ВКР

«Татар телендә хәл фигыль һәм аның фигыль системасында урыны»

  • 55 страниц
Содержание

Кереш.3

1. Татар телендә хәл фигыль һәм аның фигыль

системасында урыны.8

1.1. Татар морфологиясендә фигыль сүз төркеме .12

1.2. Татар морфологиясендә хәл фигыльне өйрәнүнең

кыскача тарихы.18

1.3. Татар морфологиясендә хәл фигыль һәм аның төп үзенчәлекләр.15

1.4. Хәл фигыль формаларының башка фигыль формалары белән килеп, эш-хәлне башкару мәгънәсенә өстәмә төсмер бирүе.15

1.5. Хәл фигыль янында тыныш билгеләре.15

1.6. Хәл фигыль формаларының тарихи формалашуына

кыскача күзәтү.15

1.7. Хәл фигыль формаларының гомуми диалекталь

үзенчәлекләре турында.15

1.8. Хәл фигыльләрнең стилистик мөмкинлеге мәсьәләсе.15

2. Урта мәктәптә хәл фигыльне өйрәнү методикасы һәм күнегү үрнәкләре. 18

2.1. Урта мәктәптә хәл фигыльне өйрәнү методикасы буенча кайбер фикерләр . 18

2.2. Урта мәктәптә хәл фигыльне өйрәнү өчен күнегү үрнәкләре. 18

2.3. Урта мәктәптә морфологияне үзләштерүгә ярдәм итәрдәй кайбер катлаулы теоретик сораулар һәм аларга җаваплар. 23

Йомгак.36

Файдаланылган чыганаклар һәм әдәбият исемлеге.38

Введение

Татар халкының хәзерге теле чал тарихлар үтеп, бик борынгы чорлардан бүгенге көнгә чаклы эзмә-эзлекле акырынлап формалашкан саллы камил система – татар халкының милли теле, аның рухи һәм мәдәни хәзинәсе, бүгенге буынга тапшырылган иң кадерле мирасы. Тарихи яктан караганда ул борынгы төрки чорлардан гомумтөрки телнең аерым шивәләреннән һәм борынгы кабилә телләреннән, һәм соңрак дәвердә бердәм халык теленнән үсеп, бүген бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар халкы өчен уртак татар милли теле. Бу татар милли теле яки гомумхалык татар теле телнең һәртөрле кулланылышын, шул исәптән барлык җирле шивә һәм сөйләшләрне, социаль һәм иҗтимагый катлаулар теленә хас һәртөрле үзенчәлекләрне һ.б. үз эченә ала. Бу татар милли теленнән яки гомумхалык татар теленнән үсеп чыгып, гасырлар дәвамында шомарган һәм камилләшкән татар әдәби теленең исә тарихта үз аерым урыны бар. Әдәби телнең үз формалашу һәм үсеш этаплары булса да, ул бер вакытта да халык тарихыннан һәм аның мәдәни үсешеннән аерылмаган. Әдәби тел – ул милли тел яшәешенең иң югары дәрәҗәсе, иң саллы һәм камил формасы. Бер үк вакытта әдәби тел гомум халык теленең җирле һәм социаль диалектларыннан да аермалы була алмый. Гомумхалык теленең һәм аның бу җирле һәм социаль диалектларының төп һәм иң камил үзенчәлекләрен үзендә туплаган әдәби тел, халыкның асыл уллары – һәр татар тарихының үз чоры галимнәре һәм әдипләре тарафыннан эшкәртелгән һәм кагыйдәләргә буйсындырылган булып, яшәешнең күптөрле өлкәләренә хас булган стильләрендә кулланыла алып, күпвазифалылыкка ия була һәм татар җәмгыяте үсешен тәэмин итә. Берүк вакытта ул татар халкының башка халыклар арасындагы урынын, рухи һәм матди мәдәнияте үсеше дәрәҗәсен билгели.

ХIX гасыр азагында формалаша башлап, ХХ гасыр башында халкыбызның иң күренекле әдипләре әсәрләрендә шомарып үсеп җиткән һәм галимнәре тарафыннан урта диалектның казан арты сөйләшләре үзенчәлекләренә нигезләнгән хәзерге татар әдәби теле бүгенге көндә дә даими үсеш-үзгәрештә, аның бар стильләре кулланылышта матур әдәбият әсәрләрендә, газета-журналларда, радио-телевидениедә, театрда, уку-укыту, өлешчә фән өлкәсендә һәм дәүләт идарәсендә билгеле күләмдә һәм дәрәҗәдә иркен файдаланыла.

Татар грамматикасы татар тел белемендә ныклы үсеш алган өлкә булса да, бүген дә аның аерым өлкәләрен барлап чыгу теоретик һәм практик яктан бик кирәкле. Бу яктан чыгарылыш квалификацион эшенең темасы – «Татар телендә хәл фигыль» актуаль санала. Чөнки фигыль – татар теленең иң бай һәм иң катлаулы сүз төркеме. Ул бик күп төрле категорияләргә һәм формаларга ия. Аларны үзләштерү хәзерге заманда кайбер сәбәпләр нәтиҗәсендә авырлаша бара. Иң беренче чиратта – туган телне белү дәрәҗәсе кими һәм аңа рус теле йогынтысы көчәйгәннән-көчәя бара. Бу шартларда милли тел үзенчәлекләрен, шул исәптән хәл фигыльне үзләштерү авырлаша. Шуның өстенә, хәл фигыль формасы рус теленең деепричастие формасына тулысынча туры килеп тә бетми.

Хәл фигыльне татар теленең XVIII гасыр азагында чыккан беренче грамматикаларында ук фигыльнең формасы буларак өйрәнгәннәр. Бу чорда хәл фигыль И. Гиганов, А. Троянский, А. Казембек, М. Иванов, Ал. Архангельский, К. Насыйри, Х. Фәезханов, Г. Нугайбәк, Г. Ибраһимов һ.б. хезмәтләрендә карала. Совет чорында исә фигыль башка сүз төркемнәре кебек үк шактый тәфсилле тикшерелә башлый: Җ. Вәлиди, Г. Алпаров, В. Хангилдин грамматикалары хәл фигыльне тикшерүгә зур өлеш кертә. Хәзерге чорда А.Х. Нуриева, Р.А. Хәкимова, К.З. Зиннатуллина, Ф.А. Ганиев, Л.С. Гаделшина, Х.Ш. Гарданова, Н.Х. Сәлехова, М.Ю. Ибрагимова, М.Б. Мардиева, Д.Ш. Шәйхәйдарова, Д.Г. Тумашева, Ф.М. Хисамова, Д.Ә. Сәлимова һ.б. хезмәтләрендә, башка фигыль категорияләре һәм формалары белән беррәттән хәл фигыльгә дә урын бирелә. Хәл фигыльнең җирле сөйләшләрдәге үзенчәлекләре диалектологларның хезмәтләрендә җентекле тикшерелә (казан-татар диалектыныкы Л.Җәләй, мишәр-татар диалектыныкы Л.Т. Мәхмүтова, себер-татар диалектыныкы Д.Г. Тумашева һ.б. хезмәтләрендә). Бигрәк тә бу яктан фигыльне махсус ткшерүче Ф.Й. Йосыпов хезмәтләре мөһим. Мәктәп һәм югару уку йорты дәреслекләрендә хәл фигыльнең үзенчәлекләренә даими зур урын бирелә. Шулай да теоретик һәм практик максатлардан чыгып, хәл фигыльгә чагырылыш квалификацион эш дәрәҗәсендә мөрәҗәгать итү урынлы һәм вакытлы, бу темага тагын бер игътибар итү мөһим.

Темадан чыгып хезмәтнең тикшеренү предметы билгеләнде. Тикшеренү предметы булып татар теленең төрле дәрәҗәләрендә хәл фигыль үзенчәлекләре, хәл фигыль үзенчәлекләренең фигыль системасындагы урыны.

Тәкъдим ителгән чыгарылыш эшенең максаты – хәл фигыль үзенчәлекләрен төрле яссылыкта (хәзерге әдәби телдә, җирле халык сөйләшләрендә һәм стилистикада) ачыклау. Максатка яраклы рәвештә хезмәтне үтәү барышында түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк дип билгеләнде:

Татар телендә хәл фигыльнең үзенчәлекләрен хәзерге әдәби телдә, җирле халык сөйләшләрендә һәм стилистикада яктырткан фәнни хезмәтләрне барлау һәм өйрәнү, аларны иҗади файдалану мөмкинлекләрен ачыклау;

Хәзерге татар әдәби теленең фигыль сүз төркемнәрендәге һәм хәл фигыльгә мөнәсәбәтле үзенчәлекләрен ассызлыклау;

Хәл фигыль формаларының башка фигыль формалары белән килеп, эш-хәлне башкару мәгънәсенә өстәмә төсмер бирә алу мөмкинлегенә игътибар итү;

Татар морфологиясендә хәл фигыльне өйрәнүнең кыскача тарихы күзәтү ясау;

Хәл фигыль формаларының гомуми диалекталь үзенчәлекләрен тасвирлау;

Хәл фигыль формаларының стилистик мөмкинлеген ачыклау;

Татар телен укыту программаларында һәм дәреслекләрендә хәл фигыль бирелешен карау, кайбер методик материаллар туплау;

Урта мәктәаптә татар телен укытуда хәл фигыльне өйрәнү өчен күнегү үрнәкләрен тәкъдим итү;

Урта мәктәптә морфология бүлеген өйрәнүгә бәйле кайбер катлаулы теоретик сорауларга һәм аларга җавапларга тукталу.

Курс эшенең яңалыгы бу тикшерүдә хәл фигыльне югары уку йортлары студентарының чагырылыш квалификацион эш дәрәҗәсендә тасвирлауда.

Максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен чыгынаклар буларак татар морфологиясенә кагылышлы фәнни-теоретик, фәнни-методик хезмәтләр, урта һәм югары мәктәп дәреслек-әсбаплары файдаланылды. Төп теоретик чыганак буларак Ф.М. Хисамованың авторлыгындагы «Татар әдәби теле морфологиясе» дәреслеге алынса, фәнни чыганак буларак «Татар грамматикасы»ның икенче томы кулланылды. Бу хезмәтләрдә хәзерге татар теленең фигыль сүз төркеме һәм аның аерым формасы – хәл фигыль үзенчәлекләре буенча хәзерге чор фәнни мәгълүмат тулы урын алган, бу үзенчәлекләр татар грамматикасы, татар стилистикасы һәм татар диалектологиясенең күпсанлы чыганакларына таянып тавирланган. Бу чыганакларның барсы да безнең тарафтан хезмәттә иҗади файдаланылды.

Чыгарылыш квалификацион эшнең фәнни-методологик нигезен татар грамматикасы (Д.Г. Тумашева, Ф.М. Хисамова, Д.Ә. Сәлимова, М.З. Зәкиев, Ф.С. Сафиуллина һ.б.), стилистикасы һәм диалектологиясе (Г.Х. Әхәтов, Х.Ч. Алишина, Л.Т. Мәхмүтова, Ф.Й. Йосыпов, Д.Г. Тумашева, В.Х. Хаков, Д.Б. Рамазанова, Л. Җәләй һ.б.) өлкәләрендә эшләүче галимнәрнең фәнни-теоретик һәм фәнни-методик хезмәтләре тәшкил итә.

Бу чыгарылыш квалификацион эшен язуда тасвирлама, тарихи-чагыштырма, күзәтү һ.б. лингвистик метод һәм алымнар комплекслы файдаланылды.

Курс эшенең теоретик әһәмияте тикшеренүнең яңалыгы белән билгеләнә. Бу хезмәтнең практик әһәмияте тупланылган материалның һәм нәтиҗәләрнең билгеле дәрәҗәдә урта мәктәптә татар теле дәресләрендә, башка төр уку йортларында «Хәзерге татар әдәби теле», «Татар теле тарихы», «Татар теле диалектологиясе», «Татар теле стилистикасы», «Татар телен укыту теориясе һәм методикасы» курсларын укыту барышында файдалана һәм киләчәктә бу юнәлештә башкарылычак курс эшләрен башкару өчен нигез булып тора алауында.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында читтән торып уку бүлегендә «Хәзерге татар әдәби теле», «Татар теле тарихы», «Татар теле диалектологиясе», «Татар теле стилистикасы», «Татар телен укыту теориясе һәм методикасы» курсларының гамәли дәресләрендә, 2016 елда М. Акмулла ис. БДПУның «Өзлексез белем бирү системасы: мәктәп-педколледж-вуз» фәнни-гамәли конференциядә фәнни доклад белән чыгышта апробацияләнде.

Фрагмент работы

1. ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ХӘЛ ФИГЫЛЬ

ҺӘМ АНЫҢ ФИГЫЛЬ СИСТЕМАСЫНДА УРЫНЫ

1.1. Татар морфологиясендә фигыль сүз төркеме

Тел галимнәре урта һәм югары уку йортларында туган татар әдәби теленең төзелешен, шулай ук аның башка стильләрдә үзенчәлекләрен аерым дәрәҗәләргә бүлеп төрле яктан өйрәнә, һәм моңа ярашлы ул берничә бүлектән тора: фонетика, лексикология, грамматика (морфология һәм синтаксис). Максат-бурычлардан чыгып без морфология бүлеген игътибар үзәгендә тотабыз һәм темага бәйле түбәндәге мәсьәләләргә ачыклык кертү кирәкле саныйбыз.

Морфология – грамматиканың бер өлеше, синтаксис белән бергә телнең төзелешен, сүзләр төрләнешен, җөмлә төзү юлларын һәм ысулларын өйрәнә торган тармагы булып тора. Сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне, аларның төзелешен, ясалыш һәм мәгънә буенча төрләрен, җөмлә кисәкләрен һ.б. өйрәнүче синтаксистан аермалы буларак, морфология сүзләрнең төзелешен, төрләнешен, сүз төркемнәрен һәм аларга хас грамматик категорияләрне өйрәнә.

Тел белеменең мөстәкыйль тармаклары булган лексикология һәм морфологиянең төп өйрәнү предметы – сүз. Әмма бу ике өлкәдә сүзләрне өйрәнүнең максаты һәм юнәлешләре төрле.

Сүзләрнең лексик мәгънәләре, килеп чыгышы һәм яшәешнең төрле өлкәләрендә кулланылыш үзенчәлекләре тел гыйлеменең лексикология тармагында өйрәнелә .

Сүзләрнең төзелеше (морфемика), төрләнеше, ягъни сүз төркемнәренең сөйләмдә күп төрле грамматик формаларда килә алу мөмкинлеге, сүз формалары, форма ясалышы тел гыйлеменең морфология бүлегендә өйрәнә. Мәсәлән, дәфтәр сүзе лексикологиядә мөстәкыйль мәгънәле, алынма (гарәптән кергән) бер мәгънәле сүз буларак аңлатыла. Шушы ук сүз морфологиядә исем сүз төркеменә караган тамыр сүз булуы, килеш, тартым, сан белән төрләнә алуы ягыннан характерлана. Башкача әйткәндә, морфология сүзләрнең грамматик ягын өйрәнә, ягъни сүз һәм сүзләр төрләнгәндә барлыкка килә торган һәртөрле сүз формаларын тикшерә.

Башка төрки телләр кебек үк тагылмалы (агглютинатив) тел булган татар телендә сүз ясалышы һәм форма ясалышы нигездә бер үк чаралар – кушымчалар ярдәмендә башкарыла. Сүз ясалышында сүзнең лексик мәгънәсе үзгәрә, мәсәлән, бас→бас-кыч→бас-ма →бас-ым →бас-тырык→бас-у; форма ясалышында исә сүзнең лексик мәгънәсе үзгәрешсез кала, сүзгә яңа грамматик мәгънә өстәлә: бас→бас-кан→бас-ма→бас-тык.

Морфологиядә сүзләр сүз төркемнәренә берләштереп өйрәнелә. Аерым сүз төркемнәренең төрләнеше грамматик категорияләрне хасил итә. Шуңа күрә морфологиянең төп бурычы – телдәге сүз төркемнәре системасын һәм аларга хас грамматик категорияләрне өйрәнү.

Татар телендә сүзләрне төркемләү лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик принципларга нигезләнә. Сүз төркемнәренең бу өч классификацион билгеләре нигезендә татар телендә түбәндәге сүз төркемнәре күрсәтелә: Исем; Сыйфат; Сан; Алмашлык; Рәвеш; Фигыль; Аваз ияртемнәре; Бәйлек; Теркәгеч; Кисәкчә; Ымлык; Модаль сүзләр.

Татар грамматикаларында бу сүз төркемнәре тардиция буенча өч төркемгә берләштереп карала:

1) Мөстәкыйль сүзләр (исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш);

2) Ярдәмлек сүзләр: (бәйлек, теркәгеч, кисәкчә);

3) Модаль сүзләр: (ымлыклар, аваз ияртемнәре һәм модаль сүзләр) .

Ләкин төрле чыганакларда татар телендге сүз төркемнәре төрлечә төркемнәргә бүленә һәм аларның составы да төрле санда билгеләнә. Мәсәлән, иң соңгы фәнни чыганаклардан саналган «Татар грамматикасы»ның 2 нче томында сүз төркемнәренең бүленешендә беркадәр аермалар бар. Анда сүз төркемнәре шулай ук өчкә бүлеп карала: 1) мөстәкыйль сүзләр (исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш; ияртемнәр, хәбәрлек сүзләр); 2) бәйләгеч сүзләр: (бәйлек, теркәгеч); 3) модаль сүзләр: (ымлыклар, кисәкчәләр һәм модаль сүзләр) .

Заключение

Татар халкының милли мәдәнияте нигезен татар халкының милли теле тәшкил итә, ул – аның рухи һәм мәдәни хәзинәсе, иң кадерле мирасы. Бу милли теле яки гомумхалык татар теле телнең һәртөрле кулланылышын, шул исәптән барлык җирле шивә һәм сөйләшләрне, социаль һәм иҗтимагый катлаулар теленә хас һәртөрле үзенчәлекләрне һ.б. үз эченә ала. Бу татар милли теленнән яки гомумхалык татар теленнән гасырлар дәвамында шомарган һәм камилләшкән татар әдәби теленең үсеп чыккан. Әдәби тел – ул милли тел яшәешенең иң югары дәрәҗәсе, иң саллы һәм камил формасы.

Татар теленең аерым өлкәләрен һәм үзенчәлекләрен билгеле яссылыкта барлап чыгу бүген дә теоретик һәм практик яктан бик кирәкле. Бу фигыль һәм аның аерым төркемчәләренә дә кагыла. Чөнки фигыль – татар теленең иң бай һәм иң катлаулы сүз төркеме. Ул бик күп төрле категорияләргә һәм формаларга ия. Аларны тиешле үзләштерү туган телне белү дәрәҗәсен арттыра. Шуңа күрә урта мәктәп һәм югару уку йорты дәреслекләрендә, фәнни хезмәтләрдә һәм академик грамматикада хәл фигыльнең үзенчәлекләренә даими зур урын бирелә.

Теоретик һәм практик максатлардан чыгып, без чагырылыш квалификацион эш дәрәҗәсендә хәл фигыль үзенчәлекләрен төрле яссылыкта (хәзерге әдәби телдә, җирле халык сөйләшләрендә һәм стилистикада) барлап чыктык. Хезмәттә куелган бурычлар тулысынча хәл ителде.

Татар телендә хәл фигыльнең үзенчәлекләрен хәзерге әдәби телдә, җирле халык сөйләшләрендә һәм стилистикада яктырткан фәнни хезмәтләрне барланды һәм өйрәнелде, алар иҗади файдаланылды. Нәтиҗәдә хәзерге татар әдәби теленең фигыль сүз төркемнәрендәге һәм хәл фигыльгә мөнәсәбәтле үзенчәлекләре ассызлыкланды. Татар телендә фигыль сүз төркеме мөстәкыйль сүз төркемнәре рәтенә карала. Ул семантик яктан да, грамматик ятан да иң катлаулы сүз төркеме. Хәзерге татар әдәби телендә, катлаулы кушма төрләрен дә исәпкә алып, берничә дистә мең фигыль лексик берәмлеген бар дип исәпләнә. Җирле сөйләшләрдә булган аермалы һәм локаль фигыль формаларын да кушсан, бу сан тагын да арта төшә.

Мәгънәви яктан фигыль эш-хәл үтәлүен хәрәкәттә, процесста белдерә, һәм аның үтәүчесе, субъекты булу күздә тотыла Морфологик яктан ул барлык-юклык, зат-сан, юнәлеш, дәрәҗә категорияләренә ия. Бу яктан аның белән бер генә сүз төркеме дә чагыша алмый. Синтаксик яктан ул җөмләдә хәбәр функциясен башкара. Ләкин төрле грамматик шарларда теге яки бу грамматик форма алып ул бик иркен рәвештә башка җөмлә кисәкләре, контекста исемләшеп җөмләнең теләсә нинди кисәге вазыйфасын да үти ала.

Хәл фигыльне өйрәнүгә килгәндә, бу төр фигыльне гомүмән фигыль сүз төркемен өйрәнү тарихынна бәйле карап була. Совет чорына чаклы фигыль сүз төркеме бар үзенчәлекләре белән тикшерелмәсә дә, аның күпчелек сыйфатлары ачыклана, төп категорияләре, рус теленең глагол категорияләренә ияреп, тасвирлана. Совет чорында исә фигыль, шул исәптән хәл фигыль дә, шактый тәфсилле тикшерелә.

Фигыль һәм рәвеш төп үзенчәлекләрен үзендә туплаган хәл фигыльләр икенче бер фигыль белән белдерелгән эшне төрле яктан ачыклап, яисә ул эшкә өстәмә эшне белдереп киләләр. Аның дүрт төрле формасы билгеләнә: -ып/-еп кушымчалы; -а/-ә,-ый/-и кушымчалы; -гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчалы; -ганчы/-гәнче кушымчалы хәл фигыльләр. Болардан тыш, күбрәк гади стильгә хас һәс җирле сөйләм телендә очрый торган, бик сирәгрәк кенә булса да әдәби телдә дә очрый торган -ышлый/-ешли, -арак/-әрәк, (-рак/-рәк) һ.б. кушымчалы формаларын да күрсәтергә була. Шулай ук һәр татар теленең диалектының үзенә генә хас локаль формалары бар. Аерым территориаль диалектларда очрый торган сирәк формалы хәл фигыльләр аларның кайбер сөйләшләре өчен уртак булуы очраклары да күзәтелә.

Һәр дүрт төр хәл фигыль контекстта үзе ачыклаган икенче фигыль белән үтәлеш дәрәҗәсе ягыннан төрле вакыт мөнәсәбәтләрендә тә була. Бу мөнәсәбәтләр икенче фигыль белән нинди формалы хәл фигыль килүенә бәйле төрлечә була. Шулай ук хәл фигыль формаларының башка фигыль формалары белән килеп, эш-хәлне башкару мәгънәсенә өстәмә төсмер бирә алу мөмкинлеге игътибар лаек. Хәл фигыль формаларының икенче фигыль белән үтәлеш дәрәҗәсе ягыннан төрле вакыт мөнәсәбәтләрендә була һәм башка фигыль формалары белән килеп, эш-хәлне башкару мәгънәсенә өстәмә төсмер бирә алу мөмкинлеге аларның стилистик мөмкинлеген дә арттыра.

Болар барсы да татар теленә өйрәтү һәм укыту программаларында һәм дәреслекләрдә хәл фигыльгә зур игътибарны аклый. Безнең хезмәттә дә, бу мөмкинлекләрне истә тотып, кайбер методик материаллар туплап бирелде, урта мәктәптә татар телен укытуда хәл фигыльне өйрәнү өчен күнегү үрнәкләре, урта мәктәптә морфология бүлеген өйрәнүгә бәйле кайбер катлаулы теоретик сораулар ачыкланды һәм аларга җаваплар тәкъдим ителде.

Список литературы

1. Алпаров Г. Грамматика нигезләре турысында // Сайланма хезмәтләр.– Казан: Мәгариф, 2008. – 42 52 б.

2. Алпаров Г. Шәкли нигездә татар грамматикасы // Сайланма хезмәтләр.– Казан: Мәгариф, 2008. – 64 248 б.

3. Асылгәрәев Ш. Г.Алпаровның тормышы һәм гыйльми эшчәнлеге // Алпаров Г. Сайланма хезмәтләр.– Казан: Мәгариф, 2008. – 5 20 б.

4. Бәдигов Х. Грамматика. Морфология: 5-6 класслар өчен дәреслек. – Казан, 1938. – 95 б.

5. Валиуллина З.М., Зиннәтуллина К.З., Сәгыйтов М.А. Хәзерге татар теле морфологиясе. – Казан, 1972. – 127 б.

+ еще 53 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Татар телендә хәл фигыль һәм аның фигыль системасында урыны»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 55
Цена: 2400 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика