ВКР

«Татар телендә сүзлекләр»

  • 66 страниц
Содержание

Кереш.3

Төп өлеш

Беренче бүлек. Сүзлекләр төзүнең теоретик нигезләре.7

1.1. Сүзлекләр турында гомуми төшенчә.7

1.2. Сүзлекләрнең төзелү принциплары һәм структурасы.10

Икенче бүлек. Татар телендә сүзлекләр һәм аларның төрләре.12

2.1. Татар телендә сүзлекләр төзү тарихыннан.12

2.2. Татар телендәге сүзлекләрнең классификациясе.19

2.3. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең төзелеш принциплары һәм структурасы.20

2.4. Тел белеменең башка тармакларына караган сүзлекләр.33

Өченче бүлек. Уку процессында филологик сүзлекләрне куллану үзенчәлекләре. 47

V сыйныфта “Лексикография” темасын үткәндә куллану өчен карточкалар.51

Йомгак.55

Кулланылган әдәбият исемлеге.59

Чыганаклар.63

Шартлы кыскартылмалар.65

Введение

Һәр телнең лексикасы, ягъни сүз байлыгы аның иң төп әһәмиятле өлеше булып тора. Лексикадан башка телнең икенче әһәмиятле өлеше – грамматикасы да була алмый. Билгеле бер телнең сүзлек составы берьюлы кинәт кенә барлыкка килмәгән, ул, күп гасырлар буена халык тарафыннан иҗат ителеп, әкренләп җыела һәм байый барган. Тел лексикасын баетуда һәм иҗат итүдән башка халыкларның да тел һәм культура эшчәнлеге катнашкан. “Кешелек җәмгыяте туктаусыз үсештә булган кебек, телдәге сүзләр дә гасырлар дәвамында эволюцион үсеш кичерәләр: мәгънә ягыннан тараялар, я киңәяләр, яки телдән төшеп калалар. Яңа төшенчәләрне белдерү өчен неологизмнар туа, башка телләрдән алынмалар керә. Шул рәвешчә телнең сүзлек хәзинәсе туктаусыз хәрәкәттә тора” [Хаков, 1999: 126]. Телнең сүзлек составы, билгеле булганча, төрле тип сүзлекләрдә чагылыш таба.

Безнең чыгарылыш квалификацион эшебезнең темасы – “Татар телендә сүзлекләр”.

Теманың актуальлеге. Хәзерге татар тел белемендә, аерым бер төр сүзлекләрне өйрәнүгә багышланган хезмәтләрнең күп булуына карамастан, сүзлекләрне комплекслы өйрәнү, аерым алганда, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н лингво-теоретик интерпретацияләү актуаль мәсьәләләрдән санала.

Хезмәтнең максаты – татар теленә караган сүзлекләрне лингво-методик яктан тикшерү.

Куелган максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

• тел белемендә сүзлекләр төзүнең теоретик нигезләрен өйрәнү, ягъни сүзлекләр турында гомуми төшенчә бирү һәм төзелү принципларын, структуралары хакында бәян итү;

• татар телендә сүзлекләрнең төрләре турында мәгълүмат бирү;

• татар теле сүзлекләрен өйрәнү тарихын яктырту;

• “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең төзелеш принципларын һәм структурасын анализлау;

• тел белеменең башка тармакларына караган сүзлекләрнең үзенчәлекләрен тикшерү.

Мәсьәләнең өйрәнелү тарихы. Төрки тел белемендә, шул исәптән татар телендә дә лексикографиянең нәзари (теоретик) мәсьәләләре фәнни нигездә ХХ гасырның 70 нче елларында тикшерелә башлый. М. Ногман, А.А. Юлдашев, Р.А. Арганик, Ф.М. Хисамова, Э.Нәҗип, М.Х.Тахтаходнаева, Г.Х.Ахунҗанов, С.Алтаев, А.А.Алексеева Ф.А.Ганиев, Ю.Ф.Ефимов, Ә.Ш.Йосыпова, Р.С.Нурмөхәммәтова һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә сүзлекләрне төзү теориясе тасвирлана, аларның тел үсешендәге роле һәм урыны ачыклана һ.б.

Теманың теоретик әһәмияте. Билгеле бер телнең мәдәният тарихындагы урынын һәм ролен билгеләндә, я булмаса икенче бер телне өйрәнгәндә, төп күрсәткеч һәм чыганак буларак филологик сүзлекләр хезмәт итә. Үткән һәм хәзерге чор сүзлекләрен комплекслы тикшерү нигезендә аерым бер телләрнең мөһим үсеш-үзгәреш тенденцияләрен ачыкларга мөмкин.

Һәрбер телнең лексик составы аерым бер халык тормышының төрле якларын чагылдыра. Хәзерге татар теле татар халкының милләт булып оешуның тарихи шартларында формалаша. Шуңа бәйле рәвештә татар теленең сүзлек составын өйрәнү татар лексикасы тарихын өйрәнү өчен генә түгел, ә татар халкының иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышындагы үзгәрешләргә дөрес бәя бирергә дә мөмкинлек бирә.

Хезмәтнең практик әһәмияте. Тупланган фактик материал татар әдәби теле лексикологиясе, әдәби тел тарихы фәнен укытканда, лексикография буенча махсус курслар үткәргәндә файдаланыла ала.

Чыгарылыш-квалификация эшенең методологик нигезе буларак Ф.С.Сафиуллина, Ф.Ә.Ганиев, Р.С.Нурмөхәммәтова һ.б. күп кенә галимнәрнең хезмәтләре кулланылды.

Чыганак итеп татар теленең күп төрле сүзлекләре (“Татар теленең аңлатмалы сүзлек”ләре, “Татар теленең зур диалектологик сүзлеге” (2009), “Татарча-русча фразеологик сүзлек” (2001), “Синонимнар сүзлеге” (1999), “Антонимнар сүзлеге” (2005), “Татар теленең орфографик сүзлеге” (2010), “Татар теленең кыскача этимологик сүзлеге” (2001) һ.б.) алынды, алар чыганаклар исемлегендә бирелде.

Хезмәтне язу барышында эзләнү, тасвирлау, чагыштыру һ.б. метод һәм алымнар кулланылды. Шул рәвешле комплекслы якын килү татар теле сүзлекләрен, аларның төзелү принципларын һәм структурасын комплекслы өйрәнергә мөмкинлек бирде.

Чыгарылыш-квалификация эшенең төзелеше кереш, өч бүлекне эченә алган төп өлеш, йомгак, кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлегеннән гыйбарәт. Керештә традицион тәртиптә эшнең максаты һәм бурычлары билгеләнде, теоретик һәм практик әһәмияте ачыкланды, методологик нигез, метод һәм алымнар күрсәтелде. Беренче бүлектә тел белемендә сүзлекләр төзүнең теоретик нигезләре өйрәнелде, биредә сүзлекләр турында гомуми төшенчә бирелде һәм төзелү принциплары, структуралары яктыртылды. Икенче бүлек татар телендә сүзлекләр һәм аларның төрләрен тикшерүгә багышланды, аерым алганда, татар телендә сүзлекләр төзү тарихы өйрәнелде, татар телендәге сүзлекләрнең классификациясе бирелде; шулай ук “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең төзелеш принциплары һәм структурасы турында бәян ителде. Аерым бүлекчәдә тел белеменең башка тармакларына караган сүзлекләр анализланды. Өченче бүлектә татар теле дәресләрендә “Лексикография” темасын өйрәнү буенча карточкалар урнаштырылды. Йомгакта эш буенча гомуми нәтиҗәләр ясалды. Соңыннан кулланылган фәнни әдәбият һәм чыганаклар исемлеге бирелде.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

I БҮЛЕК. СҮЗЛЕКЛӘР ТӨЗҮНЕҢ ТЕОРЕТИК НИГЕЗЛӘРЕ

1.1 Сүзлекләр турында гомуми төшенчә

Лексикография, билгеле булганча – тел белеменең сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә торган фән тармагы [Сафиуллина, 2001: 173].

Лексикография лексикология һәм фразеология белән тыгыз бәйләнгән, чөнки сүзнең нәрсә икәнен, аның телдә яшәеш закончалыкларын белми торып, сүзлекләр төзеп булмый. Инде төзелгәч, сүзлекләр үзләре сүз турындагы фәнне баеталар, камилләштерәләр.

Сүзлекләр нигә кирәк булган соң? Галимнәр моны һәр халыкның тарихи үсеше, аның үзенчәлекләре белән аңлаталар. Сүзлекләрнең беренче үрнәкләре борынгы «изге» дип саналган китаплардагы аңлашылмый башлаган аерым сүзләргә аңлатма биргәндә, шулай ук сәяхәтчеләр, үзләренә таныш булмаган халыклар белән очрашып, алардан сүзләр язып алып, тәрҗемә иткәндә туган. Сәүдәгәрләр һәм миссионерларның, башка халыклар белән аралашу максатында, аерым сүзләрне үз телләренә тәрҗемә итеп, кечкенә дәфтәрләргә язып куйганда, сүзлек төзү белән шөгыльләнүләре, бәлки, башларына да килмәгәндер. Сүзлекләрнең күбесе башта кулъязма рәвешендә йөргән, ә инде китап басу киң җәелгәч, барлык халыкларда да сүзлек төзү эше бик тиз алга киткән.

Сүзлек төзүгә керешкәндә, лексикограф кайбер махсус мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Иң элек, сүзлеккә керәсе сүзләр мәсьәләсе килеп туа. Сүзлеккә бөтен сүзләрне дә кертергәме? Барлык сүзләрне алырга тырышу бик авыр һәм озакка сузыла. Телдәге барлык сүзләрне җыйган сүзлекләрне тезаурус диләр (грек. thesaurus – хәзинә). 1900 елда Германиядә латин теле тезаурусын төзи башлаганнар, әмма хәзерге көнгә кадәр ул әле тәмамланмаган. Шуңа күрә тезаурусны телдәге барлык сүзләрне кертеп түгел, ә бәлки билгеле бер язучы, әсәрнең теле буенча төзү мәслихәтрәк табыла.

Сүзләрне аңлату юлларын сайлау сүзлекнең максатына бәйле. Биредә ике юл булырга мөмкин: сүзне шушы телдә аңлату; сүзне башка телгә тәрҗемә итү. Шуңа бәйле рәвештә бер телдәге сүзлекләр һәм тәрҗемәле сүзлекләр аерылып тора.

Дөньядагы барлык төр сүзлекләрне ике төркемгә бүлеп карыйлар: энциклопедик (төшенчә) сүзлекләр, филологик сүзлекләр (лексиконнар).

Энциклопедик сүзлекләрдә төшенчәләргә аңлатма бирелә, алар турындагы карашлар, гипотезалар фикер каршылыклары чагыщтырыла. Мондый сүзлекләрдә шушы төшенчәләр белдергән күренешләр, әйберләр, вакыйгалар, затлар турында мәгълүматлар да бирелә.

Энциклопедия – грек сүзе: ул еn (в) + cyklos (түгәрәк), раideia (мәгърифәт) сүзләренең җыелмасыннан гыйбарәт. Энциклопедияләрнең универсаль һәм махсус төрләре була. Универсаль энциклопедиядә җәмгыять тормышы һәм фәннең төрле тармакларыннан системага салынган мәгълүматлар бирелә. Мәсәлән, «Зур совет энциклопедиясе» (кыскартылмасы – БСЭ: Большая советская энциклопедия) шундыйлардан. Махсус энциклопедияләргә медицина, авыл хуҗалыгы, физика, техника, педагогика, музыка, әдәбият белеме һ.б. буенча төзелгәннәрен кертергә мөмкин. Тел белеме фәне өчен, мондый энциклопедияләрдән бигрәк, филологак сүзлекләрнең әһәмияте зуррак.

Заключение

Чыгарылыш-квалификация эшендә, татар теле сүзлекләрен тикшереп, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.

1. Җәмгыятьтә барган үзенчәлекләр телдә, аеруча аның лексик фондында чагылыш таба. Телнең лексик байлыгы исә аның лексикографик чыганакларында теркәлә. Тел белеменең сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә торган фән тармагы булган лексикография, димәк, җәмгыятьтәге һәм телдәге билгеле бер үсеш-үзгәрешләренең ачык чагылышы булып тора.

2. Сүзлекләрнең барлыкка килүен галимнәр һәр халыкның тарихи үсеше, аның үзенчәлекләре белән аңлаталар; аерым алганда, сүзлекләрнең беренче үрнәкләре борынгы китаплардагы аңлашылмый башлаган аерым сүзләргә аңлатма биргәндә, шулай ук сәяхәтчеләр, үзләренә таныш булмаган халыклар белән очрашып, алардан сүзләр язып алып, тәрҗемә иткәндә туган. Сүзлекләрнең күбесе башта кулъязма рәвешендә йөргән, ә инде китап басу киң җәелгәч, барлык халыкларда да сүзлек төзү эше бик тиз алга киткән.

3. Традицион тәртиптә дөньядагы барлык төр сүзлекләрне ике төркемгә бүлеп карыйлар: энциклопедик (төшенчә) сүзлекләр, филологик сүзлекләр (лексиконнар). Энциклопедик сүзлекләрдә төшенчәләргә аңлатма бирелә, алар турындагы карашлар, гипотезалар фикер каршылыклары чагыщтырыла. Мондый сүзлекләрдә шушы төшенчәләр белдергән күренешләр, әйберләр, вакыйгалар, затлар турында мәгълүматлар да бирелә. Филологик сүзлекләрдә төшенчә һәм ул белдерә торган предмет, күренеш түгел, ә сүз, мәгънә үзенчәлекләре, лексик-грамматик һ.б. сыйфатлары аңлатыла. Максаты, эчтәлеге, сүзлек мәкаләләренең төзелеше, нинди телдә язылуы һ.б. карап, филологик сүзлекләрнең бер тел, ике тел (тәрҗемә) сүзлекләре дигән төрләре була.

4. Сүзлекләрне төзү принципларын ачыклау, өйрәнү, системага салу – лексикография теориясендә бәхәсле мәсьәләләрнең берсе. Теләсә нинди сүзлекнең төгәл принципларга нигезләнгән һәм башыннан ахырына кадәр эзлекле рәвештә шул принципларны саклап төзелгән булуы мәҗбүри (әлифба тәртибендә төзелү, басымны күрсәтү-күрсәтмәү, төрләнеш үзенчәлекләрен бирү тәртибе; синонимик я антонимик ариантларын күрсәтү; башка төрки телләрдә яисә татар теле диалектларда тәңгәллекләрен күрсәтү һ.б.).

5. Татар лексикографиясе бай тарихка ия. XV гасырда hәм аннан да элегрәк эшләнгән сүзлекләр булганы да билгеле (М. Кашгарыйның “Диване лөгат эт-төрк” сүзлеге – “Төрки сүзләр җыентыгы”). Татар теленең иң беренче сүзлекләре тәрҗемәле сүзлекләр була. (“Коман мәҗмүгасы” - “Толкование языка половецкого” сүзлеге”(1303)). XIX гасырга кадәр кулъязма сүзлекләр генә булган. 1740 елдан алфавит тәртибендә төзелгән сүзлекләр күренә башлый. Иң беренче басма сүзлек 1801 нче елда басыла (Иосиф Гиганов “Слова коренные, нужнейшие к сведению для обучения татарскому языку, собранные в Тобольской главной школе училем татарского языка Иосифом Гигановым и Юртовскими муллами свидетельствованные”).

6. XIX гасырда бик күп тәрҗемәле басма сүзлекләр дөнья күрә: И.Гиганов, А.Троянский, К.Насыйри, Н.Остроумов, М.Юнусов, С.Рахманкулов һ.б.ның сүзлекләре. Биредә К.Насыриның “Татарско-русский словарь” һәм “Полный русско-татарский словарь с дополнением из иностранных слов, употребляемых в русском языке как научные термины», Н.Остроумовның “Первый опыт словаря народно-татарского языка по выговору крещенных татар Казанской губернии”, А.Воскресенскийның “Русско-татарский словарь с предисловием о произношении и этимологических изменениях татарских слов А.Воскресенского”, А.Троянскийның “Словарь татарского языка и некоторых употребительных в нем речений арабских и персидских, собранный трудами и тщанием учителя татарского языка в Казанской семинарий священника Александра Троянского и напечатанный с дозволения комиссии духовных училищ” сүзлекләрен атарга мөмкин.

7. Октябрь революциясеннән күп төрле сүзлекләр тәрҗемәле сүзлекләр күпләп басыла башлый. Бу эштә Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәрләре үзләреннән зур өлеш кертәләр. Бу елларда гарәп язуыңа нигезләнгән сүзлекләр басыла (“Татар теленең имла сүзлеге” һ.б.).

8. ХХ гасырның 20 нче елларында Казанда “Гыйльми үзәк” төзелү, “Татар телен гамәлгә ашыру комиссиясе” оештырылу, махсус үзәк булдыру сүзлекләр төзү эшен тагын да киңәйтергә һәм фәнни дәрәҗәгә куярга мөмкинлек тудыра. Русча-татарча, татарча-русча, фәннәрнең төрле өлкәләренә караган махсус терминнар сүзлекләре төзелә.

9. Татар теле лексикографиясе тарихында теге яки бу телдәге сүзләрнең мәгънәләре турында мәгълүмат бирә торган сүзлекләр, икенче төрле, аңлатмалы сүзлекләр мөһим урын алып тора. Татар телендәге беренче аңлатмалы сүзлек 10467 сүздән торган «Ләһҗәи татари» сүзлеге (10 мең чамасы сүз) К.Насыйри тарафыннан төзелә. Әлеге сүзлек төрки телләр тарихында беренче аңлатмалы сүзлек буларак санала. Ул татар телендәге сүзләрнең билгеле чорлардагы лексик-семантик һәм стилистик кулланылышларын чагылдыра һәм шуның белән үз чорындагы татар әдәби телен үстерүгә хезмәт иткән. Чираттагы аңлатмалы сүзлек Җамал Вәлиди тарафыннан төзелә, һәм ул «Татар теленең тулы сүзлеге» дип атала; ул вакыттагы татар алфавитының беренче 15 хәрефен колачлый, биредә 11719 сүз тупланган. 1977-1981 елларда өчтомлык сүзлекне басылып чыга, аны төзүдә төп эшне Искәндәр Абдуллин, Фуат Ганиев, Мөгафә Мөхәммәдиев, Шифа Ханбикова, Галимҗан Ахунҗанов, Рифкать Әхмәтьянов, Солтания Вахитова, Фәтхия Газизова кебек галимнәр башкаралар.

10. 2005 елда “Матбугат“ нәшриятында 58 мең берәмлекне эченә алган “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең яңа басмасы дөнья күрә. Бу сүзлек өчтомлык аңлатмалы сүзлектән үзенең җыйнак, оператив файдалану өчен уңай булуы белән аерылып тора. Татар тел белеменең үсүенә бәйләнешле рәвештә бу сүзлек күп кенә яктан камилләштерелә, шулай ук ул фәнни нигезе ягыннан да үстерелә.

11. Соңгы елларда татар тел белеменең төрле тармакларына караган сүзлекләр дөнья күрде. Алар арасында “Антонимнар сүзлеге”, “Татар теленең кыскача тарихи этимологик сүзлеге”, “Татар теленең орфографик-орфоэпик сүзлеге”, “Татар теленең зур диалектологик сүзлеге”, “Татар теленең орфографик сүзлеге” хезмәтләре – татар лексикографиясенең зур казанышлары.

12. Алда билгеләп үтелгәнчә, телнең сүзлек составы үзгәреп тора. Димәк ки, билгеле бер телнең сүзләрен теркәү, сүзлекләр төзү эше тукталып калмаячак; бу материаллар фәнни әйләнешкә кертелеп, татар лексикографиясенең үсешен тәэмин итәр, дияргә нигез бар.

Список литературы

Татар телендә

1. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы / Г.Х.Әхәтов. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1995.

2. Зәкиев М.З., Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар теле / М.З.Зәкиев, Ф.С.Сафиуллина. - Казан: Мәгариф, 2002.

3. Курбатов X. Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы / Х.Курбатов. – Казан: Тат. кит.нәшр., 1960.

4. Миңнуллин К., Валиуллин Р. Татар теле – сүзлекләрдә / К.Миңнуллин, Р.Вәлиев. – Казан, 1998.

5. Мөхиярова Р.Х. XX гасырның 80-90 елларында татар әдәби теле лексикасы. / Р.Х.Мөхиярова. – Яр Чаллы, 2000.

+ еще 40 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Татар телендә сүзлекләр»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 66
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика