Курсовая работа

«Устаревшие слова в романе вахита имамова «огненная степь»»

  • 27 страниц
Содержание

Кереш.4

1. Искергән сүзләр турында гомуми мәгълүмат.7

2. ВахитИмамовның “Утлы дала” романында искергән сүзләр.10

2.1.Гомумалтайкатламын тәшкил иткән искергән сүзләр.10

2.2. Борынгы төрки катламны тәшкил иткән искергән сүзләр….15

2.3. Гомумтөрки катламны тәшкил иткән искергән сүзләр….18

Йомгак.22

Кулланылган әдәбият исемлеге. .24

Введение

Теманың актуальлеге. Лексиканың сүзләрнең тарих белән бәйләнеше бигрәк тә тыгыз. Телдә халыкның – ягъни шул телне ана теле дип таныган кешеләр күплегенең – үз тарихы гына түгел, шул халык белән кайчан булса да элемтәдә торган барлык башка халыкларның да тарихы чагылыш таба. “Сүз, – дип яза күренекле галим-этимолог В.И. Абаев, – аның тарихи эчтәлеген ачкан тәкъдирдә, борынгылык ягыннан матди культураның иң кадим ядкәрләреннән дә калышмый торган кыйммәтле документы булып тора” .Һәрбер тел, шулай итеп, – тарихи ядкәрләрнең гаять зур жыелмасы ул. Халыкның тарихы никадәр бай, эчтәлекле һәм гыйбрәтле булса, ул халык сөйләшкән тел (бигрэк тә аның сүзлеге) дә тарихи документ буларак шулкадәр бай, эчтәлекле һәм гыйбрәтле була.

Чор, төбәк, шундагы даирәләрнең сулышын, колоритын төсмерләү, тарихта сурәтләнгән каһарманнарның асыл йөзен сурәтләү өчен әдипләр үзләренең әсәрләрендә милли тел байлыгын мөмкин кадәр тулырак файдаланырга, бар җегәрен, моңын эшкә җигәргә тырышалар һәм шушы максатка ирешү өчен әледән-әле әдәби телдә кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан беркадәр аерылып торган, пассив кулланылышта йөри торган искергән сүзләр катламын да кулланалар.

Искерүе аркасында хәзерге татар телендә сөйләшүчеләргә бөтенләй таныш булмаган сүзләрне очратасың. Аерым сүзләр, халкыбыз тарихына, мәдәниятенә, язма мирасына бәйле булганча, үткән чор язучылары әсәрләрендә, халыкның үткән гасырлардагы тормышыннан тарихи сәхифәләрне тасвирлаган әсәрләрдә, халык авыз иҗаты җәүһәрләрендә, фразеологик берәмлекләрдә һәм дә географик атамаларда сакланып калганнар.

Билгеле булганча, Вахит Имамов тарихи әсәрләр язуга бик җитди әзерлек белән керешә. Ерак бабаларыбыз хәятын ул эстетик җәһәттән генә түгел, гыйльми яктан да үзләштерә, оригиналь концепцияле фәнни эчтәлеккә ия хезмәтләр язып чыга, борынгы телне җентекләп өйрәнә. Искергән сүзләрнең бер өлешен, әлбәттә, бик чикле күләмдә, язучы XVIII гасыр тарихында аерым урын алып торган Пугачев явы тасвирланган “Сәет батыр”, “Татар яугирләре”, “Татарлар Пугачев явында” әсәрләрендә, совет хакимияте урнашу тарихын җентекләп күзәтүгә нигезләнеп язылган “Тозлы яра” романында, Казан каласына нигез салынган чорлардагы вакыйгалар зур осталык белән сурәтләнгән “Казан дастаны” романында, халкыбыз тарихының тагын да тирәнрәк катламнарына үтеп кереп, Рус һәм Болгар дәүләтләре, татар, монгол һәм кыпчак халыкларының XII-XIII гасырлардагы тормышыннан тарихи сәхифәләрне ачып салган “Утлы дала” дип исемләнгән романында куллана. Алар әлеге әсәрләрдә тасвирланган ерак үткәннең колоритын, рухын тоярга, борынгы бабаларыбызның сөйләм үзенчәлекләрен чагылдырырга ярдәм итәләр. Шуларны укып, без үзебезне дә шул дәвер кешеләре арасында итеп тоябыз. Борынгы төшенчәләр безнең бүгенге сүз запасын ишәйтә төшәләр. Шушы сүзләрдән башка әдип чынлык иллюзиясен тудыра алмас иде.

Димәк, В. Имамов әсәрләрендәге искергән сүзләрне өйрәнергә алыну билгеле бер әһәмиятле нәтиҗәләр ясау мөмкинлеген бирә.

Шуны ассызыклап үтәргә кирәк, Вахит Имамов тарафыннан иҗат ителгән “Утлы дала” тарихи романында кулланылган искергән сүзләр тел белгечләре тарафыннан монографик планда өйрәнелмәгән, гәрчә искергән лексик берәмлекләр, хәзерге татар әдәби теленең бер катламы буларак Р.Г. Әхмәтҗанов, Л.К. Бәйрәмова, Х.Р. Курбатов, Ф.С. Сафиуллина, А.К. Тимергалин, В.Х. Хаков, М.Б. Хәйруллин, Ф.С. Хәкимҗанов, Ф.М. Хисамова, Р.А. Юсупов h.б. кебек галимнәрнең хезмәтләрендә теоретик яктан өйрәнелгән булса да. Телчеләр искергән сүзләрне архаизм һәм тарихи сүзләргә бүлеп, һәр төренә дә аңлатмалар бирәләр, аларның хәзерге татар әдәби теленең төрле стильләрендә кулланылыш мөмкинлекләре һәм характерлары белән бер-берсеннән аерылуларын билгелиләр, лексик-семантик төрләрен күрсәтәләр.

Шуларны истә тотып, без курс эше темасы итеп, Вахит Имамов тарафыннан иҗат ителгән “Утлы дала” тарихи әсәрендәге искергән сүзләрне һәм аларны куллану алымнарын анализлауны алдык.

Фәнни яңалык. Хезмәттә Вахит Имамовның “Утлы дала” тарихи әсәрендә кулланылган искергән сүзләрне студентның курс эше дәрәҗәсендә системалы рәвештә беренче тапкыр буларак тикшерүгә омтылышы ясала. Аерым язучыларның әсәрләрен поэтик лингвистика яссылыгында тикшерү татар теле сүзлек составының үзенчәлекләрен тарихи яссылыкта күзалларга мөмкинлек бирә.

Максат һәм бурычлар. Фәнни эшнең максаты – Вахит Имамовның “Утлы дала” тарихи әсәрендәге искергән сүзләрне этимологик һәм семантик яктан комплекслы анализлау, стилистик яктан куллану үзенчәлекләрен билгеләү. Куелган максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычларны чишү зарури:

1) Искергән сүзләр турында гомуми теоретик мәгълүмат туплау;

2) Вахит Имамовның “Утлы дала” романында урын алган искергән сүзләрне әсәр текстыннан рәттән сайлап алу методы белән җыю;

3) Вахит Имамовның “Утлы дала” романыннан тупланган искергән сүзләрне катамнаргабүлеп, этимологик һәм семантик яктан комплекслы анализлау;

4) Вахит Имамовның “Утлы дала” романында урын алган искергән сүзләрнең стилистик яктан куллану үзенчәлекләрен билгеләү.

Метод һәм алымнар. Гамәли материал Вахит Имамовның “Утлы дала” романында урын алган искергән сүзләрне әсәр текстыннан рәттән сайлап алу методы белән тупланды. Тупланган материалны фәнни-лингвистик анализлауда чагыштырма-тарихи, лингвистик аспектта эзләнү, тасвирлау, чагыштыру методлары һәм функциональ-стилистик һәм лингвостилистик кебек метод һәм алымнар ярдәмендә башкарылды. Гамәли материалга шул рәвешле комплекслы лингвистик якын килү, югарыда куелганмаксатка ирешергә, билгеләнгәнбурычларны үтәргә һәм нәтиҗәдә Вахит Имамов әсәрләренең лексик-стилистик үзенчәлекләрен ачарга мөмкинлек бирделәр.

Теоретик һәм гамәли әһәмият. Вахит Имамовның “Утлы дала” романындагы искергән сүзләрне тикшерү нәтиҗәләре әдип әсәрләренең, шулай ук гомүмән аерым язучыларның әсәрләренеңтел-стиль үзенчәлекләрентикшерү татар теле сүзлек составының тарихи яссылыкта, берникадәр поэтик лингвистика яссылыгында күзалларга мөмкинлек бирә.Тупланган материал татар телен төрле дәрәҗәдә өйрәнүдә гамәли яктан куллану өчен файдаланыла ала. Ул шулай ук башка язучыларның әсәрләре телен тикшереп анализлау өчен нигез була ала.

Эшнең структурасы. Курс эше кереш, ике бүлектән торган төп өлештән, йомгак һәм кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлегеннән гыйбарәт.

Фрагмент работы

1. ИСКЕРГӘН СҮЗЛӘР ТУРЫНДА ГОМУМИ МӘГЪЛҮМАТ

Искергән сүзләр – пассив кулланылыштагы лексик берәмлекләрнең бер төре алар. Пассив сүзлек запасын сирәк очрый торган сүзләр тәшкил итә, аларның инде кирәге кимегән була. Теге яки бу сферада аларның юклыгы яки кимүе инде сизелми башлый. Пассив сүзләргә телдән инде төшеп кала башлаган искергән сүзләр яисә әле гомум әдәби телгә урнашып җитә алмаган сүзләр керә .

Сүзләр ни өчен пассивлашалар, искерәләр соң? Искерү дәрәҗәсе сүзнең актив сүзлек хәзинәсеннән кайчан төшүенә бәйле. Моннан кала бу лексик берәмлекнең халык арасында таралыш күләменә һәм кулланылыш активлыгына бәйле. Әле тагын шул сүз белдерә торган төшенчәнең тормышта никадәр әһәмиятле булуы да үтә зур роль башкара. Бу сүзнең кайсы өлкәгә каравы да бик мөһим. Лексик берәмлекнең әйтелеш ягыннан уңайлы булуы, синонимик байлыгы, шул тамырдагы башка сүзләр белән мөнәсәбәте дә сүзнең яшәешен билгели торган үзлек-факторлар булып саналалар .

Сүзләрнең искерүе, кулланылыштан төшеп калулары – катлаулы күренеш. Башта сүз актив сүзлек составыннан пассив сүзлек составына күчә, аның контекстта кулланылышы чикләнә, әкренләп мәгънәсе онытыла, нәтиҗәдә әлеге лексема телдә сөйләшүчеләрнең күбесенә бөтенләй аңлашылмый башлый. Әлбәттә, бу күренеш бер яклы гына түгел: кайбер очракларда искергән сүзләр кабат актив сүзлек составына кайтырга мөмкиннәр.

“Искергән сүз” төшенчәсе, традицион кулланылышына карамастан, тел гыйлемендә шактый гына бәхәсле терминнардан санала: беренчедән, искергән тел берәмлеген атау өчен гомум кабул ителгән термин юк; икенчедән, тарихи сүз һәм архаизм төшенчәләре арасындагы аерманы билгеләүдә һәм аларның төрләренә кагылышлы мәсьәләләрдә рус тел гыйлемендә дә, татар тел гыйлемендә дә фикер каршылыклары, төрле карашлар күзәтелә.

Рус тел белгече Ю.С. Маслов искергән сүзләрнең барысын да архаизм дип атау яклы .Р.А. Будагов исә, архаизмнарны ике типка бүлеп карарга кирәк дип саный. Аның фикеренчә, беренче тип архаизмнар – искергән предмет һәм төшенчәләрне белдергән лексик берәмлекләр; икенче тип архаизмнар – актив сүзлек составында шул ук предмет һәм төшенчәне белдергән сүзләр белән параллель кулланылган лексик берәмлекләр .Кайбер тел белгечләре “искергән тел берәмлекләре” дигән терминны гына файдаланып, “архаизм” һәм “тарихи сүз” төшенчәләрен бөтенләй телгә дә алмыйлар .

Тел белгече В.В. Замкова предмет һәм күренешнең юкка чыгуы сәбәпле пассив сүзлек составына күчкән хәзерге рус телендәге теләсә нинди искергән лексик берәмлекне тарихи сүз термины белән исемли. Галимә фикеренчә, тарихи сүзләр һәрвакыт, терминнар кебек, җәмгыять эшчәнлегенең һәм тормышның теге яки бу махсус өлкәсенә карыйлар, шуңа күрә бу лексиканы бер үк вакытта тарихи терминология дип тә санарга мөмкин .

З.Ф. Белянская искергән сүзләрне архаизм һәм тарихи сүзләргә бүлеп, лексик-семантик төрләрен билгели, аларның һәр төренә дә нигезле төгәл аңлатмалар бирә .

Татар тел гыйлемендә дә галимнәр искергән сүзләрне теоретик яктан өйрәнүгә игътибар итәләр һәм төрле елларда төрле дәрәҗәдә үзләренең өлешләрен кертәләр:

Искергән сүзләргә беренче тапкыр XX гасыр башында Г. Ибраһимов фәнни аңлатма бирә .Шуннан соң, татар лексикасы өлкәсендә эзләнүләр бераз тукталып тора.

Алга таба, узган гасырның утызынчы еллар ахыры һәм кырыгынчы еллар башында Ш.А. Рамазанов татар теленең сүзлек составын өйрәнә башлый. Галим искергән сүзләр буенча шактый гына күп материал туплап, беренче тапкыр аларны төркемләп бирүгә ирешә. Ул үзенең “Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле” мәкаләсендә Тукай шигъриятен лингвистик яктан тикшереп, шигъри теленең лексик үзенчәлекләрен билгели һәм шагыйрь телендә искергән сүзләрнең үтә дә еш очравын күрсәтеп үтә. “Хәзерге татар әдәби тел нормалары күзлегеннән караганда, Тукай лексикасында архаизмнар, фонетик һәм морфологик чуарлыклар яки архаик формалар байтак очрый” .

Заключение

Курс эшендә, беренче тапкыр буларак, Вахит Имамовның “Утлы дала” тарихи әсәрендә кулланылган искергән сүзләрне системалы рәвештә тикшерү омтылышы ясалды, чөнки аерым язучыларның әсәрләрен поэтик лингвистика яссылыгында тикшерү-анализлау татар халкының тарихын, этногенезын һәм тел тарихын өйрәнү өчен зур әһәмияткә ия.

Күзәтүләрдән күренгәнчә, “искергән сүз” төшенчәсе, традицион кулланылышына карамастан, тел гыйлемендә шактый гына бәхәсле терминнардан санала: беренчедән, искергән тел берәмлеген атау өчен гомум кабул ителгән термин юк; икенчедән, тарихи сүз һәм архаизм төшенчәләре арасындагы аерманы билгеләүдә һәм аларның төрләренә кагылышлы мәсьәләләрдә рус тел гыйлемендә дә, татар тел гыйлемендә дә фикер каршылыклары, төрле карашлар күзәтелә. Рус тел гыйлемендә тарихи сүз һәм архаизм төшенчәсенә тулы һәм төгәл аңлатма З.Ф. Белянская биргән билгеләмәдә чагылыш таба дип уйлыйбыз. Татар тел гыйлемендә А.С. Зинина пассив лексиканың бу төрләрен аерым бер бүлектә җентекләп анализлый. Чыннан да, тарихи сүзләр белән архаизмнар бер-берсеннән аерылалар: беренчедән, тарихи сүзләр – искергән предмет, төшенчәләрнең атамалары булса, архаизмнар исә тормышта булган, даими очрап, кулланылып торган, хәзерге вакытта икенче бер исем белән аталган гадәти предмет һәм төшенчәләрнең искергән атамалары; икенчедән, тарихи сүзләр искергән предмет, төшенчәләрнең бердәнбер атамалары буларак, башлыча, номинатив функция үтилэр, ә архаизмнар аларның бердәнбер атамалары түгел һәм телдә күбрәк мөһим бер стилистик чара буларак кулланылалар; өченчедән, тарихи сүзләрнең хәзерге татар әдәби телендә параллельләре юк, архаизмнарның синонимнары бар.

Этимологик, тарихи-чагыштырма һәм лексик-семантик эзләнүләр барышында Вахит Имамовның тарихи әсәреннән тел материалы сыйфатында алынган искергән сүзләрне системага салу һәм гомумиләштерү генетик яктан өч төркемгә бүлеп карарга мөмкинлек бирде: 1) гомумалтай, 2) борынгы төрки, 3) гомумтөрки. Тематик яктан классификацияләү искергән сүзләрнең барлык тарихи-генетик төркемнәрендә дә сугыш, гаскәр, хәрби тормышка караган лексик берәмлекләрнең күбрәк булуын иллюстрацияли. Морфологик принциптан чыгып тикшерү татар-монгол параллельләренең, гомумтөрки сүзләрнең исем сүз төркеменә генә караганлыгын күрсәтте, калган бер төркемдә исә, исемнәрдән тыш башка сүз төркеме дә очрады: алмашлык (ошбу).

Шулай, итеп, Вахит Имамовның “Утлы дала” романындагы искергән сүзләрнең тарихи-генетик катламнарын тикшерү иҗтимагый тормыш үзгәргән, камилләшкән саен, телнең сүзлек составы да үсүен, үзгәрүен, камилләшүен, яңара торуын күрсәтте. Чыннан да, сүзләрнең барлыкка килүе, телдә аларның төрле фонетик, грамматик, семантик үзгәрешләргә дучар ителүе, гасырлар дәвамында сакланып калуы, кулланылыштан төшеп калуы яисә башка сүзләр белән алыштырылуы, беренчедән, тел тарихы белән бәйле. Шунысы үзенчәлекле: бу үзгәрешләр барысы да гомумтел эволюциясе җирлегендә бара, тел системасындагы кануннарга нигезләнә. Ә гомумән алганда, бу күренеш телнең эчке мөмкинлекләре нигезендә сүзлек хәзинәсенең баюына һәм әдәби телдә функциональ стильләргә хас лексик үзенчәлекләрнең үсүенә китерә.

Список литературы

Абаев В.И. Осетинский язык и фольклор. – М.; Л., 1949. – 608 с.

Аникин А.Е. Этимологический словарь русских диалектов Сибири. Заимствования из уральских, алтайских и палеоазиатских языков. – Москва, Новосибирск: Наука, 2000. – 772 с.

Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теленең лексикологиясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 130 б.

Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.

Әхмәтьянов Р.Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2003. – 174 б.

+ еще 20 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Устаревшие слова в романе вахита имамова «огненная степь»»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Курсовая работа
Страниц: 27
Цена: 1500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика