Курсовая работа

«Татар теленең хәрби терминологиясе»

  • 38 страниц
Содержание

Кереш .3

1. Татар теленең хәрби терминологиясе .6

2. Хәрби лексиканың лексик-тематик төркемнәре .12

3. Татар теленең хәрби лексика составындагы

алынма сүзләр .24

Йомгак.32

Файдаланылган әдәбият исемлеге .35

Введение

Хәрби белем өлкәсе – иң борынгыларның берсе. Дөнья цивилизацияләре тарихында, теләсә кайсы халыкның көн-күрешендә хәрби эш мөһим роль уйнаган һәм уйный. Гомум төрки хәрби терминнар турында бик күп мәгълүматлар В.В. Радлов, Л.З. Будагов, М.П. Мелиоранский, Б.Я. Владимирцев, В.А. Гордлевский, Н.К. Дмитриев, Р.А. Мугинов кебек тюркологларның лексикология һәм лексикография өлкәсенә караган хезмәтләрендә табырга мөмкин. Бу катлам лексика борынгы һәм хәзерге төрле типтагы сүзлекләрдә дә урын алган.

Хәрби лексиканың зур өлеше гомумтөрки характерда булганлыктан, бу чыганакларның татар теленә дә мөнәсәбәте бар. Соңгы елларда дөнья күргән махсус хезмәтләрдән Р.А. Мугинов төзегән “Русча-татарча хәрби терминнар сүзлеген” күрсәтергә мөмкин. Шуңа карамастан төрки телләрнең һәм шулай ук татар теленең хәрби лексикасы тарихы җентекләп өйрәнелмәгән. Хәзерге вакытта телнең бу катламы махсус тикшеренү предметы булмаган әле. Сүзлек составының бу катлам терминнары төрки халыкларда киң таралса да, тик кайбер сораулар гына телчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп иткән.

Курс эшенең темасының актуальлеге шулар белән билгеләнә.

Курс эшендэ татар теленең хәрби лексикасы систематик рәвештә сүрәтләнә. Хезмәттә хәрби терминнарның этимологиясенә дә игътибар бирелә. Төп материал татар теленең өч томлы аңлатмалы сүзлегеннән җыелды, ике йөзгә якын лексик берәмлек тикшерелде.

Татар теленең хәрби лексикасын комплекс рәвештә тикшерү, системалаштыру хезмәтнең максаты булып тора. Максаттан чыгып түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү бурыч итеп билгеләнде:

татар телендә хәрби төшенчәне белдергән терминнарны ачыкла

аларны лексик-тематик группаларга бүлү;

татар теленең хәрби лексикасының үсү тарихына күзәтү ясау;

тарихи-лингвистик һәм этимологик анализ юлы белән кайбер терминнарның килеп чыгышына игътибар итү;

– хәзерге татар теленең хәрби терминнарына хас сыйфатларны ачыклау, аларның семантика һәм кулланыш үзенчәлекләрен өйрәнү;

– хәрби төшенчәләрне белдергән фигыльләрне һәм хәрби хәрәкәтләрне, операцияләрне белдергән, фигыльдән ясалган исемнәрне тикшерү.

Хезмәттә югары уку йортлары укучыларның фәнни эшләре дәрәҗәсендә хәрби лексиканың теоретик мәсьәләләре, формалашу һәм үсеш юллары, үзенчәлекләре тикшерелә.

Эшнең түбәндәге аспектлары яңалыгы белән аерыла:

– татар теле лексикасының хәрби эш белән бәйләнгән зур бер катламы фәнни яктан анализлана;

– хәрби лексиканы өйрәнүдә диахроник яктан килү тормышка ашырыла: хәрби лексиканың борынгы чордан алып бүгенге көнгә тиклем үсеш динамикасы телнең тарихи үсеш нәтиҗәсе булып карала;

– тарихи үзгәрешләр, аеруча хәрби хәрәкәтләр халкның хәрби лексикасы үсешендә чагылган дигән караш яклана.

– татар теленең хәрби лексикасы һәм фразеологиясе формалашу стадиясендә булган, күп мәгънәлек, күп вариантлык сыйфатлары белән характерланган, билгеле бер система тәшкил итүе фәнни исбатланган.

Теоретик яраклыгы. Татар теленең хәрби лексикасын тикшерү тарихка, археологиягә, этнографиягә бәйле бик күп проблемаларны чишергә

ярдәм итә.

Хәрби лексиканың үсүен бердәм процесс буларак тикшерү татар теленең сүзлек составының динамикасын күзәтергә мөмкинлек бирә.

Татар теленең хәрби лексикасы усешен өйрәнүне тарихи лексикологиянең аерым мәсьәләләрен чишү, хәзерге татар теленең лексик һәм фразеологик байлыгын ачыклау өчен файдаланырга мөмкин.

Практик яраклыгы. Хәрби лексиканың үзенчәлеге – ул берничә фән чигендә тора һәм аерым фәнни тармаклар өчен кызыксындыру тудыра. Хәзерге вакытта хәрби терминнар белән хәрби инженерия, стратагия һәм башка техник характердагы фәннәр куллана; тарих өчен хәрби төшенчәләр тарихи белешмәләр бирү өчен хезмәт итә; этнография белгечләрен хәрби хәрәкәтләр белән бәйләнгән гореф-гадәтләр һәм йолалар кызыксындыра; фольклор шушы хәрби терминнар аша халыкның тарихын, үткәнен поэтик формада чагылдырырга омтыла; тел белеме өчен хәрби лексика телнең тарихын һәм үсешен, сүзлек составының төрле лексик-стилистик күренешләрен күзаллауда мөһим роль уйный.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләрен һәм тупланган мисалларны тарих лексикология, татар теленең хәрби лексикасы тарихы буенча спецкурслар дәресләрендә, аңлатмалы һәм ике телле сүзлекләр төзүдә кулланырга мөмкин.

Хезмәтне апробацияләү. Фәнни хезмәтнең аерым өлешләре гамәли

мисаллар һәм төп нәтиҗәләре М. Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия

университетында белем алу барышында татар теленең практикумы, хәзерге татар әдәби теле предметларының гамәли дәресләрендә файдаланылды.

Фрагмент работы

1. ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ХӘРБИ ТЕРМИНОЛОГИЯСЕ

Татар әдәби теленең бай тарихы булган, заманында кызу бәхәсләр кузгаткан, төрле агымнар арасында үзенчәлекле көрәш тудырган, кызыклы һәм катлаулы проблемаларыннан берсе терминология булса кирәк.

Фән-техника, хуҗалык идарә, спорт һәм сәнгать тармакларының Махсус тошенчәләрен белдерә торган терминнар җыелмасы шул тармакның терминологиясе дип йөртелә. Мәсәлән, басым,чагыштырма авырлык, электр сыешлыгы – физика терминологиясен, чәчү әйләнеше, теземнәр, ашлама-авыл

хуҗалыгы терминологиясен, мылтык,штык, хәрби хезмәт, штаб –хәрби терминологияне тәшкил итә.

Термин ул – фәнни танып-белү нәтиҗәсендә туган гомуми төшенчәләрне белдерә торган, аларны башка чиктәш төшенчәләрдән аеру аша дөрес аңлау һәм куллануны тәэмин итә торган лексик берәмлек.

Фән-техника объектлары һәм төшенчәләре бөтен кешелек өчен гомуми булгач, аларның терминнары да бөтен телләргә уртак, бертөрле булырга тиеш кебек. Әмма чынбарлыкта алай түгел. Чөнки фәнни-теник төшенчә һәм, аның сүзчә гәүдәләнеше буларак, термин билгеле бер тел вәкиле – галим, инженер яки уйлап табучының уй-фикер көче белән иҗат ителә һәм котылгысыз рәвештә теге я бу тел формасына төренә, чөнки тышчасыннан бәйсез рәвештә фикерләү мөмкин түгел. Танып-белү мәгълүм бер тел ярдәмендә башкарыла, аның нәтиҗәләре дә иң элек шул телнең сүз-терминнарында чагыла һәм тел үзе дә һәртөрле төшенчәләрне белдергән атамаларга баеганнан байый. Шулай, телнең иҗтимагый кулланышы киңәя-тирәнәя барган саен, ул тагын да шомара, байый һәм төрләнә. Кире куренеш тә күзәтелергә мөмкин.

Терминология мәсьәләсе фәннең саф эчке эше булып кына калмый, ул гомумән әдәби тел тозү, мәктәп-мәгариф, югары белем, мәдәният һәм фән-техниканы үстерү һ.б. төрле иҗтимагый эшчәнлек белән дә тыгыз бәйләнештә тора, шуңа күрә бу эш киң җәмәгатьчелек игътибарын үзенә җәлеп итә.

Терминология эшчәнлеге антик заманда ук башланып, ул чакта бары

берничә тел һәм кайбер фәннәр белән генә чикләнгән булса, хәзер төрле илләрдә йөзләрчә телдә фәнни-техник, укыту-педагогик, иҗтимагый-политик, сәнгать-спорт һ.б. тармаклар буенча ун меңнәрчә атамалар эшләнеп практикага кертелә.Термин теориясе, предметның гаять киң, объектларының төрле ишле булуы сәбәпле, термин төзү практикасын иңләп, гомумиләштереп өлгерә алмый, хәзерге теория урынына аерым принциплар, киңәш-рецепт төсендәге таләп-норма һәм кагыйдәләр хөкем сөрә.

Термин теориясенең әлегә бер бөтен тәгълимат рәвешендә эшләнеп җитмәгән булуы сүз – атама – термин арасындагы чикләрнең еш кына буталуына, терминның табигатен төрлечә аңлауга китерә. Аннары, әдәби телнең үсеш-үзгәреш кичерүе дә терминология юнәлешен, кайбер атамаларның перспективасын билгеләгәндә төрле караш һәм тотрыксызлыкка сәбәп була. Практик терминология тел белеме алдына бик күп сораулар куя.

Заключение

Татар теле махсус хәрби төшенчә белдергән сүз һәм сүзтезмәләргә бай, алар семантик яктан тыгыз бәйләнештә торалар. Хәрби терминнарның состав төрле. Бу өлкәне телдән аерым яши торган бер төркем сүзләр (терминнар) дип карау дөрес түгел. Хәрби лексика гомумкулланышта торган лексика белән тыгыз бәйләнгән. Хәрби терминнар беръмәгънәлек, төгәллек, хәрби эш төшенчәләрен билгеләүдә үзгәрешкә бирелмәүчәнлек белән аерылалар.

Фәнни хезмәттә хәрби корал, гаскәр, гаскәриләр, аларның өс-баш кием, хәрби операцияләр һәм хәрәкәтләр атамалары тикшерелде. Терминнар түбәндәге лексик-тематик группаларга бүленде:

1) Төрле хәрби корал атамаларын белдерүче сүзләр: кылыч, балта хәнҗәр, чукмар, сөңге, мылтык.

2) Гаскәринең өс-баш кием атамалары: көбә, башлык, калкан.

3) Гаскәр башлыкларын белдерүче сүзләр: сәргаскәр, атаман, яубашы.

4) Һөнәр билгеләре буенча гаскәриләрнең атамалары: батыр, мәргән, укчы, төзәүче.

5) Гаскәр һәм аның өлешләрен белдерүче сүзләр: төмән, көч, поскын, ышыклама.

6) Хәрби операцияләр һәм хәрәкәтләр атамалары: сугыш, кысрыклау, орыш, басу, атыш, кисеш.

Үз чиратында хәрби корал атамаларын белдерүче сүзләр берничә төркемгә бүленде:

1) гомумән корал атамалары: балта, җәя;

2) бәрү-ору корллары: чукмар, кистән;

3) ут ата торган корал атамалары (огнестрельное оружие): мылтык, алтатар, наган;

4) кисү һәм төртү кораллары атамалары: кылыч, хәнҗәр, сөңге;

5) коралның төзелеш өлешләре атамалары: түтә, көпшә, филтә һ.б.

Хәзерге татар телендә бик күп хәрби терминнар искергәннәр, бу күбрәге Октябрь инкыйлабына тиклем чорга караган сүзләр. Белүебезчә, сүзләрнең искерүе күп вакыт үтүнең нәтиҗәсе. Ләкин бу процесс сүзләрнең бөтенләй төшеп калуына китерми. Алар телдә, кирәк булган вакытта әдәби әсәрләрдә дә кулланылырга мөмкин. Хәрби искергән сүзләрнең күбесе гомумтөрки сүзләр һәм аларның семантик, этимологик яктан барлыкка килүләрен борынгы төрки язмалардан, урта гасыр язучылары, шагыйрьләренең әсәрләреннән, татар халкының авыз иҗатыннан ачыклап була.

Диплом эшендә искергән хәрби терминнар тикшерелә һәм алар хәзерге вакытта татар телендә сөйләшүчеләргә аңлашылмаска да мөмкин. Мәсәлән, чирү, төмән, көбә, ләшкәр, алтатар һ.б.

Хәрби техника үсү нәтиҗәсендә яңа кораллар, яңа хәрби терминнар барлыкка килә. Алар я киң кулланышка керәләр, я бары тик профессионаллар арасында гына кулланыла.

Татар теле хәрби лексикасында бик күп алынмалар бар. Аларның күбрәге гарәп, фарсы, монгол, рус телләреннән алынган. XVI гасырдан башлап хәрби терминнар рус теленнән татар теленә үтеп керәләр. Бу сүзләр сәүдә, мәдәни, икътисади, хәрби мөнәсәбәткә керү аркасында барлыкка киләләр.

Интернациональ хәрби терминнар күбрәге рус теле аша кергәннәр һәм Европа телләреннән алынган кайбер сүзләр фонетик һәм семантик-стилистик үзгәрешләр кичермәгәннәр. Мәсәлән, манёвр, оккупация, капитан, боцман,шпион һ.б.

Эш барышында “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән 200 якын сүз берәмлеге тикшерелде.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин:

1) Татар теле лексикасының бу өлкәсе җентекләп өйрәнелмәгән, фәнни тикшеренүләр саны бик аз.

2) Элек эшләнгән термин сүзлекләрен яңадан (аңлатмалы нигездә эшкәртеп) чыгарырга кирәк.

3) Бүгенге көндә күпчелек хәрби терминнар – алынма. Бу алынмаларны халыкка аңлаешлы итеп татар теленә тәрҗемә итү – телчеләр алдында торган актуаль проблемаларның берсе.

Список литературы

1. Әдәбият (XX йөзнең 30-90 нчы елларында татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем мәкт. 11нче с-фы өчен д-лек / Әхмәдуллин А.Г., Галимуллин Ф.Г., Галиуллин Т.Н., һ.б.; Әхмәдуллин Ә.Г. редакциясендә. – Казан: Мәгариф, 2000. – 335 б.

2. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. 93 б.

3. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимилогик сүзлеге. Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 271 б.

4. Байжанов Т.Б. История военной лексики в казахском языке: Автореф. дисс. докт. филол. наук. – Алматы, 1993. – 45 с.

5. Брагина А.А. Неологизмы в русском языке. Пособие для студентов и учителей. М.: Просвещение, 1973. – 224 с.

+ еще 42 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Татар теленең хәрби терминологиясе»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Курсовая работа
Страниц: 38
Цена: 1700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика