ВКР

«Хәсән сарьян иҗатында язмыш мәсьәләсе»

  • 40 страниц
Содержание

Кереш.3

I бүлек

Хәсән Сарьян иҗатына кыскача күзәтү.6

“Язмыш” турында төшенчә.10

II бүлек

Хәсән Сарьян иҗатында язмыш мәсьәләсе.13

II.1. "Бер ананың биш улы" әсәрендә язмыш мәсьәләсе.14

II.2. "Егет язмышы" әсәрендә язмыш мәсьәләсе.

Кушымта.

Йомгак.

Әдәбият исемлеге.

Введение

Хәсән Сарьян әдәбиятта хикәя остасы булып танылган әдип. Язучының әсәрләре заман рухын тоя белүен үзенә сеңдергән хәлдә, фәлсәфилеге, лириклыгы, моңсулыгы белән аерылып тора.

Тәнкыйть һәм әдәбият белеме фәннәре Хәсән Сарьян иҗатына бәя бирергә өлгерде инде. Мәсәлән, Ф.Галимуллин үзенең "Эзләнү вакыты" китабында: ".Иҗаты буенча фикер йөрткәндә, мин шулай уйлыйм: ул гомер буе яшь булып, яшьлеккә мәхәббәт белән яшәгән икән бит. Бу аның әсәрләрендә дә ачык төсмерләнә. Теләсә кайсы китабын алып карасаң да, аларда төп геройлар - үзләренең мәхәббәт-сагышлары белән мәш килгән ярсу күңелле яшьләр. "Күңел моңнары", "Туган як хикәяләре" җыентыклары андый геройларга аеруча бай", - дип язды. Роберт Миңнуллин исә, “Тәмле телле Сарьян” дигән мәкаләсендә аның турында түбәндәге фикерләрен белдерде: “Сарьян иң тәмле телле язучыларыбызның берсе иде. Татар теле – аның стихиясе, мәхәббәте иде, тел – аның өчен илаһи бер могҗиза, энҗе-мәрҗәннәргә, затлы асылташларга тиң хәзинә иде. Һәрбер сүзе уйланган, һәр җөмләсе ювелирларча шомартылган булыр иде аның. Телебезнең матурлыгын беләсе килгәннәр Сарьянга мөрәҗәгать итсен! Агач тел белән язучылар Сарьянны өйрәнсен! Телнең зур байлык, алтын хәзинә икәненә ышанмаучылар Сарьянны укысын! Менә кемдә ул тел!”.

"Бер ананың биш улы" повесте турында Р.Сверигин: "Мавыктыргыч итеп язылган әсәр бу. Сирин һәм аның туганнарының язмышы күңелне биләп ала. Хәсән Сарьян классик язучылар традицияләренә, халык авыз иҗатына, авыл җирлегенең тел үзенчәлекләренә нык таяна, гомумән, телнең кадерен белеп эш итә", - дип билгели үзенең мәкаләсендә. Укучыларга барып ирешү белән әдәби тәнкыйть повестька әнә шундый бәя бирде.

Әйтеп узганыбызча, Хәсән Сарьян татар әдәбиятында хикәя остасы булып танылды. Аның хикәя жанрындагы табышларын, үзенчәлекләрен өйрәнеп, махсус хезмәт язу әле алдагы бурыч булып кала бирә. Дөрес, Чаллы педагогия институты укытучысы Венера Макарова кандидатлык диссертациясендә бу юнәлештә үзенең шактый дәлилле сүзен әйтте дә инде.

Хәсән Сарьянның күп әсәрләре кеше һәм аның шәхес буларак формалашуы проблемасын хәл итүгә корылганлыгында бәхәс юк. Ләкин шул ук вакытта әдипнең әйтергә теләгән фикерләре арасында "Язмыш" мәсьәләсе хакындагылары да шактый ук күзгә бәрелеп торалар. Әдәби мирасны, аның теге яки бу нюансларын, яисә әсәр тукымасындагы нинди дә булса мәсьәләне яктырту, өйрәнү беркайчанда үз актуальлеген югалтмый. Бу безнең хезмәтебезнең дә актуальлеген билгели.

Әлеге хезмәтнең максаты итеп, Хәсән Сарьян иҗатында язмыш мәсьәләсе бирелешен тикшерү куелды. Максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар калкып чыга:

1. Хәсән Сарьян иҗатына кыскача күзәтү ясау;

2. “Язмыш” төшенчәсе турында билгеләмә алу;

3. Хәсән Сарьян әсәрләре белән танышу, язмыш мәсьәләсе бирелешен ачыклау.

Хезмәт ике бүлектән гыйбарәт.

Беренче бүлектә Хәсән Сарьян иҗатына кыскача күзәтү ясала, һәм шулай ук “Язмыш” төшенчәсенә билгеләмә бирелә.

Икенче бүлек “Хәсән Сарьян иҗатында язмыш мәсьәләсе” дип атала һәм үз эченә ике параграфны ала: “I.1. "Бер ананың биш улы" әсәрендә язмыш мәсьәләсе” һәм “I.2. “Егет язмышы” әсәрендә язмыш мәсьәләсе”. Әлеге бүлек гамәли яктан әһәмиятле бүлек булып тора: беренче бүлектә бирелгән теоретик материал икенче бүлектә конкрет әсәрләр мисалында ачыла, аңлатыла.

Хезмәтне язу барышында төп әдәбият буларак Фоат Галимуллинның “Эзләнү вакыты” хезмәте файдаланылды.

Өйрәнелә торган әсәрләр Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” һәм “Егет язмышы” китабыннан алынды.

Фрагмент работы

I бүлек

Хәсән Сарьян иҗатына кыскача күзәтү

Сарьян. Шушы җыйнак, матур исем белән ул әдәбиятка керде. Үзенә килешеп торган шушы исеме белән ул безнең хәтерләрдә дә саклана. Сәер дә,серле дә. Бер ишетүдә хәтергә уелып та кала. Тик ул исемен фамилия итеп, фамилиясен исем иткән иде: Хәсән Сарьян. Туган елы 1930, үлүе 1978 елның сентябрендә. Дөньяда ул бары 48 ел гына яшәп калды.

Сарьян (Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов) 1930 елның 24 мартында Башкортстанның Илеш районы Иске Аю авылында колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә алып, җиде классны күршедәге Теләкәй авылы мәктәбендә тәмамлый. 1945—1946 елларда Татарстанның Чаллы районы артистлары труппасында артист булып йөри, аннан соң, янә үз авылларына кайтып, 1948 елның, көзенә кадәр колхоз эшендә һәм клуб мөдире хезмәтендә була. 1948—1951 елларда Хәсән Сарьян Бөре татар педагогия училищесы студенты. Училищедан соң ул Уфа педагогия институтына укырга керә һәм, аны 1955 елда уңышлы тәмамлап, ике ел чамасы Уфада «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталары һәм «Сәнәк» журналы редакцияләрендә әдәби; хезмәткәр булып эшли, аннары, 1957—1960 еллар арасында, Башкорт дәүләт университетының филология бүлегендә татар теле тарихы һәм хәзерге татар теле курсыннан студентларга лекцияләр укый.

1960 елның октябрендә Хәсән Сарьян Казанга күчеп килә һәм 1965 елның ахырларына кадәр башта «Азат хатын» журналы редакциясендә җаваплы секретарь, соңыннан СССР әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры һәм «Идел» альманахының редакторы булып эшли. Гомеренең соңгы елларында ул язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Хәсән Сарьян Казанда талантлы язучы булып бик тиз танылды. Аның үзе исән чагында бастырып өлгергән җиде китабы татар прозасында яңа сүз, үзенчәлекле яңа дөнья булды. Билгеле, аңа әдәбият үренә күтәрелү җиңел булмады. Шактый ныклы киртәләрне җимерергә туры килде. Талант үзенекен итте – торгынлыкны акрынлап булса да ера, әдәбият түренә юл яра барды.

Әдәби иҗат юлын хикәяләр язудан башлаган әдип иде ул. Аның яшүсмерләргә адресланган беренче хикәяләр җыентыгы 1962 елда Казанда басылып чыга һәм укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Аннан соң 1965 һәм 1966 елларда авторның тагын ике китабы - хикәяләре тупланган "Классташлар" исемле җыентыгы һәм "Әткәм һөнәре" дигән повесте дөнья күрә. Сюжет төзеклеге, композицион җыйнаклык, җиңелчә юмор белән өртелгән тыгыз фикерле, халыкчан тел Хәсән Сарьянны шушы беренче хикәяләрендә үк үзенчәлекле язучы, тел остасы итеп таныта. Әдипнең язу стилендәге бу уңай сыйфатлар алтмышынчы-җитмешенче елларда иҗат ителгән күләмле әсәрләрендә тагы да үстерелә һәм яңа яклары белән ачыла. Адәм баласының яшәү мәгънәсен, гаделлек өчен көрәшен, гуманистик идеалларын заманча яңгырашта бәян иткән, бигрәк тә гаилә мөнәсәбәтләрен, әхлак мәсьәләләрен кискен куеп, аларны тормышчан геройларының язмышлары үрнәгендә ышандырырлык итеп тасвирлаган «Әткәм һөнәре» (1965), «Бер ананың биш улы» (1976) һәм «Җәза» (китапта чыккан икенче исеме — «Егет язмышы», 1978) повестьлары авторга аеруча зур уңыш китерә. Шуны да әйтергә кирәк, “Әткәм һөнәре” әсәре, аның атасыннан калган һөнәр, балта осталары турында. Язучы үзе дә шәп балта остасы булган.

Заключение

Әлеге хезмәтнең максаты итеп, “Хәсән Сарьян иҗатында “язмыш” мәсьәләсе” бирелешен тикшерү куелган иде. Максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар чишелде:

1. Хәсән Сарьян иҗатына кыскача күзәтү ясау;

2. “Язмыш” төшенчәсе турында билгеләмә алу;

3. Хәсән Сарьян әсәрләре белән танышу, язмыш мәсьәләсе бирелешен ачыклау.

Хезмәтебезнең беренче бүлегендә “Язмыш” төшенчәсе өйрәнелде һәм түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

- татар халкының борынгы ышану-инанулары буенча, язмыш югарыда, ягъни күктә үлчәнеп, кешенең маңгаена язылып куелган дип саналган;

- шәригатьтә Инсанның гомере язмыш тактасына язылган дигән ышану бар. Әлеге тактада адәм баласына бирелгән гомер, ул төзисе тормыш, алдан күрсәтелгән гамәлләр, булачак очрашулар, үзенә генә насыйп ителгән үлеме кертелә дип уйланылган;

- “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә язмыш сүзенә түбәндәгечә билгеләмә бирелгән:

1. Дини караш буенча: кешенең үзе туганчы ук алла тарафыннан билгеләнеп, язып куелган тормышы, күрәчәк, тәкъдир.

2. Нәрсәнең дә булса үсеше - үзгәреше, яшәү тарихы, тормыш хәле.

3. Алгы көндәге яшәеш, киләчәк, киләчәктәге тормыш.

- Язмыш дигән күренеш ислам дине буенча берничә әйберне үз эченә ала:

1. Бу - Тәкъдир (үзгәрмәс, пассив өлеш), без аны алдан билгеләнгән дибез;

2. Кешенең сайлау иреге (ул актив, үзгәрә ала);

3. Аллаһның мәрхәмәте (бу исә яшерен өлеш, ул Язмышны язучының үз иркендә кала бирә).

Хезмәтебезнең икенче бүлегендә “Бер ананың биш улы” һәм “Егет язмышы” әсәрләрендә “язмыш” мәсьәләсе тикшерелде һәм түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

1. “Бер ананың биш улы” әсәре буенча:

- Әсәрдә бер үк вакытта берничә язмыш сурәтләнә. Маһисәрвәр исемле апаның Раббани, Мирза, Сирин, Әдрән, Хәвадис исемле уллары язмышы үзәктә;

- Маһисәрвәр образы аша Язмышка буйсыну төшенчәсен сәнгатьчә сурәтләп күрсәтә. Язмышка буйсыну яки буйсынмау бу очракта тормыш сынаулары, авырлыклар алдында сынмау, сыгылып төшмәүне аңлата. Хәсән Сарьян бу моментны тулырак яктырта. Ул бу урында "Язмыш", "Тәкъдир" төшенчәләрен янәшә куеп аңлата. Маһисәрвәр тормышта нинди генә авырлыклар күрмәсен, язмышыннан сукранмый. Биредә язучының әйтергә теләгән образлы төп фикере ачык чагыла. Кеше Язмыш алдында тез чүкмәсен, егылмый, еламый яшәсен. Язмыш исә Инсан алдында үзе баш ияргә мәҗбүр булсын;

- Повестьта Язмышның алдан язылган, билгеләнгән булуын ассызыклаган хәлдә, аңа каршы тору-тормау идеясе алга сөрелгән. Хәсән Сарьянның бу повестьтагы карашлары борынгы грек философы Плутархның "Язмышка каршы торып, Инсанның характеры тәрбияләнә" дигән фикере белән дә, Сенека һәм Гераклитның, Тәкъдиргә чыннан да буйсынып, егылмый, еламый яшәргә кирәклеге хакындагы фикерләре дә охшаш.

2. “Егет язмышы” әсәре буенча:

- әсәрдә Хәсән Сарьян кешеләрдәге тискәре әхлакый сыйфатлардан да бигрәк, Язмыш сынавы һәм шәхеснең сайлау иреге бәрелешен күрсәтергә омтыла. Менә шушы әйбер әсәрдәге вакыйгаларны аерым кешеләрнең индивидуаль язмышы тирәсенә төенләнүне тәэмин итә дә;

- биредә "Кешегә, Язмыш тарафыннан теге яки бу вакыйга җибәрелгәндә, сайлап алу иреге дә бирелә" дигән фикерне куәтләнә. Мондый фикер дини фәлсәфә өчен яңа фикер түгел. Адәм баласына бу хакта Коръәндә дә искәртелә. Димәк, Язмыш ул катып калган, рамкаларга тутырылган тормыш түгел. Беренче чиратта Кешенең үзенә сайлау иреге бирелә. Һәм менә нинди юлдан китәр Баһау? Монда аңа сайлау иреге куелганлыгы да, шул ирек белән ул үз юлын сайлавы да автор тарафыннан фәлсәфи сызыклар ярдәмендә сурәтләнә;

- Баһау мисалында язучы кешенең үзенә бирелгән сайлау иреген ялгыш яки махсус киресенчә куллануын күрсәтә. Бүре табигатьле Баһау башкаларга булган усаллыгыннан эчтән яна, шыксызлана, кешеләрдән качып яшәүчәнгә әйләнә, менә әсәрдә язмыш мәсьәләсе ничек килеп баса. Чиксез күп җинаятьләре өчен ул тиешле җәзаны вакытында алмый, ләкин рәхәт тә күрми. Даими хәйләләп, алдашып, кешеләрне күралмыйча яшәү аның тәнен генә түгел, кешелек сыйфатларын да эчтән киптерә. Ягъни җәзаны ул үзенә үзе бирә. Ахыр чиктә ул бу җинаятьләре турында сөйләп бирергә мәҗбүр. Бүредән - бүре, кешедән кеше туа дигәндәй, аның малайлары да бер-беренә кул күтәрү кебек түбәнлеккә төшкәннәр.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, югарыда без карап үткән әсәрләрдә, Язмышның кешедән өстен көч булуын таныган хәлдә, адәм баласына сайлау иреге калдырылганлыгы да сурәтләнелә. Әдипне кеше рухы, җаны белән бергә, аның Язмыш алдында үзен ничек тотуы да кызыксындыра.

Список литературы

Чыганаклар

1. Сарьян Х. Бер ананың биш улы: Повесть, хикәяләр /Кереш сүз язучы Ә.Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. - 303 б.: портр. б-н.

2. Сарьян Х. Егет язмышы: Повестьлар, хикәяләр /Кереш сүз язучы Г.Ахунов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. - 399 б.: портр. б-н.

Әдәбият исемлеге

1. Агыйдел егете: Хикәяләр, мәкаләләр / Хәсән Сарьян; Х.Сарьян турында истәлекләр; Төз. Р.М.Миңнуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. - 479 б.

2. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан: Мәгариф, 2007. 231 б.

3. Әхмәтҗанов М. Хөрмәтле Хәсән ядкәре // Мәдәни җомга. — 2003. – 22

4. Галимуллин Ф. Затлы калам иясе // Мәдәни җомга. — 2005. — 1.

5. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

6. Макарова В. Зур әдип әзер хакыйкать белән яши алмый. // Казан - 2001. — №7. — 148-151 б.

7. Роберт Миңнуллин: шигъри осталык серләре / Фатих Урманче. - Казан. - Казан: Мәгариф, 2005. - 335 б.: рәс. б-н.

8. Сарьян // Казан утлары. — 1990. — № 3. — 10-14 б. Низамов И.

9. Сарьян С. Бер ананың биш улы: Повесть, хикәяләр / Кереш сүз язучы Ә.Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. - 303 б.: портр. б-н.

10. Сарьян Х. Егет язмышы: Повестьлар, хикәяләр / Кереш сүз язучы Г.Ахунов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. - 399 б.: портр. б-н.

11. Сарьян Х. Нокталы өтер. Повестьлар. / Кереш сүз язучы Ә.Еники. – Казан: Тат. Кит. нәшр., 1990. – 416 б.

12. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. 3 т.— Казан, 1981.

13. Туган жирней баласы иде // Казан утлары. — 1998. — № 9. — Хэмидуллин

14. Уелып калды уйлары // Казан утлары. — 1993. — № 8. — 55 - Шабаев М.

15. Урманче Ф. И. Татар мифологиясе: Энциклопедик сүзлек. Т. II. Казан: Мәгариф, 2009. 360 б.

16. Шәмсутова А. А. Хәзерге татар әдәбиятында яңарыш: фәнни мәкаләләр. Казан, 2010.

17. Эзләнү вакыты / Фоат Галимуллин. - Казан: Мәгариф, 2005. - 247 б.

Покупка готовой работы
Тема: «Хәсән сарьян иҗатында язмыш мәсьәләсе»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 40
Цена: 2000 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика