Дипломная работа

«Фән буларак ономастика һәм аның фәнни-теоретик нигезе»

  • 78 страниц
Содержание

Кереш 3

1. Фән буларак ономастика һәм аның фәнни-теоретик нигезе

1.1. Татар ономастикасының фәнни-теоретик нигезе 6

1.2. Ономастика фәне һәм аның тармаклары 8

2. Благовар районы авыл атамалары этимологиясе төзелеше, ясалыш үзенчәлекләре

2.1. Благовар районының географик, иҗтимагый, икътисади һәм тарихи-мәдәни халәте 15 2.2 Благовар районы Кашкалашы авылы тарихы 17

3. Благовар рыйоны Кашкалаша авылы ономастиконын мәктәптә файдалану

3.1. Благовар районы ойконимнарының номинатив үзенчәлекләре.22

3.2 Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә туган авыл ономастикасын өйрәнүгә күнегү үрнәкләре.29

Йомгак.44

Файдаланылган әдәбият исемлеге.47

Кушымта.50

Введение

Язу булмаган дәверләрдән бирле үк инде кешеләр үзләренең ата-бабалары турындагы мәгълүматларны хәтерләрендә саклаганнар. Борын заманнарда яшәгән туганнарының исемнәре һәм алар хакындагы белешмәләр телдән-телгә күчеп килгән.

Район территориясендәге башкортларның мең елга якын, мишәр һәм татарларның өч йөзелдан артык, украинлы һәм немецләрнең ике йөз һәм йөз елга тулган бергә яшәү тарихы бай һәм мавыктыргыч мәгълүматлар саклый. Ләкин районының борынгы үткәне җентекләп өйрәнелмәгән әле, аерым тикшерелгән һәм өйрәнелгән өлеше дә халыкка, яшьләргә җиткерелмәгән. Менә шулар хакында уйланып фикер йөртүләре, ерак ата- бабаларыбызның кем булуы, кайдан килүләре, ни белән шөгыльләнүләре хакыда кызыксынулар әкренләп гаиләнең, ыруның, авылым халкының үткәнен тикшерүгә, туган якның, кече Ватанымның тарихын өйрәнүгә этәргеч ясады.

Ономастика (грек теленнән onomastike – исем кушу сәнгате) – тел белеменең ялгызлык исемнәрен өйрәнә торган тармагы. Шул ук вакытта бу термин белән ялгызлык исемнәре җыелмасын да атыйлар. Бүгенге көндә ономастика кешелек турындагы фәннәр арасында төрле юнәлешләрдә өйрәнелгән тармаклардан санала, чөнки ул синхроник һәм диахроник планда кешелек тормышының барлык өлкәләрендә кулланыла торган мәдәни, тарихи һәм тел күрсәткече вазифасын башкара. Ономастикага кагылышлы мәгълүматлар бик күп рухи ядкярләрдә, борынгы язма истәлекләрдә сакланып калган.

Авыл атамалары билгеле тарихи чорларда барлыкка килеп, вакыт аралыгында сүз формасы, кайчак эчтәлеге буенча да үзгәрәләр. Ойконимика – билгеле бер төбәкнең, торак пунктның, шәhәр, авыл атамаларының кайдан килеп чыгышын өйрәнә торган ономастика фәненең мөстәкыйль тармагы. Шуңа күрә ул җәмгыятьнең тарихы белән тыгыз бәйләнештә тора. Авыл атамалары билгеле тарихи чорларда барлыкка килеп, вакыт аралыгында сүз формасы, кайчак эчтәлеге буенча да үзгәрәләр. Ойконимнар тел hәм мәдәни аралушулар, шулай ук халыкның күчеп йөрүе нәтиҗәсендә конкрет тарихи вакыйгаларга бәйле билгеле бер ареалда таралганнар. Андый авыл атамаларын системалы hәм эзмә эзлекле өйрәнү халыкның борынгы тарихына тирәнрәк үтеп керергә ярдәм итә, аның башка этник төркемнәр белән бәйләнешен күзәтергә мөмкинлек бирә. Тарихны исәпкә алмыйча, халыкның hәм милләтнең социаль хәтере казанышларын исәпкә алмыйча, бүгенге халәтен hәм киләчәген билгеләп булмый.

Благовар районы ономастикасын өйрәнү өчен сүз-берәмлекләрне төрле чыганаклардан рәттән сайлап алу, тарихи-чагыштырма, тиңләштермә, тасвирлама, метод һәм алымнар куллану күз уңында тотыла.

Благовар районы авыл атамаларының килеп чыгышы әлеге көнгә кадәр тиешле дәрәҗәдә өйрәнелеп бетмәгән, күп кенә авыл исемнәренең этимологиясе билгесез кала. Шунлыктан сайланган темабызның актуальлеген билгели.

Хезмәтнең төп максаты – Благовар районы авыл ономастик тарихи-лингвистик өйрәнү, сүз берәмлекләре буларак аларның үзенчәлекле якларын билгеләү. Куелган максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1) Фәнни-теоретик чыганаклардан ономастика фәне hәм аның тармаклары турында мәгьлүмат туплау, аны өйрәнү;

2) Благовар районының ойконимик атамаларны җыю, ойконимик атамаларын тарихи-лингвистик планда анализлау;

3) Авыл атамаларын этимологик планда анализлау;

4) Татар теле дәресләрендә ономастика өйрәнүдә укучыларда туган як тарихына кызыксыну уяту, фәнни әдәбиятны сайлау, уку-өйрәнү, анализлау, тарихи чыганаклар белән эшләргә өйрәтү максатыннан чыгып кунегүләр системасын әзерләү;

Чыгарылыш квалификацион эшенең объекты – Благовар районының ономастикасын, тикшерү, предметы – Благовар районы авыл ойконимикасын өйрәнү үзенчәлеге.

Хезмәтнең методологик нигезен хәзерге ономастика, топонимика hәм диалектология багышланган фәнни казанышлары Г.Ф. Саттаров, Ф.Г. Гарипова, М.З. Зәкиев, М.И. Әхмәтҗанов, Р.И. Хаҗиев, Ә.Ә. Әхмәтгалиев һәм башка галимнәр тәшкил итә. Архив материаллары, интернет ресурслар, «Словарь топонимов Башкирской АССР» (Уфа, 1980), «Словарь топонимов Республики Башкортостан» (Уфа, 2002), «История сел и деревень Башкортостана» (Уфа, 1997) кебек чыганаклар иҗади файдаланылды. Хезмәт өчен төп материал Благовар районы Кашкалаша авылында аның олы яшьтәге кешеләреннән сораштыру юлы белән язып алынды, авыл мәктәбенең укучылары һәм укытучылары туплаган материаллар анализга җәлеп ителде.

Аерым бер кечкенә төбәкнең ойконимнар системасын өйрәнү гомуми планда ойконимика фәне проблемаларын хәл итүгә хәлиткеч йогынты ясый алмаса да, шул төбәкнең ономастик системасы үзенчәлекләрен күзалларга мөмкинлек бирә ала. Шуңа күрә мондый тикшеренү нәтиҗәләре фәнни-практик әhәмияткә ия. Халыкның, телнең борынгы тарихын өйрәнү өчен дә аның файдасы бар.

Диплом эшенең практик әһәмияте тупланган материал мәктәптә туган телне һәм туган якны өйрәнүдә уңышлы файдаланып була. Шулай ук бу хезмәтне киләчәктә туган як тарихын һәм ойконимикасын югарырак фәнни дәрәҗәдә тикшерү өчен, алар буенча фәнни хезмәтләр язу барышында кулланылырга мөмкин.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла ис. БДПУның татар бүлегенең читтән торып уку бүлегендә татар теле буенча төрле предметларның гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Фрагмент работы

1. ФӘН БУЛАРАК ОНОМАСТИКА ҺӘМ АНЫҢ ФӘННИ-ТЕОРЕТИК НИГЕЗЕ

1.1. Татар ономастикасының фәнни-теоретик нигезе.

Татар тел гыйлемендә һәрбер тармакны аерым өйрәнү һәм тикшерүгә бик зур игътибар бирелә. Һәр өлкәнең бүлекләрен даими рәвештә тикшерү алып бару эзлекле башкарыла. Тел галимнәре тарафыннан әледән – әле фәнни – тикшеренү эшләре, төрле темаларга диссертацияләр язылып, яңалыклар теркәлеп бара.

Бүгенге көндә, бигрәктә туган як ономастикасын өйрәнү актуаль проблемаларның берсе. Кечкенә авылларны зур авылларга күчерү гамәлгә керде. Авылларның эреләндерүе беткән кечкенә авыллар тирәсендә урнашкан вак географик берәмлек атамаларының, ягъни микрогидронимнарның онытылуына сәбәп була. Димәк, аларны җыйнап, теркәп калдыру зур әһәмияткә ия.

Ономастика чит ил һәм безнең ил галимнәренең тикшеренүләр нигезендә зур үсеш ала (В.А. Никонов, 1965; А.И. Попов, 1965; В.А. Жучкевич, 1968, 1980; Е.М. Поспелов, 1971; А.В. Суперанская, 1973, 1990; И.Г. Добродомов, 1966, 1976, 1984; В.П. Нерознак, 1983; Г.П. Смолицкая, М.В. Горбаневский, 1983; А.К. Матвеев, 1984, 1986; О.Т. Молчанова, 1979, 1982; Н.В. Подольская, 1988; Р.А. Агеева, 1990; О.П. Воронцова, И.С. Галкин, 2002 һ.б.).

Төрки-татар ономастикасы мәсьәләләре Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, К. Туйкә, А.Б. Булатов, Г.В. Юсупов, А.Х. Халиков, Ф.С. Фасеев, И.А. Абдуллин, М.З. Зәкиев, Ф.С. Хакимҗанов һ.б. хезмәтләрендә урын алды. Татар ономастикасын мөстәкыйль тел белеме тармагы буларак үстерүгә Г.Ф. Саттаров, М.И. Әхмәтҗанов, Ф.Г. Гарипова, Л.Ш. Арсланов, А.Г. Шәйхулов, Х.Ч. Алишина һ.б. өлеше бәяләп бетергесез. Аларның хезмәтләре татар ономастикасын тулы фәнни система буларак күзалларга мөмкинлек бирә, аңа теоретик һәм практик нигез сала һәм яшь буын галимннәрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Бу чорда казан лингвистик мәктәбенең бер юнәлеше буларак татар ономастика мәктәбе барлыкка килде дип белдерергә тулы хокук бар, югарыда аталган татар галимнәренең хезмәтләре дөньяви ономастиканы баетты һәм тулыландырды.

Г.Ф. Саттаров татар антропонимясен системалы тикшерә, аның төп үзенчәлекләрен ачыклый Галимнең хезмәтләрендә татар халык географик терминологиясенең структур-ясалыш үзенчәлекләренә, генезисына һәм стратиграфиясенә зур игътибар бирелә. Аның китапларыннын татар теленең тарихи лексикологиясе, терминологиясе һәм топонимикасы, лингвотарихы һәм этногенезы, этнографиясе, туган якның географиясе турында кыймәтле фәнни мәгълүмат алырга мөмкин [19: 20.].

ХХ гасырның азагында татар ономастикасында аеруча нык җанлану күзәтелде. Бу чорда Г. Ф. Саттаров, М. И. Әхмәтҗанов, Ф. Г. Гарипова, Л. Ш. Арсланов, Х. Ч. Алишина һ.б. шәкертләре үзләре үк галим буларак үсеп җитеште һәм татар ономастикасының киләчәге алар кулына күчте. Бу үзе үк татар ономастикасының үсешенә өр-яңа сулыш өстәде. Яшь буын галимннәрдән төрки-татар ономастикасына З.Ф. Әхәтова, Г. Р. Галиуллина, Р. Х. Гаррапова, А. Р. Биктимерова, Р. И. Хәҗиев, В. М. Гарипова-Хәсәншина, Г. Ф. Тимканова, Г. Х. Зиннәтуллина һ.б. өлеш керттеләр.

Көньяк Урал топонимик системасы берничә гасыр дәвамында катлаулы географик, тарихи һәм лингвистик шартларда формалашкан. Бу төбәк бик борынгы чорларда ук кардәш һәм кардәш булмаган халыкларның даими бәйләнешләре, бәрелешләре һәм үзара йогынтысы җирлеге булып торган. Һәрбер миграция дулкыны монда үз топонимик, бигрәк тә гидронимик катламын калдырган.

Заключение

Безнең һәберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген бер ни дә алыштыры алмый.

Туган якта безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урыннар. Авыллар гөрләп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер.

Бу хезмәтебездә Благовар районы Кашкалаша авылы тарихына кагылышлы кайбер тарихи документларга, халыктан язып алынган мәгълүматларгә таянып, авыл тарихын барлап, тел дәресендә бу тупланган материалны кулланып, күнегүләр системасы булдыру.

Благовар районында авыл, торак пункт атамалары төрки телләрнең күпчелеге өчен уртак булган терминнар нигезендә формалашкан.

Авыл халкының тормышы бик авыр булган. Кешеләр игенчелек, малчылык белән шөгыльләнгәннәр, бераз читтә эшләгәннәр. Җир китмән, көрәк, агач сукалар белән эшкәртелгән. Төпләнгән җирләр 3-4 ел яхшы уңыш биргән, аннан ул ярлыланган. Яңа җирләр төпләү кирәк булган. Арыш, арпа, солы, тары, ясмык, җитен, киндер чәчкәннәр. Авылда укый-яза белүчеләр муллалар һәм байлар булган.

Октябрь революциясе авылда әлләни эз калдырмаган, ләкин ачлык елларында ачтан үлү, ачка интегүләр булган (1921 ел).

1929-1930 нчы елларда күмәк хуҗалыгы төзелә, ләкин яңадан таркала, барытик 1935-1936 нчы елларда гына колхозлар оешып бетә.

1941нче елны сугыш башлана, авылдан сугышка яраган бар ир-ат заты фронтка китә. Колхозны хатын-кызлар, бала-чагалар, карт-корты алып бара.

Благовар районы ономастикасын тел яссылыгында тикшерү, аерым атамаларның килеп чыгышын күзәтү бу төбәктә яшәүче халыкның үткән тормышын, тарихын, мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен күзаллауга мөhим мәгълүматлар бирә hәм тарихи дөреслек яктыртылуга мөмкинлек тудыра.

Һәр халык авылның урамнарына, кое-чишмәләренә, елга-күлләренә, чокыр-тауларына, урман-болыннарына, басу-кырларына бик матур исемнәр биргән.

Ономастика белән без балачактан ук очрашабыз. Туган йортыбыз урнашкан авыл, урам исемнәре, авылыбызның тирә-ягындагы тау, чокыр, басу, болын, елга, күл һәм башка географик объектларның атамалары кечкенәдән үк безне үзенә кызыксындыра, тартып тора. Аларның күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Бу атамалар, буыннан буынга күчә барып, әллә ни зур үзгәрешләр кичермичә, безгә килеп җиткәннәр.

Авыл исемнәре, барлык төр җирле ономастик атамалар теге яки бу төбәктә яшәгән халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында байтак кына әһәмиятле мәгълүматларны хәбәр итә торган “тарих хәбәрчеләре” булып санала. Чыннан да, әгәр без борынгы бабаларыбызны, туган авылларыбызны онытсак, аның тарихын белмәсәк, күренекле шәхесләребезнең эше белән кызыксынмасак, берникадәр вакыттан соң һәммәсе онытылачак. Шуның өчен дә туган төбәккә бәйле ономастик материалны туплау, аларны дәрестә куллану, укучыларны лингвокультурологик яссылыкта тәрбияләү хәзерге вакытта актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Урта мәктәптә укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең аерым формасы буларак оештырылган факультатив курслар, дәрестә һәм дәрестән тыш үткәрелә торган эш төрләрендә туган як ономастикасын өйрәнү өчен бик мөһим чара. Шул исәптән кушаматларны, аларның төрләрен, лексик-грамматик үзенчәлекләрен, тарихын буенча эзләнү-тикшеренү өчен бик кулай. Мондый эшләр укучыларда үз туган якларына кызыксыну уята, эзләнү – проект эшләрен алып баруга кулай чара булып тора.

Без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Тарихны белү , тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буыннын язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге материаль һәм рухи культурабызның, барлык казанышларыбыз һәм җиңүтәребезнең чыганагы әнә шуннан килә.

Список литературы

1. Асфандияров, А.З. История сел и деревень Башкортостана. – Уфа: Китап, 1997. – 345 с.

2. Әсфәндиәров, Ә. З. Авыл тарихы. – Уфа: Китап, 2009. – 744 б.

3. Бикташев, В. Дүртөйле hәм Кешәнне халкының туганлык тамырлары . – Уфа: Китап, 2004. – 154 б.

4. Бондалетов, В.Д. Русская ономастика Москва: Просвещение, 1983. –224с.

5. Вәлиева, Ф.С., Саттаров, Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: «РАННУР», 2000. – 456 б.

+ еще 36 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Фән буларак ономастика һәм аның фәнни-теоретик нигезе»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Дипломная работа
Страниц: 78
Цена: 2700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика