ВКР

«Шаукат галиев- детский писатель и изучение его творчества в школе»

  • 56 страниц
Содержание

КЕРЕШ….3

I БҮЛЕК

ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ – БАЛАЛАР ЯЗУЧЫСЫ

I.1. Шагыйрьнең балалар өчен язылган әсәрләренең идея-тематикасы.8

I.2. Шәүкәт Галиев – юмор остасы.18

I.3. Язучы әсәрләренең үзенчәлекләре.29

II БҮЛЕК

ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ ИҖАТЫН МӘКТӘПТӘ ӨЙРӘТҮ АЛЫМНАРЫ

II.1. Шагыйрь иҗатын мәктәптә өйрәнгәндә, информацион технологияләрдән куллануның кайбер алымнары.42

II.2. Язучы әсәрләрен сыйныфтан тыш үзләштерү.45

ЙОМГАК….50

ЧЫГАНАКЛАР.53

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ….54

Введение

Теманың актуальлеге. Бүгенге балалар әдәбиятының йөзен шигърият билгели[26:216], дигән иде Р.Миңнуллин язучыларның XII съездында сөйләгән докладында. Һәм бу гаҗәп тә түгел. Чөнки аның башлангыч чыганагы - фольклор, халык иҗаты. Чишмә башында – бөек Тукай. Бөек балалар шагыйре. Шигырь, балалар шигыре - бүген иң киң таралган жанр. Аның кулланылыш даирәсе гаҗәп киң. Балалар шигыренең файдалы эш коэффициенты бермә-бер күбрәк. Бу жанрда безнең күп санлы шагыйрьләребез иҗат итте һәм итә. Шулар арасыннан балалар поэзиясенең иң күренекле вәкилен Ш.Галиевне атарга кирәк. Ш.Галиев татар балалар шигъриятенең алтын баганасы ул. Аның бер башында Габдулла Тукай торса, Тукайдан соң үткен юлның урта бер җирендә Шәүкәт Галиев фигурасы калкып чыга. Олы юлның маяклары сыман. Бари Рәхмәттән соң бушап калган, кая таба, кайсы юлдан китәргә белмичә торган балалар шигърияте дилбегәсен үз кулына Шәүкәт Галиев ала. Ала һәм татар балалар шигъриятенә яңа бер сулыш белән, бөтенләй яңача, моңа кадәр булмаганча итеп, үзенчәлекле итеп яза башлый.

Ул балалар поэзиясенә алтмышынчы елларның башында комик персонажы Шәвәли образы белән килеп керде.[26:216] 1962 елда аның махсус балаларга атап язган шигырьләре тупланган «Камырша» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Шагыйрь балалар поэзиясенә килү сәбәпләрен болай аңлата: «Әдәбиятның бурычы – кешеләрне яхшырту. Моңа никадәр иртәрәк алынсаң, шулкадәр нәтиҗәле. Нигә кешенең кимчелекләре үзе белән бергә үскәнен көтәргә? Соңыннан дәвалыйсы урынга башта профилактика булсын. Менә ни өчен мин балаларга атап язам[26:216]». Бүгенге көндә Ш.Галиевнең балаларга адресланган өч дистәдән артык китабы бар. Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья - яңа теле ачылган нәниләрдән алып мәктәп яшендәгеләргәчә булган кыз-малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы: уеннары, укулары, шатлыклары-борчылулары, уйлары-хыяллары - кыскасы, кеше һәм шәхес буларак җитлегү процессындагы катлаулы мөнәсәбәтләре сәнгатьчә нәфис буяуларда һәм тормышчан ситауцияләрдә тасвирлана. Татар балалар әдәбиятын үстерүдә нәтиҗәле хезмәтләрен күздә тотып, 1972 елда «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән» исемле шигырь китаплары өчен, татар балалар язучыларыннан беренче буларак, Шәүкәт Галиевкә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде, а 1980 елда рус телендә тәрҗемәдә чыккан «Заяц на зарядке» («Куян күнегүләр ясый») китабы өчен ул 1982 елгы Халыкара бүләк - Г.-Х.Андерсен исемендәге шәрәфле диплом белән бүләкләнде.

Бүгенге көндә, Шәүкәт Галиев иҗаты галимнәр тарафыннан шактый тәфсилле өйрәнелсә дә, аның балалар әдәбиятына керткән өлеше аерым мәкаләләр кысаларында гына тикшерелә. Мондый мирасның зур һәм кыйммәтле булуына карамастан, фәнни тикшеренү эше өчен, аеруча монографик хезмәт объекты итеп ул әлегәчә алынмаган. Гәрчә шуны онытырга ярамый: әдәбият белеме фәненең бурычларының берсе – әдәбиятның мөстәкыйль тармагын тәшкил иткән балалар әдәбияты өлкәсенә караган әсәрләрне дә өйрәнү. Шул рәвешле, теманың актуальлеге балалар әдәбиятының зур тәрбияви көчкә ия өлкә булып та, монографик планда фәнни тикшеренү объекты итеп әлегәчә алынмаган булуы белән аңлатыла.

Хезмәтнең максаты һәм бурычлары. Фәнни эшне башкарганда үз алдыбызга Шәүкәт Галиев иҗатын бербөтен система итеп алып, аның балалар өчен язган әсәрләренең үзенчәлекле төзелеш закончалыкларын, идея-тематикаларын, бай образлар һәм сурәтләү чаралары ягыннан тикшерүне максат итеп куйдык. Шушы максатка ярашлы рәвештә чыгарылыш квалификация эшебездә түбәндәге бурычлар хәл ителергә тиеш:

1) шагыйрьнең балалар өчен язган хезмәтләренә идея-тематик яктан якын килү;

2) Шәүкәт Галиевнең – юмор остасы булуын дәлиләү;

3) язучының балалар өчен язган әсәрләренең үзенчәлекләрен билгеләү;

4) әдипнең иҗатын мәктәптә өйрәнү алымнарын тәкъдим итү.

Материал һәм чыганаклар. Эшнең теоретик базасын Ф.Ибраһимова, Р.Миңнуллин, Р.Кукушкин, Ф.Галимуллин, А.Яхин, Н.Юзиев, А.Әхмәдуллин, М.Әгъләм, Х.Бәдретдинов, Т.Галиуллин, Ф.Галимуллин, Р.Гаташ, М.Гәрәев, Г.Гыйльманов, Р.Даутов, Р.Корбан һәм башкаларның балалар әдәбияты һәм Шәүкәт Галиев иҗатының үзенчәлекләрен ачуга багышланган хезмәтләре тәшкил итә. Хезмәтнең методологик нигезендә А.Аминев, Г.Әдһамова, Д.Заһидуллина, М.Ибраһимова, В.Әминева, А.Закирҗанов, Л.Минһаҗева, В.Андреев, А.Балыбердин, А.Дановский, А.Есин, Р.Маймин, Э.Слинина кебек галимнәрнең матур әдәбият әсәрләрен мәктәптә өйрәтү алымнарын чагылдырган хезмәтләре ята. Чыганаклар булып Шәүкәт Галиевнең төрле елларда язылган әсәрләре сайланды.

Тикшеренү методлары һәм алымнары. Шагыйрь Шәүкәт Галиевнең балаларга язган әсәрләрен, шулай ук аның иҗатын мәктәптә өйрәтү алымнарын комплекслы тикшерү максаты белән, фәнни эшебез барышында түбәндәге метод һәм алымнардан файдаланылды: функциональ-стилистик, чагыштыру, чагыштырма-типологик, чагыштырма-тарихи, тасвирлама, һәм анализ. Тикшеренүнең төп методы булып күзәтү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фактик материалны өйрәнү, гомумиләштерү, интерпритацияләү һәм классификацияләү кебек эш алымнарын ала.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Мәгълүм булганча, матбугатта, әдәбиятта Ш.Галиевнең тормышын, эшчәнлеген яктырткан мәкаләләр, хезмәтләр басылды һәм басыла тора. Аның иҗатына багышланган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре арасыннан С.Хәкимнең “Юмор — шагыйрьнең табигатендә” (1969), Г.Бакирның “Чын күңелемнән яклыйм” (1971), С.Сөләйманованың “Рәхмәт әйтергә вакыт” (1971), Н.Юзиевнең “Үзенчәлекле талант” (1971); “Әйтер сүзе бар.” (1981), Р.Мингалимовның “Кояшы, ае уртак” (1972), Х.Туфанның “Киләчәккә барырлык иҗат” (1972), Р.Әхмәтҗановның “Яшьлек юлыннан” (1972), Ә.Фәйзинең “Уй һәм тойгы” (1973), Т.Галиуллинның “Җырдан җырга” (1975), Г.Ахуновның “Шагыйрь ачкан дөнья” (1978), Р.Мөхәммәдиевнең “Иң бәхетле чагы алманың.” (1980), Р.Кукушкинның “Канатлы дөнья” (1984), Ә.Төхфәтуллинаның “Шәүкәт Галиев әсәрләренең лингвистик поэтикасы” (2006), Ф.Гафурованың “Татар балалар поэзиясендә лингвистик поэтика (Ш.Галиев, Р.Вәлиева, Р.Миңнуллин иҗатлары буенча)” (2006), Л.Хамитованың “Балалар шигырьләрендә поэтик ономастикон (Ш.Галиев һәм Р.Миңнуллинның әдәби текст материаллары нигезендә)” (2007) дигән хезмәтләрне атап китәргә була. Бу хезмәтләрнең барысында да диярлек шагыйрьнең иҗаты әдәбият күзлегеннән чыгып тикшерелгән. Һичшиксез, алар арасында язучының балалар әдәбиятына керткән өлешен искәрткән мәкаләләр бар. Ләкин, әлеге тема монографик планда яктыртылмаган.

Эшнең структурасы. Ул түбәндәгедән гыйбарәт: кереш өлештә эшнең темасы, максаты, бурычлары, методологиясе билгеләнә, теманың өйрәнелү дәрәҗәсе күрсәтелә, әлеге өлкәдә хезмәт куйган һәм эш барышында таяныч булган галимнәрнең хезмәтләре атала. Беренче бүлек “Шәүкәт Галиев – балалар язучысы” дигән исем астында тәкъдим ителә. Әлеге бүлек эчендә әдипнең балалар өчен язган әсәрләренең идея-тематикасына, үзенчәлекләренә, тәрбияви вазифаларына күзәтү ясала. Икенче бүлек “Шәүкәт Галиев иҗатын мәктәптә өйрәтү алымнары” дип исемләнде. Исеменнән үк аңлашылганча, бу бүлек язучының әсәрләрен мәктәптә өйрәнүне тәкъдим итүне колачлый. Йомгак өлешендә башкарылган эш буенча нәтиҗә-гомумиләштерүләр ясала. Файдаланылган әдәбият исемлегендә чыгарылыш квалификация эшебезне язу дәвамында файдалынылган фәнни хезмәтләр һәм чыганак булып торган матур әдәбият исемлеге атала.

Фрагмент работы

I БҮЛЕК

ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ – БАЛАЛАР ЯЗУЧЫСЫ

I.1. Шагыйрьнең балалар өчен язылган әсәрләренең идея-тематикасы

Шәүкәт Галиев – татар балалар әдәбиятының гаять дәрәҗәдә ярлы булуын күреп, аңа ярдәм итү, баету, белем һәм дөрес тәрбия бирү омтылышы белән әлеге өлкәгә килгән шәхес. Балалар әдәбиятында ул, әлбәттә, иң элек шагыйрь буларак кадерле. Аның балалар өчен язылган шигырьләре фикергә, образ һәм хисләргә бай, кичерешләре тирән. Шуның белән бергә, язучының әлеге әсәрләре идея-тематик төрлелеге ягыннан уңышлы булулары белән дә аерылып торалар. Арада тетрәндерә торган тематикага корылганнары да бар.

Балалар шигырьләрендә җитди идея-тематика. Шигъри тезмәләр арасына үзеннән-үзе «фаҗига» төшенчәсе килеп керә. Бәлки, балалар шигырендә ул чаклы җитди әйберләр кирәкмидер дә. Hи дисәң дә, алар балалар күңеленә авыр тәэсир итәргә мөмкин. Бик мөмкин. Һәрхәлдә, балалар поэзиясендә мондый җитди идея-тематика әлегә чаклы күренмәде. Ә кирәк иде! «Ялгыш адым», «Әни дим, эчмә инде!», «Куркыныч хәбәр», «Көзгеләр көлеп тора» шигырьләрен генә алыйк. Трамвайга, машинага тагылып йөрүче малайларны тәнкыйтьләп күп язылды. Мәкаләләр дә, хикәяләр дә, шигырьләр дә. Ләкин аларда «Ярамый»дан узылмады. «Ялгыш адым» исемле шигырьдә исә берничә генә юлда шул шаянлыкның ачы нәтиҗәсе күрсәтелгән. Кайчандыр трамвайга асылынып барган малай култык таягына таянган:

Калган ялгыш адымда –

Ялгыш баскан аягы;

Сакланып кына атлый –

Хәзер култык таягы.[ 4:431]

Авыр шигырьме? Авырын авыр, әмма күңелгә үтә торган, истә кала торган, сабак бирә торган шигырь.

«Куркыныч хәбәр» шигырендәге балалар «Эт атучылар килә!» дигән коточкыч хәбәр ишетәләр. Аларның яраткан маэмайлары - Сарбайны атарга киләләр! Малайлар-кызлар күпмедер вакыт эчендә булачак фаҗигане көтеп яшиләр: куркышалар, борчылалар, елыйлар, дулкынланалар. Кыскасы, тормышта беренче тапкыр батырлыкка «бик зур сынау тоталар». Алар инде Сарбайны яклап калырга - беренче тапкыр зур батырлык эшләргә дә әзер булалар. Бәхеткә, эт атучылар килми кала:

Ни булгандыр, ничектер,

Килмәде мылтыклар.

.Ә балалар тормышта

Бик зур сынау тоттылар![4:431]

«Көзгеләр көлеп тора» шигырендә автор гаиләдәге мещанлык күренешләренең балалар күңеленә нинди авыр яра салуын сурәтли:

Монда шкафлар хуҗа,

Тик алар түрдән уза!

Аптырап басып тордым,

Борылдым да сыптырдым.

Көзгеләр көлеп калды,

Иптәшем елап калды.[4:431]

Димәк, балалар шигъриятендә дә гомумәдәбият күтәрә торган мөһим проблемаларны, җанны борчыган, дулкынландырган теләсә кайсы мәсьәләне, күренешләрне, вакыйгаларны күтәреп чыгарга мөмкин икән.

Нәни герой идея-тематикасы. Шигырьләрдә без малайларның-кызларның яраткан дусты Шәвәли белән дә катлы-кабат очрашабыз. Ш.Галиевнең Шәвәлие, үтә дә халыкчан, тапкыр, җор телле. Ул тапкырлык, җорлык, шаянлык халык иҗатыннан, халыктан һәм, әлбәттә, иң элек шагыйрьнең үзеннән килә. Кайберәүләр әлеге тапкырлыкны бик үк балаларча түгел дияргә дә мөмкиндер. Ә бит чынында халыктагы тапкырлыкның нигезе, башлангычы - шул ук балаларда. Әгәр игътибар беләнрәк тыңласаң, бала авызыннан очып чыккан канатлы сүзләрне, гыйбарәләрне еш ишетергә туры килә. Бары тик аларга игътибарлы булырга гына, бәя бирә белергә генә кирәк. Шул чагында без балаларның нинди акыл ияләре икәнен тиз аңларбыз. Ш.Галиев балаларның шул үзенчәлекләрен яхшы белә һәм шигырьләрендә оста файдалана. Беренче карашка, Шәвәли: шаян, тапкыр, кыен хәлләрдән җиңел генә чыга белә, өстәвенә, тел бистәсе. Ләкин, шуның белән беррәттән аңа батырлык сыйфатлары да хас. Мәсәлән, «Батыр булам» шигыре:

Мин үскәч һәйкәл булам,

Батыр булам,

Муса Җәлил янында

Басып торам![5:431]

Заключение

Бүгенгебезнең чәчәкләре, киләчәгебезнең язмышы булган балалар өчен язу - иртәгебез турында кайгырту, киләчәгебез өчен олы җаваплылык сизү дигән сүз. Шәүкәт Галиев бу изге бурычны үз иҗатында фидакарь үти. Ул балалар җанына рәссам булып керә, табигатьне тоярга, сөяргә өйрәтә. Балалар юморны ярата. Тукайлардан, Б.Рәхмәтләрдән, Ә.Фәйзиләрдән килгән матур традицияләрне безнең шартларда үстереп, Шәүкәт Галиев шуларга тагын рус әдәбиятындагы Михалковлар, Бартолар ирешкән югарылыкны да кушып, сурәт-бизәкләр, табышмак-серләре, Шәвәли, Камырша, Котбетдин кебек зирәк акыллы каһарманнары булган өр-яңа, юморга бай дөнья ачты.

Әйе, һичшиксез, Шәүкәт Галиев – татар әдәбиятында иң күп һәм уңышлы иҗат итүче әдипләребезнең берсе иде. Чыннан да, аның иҗатына хас төп үзенчәлек булып, авторның балалар әдәбияты өлкәсендә күпләп эшләве булды. Без дә әлеге чыгарылыш квалификация эшебездә, үз алдыбызга Шәүкәт Галиевнең балалар язучысы булуын һәм аның иҗатын мәктәптә өйрәтү алымнарын тикшерүне максат итеп куйган идек. Хезмәтебез кысаларындагы эзләнү-күзәтүләребезгә йомгак ясап, түбәндәге фикерләрне ассызыклап китәргә кирәк.

Күп еллар буе бер урында таптанган балалар әдәбияты, кинәт үсеп китүе өчен Шәүкәт Галиевкә бурычлы. Ул – балалар әдәбиятын сыйфат ягыннан үзгәртүче, аңа өр-яңа алымнар, жанрлар алып килүче әдип. Балалар өчен иҗат ителгән шигъри әсәрләрендә Шәүкәт Галиев балаларның аң үсешенә, әхлагына юнәлеш биреп, хезмәтнең әһәмияте, җәнлекләр, кош-кортлар, гомумән, безне чолгап алган табигатьне ярату, саклау идея-тематикаларын алга сөрде. Шагыйрьнең балалар әдәбиятына алып килгән иң зур яңалыгы – аның балалар психологиясенә игътибар итеп, аңлап иҗат итүе, үз дөньясын балалар дөньясы белән куша алуы, аларны юмор белән төрүе. Гомумән, юмор, талантлы язучыбыз Шәүкәт Галиевнең иҗат йөзен билгеләүче төп фактор. Язучының юморга төреп иҗат ителгән әсәрләренә табигыйлек һәм самимилек, сурәтләвенә гадилек һәм конкретлык, композицион төзеклек һәм үткен фикерлелек хас. Аның күп кенә юморга бай шигырьләре халык, аеруча балалар арасында популярлык казанган шигырьләр булып әверелгән. Юмористик әсәрләре арасында җырга тартым шигырьләр дә, хикмәткә тартым парчалар да, мәгънәле нәсыйхәтләр дә, күренеш-тасвирлар да бар. Шагыйрь аларда үз җаны белән сөйләшеп, публицистик фикерләрен әйтә, яки укучы белән әңгәмәгә керә. Үзенең үткен фикер, юмор кулланып иҗат иткән әсәрләре аша ул милләт балаларын уйларга да өйрәтә. Аның нәниләргә атап язылган әсәрләре дөньяны танып белү ягыннан да, сәнгатьчә матурлыгы белән дә үзенә тартып торалар. Ул балаларга җитди нәрсәләр турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, балалар теле белән сөйли белә. Әдипнең әсәрләренең үзенчәлекләрен тикшерү, авторның тел-сурәтләү чараларыннан оригиналь рәвештә оста файдалануын күрсәтте, язучы традицион тропларны, сүз-сурәтләрне иҗади куллана, үстерә, яңаларын ясый һәм шулар аркылы балалар өчен язылган шигырьләренең поэтикасын тагын да баета. Монда ул татар әдәбиятына Тукайлардан килгән үз традицияләренә таяна һәм башка әдәбиятларның казанашларыннан да файдалана, олылар шигъриятендәге үз табышларын, сәләтен дә кушып, балалар әдәбиятына үсеп китүенә сәбәпче була. Шагыйрьнең балалар әдәбиятында жанр һәм шигырь формасы өлкәсендә ачышлары да күп төрле.

Шулай ук, Ш.Галиев иҗатын урта мәктәптә өйрәнү алымнары барланды. Мәктәп программаларында каралган дәресләрне без информацион технологияләргә таянып укыту методын алга сөрдек. Ләкин, язучы иҗатын өйрәнү өчен программаларда бик аз сәгать каралган. Шуны истә тотып, класс сәгатьләрендә, яисә сыйныфтан тыш дәресләрдә файдалану өчен эш планы һәм сыйныфтан тыш тәрбия процессында аларны куллануны тәкъдим иттек.

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, юмор катыш җор-йөгерек тел, шигъри тапкырлык һәм фантазия, балалар табигатен тирән тою һәм аларга карата ышаныч-хөрмәт – бу сыйфатлар Шәүкәт Галиевкә балалар белән ихлас мөгамәләгә керергә һәм, бернинди үгет-нәсихәтсез, иң җитди темалар турында да бала күңеленә уңай йогынты ясарлык чын сәнгати әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Ш.Галиевнең балалар өчен язган шигырьләре тулы мәгънәсендә олы, гуманистик фикерләр, туган халкыңа тугрылыклы булу, табигатькә һәм хезмәткә мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Аның иҗатын өйрәнү, хаклы рәвештә, хәзерге әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр, филологлар тарафыннан да дәвам иттерелергә тиеш.

Список литературы

1. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. Балалар өчен шигырьләр / Ш.Галиев - Казан. - 1987. - 414 б.

2. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. - 480 б.

3. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 2 том. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. - 496 б.

4. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 3 том. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. - 431 б.

5. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 4 том. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. - 431 б.

+ еще 49 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Шаукат галиев- детский писатель и изучение его творчества в школе»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 56
Цена: 2400 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика