ВКР

«Характеры в рассказах шарифа камала»

  • 70 страниц
Содержание

КЕРЕШ ….….…. 3

ТӨП ӨЛЕШ

Беренче бүлек. Шәриф Камал хикәяләрендә характерлар. 8

1.1. Характер турында төшенчә . 8

1.2. Шәриф Камалның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү . 12

1.3. Ш.Камал хикәяләрендә бәхет эзләүче геройлар ….….… 16

Икенче бүлек. Шәриф Камал хикәяләрендә характер тудыру чаралары . 28

Өченче бүлек. Ш.Камалның «Буранда» хикәясен мәктәптә өйрәнү буенча методик күрсәтмәләр ….….

49

ЙОМГАК ….… 59

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ ….….….… 65

Введение

Шәриф Камал (1884-1942) – Ленин ордены белән бүләкләнгән, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булган күренекле прозаик, драматург. Ул әдәбият мәйданына тормышның, заманның аеруча хәтәр һәм кискен борылышлы елларда килә. Бу дәвер милли-тарихи борылышларның, социаль-иҗтимагый каршылыкларның җиһан киңлекләренә җәелгән дулкынлы көрәшләре белән характерлы. Шул куәтле хәрәкәтләр эчендә Шәриф Камал үзенчәлекле карашы белән күренекле сүз остасы булып җитешә.

Язучының иҗади эшчәнлеге 1906 елда чыккан «Садә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы белән башлана. Әмма урнаштырылган әсәрләр сәнгатьчә эшләнеш ягыннан зәгыйфь булалар.

XX йөз башларыннан алып Ш.Камалның «Сулган гөл» (1909), «Шәкерт» (1910), «Козгыннар оясында» (1910), «Сәмруг кош» (1910), «Депутат» (1910), «Бәхет эзләгәндә» (1911), «Күңелсез эш» (1910), «Көзге яңгыр астында» (1913) кебек хикәяләре, «Акчарлаклар» (1914) повесте, «Таң атканда» (1927), «Матур туганда» (1937) романнары һәм «Хаҗи әфәнде өйләнә» (1915), «Таулар» (1931), «Томан арты» («Габбас Галин») (1934) пьесалары иҗат ителә. Язучының шушы әсәрләре аңа иҗатка юл ача.

Күренекле тәнкыйть осталары Ш.Камал иҗатына югары бәя бирәләр. Ш.Камал иҗатына кагылышлы мәкаләләрнең күбесе 1913-1914 елларга туры килә. Бу дәвер, бер яктан, матур әдәбиятта әдәби-эстетик эзләнүләр чоры буларак характерланса, икенче яктан, XX гасыр башы Яңарыш хәрәкәтенең иң югары ноктасына ирешкән еллары рәвешендә дә бәяләнә ала. Ш.Камалның хикәяләре әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Г.Ибраһимовның игътибарын үзенә җәлеп итә. Дөрес, аның тәнкыйди мирасында әдип иҗаты төрле яклап тикшерелгән, иҗади йөзе билгеләнгән күләмле мәкаләләр урын алмый, шулай ук теге яки бу әсәре басылып чыгу уңае белән язылган рецензияләре дә күзәтелми. Аның тәнкыйть практикасында соңгы бер ел эчендә дөнья күргән басмаларга, китапларга, матбугатка бәя бирү максатын күздә тоткан еллык хисап жанры актив файдаланыла. Г.Ибраһимовның 1915 елда «Яңа әсәрләр, яңа имзалар вә яшь куәтләр» исемле язмасы басыла. Иң беренче нәүбәттә «Анда җиңел кул, җиңел каләм бар. Һәр җиргә җиңел генә кагылып уза ала торган җитез тасвир бар. Аның теле матур, каләме шома йөри, җиңел һәм рәхәт яза. Бервакытта да тирәнгә чуммый» [42; 208] рәвешендә Ш.Камал стиленең үзенчәлеге, төп сыйфаты билгеләнә. Г.Ибраһимов, беренчеләрдән булып, язучының хикәяләрендә идея-эчтәлек, тел-өслүб җәһәтеннән госманлы әдипләреннән Гошшакыйзадә, Халид Зыя тәэсирләрен һәм, ике сыйфатта гына булса да, А.П.Чехов йогынтысын күрсәтә. Ш.Камал иҗатының бу ягы әдәбият галиме Р.Ганиева хезмәтләрендә тирән һәм җентекләп тикшерелә [27; 198-212]. Индивидуаль әдәби йөзе, сүзе, кыска күләмле хикәяләре белән Ш.Камалның тиз арада үз укучысын табуы, танылуы, иҗаты хакында фикер алыша башлаулар уңай як буларак ассызыклана: «Үзенә башка бер сүзе, аерым йөзе булганлыктандыр, аның имзасы тиз арада күзгә чалынып, аны укый гына түгел (бездә һәр басылганны укыйлар), аның хакында сөйләшә дә башладылар» [42; 207].

Соңрак Ш.Камал иҗатын Г.Халит, Г.Кашшаф, И.Нуруллин, Р.Ганиева, Ә.Нигъмәтуллин, Д.Заһидуллина, Ф.Бәширов, Т.Гыйләҗев һ.б. тикшергән. К.Федин Ш.Камалның татар әдәбиятында зур урын тотканлыгын билгеләп үткәч, болай дигән иде: «Аның язмышы… Хәтта безне – гаять катлаулы һәм чуар биографияләрне күргән, белгән кешеләрне дә әкияттәгедәй төрлелеге белән таң калдыра». Чыннан да, ул туган халкына, аның рухи байлыгына, борынгыдан сакланып килгән гореф-гадәтләренә тирән мәхәббәт-хөрмәт саклау кирәклеге, һәр халык тормышында да моның изге мөкадәс булуы хакында әйтеп калырга тели. Шәриф Камал язучылык иҗаты белән беррәттән әдәбият һәм сәнгать өлкәсенә караган фикерләрен даими рәвештә әйтеп килде.

А.Әхмәдуллин әдипнең кеше психологиясен оста сурәтләвенә игътибар итә: «Ш.Камал кеше рухының нечкә күчешләрен, психологик кичерешләрне оста сурәтли. Кешенең үкенү, соклану, явызлану, аптырау, шатлану, кайгыру, үрсәләнү, елау моментларын төгәл гәүдәләндерерлек ситуацияләр таба, шуңа кулай җөмләләр һәм сүзләр, сурәтләүләр куллана» [2, 94].

Р.Салихов, Н.Вәлиевнең «Әдәби Алабуга» (2005) исемле китабында Ш.Камалга бирелгән бәяләмә моны тагын да раслый: «Ш.Камал иҗатының беренче адымнарыннан ук үзен оригиналь язучы итеп күрсәтте. Моны тәнкыйть модернистик агымнар йогынтысы дип аңлатты. Язучының оригинальлеге иң элек аның тормыш аспектларын сайлауда да, сурәтләү чараларын үзенчә куллануда да күренә» [21,171].

Р.Сверигин әдипнең язу осталыгын бәяләп, болай ди: «Шәриф Камалның әдәби сурәтләр, бизәкләр, төсмерләр, сизелер-сизелмәс деталь штрихлар, нюанслар белән эш итү осталыгы бүген дә таң калдыра» [22, 6].

Татар әдәбиятында Шәриф Камалның иҗаты югары бәяләнүен рус язучысы К.Федин да билгеләп үтә: «Бу исемнең танылуы язучының татар әдәбиятында тоткан урынын аклый, ә аның олы язмышы безне – иң катлаулы һәм гаҗәеп биографияләр күреп гадәтләнгән кешеләрне дә фантастик булуы белән таң калдыра» [28, 503].

Әдәбият галиме һәм методист Ә.Нигъмәтуллин моны тагын раслый: «Әдипнең тормыш юлы һәм мирасы чынлап та соклангыч. Ул – заманының актуаль темаларын кызыклы да, үзәнчелекле дә итеп яктыртуы, хикәя, повесть, роман, драма һәм комедия жанрларының кабатланмас үрнәкләрен бирүе, татар демократик һәм совет әдәбиятларын нигезләүдә, үстерүдә зур хезмәт куюы белән җуелмаслык тирән эз калдырды» [15, 403].

Әдәбият белгече Х. Хисмәтуллин Ш. Камалның этик һәм эстетик принципларга нигезләнеп язуы турында әйтә: «Татар буржуа әдәбиятында милләтчелек, реакцион романтизм һәм декадентлык идеяләры, «саф сәнгатьчелек» тенденцияләре тамыр җәеп килгәндә, Ш. Камал әдәбиятта этик һәм эстетик принципларның берлеге ягында, әдәбиятның «тормышны өйрәтүче дәреслек» (Н.Г. Чернышевский) булып, билгеле иҗтимагый идеалларга хезмәт итәргә тиешлеге ягында торды» [25, 56].

Шулай итеп, төп методологик чыганаклар буларак әдәбият белгечләре А.Әхмәдуллин, И.Нуруллин, Р.Ганиева, Д.Заһидуллина, А.Яхин, Р.Сверигин, һ.б. һәм күренекле язучыларның (Р.Ишморат, Ә.Фәйзи, Г.Кашшаф) хезмәтләре, тәнкыйть мәкаләләре тора.

Әдипнең каләмдәшләре, тәнкыйтьчеләр аның иҗатын бай һәм күп кырлы дип атыйлар. Ш.Камал әсәрләренең уңышы, сыйфаты бүгенге көнгә кадәр ачыкланып бетмәгән, бигрәк тә язучы каләменнән төшкән хикәяләрнең бүгенге көн белән аваздаш булуы язучы мирасына ныклы игътибарны сорый. Ш.Камал иҗаты ХХ йөз башында һәм аннан соң да галимнәрнең игътибарын даими рәвештә үзенә җәлеп итеп торса да, язучының кечкенә күләмле хикәяләрендә характерларны тудыру осталыгына багышланган аерым фәнни хезмәтләр күренми. Шуңа да тәкъдим ителгән квалификацион эшендә күтәрелгән мәсьәлә актуаль булып кала.

Квалификацион чыгарылыш эшенең максаты булып Шәриф Камал әсәрләрендә характерларны, тормышчан конфликт һәм аны жанлы образлар ярдәмендә хәл итү осталыгын тикшерү тора.

Максатка ярашлы рәвештә түбәндәге бурычларны хәл итү күз уңында тотыла:

1. Ш.Камал прозасының стиль индивидуальлеге нигезендә үзенчәлекле геройлар галереясен – кабатланмас характерларны бирү осталыгын өйрәнү;

2. Геройларның характерын ачуда җанлы һәм җансыз табигать сурәтенең, әлеге сурәт тудыру чараларына салынган әдәби-эстетик йөкнең Ш.Камал әсәрләрендә концептуаль чагылышын исбатлау.

3. Язучы хикәяләрендә бер үк табигать күренешенә салынган мәгънә төсмерләрен төрле вакыйгалар һәм геройлар бирелешенә бәйле тикшерү;

4. Ш. Камалның «Буранда» хикәясен мәктәптә өйрәнү мөмкинлекләрен барлау.

Тикшерү обьекты итеп Шәриф Камал хикәяләре алынды.

Тикшерүнең предметы – Ш. Камалның ХХ гасырның 10 нчы елларында язылган хикәяләрендәге геройларның характер бирелеше.

Квалификацион чыгарылыш эшенең фәнни-гамәли әһәмияте – Шәриф Камал әсәрләрендә характерларны, тормышчан конфликт һәм аны жанлы образлар ярдәмендә хәл итү осталыгын тикшеренүендә, чөнки аның ижатына тулы, системалы рәвештә күзәтү хәзерге көн таләбе буларак та карала ала.

Хезмәтнең структурасы куелган максатка һәм материалны өйрәнү буенча ачыкланган бурычларга нигезләнеп билгеләнде. Чыгарылыш эше керештән, ике бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Фрагмент работы

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ШӘРИФ КАМАЛ ХИКӘЯЛӘРЕНДӘ ХАРАКТЕРЛАР

1.1. Характер турында төшенчә

Әдәбият белеме өлкәсендә үзәк мәсьәләләрнең берсе булып реалистик сүз сәнгатенең асылын өйрәнү тора. Аның үсеш-үзгәреше әдәби характер проблемасыннан аерылгысыз. Характер төшенчәсе киң мәгънәсендә тормыштагы затның психик үзенчәлекләренә карый. Кешенең эчке дөньясын исәпкә алмыйча, анын әдәп, әхлак сыйфатларын читләтеп үтеп, рухи тормышындагы каршылыклы хисләр эволюциясен күрсәтүдән башка реалист язучы характерны бөтен итеп тудыра алмас иде. Характерны тарихи-иҗтимагый шартлар белән бәйләнештә ачу шулай ук бик әһәмиятле бурыч. Әлеге ике шартның исәпкә алынуы, аларның синтезы язучының индивидуаль иҗат үзенчәлекләрен, дөньяга карашын ачыклау мөмкинлеген бирә.

Соңгы еллар әдәбият белемендә характер проблемасын аерып алып өйрәнүгә, язучының сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләрен билгеләүгә игътибар бераз кимеде. Аерым алганда, Ш.Камал иҗатын өйрәнгән галимнәр нигездә аның әсәрләрендәге идея, проблема мәсьәләсенә тукталалар. Гыйльми, тәнкыйди хезмәтләрдә Ш.Камал тудырган образлар дөньясын тулысынча анализлау, характерлар, типлар тудыру үзенчәлекләрен ачу, әсәрләренең сәнгатьчә җирлеген ачып бирү җитешми. Әдәбиятыбызны кабатланмас психологик характерлар белән баеткан язучы Ш.Камал иҗатыңдагы табышлар да үзләренә игътибар сорый. Менә ни өчен әдип әсәрләрендәге геройларның характер үзенчәлекләрен тикшерү әдәбият белеме һәм тәнкыйть өлкәсендә актуаль мәсьәлә булып тора.

Ш.Камал хикәя һәм повестьларының үзәгенә катлаулы язмышларны куярга ярата. Әдип аларның рухи дөньясына үтеп керә, геройларының уй-кичерешен, борчу-хәсрәтләрен, кылган эш-гамәлләрен тасвирлау ярдәмендә аларның характер үзенчәлекләрен ачып бирә. Бу исә үз чиратында аның әсәрләрендә вакыйгалар агышын, тормыштагы катлаулы ситуацияләрне эзлекле, бөртекләп сурәтләүне тәэмин итә. Автор моңа кешенең әйләнә-тирә белән органик бәйләнешен күрсәтү ярдәмендә ирешә. Нәтиҗәдә, автор әдәбиятның төп сурәтләү объекты булган кешене шактый катлаулы контекстта, киң колачлы, күпьяклы итеп тасвирлый.

Шуңа күрә реалистик татар әдәбиятының классигы, психологик проза остасы Ш.Камалнең иҗат дөньясын, характерлар, типлар тудыру үзенчәлекләрен ачыклау, әсәрләренең сәнгатьчә эшләнешен тулы бер системада өйрәнү һәм анализлау мөһим, актуаль мәсьәлә булып тора. Әдипнең психологик проза остасы булуы хакында татар әдәбият белемеңдә тикшеренүләр булмады түгел. Язучының моңа ирешү арсеналы шулай да әле җитәрлек өйрәнелмәгән. Бу Ш.Камал геройларының характерларын психологик аспектта өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйли. Иҗатындагы бу сыйфаты әдипнең индивидуаль казанышының бөеклеген раслый, аны сүз рәссамы буларак характерлый.

Әдәбият белемеңә характер төшенчәсе, чынбарлыктан тыш, психология, этика һәм фәлсәфә өлкәсеннән килеп керә. Гәдәттә, характер дигәндә, «кешенең психологик үзенчәлекләренең тотрыклы җыелмасы» дигән мәгънә аңлана [23, 144]. Бу билгеләмәдә характерның тышкы тирәлек белән бәйләнеше инкяр ителми. Әдәбият белеме, характер турында фикер йөрткәндә, психология һәм фәлсәфә фәннәрендәге өйрәнүләргә нигезләнеп эш итә. Язучы хыялында туган характерны бәяләүнең үлчәмнәре булып тормыш чынбарлыгы һәм югарыда аталган фәннәрнең бу өлкәдә ирешкән казанышлары тора.

Заключение

Ш.Камал әдәбият мәйданына тормышның, заманның аеруча хәтәр һәм кискен борылышлы елларында аяк басты. Егерменче гасырның тууын бик күпләр зур хыяллар, яңа өметләр, «озакламый кешеләрнең якты, матур таңы атар» дигән тирән ышаныч белән каршы алдылар.

Кешелек хокукларын, гади хезмәт кешесенең бөеклеген һәм олы бәхеткә лаек икәнлеге хакыйкатен югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп язу осталыгы шулай ук әдәби әсәрләр аша инде гадәти, традицион үгет-нәсихәтчелеккә күнегә башлаган татар укучысы өчен зур яңалык була. Әдәби сүзнең тәэсири, экспрессив һәм фәлсәфи сыйфатларына, беренчеләрдән булып, Г.Ибраһимов һәм Ш.Камал күз сала, һәм кайберәүләр аңлатуы буенча, әлеге әдипләрнең билгеле бер агым, юнәлеш, метод яисә конкрет бер «-изм» тарафдарлары буларак эш итүләрендә түгел, ә укучыга тәэсир итү алымнары даирәсен һәм гомумән, үз иҗатларын һичбер конкрет агым, юнәлеш һ.б. шундый кысалар белән чикләмәскә тырышуларында иде.

Шәриф Камалның әдәби сурәтләр, бизәкләр, төсмерләр, сизелер-сизелмәс деталь-штрихлар, нюанслар белән эш итү осталыгы бүген дә таң калдыра. Үз вакытында замандашларының бик югары бәясен алган «Уяну» (1909) хикәясе әдипнең әнә шул яңа алымнар гаммасы белән иркен эш итү, укучы күңеленә көчле тәэсир ясый белүенең кызыклы һәм уңышлы тәүге үрнәге иде. Шәриф Камалның беренче хикәя-новеллаларында, һәр очракта диярлек, кешенең эчке халәте белән табигать торышы ниндидер бер аерылмас тыгыз бәйләнештә янәшә куела. Бу очракта да кеше күңелендәге җил-давыл һәм табигатьнең шул мизгелләрдәге тынычсызлыгы аеруча калку чагылдырыла.

Төзәтеп булмаслык югалту үкенече темасы «Буранда» (1909) исемле хикәясендә дә кабатлана. Бер караганда, монда «Уяну»дагы кебек кыскалык та, нык, тыгыз оештырылган сюжет та юк кебек. «Буранда» һәм 1909-1914 елларда иҗат ителгән башка әсәрләре белән («Бәхет эзләгәндә», «Тормыш көе», «Сулган гөл», «Эч пошулы», «Чит илдә», «Уяну», «Козгыннар оясында», «Сукбай», «Авыл мөгаллиме», «Акчарлаклар» һ.б.) Шәриф Камал псхологик новелла, хикәя, повесть кануннарын бөтен нечкәлекләрендә һәм катлаулылыгында үзләштергәнлеген исбат итте. Бу тәҗрибә алга таба совет чоры елларында әдәбият мәйданына килгән бик күп проза вәкилләренә үзенең шифалы йогынтысын ясап торды.

Әдипнең кечкенә күләмле әсәрләре күп очракта геройның мәйданнан, аренадан китеп баруы белән тәмамлана. Бу китү аерым өметләрнең, тормыш исәпләренең герой үзе көтмәгәнчәрәк тәмамлануы рәвешендә бирелә. Шәриф Камал мондый ситуация ярдәмендә, өмет-хыялларның кайберләре җимерелсә, югалса да, алар урынына яңалары килүе, күңелләрдә яңа өметләр кабынуы, тормыш җепләре, йомгаклары никадәр чәбәләнгән булса да, аның очын һәрвакыт эзләргә, табарга кирәклеге һәм шул өмет чаткыларының кеше өчен, аерым алганда, «кечкенә кеше» өчен, вакытлыча булса да, яшәү чыганагы икәнлеге хакында сөйли. Бу хакыйкать аның чын реалист язучы икәнлеген тагын бер кат раслый.

Шулай да Шәриф Камалның башлангыч чор иҗатыннан дөньяга карашлары нык формалашкан, ачык һәм хөр максатлы, гел якты идеалларга табынган геройларны эзләргә яисә табарга тырышу артык һәм мәгънәсез эш булыр иде. Әмма зур нәтиҗәләр ясарга бу иҗат чорында Шәриф Камал үзе дә ашыкмый әле. Тик булачак котылгысыз борылыш-үзгәрешләрне якынча сиземләү, борчылу, ниндидер шомлану, нәрсәнеңдер хәвефлелеген көтү, хисләрнең беркадәр аморфлылыгы чыннан да әдипнең кайбер авангард-модернистик, аерым алганда импрессионистик агымнарга бик үк битараф булмавын искәртә. Әмма боларны таныган хәлдә дә, уңга-сулга каерылып, селтәнеп, бөек реалистны аның төп үз җирлегеннән, ягъни реализмнан читләштереп карау зур хата булыр иде.

Инкыйлабтан соң илдә булган үзгәрешләр күренекле әдип иҗатына да эз салып үттеләр. «Акчарлаклар» исемле гүзәл повесть язганан соң, әдип иҗатында беркадәр туктап тын алу, алдагы иҗат юлларын сайлау алдыннан уйлану, хәтта беркадәр иҗат пассивлыгы да сизелде. Ә бәлки узган гасырның егерменче елларында яңа җәмгыятькә мөнәсәбәттә әле әдипнең иҗат кыйбласы, юнәлешләре ачыкланып ук җитмәгән дә булгандыр. Бу хәл аның шул чорда язган әсәрләренең сыйфатында да сизелә. Шәриф Камалның совет чорында иҗат ителгән хикәяләре әдәби эшләнешләре ягыннан элеккегеләреннән беркадәр кайтыш, хәтта зәгыйфьрәк яки публис-тик язмаларга тартымраклар. «Таң атканда» (1925) исемле инкыйлаби романы да, гәрчә «Акчарлаклар» повестеның дәвамы рәвешендә тәкъдим ителсә дә, айдагыча яңа ачышларга да, авторның үзенең иҗади канәгатьләнүенә дә дәгъва итә алмый. Беренче өлештәге («Акчарлаклар») инде укучы яратып өлгергән геройлар (Газизә, Гариф) танымаслык булып үзгәргәннәр – аларның характер һәм кешелек сыйфатлары да хәзер башкачарак. Гомумән, әсәрнең социаль вазифаларга буйсындырылып эшләгәнлеге нык сизелеп тора һәм, ахыргы җөмләләре шактый пафослы булса да, «моның инде ачык кына дәвамы булмаячак» дигәндәй, кинәт өзелгән сыман тәмамланып та куя.

Егерменче еллар барышында яңа дәвергә күчкәндә, автор күңелендә һәм иҗатында яңа бер перспектив омтылыш пәйдалана башлый. Әдәбият-сәнгатьнең матурлык чыганагы икәнлеген бик яхшы сиземләүче әдип гүзәллекне тормышның үзеннән табарга тырыша. Мондый омтылышны хәтта яңа әсәрләрнең исемнәреннән үк белеп була: «Таң атканда» (1925), «Авыл матур уйлый» (1926), «Матур туганда» (1937), «Ныклы адымнар» (1942). Бу бу исемнәр авторның чын гүзәллеккә никадәр сусаганлыгы һәм яңа җәмгыять, яңа тормыш белән бәйле өметләрнең тормышка ашачагына ышаныч һәм теләктәшлеге нинди зур икәнлеге хакында сөйлиләр.

Шәриф Камал әсәрендә реализм һәм романтизм төсмерләре күптөрле чаралар, мәсәлән, юмор, сатира, лирик буяулар, бизәкләр ярдәмендә дә гәүдәләнә. Әдәбият белгечләре бу иҗаттан авангардизм элементларын, аерым алганда, импрессионизм дип аталучы сәнгать агымыннан килеп кергән күренешләрне дә табарга телиләр.

Кыскасы, Шәриф Камалдай олы әдипләребезнең иҗатлары һәрьяклап яңадан барлап тикшереп чыгуны сорый. Бәя-анализда элеккеге катып калган карашлардан арыну да, аз тикшерелгән өлкәләрне дә искә алу – бердәй әһәмияткә, игътибарга лаек һәм зарури икәнлеге аңлашыла.

Гомумән алганда, бу чор татар реалистик хикәясендә язучылар иҗтимагый каршылыклар аша шәхес, гомумкешелек фаҗигасен ачуга ирешәләр. Тормышның авырлыгы, хәерчелек, сугыш кебек иҗтимагый проблемалар әлеге фаҗиганең бер этәргеч көче генә булып кала. Психологизм алымнары ярдәмендә, язучылар төп сәбәпләрнең кеше холкында, әхлакый сыйфатларда, яшәеш кануннарында булуын ассызыклыйлар. Фәлсәфи фикер әсәрләр материалында зур гомумиләштерүләр ясауга юл ача.

Ш.Камал иҗатының гаҗәеп бер үзенчәлеге шунда: ул табигать күренешләрен кешенең эчке дөньясына тәэсир итеп, аның күңел түрендәге кичерешләренә бәрабәр итеп бирүгә сәнгатьчә көчле чара буларак файдалануында. Кеше кичерешләрен ачып бирү, аның иң нечкә кылларына кагылу язучы өчен җиңел эш түгел, билгеле. Максатына ирешү өчен автор бик күп сурәтләү чараларына мөрәҗәгать итә. Табигать күренешләрен тасвирлауда аны кешенең күңел дөньясы белән бәйләү матур әдәбиятта яңа күренеш түгел. Моңа мисал итеп Л.Н.Толстой, А.П.Чехов, Ф.Әмирхан әсәрләрен күрсәтергә була. Шәриф Камал исә әнә олугъ әдипләр башлаган традицияне дәвам иттереп кенә калмый, ә үзенә хас булган үзенчәлекле юлдан китә.

Ш.Камал таланты гади фактларга тирән, фәлсәфи мәгънә сала белү, психологик драматизмны нечкә лиризм белән бергә кушу, катлаулы һәм күп төрле хисләр гаммасын бирү осталыгы белән аерылып тора. Ул художник буларак үзенчәлеге, новаторлыгы әдәбитка мул итеп авыл тормышын кертүдә, гади эшче хезмәтенә дан җырлауда чагылды.

Шәриф Камалның ХХ гасыр башында язылган хикәяләрен тикшереп чыкканнан соң, түбәндәгеләрне билгеләргә мөмкин:

– Ш.Камал «Уяну», «Сукбай», «Чит илдә», «Козгыннар оясында» һ.б. хикәяләрендә катлаулы, каршылыклы характер сыйфатларына ия булган геройларны гәүдәләндерә, «тормыш төбендәгеләрне» уйландыра, каһәрле язмышның хайвани яшәү кануннары геройларны төрлечә хәрәкәт итәргә этәрә;

– язучының бер төркем хикәяләрендә кайбер каһарманнарның исемнәре аталмый, әсәрне башлаганда кинәтлек, кискенлек беренче планга чыга, кыска, тыгыз фикерле җөмләләр, күп нокталар, ярымтонык, йомшак тоннар өстенлек итә («Бер картның тойгылары», «Буранда», «Сукбай», «Чит илдә»).

– Вакытлы эшчеләрнең, шахтерларның авыр тормышын, яшәү рәвешен ямьсез, караңгы буяуларда сурәтләгән «Козгыннар оясында» хикәясендә өметләре җимерелгән эшчеләрнең кешелек сыйфатларын югалта барып, тормыш төбенә тәгәрәүче буларак уңышлы күрсәтә;

– хикәяләрдә авыл зыялылары («Авыл мөгаллиме», «Шәкерт») образлары да чагыла;

– Ш.Камал прозасында җәмгыятьтәге кимчелекләрне сатирик үткенлек белән фаш иткән «Сәмруг кош», «Депутат», «Җимерелгән звонок» һ.б. хикәяләр аерым урын алып тора. Язучы иске карашлы дин әһелләре, тар милләтчеләр, үзләре өчен генә яшәүче депутатлар дөньясыннан, аларның мәгънәсез ыгы-зыгысыннан, буш мактану һәм кыланышларыннан сарказм алымы ярдәмендә үтергеч көлә;

– тышкы портретларында геройларның характер сыйфатларын, эчке дөньясын ачуга омтыла;.

– күп кенә хикәяләрнең финалына ишарә ясаучы саташу, төш алымнарын уңышлы файдала;

– табигатьне, техниканы, персонажларны һәм аларның тойгыларын, башка күренешләрне һәм вакыйгаларны тасвирлаганда язучы еш киң метафораларны куллана. Метафорларга бай тел – егерменче еллар әдәбиятына хас күренеш. Ләкин бу күренеш Шәриф Камалның кайчак метафорик тел килешмәгән кебек урыннарда да очрый. Мәсәлән, кәнсә хезмәтен тасвирлаганда;

– Шәриф Камал – персонажлар теле аша геройларның образларын сурәтләү остазы. Персонажлар теленә язучы еш рус сүзләре һәм гади сөйләм элементлары кертә. Бу замананың үзенчәлекләре дә, персонажларның гади яки укымышлы кеше икәнен белдерә;

– фразеологизмнар әсәр телен бизәкләүдә аерымча зур урын алып торалар. Шәриф Камал фразеологик берәмлекләрне куллануда нечкә тематик сиземлек белдерә. Шулай, укымышлы кешеләр рус теленнән калькалаштырылган фразеологизмнарны кулланалар, ә тискәре консерватив персонажлар дини фразеологик берәмлекләр белән эш итәләр;

– Ш.Камал күп мәртәбә төрле мизгелләрдәге, төрле төсләрдәге, төрле халәттәге, бертуктаусыз хәрәкәттәге диңгез образын гәүдәләндерә. Ул сурәтләгән диңгез кояшлы да, томанлы да, караңгы да, давыллы да, салкын да, елмаюлы да, хәсрәтле дә. Еш кына ул диңгезне сынландыра, җанландыра, кеше табигатенә хас сыйфатлар тага.

– Язучының «Козгыннар оясында» һ.б. әсәрләрендә бирелгән диңгез сурәте җир һәм су стихиясе рәвешендә чагыла һәм кешелек дөньясындагы мәшәкатьләр белән табигать хозурлыгы арасындагы бәрелешне хасил итә.

– Язучы көчле эмоциональ тәэсир, буяуларны куерту, укучыны кичерешләр өермәсенә кертү өчен буран, җил, яңгыр, яшен, күк күкрәү кебек сурәтләрне еш куллана.

– Язучы иҗатында теге яки бу табигать күренеше геройның эчке дөньясы, кичерешләренә тәңгәл булып, укучыга әсәрнең эмоциональ тәэсирен бөтен тулылыгына тоярга ярдәм итә.

– Ш.Камал хикәяләрендә кеше – вакытлы, фани һәм табигать – мәңгелек, бакый капма-каршы куела. Кеше – вакытлы гына яшәүче, табигать тавышын аңламаучы җан иясе – шушы гүзәллек хәрәкәт уртасында ялгыз, көчсез, бәхетсез, үзенә рухи кыйбла эзләүче.

Список литературы

I. Чыганаклар

1. Камал Ш. Әсәрләр. Том 1. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1941. – 420 б.

2. Камал Ш. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1951.

3. Камал Ш. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.

4. Камал Ш. Сайланма әсәрләр. Өч томда. Том 1. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 282 б.

5. Камал Ш. Сайланма әсәрләр. Өч томда. Том 2. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 373 б.

6. Камал Ш. Сайланма әсәрләр. Өч томда. Том 3. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 280 б.

+ еще 82 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Характеры в рассказах шарифа камала»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 70
Цена: 2600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика