ВКР

«Устаревшие слова в романе нурихана фаттаха “течет река итил”»

  • 59 страниц
Содержание

Кереш.3

Төп өлеш

Беренче бүлек

Татар әдәбияты үсешендә мөһим роль уйнаган буын вәкиле - Нурихан Фәттах. Аның тормыш юлы һәм иҗаты….7

1.1. Татар әдәбияты язучысы Нурихан Фәттахның тормыш юлы.7

1.2. Язучы Нурихан Фәттах иҗатында “Ител суы ака торур” романының урыны.9

Икенче бүлек

Искергән сүзләр турында кыскача мәгьлумат

2.1. Тарихи сүзләр турында төшенчә һәм аларның тематик төркемнәре.16

2.2. Архаизмнар турында төшенчә һәм аларның төрләре.20

2.3. Н. Фәттахның “Ител суы ака торур” романында искергән сүзләр.22

Өченче бүлек

Урта мәктәптә туган тел дәресләрендә лексика өйрәнү методикасы һәм күнегү үрнәкләре.

3.1. Урта мәктәптә татар теле укыту программасына анализ.37

3.2. Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә искергән сүзләр темасын өйрәнү методикасы һәм бу теманы өйрәнү өчен күнегүләр.44

Йомгак.56

Файдаланылган әдәбият исемлеге.58

Введение

Галимнәр сүзнең искерүе, искерү дәрәҗәләре, сәбәпләре белән күптәннән бирле кызыксынганнар. Искергән сүзләр турында рус тел белемендә шактый зур күләмле фәнни мәгьлүмат тупланган.

Рус телчеләре искергән сүзләрне төрлечә төркемлиләр, шулар арасында Н.М. Шанский классификациясе гомум кабул ителгән санала. Н.М. Шанский архаизмнарны лексик һәм семантик төрләргә бүлә. Лексик архаизмнар саф лексик, лексик-сүзьясалыш һәм лексик-фонетик архаизмнарга аерып тикшерә [49, 158-161]. Ул искергән сүзләр турында шулай ди: “ носителям современного русского литературного языка известны, но находятся в составе его пассивного словаря и употребляются лишь определенными стилистическими целями” [16, 98].

Л.И. Баранникова, А.В. Калинин, А. Махмутов лексик-фонетик һәм лексик-сүзьясалыш архаизмнарын мөстәкыйль төр буларак лексик һәм семантик архаизмнар белән беррәттән карарга кирәк, диләр [24, 65] М.И. Фомина искергән сүзләргә шундый төшенчә бирә: “ устаревшими называются слова, которые вышли из активного словоупотребления и в современном языке, как правило, не встречаются” [16, 119]. А.Н. Коңин фикеренчә, искергән сүзләр бик сирәк кулланыла торган, яисә пассив сүзлек составына күчеп, бөтенләй төшеп калган сүзләр.

Төрки телләрдә искергән сүзләрне тикшерү гасырның 50-60 елларында башлана. Төрки тел галимнәре рус тел белемендәге архаик лексиканы тикшерү алымнарына нигезләнеп эшлиләр, ягьни бу проблеманы өйрәнү рус тел белемендәге карашлар тәэсирендә бара.

Н.А. Баскаков һәм башка галимнәрнең хезмәтләрендә төрки телнең искергән лексикасына кагылышлы фикерләр тупланган [38, 31].

Казак галиме А. Махмутов болай яза: “Устаревание многих слов объясняется связью их значений с какой-либо прошлой эпохой отжившей общественной формацией” [16, 84]. Ул искергән сүзләрнең килеп чыгылышы сәбәбе социаль һәм лингвистик характерда, ди. Э. Киличев та А. Махмутов билгеләгән сәбәпләр белән риза [20, 70].

Г. Ибраһимов беренчеләрдән булып 20 гасыр башында алынма сүзләрнең искерүенә фәнни яктан аңлатма бирә. Аның хезмәтеннән соң татар теле лексикасын тикшерүгә бик озак вакытлар игьтибар ителми. Бары тик 1930 еллар ахыры 1940 еллар башында Ш. Рамазанов телнең сүзлек составын тикшерә башлый. Ул искергән сүзләр турында мәгьлүматлар җыя һәм аларның беренче гомуми классификациясен бирә. Ш. Рамазанов хезмәтеннән соң 1966 елда басылган “Хәзерге татар әдәби теле” коллектив хезмәтендә генә тарихи сүзләр һәм архаизмнар турында мәгьлүмат бирелә (1966, 60-64). 60 еллар ахырыннан татар теле лексикасының төрле өлкәләре интенсив өйрәнелә башлый.

Ф.С. Сафиуллина хезмәтләрендә тарихи сүзләр һәм архаизмнар хакында бай фәнни мәгьлүматлар китерелә [29, 288].

“Сүз – бер көнлек, тел гомерлек”. Телнең сүзлек хәзинәсендә туктаусыз бара торган үзгәрешләрне мәкальгә әверелдереп, халык шулай дигән. Аерым сүзләрнең искереп төшеп калулары, яңа сүзләр барлыкка килү, искеләренең мәгьнәләре яңару, алынмалар кабул итү нәтиҗәсендә тел һаман үзгәреп тора. Халыкның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышындагы зур үзгәрешләр телдә, бигрәк тә аның лексик составында чагылыш таба. Бик күп сүзләр актив кулланылыштан төшеп кала, шуңа күрә пассив сүзлекне тикшерүнең фәнни һәм гамәли кыйммәте бик зур. Архаик лексикада ерак үткәннәр чагыла, һәм ул һәр телнең үсешен, аның килеп чыгышын дәлилләргә мөмкинлек бирә.

Архаик лексиканы өйрәнү тел һәм халык тарихын, тарихи лексикология, грамматика, диалектология, стилистикага караган бик күп сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Шуңа күрә татар тел белемендә искергән сүзләрне тикшерү хәзерге көндә дә актуаль булып тора.

Моңа кадәр татар телендә Н. Фәттахның “Ител суы ака торур” тарихи романында искергән сүзләр диплом эше дәрәҗәсендә махсус, системалы өйрәнелмәде. Бу диплом эшенең яңалыгы булып тора.

Диплом эшенең төп максаты Н.Фәттахның “Әтил суы ака торур” романындагы искергән сүзләрне тикшерү.

Төп максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күз уңында тотылды:

Фәнни чыганакларга таянып искергән сүзләргә аңлатма бирү, архаизмнар һәм тарихи сүзләр төшенчәләренә ачыклык кертү;

Татар язучысы Нурихан Фәттахның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү һәм аның “Әтил суы ака торур” романындагы искергән сүзләрне аерып чыгару;

Н. Фәттахның “Әтил суы ака торур” романындагы искергән сүзләрнең кулланылу үзенчәлекләрен ачыклау;

Н. Фәттахның “Әтил суы ака торур” әсәрендәге искергән сүзләрне татар теле дәресләрендә куллану мөмкинлеген ачыклау һәм бу максатта куллану өчен күнегүләр системасын булдыру.

Хезмәтнең өйрәнү предметы Н.Фәттахның “Әтил суы ака торур” романындагы искергән сүзләр.

Искергән сүзләрне кулланганда тел стильләренә бәйле рәвештә стилистик максатлар күз уңында тотыла. Матур әдәбиятта мондый төр сүзләр күп кулланылалар: шул чор кешеләренең карашларын, гадәтләрен, үзенчәлекләрен күрсәтү кирәк була. Бигрәк тә Н. Фәттахның әсәрләре игьтибарга лае. Шуңа күрә диплом эшенең тикшеренү обьекты буларак Н. Фәттахның “Ител суы ака торур” әсәрендә кулланылыш тапкан искергән сүзләр сайланды.

Хезмәтнең методологик һәм теоретик нигезе. Диплом эшен башкару өчен искергән сүзләрне өйрәнүгә кагылышлы фәнни тикшеренүләр, теоретик кулланмалар, мәкаләләр, сүзлекләр, җыентыклар файдаланылды. Матур әдәбият әсәрләренең телен В.Х. Хаков, С.Ш. Поварисов һәм татар телендәге искергән сүзләрне өйрәнүгә багышланган Ф.С Сафиуллина һ.б. галимнәрнең хезмәтләре диплом темасына ярашлы турыдан-туры файдаланылды.

Хезмәтнең теоретик һәм практик әһәмияте тикшеренүнең яңалыгы белән билгеләнә. Хезмәттә урын алган теоретик фикерләр һәм тупланган фактик материал искергән сүзләрне өйрәнү буенча киләчәктә үткәреләчәк тикшеренүләрдә кулланыла ала. Аларны туган телнең сүзлек составын үзләштерүдә, аерым әдипләрнең иҗатын өйрәнүдә урта мәктәптә уңышлы файдаланырга мөмкин.

Квалификацион чыгарылыш эшенең метод һәм чыганаклары. Хезмәтне язу барышында куелган максатларга ярашлы рәвештә фактик материалларны туплауда күзәтү, тикшерү, чагыштыру, анализлау кебек метод һәм алымнар кулланылды. Җыелган фактик материал күзәтү методы нигезендә туплана һәм анализлана. Фактик материал туплау өчен төп чыганак буларак Нурихан Фәттахның 1980 елда басылып чыккан “Ител суы ака торур” романының тексты файдаланылды. Әсәрне җентекләп уку барышында искергән сүзләр сайлап алу юлы белән бүлеп алынды. Шулай ук фактик материалны анализлау өчен татар теленең аңлатмалы, тарихи-этимологик, диалектологик сүзлекләре кулланылды.

Эшнең төп нәтиҗәләре студентларның еллык фәнни конференцияләрендә, татар теленең төрле гамәли дәресләрендә апробацияләнде

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҮСЕШЕНДӘ МӨҺИМ РОЛЬ УЙНАГАН БУЫН ВӘКИЛЕ – НУРИХАН ФӘТТАХ.

АНЫҢ ТОРМЫШ ЮЛЫ ҺӘМ ИҖАТЫ

1.1. Татар әдәбияты язучысы Нурихан Фәттахның тормыш юлы

Үз халкының үткәнен һәм бүгенгесен тирәнтен өйрәнгән, төрле гасырларда яшәгән төрки-татар халкының тарихын, таның проблемаларын бүгенге заман белән янәшә куеп карап, халкыбызның яшәешен бербөтен итеп күрсәтүгә ирешкән һәм шуның белән укучының күңелен яулап алган язучы Нурихан Фәттах – хәзерге татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләреннән берсе.

Чынбарлыкның, тарихның катлаулы якларын, кешеләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне җанлы һәм ышандырырлык итеп, сәнгать камиллегенә җиткереп яктырта белү сәләтенә ия булган, кабатланмас стильдә иҗат итүче талантлы язучының ңшчәнлеге күпкырлы. Ул- галим, философ, этнограф, публицист та һәм болар бар да аның әдәби эшчәнлеге белән бәйләнә.

Илленче еллар уртасында әдәбиятка килеп кергән язучы Нурихан Садрилмән улы Фәттахов 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Күчтавыл төбәгендә ярлы крестьян гаиләсендә туа, балалык еллары Яңа Уртавылда уза. Ул 1946 елда 1 нче номерлы Яңавыл татар урта мәктәбен тәмамлый [41, 5].

Н. Фәттах, 18 яшендә Казанга килеп, дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1951 елда кызыл диплом белән университетны тәмамлагач, ул Татарстан китап нәшриятенең яшьләр-балалар редакциясендә әдәби редактор, 1952-1953 елларда Чистай шәһәрендә өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли! 1953 елда ул Казанга кайта һәм профессиональ язучы булып китә.

Н. Фәттах әдәби иҗат эше белән балачактан ук кызыксына башлый. Өченче класста укыганда ук беренче шигырен яза, ә азрак үсә төшкәч, бер русча пьеса да тәрҗемә итә, стена газетасына рәсемнәр ясый. Язучының беренче әсәре – “Ленин яши” дигән шигыре 1944 елда Яңавыл районының “Октябрь юлы” газетасында, “Утлар” дип аталган беренче хикәясе 1948 елда Казанда “Безнең хикәяләр” исемле җыентыкта дөнья күрә [ 41, 10].

Университетта уку елларында күп яза, әмма язганнары ул вакытта дөньяга чыкмый кала. Үзенә таләпчән кеше буларак, ул һаман өйрәнә, каләмен шомарта, әсәрләрен кат-кат эшкәртә, укытучысы Латыйф Җәләй киңәшен тотып, студент елларында ук халык иҗаты белән кызыксынып китә, фольклор экспедицияләрендә катнаша, татар халкының сөйләм үзенчәлекләрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм борынгы тарихи риваятьләрне өйрәнә. Авылларга кайткан саен ул җырлар, бәетләр, мәкаль- әйтемнәр язып килә, җирле сөйләм үзенчәлекләрен дәфтәргә теркәп бара. Җыйган бәетләре ике мәртәбә җыентыкларга да кертелә.

Илленче елларның беренче яртысында төрле темага язган беренче хикәяләрендә яшь автор шул чор өчен генә түгел. Ә бүген дә актуаль булган мәсьәлә – кешеләрнең гаебе, ваемсызлыгы аркасында буыннар бәйләнеше өзелү мәсьәләсен күтәрә [41, 11]. Бу мәсьәлә әдипнең соңрак язылган зур күләмле әсәрләрендә дә дәвам итә, ләкин инде автор монда бу проблеманың туу җирлеген, аның сәбәпләрен тирәнрәк тикшерә.

Заключение

Галимнәр сүзнең искерүе, искерү дәрәҗәләре, сәбәпләре белән күптәннән бирле кызыксынганнар. Искергән сүзләр турында рус тел белемендә шактый зур күләмле фәнни мәгьлүмат тупланган.

Рус телчеләре искергән сүзләрне өйрәнүнең төрле классификациясен бирәләр, шулар арасында Н.М. Шанский классификациясе гомум кабул ителгән дип санала. Н.М. Шанский архаизмнарны лексик һәм семантик архаизмнарга бүлә. Лексик архаизмнар саф лексик, лексик-сүзьясалыш һәм лексик-фонетик архаизмнарга аерып тикшерә [49, 158-161].

Төрки телләрдә искергән сүзләрне тикшерү гасырның 50-60 елларында башлана. Төрки тел галимнәре рус тел белемендәге архаик лексиканы тикшерү алымнарына нигезләнеп эшлиләр, ягьни бу проблеманы өйрәнү рус тел белемендәге карашлар тәэсирендә бара.

Г. Ибраһимов беренчеләрдән булып, 20 гасыр башында алынма сүзләрнең искерүенә фәнни яктан аңлатма бирә. Аның хезмәтеннән соң татар теле лексикасын тикшерүдә бик озак вакытлар игьтибар ителми. Бары тик 1930 еллар ахыры – 1940 еллар башында Ш. Рамазанов телнең сүзлек составын тикшерә башлый. Ул искергән сүзләр турында мәгьлүматлар җыя һәм аларның беренче гомуми классификациясен бирә. Рамазанов хезмәтеннән соң 20 нче елда басылган “Хәзерге татар әдәби теле” коллектив хезмәтендә генә тарихи сүзләр һәм архаизмнар турында мәгьлүмат бирелә (1966, 60-64). 60 еллар ахырыннан татар теле лексикасының төрле өлкәләре интенсив өйрәнелә башлый.

Ф.С. Сафиуллина хезмәтләрендә тарихи сүзләр һәм архаизмнар хакында бай фәнни мәгьлүматлар китерелә [29, 288].

“Сүз бер көнлек, тел гомерлек”. Телнең сүзлек хәзинәсендә туктаусыз бара торган үзгәрешләрне мәкальгә әверелдереп, халык шулай дигән . Аерым сүзләрнең искереп төшеп калулары , яңа сүзләр барлыкка килү, искеләренең мәгьнәләре яңару, алынмалар кабул итү нәтиҗәсендә тел һаман үзгәреп тора . Халыкның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышындагы зур үзгәрешләр телдә, бигрәк тә аның лексик составында чагылыш таба. Тормышның, яшәешнең үзгәрүе, әйләнә-тирә белән телнең, кеше аңының тыгыз бәйләнештә заманча формалашуы нәтиҗәсендә кайбер сүзләр я пассив кулланылышка күчә, яисә телнең сүзлек составыннан бөтенләй төшеп кала. Алар татар лексикасының билгеле бер катламын тәшкил итә. Шуңа күрә пассив сүзлекне тикшерүнең фәнни һәм гамәли кыйммәте бик зур. Архаик лексикада ерак үткәннәр чагыла, һәм ул һәр телнең үсешен, аның килеп чыгышын дәлилләргә мөмкинлек бирә.

Архаизмнар саф лексик, лексик-фонетик, лексик-морфологик, лексик-семантик тәрләргә аерып анализланды. Алар телнең үсеш динамикасын кузалларга мөмкинлек бирәләр.

Тарихи сүзләр зур бер лексик катламны тәшкил итәләр. Аларның түбәндәге тематик төркемнәрне тәшкил итүе билгеле булды. 1) Элекке иҗтимагый-сәяси тәртипләргә иске җитештерү мөнәсәбәтләренә бәйле, 2) хәрби тема, 3) сәүдә өлкәсенә караган сүзләр, 4) кием-салым, 5) ашамлык, 6) үлчәү берәмлекләре атамалары.

“Ител суы ака торур” романында да шундый бик күп пассив, телдән төшеп калган искергән сүзләр шактый күп очрады.

Бу сүзләр аша, без, милләтебезнең үткәне, борынгысы белән якынрак таныша алабыз. Романда тикшерелгән искергән сүзләр халыкның тормыш-көнкүреше, яшәеше, киемнәре, ризыклары, кораллары турында күп мәгьлүмат саклый. Тупланган фактик материалны архаизмнарга һәм тарихи сүзләргә аерып тикшерү үзен һәрьяклап аклады.

Список литературы

1. Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теле лексикологиясе. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1979. – 275 б.

2. Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр. 1990. – 238 б.

3. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. – Бөре: Бөре дәүләт пед. инт-ты, 2005. – 233 б.

4. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.

5. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.

+ еще 49 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Устаревшие слова в романе нурихана фаттаха “течет река итил”»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 59
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика