ВКР

«Тел гыйлемендә кош атамаларын өйрәнү»

  • 78 страниц
Содержание

Кереш.3

Төп өлеш

Беренче бүлек

Тел гыйлемендә кош атамаларын өйрәнү.6

Икенче бүлек

Татар телендә кош атамаларының номинатив үзенчәлекләре.19

Өченче бүлек

Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә кош атамаларынан

файдалану

§ 1. Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә лексика өйрәнү методикасы.

§ 2. Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә кош атамаларынан файдалану өчен күнегүләр үрнәкләре.

Йомгак.28

Библиография.30

Введение

Кошлар нәкъ чәчәкләр кебек үк – табигать могҗизасы. Әйтерсең лә, алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылганнар. Кошлар кешедә күкләрне айкарга, очырга омтылыш уяткан. Алар җиһандагы бар моң-аһәңне үзенә сеңдергән.

Кошлар безнең канатлы дусларыбыз. Алар – табигать бизәге. Кошларның моңлы тавышлары, үзләренең сайраулары белән безгә көч дәрман өсти, дөньяның, табигатьнең матурлыгын тоерга ярдәм итәләр.

Галимнәр әйтүенчә, җир шарында кошларның 8580 төре бар. Шуның 800 төре БДБ илләре территориясендә, 677 төре – Россиядә очрый [27: 17].

Элек-электән татар халкының төп шөгыльләрнең берсе булып сунарчылык һөнәре саналган һәм ул хәзерге заманда да сакланып калган. Сунар итү процессына кешеләр һәрбер кошның яшәү рәвеше, характеры һәм холкы белән танышкан. Шул рәвешле кошларның теге яки бу сыйфатлары кешенең аңында төрле образлар барлыкка китергән. Кагыйдә буларак, элек ауга йөрер өчен лачын, карчыга кебек кошлар тотканнар. Бу турыда без язма истәлекләрдән укып беләбез; мәсәлән: кош чөю өйрәтелгән ау кошлары белән җәнлек аулау, кошны кулдан очыртып җибәрү; тугры – кош кундыра торган агач; долбай – кош чакыра торган боргы; туралы – басудагы, кулда өйрәтелгән кош; бүз тойгын – ак карчыганың бер төре; кошлар тотучы, шоңкарчы. Күренгәнчә, татарлар тормышында ау кошлары аерым урын алып торган. Күбрәге лачын, шоҗкар, карчыга кебек кошларны кулга өйрәткәннәр. Шулай ук татарларда йорт кошлары үрчетү дә киң таралыш ала.

Шул ук вакытта кайбер кошлар татар халкының менъеллык мәдәнияте, милли гореф-гадәтләре һәм йолаларының аерылгысыз бер өлеше булган. Мәсәлән, татар туйларында саум булып бер пар пешерелгән каз бүләк итү – тату гаилә, байлык символы буларак билгеле.

Кошлар татар тормышының ышанулары белән, аларның тотемнары буларак та билгеле. Шулай ук кошлар образын без халык авыз иҗатында да очратабыз, мәсәлән: әкиятләрдә, бәетләрдә, мәкальләрдә, әйтемнәрдә, сынамышларда һ.б.

Кош атамаларының номинатив үзенчәлекләре бүгенге көнгә кадәр югары уку йорты студентларының квалификацион чыгарылыш эше дәрәҗәсендә өйрәнелмәгән, һәм киләчәктә аны тагын да югарырак дәрәҗәдә җентекле фәнни өйрәнү бик кирәкле. Шуның белән диплом эшенең актуальлеге билгеләнә.

Татар телендә кош атамалырының номинатив үзенчәлекләрен фәнни тасвирлау диплом эшенең төп максат итеп билгеләнде. Аның предметы – татар телендәге кош атамаларының номинатив үзенчәлекләре. Максаттан чыгып түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү бурыч итеп алынды:

1. Билгеле чыганаклар нигезендә татар телендә кош атамаларын, аларны номинацияләү үзенчәлекләре буенча фәнни, фәнни-популяр мәгълүматны системага салу, шулай ук рус телендә булган чыганакларны туган телгә тәрҗемә итеп бирү.

2. Татар телендә кош атамаларын өйрәнү тарихына күзәтү ясау.

3. Татар телендә кош атамалырының номинатив үзенчәлекләрен фәнни, фәнни-популяр чыганаклар нигезендә тасвирлау.

4. Кош атамалары кергән материалларны урта мәктәптә татар теленең лексик хәзинәсен үзләштерү өчен файдалану мөмкинлеген ачыклау һәм бу максатта күнегү үрнәкләрен төзеп тәкъдим итү.

Хезмәттә куелган максатларга ярашлы рәвештә фактик материалларны анализлауда эзләнү, тасвирлама һәм чагыштырма-тарихи, күзәтү методлары кулланылды. Җыелган материаллар күзәтү методы нигезендә классификацияләнде.

Хезмәтнең теоретик әһәмияте. Татар теленең кош атамаларын дәрестә куллану, тикшерү татар әдәби теленең формалашуы, үсеше процессын өйрәнү өчен чыганакларның берсе булып тора.

Хезмәтнең практик әһәмияте. Кош атамалары кергән материалларны мәктәпләрдә татар теленең лексик хәзинәсен үзләштерүдә, аларга таянып сүзлекләр төзү мөмкинлегендә. Шулай ук кош атамалары татар теленең сүзлек составының төрле лексик-стилистик күренешләрен күзаллауда мөһим роль уйный.

Материал туплау өчен түбәндәге төп чыганаклар файдаланылды: “Татар теленең диалектологик сүзлеге” (Казан 1969, 1993), “Русча-татарча сүзлек” (Мәскәү, 1997), “Русча-татарча биология терминнары сүзлеге”, Валиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. “Урта мәктәптә һәм гимназияләрдә татар теле укыту методикасы”, Сафиуллина Ф.С. “Татар теленә өйрәнүнең фәнни-методик нигезләре”. Чагыштырма материал борынгы һәм иске төрки, шулай ук язма истәлекләрдән һәм башка тугандаш булмаган телләрдән алынган.

Шулай ук диплом эшен язуда Э.И. Сафина, Р.Г. Әхмәтьянов, Д.Х. Базарова, З.Р. Садыкова, А.Р. Рахимова кебек һ.б. галимнәрнең темага ярашлы практик һәм теоретик материаллары чыгарылыш эшенең фәнни-методологик нигезен тәшкил итә.

Диплом эшенең төп нәтиҗәләре Башкорт дәүләт университеты Стәрлетамак филиалының татар бүлегендә татар тел белеме буенча гамәли дәресләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә апробацияләнде.

Бу хезмәт теманы яктыртуда соңгы дәрәҗәдә фәннилеккә дәгъва итми. Диплом эшендә билгеле чыганаклар нигезендә татар телендә кош атамалары, аларны номинацияләү үзенчәлекләре буенча фәнни, фәнни-популяр мәгълүмат системага салына, шулай ук рус телендә булган чыганакларны туган телгә тәрҗемә итеп максатка ярашлы кабул ителә.

Квалификацион чыгарылыш эшенең композицион-структур үзенчәлеге куелган максат һәм бурычларга ярашлы итеп төзелде. Хезмәт кереш, өч бүлекне үз эченә алган төп өлештән, йомгак һәм файдаланылган әйдәбият исемлегеннән тора.

Фрагмент работы

Төп өлеш

Беренче бүлек

Тел гыйлемендә кош атамаларын өйрәнү

Кош атамаларын өйрәнү борынгы әдәбиятта ук чагыла һәм алар бигрәк тә фольклор әсәрләре белән тыгыз бәйле.

XI гасырда ук Мәхмүд Кашгарый үзенең “Диване лөгат-ет-төрк” сүзлегендә зоонимик терминнарга һәм кош атамаларына тукталып китә. Бу сүзлектә төрки телләрне һәм кош атамаларын өйрәнү, лексик үзенчәлекләрен үстерү буенча бай материал тупланган. Бу борынгы чыганакта китерелгән берәмлекләр күп очракта хәзерге төрки телләрдә, мәсәлән, татар, башкорт, казах һәм башка телләрендә төгәл мәгънә ия.

Икенче кулъязма истәлеге “Codex Cumanicus” тюркологларның игътибар үзәгендә тора. Сүзлектә булган лексиканың байтак өлеше татар әдәби телендә дә, аның диалектларында да кулланыла.

Шулай ук Сәиф Сараиның 1391 елда төрки телдә язылган “Саади Гөлестан” истәлегендә кош атамалары очрый.

Рус телендә кош атамасын өйрәнүгә Ф. Миклович, Э. Бернекер, Д. Брюкнер һ.б. галимнәр зур өлеш керткәннәр. Алар бу мәсьәләне тел гыйлемендә күтәреп чыгалар, орнитонимнарны тикшерү нигезләрен салалар. ХХ гасырның илленче елларында славян кош атамаларын өйрәнү өлкәсендә Л.А. Булаховский эшли башлый. Ул чагыштырма-тарихи анализ үткәреп, рус телендәге кош атамаларын өйрәнә. Галим үзенең хезмәтләрендә орнитонимнарның этимологиясенә һәм ясалышына зур игътибар бирә, кош атамаларын атауда аваз ияртемнәренең ролен карап үтә. “Общеславянские названия птиц” хезмәтендә орнитонимнарны морфологик, семантик, этимологик аспекттан чыгып өйрәнә, кош атамаларының бер телдән икенчесенә күчкән дип раслый.

Татар һәм рус орнитологик лексикасының борынгы катламын чагыштырып караганда, бер үк кош атамаларының ике телдә дә киң куллынылганы ачыклана. Чаг. карчыга “ястреб”, бөркет “орел”, лачын “сокол” (төрки-монгол атамалары), күгәрчен “голубь”, торна “журавль”, сандугач “соловей”, каз “гусь”, үрдәк “утка” (гомумтөрки катламга караган атамалар) [10: 97-125].

“Семасиологические этюды. Славянские наименования птиц” хезмәтендә Л.А. Булаховский орнитонимнар ясалышында бигрәк тә аваз ияртемнәренең активлыгына игътибар итә. Ул гага, кваква, кукушка, гоголь һ.б. атамалар аваз ияртеме кабатлану ярдәмендә ясалганнар, ди. Кайбер кош атамаларының килеп чыгышы чакыру ымлыклары белән бәйле. Мәсәлән: рус. цыпленок – “цып-цып” чакыру ымлыгыннан, словак. диал. žiba, žiba “гусь” “žiba-žiba” чакыру ымлыгыннан алынган дип карый.

Славян орнитонимнарның алынма катламнарын тикшергәндә, төрки алынмаларга Л.А. Булаховский түбәндәге орнитонимнарны кертә: укр.диал. газ “гусь” (төрки алынмасы), рус. джек “казах”, рус. чемга “поганка”, карга “ворона”, беркут “орел” (татар алынмасы) [37: 6-7].

Әдәби, халык, диалект орнитонимнарны өйрәнүче кайбер галимнәрнең хезмәтләрендә дә күпмедер күләмдә рус телендәге кош атамалары күрсәтелгән. Мәсәлән: Н.В. Никончук “О народной орнитологической терминологии Полесья и Карпат” мәкаләсендә аваз ияртемнәре ярдәмендә ясалган орнитонимнарны, кошларның кычкыру тавышына охшавына карап, өч төргә бүлә:

1) нигезләре кош “тавышын” белдерүче сүзләр;

2) аваз ияртемнәре булмаган, әмма тавышны белдерүче күчмә төрдәге сүзләр;

3) тавышны белдерүче, әмма турыдан-туры аваз ияртемнәренә семантик бәйле булмаган сүзләр [37: 7].

Заключение

Рус тел гыйлемендә кош атамаларын тикшерүгә зур игътибар бирелгән:

Л.А.Булаховский Н.Б. Неронова, Н.В. Никончук, А.И. Германович, Г.М. Левина, Л.Ф. Моисеева, С.Т. Аксакова, Д.С. Сетаров һ.б. галимнәр мәкаләләрендә кош атамаларын өлешчә тикшерәләр.

Кошлар атамасы төрки телләрдә ясалышы ягыннан бик зур кызыксыну уята. Бу мәсьәлә буенча үзбәк телендә Д.Х. Базарова, башкорт телендә Э.Ф. Ишбердин), әзербайҗан телендә Ю.Г. Юсифов, чуваш телендә Л.П. Петров, мари телендә В.Н. Васильева, кыргыз телендә Б.М. Юнусалиев, төрекмән телендә О.Р. Курбанова хезмәтләре билгеле.

Татар тел гыйлемендә орнитонимнар тикшерүгә галимнәр тарафыннан тиешле игътибар бирелмәгән, бу мәсьәлә берникадәр этимологик һәм диалектологик тикшеренүләрдә генә чагыла. Татар телендәге кош атамаларының этимологик анализы Р.Г. Әхмәтьянов хезмәтләрендә яктыртыла. З.Р. Садыйкова, Д.Г. Тумашева, Х.Ч. Алишина, Д.Б. Рамазанова, А.Р. Рахимова, Т.Л. Хәйретдинова, Л.Т. Тумашева, А.Г. Шайхулов, Н. Халиуллина һ.б. галимнәр диалекталь кош атамаларын тикшерүгә игътибар итәләр. Татар телнең кош атамалары системалы монографик планда Э.И. Сафина тарафыннан тасвирланган.

Татар телендә кош атамаларын номинацияләүдә түбәндәге төп үзенчәлекләре билгеләргә мөмкин:

1. Кошларга исем бирүдә төп атау принцибы кошларны характерлаучы үзенчәлекләргә кайтып кала: формалары, төсләре, зурлыклары һ.б.

2. Лексик берәмлекләргә исем бирүдә ике атау төре чагыла: беренчел һәм икенчел.

3. Беренчел атау нигезендә бүгенге көн тел күзлегеннән ачыкланмаган, яшерен мотив ята. Мондый атамаларга борынгы төрки катламга караучы кош исемнәре керә: сескан “сорока”, козгын “ворон”, лачын “сокол”, тавык “курица”, үрдәк “утка”, каз “гусь”.

4. Икенчел төр атама бирү чагыштырмача соңрак чорда барлыкка килгән кош исемнәрендә күзәтелә, аның нигезендә телгә хас булган сүз ясау модельләре, предметның аермалы үзенчәлекләренә карап исем бирү яисә сүзнең семантикасы киңәюе нәтиҗәсе ята. Бу төр атауны икегә бүлеп карарга була: турыдан-туры атау (прямая номинация) һәм турыдан-туры булмаган атау (косвенная номинация).

5. Турыдан-туры номинацияләү булганда атама кошның үзенчәлекләрен турыдан-туры чагылдыру аша бирелә. Татар кош атамалары арасында 17 исем төркеме турыдан-туры атама бирү юлы белән ясалган.

6. Турыдан-туры булмаган номинацияләүдә кошка исем аның үзенчәлекләрен турыдан-туры атау юлы белән түгел, ә сүзнең күчерелмә мәгънәләре аша тагыла. Татар кош атамалары арасында 19 исем төркеме турыдан-туры булмаган атама бирү юлы белән ясалган.

7. Татар телендә кошларга атама бирүдә мотивацион үзенчәлекләр күп төрле. Иң киң таралган мотивацион үзенчәлекләрдән кошларның яшәү урыннарына, төсләренә, ашау-туклануга, зурлыкларына, тән төзелешләренә һ.б. карап атама бирү күзәтелә.

Диплом эшенең нәтиҗәләре татар телендә бик борыннан формалашып килгән кош атамаларының иң бай һәм үзенчәлекле сүз катламы булуын һәм аларны өйрәнү татар теленә генә түгел, бәлки барлык төрки телләр өчен дә әһәмиятле булуын күрсәтә.

Кош атамаларын урта мәктәптә, башка төр уку йортларында туган телне үзләштерүдә лексика бүлегендә уңышлы файдаланып була.

Список литературы

1. Азбука природы: Птицы: Русско-татарский, татарско-русский словарь биологических терминов / А.Б.Халидов, В.И.Гаранин. – Казань: Магариф, 2001. – 95 с.

2. Аксаков С.Т. Записки ружейного охотника Оренбургской губернии. – Уфа: Башкир.кн. изд-во, 1984. – 416 с.

3. Алишина Х.Ч. Тоболо-иртышский диалект языка сибирских татар: Монография. Казань: Казан. пед. ин-т, 1994. – 119 с.

4. Ахметьянов Р.Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. – Москва: Изд-во “Наука”, 1978. – 248 с.

5. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.– 93 б.

+ еще 59 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Тел гыйлемендә кош атамаларын өйрәнү»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 78
Цена: 2700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика