ВКР

«Татар телендә кисәкчәләр (лексик-семантик һәм грамматик анализ)»

  • 47 страниц
Содержание

Төп өлеш

1 нче бүлек. Кисәкчәләрнең лексик-семантик төркемчәләре

1. Кисәкчәләрне өйрәнүнең кыскача тарихы

2. Кисәкчәләрнең лексик составы

3. Кисәкчәләрнең лексик-семантик төркемчәләре

2 нче бүлек. Кисәкчәләрнең грамматик билгеләре

1. Кисәкчәләрнең грамматик билгеләре

2. Кисәкчәләрнең башка сүз төркемнәренә мөнәсәбәте

3. Кисәкчәләрнең төзелеше буенча төрләре

4. Кисәкчәләрнең ясалышы

3 нче бүлек. Мәктәптә кисәкчә сүз төркемен өйрәнү

1. Мәктәптә “Кисәкчәләр” темасын өйрәнүнең үзенчәлекләре

2. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы

Йомгак

Библиография

Введение

Татар телендә сүзләрне сүз төркемнәренә бүлү шактый катлаулы күренешләрдән исәпләнә. Элекке традицион бүленештә сүз төркемнәре мөстәкыйль, ярдәмче сүз төркемнәренә һәм ымлыкларга бүленә иде. Беренчеләренә исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль һәм рәвеш, икенчеләренә бәйлек, теркәгеч, кисәкчәләр керә иде. Аваз ияртемнәре һәм ымлыклар берләштерелеп бер сүз төркеме булып тикшерелделәр.

Татар тел белеменең соңгы елларда ирешелгән казашышлары нигезендә сүз төркемнәре лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик кулланылыш ягыннан башкача төркемләнә башлады [Татар грамматикасы, 2002: Б. 19]. Бу бүленештә мөстәкыйль сүз төркемнәренең саны артты һәм ул исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш, ияртемнәр, хәбәрлекләрдән тора. Бәйләгеч сүз төркемнәрен бәйлек һәм теркәгечләр тәшкил итә. Модаль сүз төркемнәре бүленеп чыгарылды һәм аларга модаль сүзләр, кисәкчәләр һәм ымлыклар кертелеп карала башлады. Әмма ымлыклар лексик-семантик һәм грамматик үзенчәлекләре буенча модаль сүз төркемнәренә карамыйлар, аларны, безнең фикеребезчә, аерым торган сүз төркемен тәшкил итә.

Татар телендә кисәкчәләр сүзләргә һәм тоташ җөмләләргә күп төрле мәгънә төсмерләре, шул исәптән модаль мәгънәләр дә белдерүгә хезмәт итәләр. Кисәкчәләр татар теле буенча язылган грамматикаларда төрле дәрәҗәдә чагылыш таптылар һәм тасвирландылар. Кисәкчәләрнең сүзләргә керешеп киткәннәрен (мәсәлән, -дыр,-дер, -тыр, -тер, -мы, -ме, -мыни, -мени, -сана, -сәнә, -чы, -че) кайбер галимнәр кушымчаларның аерым төрләре дип таныдылар [Алпаров, 2008: Б. 78]. Әмма бу кисәкчәләр кушымчалардан белдергән мәгънә төсмерләре һәм функцияләре буенча аерылалар. Алар фәкать кисәкчәләр буларак кына тикшерелергә тиеш.

Телебездәге кисәкчәләр семантик яктан классификациясе шактый катлаулы тел күренеше булып тора. Әлегә кадәр аларның төгәл һәм анык бүленеше юк.

Болар татар тел белемендә кисәкчәләрне лексик-семантик һәм функциональ кулланылышы ягыннан тикшерүнең актуальлеген дәлилләп тора.

Чыгарылыш квалификацион эшнең максаты булып телебездәге кисәкчәләрнең семантик яктан классификациясен, җөмлә структурасындагы кулланылыш үзенчәлекләрен тикшерү тора.

Бу максатка ирешү барышында түбәндәге бурычлар куеп чишелде:

1) тюркологиядә һәм татар тел белемендә кисәкчәләрнең өйрәнелү тарихына күзәтү ясау;

2) телебездәге кисәкчәләрнең семантик классификациясен барлау;

3) кисәкчәләрнең функциональ кулланылышын тикшерү;

4) уку процессында кисәкчәләрне өйрәнү алымнарын тасвирлау.

Чыгарылыш квалификацион эшенең яңалыгы булып татар телендәге кисәкчәләрнең ике зур төркемгә:

а) грамматик мәгънә төсмерләре белдерүче кисәкчәләр,

ә) модаль мәгънә төсмерләре белдерүче кисәкчәләр.

Чыгарылыш квалификацион эшенең методологик нигезен рус тел белемендәге, тюркологиядәге һәм татар тел белемендәге бу проблемага багышлап язылган саллы хезмәтләр тора. Аларның авторлары В. В. Виноградов, Н. Шведова, Н. К. Дмитриев, К. М. Мусаев, М. В. Зайнуллин, Г. Х. Алпаров, В. Н. Хангилдин, Д. Г. Тумашева, Ф. А. Ганиев, Р. Г. Минниахметов кебек галимнәр.

Чыгарылыш квалификацион эшен башкарганда тасвирлама, чагыштырма, компонентлы анализ кебек тикшеренү методлары кулланылды.

Структур яктан чыгарылыш квалификацион эше кереш, өч бүлектән торган төп өлештән, йомгак, библиография һәм кушымтадан тора.

Фрагмент работы

Төп өлеш

1 нче бүлек. Кисәкчәләрнең лексик-семантик үзенчәлекләре

1. Кисәкчәләрнең өйрәнүнең кыскача тарихы

Төрки тел белемендә кисәкчәләр әлегә аз өйрәнелгән грамматик категория булып торалар. Аларның барлык функциональ-семантик үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган хезмәтләр юк диярлек. Якут телче галиме Н. Е. Петровның хаклы билгеләвенчә, күп кенә төрки телләрдә кисәкчәләрне өйрәнү буенча беренче адымнар гына ясалган һәм “хәзерге төрки тел белемендә кисәкчә категориясенең чыгыш, конструктив мәсьәләләре төрлечә хәл ителә” [Петров, 1982: Б. 67].

Башкорт телендә кисәкчәләр аерым сүз төркеме буларак К. З. Әхмәров тарафыннан билгеләнде, әмма ул аларны семантик төркемнәргә бүлеп тормый да [Әхмәр, 1941].

Н. К. Дмитриев башкорт теленең кисәкчәләрен “аерым бер сүздән (ягъни сүз төркемнәреннән) формантларга (ягъни аффиксларга) күчеп йөрүче кайсыбер элементлар бар. Алар - кисәкчәләр” дип билгели [Дмитриев, 1950: Б. 131]. Галим кисәкчәләрне абстракт (грамматик) мәгънәгә ия булган берәмлекләр дип характерлый һәм аваз вариантлары булган түбәндәге кисәкчәләрне тикшерә: -мы, -ме, -мо, -мө; -да, -дә, -та, -тә, -за, -зә; -ла, -лә; -дабаһа, -табаһа, -забаһа, -лабаһа; -сы, -се, -со, -сө; -һана, -һәнә; -кына, -кенә, -гына, -генә; -ук, -үк; -дыр, -дер, -тыр, -тер, -зыр, -лыр һ. б.

Н. Х. Мәкъсүтова аерым сүзләргә, сүзформаларга, сүзтезмәләргә һәм җөмләләргә өстәмә мәгънә төсмерләре бирүче ярдәмлек сүзләрне кисәкчәләр дип атый һәм белдергән мәгънәләре буенча аларны тугыз төркемгә: сорау, чикләү, көчәйтүче, җөмлә кисәкчәләре, билгесезлек кисәкчәлре, төрле экспрессив-эмоциональ төсмерләр белдерүче кисәкчәләргә бүлә [Максютова: Б. 328-329].

Башкорт теленең кисәкчәләрен М.В. Зәйнуллин, төрле субъектив-модаль мәгънә белдерүләреннән чыгып, анализлый һәм аларны түбәндәгечә бүлә: 1) чынлылыкны яки чын булмауны раслаучы акцентлаштыручы кисәкчәләр, 2) боеру-өндәү кисәкчәләре, 3) шиклелекне, чамалылыкны белдерүче гипотетик кисәкчәләр [Зайнуллин, 1986: Б. 32-41].

Татар телендә кисәкчәләр шактый озак вакытлар башка сүз төркемнәре составында каралдылар, шуңа күрә алар аерым сүз төркеме буларак тикшерелмәдәләр. Кисәкчәләрнең составын һәм аларның семантикасын беренчеләрдән булып Каюм Насыйри шактый тулы рәвештә тасвирлап күрсәтте, әмма ул аларны аерым сүз төркеме итеп тикшермәгән, улт аларны төрле ярдәмче сүз төркемнәренә бүлеп бетергән [Бу хакта карагыз: Современный татарский литературный язык. Лексикология. Фонетика. Морфология. М., 1969: Б. 339].

Список литературы

Алпаров Г. Х. Сайланма хезмәтләр. – Казан: Мәгариф, 2008. – 287 б.

Бондарко А. В. Грамматические категории и контекст. – Л.: Наука, 1975. – 115 с.

Бондаренко В.Н. Отрицание как логико-грамматическая категория. – М.: Наука. – 1983. – 212 с.

Вежбицкая А. Семантика грамматики. – М.: Наука, 1992. – 31с.

Виноградов В.В. Русский язык (Грамматическое учение о слове). 2-е изд. – М., 1972. - 614 с.

Вәлиева Ф. С., Саттаров Г. Ф. Урта мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур” нәшр., 2000. – 456б.

Вәлиуллина З. М., Зиннәтуллина К.З., Сәгыйтов М.А. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. – Казан: КДПИ, 1972. – 206 б.

Гаджиева Н. З. Основные пути развития синтаксической структуры тюркских языков. – М.: Наука, 1973. – 408с.

Ганиев Ф. А. Конверсия в татарском языке. – Казань: Татар. книж. изд-во, 1985. – 110с.

Грамматика русского языка. – В 2-х т. – М.: Изд-во АН СССР, 1960. – Т. 1. – Фонетика и морфология. – 719 с.

Грамматика современного русского литературного языка. – М.: Наука, 1970. – 768с.

Грамматика современного башкирского литературного языка. – М.: Наука, 1981. – 495 с.

Грамматика хакасского языка (под ред. Н. А. Баскакова). – М., 1975. – 418с.

Дмитриев Н.К. Башқорт теленең грамматикаһы. – Өфө: Башқорт кит. нәшр., 1950. – 300 б. (башкорт телендә).

Зайнуллин М. В. Модальность как функционально-семантическая категория. – Саратов: Изд-во Саратовск. унив-та, 1986. – 124с.

Зәйнуллин М. В. Хәзерге башкорт әзәби теле. Морфология. – Өфө, 2002. – 388б. (башкорт телендә).

Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1974. – 336 б.

Кононов А. Н. Грамматика современного узбекского литературного языка. – М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1960. – 446с.

Латыпов Э. М. Сорау кисәкчәләре//Совет мәктәбе. – 1986. - №8

Латыпов Э. М. Үтенү-ялыну кисәкчәләре// Совет мәктәбе.-1987.-№7; 1988. -№1

Латыпов Э. М. Шикләнү-икеләнү кисәкчәләре// Совет мәктәбе.-1998.-№5

Латыпов Э. М. Раслау кисәкчәләре//Совет мәктәбе. – 1989. - №12

Латыпов Э. М. Чикләү кисәкчәләре//Мәгариф. – 1994. - №4

Майтинская К.Е. Служебные слова в финно-угорских языках. – М.: Наука, 1982. – 185 с.

Миннеәхмәтов Р. Г., Миннеәхмәтова Т. Ф. Татар теле: 6 нчы сыйныф. Башкортстан татар урта гомуми белем мәктәбе өчен дәреслек. – Уфа: “Китап” нәшр., 2004. – 272 б.

Минниахметов Р. Г. Частиөы в современном татарском языке: Учебное пособие. – Уфа: РИО Баш ГУ, 2002. – 72 с.

Мусаев К. М. Грамматика кааримского языка. Фонетика и морфология. – М.: Наука, 1964. – 344с.

Русская грамматика. В 2-х т. – М.: Наука, 1980. – Т. 1. Фонетика. Морфология. – 783 с.

Русский язык. Энциклопедия. – М.: Сов. Энциклопедия, 1979. – 431 с. Изд-во Казан. ун-та, 1978. – 254 с.

Сәяргалиев Б.С. Башкорт телендәге кисәкчәләр турында// Вопросы башкирской филологии. – М., 1959. – С. 72-83.

Сибагатов Р. Г. Теория предикативности. – Саратов: Изд-во Саратовск. Унив-та, 1984. – 208с.

Современный татарский литературный язык. – М.: Наука, 1969. – 380 с.

Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. – М.: Наука, 1988. – 560с.

Татар грамматикасы. Т.I. Фонетика. Морфемика. Сүзясалышы. – М.: “Инсан”, Казан: “Фикер”, 1998. – 512б.

Татарская грамматика: в 3 т. Т.I. - – Казань: татар. книж. изд-во, 1993. – 398с.

Татарская грамматика: в 3 т. Т.II. Морфология. – Казань: татар. Книж. изд-во, 1993. – 398с.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. т.1. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1977.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. т.2. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1979.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. т.3. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1981.

Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1978. – 221 б.

Хангилдин В.Н. Татар теле грамматикасы: Морфология һәм синтаксис. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 642 б.

Хәзерге башкорт теле. - Өфө:Баш. кит. нәшр., 1994. – 298 б.

Шведова Н.Ю. Очерки по синтаксису русской разговорной речи. – М.: Изд-во АН СССР, 1960. – 377 с.

Юлдашев А.А. Системы словообразования и спряжения глагола в башкирском языке. – М.: Изд-во АН СССР, 1958. – 195 с.

Юлдашев А.А. Соотношение деепричастных и личных форм глагола в тюркских языках. – М.: Наука, 1977. – 270 с.

Покупка готовой работы
Тема: «Татар телендә кисәкчәләр (лексик-семантик һәм грамматик анализ)»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 47
Цена: 2100 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика