Курсовая работа

«Традиции классического романтизма в прозе марселя галиева»

  • 34 страниц
Содержание

Кереш 3

1. Марсель Галиевның тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлеге

1.1. Марсель Галиевның тормыш юлы һәм иҗади эзләнүләре 5

1.2. XX гасыр ахырында татар әдәбиятында романтизм традицияләре 7

2. Марсель Галиев прозасында классик романтизм традицияләрен тергезү

2.1 М.Галиев повестьләрендә классик романтизм үзенчәлеге 11

2.2 М.Галиевның «Ерак урман авазы» повестендә сентиментализм чагылышы 20

Йомгак 28

Файдаланылган әдәбият исемлеге 32

Введение

Билгеле булганча, XX гасыр татар әдәбиятында романтизм юнәлеше яшәүдән туктамый, нәкъ менә шушы юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр татар әдәбияты өчен милли, шәркый тоелучы күп кенә алымнарны саклап кала, яңадан-яңа әдәби тәҗрибәләргә мәйдан бирә.

Бигрәк тә 1980 еллардан алып, романтизм яңадан күтәрелеш кичерә, классик романтизм традицияләрен дәвам итеп язылган саф романтик (рус әдәбиятында, яңадан калкып чыкканга, неоромантизм, ягъни яңа романтизм дип атау яши) әдәбият активлаша.

Ф. Садриевның «Кыргый алма ачысы», М. Вәлиев «Качу», М. Галиев «Алтын тотка», «Ак абагалар» повестьлары фәлсәфи фикер-карашлар белән баетылган саф романтик әсәрләр кебек кабул ителә.

Повестьларда характер буларак тулы ачылган романтик геройларны тасвирлау, бу вакытта хис һәм фикер күчеш-үзгәрешләрен үзәккә кую психологизмны көчәйтә, зәвыклы укучыга юнәлтелгән булу әсәрләрнең үзенчәлекле уйланыш-эшләнешен тәэмин итә.

Марсель Галиев, нигездә, поэзия һәм проза жанрларында иҗат итә. Матбугатта беренче шигырьләре һәм хикәяләре үткән гасырның җитмешенче елларында күренә башлый, бер төркем шигъри әсәрләре («Беренче карлыгачлар») җыентыгына кертелә, ә 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән шигырьләре тупланган мөстәкыйль җыентыгы, 1980 елда ике лирик повестен һәм хикәяләрен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә.

Бу җыентыклар икесе дә әдәби тәнкыйть һәм укучылар тарафыннан уңай бәяләнә. Беренче китапларыннан соң узган өч дистә еллар дәвамында әдипнең иҗат активлыгы, бигрәк тә проза өлкәсендә, артканнан-арта бара.

Марсель Галиевның иҗат үзенчәлеге киң кырлы. Улклассик романтизм традицияләрен яңадан тергезеп язган саф романтик язучы, ләкин аның иҗаты әлегә тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән шуңа күрә әлеге тема актуаль булып тора.

Курс эшенең темасы: Марсель Галиев прозасында классик романтизм традицияләре.

Курс эшенең предметы: Татар әдәбиятында классик романтизм традиөияләре.

Тикшерү объекты: Марсель Галиев прозасында классик романтизм традицияләре.

Фәнни эшнең максаты: Марсель Галиев иҗатының үзенчәлекләрен ачыклау.

Курс эшенең максатына таянып, түбәндәге бурычларны билгелик:

– М. Галиевның тормыш юлын күзаллау;

– М.Галиевның иҗади эзләнүеләрен барлау;

– Татар әдәбиятында романтизм чагылышын тикшерү.

– Марсель Галиев прозасында классик романтизм традицияләрен ачыклау

Курс эшенең структурасы: түбәндәге курс эше керештән, төп ике бүлектән, йомгактан һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Фәнни эш иң беренче чиратта татар теле һәм әдәбият укытучыларына, татар филологиясе студентларына файдалы булачак.

Фрагмент работы

1. МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВНЫҢ ТОРМЫШ ЮЛЫ ҺӘМ ИҖАТ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ

1.1.Марсель Галиевның тормыш юлы һәм иҗади эзләнүләре

Марсель Баян улы Галиев 1946 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасының Азнакай районы Балтач авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне туган авылында, сигез сыйныфны шул ук райондагы Туйкә авылы мәктәбендә, унберне исә 1964 елда Азнакайның 1 нче номерлы урта мәктәбендә укып тәмамлагач, гаскәри хезмәткә алынганчы бер ел Азнакайдагы төзелеш оешмасында (СМУ-29) рәссам-бизәүче булып эшли. Армиядә чагында (1965-1968) Пермь шәһәрендә кече авиабелгечләр әзерли торган берьеллык хәрби мәктәпне бетереп, хезмәтен Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендә, дивизия штабында дәвам иттерә.

Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, М.Галиев 1969 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә, укуын тәмамлагач, 1974 елдан 1979 елга кадәр Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшли, аннан соң өч елга якын «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли. 1982-1984 елларда М.Галиев Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтының икееллык Югары әдәби курсларында белемен арттыра.

Марсель Галиев, нигездә, поэзия һәм проза жанрларында иҗат итә. Матбугатта беренче шигырьләре һәм хикәяләре үткән гасырның җитмешенче елларында күренә башлый, бер төркем шигъри әсәрләре 1970 елда яшь шагыйрьләрнең күмәк җыентыгына («Беренче карлыгачлар») кертелә, ә 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән шигырьләре тупланган мөстәкыйль җыентыгы, 1980 елда ике лирик повестен һәм хикәяләрен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә.

Бу җыентыклар икесе дә әдәби тәнкыйть һәм укучылар тарафыннан уңай бәяләнә. Беренче китапларыннан соң узган өч дистә еллар дәвамында әдипнең иҗат активлыгы, бигрәк тә проза өлкәсендә, артканнан-арта бара.

Аның кеше җаны-рухындагы тирән уй-хис тирбәлешләрен заман, туган җир, туган табигать һәм тарихи хәтер белән бәйләп, тормыш вакыйгаларын югары сәнгать кимәлендә калку итеп гәүдәләндергән «Ерак урман авазы» романы, «Ак абагалар», «Нигез», «Алтын тотка» кебек лирик повестьлары һәм хикәяләре ике гасыр арасы татар интеллектуаль прозасының яңа бер казанышы итеп бәяләнергә хаклы.

М.Галиевнең юмор-сатира жанрында («Кәефең шәпме?», «Арыслан йокысы» җыентыклары), балалар әдәбияты («Ак рәсем», «Шүрәле һәм җил» исемле шигъри җыентыклар, «Җиңәсем килде» исемле нәни хикәяләр җыентыгы), драматургия, әдәби тәрҗемә һәм җыр текстлары иҗат итү өлкәләрендә дә үзенчәлекле уңышлары бар.

Шагыйрьнең «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Көзге моң», «Кайту» кебек җырлары, халыкның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган.

Әдипнең «Исемсез утрауда» драмасы 1983 елда Минзәлә татар драма театры, «Әлегә соң түгел» драмасы 1985 елда Татарстан Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры) сәхнәләрендә куела.

Тәрҗемә бабында исә ул әзәрбайҗан язучысы Әкрам Әйлислинең, япон язучысы Әкөтөгаваның аерым әсәрләрен, калмык галиме Әренҗән Карадауанның Чыңгыз хан турындагы тарихи монографиясен Казан, татар теленә тәрҗемә итә.

Заключение

Татар әдәбиятында классик романтизм башка әдәбиятлар белән чагыштырганда соңарып, ХХ гасыр башында гына формалаша. Шуңа күрә дә әдәбият белемендә «романтизмның соңгы чоры» дип аталган күренешкә хас сыйфатларны үзенә туплый.

Татар романтизм әдәбиятында милләт язмышы төп темага әйләнә, романтик язучылар үз заманы проблемаларын күтәрәләр. «Соңгы чор романтизмының» төп сыйфатларын аерып чыгарган Ф. П. Фёдоров болай дип яза: «Мифологик» (мифлаштыручы) аң продукты буларак, романтизмның соңгы чоры мәдәниятне, тарихны, заманны, чынбарлыкны актуальләштерә, игътибарны мәңгелектән – конкрет вакытка, тиештән булганга күчереп, җир тормышын тикшерүне үзәккә куя».

1917 елдан соң романтизм юнәлеше (методы) әкияттәге үги кыз хәленә төшә. Бер яктан, реализмны, бигрәк тә социалистик реализмны, официаль язу рәвешенә әверелдерү омтылышы башка юнәлеш һәм агымнарны түбәнәйтү хисабына бара.

Икенчедән, марксистик-ленинчыл фәлсәфә романтизм юнәлеше мөрәҗәгать итә торган идеалистик фәлсәфи агымнарны дошман күрә. Нәтиҗәдә, иҗат юнәлеше (методы) буларак, романтизм совет әдәбият белеме тарафыннан яңа тормыш төзүчеләр, коммунизмга баручылар өчен файдасыз, бай сыйныф вәкилләренең үткәнне сагынып елаулары төсендәрәк шәрехләнә башлый. Әдәбият белемендә исә романтик әсәрләргә ике төрле якын килү күзәтелә: йә аларны күрмәмешкә салыну, яки ниндидер юллар белән реалистик әсәр калыбына тартып кертү.

Ләкин, моңа карап, ХХ гасыр татар әдәбиятында романтизм яшәүдән туктамый, нәкъ менә шушы юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр татар әдәбияты өчен милли, шәркый тоелучы күп кенә алымнарны саклап кала, яңадан-яңа әдәби тәҗрибәләр мәйданы булып тора. Инде әдәбият белеменең «җете кызылы» уңа төшкәч, романтик әсәр авторын дошман дип атау куркынычы юкка чыккач, бигрәк тә 70 нче еллардан алып, романтизм яңадан күтәрелеш кичерә. Шул исәптән классик романтизм традицияләрен дәвам итеп язылган әсәрләр аваз сала, аларны саф романтик (рус әдәбиятында, яңадан калкып чыкканга, неоромантизм, ягъни яңа романтизм дип атау яши) әдәбият буларак карарга мөмкин.

1980 еллардан алып, романтизм яңадан күтәрелеш кичерә, классик романтизм традицияләрен дәвам итеп язылган саф романтик (рус әдәбиятында, яңадан калкып чыкканга, неоромантизм, ягъни яңа романтизм дип атау яши) әдәбият активлаша.

Әлеге үзгәреш Марсель Галиевнең лирик башлангыч калку белдерелгән романтик юнәлешле әсәрләреннән башлана. Аларда яшәү мәгънәсе, кеше кыйммәте, сәнгатьнең тормыштагы урыны-роле кебек күп кенә сораулар фәлсәфи яссылыкта күтәрелә.

М. Галиевнең «Ак абагалар» (1973–1974) повесте башлап форма эзләнүләре ягыннан игътибарны үзенә тарта: романтик структураны лирик өстәлмәләр, фәлсәфи уйланулар белән баетып, язучы аны күпмедер үзгәртүгә ирешә. Хәтта әсәрнең эпик таләпләрдән ерагайган сюжет-композиция бирелеше дә шушы форма-сөйләмнең лирик-эмоциональ көченә буйсындырылган кебек тоела.

Ф. Садриевның «Кыргый алма ачысы», М. Вәлиев «Качу», М. Галиев «Алтын тотка», «Ак абагалар» повестьлары фәлсәфи фикер-карашлар белән баетылган саф романтик әсәрләр кебек кабул ителә.

Повестьларда характер буларак тулы ачылган романтик геройларны тасвирлау, бу вакытта хис һәм фикер күчеш-үзгәрешләрен үзәккә кую психологизмны көчәйтә, зәвыклы укучыга юнәлтелгән булу әсәрләрнең үзенчәлекле уйланыш-эшләнешен тәэмин итә.

Марсель Галиев, нигездә, поэзия һәм проза жанрларында иҗат итә. Матбугатта беренче шигырьләре һәм хикәяләре ХХ гасырның җитмешенче елларында күренә башлый, бер төркем шигъри әсәрләре («Беренче карлыгачлар») җыентыгына кертелә, ә 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән шигырьләре тупланган мөстәкыйль җыентыгы, 1980 елда ике лирик повестен һәм хикәяләрен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә.

М. Галиевнең «Алтын тотка»сында үзен шактый нык сиздергән сентименталь пафос «Ерак урман авазы» (1981) повестенда (язучы үзе аны роман дип атый, ләкин әсәр повесть таләпләренә җавап бирә) тагын да көчлерәк калкып чыга. Бу әсәрдә соңрак татар прозасында көчле аваз салачак күп кенә әдәби күренешләр чагылыш таба.

Язучы бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән тулы бер символлар системасы уйлап таба. Нигез (аерым кеше туган урын; авыл нигезе, туган җир; халык нигезе, ватан), Өянке символлары белән янәшә кулланылган Ләкләк якты киләчәккә, өмет белән яшәүгә ишарә ясый, узганы-хатирәләре барның гына киләчәккә өмет белән карый алуы хакында фикерләр шушы символ белән бәйле. Шулай язучы аерым кеше язмышлары, халык-милләт, ватан язмышы турында сүз алып бара, ватан язмышының кеше язмышына бәйлелеген ассызыклап, кеше кадерен олы кыйммәт итеп күтәрә.

М. Галиевнең беренче повестьлары татар әдәбиятына классик романтизм традицияләрен кабат кайтаручылар булды. Милли әдәбиятта активлашып киткән лириклык, фәлсәфи өстәлмәләр, сюжет-композиция ягыннан таркаулык язучы тарафыннан романтизм иҗат юнәлеше таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә кулланыла.

Бер үк вакытта аның әсәрләрен җыеп, туплап торучы үзәк тормышны танып белергә, аңларга омтылучы, хакыйкать эзләүче романтик герой булып, аның күңелендә барган үзгәреш-хәрәкәт кешенең үз-үзен һәм тормышны танып белергә омтылу кебек билгеләнә («Ак абагалар»). Геройның фәлсәфи, әхлакый ачышлары, яхшылыкның, матурлыкның, мәрхәмәтнең, хакыйкатьнең җиңеп чыгуына ышанычы вакыйгалар чылбыры урнаша торган әдәби фон хасил итә, вакыйгаларны төреп-җыеп тора. Һәм шушы герой укучыга бер дөреслекне төшенергә ярдәм итә: кеше язмышы халык язмышы белән уртак! Бүгенгене үткәннән чыгып бәяләргә, киләчәкнең нинди булачагын хәзергедән барларга кирәк. Шуңа да әсәрләрдә вакыт һәм пространство чикләре юк. Һәм әсәрләр, асылда, хикәяләүче-геройның совет чынбарлыгы тарафыннан сеңдерелгән, күнегелгән, катып калган иҗтимагый, фәлсәфи, тарихи күзаллауларны атлап чыгуы, җимерүе хакында сөйли.

Язучының «Алтын тотка» повестенда милли мәсьәлә калкытып куелган һәм саф романтик әсәр материалында милли үзаң, милли сыйфатлар, кешенең этник һәм тарихи тамырлары хакында сүз алып барыла. Бер үк вакытта повестьта үткән чорлар, милли тормышның «алтын» кыйммәтләре булу, шуларның кешеләргә бәхет китерүе, аларны саклау мөһимлеге ассызыклана.

«Ерак урман авазы» повестенда исә иҗтимагый мәсьәләләр, аерым алганда, колхозлашу, кешеләрнең милкен тартып алу, тырышып-тырмашып көн күргән хәлле кешеләрне гаепләү, ата белән улның дошманлашуы, кан коелу, җәмгыятьтә «гаеплеләрне эзләү» атмосферасы урнашу, динне юк итү – иманны юк итү һ. б. бик күп проблемалар үзәккә куела.

Бу әсәрдә романтизм модернистик алымнар белән байый, мифологик, символик элементлар фәлсәфи фикерне тирәнәйтүгә хезмәт итә. «Нигез» повесте исә язучының башка сукмаклар табуы, модернистик язу рәвешен үз итүенә дәлил булып тора.

Эшнең максатына ирешеп М.Галиев классик романтизмны тергезүче саф романтик язучы икәнен дәлилләдек.

Список литературы

1. Əдиплəребез: биобиблиографик белешмəлек: 2 томда. Т. 1. – Казан: Татар. кит. нəшр, 2009. – 333-335 б.

2. Галиев М. Əсəрлəр: 6 томда. Т. 1. – Казан: Идел-Пресс, 2011. – 408 б.

3. Галиев М. Əсəрлəр: 6 томда. Т. 4. – Казан: Идел-Пресс, 2011. – 445 б.

4. Галиев М. Тимə, яшəсен! // Казан утлары. – 2016. – № 10-12; 34-43 б.; 2017. № 1-2. 32-37 б.

5. Заһидуллина Д. Марсель Галиев повестьлары: классик романтизм традициялəрен тергезү // Заһидуллина Д. 1960-1980 еллар татар əдəбияты: яңарыш мəйданнары һəм авангард эзлəнүлəр. – Казан: Татар. кит. нəшр., 2015. – 350-367 б.

+ еще 15 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Традиции классического романтизма в прозе марселя галиева»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Курсовая работа
Страниц: 34
Цена: 1500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика