ВКР

«Формы приветствия и прощания как средства создания коммуникативной ситуации»

  • 77 страниц
Содержание

КЕРЕШ.1

ТӨП ӨЛЕШ.5

I БҮЛЕКТатарларда аралашу-мөгамәлә формаларының темасы төркемнәре һәм семантик үзенчәлекләре .5

1.1. Аралашу мөгамәлә(сөйләм этикеты)турында төшенчә. Аның функцияләре.5

1.2. Сөйләмэтикетыныңформалашуыһәм система тәшкилитүе.10

1.3. Нәрсәуларалашу? Аралашуныңчаралары.13

II БҮЛЕКТатар сөйләмендә аралашу — мөгамәләнең төрләре.18

2.1. Аралашу процессында сөйләм этикетының вербаль төрләре.19

1. Сәламләү,исәнләшү.21

2. Таныша белү – үзе бер сәнгать.23

3. Чакыра белү – зур осталык.25

4. Саубуллашу, хушлашу кагыйдәләре.26

5. Әдәпле мөрәҗәгать итү формулалары.28

6. Аралашу – мөгамәлә формулаларының гаиләдә формалашуы.32

7.Теләк һәм котлауларның кеше тормышындагы роле.37

8. Аралашу вакытында тавыш һәм интонациянең әһәмияте.42

9. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре.43

10. Татар халкының башка халыклар белән аралашу аңлашу

кагыйдәләре.45

11. Аралашу процессында тәртиплелек кагыйдәләре.46

12. Антлар һәм тыюлар.50

13. Аралашканда төрле хисләрне һәм мөнәсәбәтләрне белдерү алымнары.52

14. Комплиментлар.55

2.2. Вербаль булмаган төрләр турында төшенчә.57

III БҮЛЕК. Мәктәптә аралашу-мөгамәлә формулаларынөйрәнү алымнары.60

ЙОМГАК.66

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.68

КУШЫМТА .73

Введение

Кеше, табигать баласы булса да, үзе генә яши алмый. Ялгызы көн күрә алса, ул кеше дә булмас иде. Димәк, ул үзе кебекләр белән җәмгыять тәшкил итеп кенә яши ала. Җәмгыять тәшкил итәр өчен исә төп шартларның берсе – кешеләрнең үзара аралашуы булырга тиеш. Ә аралашу – нигездә, тел белән фикерне белдерү, хәбәр итү һәм тәэсир итү. Үзенең яшәеш барышында һәр халык үзенчәлекле аралашу системасын барлыкка китергән. Ә аралашу системасы сөйләм этикетында карала.

Бупроблеманытикшерүчеләрсөйләммөгамәләсе (этикеты) дип, “сөйләшүчеләрнеңбилгелебертондаүзарааралашуындатуганмиллиүзенчәлеклетотрыклыаралашукагыйдәләренэченәалганмикросистема” гаәйтәләр[51;8].

Татар халкының шактый үзенчәлекле мөгәмәлә итешү, аралашу, тәртибе бар. Алар вербаль рәвештә (сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр һәм сөйләм) һәм вербаль булмаган аралашу (сүзсез, мимика, ишарәләр ярдәмендә) белән белдереләләр.

Без һәр көнне кешеләр белән аралашабыз. Аралашу безнең өчен гадәти хәлгә әйләнгән, без аның катлаулы күренеш икәнлеге турында уйлап та тормыйбыз. Аралашу телдән башка була алмый. Тел чараларыннан дөрес файдалану, аның сафлыгын саклау галимнәребез игътибарыннан читтә калмый. Мәсәлән, академик Р. А. Юсупов бу өлкәдә күп еллар нәтиҗәле эшләп килә. Аның хезмәтләре татарча сөйләм әдәбенә өйрәтү өчен гаять әһәмиятле[63;18].

Татар тел белемендә сөйләшү-аралашу этикеты махсус тикше-релмәгән. Рус телендә исә бу тема өстендә эшләүчеләр күп, чөнки сөйләм этикеты тел белеменең кызыклы тармагы булып тора.

XX гасырның 70 елларында рус теленең сөйләм этикетын профессор Н. И. Формановская тикшерә башлый. Ә 1982 елда аның беренче китабы дөнья күрә. “Вы сказали: “Здравстуйте! ” исемле фәнни-популяр басмасында ул рус сөйләм этикетының төрләре турында яза. Шушы ук елны аның фәнни хезмәте “Русский речевой этикет: лингвистический и методический аспекты” чыга.

Бу хезмәтендә ул рус сөйләм этикетының лингвистик һәм методик табигатен тикшерә һәм, сөйләм этикетын социалингвистик яктан карап, сөйләшү-аралашу берәмлекләренең тышкы лингвистик һәм аңа бәйле рәвештә эчке лингвистик кулланылышы ягыннан өйрәнә. Шулай ук куллану даирәсен һәм кулланылыш сферасын билгеләп үтә. Шушы ук хезмәтне 1989 нчы елда киңәйтеп бастыра. Шул ук авторның 1989 нчы елда “Речевой этикет и культура общения” дигән хезмәте дөнья күрә. Бу китапта сөйләм этикеты социаль-этик һәм лингвистик яктан карала.

Н. И. Формановская үзенең хезмәтләре белән рус теле белеменә, дөресрәге, рус сөйләм этикетын һәръяклы өйрәнүгә зур өлеш кертте. Әлбәттә, аңа чаклы да рус сөйләм этикетын өйрәнүчеләр булган. Күренекле галимнәрнең берсе булып Г. Титц тора. 1977 елда ул “Этикетные формы обращения и привлечения внимания в современном русском языке” дигән китабын чыгара. Бу хезмәтендә Г. Титц мөрәҗәгать итү формаларына зур игътибар бирә.

Шулай ук бу проблеманы В. Е. Гольдин (1978 е.), А. В. Добрович (1978 е.), Л. И. Скворцов (1980) кебек галимнәр үзләренең хезмәтләрендә яктырттылар. Болар арасыннан А. В. Добровичны билгеләп үтәргә кирәк. Ул сөйләм этикетын киңрәк планда “Общение: наука и искусство” хезмәтендә тикшерә, ягъни аралашуны фән буларак та һәм сәнгати яктан да тикшерә.

Татарларда сөйләм этикеты махсус тикшерелмәсә дә, телчеләрнең кайбер хезмәтләрендә бу проблема бераз яктыртылды. Р. А. Юсуповка кадәр сөйләм этикетының кайбер мәсьәләләрен В. Н. Хангилдин үзенең “Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре” китабында бераз күрсәтеп үтә (1976).

Ф. Сафиуллина һәм К. Галиуллин үзләренең 1991 елда басылган “Русско-татарский разговорник” хезмәтендә татар сөйләм этикетының төрләре, аларның телдә чагылышы турында бераз мәгълүмат бирәләр.

И. М. Низамовның “Уем – тел очында.” исемле китабында “аралашу” терминына билгеләмә бирелә һәм аның чаралары турында кыскача әйтелә.

Соңгы елларда Г. Шәйхиева татар сөйләм этикетын өйрәнгәнһәм аның “Эндәшү-сөйләшү әдәбе” дигән мәкаләсе “Мәгариф” журналында (1997) дөнья күргән. Бу мәкаләсендә ул сөйләмдә кулланыла торган кайбер фразаларга кыскача мәгълүмат биреп үтә.

Ә 1993 елда "Кызыл таң” гәзитендә Л. Г. Хәбибовның "Татарларда сөйләшү-аралашу” дигән мәкаләсе чыга. Бу мәкаләсендә ул татар сөйләм мөгамәләсенең төрләре турында мәгълүмат бирә.

Алда күрсәтелгән хезмәтләр безнең квалификацион чыгарылыш эшебезнең методологик нигезен тәшкил иттеләр.

Без үзебезнеңчыгарылыш эшендә татарларда кулланылган сөйләм мөгамәләсенең (этикетының) телдә чагылыш үзенчәлекләрен, аларның тематик төркемнәрен һәм алардагы сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләрне тикшерүне, бигрәк тә аралашу(коммуникатив ситуация тудыруда) булсын өчен исәнләшү һәм саубуллашу формаларын өйрәнүнемаксат итеп куйдык. Шушы максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

– сөйләшү-аралашу мөгамәләсе (этикеты) турында төшенчә бирү;

– сөйләм этикетының формалашуы һәм үзенчәлекле система тәшкил итүен ачыклау;

– татар сөйләмендә аралашу мөгамәләсенең төрләрен тикшерү;

– коммуникатив ситуация тудыруда исәнләшү, саубуллашу формаларының ролен ачыклау;

– татар сөйләм этикетының лингвистик һәм методик табигатен ачыклау;

– этикет формулаларының татар халкында кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләүдәге әһәмиятен ачыклау.

–мәктәптә сөйләм этикетының (мөгамәләсенең) ролен билгеләү.

Әлеге тема буенча эш алып баруны бик кирәкле һәм кызыклы һәм бик актуаль дип уйлыйбыз, чөнки бүгенге XXI гасырда яшәгән татар халкының

аралашу-мөгамалә формулалары аеруча күп һәм киң таралган. Аларны бары тик дөрес һәм тиешле вакытта, урынлы куллана белү генә таләп ителә.

Куелган максат һәм бурычлардан чыгып, квалификаион чыгарылыш эше кереш, 3 бүлектән торган төп өлештән (“Татарларда аралашу процессында сөйләм этикеты”, “Татар сөйләмендә аралашу – мөгамәләнең төрләре”, “Мәктәптә сөйләм этикетын (мөгамәләсен) формалаштыру һәмүстерү өстендә эш”), йомгак, библиография һәм кушымтадан тора.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

I БҮЛЕК: Татарларда аралашу-мөгамәлә формаларының темасы төркемнәре һәм семантик үзенчәлекләре.

1.1. Аралашу мөгамәлә(сөйләм этикеты)турында төшенчә. Аның функцияләре.

Һәр халык үзенең яшәеш барышында үзенчәлекле аралашу һәм мөгамәлә итешү системасын барлыкка китерә. Без һәр көнне кешеләр: туганнарыбыз, дусларыбыз, хезмәттәшләребез, күршеләребез белән аралашабыз. Бер-беребез белән сөйләшеп торабыз, телефон аша элемтәгә керәбез, хатлар язышабыз. Аралашу безнең өчен гадәти хәлгә әйләнгән, без аның катлаулы күренеш икәнлеге турында уйлап та тормыйбыз.

Сөйләшү-аралашу бик күп фәннәр тарафыннан өйрәнелә. Бу феномен социология, психология, лингвистика, медицина, этнография һ.б. фәннәрдә өйрәнү-тикшеренү объекты булып тора.

Аралашу телдән башка була алмый. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге ”ндә тел сүзе “җәмгыятьтә кешеләргә үзара аңлашу, аралашу өчен хезмәт итә, фикерләү нәтиҗәләрен беркетеп бара торган һәм гадәттә һәр халыкта үзгә, үзенчә булган сүзләр һәм грамматик чаралар системасы” дип билгеләнелә.[48;69]

Сөйләм этикеты дип аңланылган төшенчәне безнең һәркайсыбыз көн дә һәм күп тапкырлар кабатлап куллана. Чынлап та, сөйләм этикетын барлыкка китерүче сүзләр һәм тәгъбирләр ярдәмендә без көн дә берничә тапкыр кемгә булса да мөрәҗәгать итәбез, танышларны сәламлибез, ә кайвакыт таныш булмаган кешеләр белән дә исәнләшәбез, кешеләр белән саубуллашабыз, кемгәдер рәхмәтебезне белдерәбез, кем алдында булса да гафу үтенәбез, кемнедер котлыйбыз. Шулай итеп, сөйләм этикетын көндәлек тормышыбызда кулланыла торган сүз һәм тәгъбирләр системасы, җыелмасы дип әйтергә була.

Аралашуыбызда сөйләм этикетын тәшкил итүче тел чараларыннан урынлы һәм дөрес файдалану, гомумән, тел сафлыгын саклау хәстәре галимнәребез игътибарыннан читтә калмый. Бу өлкәдә рус телче-га- лимнәреннән профессор Н. И. Формановская берничә дистә еллар буена актив эшләп килә. Ул сөйләм этикетына түбәндәге билгеләмәне бирә: “Сөйләм этикеты – җәмгыять тарафыннан булдырылган сөйләм холкы кагыйдәләре. Бу кагыйдәләр җәмгыятьтәге һәр кешегә мәҗбүри һәм алар сөйләм формулалары ярдәмендә беркетелгәннәр” (53,4). Сөйләм этикетының асылын билгеләп, аның үсеш-үзгәреш кичерүен ачыклап, ул болай дип яза: “Ләкин шул ук вакытта бу сөйләм формулалары тарихи яктан үзгәреп торырга тиешләр”[53;5].

Татар тел белемендә сөйләм этикеты (мөгамәләсе), аның үзенчәлекле система булуы, аралашу этикетының телдә чагылышы кебек проблемалар әле яңа тикшерелә башланалар гына.

Бу җәһәттән татар тел белемендә киң планда монографик тикше-ренүләр дә юк.

Татар галимнәренә килгәндә, Г. Шәйхиева сөйләм этикетын “сөйләм әдәбе” дип бирә. Аның билгеләмәсе буенча “сөйләм әдәбе – аралашуны әңгәмәдәшләрнең иҗтимагый рольләренә, шуннан чыгып, җәмгыятьтәге урыннарына туры китереп, билгеле бер стильдә, рәсми яки рәсми булмаган шартларда сөйләм бәйләнеше урнаштыру өчен билгеләнгән тотрыклы тел формулалары системасы”[61;43]

Заключение

Бүгенге XXI гасырда яшәгән татар халкының аралашу-мөгамәлә формулалары аеруча күп һәм киң таралган. Боларны белүзур әһәмияткә ия. Аларны дөрес һәм урынлы куллана белүижтимагый тормышта, кешеләр арасында дустанә мөнәсәбәтбулдыра, татар хатында кешелеклелек сыйфатларын тәрбияли.

Квалификацион чыгарылыш эшендә карап үткән барлык аралашу-мөгамәләформулалары татарларның гомум әдәп культурасын тәшкил итә.

Кешеләр яхшы мөгамәләдә булсын өчен иң элек бер-берсен аңларгаһам аралаша белергә тиеш. Моның өчен татар телендәге татарсүзләренең жөмләдө, үзебезнең көндәлек тормышта кулланылышын,телебезнең лексик нормаларын белергә, истә тотарга кирәк.

Әйтергә кирәк, яшь буын укытучылары, балаларны аралашу-мөгамәлә формулалары белән тагы да ныграк таныштырсын иде. Әаның өчен балада иң элек туган телебезгә кызыксыну хисе уятыргаһәм мәхәббәт тәрбияләргә тиешбез. Киләчәк буын турындаукытучылар кайгыртырга хаклы. Баланы кечкенәдән үк исәнләшергә,гафу үтенергә, әдәпле мөрәжәгать итәргә, дөрес саубуллашырга,олылар белән олыларча сөйләшергә өйрәтсәң генә, киләчәктә дә улитагатьле, мәрхәмәтле, ягымлы, акыллы, башкаларны хөрмәт итүчәнбулып үсәр.

Дөрес тәрбия иң элек гаиләдән башлана. “Бөек рус язучысыМ.Горький әйтмешли: “Балаларны тавык та ярата белә. Ә менәаларны тәрбияли белү - талант һәм тормышны киң белүне таләп итәторган дәүләт күләмендәге бөек эш ул”[2,46]. Балага әхлаклылык,хезмәткә уңай мөнәсәбәт, эшли белү осталыгы ата-анадан бирелә.

Педагог А.С. Макаренко болай дигән: “Безнең балаларыбыз – илебезнең һәм бөтен дөньяның булачак гражданнары алар. Тарихныалар иҗат итәчәкләр. Безнең балаларыбыз – булачак ата-аналар, үзчиратларында алар да үз балаларын тәрбияләячәкләр. Балаларыбызменә дигән гражданнар, яхшы әти һәм әни булып үсәргә тиешләр.Ләкин моның белән генә бетми әле: балаларыбыз – безнеңкартлыгыбыз да. Дөрес тәрбиябезнең бәхетле картлыгыбыз, начартәрбия – безнең булачак кайгыбыз, безнең күз яшьләребез, башка кешеләр алдында, бөтен ил каршында безнең гаебебез ул”[11;84].

Аралашу-мөгамәлә формулаларын балалар гына түгел, хәттаолылар да дөрес һам урынлы файдалана белергә тиеш. Дөнья булгач, төрле хәлләр була, кеше төрле ситуацияләрдә кала, башка кешеләр белән очраша, таныша, аралаша, бер-берсенең хәлен сораша һ.б.ш.

Шуңа күрә көндәлек тормышыбызда әзер булган аралашуформулаларын онытмыйк, чөнки бу безнең никадәр культуралы, әдәпле булуыбызны күрсәтә.

Без сөйләм мөгамәләсен алга таба үстерергә, аның ижтимагый һәм лингвистик якларына игътибар итәргә тиешбез. Аралашу-мөгамәлә формулаларының иҗтимагый һәм лингвистикүзенчәлекләре исә катлаулы процесс булып тора.

Безнеңчә , бу тема кабат өйрәнүләрне таләп итә, чөнки ул татар тел белемендә аерым тикшерелмәгән һәм аз эшкәртелгән.

Татар телендә аралашу-мөгамәлә формулалары бик күп. Безнеңхезмәттә каралганы гына да уннан артып китә. Мәсәлән: исәнләшү,танышу, саубуллашу, чакыру, һ.б.ш. Алар нигезендә сөйләүлекләр дәтөзелә.

Милләтебезнең киләчәге бүген балалар-бакчасына йөри, мәктәптәпарта артында утыра, югары уку йортларында белемен арттыра.Киләчәк буынның нинди кеше булып үсүенә, аларда нинди әхлаксыйфатлар тәрбияләнгән булуына без һәрвакыт җаваплыбыз. Шуңа күрә мәктәптә балаларга этикет формулаларын өйрәтү зарури.

Список литературы

1. Абдуллин И.А. Татарско-русский словарь. – Казан: ТКН, 1995, 2 нче басма. –213 б.

2. Әмирхан А.Г. Милли әдәп сагында // Мәгариф. – 1994. – № 8. – Б.45-47

3. Әхмәдуллин А.Г. Татар әдәбиятыннан хрестоматия. Казан:Мәгариф, 2000. – 713б.

4. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы. – Уфа, 1975. – 367б.

5. Бгажноков Б. X. Адыгский этикет. – Нальчик: Эльбрус, 1978. – 346с.

+ еще 59 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Формы приветствия и прощания как средства создания коммуникативной ситуации»
Раздел: Разное
Тип: ВКР
Страниц: 77
Цена: 2600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика