган проблемага караган хезмәтләрендәге фәнни карашлары тәшкил итә. Без, нигездә, Г.Ә.Нәбиуллина, шулай ук Г.Р. Мөгътәсимова һәм Э.Н.Федороваларның хезмәтләренә таянып эш иттек.

Хезмәт фольклор һәм тел гыйлеменең бүгенге фәнни казанышларына нигезләнеп студентларның фәнни чыгарылыш эше дәрәҗәсендә башкарылды. Анализланган лексик берәмлекләр, ирешелгән нәтиҗәләр «Татар халык авыз иҗаты», «Татар теленең тарихи грамматикасы», «Хәзерге татар әдәби теле», «Татар диалектологиясе» курсларының гамәли дәресләрендә рефератив планда уңышлы файдаланырга мөмкин. Тупланган һәм анализланган материал синтетик иярченле кушма җөмләләрне югарырак фәнни дәрәҗәдә өйрәнү өчен башлангыч буларак файдаланыла ала. Бу аның теоретик һәм практик әһәмиятен күрсәтеп тора.

Эшебезнең төп нәтиҗәләре «Татар халык авыз иҗаты» һәм «Хәзерге татар әдәби теле» курсларының гамәли дәресләрендә, Зәйнәб Биишева ис. СДПА студентларының фәнни-практик конференцияләрендәге чыгышларда апробацияләнде.

Диплом эше керештән, өч бүлектән, йомгактан, әдәбият исемлегеннән тора. Беренче бүлектә татар телендә синтетик иярченле кушма җөмләләрне өйрәнү тарихына кыскача күзәтү ясала. Икенче бүлектә синтетик иярченле кушма җөмлә рәвешендәге мәкальләр тикшерелә. Өченче бүлек туган тел дәресләрендә синтетик иярченле кушма җөмләләрне өйрәнү методикасына күзәтү ясауга һәм моның өчен татар халык мәкальләре нигезендә төзелгән күнегү үрнәкләренә багышланган.

Фрагмент работы

Төп өлеш

Беренче бүлек

Татар телендә аналитик иярченле кушма җөмләләрне өйрәнү

һәм төркемләү мәсьәләсе

Аналитик төзелмәләрне куллану төрки телләрдә бик борынгыдан килә. Орхон-Енисей язмаларында ук компонентлары мөнәсәбәтле сүзләр, интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән төзелмәләр еш очрыйлар [79: 124]. Мәгълүм ки, гарәп-фарсы һәм рус телләре йогынтысы белән бәйле рәвештә аналитик кушма җөмләләрнең кулланылышы арта барган. Хәзерге татар әдәби телендә дә аналитик төзелмәләрнең, аерым алганда, мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү, аныклау интонацияләре аша бәйләнгән җөмләләрнең активлашуы күзәтелә [16: 128; 33: 82-87].

Татар телендә, гомумән, төрки телләрдә аналитик төзелмәләрне өйрәнү, грамматиканың башка мәсьәләләрен өйрәнүгә караганда, чагыштырмача соңрак башлана. Моның иң зур сәбәбен аналитик төзелмәләр төрки телләр өчен хас түгел дигән ялгыш фикер яшәп килгәнлеге белән аңлаталар. Бу мәсьәлә тел галимнәре М.З.Зәкиев [11; 13], С.Ибраһимов хезмәтләрендә [16] һәм соңгы елларда махсус рәвештә Л.Рәхимованың кандидатлык диссертациясендә [30] бик җентекләп тикшерелгән.

Аналитик төзелмәләрне билгеләү, хәтта төрки телләрдә аларның барлыгын тану каршылыклы фикерләр аша барган. Телнең синтаксик төзелешен өйрәнүнең башлангыч чорларында, аналитик төзелмәләрнең кем, ки белән бәйләнеп килгән очракларын күрсәтеп, мондый җөмләләр татар теленә бөтенләй хас түгел дип аңлатканнар.

XX гасыр башында аналитик төзелмәләрне өйрәнүгә һәм аларны төркемләп тикшерүгә җитди игътибар юнәлтелә башлый. Кайбер галимнәр, аерым алганда, Г.Ибраһимов [15], Җ.Вәлиди [5], Г.Алпаровлар [3] аналитик җөмләләрне тезмә кушма җөмләләр белән бер төркемгә алып тикшерәләр; икенчеләр исә, мәсәлән, М.Корбангалиев, Х.Бәдигый аларны синтетик җөмләләр белән бергә ияртүле бәйләнештәге кушма җөмләләргә кертеп өйрәнәләр [16].

XX гасырның II яртысыннан аналитик төзелмәләр иярченле кушма җөмләләрнең тулаем бер системасы итеп карала башлый [69, С. 464]. М.З.Зәкиев, А.Кәримова, В.Хангилдиннар тарафыннан аларның кулланылышы, билгеләү критерийлары, аналитик бәйләнешне белдерүче чаралар тикшерелә [11; 71; 18; 43]. 60 елларда СИбраһимов тарафыннан аналитик төзелмәләр мәсьәләсе махсус рәвештә өйрәнелеп, аларның структур һәм функциональ үзенчәлекләре, стилистик кулланылышы җентекләп тикшерелә [16].

Аналитик төзелмәләр структур, мәгънәви бәйләнеше һәм стилистик кулланылышы ягыннан синтетик төзелмәләрдән аерылып торалар. Алдагы бүлектә әйтеп үтелгәнчә, кушма җөмләләрне өйрәнү тарихында кайбер галимнәр синтетик һәм аналитик төзелмәләрне кушма җөмләләрнең аерым төркемнәре итеп карарга омтылганнар. 90 нчы елларда академик М.3.3әкиев кушма җөмләләрнең өчле парадигма мәсьәләсен кузгатып, аналитик төзелмәләргә тагылмалы кушма җөмлә дигән аерым термин тәкъдим иткән иде [12: Б.166]. Русча басылган татар грамматикасында аналитик иярченле кушма җөмләләр «сложно-подчиненные» дип, ә андагы иярчен җөмлә придаточное предложение дип атап тикшерелгән иде. Татар теле грамматикасының соңгы татарча басмасында исә аналитик төзелмәләрне; тикшерүдә традицион классификация саклана [34: 329].

Заключение

Мәкальләрдә урын алган аналитик иярченле кушма җөмләләргә анализ ясау түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте:

1. Бу төр мәкальләр иярченле кушма җөмләләрнең 23,2 % тәшкил итәләр. Шуларның 46,5 % интонация ярдәмендә бәйләнеп килә; 31,4% мөнәсәбәтле сүзләр аша, 19 % дип, дигән, дисәң бәйлек-теркәгеч сүзләре ярдәмендә, 1,7 % ияртүче теркәгечләр аша бәйләнә

2. Мөнәсәбәтле сүзләр аша бәйләнгән аналитик иярчен җөмләләр типиклашкан структур-семантик калыплар нигезендә төзеләләр. Теге яки бу мөнәсәбәтле сүзнең мәкальләргә килеп керүе, кулланылыш ешлыгы аларның семантик сыгылмалылыгы белән тыгыз бәйләнгән. Кем-шул, ни - шул, нинди - шундый, кайда - шунда, ни - шуны, ничек - шулай, кемнеке - шуныкы мөнәсәбәтле сүзләре төп урынны алып торалар. Парлы мөнәсәбәтле сүзләр аша бәйләнгән аналитик җөмләләр иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык җөмләләр булып формалашалар; сирәгрәк иярчен рәвеш, күләм, урын, аергыч җөмләләр кулланыла.

3. Төп ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр аша бәйләнгән мәкальләрнең кулланылышы чикле. Шул, аннан, аннары, аннан соң, шуннан соң, берничә урында алай да, шуңа, шуны, шунда, шундый мөнәсәбәтле сүзләре кулланыла. Алар ия, сирәгрәк, аергыч, тәмамлык; рәвеш, кире, вакыт хәлләре функцияләрендә киләләр. Алынма ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ягъни теркәгеч еузләр мәкальләргә бөтенләй хас түгел. Искәрмә була рак, мондый җөмлә бер урында гына теркәлде.

4.Көттерү, аныклау интонацияләре аша бәйләнгән аналитик җөмләләр мәкальләрдә зур урын тота. Алар арасында актив семантик калыпны сәбәп-нөтиҗә, шарт-нәтиҗә бәйләнеше алып тора, сирәгрәк аныклау-төгәлләү мөнәсәбәтләре урнаша. Мәгънә мөнәсәбәтен тәгъбир итүдә аерым җөмләләрнең семантикасы, лексик составы зур роль уйный. Мәкальләрдә интонация аша бәйләнгән аналитик төзелмәләрнең ерак чорлардан бирле кулланылып килгән, гомумхалык телендә актив һәм продуктив булган калыплары урын ала. Бу төзелмәләр җанлы сөйләмнең бай интонациясен, эмоциональ яңгырашын чагылдыралар.

5. Мәкальләрдә дип, дигән, ди, (дигәндә, дигәнгә, дигәннән, дисәң) бәйлек-теркәгеч сүзләре аша бәйләнгән төзелмәләр үзенчәлекле кулла нылыш табалар. Алар рәвеш, сәбәп, максат, объект, атрибут, шарт мөнәсәбәтләре урнаштыралар. Еш кына туры сөйләмле кушма җөмләләр формасында килгән бу мәкальләр билгеле бер хөкемне композицион оештыруы, сурәтлелеге белән аерылып торалар. Алар бик нык кыскарган мәсәлләрдән, мәзәкләрдән гыйбарәт булып, мәкаль-мәсәл яисә мәкаль-мәзәк алымына корылалар һәм борынгы фольклор иҗатыннан кулла нылып килгән паремийларны чагылдыралар. Кайбер мәкальләр, әйтте.диде сүзләре белән бәйләнеп, туры сөйләмнең борынгы алымна рын саклап киләләр.

6. Мәкальләргә ияртүче теркәгечләр хас түгел, шулай да берничә урында чөнки, юкса, әгәр, ул да булса, өстенә, барыннан да бигрәк ияртүче теркәгечләре аша бәйләнеп килгән аналитик төзелмәләр очрады.

Йомгаклап әйткәндә, мәкальләрдә урын алган аналитик төзелмәләр гомумхалык телендә бик борынгыдан кулланылып килгән актив һәм продуктив булган калыплар үрнәгендә төзеләләр. Безнең тикшеренүләр аналитик төзелмәләрнең телебездә озак гасырлар дәвамында кулланылышта булуларын раслыйлар; хәзерге вакытта татар телендә активлаша барган бу төзелмәләрнең телебезнең үз мөмкинлекләре* үз табигый чаралары нигезендә формалашкан, фольклор телендә урын алган калыпларын күзалларга ярдәм итәләр.

Список литературы

1. Абдурахманов Г.А. Исследование по старотюркскому синтаксису (XI в.). – М.: Наука, 1967. – 210 с.

2. Абдурахманов Г.А. Основы синтаксиса сложного предложения современного узбекского литературного языка. – Ташкент: Изд-во АН Узбек. ССР, 1960. – 125 с.

3. Алпаров Г. Сайланма хезмәтләр. Татар грамматикасы һәм гомуми тел белеме мәсьәләләре. – Казан: К.Якуп исем. китап фабр., 1945. – 329 б. (Алпаров Г.Х. Сайланма хезмәтләр: Фонетика. Графика. Орфография. Грамматика мәсьәләләре. – Казан: «Мәгариф» нәшр., 2008. – 287 б.)

4. Баскаков Н.А. Сложные предложения в каракалпакском языке / Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. Часть Ш. Синтаксис. – М.: АН СССР, 1961. – С. 222-230.

5. Вәлиди Җ. Татар теленең грамматикасы. – Казан: Корылтай ширкәте, 1919. – 153 б. (Вәлидов Җ.Җ. Сайланма хезмәтләр: Әдәби тел, грамматика, диалектология һәм лексикография мәсьәләләре. – Казан: «Мәгариф» нәшр., 2007. – 271 б.)

+ еще 38 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Татар мәкальләрендә аналитик иярченле кушма җөмләләр»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 46
Цена: 2300 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика