ВКР

«Татар телендә модальлекне белдерүче чаралар»

  • 62 страниц
Содержание

Кереш.3

Беренче бүлек. Татар телендә модальлекне белдерүнең грамматик чаралары.10

1.1. Морфологик чаралар.10

1.1.1. Модаль сүз төркемнәре һәм модальлек.10

1.1.2. Фигыль наклонениеләренең модаль мәгънә белдерү мөмкинекләре.17

1.1.3. Модаль мәгънә белдерә торган аналитик фигыльләр.27

1.2. Синтаксик чаралар.34

1. 3.Модальлекне белдерү чарасы буларак синтаксик фразеологизмнар һәм редупликация.34

1.4. Модаль кисәкләр һәм модальлек.40

Икенче бүлек. Татар телендә модальлекне белдерүнең лексик чаралары.43

Йомгак.56

Кулланылган әдәбият исемлеге.59

Чыганаклар.63

Кушымта Татар теле дәресләрендә модальлекне өйрәнү (“Хәбәрлек сүзләр” темасы мисалында): дәрес эшкәртмәсе

Введение

Телнең үсеше, мәгълүм булганча, җәмгыятьтәге тарихи вакыйгалар, иҗтимагый хәлләр белән тыгыз бәйләнгән. Борынгы телнең төзелеше сакланган хәлдә, тел гасырлар буенча камилләшә килә, төрле үзгәрешләргә тартыла, туктаусыз яңара һәм анда яңа сыйфатлар барлыкка килә. Андагы үзгәрешләр телнең элек-электән килгән системасын җимерү рәвешендә түгел, бәлки аны тагын да баету, тулыландыру һәм яңарту юнәлешендә бара.

Тел белеменең һәр үсеш этабы билгеле бер үзенчәлеге, ниндидер яңалык ачылу белән тарихка кереп кала. Әйтик, теге яки бу чорда тел белемендә грамматик категорияләрнең белдерелеше, функциональ-семантик үзенчәлекләре үзгәреп торуы мәгълүм.

Безнең чыгарылыш-квалификация эшенең темасы – “Татар телендә модальлекне белдерүче чаралар”.

Теманың актуальлеге. Модальлек категориясе – хәзерге лингвистика фәненең мөһим һәм актуаль мәсьәләләреннән берсе. Гомуми тел белемендә, шул исәптән төрки тел белемендә әлеге категориянең асылын тикшерүгә багышланган хезмәтләр шактый күп булуына карамастан, тел белеме фәнендә модальлек категориясенең аерым бер мәсьәләләрен ачыклау өлкәсендә фикер каршылыклары күзәтелә. Бу күренеш үз чиратында модальлекнең катлаулы һәм телнең барлык ярусларын иңли торга киң планлы категория булуы белән аңлатыла. Димәк, модальлек категориясенә нисбәтле ачыкланмаган мәсьәләләрне тирәнтен тикшерү әле дә мөһим һәм актуаль.

Хезмәтнең максаты – хәзерге татар әдәби телендә модальлек категориясенең белдерелү чараларын тикшерү.

Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

• татар тел белеме фәнендә модальлекне өйрәнүгә багышланган фәнни-теоретик хезмәтләр белән танышу;

•модальлекне белдерүнең грамматик чараларын (фигыльдә наклонение, модаль сүз төркемнәре, аналитик фигыльләрне) анализлау;

• модальлекне белдерүнең лексик чараларын ачыклау;

Хезмәтнең фәнни яңалыгы. Чыгарылыш-квалификация эше татар телендә модальлекне белдерә торган чараларны системалы тикшерү юнәлешендә беренче адым булып тора. Тирәнтен һәм киң планда тикшерү әлеге категориянең үзенә генә хас үзенчәлекләрен билгеләргә ярдәм итә.

Чыгарылыш-квалификация эшенең теоретик һәм гамәли әһәмияте. Бердән, модальлекне белдерү чараларын өйрәнү тел теориясенә, аерым алганда, морфологияне өйрәнү өлкәсенә өлеш кертә; икенчедән, телнең бу универсаль категориясен тикшерү хәзерге татар теленең үсеш этабын билгеләргә ярдәм итә. Тупланган фактик материал хәзерге татар теле морфологиясе, әдәби тел тарихы, стилистика фәннәрен укытканда файдаланыла ала.

Мәсьәләнең өйрәнелү тарихы. Модальлек категориясе тел белемендә, алда әйтелгәнчә, билгеле күләмдә өйрәнелгән. Биредә рус галимнәре В.В.Виноградов1, Г.В.Колшанский2, В.Н.Бондаренко3, С.С.Ваулина4, Г.П.Немец5 һ.б. галимнәрнең хезмәтләрен атарга кирәк. Төрки телләр материалында модальлек функциональ-семантик категориясе Н.К.Агазаде [Агазаде, 1965: 112], М.В.Зәйнуллин [Зәйнуллин, 1986: 124; 2000: 292], Р.Г.Гатина [Гатина, 2007: 24] хезмәтләрендә тикшерелгән.

2010 елда Калининград шәһәрендә “Модальность как семантическая универсалия” дигән фәнни җыентык дөнья күрә. Әлеге басма модальлек категориясен монографик планда өйрәнгән профессор, тел галиме С.С.Ваулинаның юбилее уңаеннан нәшер ителә; хезмәттә модальлек универсаль категориясенең төрле аспектлары өйрәнүгә багышланган мәкаләләр тупланган [Модальность, 2010: 313].

Татар телендә модальлек категориясен өйрәнү, нигездә, фигыльне өйрәнү юнәлеше белән бәйле. Фигыль һәм аның категорияләре, ул исәптән модаль мәгънә белдерү үзенчәлекләре И.Гигановның “Грамматика татарского языка” исемле китабыннан башланып китә. Алга таба К.Насыйри “Әнмүзәҗ” исемле хезмәтендә өч төрле заман күрсәтә: үткән заман, киләчәк заман һәм хәзерге заман. Шуннан соң катлаулы заман төрләрен бирә: күптән үткән, нәтиҗәле үткән заман һәм “тасвирлама, ягъни перифрастик формалар”. Гомумән, К.Насыйри татар теленең заман һәм модаль формаларының мәгънәләренә тулы һәм нечкә күзәтүләр ясый алган. В. Н. Хангилдиннең грамматикага багышланган хезмәтләрендә фигыль категорияләре һәм аларның мәгьнәләре, шул исәптән модаль мәгънәләре шактый тулы тикшерелгән. Ул заман категориясен хикәя фигыль белән чикләми: мәсәлән, шарт фигыльнең -са кушымчалы формасы заманга битараф булса, -ган булса формасының үткән заманны белдерү өчен кулланылуын әйтә [Татар грамматикасы, Т. 1., 2002: 112].

1959 елда А.Х.Нуриеваның заман мәсьәләсенә караган мәкаләсе басылды. Автор татар телендә биш наклонение һәм аларны белдерү чараларын күрсәтә. Шарт фигыльнең -са, -ды иде, -ачак (-р, -асы) булса формалары бирелә. Теләк фигыльгә -р иде, -асы иде, -са иде, -ган булса иде формаларын кертә. Башка чаралардан А.Х.Нуриева -макчы иде, -макчы була һәм кайбер диалекталь формаларны күрсәтә. Хикәя фигыльгә караган заманнарга хәзерге грамматикаларда кабул ителгән тугыз заман формасын һәм шулар өстенә ике тасвирлама форманы кертә: укыган булганмын һәм укый торган булганмын. [Нуриева, 1959: 180-194].

Фигыль категорияләре М.З.Зәкиевнең синтаксис буенча язылган хезмәтләрендә дә өйрәнелә. “Ике составлы җөмләләрдә баш кисәкләрнең белдерелүе һәм аларның мәгьнәләре” исемле мәкаләсендә хәзәрге заман, I һәм II киләчәк заманнар, -а иде һәм -а булганнар формалы тәмамланмаган үткән заманнар, -ган иде һәм -ган була – күптән үткән заманнар бирелгән.

Иде һәм бул- фигыльләре белән ясалган формалаларны билгелелек – билгесезлеккә ишарә итү ягыннан аерылган. Хезмәттә шарт, боеру, мөмкинлек, фараз итү һәм ирония, үкенү кебек эмоциональ-экспрессив мәгьнәләр дә тикшерелгән [Зәкиев, 2002: 73].

1965 елда СССР Фәннәр акадәмиясе ИЯЛИ хезмәткәрләре тарафыннан хәзерләнгән “Хәзерге татар теле” исемле хезмәттә фигыльгә бик аз урын бирелгән. Заман исемлегенә -а торган иде күрсәткечле кабатлаулы үткән заманнар кертелгән. Димәк, җиде форма белән чикләнелгән. Наклонениеләрдә ният фигыль һәм аның хәзәрге заманы: -макчы була, юклык формасы: -асы түгел; үткән заманы: -макчы булды (булган), -рга булды (булган), -макчы иде, -макчы була иде, -асы түгел иде; киләчәк заманы: -макчы булачак, -макчы булыр формалары бирелгән3[Татар грамматикасы, 2002: 113].

Д.Г.Тумашеваның “Перифрастические формы татарского глагола” исемле мәкаләсендә, темпораль һәм модаль мәгънәләр, перифрастик формаларның грамматикализация дәрәҗәсе фәнни яктан тикшерелә [Тумашева, 1965: 154-166].

Бу теманы киләчәктә М.Б.Мәрдиева үстерә. Аның мәкаләләрендә перифрастик конструкцияләрнең, алар составындагы компонентлар үзгәрешнең төрле дәрәҗәләре, ярдәмче бул- фигыленең сүз төрләнеш мөмкинлекләре, перифрастик конструкцияләр эчендәге синонимиясе, аларның заман мәгънәләрен чагылдыруда катнашуы, өйрәнелә торган конструкцияләрнең типологик охшашлыгы һәм аермасы ачыклана [Мардиева, 1978: 63-83].

Димәк, фигыльнең тасвирлама (перифрастик) формалары төрле функция үти: еш кына алар яңа заман формалары ясауда катнашалар, модаль һәм аспектуаль мәгънәләргә яңа төсмерләр өстиләр, ягъни хикәяләү наклонениесенең заман формаларын детальләштерәләр һәм баеталар, модаль мәгънәләрен чагыштыру чараларын киңәйтәләр, модаль мәгънәләрне заман мәгънәләре белән тыгыз үрелештә бирәләр. [Мардиева, 1982: 45-57]

Чыгарылыш-квалификация эшенең фәнни-методологик нигезе буларак В.Хангилдин, М.З.Зәкиев, Д.Г.Тумашева, Ф.М.Хисамова, Зәйнуллин, Р.Г.Гатина хезмәтләре, «Татар грамматикасы» (II том) кулланылды.

Чыганак буларак, нигездә, татар классик язучыларының (М.Фәйзи, Ф.Хөсни, Г.Ахунов, Ш.Камал, Г.Исхакый һ.б.) әсәрләре файдаланылды, татар халык авыз иҗаты үрнәкләренә дә мөрәҗәгать иттек. Теләк наклонениесен тикшергәндә, җирле сөйләш материалларына таяндык. Мисаллар картотекага тупланып анализланды. Чыганаклар әдәбият исемлегендә урнаштырылды.

Хезмәтне язу барышында эзләнү, тасвирлау, чагыштыру, функциональ стилистик, индуктив һ.б. метод һәм алымнар кулланылды. Шул рәвешле комплекслы якын килү татар телендә модальлек категориясен белдерә торган чараларны өйрәнергә мөмкинлек бирде.

Квалификация эшенең төзелеше түбәндәгедән гыйбарәт: кереш, өч бүлек, йомгак, кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлеге. Керештә традицион тәртиптә эшнең максаты, бурычлары, фәнни-методологик нигезе, чыганаклар, эшнең төзелеше күрсәтелде, шулай ук тел белемендә модальлек категориясенең өйрәнелү тарихы кыскача яктыртылды. Беренче бүлектә татар телендә модальлекне белдерүнең грамматик чаралары, аерым алганда, фигыльдә наклонение, модаль сүз төркемнәре, аналитик фигыльләр анализланды. Икенче бүлектә модальлекне белдерүнең лексик чаралары тикшерелде. Өченче бүлек методик характерда, биредә модальлек категориясен татар теле дәресләрендә өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе тәкъдим ителде. Йомгакта төп нәтиҗәләр гомумиләштерелде. Соңыннан кулланылган фәнни-теоретик әдәбият һәм чыганаклар исемлеге урнаштырылды.

Фрагмент работы

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ МОДАЛЬЛЕКНЕ БЕЛДЕРҮНЕҢ ГРАММАТИК ЧАРАЛАРЫ

Модальлек төшенчәсе – тел белеме фәненең тармакларында гына түгел, беренче чиратта, фәлсәфә һәм логика фәннәренең өйрәнү объекты буларак хезмәт итә торган күренешләр ареалын белдерә торган универсаль категория.

“Татар грамматикасы” (II том) хезмәтендә модальлек категориясенә түбәндәге билгеләмә бирелә: “Модальлек, функциональ-семантик категория буларак, – сөйләм эчтәлегенең чынбарлыкка мөнәсәбәтен сөйләүче аша белдерә.” [Татар грамматикасы, 2002: 146]

Тел гыйлемендә модальлекне объектив һәм субъектив дигән төрләргә бүлү бар. Ләкин модальлекне сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәте дип аңлаганда, модальлек һәрчак субъектив булырга тиеш. М.З.Зәкиев фикеренчә, модальлекне рациональ һәм эмоциональ дигән төрләргә бүлү дөресрәк булыр дип уйланыла. Сөйләүченең чынбарлыкка рациональ мөнәсәбәте – аның акылына, эмоциональ мөнәсәбәте хисләренә нигезләнгән мөнәсәбәт.

Сөйләүченең чынбарлыкка эмоциональ (хис) мөнәсәбәте (эмоциональ модальлек), гадәттә, тойгылы җөмләләрдә күзәтелә, ә рациональ (акыл) мөнәсәбәте (рациональ модальлек) хикәя, сорау, боеру җөмләләрдә була. [Зәкиев, 2005: 206].

Модаль мәгънә дигәндә, теләк, ният, үкенү, шатлык, үтенү, мөмкинлек, тиешлек, кирәклек, шарт, шартка бәйле теләк, боеру, ирония һ.б. мәгънәләр күз алдында тотыла. Төрле модаль мәгънәләрне җөмләдә күп төрле чаралар белдерә: интонация, сүз тәртибе (уңай һәм кире), наклонение формалары, модаль мәгънәле кушма фигыль хәбәрләр, модаль сүзләр, кереш сүзләр, эндәш сүзләр, кисәкчәләр, ымлыклар, риторик сорау формалары, махсус синтаксик конструкцияләр, кабатлаулар, хәбәр составындагы хикәяләү, сорау, боеру, тойгы белдерүче башка чаралар.

Морфологик чаралардан фигыльдә наклонение категориясе формалары, аналитик фигыльләр, модаль сүз төркемнәрен, синтаксик чаралардан эндәш һәм кереш сүзләрне атарга кирәк.

1.1. Морфологик чаралар

§ 1. Модаль сүз төркемнәре һәм модальлек

Модаль сүз төркемнәре, исеменнән үк күренгәнчә, модаль мәгънә белдерәләр. Бу төремгә экспрессив һәм эмоциональ ымлыклар, кисәкчәләр кертеп карала.

Кисәкчәләр – сүзләргә һәм җөмләләргә модаль-экспрессив мәгьнә төсмерләре өсти торган сүз төркеме. Кисәкчәләр, бәйлек яки теркәгечләрдән аермалы буларак, сүзләр яки жөмләләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне (грамматик мәгънә) белдермиләр, ә модаль мәгънә төсмерләрен белдерәләр: мәгьнәне көчәйтәләр, чиклиләр, үтенү, сорау, раслау, шикләнү кебек мәгьнә төсмерләре өстиләр.

Сукмакларга үлән үскәндер бит, Тик учаклар әле исәндер бит - сагынгандыр безне учаклар. (Зөлфәт) Кайгы, миннән тизрәк кит инде, синең көнең бетте бит инде. (М.Җәлил) Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт. (Г. Тукай)

Кисәкчәләр морфологик яктан төрләнмиләр, ә синтаксик яктан үзләре ияргән сүз белән бергә җөмлә кисәге составына керәләр. Телдә кулланылышы буенча кисәкчәләр кушымчаларга якын. Кайбер хезмәтләрдә кисәкчәләрне ярдәмлек сүзләр белән кушымчалар арасында торган тел берәмлеге буларак та билгелиләр.

Заключение

Чыгарылыш квалификация эшендә татар телендә модальлекне белдерә торган чараларны өйрәнеп, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.

1. Модальлек – тел уиверсалиясе. Ул, функциональ-семантик категория буларак, сөйләм эчтәлегенең чынбарлыкка мөнәсәбәтен сөйләүче аша белдерә. Бу күренеш үз чиратында модальлекнең катлаулы һәм телнең барлык ярусларын иңли торга киң планлы категория булуы белән аңлатыла.

2. Модаль мәгънә дигәндә, теләк, ният, үкенү, шатлык, үтенү, мөмкинлек, тиешлек, кирәклек, шарт, шартка бәйле теләк, боеру, ирония һ.б. мәгънәләр күз алдында тотыла. Татар телендә модальлек күп төрле чаралар ярдәмендә белдерелә. Грамматик чаралардан фигыльдә наклонение категориясе формалары, аналитик фигыльләр, модаль сүз төркемнәрен атарга кирәк.

3. Мәгънә киңлегенә ия булган боеру наклонениесе сөйләмдә (контекстка һәм интонациягә мөнәсәбәттә) модаль мәгънәләр алырга мөмкин. Ул кирәклек, мөмкинлек, теләк һәм тиешлек модаль мәгънәләрен белдерә.

4. Фигыль наклонениеләреннән инфинитив та модаль мәгънә төсмерләрен белдерә ала. Инфинитив еш кына ният (-рга + бул, -рга + ит, -рга + тор, -рга + йөр, -рга + карар ит / карар бир, -рга + ният ит, -рга + исәплә, -рга + уйла ярдәмче фигыльләр ярдәмендә), котылгысызлык (-рга + кал), зарурилык, мәҗбүрилек (-рга + мәҗбүр, мәҗбүр бул) модаль мәгънәләрендә килә.

5. Татар телендә теләк наклонениесе дә модаль мәгънәгә ия. Хәзерге татар телендә һәм диалектларында теләк модальлеген белдерү үзенчәлекләрен семантик планда караганда, теләк наклонениесенең чикләре тотрыксыз һәм төрле мәгънә төсмерен белдереп килергә мөмкин: субъектив теләк, хыяллану, теләк, киңәш, курку, начарлык теләү, каһәрләү һ.б. Шуның белән бергә, теләк наклонениесе боеру наклонениесе белән тыгыз мөнәсәбәттә тора һәм контексттан чыгып өндәү, әйдәү, боеру кебек төсмерләр белдереп килә ала.

6. Модаль сүз төркемнәре, исеменнән үк күренгәнчә, модаль мәгънә белдерәләр. Кисәкчәләр, ымлыклар, хәбәрлек сүзләр карала. Кисәкчәләр татар телендә модаль мәгънә төсмерләрен белдерәләр: мәгьнәне көчәйтәләр, чиклиләр, үтенү, сорау, раслау, шикләнү кебек мәгьнә төсмерләре өстиләр. -дыр/-дер, -тыр/-тер, әллә кисәкчәләре билгесезлек, икеләнү, гөман кылу төсмерләрен белдерәләр, бит, ич, ла, ласа, лабаса кисәкчәләре раслау, ышандыру, ышану төсмерләрен белдераләр:

7. Ымлыклар шулай ук модаль мәгънә белдерәләр. Алар кешеләрнең хисләрен, тойгыларын, эчке кичерешләрен, ихтыярын җиткерәләр. Татар телендә ымлыкларның модаль мәгънә белдерү мөмкинлекләре шактый киң: шатлану, канәгатьләнү, соклану; үкенү, көчле теләк, рәнҗү, зарлану; курку, шомлану, көяләнү, гаҗәпләнү, шөбһәләнү; искитмәү, санга сукмау, кимсетү, мәсхәрәләү, ирония; ярсу, канәгатьсезлек, каргау, ачулану, шелтәләүне белдерәләр.

8. Татар телендә модаль мәгънә белдерә торган аналитик фигыльләр белән дә белдерелә ала. Шулардан иң таралганнары иде һәм бул-. Бул- фигыле ярдәмендә мөмкинлек мәгънәсе, ният модальлеге, карарга килү, кирәклек, тиешлек һ.б. мәгънәләр белдерә.

9. Модаль сүзләр сөйләмдә модальлек белдерүнең лексик чарасы буларак билгеләнә (бар, юк, кирәк, тиеш, мөмкин, ярый сүзләре, ә икенче төркемгә: әлбәттә, дөрес, чыннан да, икән, билгеле, ахры, имеш, бәлки, бугай, шаять, ичмасам һ.б.) Әлбәттә, бәлки, бугай һ.б. исә хәбәр ителә торган күренешкә сөйләүченең субъектив мөнәсәбәтен белдерәләр.

10.Татар телендә синтаксик чаралардан кереш һәм эндәш сүзләр, кабатлау (редупликация) һәм синтаксик фразеологизмнар да сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдереп киләләр.

Гомумән, татар телендә модальлекне белдерү мөмкинлекләре киң, дигән нәтиҗәгә килдек. Телдә модаль мөнәсәбәтләрне синтаксик чаралар белән белдерелү дә үзенчәлекле, алга таба бу юнәлештә дә тикшеренүләр үткәрү зарур.

Список литературы

Рус телендә

Агазаде Н.К. К вопросу о категории наклонения и модальности в современном азербайджанском языке / Н.К.Агазаде. – Баку: Изд-во АН Аз ССР, 1965. – 112 с.

Ахметьянов Р.Г. Формирование служебных слов в татарском языке. – К формированию языка татар Поволжья. – Казань: Таткнигоиздат, 1985. – 234 с.

Бондаренко В.Н. Виды модальных значений и их выражение в языке / В.Н.Бондаренко // Филологические науки. – 1979. – № 2. – С. 56-61.

Ваулина С.С. Языковая модальность как функционально-семантическая категория (диахронический аспект) / С.С.Ваулина. – Калиниград: Изд-во Калининградского ун-та, 1993. – 70 с.

Виноградов В.В. О категории модальности и модальных словах в русском языке / В.В.Виноградов // Избранные труды. Исследования по русской грамматике. – М.: Наука, 1975. – С. 53-78.

Ганиев Ф. А. Видовая характеристика татарского глагола. – Казань: Таткнигоиздат, 1963.

Ганиев Ф. А. Семантические разряды глаголов татарского языка// Исследования по татарскому языкознанию. – Казань, 1984. – С. 75 –84.

Гатина Р.Г. Модальность возможности и невозможности и средства её выражения (на материале башкирского языка): Автореф. …. канд. филол. наук / Р.Г.Гатина. – Уфа, 2007. – 24 с.

Зайнуллин М.В. Модальность как функционально-семантическая категория / М.В.Зайнуллин. – Саратов: Изд-во Саратосвкого ун-та, 1986. – 124 с.

Зайнуллин М.В. О сущности и границах языковой категории одальности / М.В.Зайнуллин. – Уфа: РИО БашГУ, 2000. – 292 с.

Зиннатуллина К. З. Залоги глагола в современном татарском литературном языке. – Казан: Тат.кн.изд-во, 1969.

Колшанский Г.В. К вопросу о содержании языковой категории модальности / Г.В.Колшанский // Вопрсы языкознания. – 1961. – № 1. – С. 94-98.

Мардиева М. Б. Перифрастические формы татарского глагола в сравнении с узбекским и турецкими формами: автореф. дисс. .канд.филол.наук, 1976.

Мифтахова И. Г. История татарских грамматик: исследование глагола, местоимения и наречия (XIX – XX вв.).- Казань: “Хәтер”, 1999.

Модальность как семантическая универсалия: сб. научных трудов / Под ред. И.Ю.Куксы. – Калининград: Изд-во РГУ им. И.Канта, 2010. – 313 с.

Немец Г.П. Актуальные проблемы модальности в современном русском языке / Г.П.Немец. – Ростов на-Дону: Изд-во Ростовского ун-та, 1987. – 187 с.

Плунгян В. А. Общая морфология. Введение в проблематику. – М., 2000.

Салимова Д. А. Части речи в разноструктурных языках: автореф.дисс.докт.филол.наук. – Елабуга, 2001.

Сереберенников Б., Гаджиева Н. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. – Баку: Маариф, 1979. – 302 с.

Тумашева Д. Г. Перифрастические формы татарского глагола. – Вопросы татарского языкознания. – Кн.2.- Казань: Изд-во КГУ, 1965.

Тумашева Д. Г. Семантика аналитических конструкций с глаголами движения. – Татарский язык: лексическая и грамматическая семантика. – Казань: Изд-во КГУ, 1984.

Тумашева Д.Г. Татарский глагол (опыт функционально-семантического исследования грамматических категорий).- Казань: Изд-во КГУ, 1986.

Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (глагол). – Л.: “Наука”, 1981.

Татар телендә

Вәлиуллина З. М., Зиннәтуллина К. З., Сәгыйтов М. А. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. – Казан: КДПИ, 1972. – 206 б.

Җәләй Л. Татар теленең тарихи морфологиясе (очерклар). – Казан: Фикер, 2000. – 289 б.

Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984. – 257 б.

Нуриева А. Х. Төрле наклонениедагы фигыльләрнең заман белән төрләнүенә карата. – Татар теле һәм диалектологиясе мәсьәләләре. – Казан: КДУ нәшр., 1959.

Сафиуллина Ф.С. Тел белеменә кереш. – КДУ нәшрияты, 1987. – 215 б.

Татар грамматикасы. Т. I . – М.: Инсан; Казан: Фикер,1998.

Татар грамматикасы. Т. II: морфология. - М.: “Инсан”; Казан: “Фикер”, 2002.

Тумашева Д. Г. Татар теле морфологиясен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре // Очерки по морфологии татарского языка. – Казань: Изд-во КГУ, 1978.

Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. – Казан: КДУ нәшр.,1964.

Тумашева Д. Г. Хәзерге татар әдәби теле. Морфология. – Казан: КДУ нәшр., 1978.

Хангильдин В. Н. Татар теле грамматикасы: морфология буенча очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1954.

Хангильдин В.Н. Татар теле грамматикасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1959.

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе : Югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2006. – 335 б.

Покупка готовой работы
Тема: «Татар телендә модальлекне белдерүче чаралар»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 62
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика