ВКР

«Фонд оценочных средств по курсу «введение в языкознание»»

  • 87 страниц
Содержание

Кереш

Төп өлеш

Беренче бүлек

ТЕСТЛАУ АЛЫМЫ ҺӘМ ТЕСТЛАР

1.1. Тел белемендә лингводидактик тестларның кулланылу тарихына кыскача күзәтү.

1.2. Тест төшенчәсе һәм лингводидактик тестлау.

1.3. Тестларның вазыйфалары.

1.4. Тестлар.

Икенче бүлек

КЕЙС МЕТОДЫ ҺӘМ КЕЙСЛАР

2.1. Кейс методы барлыкка килү тарихына кыскача күзәтү.

2.2. Кейс төшенчәсе һәм кейс методының эчтәлеге.

2.3. Кейс өчен чыганаклар һәм кейс эчтәлегенә таләпләр.

2.4. Кейс методы белән укыту максатларын билгеләү.

Йомгак

Файдаланылган әдәбият исемлеге

Кушымталар

Кушымта 1. Тестлар

Кушымта 2. Ачкычлар

Введение

Укучыларның тел белеме нигезләрен үзләштерүне бәяләү мәсьәләсе, бу өлкәнең башка проблемалы яклары белән чагыштырганда, методик әдәбиятта азрак яктыртылган. Әйткәндәй, тел белемен өйрәтүгә багышланган бик күп хезмәтләрдә һәм уку әсбапларында аңа игътибар аз бирелә. Шулай, методик әсбабларда укучыларның тел белеме нигезләрен үзләштерүне бәяләү мәсьәләсенә кагылышлы махсус бүлекләр һәм параграфлар бөтенләй юк.

Татар телендә тел белеме нигезләрен үзләштерүне бәяләү мәсьәләсенә багышланган махсус басмалар гына түгел, тел белеменә кереш вазыйфасын башкарган дәреслекләр яисә әсбаплар да бөтенләй юк диярлек. Булганнары да белемне һәм күнекмәләрне үзләштерүне бәяләүгә аз игътибар бирә. Ф.С.Сафуллина авторлыгында башкарылган «Тел белеменә кереш» әсбабы (Казан, 1990) һәм дәреслеге (Казан, 2000) татар телендә чыккан бердән бер басмалар. Аларда да белемне бәялү формалары буларак контроль сораулар гына бирелгән [].

Бу яктан караганда Н.В. Пятаева һәм И.С. Насипов авторлыгындагы «Введение в языкознание», «Введение в теорию языка» (Стерлитамак, 2001, 2007) уку әсбаплары күп материал бирә. Ләкин аларның да җитешсезлекләре бар. Беренчедән, бу әсбапларда материал барыбер дә күбрәк русча бирелгән, һәрхәлдә материал русча-татарча тематик терминологик сүзлек итеп тәкъдим ителсә дә, икенчедән, аларда русча белемне бәялү формалары буларак бик аз күләмдә генә контроль сораулар, биремнәр һәм лингвистик мәсьәләләр бирелгән [2007: 133-142].

И.С. Насипов татарча бастырган «Тел белеменә кереш» әсбабы бу яктан алда саналганнардан аерылып торса да, бу мәсьәләне тулысынча хәл итәрдәй басма түгел. Ул нигездә үз эченә дисциплина буенча тулы программаны, лаборатор-гамәли дәрес темаларын һәм реферат темаларын ала. Башка төр контроль биремнәр тәкъдим ителми [2007: 133-142].

Күпчелек әсбаплардан тыш уку-укыту методик материаллар аерым укытучыларның эш тәҗрибәсен чагылдыра һәм алар стандартлашмаган була. Шуңа күрә аларны киң куллану мөмкинлеге чикләнгән, яисә бөтенләй булмый. Бу югары югарыда әйтелгәннәр барсы да безнең чыгарылыш квалификацион эшнең актуальлеген билгели. Проблемага кагылышлы һәм темага ярашлы төрле чыганкларда булган материалларны иҗади файдаланып, студент фәнни эше дәрәҗәсендә тестлау һәм кейс методлары буенча татарча материал бирү хезмәтнең яңалыгы булып тора.

Чыгарылыш квалификацион эшнең төп максаты – югары уку йортында «Тел белеменә кереш» курсы буенча яңа укыту алымнарына ярашлы белемне бәяләү чараларыннан тестлау һәм кейс методларын анализлау.

Хезмәттә темага һәм максатка ярашлы түбәндәге бурычларны хәл итү карала:

1) «Тел белеменә кереш» курсы буенча дәреслекләр һәм уку әсбаплары, программалар белән танышу;

2) Яңа дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре белән танышу, анда «Тел белеменә кереш» курсына мөнәсәбәтле материалны өйрәнү;

3) Гамәлдәге хәзерге заман актив укыту технологияләре буенча фәнни, методик һәм уку-укыту әдәбиятын барлау, өйрәнү һәм хезмәттә иҗади файдалану мөмкинлекләрен ачыклау;

4) Тестлау методы буенча фәнни, методик һәм уку-укыту әдәбиятын барлау, өйрәнү һәм хезмәттә иҗади файдалану мөмкинлекләрен ачыклау; бу методка таянып, «Тел белеменә кереш» курсы буенча тестлар төзү;

5) Кейс методы буенча фәнни, методик һәм уку-укыту әдәбиятын барлау, өйрәнү һәм хезмәттә иҗади файдалану мөмкинлекләрен ачыклау; бу методка таянып, «Тел белеменә кереш» курсы буенча кейслар төзү.

Хезмәтнең гамәли әһәмияте. Эш барышында тупланган теоретик һәм гамәли материал югары мәктәптә «Тел белеменә кереш» курсы укытуда һәм башка белем бирү оешмаларында татар телен укытканда, татар теле тарихы һәм тел белеме буенча лекцияләр укуда, гамәли дәресләрдә кулланыла ала, аларны шулай ук төрле уку-укыту кулланмалары төзегәндә дә файдаланырга мөмкин.

Чыгарылыш квалификация эшенең фәнни-методологик нигезен теле белеме фәненең фәнни казанышлары, «Тел белеме», «Тел белеменә кереш» хезмәтләре, алдынгы укыту технологияләре буенча фәнни һәм фәнни-методик әдәбият тәшкил итә.

Төп чыганаклар буларак русча һәм татарча дәреслекләр дәреслекләр, тел белеме буенча төрле типтагы сүзлекләр файдаланылды. 2014 елда М.Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогика университетында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт аккредитацион комиссиясе эшләде. Бу комиссия уку йортында кулланылучы бәяләү чараларын анализлап, аларның әһәмиятен билгеләде һәм шуларга ярашлы аларның билге кую дәрәҗәләрен тәкъдим итте. Без бу күрсәтмәгә таянып эш итәргә тырыштык.

Чыгарылыш квалификация эшенең төзелеше кереш, ике бүлектән торган төп өлеш, йомгак һәм кулланылган әдәбият, кушымтадан гыйбарәт.

Чыгарылыш квалификацион эшнең төп нәтиҗәләре Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студентларының еллык фәнни-гамәли конференциясендә, чыгышларда, татар диалектологиясе һәм хәзерге татар әдәби курсының гамәли дәресләрендә, бирем һәм күнекмәләрендә апробацияләнде.

2016 елда Уфада М.АКмулла ис. БДПУда уздырылган «Система непрерывного образования: школа – педагогический колледж, вуз» фәнни гамәли конференциясендә чыгырылыш квалификация эшенең төп нәтиҗәләре буенча доклад ясалды.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ТЕСТЛАУ АЛЫМЫ ҺӘМ ТЕСТЛАР

Контроль – белем бирү белән идарә итүнең һәм белем сыйфаты белән идарә итүнең төп компонентларыннан санала. Уку процессы белән реаль идарә итү өчен укытучыга уку процессының төрле яклары турында фактик мәгълүмат туплау мәҗбүри. Белем бирү сыйфаты белән идарә итүдә белемне үзләштерүның төрле этапларының нәтиҗәләрен билгеләү мөһим. Укучыларга «Тел белеменә кереш» курсы буенча белем бирүдә һәм күнекмәләр булдыруда аларның дәрәҗәсен билгеләү һәм контрольдә тоту методларын һәм формаларын җентекле уйлап башкару кирәк. Контрольне дөрес оештырырга гына түгел, ә аларны һәр дәрестә яисә тема буенча планлы һәм системалы башкару кирәкле. Шуңа күрә моның өзлексез һәм интенсив формаларыннан тестлар хәзерге уку процессын оештыруда бик әһәмиятле урын алып тора.

Контроль системасының эффективлыгы һәм укытуның нәтиҗәләрен бәяләү, туган һәм чит тел серләрен тиешле үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү, укыту максатына тулы, төгәл ирешү турында фикер йөртү һәм, кирәк булганда, тиешле коррективалар кертү, укучыларда тел белеме һәм аның тармаклары, теле белеме фәне өлкәләре белән кызыксыну уяту өчен кирәкле. Бер үк вакытта, бу аларны укуга дәртләндереп тору чарасы да.

Тест формасындагы контроль турында сүз алып барганда, бу мәсьәләдә бердәй фикер булмаганлыктан, аны җентекләбрәк крау сорала. Яңа белем бирү стандартлары тел белеме нигезләрен, шулай ук бар башка дисциплиналарны да, үзләштерүне бәяләүнең объектив һәм бәйсез системасын булдыруны таләп итә. Башта методистлар тел материалын үзләштерүне контрольдә тоту өчен гади күнегүләр һәм сораулар кулланган булсалар, соңнан тестлар куллана башлаганнар. Соңгы елларда тестлар иҗтимагый-икътисадый тормышның төрле өлкәләрендә мәктәп укучыларының, абитуриентларның, студентларның, төрле хезмәткәрләрнең әзерлек дәрәҗәсен диагностикалау инструменты буларак файдаланыла. Яңа дәүләт белем бирү стандартларын кертү укудагы өлгәшкәнлекне контрольдә тотуны тагын актуальләштерде. Белем, осталык һәм күнекмәләрне тикшерүнең типик стандарт процедурасы кирәклек тестларны иң уңайлы тикшерү чарасы итте.

Безнең хезмәтнең бу бүлегендә теле белеме нигезләрен үзләштерүдә тестларны тикшерү чарасы буларак куллануга игътибар юнәлтелә. Тикшерү предметы итеп укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләү чарасы буларак тестларның лингводидактик мөмкинлеге алынды. Моңа ярашлы түбәндәге мәсьәләләргә кыскача күзәтү ясала:

1. Тестларның лингводидактив чара буларак үсеше тарихы белән танышу;

2. Тест һәм тестны башкару төшенчәсенә аңлатма бирү, тестларның төп үзенчәлекләрен, вазыйфаларын ачыклау;

3. Гамәли кулланылышлары ягына карап, тестларның төрләренә игътибар бирү.

Заключение

Укучыларның тел белеме нигезләрен үзләштерүне бәяләү мәсьәләсе, бу өлкәнең башка проблемалы яклары белән чагыштырганда, методик әдәбиятта азрак яктыртылган. Әйткәндәй, тел белемен өйрәтүгә багышланган бик күп хезмәтләрдә һәм уку әсбапларында аңа игътибар аз бирелә. Шулай, методик әсбабларда укучыларның тел белеме нигезләрен үзләштерүне бәяләү мәсьәләсенә кагылышлы махсус бүлекләр һәм параграфлар бөтенләй юк.

Күпчелек әсбаплардан тыш уку-укыту методик материаллар аерым укытучыларның эш тәҗрибәсен чагылдыра һәм алар стандартлашмаган була. Аларны киң куллану мөмкинлеге чикләнгән, яисә бөтенләй булмый. Шуңа күрә проблемага кагылышлы һәм темага ярашлы төрле чыганкларда булган материалларны иҗади файдаланып, студент фәнни эше дәрәҗәсендә тестлау һәм кейс методлары буенча татарча материал бирү бик кирәкле.

«Тел белеменә кереш» курсы аерым бер тел белеме (мәсәлән, татар тел белеме, яисә рус тел белеме), аның теоретик фонетикасы, лексикологиясе, фразеологиясе, грамматикасы, тарихы һәм стилистикасы, билгеле чит телләрне гамәли өйрәнү белән тыгыз бәйләнештә тора. Укуның башлангыч этабында «Тел белеменә кереш» курсы туган һәм чит телләрне өйрәнү өчен теоретик һәм практик база булдыра, студентларның лингвистик белемен үстерүгә һәм профессиональ-һөнәри яктан камилләштерүгә нигез сала.

Хәзерге мәгариф системасы уку процессында студентларның укыган предметларны үзләштерү дәрәҗәсен даими мониторинглап торуны сорый. Практика күрсәтүенчә, безнең илнең һәм чит иллләрнең мәгариф системаларында бүген тест кебек контроль метод актив кулланыла. Бу методның алыштыргысыз уңай якларыннан куллануда оперативлык, тикшерүдә җиңеллек, бәяләүдә критерийларының объектив характерга ия булуын һ.б. күрсәтергә мөмкин.

Без тәкъдим иткән тестлар «Тел белеменә кереш» курсы буенча кайбер дәреслекләр һәм уку әсбапларының структурасы һәм эчтәлегенә ярашлы төзелде. Бигрәк тә Ф.С.Сафиуллинаның «Тел белеменә кереш» дәреслеге (Казан, 2001. 281 б.), Н.В.Пятаева, И.С.Насипов «Введение в теорию: языка: Учебное пособие с грифом УМО МО РФ» (Стерлитамак: СГПА, 2007. – 208 с.) һәм И.С.Насипов «Введение в языкознание: Программы и учебно-методические материалы для студентов 1 курса по специальности «05.03.02. – Родной язык и литература» (Стерлитамак: СГПА, 2007. – 36 с.) төп дәреслекләр һәм уку әсбаплар буларак алынды.

Бу тестларны уку процессында куллану укытучыларга һәм укучыларга конкрет уку бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә:

диагностик бурыч (диагностическая) – дөрес карар кабул итү өчен укучыларның белемнәре, осталыклары һәм күнекмәләре, психологик сыйфатлары турында беренчел информация алу;

өйрәтү бурычы (обучающая) – тест формасындагы биремнәрне файдалану аша укучыларның белемнәрендәге кимчелекләрне барлау, белемнәрен ныгыту, тестлар белән эшли белү күнекмәләрен үзләштерү;

үстерү бурычы (развивающая) – тестны башкарудагы төрле этапта, бигрәк тә урта стадия нәтиҗәләре нигезендә өстәмә дәртләндерү һәм мотивлаштыру;

оештыру бурычы (организующая) – укытучының тест методына таянып уку процессын оештыру;

тәрбияви бурыч (воспитательная) – укуда мотивлаштыруны арттыру, уку нәтиҗәләре өчен дә, хезмәттәшлек, үзаллы әзерлек һәм үзаллы эш өчен дә җаваплылык булдыру;

идарә итү бурычы (управленческая) – тестларны башкару нәтиҗәләрен анализлау һәм уку күрсәткечләрен яхшырту максатында карарлар кабул итү.

Тестлар «Тел белеменә кереш» курсы буенча бүлекләргә һәм темаларга ярашлы төзелә. Тест биремнәре формальләштерелгән төстә бирелә, аларга өч җавап варианты тәкъдим ителә. Шулардан берсе генә дөрес була. Дөрес җавапларны билгеләү өчен «ачкычлар» (ключи) бирелә. Тестлар укытучылар тарафыннан да, укучылар тарафыннан да файдаланыла ала. Студентларга үзаллы эшләү, белемнәрен тикшереп тору өчен тест формасындагы кантроль тагын да уңайлы [Кара: Кушымта].

Кейс методы интерактив укыту технологиясе буларак реаль яисә уйлап чыгарылган ситуацияләр нигезендә һәм булачак укытучы – филологларны профессиональ әзерләүдә зур перспективаларга ия. ВУЗда «Тел белеменә кереш» курсын үзләштерүдә кейс-методы телнең серләрен гади юллар белән ачуга хезмәт итә. Тел белеменең фән системасындагы урынын ачык билгели, аның барлык фән өлкәләре белән күзара бәйләнештә торуын күрсәтә. Студент – филологларның лингвистик профиль компетенцияләрен иҗади формалаштыруда үтемле алым булып тора.

Список литературы

1. Аванесов В.С. Тесты в социологическом исследовании. М.: Наука, 2012. – 181 с.

2. Анастази А., Урбина С. Психологическое тестирование. Изд. 7. СПб.: Питер, 2007. 688 с.

3. Банкевич Л.В. Тестирование лексики иностранного языка: Учебное пособие. М.: Высш. школа, 1981. – 607 с. С. 70-105.

4. Брейгина М.Е., Климентенко А.Д. Контроль в обучении иностранным языкам учащихся средних профтехучилищ. М.: 2009.-с.

5. Введение в теорию языка Учебно- терминологический словарь для ст-тов Стерлитамак: СГПИ, 2001. – 170 с.

+ еще 13 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Фонд оценочных средств по курсу «введение в языкознание»»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 87
Цена: 2800 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика