Курсовая работа

«Татар теленең бөре сөйләше»

  • 29 страниц
Содержание

Кереш 3

Төп өлеш

I бүлек. Татар теленең Урта диалекты

1.1. Татар диалектлары өйрәнү тарихы 5

1.2. Татар теленең Урта диалекты 10

II бүлек. Урта диалектның бөре сөйләше

2.1. Бөре сөйләшенең фонетик үзенчәлекләре 14

2.2. Грамматик үзенчәлекләр 20

2.3. Лексик үзенчәлекләр 26

Йомгак 28

Кулланылган әдәбият 31

Введение

Бер генә халык та үзаеры гына яшәми. Алар илебезнең төрле урыннарында үзара аралашып көн күрәләр. Һәм һәрбер җирлектә үзе өчен генә булган сөйләм формалаша. Әлеге сөйләшнең составына башка халыкларның сөйләм үзенчәлекләре дә йогынты ясый. Шулай итеп, сөйләшләр барлыкка килә дә инде. Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шушы төбәккә генә хас булган, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь сүзләр дип әйтәләр. Халыкның сөйләмә телен иң элек менә шул диалектларга бүлеп өйрәнәләр. Билгеле булганча, диалекталь сөйләм әдәби нормалардан күпкә аерылып тора. Шуңа бәйле рәвештә, диалекталь сөйләм хаталы, аны булдырмау ягын карау турында сүз бара. Күпмедер дәрәҗәдә бу фикердә хаклык бар. Чыннан да, сөйләмебез төзек, матур булырга тиеш. Ләкин диалектлар да, сөйләшләр дә телебез кебек үк тарихи мирас булуын онытмаска кирәк. Ә тарих ул – төзәтүләрсез, ничек бар шул килеш кабул ителергә тиеш. Шулай булгач, диалектлардан йөз чөерергә безнең хакыбыз юк булып чыга.

Татар сөйләмә теле өч диалекттан тора. Аларга урта, көнбатыш һәм көнчыгыш диалектлары керә.

Көнчыгыш диалект, икенче төрле, көнбатыш себер татарлары теле дип йөртелә. Бу диалект үзе тагын тубыл-иртыш, бараба, том төркемнәренә бүленә.

Көнбатыш диалект мишәр диалекты дип тә йөртелә. Көнбатыш диалект сергач сөйләше, чистай сөйләше, чүпрәле сөйләше, мәләкәс сәйләше, хвалын сәйләше, темников сәйләше, ләмбрә сәйләше, кузнецк сәйләше, мордва-каратай сәйләше, байкибаш сәйләше, шарлык сәйләше, эстәрлетамак сәйләше дигән сәйләшләрдән тора.

Урта диалект бик борынгыдан Идел-Урал төбәгендә киң таралган. Ул Болгар дәүләте оешканчы ук шушы төбәктә яшәгән кабиләләрнең берләшмәсеннән тора. Урта диалект тау ягы сәйләше, казан арты сәйләше, минзәлә сәйләше, бөре сәйләше, нократ-глазов сәйләше, бәрәңге сәйләше, гәйнә сәйләше, камышлы сәйләше, касыйм сәйләше, ногайбәк сәйләше, эчкен сәйләше, сафакүл сәйләше, златоуст сәйләше, каргалы сәйләше, абдуллин сәйләше дигән сәйләшләргә бүленә.

Әлеге тикшеренү эшендә татар телененең урта диалект бөре сөйләше өйрәнелде. Курс эшен язарга алынганда, без үзебезнең алдыбызга түбәндәге максатларны куйдык:

1. Татар теле диалектларының өйрәнү тарихын өйрәнү

2. Урта диалект үзенчәлекләрен билгеләү

3. Бөре сөйләшен тикшерү

Максатыбызга ирешү өчен без түбәндәге бурычларны билгеләнде:

• Татар теленең диалектларын бүленешен карау, сөйләшләрне өйрәнү

• Бөре сөйләшенең фонетик, граммакти, лексик үзенчәлекләрен ачыклау.

Курс эше ике бүлектән тора. Беренче бүлектә татар теленең диалектларын өйрәнү тарихы билгеләнде, урта диалект үзенчәлекләре ачыкланды. Икенче бүлек үзе өч параграфтан тора. Беренчесендә - бөре сөйләшенең фонетик, икенче өлешендә – грамматик, өченчесендә – лексик үзенчәлекләре тикшерелде. Курс эше ачык мисаллар белән тулыландырылды.

Фрагмент работы

I бүлек. Татар теленең Урта диалекты

1.1. Татар диалектлары өйрәнү тарихы

Татар теленә караган материалларны теркәү һәм аларга теге яки бу күләмдә фәнни аңлатма бирү РоссияФәннәр Академиясе тарафыннан оештырылган, профессор Г.Ф.Миллер җитәкчелек иткән Себер экспедициясеннән башлана (1733-1743 еллар). Ул татар җанлы сөйләү теле материалларын җыю эшенең беренче адымын ясый. Аның “Себер тарихы” дигәнзур күләмле китабында себер татарларының барлык диалектларыннан җыелган лексикон бирелә; тел материаллары нигезендә шул халыкның тарихын ачуга омтылышлар ясала, Бараба, Тура сүзләренең мәгънә төсмерләре күрсәтелә.

Шушы ук рәттә П.С.Палласның “Сравнительный словарь всех языков и наречий” исемле хезмәтен дә күрсәтергә кирәк. Анда төрле регионнарга караган татарча тәгъбирләр һәм сүзләр теркәлгән.

И.М.Лепехин, П.И.Рычков кебек рус галимнәренең сәяхәтнамәләрендә дә татар сүзләрен һәм этнографизмнарын табарга була.

Төрле шәһәрләрдә гимназияләрдә татар теле укытыла башлый һәм, русларга татар теле укыту ихтыяҗыннан чыгып, ягъни миссионерлык максатларында, күп төрле практик кулланмалар төзелә, аларда җирле тел үзенчәлекләре дә чагылыш таба башлый.

1786 елда Казандагы Беренче гимназия укытучысы Сәгыйть Хәлфин тарафыннан “Русча-татарча сүзлек” дигән хезмәте языла, ул 25000 сүзне үз эченә ала. Бу сүзлектә Казан тирәсе теле материаллары файдаланыла, ягъни автор үзенчә Казан телен әдәби норма итү юлын тота. [7,240]

1804 елда Тоболда София соборы побы Йосиф Гигановның “Татарча-русча сүзлеге” басылып чыга. Татар диалектологиясе тарихы күзлегеннән караганда, бу сүзлекнең әһәмияте бик зур, чөнки ул себер татарлары теленә нигезләнгән.

XIX гасыр урталарында О.Бетлинг тарафыннан мишәр диалекты мишәр диалекты буенча беренче башлап фәнгә кертелә башлый. Монда мишәр диалектының аеруча күзгә ташланып торган фонетик һәм башка үзенчәлекләре һәм аларның казан татарлары, керәшен татарлары телендәге параллельләрне чагыштырма планда чагылган. Г.Әхмәровның “Мишәр халкы һәм аның теле” исемле хезмәтендә мишәр сөйләшләренең төп үзенчәлекләре, башка төрки телләрдән чагыштырулар китерелә. [5,76]

Татар диалекталь лексикасы Л.З.Будагов, В.В.Радлов, Дамаскин сүзлекләрендә урын алган. В.В.Радлов 1303 елда төзелгән “Коман мәҗмугәсе”н анализлый һәм Идел буе татарлары телендә гомумтөрки авазларның бу чорда инде үзгәргән булуы турында яза, Коман теле Идел буе татарлары теленә, аеруча мишәр диалектына якын дигән нәтиҗә ясый. Шунысы әһәмиятле: бу нәтиҗәләр соңгырак чордагы тикшеренүләр белән кабат расландырылганнар (Л.Т.Мәхмүтова тикшеренүләрендә).

XIX гасырның соңгы чирегендә татар диалектларын фәнни өйрәнүгә нигез салына. А.Г.Бессонов үзенең “О говорах казанского татарского наречия и об отношении его к ближайшим к нему наречиям и языкам” (1881) исемле зур күләмле мәкаләсендә Урал тирәсендәге татар, мишәр, типтәр, “башкорт”, керәшен сөйләшләрен тасвирлый, һәм аларның казан татарлары сөйләшенә ни дәрәҗәдә якын торуларын да билгеләргә омтылыш ясый, чагыштырма методны беренчеләрдән булып куллана. Шулай итеп, татар диалектологиясе А.Г.Бессонов эшчәнлеге белән дөньяга килә. [ 13,97]

Заключение

Хәзерге татар теле – татар халкының милли теле, халыкның рухи һәм мәдәни хәзинәсенең бер чагылышы. Тарихи рәвештә борынгы кабилә телләреннән, һәм соңгырак дәвердә бердәм халык теленнән үсеп чыккан татар милли теле бөтен дөньяга сибелгән татар халкы өчен уртак. Милли яки гомумхалык татар теле төшенчәсе телнең һәртөрле кулланылышын, шул исәптән барлык диалект һәм сөйләшләрне, аерым социаль катлаулар тарафыннан кулланыла торган һәртөрле жаргоннарны һ.б. үз эченә ала. Татар әдәби теленең исә гомумхалык теле эчендә аерым урыны бар. Әдәби тел ул – тел яшәешенең иң югары кимәле, югары формасы. Гомумхалык теленең төп һәм иң камил үзенчәлекләрен үзендә туплаган әдәби телгә, өстәмә рәвештә, эшкәртелгән һәм кагыйдәләргә буйсындырылган булу, яшәешнең күптөрле өлкәләрендә кулланыла алу, күпвазифалылык хас.

Татар теленең өч диалекты бар, алар үз чиратларында төрле сөйләшләргә бүленә. Алар һәркайсысы үзенә башка бер үзенчәлекле дә, шул ук вакытта берләшеп, кушылган очраклары да күзәтелә. Әмма һәр сөйләш – ул бер тарих, бер халыкның яшәү тарихы. Һәр сөйләштә ниндидер бер тел үзенчәлекләре генә түгел, ә татар халкының чын тарихы, яшәеше ята. Сөйләшләрне өйрәнеп, без теге, яки бу өлкәдә яшәгән халыкның көн-күреше белән танышабыз.

Әлеге тикшеренү эшендә татар теленең урта диалекты бөре сөйләше өйрәнелде. Үзенең күп яклары белән ул татар әдәби теленә бик якын. Фонетик үзенчәлекләрдә дә, грамматик үзенчәлекләрдә уртаклыклар күп. Әмма шул ук вакытта бөре сөйләшенең татар халкының башка сөйләшләре белән дә уртак яклары күп. Казан арты, эстәрле сөйләшләре белән уртак яклар еш очрый. Әмма лексик үзенчәлекләргә килгәндә, бөре сөйләшенә генә караган көнкүреш, азык-түлек, үсемлекләр атамалары бар.

Бөре сөйләшенең бер үзенчәлеге булып сүз башында әдәби телдәге й урынына җ куллану санала: җолдоз (йолдыз), җул (юл), җон (йон), җөрәк (йөрәк ), җаулык (яулык).

Х-к тәңгәллеген шулай ук аерым үзенчәлек итеп билгеләр идем: җакшы (яхшы), катын (хатын), Кадичә (Хәдичә), вахыт (вакыт), хәдәр (кадәр), трахтор (трактор), хәрдәш (кардәш). Бу үзенчәлек Казан арты сөйләшендә дә күрсәтелә. Ул башка кардәш төрки телләрендә дә бар. Сүз уртасында к>х, нигездә, азербайҗан теленә хас: jахары, jахын, jаха. Сүз башында к>х чуваш, якут телләрендә күзәтелә. Чуваш телендә, хура (татарча – кара), хур (татарча – каз). Якут телендә: хара (татарча – кара), ха:л ( татарча – кал). Сары уйгур телендә "х”, "к” авзлары параллель кулланыла: кан, хан. "Х” авзы гарәп-фарсы сүзләрендә "һ” авазын да алмаштыра: хава (һава), хаман (һаман), хәйкәл (һәйкәл), шахит (шаһит), хәрбер (һәрбер).

Татар диалектлары, татар сөйләшләре галимнәр тарафыннан тикшерелә. Татар диалектологиясе фәне, татар телен өйрөнүгә бәйле рәвештә, XVII гасырдан башлана. Бернче татар теле сүзлекләре дә аерым сөйләшләргә нигезләнеп төзелә. Шундыйлардан Дамаскин (1785), И. Гиганов (1804), Н.П. Остроумов (1876, 1892), А. Васкресенский (1894) сүзлекләрен күрсәтергә мөмкин. Бу сүзлекләр сергач мишәрләре, көнбатыш себер татарлары һәм керәшен-татарлар теленә нигезләнеп төзелгән һәм шул чор диалекталь лексиканы өйрәнү өчен зур тарихи әһәмияткә ия.

XX йөз башында татар диалектларын чын мәгънәдә фәнни өйрәнү башланып китә. 30 нчы елларда татарлар яшәгән төбәкләргә фәнни экспедицияләр оештыралар, татар диалектлары буенча материал туплауга керешәләр. 1948 елда Тел, әдәбият һәм тарих институты "Диалектологик сүзлек” бастырып чыгара. Шул ук сүзлекнең тулыландырылган икенче чыгарылышы Н. Борһанова, Г. Якупова тарафыннан төзелә һәм профессор Л.Җәләй редакциясендә 1953 елда басылып чыга. Өченче чыгарылышы 1959 елда дөнья күрә.

1969 елда урта һәм көнбатыш диалектларга караган сүзләр тупланган "Татар теленең диалектологик сүзлеге” басылып чыга. Ул шулай ук Тел, әдәбият һәм тарих институтының тел секторы хезмәткәрләре Н.Б. Борһанова, Л.Т. Мәхмүтова, З.Р. Садыйкова, Г.К. Якупова тарафыннан төзелә. Бу сүзлеккә саф диалектизмнар, әдәби телдәге сүзләр белән аваздаш, ләкин сөйләштә бөтенләй икенче яисә киңрәк мәгънәдә, сөйләшләрдә әдәби тел өчен хас булмаган тезмәләрдә кулланыла торган сүзләр, аерым фонетик диалектизмнар кертелгән.

Татар халкының төрле урыннарда, төбәкләргә таралып яшәве сөйләмдә тел аермасын китереп чыгара. Бу сүзләр, кулланылыш сферасын киңәйтеп, гомумхалык теленә күчәргә һәм әдәби телгә дә кереп китәргә мөмкин. Язучылар җирле сөйләм сүзләрен образ тудыру максатында кулланалар. Ләкин монда бик сак булырга кирәк. Диалекталь сүзләрне урынлы-урынсыз куллану телебезне аңлаешсыз итәргә, чүпләргә мөмкин.

Диалектлар һәм сөйләшләр бер-берсеннән кискен чик белән аерылмыйлар. Аларның территориаль яктан янәшә торганы үзара керә, шул сәбәпле күчеш кискен сизелми. Бер үк вакытта әдәби тел белән диалектлар арасында да катлаулы йогынты ясашу барганлыгы бәхәссез. Бер яктан диалекталь сүзләр әдәби телне баетуга ярдәм итсәләр, икенче яктан, әдәби тел үзе дә диалектларга нык үтеп керә, андагы җирле лексиканы һәм фонетик-грамматик формаларны әкренләп кысырыклап чыгара. Бу процессның көчәюенә һәм тизләтелүенә мәктәп һәм матбугат бик нык ярдәм итә.

Список литературы

1. Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.

2. Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе. Югары уку йортлары өчен дәреслек. Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.

3. Баязитова Ф.С., Хәйретдинова Т.Х., Садыкова З.Р., Барсукова Р.С., Рамазанова Д.Б. Татар халык сөйләшләре. – Казан: Мәгариф, 2008. 242-260 б.

4. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 295 б.

5. Бурганова Н.Б., Махмутова Л.Т. К вопросу об истории образования и изучения татарских диалектов и говоров // Материалы по татарской диалектологии. – Казань, 1962.

+ еще 15 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Татар теленең бөре сөйләше»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Курсовая работа
Страниц: 29
Цена: 1500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы