ВКР

«Учебно-методическое обеспечение курса “татарская диалектология”»

  • 91 страниц
Содержание

Кереш.

Төп өлеш

Беренче бүлек.

Татар диалектологиясе буенча программа һәм

гамәли дәрес үрнәкләре .

Икенче бүлек.

Татар диалектологиясе курсы буенча күнегү һәм

тест үрнәкләре.

2.1. Татар диалектологиясе курсы буенча күнегү үрнәкләре .

2.2. Татар диалектологиясе курсы буенча тест үрнәкләре .

Йомгак.

Файдаланылган әдәбият исемлеге.

Введение

Хәзерге вакытта татар тел белемендә диалектология – алга киткән тармакларның берсе. Диалектларны өйрәнүнең һәм фәнни, һәм гамәли әһәмияте бик зур. Җирле сөйләшләрдә борынгы күренешләр сакланып килә. Телнең үсеш-үзгәреше дәвамында булып узган күчешләрнең аерым этаплары теге яки бу сөйләштә әле кулланылышта булуы, яшәве мөмкин.

Диалектларны өйрәнү әдәби тел белән җанлы сөйләм теле арасындагы үзара мөнәсәбәтне ачыклау өчен, гомумән тел белеме фәне өчен әһәмиятле. Бу мөнәсәбәт ике яклы. Беренчедән, җирле сөйләшләр әдәби телне баету чыганагы булып тора, чөнки аларда әдәби телдә булмаган, теге яки бу төшенчәне белдерү өчен әдәби телдәгегә караганда уңышлырак сүзләр табылырга мөмкин. Алар, әдәби әсәрләрдә кулланылганнан соң яки диалектологик, яисә башка сүзлекләрдә чагылыш тапкач, әдәби телгә дә кереп китәләр. Икенчедән, әдәби тел үзе җирле сөйләшләргә тәэсир итә. Диалектларны, үзеңнең туган җирле сөйләмеңне яхшы белү тел культурасын үстерүдә, укытучыларга исә балаларны әдәби телдә генә түгел, җирле сөйләү телендә матур итеп сөйләшергә өйрәтүдә дә нәтиҗәле булышлык күрсәтә. Шуңа күрә төрле уку йортларында диалектология фәнен өйрәнү зур әһәмияткә ия һәм бик кирәкле.

Яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДБС) диалектологияне өйрәнүгә дә яңа таләпләр куя. Бу ФДБС ярашлы рәвештә татар диалектологиясен укыту өчен яңа уку-укыту методик комплексларын һәм төрле методик асбапларны булдыру кирәклеге ачыкланды. Бу яктан караганда безнең чыгарылыш квалификацион эшнең темасы бик актуаль санала.

Теманың яңалыгын да шушы сәбәпләр билгели. ФДБС-3 ярашлы татар диалектологиясен укыту өчен уку-укыту методик комплекслары булырдай үрнәкләр төзү теманың яңалыгын тәшкил итә.

Хезмәтне башкару өчен ФДБС-3, татар диалектологиясе буенча күпсанлы фәнни, уку-укыту, методик хезмәтләр төп чыганаклар булып файдаланылды.

Диплом эшенең төп максаты – ФДБС-3 ярашлы татар диалектологиясен укыту өчен уку-укыту методик ярдәмлек булырдай үрнәкләр төзү, методик материаллар тәкъдим итү.

Максатка ярашлы түбәндәге бурычар куелды:

1) яңа ФДБС, аларның эчтәлегенә кагылышлы кирәкле чыганакларны барлау һәм аларны өйрәнү;

2) яңа ФДБС таләпләренә җавап бирердәй татар диалектологиясе буенча фәнни, уку-укыту, методик хезмәтләрне барлау һәм аларны өйрәнү;

3) югарыда күрсәтелгән төп чыганаклар нигезендә һәм үзебезнең практик тәҗрибәгә таянып ФДБС-3 ярашлы татар диалектологиясен укыту өчен уку-укыту методик ярдәмлек булырдай үрнәкләр төзү, методик материаллар тәкъдим итү;

4) барлык туплаган материалларны практик эшчәнлектә куллану мөмкинлекләрен ачыклау.

Хезмәтнең практик әһәмияте тупланган, системага салынган матриалның һәм ирешелгән нәтиҗәләрнең югары, урта махсус, гомуми урта белем бирү йортларында татар телен, аның тарихын өйрәнү процессында кулланыла алу мөмкинлегендә.

Диплом эшебезнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла исемендәге БДПУ студентларының еллык фәнни-гамәли конференцияләрендә, хәзерге татар әдәби теле, татар диалектологиясе курсларының гамәли дәресләрендә чыгышларда апробацияләнде.

Безнең хезмәт теманы яктыртуда соңгы дәрәҗәдә фәннилеккә дәгъва итми. Диплом эшендә билгеле чыганаклар нигезендә һәм үз тәҗрибәбезгә таянып, ФДБС-3 ярашлы татар диалектологиясен укыту өчен уку-укыту методик ярдәмлек төзү өчен кайбер методик материалларга үрнәк буларак тәкъдим ителде.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

Беренче бүлек

ТАТАР ДИАЛЕКТОЛОГИЯСЕ БУЕНЧА ПРОГРАММА ҺӘМ ГАМӘЛИ ДӘРЕС ҮРНӘКЛӘРЕ

Диалектолгия фәне югары уку йортларында тел һәм әдәбият укытучыларын әзерләүдә мөһим предметларның бересе. Аның фәнни-практик әһәмияте шактый зур. Ул тел тарихын, аның үсеш юлларын билгеләргә, хәзерге әдәби телнең күп кенә мәсьәләләрен ачыкларга, аерым үзенчәлекләрен ачарга ярдәм итә, аның сүзлек составын баету чыганагы да. Диалектология буенча алынган фәнни мәгълүмат телнең төрле тармакларын тиешле дәрәҗәдә өйрәнүгә хезмәт итә, тел тарихын, тарихи грамматика һәм төрки телләрнең чагыштырма грамматикасын үзләштерүдә нигез булып тора. Мәктәп балалары сөйләмендәге кимчелекләрне бетерүдә дә аның файдасы чиксез.

Татар диалектологиясе югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә өйрәнелә. Махсус урта белем бирү йортларында татар теле программаларының кереш бүлегендә аңа шулай ук берникадәр игътибар бирелә [Педагогия училищелары өчен программа. Казан: Мәгариф, 1994. 14 бит. Һ.б.]. Урта мәктәпләр өчен төзелгән татар теленнән яңа программада татар диалектлары буенча башлангыч белешмә алу каралган [Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа. 5-11 сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 1996. һ.б.].

Югары уку йортларында бу курс алдына булачак укытучыларга татар теле диалектлары һәм сөйләшләренең фонетик, лексик-грамматик үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү, аларга хас гомуми сыйфатларны фәнни өйрәнү, диалекталь материалны җыйнау һәм фәнни эшкәртү, укучылар сөйләмендәге диалекталь хаталарны бетерү методикасы белән танышу максаты куела.

Түбәндә тәкъдим ителүче программаның һәм практик дәресләрнең эш планнары эчтәлегендә моңа чаклы төзелгәннәрдән берникадәр аермалы яклары бар. Алар берничә сәбәп белән аңлатыла. Беренчедән, гамәлдәге программаларның күпчелеге бүгенге көн таләпләренә җавап бирә алмый, чөнки татар диалектологиясе соңгы ике дистә ел эчендә зур фәнни үсеш алган тел тармакларыннан санала [Татар диалектологиясе. Студентлар өчен программа / Төзүчесе М.А.Сәгыйтов. – Казан: КДПИ, 1978; Татар диалектологиясе. Татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары өчен программа / Төзүчеләр А.Х.Нуриева, Г.Ф.Саттаров. – Казан: КДУ, 1976; Татар диалектологиясе. Студентлар өчен программа / Төзүчесе Г.Х.Әхәтов. – Брежнев-Алабуга: АДПИ, 1983 һ.б.]. Бу вакыт эчендә диалектларның яңа сөйләшләре бүлеп чыгарылды, аларның территориаль таралышы төгәлрәк ачыкланды, тел үзенчәлекләре ассызлыкланды. Алар буенча күп яңа фәнни чыганаклар дөнья күрде [Хәкимҗанов Ф.С., Хәйретдинова Т.Х. Татар тел белеме библиографиясе (1981-1997). Казан: Татар дәүләт гуманитар институт нәшрияты, 1998. – 107 -127, 171 һ.б.]. Икенчедән, ул кулланмаларда практик дәресләрнең тематикасы һәм кирәкле әдәбиятның тулы исемлеге урын алмаганлыктан, курсны үзләтерүдә студентлар кайбер уңайсызлыклар кичерә. Өченчедән, Башкортстан Республикасы шартларында “Татар диалектологиясе”н укытуның үзенчәлекле яклары бар. Бу, беренче чиратта, предметның эчтәлегенә кагыла.

Заключение

Татар диалектологиясе татар тел белемендә иң алдынгы өлкәләрнең берсе санала. Тел белеменең бу бүлеге бүген дә үз казанышлары белән төрки тел белеме арасында аерылып тора. Татар диалектлар системасы ныклы фәнни нигездә өйрәнелгән. Күренекле татар диалектологлары бүген дә үзләренә чаклы булган телчеләрнең традицияләрен дәвам итеп, нәтиҗәле фәнни тикшеренү эшләре алып баралар. Бу яктан Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чын мәгънәсендә фәнни үзәк булып тора.

Татар диалектологиясе югары уку йортларында предмет буларак укытыла. Диалектлар турында урта мәктәптә, педагогия көллиятләрендә туган тел дәресләрендә билгеле күләмдә мәгълүмат бирелә. Ләкин студентлар һәм укучылар еш кына теге яки бу диалектның һәм сөйләшнең исеме ни өчен шулай аталуы турында сорауга җавап бирүдә, аларның ни өчен аерым сөйләш булып билгеләнүе мәсьәләсендә кыенлыкларга очырый. Шуңа күрә бу мәсьәләләргә махсус тукталу бер дә артык түгел.

Билгеле булуынча, диалектология фәне диалектларны билгеләүдә һәм аларны мөстәкыйль сөйләшләргә, урынчылыкларга бүлүдә түбәндәге принциплардан чыгып эш итә:

1. лингвистик (төп) принцип – тел үзенчәлекләренә таянып эш итү;

2. тарихи-этник принцип – теге яки бу төбәктә яшәүче халыкның этник үзенчәлекләренә, тарихына, диалект яки сөйләшнең формалашу үзенчәлекләренә игътибар бирү;

3. географик принцип – җирле диалектның, сөйләшнең яки урынчылыкның территориаль таралыш үзенчәлекләрен исәкә алып эш итү.

Татар теленең диалектларын билгеләүдә бу принциплар барсы да исәпкә алынган. Төп принцип – лингвистик принцип булганлыктан, иң беренче чиратта, һичшиксез, тел үзенчәлекләре исәпкә алынган. Бу тел үзенчәлекләре аларның дифференциаль билгеләре. Аларны монда асызлыклап тормыйбыз, чөнки алар барлык татар диалектологиясе дәреслекләрендә күрсәтелгән [мәсәлән, кара: ТХС 1: 21-22, ТХС 2: 10-11, 250-251].

Диалектларга атама бирүдә шулай ук тарихи-этник принцип та, географик принцип та урын алган. Мәсәлән, “урта диалект”, “көнчыгыш диалект”, “көнбатыш диалект” атамаларында географик принциптан чыгып эш итү күзәтелә. Бу очракта “урта диалект”, чөнки ул калган ике диалект “көнчыгыш диалект”ка һәм “көнбатыш диалект”ка мөнәсәбәттә географик яктан урта җирлектә таралган. “Көнчыгыш диалект”, чөнки ул “урта диалект”тан көнчыгыш җирлектә, “көнбатыш диалект”, чөнки ул “урта диалект”тан көнбатыш җирлектә таралган.

Соңгы елларда “урта диалект”, “көнчыгыш диалект”, “көнбатыш диалект” атамаларын тарихи-этник принцтан чыгып атау да күзәтелә. Мәсәлән, урта диалектны казан-татар яки болгар-татар диалекты дип исемләү бар. Монда урта диалект вәкилләренең нигездә Казан ханлыгының төп җирләрендә яшәгән һәм тарихта казан татарлары дип йөртелә торган этник төркемнәрдән торуына басым ясала. Шулай ук аларның төп өлеше этник яктан болгарларга бәйле булуына да ишарә ителә.

Көнбатыш диалектны мишәр диалекты яки мишәр-татар диалекты дип атауда кулланыла. Монда инде бу диалект вәкилләренең тарихи-этник яктан татар халкының икенче зур төркеме булган мишәрләргә мөнәсәбәте урын ала. Көнчыгыш диалектны себер-татар диалекты яки себер татарлары теле, көнбатыш себер татарлары теле дип исемләү дә кулланыла. Бу инде көнчыгыш диалект вәкиләренең тарихи-этник яктан себер татарларына мөнәсәбәтле булуына бәйле.

Без, чыгарылыш квалификацион эшнең максаты һәм бурычларына яраклы рәвештә, татар теленең Урал (нагайбәк, сафакүл, эчкен һәм красноуфим) сөйләшләренең татар диалектлар системасында мөстәкыйль сөйләшләр буларак билгеләнү һәм аларга атама бирү үзенчәлекләренә игътибар бирдек. Һәм бу мәсьәләдә без түбәндәгеләрне билгели алабыз.

Нагайбәк сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик үзенчәлекләре дә бар. Бу фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләр. Ә атамасы татар халкының керәшен татарларының бер этник төркеменең нагайбәкләр сөйләше булуына бәйле. Үз чиратында бу төркем атаманы элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе җирлегендә Нагайбәк авылы һәм Нагайбәк крепосте тирәсендә формалашуына бәйле алган.

Сафакүл сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Ә атамасы бу сөйләш вәкилләренең зур өлеше Курган өлкәсе Сафакүл районына карган унлап татар авылларында яшәүләренә бәйле. Бу районның атамасы үз чиратында элек-электән бу тирәдә иң эре булган Сафакүл авылы исемен йөртә. Аларның бер өлеше Чиләбе өлкәсе Конашак районының өч авылында да яшиләр.

Эчкен сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Ә атамасы бу сөйләш вәкилләренең Чиләбе һәм Курган өлкәләренә караган 15 авылында яшәүләренә һәм бу авылларның Исетька коя торган Эчкен елгасы буенда урнашкан иң зур Эчкен авылына якын булуларына бәйле.

Без, чыгарылыш квалификацион эшнең бер мөһим бурычына яраклы рәвештә, җирле диалект шартларында туган тел укыту методикасына игътибар бирдек. Шулай ук җирле диалект шартларын исәпкә алып татар теле укыту дәресләрендә файдалану өчен күнегү үрнәкләре тәкъдим иттек. Бу күнегүләрне төзүдә темадан читкә китмәскә тырышып, хезмәттә өйрәнелгән сөйләшләр материалларына таянып эш иттек. Бу күнегүләрне, безнең карашка, урта мәктәптә билгеле максатларда уңышлы файдаланып булачак.

Список литературы

1. Атлас татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья // Электронный ресурс: nwipi.antat.ru

2. Ахатов Г.X. Татарская диалектология: средний диалект (учебное пособие). Уфа, 1979. 80 с.

3. Ахатов Г.Х. Мензелинский говор татарского языка // Диалектология и топонимия Поволжья. –Вып. 4. – Чебоксары, 1981. –С. 38-51.

4. Ахатов Г.Х. Мишарский диалект татарского языка. Учебное пособие. – Уфа: БГУ, 1980. – 82 с.

5. Ахатов Г.Х. Татарская диалектология. Средний диалект. Учебное пособие. – Уфа: БГУ, 1979. – 78 с.

+ еще 79 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Учебно-методическое обеспечение курса “татарская диалектология”»
Раздел: Разное
Тип: ВКР
Страниц: 91
Цена: 2800 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика