ВКР

«Татар телендә табу сүзләр»

  • 55 страниц
Содержание

I.Кереш . 3

II.Төп өлеш

1нче бүлек. Тел белемендә табу сүзләрне өйрәнү мәсьәләсе ….6

1.1. Табу һәм эвфемизмнар турында төшенчә . 7

1.2. Табу сүзләрнең рус тел белемендә өйрәнелү торышы. 10

1.3. Табу сүзләрне төрки һәм татар тел белемнәрендә өйрәнү тарихы . 12

2нче бүлек. Татар табу сүзләренең лингвокультурологик һәм

лексик-семантик үзенчәлекләре.13

2.1. Халыкларның культура феномены буларак табу сүзләр . 14

2.2. Табу лексиканың тематик төркемнәре .

III. Йомгак .

IV. Файдаланылган әдәбият .

V. Кушымта ….

Введение

I. КЕРЕШ

Сүз – күп яклы һәм катлаулы тел берәмлеге.

Борынгы кеше сүзнең тылсымлы көченә ышанган, табигатькә табынган. Шул чорлардан безгә өшкерү, изге һәм усал теләкләр теләү кебек борынгы гадәтләр калган. Борынгы кеше сүзне мәгънәсеннән аерып карый алмаган. Шуңа күрә дә ул кайбер сүзләрне әйтергә ярамый, әйтсәң, зыян килә, бәла килә дип, аларны әйтүдән тыелган. Сүзгә табу салынган.

Татар халкында сүзгә табу салу күренеше күптәннән килә. Әмма бу сферага караган сүзләр телдә зур урын биләми. Ләкин, шуңа карамастан, ул өйрәнелү объекты булып торырга тиеш. Чөнки тел яшерү, кешенең борынгы аңы, менталитеты, культурасы белән тыгыз бәйләнгән. Ул лексиканы ачыклау аша аерым милләтнең тел үзенчәлекләрен, хәтта фикерләү мөмкинлекләрен өйрәнергә була. Шуңа күрә, табу лексика халык культурасын, аның менталитетын аңларга ярдәм итә.

Табу - ул гаять күпкырлы күренеш, һәм аның зур гына бер өлешен табу сүзләр, ягъни теге яки бу шартларда әйтергә ярамый дип санала торган сүзләр тәшкил итә. Башлыча кешеләр табигатьтәге явыз рухлар, төрле чирләр,

ерткыч хайваннар, өстерәлүчеләр, кошлар һәм бөҗәкләр исеменә табу салалар.

Аңлашыла ки, телдәге бу күренеш иҗтимагый үсешнең түбәнрәк баскычларында торучы кабиләләр телләрендә күп очрый [Мәхмүтов, 2003; 74]

Табу лексика тел белеменең өйрәнү объекты гына түгел, ул тарихчыларны да, этнографларны да, фольклорчыларны да кызыксындыра, һәм ул, хәтта берничә фәннең дә өйрәнү объекты булып торырга мөмкин. Мондый характердагы лексика проблемасы галимнәр тарафыннан тикшерелгән. Бу өлкәдә күренекле этнограф һәм фольклорчы Д.К.Зеленин, инглиз галиме Джемес Фрэзер, Мәхмүт Кашгари, Каюм Насыйри, Нәкый Исәнбәт, Х.Мәхмүтов, Ф.Сафиуллина, Г.Ф.Саттаров, И.М.Калесницкая, В.П.Аникин, И.Лауде-Циртаутас кебек галимнәр эшләгәннәр.

Татар теле лексик составының бу өлкәсе системалы тикшеренүне сорый. Шуңа күрә бу сайланган теманы актуаль дип исәплибез.

Чыгарылыш квалификацион эшнең максаты булып татар теленең табу (тыелган) сүз һәм гыйбарәләрен лексик-семантик, структур төзелеш һәм культурологик яссылыкта системалы тикшерү тора.

Бу максатка ирешүдә түбәндәге бурычлар куеп чишелде:

 Гомуми тел белемендә, русистикада һәм төрки телләрендә табу сүзләрне өйрәнү торышын ачыклау;

 Татар телендәге табу сүзләрне һәм гыйбарәләрне тематик төркемнәргә аеру;

 Бу сүзләрне һәм гыйбарәләрне лингвокультурологик яссылыкта тасвирлау;

 Табу сүзләрнең һәм гыйбарәләрнең структур төзелешен тикшерү;

 Уку процессында табу һәм эвфемизмнарны өйрәнү алымнарын тасвирлау.

Чыгарылыш квалификацион эшенең методологик нигезен гомум һәм рус тел белемендә, тюркологиядә бу тема өлкәсендә эшләүче галимнәрнең хезмәтләре тора (Дж.Фрэзер, И.Лауде-Циртаутас, Д.К.Зеленин, В.П.Аникин, Х.Мәхмүтов һ.б).

Чыгарылыш квалификацион эшен башкару процессында семантик анализ, компонентлы анализ, чагыштырма, чагыштырмалы тарихи, структур метод кебек тикшеренү методлары кулланылды.

Чыгарылыш квалификацион эшен башкаруда чыганаклар булып Татар теленең өч томлык аңлатмалы сүзлеге (1977, 1979, 1981), Татар теленең диалектологик сүзлеге (1969,1993), В.П.Аникин “Русские народные пословицы, поговорки, загадки и детский фольклор” (1957) кебек белешмә - әдәбият торды.

Чыгарылыш квалификацион эшенең кайбер положениеләре “Халыкның культура феномены буларак табу сүзләр” дигән фәнни мәкаләдә чагылыш тапты. Ул “Система непрерывного образования: школа, педколледж, вуз: - Уфа: БГПУ - 2011” дигән җыентыкта басылды (14-18 битләр).

Структур яктан чыгарылыш квалификацион эше кереш, төп өлештән, йомгак, файдаланылган әдәбият һәм кушымтадан тора.

Фрагмент работы

II.ТӨП ӨЛЕШ

1нче бүлек. Тел белемендә табу сүзләрне өйрәнү мәсьәләсе

Афористик жанрларның бик борынгы төрләрендә, аеруча ырымнарда, им-томнарда, юрау-ышануларда, алкышларда, каргышларда, мәкальләр һәм табышмакларда ыруглык җәмгыяте чорына хас булган мәҗүсилек карашлары, анимизм, антропоморфизм, магия күренешләре ачык чагылыш тапкан. Сүз, әлбәттә, бу төр әсәрләрнең иң кадими үрнәкләре хакында бара. Ләкин әле санап үтелгән күренешләрнең аерым эзләрен бүгенге көнгәчә килеп җиткән кайбер афористик әсәрләрдә дә табарга мөмкин.

Күренекле инглиз галиме Джемес Фрэзер магик фикерләүнең ике төп принципка нигезләнгән булуын күрсәтә. Шулардан беренчесе “охшаш охшашны тудыра яисә нәтиҗә сәбәпкә охшый” дип раслый. Ә икенче принцип буенча кайчандыр үзара контактта булган әйберләр соңыннан да - турыдан – туры бәйләнешләре өзелгәч тә – бер-берсенә тәэсир ясауларын дәвам иттерәләр. Беренче төрне Джемес Фрэзер гомеопатик магия (охшашлык законы), икенчесен – контагиоз магия (контакт законы) дип атый [Фрэзер,1980; 68].

Джемес Фрэзер тарафыннан китерелгән күпсанлы мисаллардан күренгәнчә, борынгыларның магик эш-хәрәкәтләре (сихерләре) махсус гыйбарәләр, сүз формулалары белән бергә үрелеп барган. Соңгыларына шулай ук гаять җитди игътибар бирелгән, аларның тәэсир көче бик зур саналган. Тора-бара магик хәрәкәтләр акрынлап онытыла башлагач та, сүз формулалары үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар, элекке вазифаларын мөстәкыйль төстә башкаруларын дәвам иткәннәр. Антлар, алкышлар, каргышлар кебек афористик жанрлар әнә шуңа мисал булып тора.

Борынгылар хайваннарда да кеше сөйләмен аңлау һәм ерактан ишетү сәләте бар дип ышанганнар. Янәсе, җәнлекләр кешеләрнең үзара сөйләшүләреннән аларның уй-ниятләрен белеп алалар да, тиз генә еракка качып китәләр. Нәтиҗәдә, сунар уңышсыз чыга. Менә шушы хәлне булдырмау өчен, аучылар сунар алдыннан киекләрнең һәм кошларның исемнәренә табу салганнар, ягъни аны әйтүне тыйганнар. Инде алар турында сөйләшү ихтыяҗы туганда, хайваннар “аңламый торган”, аларга “таныш булмаган” алмаш исемнәр кулланганнар. Тора-бара мондый табу кораллар һәм ау кирәк-яраклары исемнәренә дә күчерелгән. Шул рәвешчә, акрынлап борынгы аучыларның профессиональ телләре барлыкка килгән. Шулай ук очучылар тарафыннан да табу салынган сүзләр бар: “соңгы” дип түгел, ә “бүгенгә азакы мәртәбә очам” дип әйтү. Тагын бер кызыклы гына күренеш: алтын табучылар “алтын” дип түгел, “сары металл” дип әйтергә тиеш икән.

Яшерен телдән файдалану уңышлы кәсеп итүнең мәҗбүри шарты булып исәпләнгән.

Табу салынган сүзләргә алмаш исемнәр ясау төрле-төрле ысуллар ярдәмендә эшләнгән. Д.К.Зеленин бу җәһәттән аларны өч төркемгә бүлә. Беренчеләре - исеме әйтелмәүче әйбернең аерым тышкы сыйфатларын күрсәтәләр: сарык – тонконогая; болан – рогатый, сохатый; куян – длинное ухо һ.б.

Икенче төркемне тәшкил итүче алмаш исемнәр функциональ билгеләре, ягъни әйбернең нинди вазифа башкаруы буенча әйтелә. Мәсәлән, пычак – режущее.

Заключение

Күзәтүләребездән чыгып, без табу-лексика - магик көчкә ия булган әйтем-формулалар дип әйтә алабыз. Алар ярдәмендә теләгән халәткә ирешеп яисә билгеле бер табигать көчләрен хәрәкәткә китереп була, дип санаганнар.

Табу-лексика, ырымнар - борынгы жанр.

Әдәбиятта ырымнар киң өйрәнелгән. Аларга махсус хезмәтләр язылган. Моңа капма-каршы рәвештә табу-лексика тел белемендә бик аз өйрәнелгән дисәк тә була. Аларның тел үзенчәлекләре, алардагы архаик формалар тикшерелмәгән.

Эвфемизмнар бүгенге көндә иҗат ителмиләр. Аларның составындагы архаик формалар ырымнарның борынгы жанр булулары турында сөйлиләр.

Текстларда кулланылган борынгы сүзләрнең мәгънәләре бүгенге көндә аңлашылмый. Мәсәлән, “пискәк авыруы”, “кырмазы”, “комачау”, “мөшкәт”, “очан”, “неҗе” кебек авыру атамаларын очратырга мөмкин. Әлеге сүзләрнең күбесе хәзер актив кулланылыштан төшеп калганнар, кайберләре диалектларда гына очрыйлар.

Текстларда күбрәк изге дип саналган исемнәр кулланылган. Чөнки әби-бабаларыбызның аларның дәвалау көченә ышанычлары зур булган.

Ырымнар белән бәйле рәвештә яңа исемнәр дә барлыкка килгән.

Мәсәлән, Сатый, Сатлык, Саткы, Саткыл исемнәре моның ачык мисалы. Бу исемнәрне баланың гомерен саклап калу өчен куша торган булганнар.

Табу лексиканың тематик төркемнәре мәсьәләсе дә халык менталитетын тикшерүдә, аның культурасын ачыклауда зур роль уйный.

Соңгы чорда лексик берәмлекләрне лингво-культурологик аспектка бәйләп өйрәнү актуаль юнәлеш булып тора. Халыкның культура феномены булган табу сүзләрне тикшерү шундый адымнарның берсе. Бу телдә сүзләрнең табулашу процессын өйрәнүдә дә күренә.

Татар халкында да тел яшерү, кешенең борынгы аңы, менталитеты, культурасы белән тыгыз бәйләнгән. Ул, лексиканы ачыклау аша аерым милләтнең тел үзенчәлекләрен, хәтта фикерләү мөмкинлекләрен өйрәнергә була. Шуңа күрә, табу лексика халык культурасының менталитетын аңларга ярдәм итә.

Афористик жанрларның бик борынгы төрләрендә, аеруча ырымнарда, им-томнарда, юрау-ышануларда, алкышларда, каргышларда, мәкальләр һәм табышмакларда анимизм, магия күренешләре чагылыш тапкан. Ул магик фикерләү белән бәйләнгән.

Борынгыларның магик эш-хәрәкәтләре махсус гыйбарәләр, сүз формулалары белән бергә үрелеп барган. Соңгыларына шулай ук гаять җитди игътибар бирелгән, аларның тәэсир көче бик зур саналган. Тора-бара магик хәрәкәтләр акрынлап онытыла башлагач та, сүз формулалары үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар. Антлар, алкышлар, каргышлар кебек афористик жанрлар әнә шуңа мисал булып тора.

Яшерен телдәге алмаш исемнәрне табышмакларның орлыгы дип атарга, шул алмашларны төрлечә эшкәртү, катлауландыру, ритмлаштыру, рифмалаштыру ярдәмендә акрынлап бүгенге халык табышмаклары формасы барлыкка килгән, табышмак жанр буларак үсеп чыккан дигән нәтиҗә ясарга була.

Табу һәм яшерен тел лингвистикасының гаять күпкырлы һәм кызыклы күренешләреннән берсе. Без аның кайбер өлкәләренә генә кагылып уздык. Әйтик, кеше исемнәрен табулаштыруның күптөрле мотивларына бөтенләй тукталмадык. Чөнки безнең тикшерү максаты булган афористик жанрларда җитәрлек чагылыш тапмаган, дөресрәге бу темага караган мәкальләр, табышмаклар һ.б. шундый әсәрләр йә булмаган, йә сакланмаган. Хәзер билгеле текстлар буенча хөкем йөрткәндә. Аларда кеше исемнәрен куллану нигездә рифмалаштыру максатларына хезмәт итә.

Этнографик һәм лингвистик табу һәм шулар белән бәйле яшерен тел, алмаш исемнәр аеруча табышмак жанры язмышында җитди роль уйнаган, хәтта, белгечләрнең раславынча, аның барлыкка китүенә үк этәргеч биргән. Ә соңрак табышмак инде үзе кешеләрдә яшерен тел күнекмәләре тәрбияләү өчен дә хезмәт иткән. Шулай ук юрау-ышануларда, им-томнарда, алкыш-каргышларда табу һәм сүзләр магиясе эзләре ярылып ята. Алар арасында аерым сүзләрне тыюның һәм алмаш исемнәр куллануның ни өчен кирәклеге бәян итә торган афористик формадагы махсус кагыйдәләр булуы зур игътибарга лаек.

Список литературы

1. Аникин В.П. Русские народные пословицы, поговорки, загадки и детский фольклор. - М.; 1957

2. Александрова А.В. О терминах “табу” и “эвфемизмы”. - М.; 1966

3. Ахманова О.С. Словарь лингвистических терминов. - М.; 1966.

4. Арапова, Н.С. Эвфемизм / Н.С. Арапова // Русский язык: энциклопедия / под ред. Ю.Н. Караулова. - М.; 2003.

5. Әйди Т. Тыелган исем һәм иҗат. Казан; 1995

+ еще 44 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Татар телендә табу сүзләр»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 55
Цена: 2400 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика