ВКР

«Урта диалектының төп сөйләшләренә хас үзенчәлекләр һәм аларга атама бирү җирлеге»

  • 78 страниц
Содержание

Кереш.3

Төп өлеш

Беренче бүлек.

Урта диалектының төп сөйләшләренә хас үзенчәлекләр һәм аларга атама бирү җирлеге .7

1.1. Казан арты сөйләшләре төркеме.7

1.1.1. Балтач сөйләше.7

1.1.2. Дөбъяз сөйләше.9

1.1.3. Казан арты керәшеннәре сөйләше.12

1.1.4. Лаеш сөйләше.21

1.1.5. Мамадыш сөйләше.25

1.2. Тау ягы сөйләшләре диалект сөйләшләре.28

1.2.1. Кама Тамагы сөйләше.29

1.2.2. Нурлат сөйләше.34

1.2.3. Тархан сөйләше.36

Икенче бүлек.

Диалект шартларында туган тел укыту методикасы һәм җирле сөйләш үзенчәлекләрен исәпкә алып урта мәктәптә татар теле укыту өчен күнегү үрнәкләре.42

2.1. Җирле сөйләш шартларында туган тел укыту методикасы.42

2.2. Җирле сөйләш үзенчәлекләрен исәпкә алып туган тел укыту өчен күнегү үрнәкләре.46

2.3. Татар халык сөйләшләре буенча белемне тикшерү өчен тест үрнәкләре.58

Йомгак.69

Фйдаланылган әдәбият исемлеге.72

Введение

Хәзерге вакытта татар тел белемендә диалектология – алга киткән тармакларның берсе. Диалектларны өйрәнүнең һәм фәнни, һәм гамәли әһәмияте бик зур. Җирле сөйләшләрдә борынгы күренешләр сакланып килә. Телнең үсеш-үзгәреше дәвамында булып узган күчешләрнең аерым этаплары теге яки бу сөйләштә әле кулланылышта булуы, яшәве мөмкин.

Диалектларны өйрәнү әдәби тел белән җанлы сөйләм теле арасындагы үзара мөнәсәбәтне ачыклау өчен, гомумән тел белеме фәне өчен әһәмиятле. Бу мөнәсәбәт ике яклы. Беренчедән, җирле сөйләшләр әдәби телне баету чыганагы булып тора, чөнки аларда әдәби телдә булмаган, теге яки бу төшенчәне белдерү өчен әдәби телдәгегә караганда уңышлырак сүзләр табылырга мөмкин. Алар, әдәби әсәрләрдә кулланылганнан соң яки диалектологик, яисә башка сүзлекләрдә чагылыш тапкач, әдәби телгә дә кереп китәләр. Икенчедән, әдәби тел үзе җирле сөйләшләргә тәэсир итә. Диалектларны, үзеңнең туган җирле сөйләмеңне яхшы белү тел культурасын үстерүдә, укытучыларга исә балаларны әдәби телдә генә түгел, җирле сөйләү телендә матур итеп сөйләшергә өйрәтүдә дә нәтиҗәле булышлык күрсәтә. Шуңа күрә төрле уку йортларында диалектология фәнен өйрәнү зур әһәмияткә ия һәм бик кирәкле.

Бүгенге көндә дә нәтиҗәле диалектологик тикшеренүләр алып бару бик кирәкле санала. Күптөрле тикшеренү нәтиҗәләрен тел белеме өлкәсендә киңрәк файдалану актуаль мәсьәләрдән, шулай ук аерым гомумиләштерелгән темаларны да өйрәнү зур әһәмияткә ия. Татар диалектларын бүлеп чыгаруда дифференциаль билгеләрне барлау зур роль уйный. Шулай ук диалектларны сөйләшләргә бүлүдә тел үзенчәлекләрен исәпкә алу төп принцип булып торса да, аларның формалашу тарихы, бу сөйләш вәкилләренең этник яктан оешу һәм сөйләшнең географик-территориаль таралышы ягыннан аермалы яклары да хәлиткеч булырга мөмкин. Бу үзенчәлекләргә игътибар бирү ягыннан диплом эше темасы бик актуаль булып тора.

Безнең чыгарылыш квалификацион эшнең темасы – “Татар теленең урта диалектының төп сөйләшләрен билгеләү һәм аларга атама бирү үзенчәлекләрен өйрәнү”. Темадан чыгып хезмәтнең тикшеренү объекты һәм предметы билгеләнде. Тикшеренү объекты булып татар теленең урта диалектының төп сөйләшләре торса, предметы – урта диалекты сөйләшләргә бүлеп чыгаруда кулланылган принциплар, аларны атауда үзенчәлекле-аермалы эчтәлеге.

Тәкъдим ителгән чыгарылыш эшенең максаты – татар теленең урта диалектының төп сөйләшләрен бүлеп чыгару принципларының үзенчәлекле-аермалы эчтәлеген ачыклау, аларны билгеләүдә галимнәр нинди лингвистик, ареаль-территориаль һәм тарихи үзенчәлекләргә мөрәҗәгать итүләрен ассызлыклау, урта диалект сөйләшләренә атама бирүдә алар нәрсәгә игътибар итүләрен күрсәтү. Максатка яраклы рәвештә хезмәтне үтәү барышында түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк дип билгеләнде:

Татар теленең урал буе татар халык сөйләшләре буенча фәнни хезмәтләрне барлау һәм өйрәнү, аларны иҗади файдалану мөмкинлекләрен ачыклау;

Татар теленең урал буе татар халык сөйләшләренә хас төп үзенчәлекләрне билгеләү, алар нигезендә сөйләшләрне бүлеп чыгару принципларын ассызлыклау һәм аларга атама бирүдә кулланылган җирлекне ачыклау;

Җирле халык сөйләшләре шартларында туган телне укыту методикасына кагылышлы мәсьәләләргә игътибар юнәлтү;

Җирле диалекталь үзенчәлекләрне исәпкә алып хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту белән бәйле эш төрләре өчен күнегү үрнәкләрен төзү.

Диплом эшенең яңалыгы шунда: бу тикшерүдә югары уку йортлары студентарының квалификацион чыгырылыш эше дәрәҗәсендә беренче тапкыр татар теленең урта диалекты һәм аның төп сөйләшләренә хас үзенчәлекләр тулысынча аерып бирелә, алар нигезендә сөйләшләрне бүлеп чыгару принципларын ассызлыклана һәм аларга атама бирүдә кулланылган җирлек ачыклана; җирле диалекталь үзенчәлекләрне исәпкә алып хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту белән бәйле эш төрләре өчен автор тарафыннан төзелгән күнегү үрнәкләре тәкъдим ителә.

Максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен чыгынаклар буларак татар диалектологиясенә кагылышлы фәнни-теоретик, фәнни-методик хезмәтләр һәм дәреслек-әсбаплар файдаланылды. Төп чыгынак итеп “Татар халык сөйләшләре” хезмәтенең 1 нче китабы алынды, чөнки бу хезмәттә татар теленең урта диалектының барлык сөйләшләре буенча хәзерге чор фәнни мәгълүмат тулы урын алган, ул татар диалектологиясенең күпсанлы чыганакларына таянып язылган. Методик өлешне башкаруда Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров, Ф.Ю. Юсупов һ.б. галимнәрнең җирле халык сөйләшләре шартларында хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту методикасына кагылышлы хезмәтләре файдаланылды. Шулай ук методик бүлекне язуда без үз педагогик тәҗрибәбезгә дә таянып эш иттек: мәктәптә укучылар белән эшләгәндә аларның телләрендә диалекталь күренешләр чагыла. Бу кимчелекләрне без күптәннән күзәтеп бара идек, ә чыгарылыш квалификацион эш башкару барышында аларны анализлауга да игътибар итә башладык.

Чыгырылыш квалификацион эшнең фәнни-методологик нигезен татар диалектологиясе буенча эшләүче галимнәрнең фәнни-теоретик һәм фәнни-методик хезмәтләре тәшкил итә (Г.Х. Әхәтов, Л.Ш. Арсланов, Х.Ч. Алишина, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Г. Тумашева, Д.Б. Рамазанова, Л. Җәләй, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, А.Г. Шәйхулов, З.Р. Садыкова, М.З. Зәкиев һ.б.).

Бу диплом эшен язуда тасвирлама, тарихи-чагыштырма, күзәтү, лингвистик анализ һ.б. метод-алымнар комплекслы файдаланылды.

Диплом эшенең теоретик әһәмияте тикшеренүнең яңалыгы белән билгеләнә. Бу хезмәтнең практик әһәмияте тупланылган материалның һәм нәтиҗләрнең билгеле дәрәҗәдә төрле уку йортларында “Хәзерге туган (татар) әдәби теле”, “Туган (татар) теле тарихы”, “Туган (татар) диалектологиясе” курсларын укыту барышында файдаланыла һәм киләчәктә бу юнәлештә башкарылычак диплом һәм курс эшләрен башкару өчен нигез була тора алуында.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре БДУның Стәрлетамак филиалы филология факультеты татар бүлегендә татар теле буенча төрле предметларның гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

Беренче бүлек

УРТА ДИАЛЕКТЫНЫҢ ТӨП СӨЙЛӘШЛӘРЕНӘ ХАС ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘР ҺӘМ АЛАРГА АТАМА БИРҮ ҖИРЛЕГЕ

1.1. Урта диалектының казан арты сөйләшләре төркеме.

Татар диалектологиясендә урта диалектның казан арты сөйләшләре төркеменә бүген дөбъяз, мамадыш, балтач, лаеш сөйләшләре керә. Бу сөйләшләр тау ягы сөйләшләренә кергән сөйләшләр белән бергә татар теленең төп сөйләшләренә карый, чөнки алар элек-электән татарларның урта диалекты вәкилләренең тупланып яшәгән җирлегендә татарлаган. Казан арты сөйләшләре төркеменә дөбъяз, мамадыш, балтач, лаеш сөйләшләре үзләренең гомуми тел үзенчәлекләре буенча берләшә. Атамасы бу сөйләшләр таралган җирлекнең элек-электән Казан арты дип атап йөртүгә бәйле. Мәсәлән, Габдулла Тукайның әсәрләрендә дә бу төбәк шул атама белән искә алына.

1.1.1. Балтач сөйләше.

Бу сөйләш Татарстанның төньяк-көнчыгышында, Киров өлкәсенең һәм Удмуртиянең көньягында таралган (Шушма һәм Бурец елгалары бассейны). Шуңа карамастан, аның төп таралу җирлеге хәзерге Татарстан Республикасының Балтач районы административ территориясе. Сөйләшнең атамасы да шуңа бәйле. Галимнәр фикеренчә, балтач сөйләше казан арты сөйләшләре арасында әдәби телгә иң якын торганы. Шулай да бу сөйләштә диалекталь үзенчәлекләр юк түгел. Бу сөйләш Л. Җәләй, Д.Б. Рамазанова, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хайретдинова, З.Р. Садыкова, Л.Ш. Арсланов, Г.Х. Ахатов тарафыннан өйрәнелә һәм хезмәтләрендә чагылыш тапкан [57; 38].

Фонетик үзенчәлекләр.

Сөйләшнең авазлар системасы, аларның ясалышы әдәби телдәгечә. Аерымлыклар позицион күренешләргә һәм аваз тәңгәллекләренә кайтып кала.

Сузыклар. Балтач сөйләшенә а авазының көчле иренләшкән варианты хас: а°т, ба°л, ка°ра° һ. б. Бу үзенчәлек – мамадыш һәм балтач сөйләшләре өчен уртак күренеш.

Сөйләштә сузыклар өлкәсендә түбәндәге тәңгәллекләр теркәлгән:

а~у: аҡлау – уклау; а~ы: сазамаҡ – сазамык; ы~а: чыныйаҡ – чынаяк; ә~и: бәк – бик; о~у: җоҡ – йук (юк); и~э (е): инә – энә, ире – әре; ү~ө: йүгерү – йөгерү.

Тартыклар. п~ф тәңгәллеге. Түбәндәге сүзләрдә этимологик п саклана: керпек – керфек, җапраҡ – йафрак (яфрак), тупраҡ – туфтан, ҡалпаҡ – калфак. Бу күренеш өлкәннәр телендә генә күзәтелә.

з~д тәңгәллеге: сызырып – сыдырып, сизерәү – сидерәү, ҡазаҡ – кадак, Изел – Идел, йозороҡ – йодрык һ.б.

Грамматик үзенчәлекләр.

Әдәби телгә барысыннан да якынрак торган сөйләш буларак, балтач сөйләшендә бу өлкәдә дә диалекталь күренешләр күп түгел.

Исемнәр. 1 нче һәм 2 нче зат тартым кушымчалы исемнәрнең төшем килеше кыпчак тибында да, угыз тибында да формалашырга мөмкин: бозаwымы/бозаwымны – бозавымны, үлчәwеңе/үлчәwеңне – үлчәвеңне һ.б.

Алмашлыклар. 1 нче һәм 2 нче зат алмашлыкларының юнәлеш килешен мийа вариантында да куллану очраклары күзәтелә. Бу күренеш бигрәк тә дөбъяз сөйләше белән чиктәш авылларда очрый.

Күрсәтү алмашлыкларының юнәлеш килешендә борынгы -ар/-әр кушымчасы саклана: Моңғар(моңа) да кирәк була бер күлмәк [41: 245].

Фигыльләр. Затланышлы формалар. 2 нче зат күплектәге хикәя фигыльләрдә катлаулы кушымчалар куллану: Менә барғач күрерсегез (күрерсез).

Заключение

Билгеле бер территориядә яшәгән халыкның җирле сөйләмен өйрәнү фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия. Җирле сөйләштә телнең бик борынгы күренешләре сакланып калырга мөмкин. Татар теленең үсеш-үзгәреше дәвамында булып узган күчешләрнең аерым чорлары теге яки бу җирле сөйләштә бүген дә кулланылышта булуы, яшәве очраклары күп күзәтелә. Бу яктан карганда тел белеменең бу өлкәсе телнең тарихи катламнарын ачу ягыннан, аның үсү-үзгәрү юлларын өчен кыйммәтле бай чыганак булып тора. Шул ук вакытта диалектология татар әдәби теленең сүзлек составын баету чыганагы да. Әдәби тел терминологиясен тулыландыруда ул саф чишмә ролен үти, чөнки телдә даими барлыкка килеп торган яңадан-яңа күренешләрне, предметларны атау мәҗбүрилеге бар. Халыкның җирле сөйләме мөмкинлекләрен күренекле әдипләр дә үтемле сурәтләү чаралары буларак матур әдәбият әсәрләрендә оста файдалана.

Билгеле булуынча, диалектология фәне диалектларны билгеләүдә һәм аларны мөстәкыйль сөйләшләргә, урынчылыкларга бүлүдә түбәндәге принциплардан чыгып эш итә:

1. лингвистик (төп) принцип – тел үзенчәлекләренә таянып эш итү;

2. тарихи-этник принцип – теге яки бу төбәктә яшәүче халыкның этник үзенчәлекләренә, тарихына, диалект яки сөйләшнең формалашу үзенчәлекләренә игътибар бирү;

3. географик принцип – җирле диалектның, сөйләшнең яки урынчылыкның территориаль таралыш үзенчәлекләрен исәкә алып эш итү.

Татар теленең диалектларын билгеләүдә бу принциплар барсы да исәпкә алынган. Төп принцип – лингвистик принцип булганлыктан, иң беренче чиратта, һичшиксез, тел үзенчәлекләре исәпкә алынган. Бу тел үзенчәлекләре аларның дифференциаль билгеләре. Аларны монда асызлыклап тормыйбыз, чөнки алар барлык татар диалектологиясе дәреслекләрендә күрсәтелгән [мәсәлән, кара: ТХС 1: 21-22, ТХС 2: 10-11, 250-251].

Диалектларга атама бирүдә шулай ук тарихи-этник принцип та, географик принцип та урын алган. Мәсәлән, “урта диалект”, “көнчыгыш диалект”, “көнбатыш диалект” атамаларында географик принциптан чыгып эш итү күзәтелә. Бу очракта “урта диалект”, чөнки ул калган ике диалект “көнчыгыш диалект”ка һәм “көнбатыш диалект”ка мөнәсәбәттә географик яктан урта җирлектә таралган. “Көнчыгыш диалект”, чөнки ул “урта диалект”тан көнчыгыш җирлектә, “көнбатыш диалект”, чөнки ул “урта диалект”тан көнбатыш җирлектә таралган.

Соңгы елларда “урта диалект”, “көнчыгыш диалект”, “көнбатыш диалект” атамаларын тарихи-этник принцтан чыгып атау да күзәтелә. Мәсәлән, урта диалектны казан-татар яки болгар-татар диалекты дип исемләү бар. Монда урта диалект вәкилләренең нигездә Казан ханлыгының төп җирләрендә яшәгән һәм тарихта казан татарлары дип йөртелә торган этник төркемнәрдән торуына басым ясала. Шулай ук аларның төп өлеше этник яктан болгарларга бәйле булуына да ишарә ителә.

Көнбатыш диалектны мишәр диалекты яки мишәр-татар диалекты дип атауда кулланыла. Монда инде бу диалект вәкилләренең тарихи-этник яктан татар халкының икенче зур төркеме булган мишәрләргә мөнәсәбәте урын ала. Көнчыгыш диалектны себер-татар диалекты яки себер татарлары теле, көнбатыш себер татарлары теле дип исемләү дә кулланыла. Бу инде көнчыгыш диалект вәкиләренең тарихи-этник яктан себер татарларына мөнәсәбәтле булуына бәйле.

Без, чыгарылыш квалификацион эшнең максаты һәм бурычларына яраклы рәвештә, татар теленең урта диалыктының төп сөйләшләренең татар диалектлар системасында мөстәкыйль сөйләшләр буларак билгеләнү һәм аларга атама бирү үзенчәлекләренә игътибар бирдек. Һәм бу мәсьәләдә без түбәндәгеләрне билгели алабыз.

Балтач сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Бу сөйләш урта диалектның казан арты сөйләшләре (дөбъяз, казан арты керәшеннәре, лаеш, мамадыш сөйләшләре белән бергә) төркеменә керә. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик үзенчәлекләре дә бар. Бу фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләр. Бу сөйләш Татарстанның төньяк-көнчыгышында, Киров өлкәсенең һәм Удмуртиянең көньягында таралган (Шушма һәм Бурец елгалары бассейны). Шуңа карамастан, аның төп таралу җирлеге хәзерге Татарстан Республикасының Балтач районы административ территориясе. Сөйләшнең атамасы да шуңа бәйле.

Дөбъяз сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик, фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Бу сөйләшнең исеме дә Дөбъяз район үзәге атамасы белән йөртелә. Шулай ук элек-электән халык телендә сөйләш таралган җирлекне Дөбъяз төбәге дип атау булган.

Казан арты керәшеннәре сөйләше урта диалектка карый. Бу сөйләшнең дә күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик, фонетик. Грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Бу төбәктәге керәшен авылларының күпчелеге элекке Казан губернасының Мамадыш, Лаеш һәм Казан өязләренә, шулай ук Вятка губернасының Малмыж өязенә караганнар. Казан арты керәшеннәре төркеме чагыштырмача борынгырак булып исәпләнелә һәм, тарихчылар фикеренчә, алар элек-электән шушы төбәкләрдә яшәгән җирле халык.

Лаеш сөйләше дә урта диалектка карый. Бу сөйләшнең дә үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы үзенчәлекләре дә бар. Бу сөйләш Татарстанның Лаеш, Балык Бистәсе районнарында таралган, территориясе элекке Лаеш өязенә туры килә. Шуңа күрә сөйләшнең исеме дә район үзәге атамасы белән йөртелә.

Мамадыш сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Аның үзенә генә хас лингвистик фонетик, грамматик, һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Бу сөйләш Саба, Мамадыш, Теләче, өлешчә Питрәч, Балык Бистәсе һәм Кукмара районнарында таралган. Зур өлеше элекке Мамадыш өязенә кергән, сөйләшнең исеме дә шуннан чыгып бирелгән.

Кама тамагы сөйләше урта диалектның тау ягы сөйләшләре төркеменә (норлат, тархан сөйләшләре кебек үк) карый. Бу сөйләшнең үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик үзенчәлекләре дә бар. Бу фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләр. Ә атамасы бу сөйләш вәкилләренең Кама тамагы районына караган унлап татар авылларында яшәүләренә бәйле.

Норлат сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар.

Тархан сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Аның үзенә генә хас лингвистик фонетик, грамматик, һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Бу сөйләш Татарстанның Буа һәм Тәтеш районнарында таралган. Ул территориаль яктан мишәр диалекты һәм урта диалект сөйләшләре белән чиктәш һәм шушы ике диалектның үзара контактта булган зонасын тәшкил итә.

Без, чыгарылыш квалификацион эшнең бер мөһим бурычына яраклы рәвештә, җирле диалект шартларында туган тел укыту методикасына да игътибар бирдек. Шулай ук җирле диалект шартларын исәпкә алып татар теле укыту дәресләрендә файдалану өчен күнегү һәм тест үрнәкләре тәкъдим иттек. Бу күнегүләрне һәм тестларны төзүдә темадан читкә китмәскә тырышып, хезмәттә өйрәнелгән сөйләшләр материалларына таянып эш иттек. Бу күнегүләрне, тестларны, безнең карашка, урта мәктәптә билгеле максатларда уңышлы файдаланып булачак.

Список литературы

1. Абдуллин И.А. Индивидуализация речи персонажей в татарской драматургии (к постановке вопроса) // Вопросы татарского языка и литературы. – Кн. 4. – Казань, 1969. – С. 19-25.

2. Аванесов Р.И. Русская литературная и диалектная фонетика. – М., 1974.

3. Алимова Р. Хаталарны бетерү өстендә эш // Совет мәктәбе. – 1961. № 6. 23-24 б.

4. Арсланов Л.Ш. Татар теленең Идел уңъяк ярында (Татарстан һәм Чувашстан территорияләрендә) таралган сөйләшләре // Татар теле һәм әдәбияты. – III китап. – Казан, 1965. – 5-26 б.

5. Арсланов Л.Ш. Татарские говоры правобережных районов Татарской и Чувашской АССР: Автореф. дис. … канд. филол. наук. – Казань, 1966. – 29 с.

+ еще 58 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Урта диалектының төп сөйләшләренә хас үзенчәлекләр һәм аларга атама бирү җирлеге»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 78
Цена: 2700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика