Курсовая работа

«Изучение фольклорных произведений»

  • 38 страниц
Содержание

Кереш.3

I. Төп өлеш.11

1.1 Әдәбият дәресләрендә халык авыз иҗатының әсәрләрен өйрәнү күләме.13

1.2 Әкиятләр укыту үзенчәлекләре.15

1.3 Легенда, раваять, бәет һәм эпослар укыту үзенчәлекләре.21

1.4 Дәрестә тизәйткечләр, табышмак, мәкаль-әйтемнәр куллану.24

1.5 Җырлар өйрәтү үзенчәлекләре.28

Йомгак.31

Библиография исемлеге.34

Введение

Укучыларны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләунең зарурлыгы турында мәгърифәтчеләребез дә уйланган. Милли горурлыгы булган, үзенең тарихи тамырларын яхшы белүче кеше генә үз халкын ярата, үз милләте өчен янып-көеп йөрүче булып, шуңа сәләтле булып үсә. Шушы җитди һәм гаять җаваплы бурычны уңышлы хәл итүдә төп чыганакларның берсе — халкыбызның күңел жәүһәрләре булган фольклор әсәрләре. Туган туфракны, хезмәтне сөю, батырлык, ата-анага ихтирам, дошманга нәфрәт кебек сыйфатлар турында да беренче төшенчәләр

халкыбызның сүз сәнгате — халык әдәбиятында белдерелә.

Милләтебезнең рухи дөньясын чагылдырган халык авыз иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итү камил шәхес тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Борынгыларның бу бай сүз сәнгате хәзерге тормышта кирәк булган кайбер кагыйдәләр үрнәге алырга, сүзеңә дәлил һәм мисаллар китерә белергә, ата-баба мирасына хөрмәт белән карарга өйрәтә. Менә болар барысы да баланың үз акылы-фикере үсүдә үзеңә генә бурычлы булмыйча, халыкның бүгенге һәм үткән тәҗрибәсенә, тел культурасына бурычлы булуын тойдырып, шулар аркылы аңарда илгә, Ватанга, халыкка мәхәббәт тойгылары тәрбияли.

Шуңа күрә дә элек-электән халык авыз иҗаты әсәрләренең тәрбияви ролен

яхшы белгән педагоглар үз дәреслек китапларында әлифбадан башлап иң гүзәл әсәрләрне урнаштырып киләләр [21, 8].

Телебезнең нәфислеге, җыр - көйләребез, мәкаль - әйтемнәребез газиз җиребезнең тирән катламнарына сеңгәннәр, урман - елгаларга, болын -тугайларга кереп посканнар. Кереп посканнар да, шулар арасыннан шигърият - моң булып, риваять, легендалар булып килеп чыгалар. Шуңа күрә дә туган туфракны ярату хисе белән рухи мөлкәткә мәхәббәт халык күңелендә бергә яши. һәр икесе дә җанга сихри бер ләззәт, соклану, сөенеч тойгылары бөрки, адәм баласын туган төбәге белән бәйләп тота, ычкынырга, кубарылырга ирек бирми. Туган халкың да, Ватан да күңелне даими җылытып тора.

Халыкның омтылышын, уен каян белергә соң? Ул бит аны китапларда язып чыкмый. Язып чыкмый , әмма телдән иҗат итә. Аның карашлары хикмәтле сүзләрендә - мәкаль, әйтемнәрдә, тормыш күренешләренә мөнәсәбәте -мәзәкләрдә, лирик хисләре - җырда, хыяллары - әкиятләрдә, хәтере легендада, риваять, дастаннарда, бәетләрдә чагылган. Күңел төпкелләре халыкның җанын, рухын төсмерли ала. XVII йөз ахыры - XIX гасыр башындагы инглиз, немец романтиклары Ж.-Ж. Руссо, Г.И. Гердер индивидуаль, язма әдәбиятның фольклор белән бәйләнешләрендә, халык иҗатына хас мотив, образ, поэтик чараларны файдалануда миллилек, халыкчанлык сыйфатларын күрделәр. Әсәр тукымасына үреп бирелгән фольклор үрнәкләре: мәкаль, җыр, мәзәк, легенда, риваятьләр язма иҗатка үзенчәлекле аһәң бирәләр. А. Пушкин, Г. Тукай, М. Җәлил фольклор өлгесендә әсәрләр яздылар, аларның органик кушылу, берләшү мөмкинлеген расладылар.

Халык авыз иҗатының күпчелек жанрлары тик фольклорда гына яши. Хикмәтлелек, мәгънәви тирәнлек, юмористик тапкырлык, көлү осталыгы җәһәтеннән, әйтик, мәкальләргә, мәзәкләргә тиң бүтән жанрны күрсәтеп булмый. Тик җырларның гына язма поэзиядә һәм музыкада ишләре бар. һәм, әйтергә кирәк, халык көйләре әле бүгенге югарылыкта да профессиональ музыка белән тигез ярышып киләләр, якты моңнары белән сокландыралар.

Шуның белән бергә фольклорның бәгъзе жанрларында беркатлылык, гомумилек, чикләнгәнлек тә күзгә чалынып кала. Шуңа күрә тик авыз иҗаты әсәрләрен генә халыкчан, дип раслау дөреслеккә туры килеп бетмәс иде. Чын халыкчанлык - ул халкыңны ихлас ярату, хөрмәт итү, талантыңны аның язмышы белән бәйләү, милләтнең бәхетле, ирекле яшәешенә, рухи үсешенә булышу, тормышын мәгънәле, җитешле, ямьле итү өчен актив көрәшү дигән сүз.Ул язучыдан караш үткенлеге, фикер тирәнлеге генә түгел, кыюлык та таләп итә, халкың белән бер җан булып яшәүне, йөрәк тибешен, күңел тиб -рәнешен сизгер тоюны сорый.

Халыкчан әдәбият күренешләргә халык мөнәсәбәтен, халык бәясен чагылдыра, халык карашының иң зирәк караш икәнлеген танып эш итә.

Халыкчанлык шулай ук югары сәнгатьлеккә, гүзәллеккә ирешүне күздә тота. Сокландыргыч камиллек, матурлык - сәнгатьнең табигый бер сыйфаты, нормасы [24, 334 -337].

Милли әдәбият шәхеснең һәм халыкның дөньяга карашын, яшәешне аңлатуын, фәлсәфәсен, тормышны кору - яшәү рәвешен, акылын, тәҗрибәсен, холык - фигылен, табигатен - психологиясен, күңел дөньясын, эстетик һәм әхлакый позициясен дә сөйли, күрсәтә, бәяли. Ул милли телнең иң гүзәл үрнәкләре вазифасын да үти, тарихи катламнарга да мөрәҗәгать итә.

Предмет буларак әдәбият - укучыга әдәбиятны сүз сәнгате итеп аңларга, аның әдәби культурасын, зәвыгын, сөйләмен, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итүче белем, күнекмә һәм мәгълүматлар системасы ул. Димәк, аңа әдәбият тарихы, теоретик төшенчәләр, язучының иҗаты - тормыш юлы, аерым әсәрләр, телдән һәм язма эшләр системасы, халык авыз иҗаты әсәрләре карый.

Мәктәптә әдәбият - эстетик төркемгә керүче предметларның берсе. Музыка, рәсем сәнгате белән янәшә сүз сәнгате - әдәбият укытыла. Ул дөньяны, тормышны, тарихны һәм бүгенгене, кешенең үз - үзен тотышын, психологиясен аңлауга ачкыч ролен үти, чөнки әдәбиятның төп өйрәнү - сурәтләү объекты - кеше, аның рухи дөньясы, тышкы дөнья, мохит һәм башка кешеләр белән мөнәсәбәтләре.

Матур әдәбият элек - электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык - нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе булган. Бүген мәктәптә әдәбият укыту турында сүз алып барганда да, без аның үзенчәлекләрен, закончалыкларын үзәккә куябыз.

Бу исә баланың сәнгать өлкәсендә генә түгел, гомумән, һәр нәрсәгә карата үз фикерен, үз карашын, мөнәсәбәтен булдырырга, аны исбатлый һәм яклый алырга күнектерә, иҗади һәм логик фикерләүне үстерү. Әдәбиятны өйрәнгәндә дә шулай. Әсәр уку һәм анализлау, әдәбияттан белем алу

дәвамында кешенең акылы, интеллекты үсә, фикерләү дәрәҗәсе күтәрелә, хыялы, хәтере, хисләр дөньясы байый.

Әдәбият дәресләре әсәрләр өйрәнү белән беррәттән халык авыз иҗаты әсәрләре, халкыбызның җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате өлкәсендә мәгълүмат бирүне максат итеп куя.

Шушы максаттан чыгып татар әдәбияты укытучысы һәрвакыт эзләнүдә, яңа алымнар, формалар кулланып, һәр дәресен укучыларның күңелләрендә уелып калырлык итеп оештырырга тиеш.

Бу мәсьәлә бүген методиканың үткер проблемаларыннан санала. Без әдәбият укытуның алты бурычын билгелибез:

1. Әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап белән кызыксындыру. Бу бурыч балаларны китап укырга өйрәтү, күнектерү дигәнне белдерә. Китап укымыйча гына әдәбиятны тоеп, кичереп, бәяләп булмый, һәр укыган китап баланы әдәбиятка якынайта, димәк, укучының эчке дөньясына тәэсир итә. Мәктәптә әдәбият укыту - китапка мәхәббәт тәрбияләү ул.

2. Тормышка әзерләү. Мәктәптә баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге йә бу ситуациядә үз - үзен ничек тотарга өйрәткән башка фән юк. Нәкъ менә әдәбият тормыш - чынбарлыкны, кешеләргә очрый торган вакыйга - каршылыкны, кешенең психологиясен һәм төрле шартларда үз - үзен тотышып күрсәтә, әдәби геройларның күңел матурлыгытурында сөйләп, әйләнә - тирәдәге кешеләрнең үз җаннарында ничек итеп матурлык һәм яхшылык йөртүен аңлата.

3. Әхлак тәрбиясе бирү.

Мәктәптә әхлак тәрбиясе - бүгенге тормыш - көнитеш өчен кирәк булган кешелек сыйфатлары тәрбияләү, бүгенге яшәеш өчен мөһим кагыйдәләргә таянып яшәү хакында мәгълүмат бирү ул.

4. Эстетик культура, зәвык тәрбияләү.

Эстетик культура төшенчәсе үз эченә тормыштагы, сәнгатьтәге, табигатьтәге, көнкүрештәге, хезмәттәге, эш - гамәлләрдәге матурлыкка һәм ямьсезлеккә билгеле бер мөнәсәбәт булуны һәм үзеңнең хисләрең белән идарә итә алуны һәм белүне, сәнгать әсәрләрен бәяли алуны, тормышны матурлык законнарына таянып кору теләген ала. Әдәбият дәресләрендә гүзәллекне һәм ямьсезлек-не, югары һәм түбән хисләрне, камиллекне һәм җитешсезлекне аера һәм аларга карата үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү сәнгать әсәрләренең асылына үтеп керергә ярдәм итә, югары әдәби зәвык тәрбияли.

5. Укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерү. Барлык фән укытучылары да баланың сөйләмен күзәтә, яңа сүзләр аңлата, җавапны төзәтә, бәяли. Шулай да бары тик әдәбият дәресләрендә генә сөйләм үстерү бурычы сәнгать законнарына таянып башкарыла.Димәк, әдәбият дәресләре укучыларның да тел, сүз белән сәнгатьле эш йөртә алу, сүзнең бөтен төсмерләрен - нечкәлекләрен тоеп куллануына ирешү юнәлешендә эшләргә тиешләр.

6. Укучыларда милли рух, үз халкының әдәбиятына ихтирам хисләре тәрбияләү.

Шулай итеп, фольклор әсәрләрен дәрестә өйрәнү әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу курс эше темасының актуальлеген билгели.

Әдәбият - милләтнең иҗат хәзинәсе, ул үзенә халыкның зирәк акылын, тәҗрибәсен, сәләтен, хисен, хыял - өметләрен, дөньяга карашын һәм тормышны аңлавын, яшәү рәвешен - барысын да җыйнап килгән. Шушы байлыкны күрсәтә белү балаларда үз милләтенең әдәбияты белән горурлану, аңа соклану аркылы алып барырга тиеш [10, 5-10].

Чөнки милли әдәбият шәхеснең һәм халыкның дөньяга карашын, яшәешне аңлатуын, фәлсәфәсен, тормышны кору - яшәү рәвешен, акылын, тәҗрибәсен, холык - фигылен, табигатен - психологиясен, күңел дөньясын, эстетик һәм әхлакый позициясен дә сөйли, күрсәтә, бәяли. Ул милли телнең иң гүзәл үрнәкләре вазифасын да үти, тарихи катламнарга да мөрәҗәгать итә [10, 342]. Бүгенге көндә этник мәдәниятын сакларга-халык педагогикасы чыганакларына кайтырга мөмкин. Кешенең бөеклеге аның мәдәниятында. һәр халыкның педагогикасы халык авыз иҗатыннан: йолаларыннан, бала уеннарыннан, әкиятләрдән, мәкаль - әйтемнәрдән, табышмаклардан чыккан. Аларсыз яшүсмерләр буынын тәрбияләве булмас иде дә, булмаячак та. Халык педагогикасы - халык мәгърифәте (мәгарифе) кулында бик көчле корал. Бүген Россия мәктәпләренең күбесендә (народоведение) дәресләре алып барыла. Балаларны халык традицияләрендә, йолаларында тәрбияләү аларда милли үзаң, үз халкыңа хөрмәт, ихтирам хисләрен үстерә [13, 43]. Фольклор ул иң элек халык тел хәзинәсенең тикшерү өчен мәңге бетмәс тере чыганагы [12, 112].

Һәр халык, зурмы ул, бәләкәйме, гасырлар буе тупланган бай тормыш тәҗрибәсен үз балаларына тапшырырга тырыша. Аларның һәрберсенең үз педагогикасы, милли үзенчәлекләре бар.

Татар халкының искиткеч бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Тел һәм әдәбият дәресләрендә грамоталы язарга, бәйләнешле матур итеп сөйләргә өйрәнү генә түгел, ә милләтен, телен яраткан шәхес тәрбияләү дә хәл ителә. Әдәбият "әдәп" сүзеннән алынган. Укучыларга әдәбиятны өйрәнүнең әһәмиятен аңлатырга тырышырга кирәк. Әгәр дә матур итеп сөйләшергә, күпне белергә телисең икән, әдәби китапларны күбрәк укырга кирәк икәнен төшендерергә кирәк [16, 44].

Яшь буында туган халкыңа хөрмәт хисе, аның теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, тарихын, мәдәниятын, гореф - гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә омтылыш, сак караш формалаштыру - педагогика институтында булачак ана теле укытучыларын әзерләүче мөгаллимнәрнең төп максатларыннан берсе. Туган як әдәбиятын өйрәтү студент - яшьләргә гомуми әдәби хәрәкәтне тирәнрәк аңларга, аның тормыш белән бәйләнешенә төшенергә, туган төбәкне, аның халкының рухи кыйммәтләрен, күңел байлыгын танып белергә, әхлакый, эстетик тәрбия бирергә дә ярдәм итә [19, 105].

Барлык укучыларның әзерлек дәрәҗәсе, кабул итү сәләте, эрудициясе, холык - фигыле бер үк дәрәҗәдә түгел. Без үз балаларыбызның белеме һәм әхлакый хәлен тикшереп белеп, дәресебезне тиешле юнәлештә төзергә тиешбез.

Үз фәненә карата балаларда кызыксыну уяту укытучының белеменә, эрудициясенә, иҗат лабораториясенә бәйле. Иҗат лабораториясен төзү, туплау нәкъ менә студент елларыннан башларга кирәк.

Моның өчен үз халкыңның тарихы, тел - әдәбияты, этнографиясе, музыка һәм хореография сәнгате һәм башка өлкәләр буенча материаллар җыярга, экспедицияләргә чыгарга кирәк.

Галимнәрнең күпчелеге карашында халык педагогикасы үзәктә тора. Чөнки ул гасырлар буе тупланган, сыналган, үзен раслаган алым булып тора.

Милли педагогикабызның нигезендә халык тарихы ята. Ә ул безнең мәктәпләрдә өйрәнеләме соң? Кызганычка каршы өйрәнелми шул. Янәшә класста укыган башкорт балалары "Тормыш сабакларын", "Башкорт культурасы" фәннәрен өйрәнсәләр, безнең балаларыбызга милли тарихыбыз, мәдәниятебез тарихы фәне дә фән буларак кертелмәгән. Шуңа күрә тел - әдәбият сәгатьләрендә бүленгән вакытларга кереп булса да, класстан тыш эшләрдә (әдәби кичәләр һәм түгәрәкләрдә)аз гына булса да бу бушлыкны тутырырга тырышырга кирәк. Милли хис, милли тарихыбызны укучы күңеленә кәрәзгә корт бал җыйган шикелле сала барырга тиешбез.

Сер түгел, күпчелек укучылар әдәбият дәресен тел дәресенә караганда якынрак күрә. Ләкин дәресне дөрес оештырганда, иҗади эзләнгәндә, тел дәресен дә кызыклы һәм үтемле итеп үткәрергә була [6, 72].

Хезмәт практик әһәмияте тупланган материалны мәктәптә, дәрестән тыш чараларда, дәрес вакытында җирле материалны куллану өчен файдалана алу. Җирле материалны куллану коры сүзләргә караганда балаларның кызыксынуын арттыра, чараларның эчтәлеген баета.

Курс эше керештән, биш бүлекне үз эченә алган төп өлештән, йомгаклау һәм әдәбият исемлегеннән тора.

Фрагмент работы

Дүртенче бүлек

Дәрестә тизәйткечләр, табышмаклар, мәкаль - әйтемнәр куллану

Мәкальләр. Халык иҗатында тәрбиянең һәр юнәлешенә караган, кешедәге барлык әхлакый сыйфатлар хакында фикерләп әйтелгән тәгъбирләр, әйтемнәр, киңәшләр, үгет-нәсыйхәтләр бар. Балаларга әхлак, акыл тәрбиясе, эстетик, физик тәрбия, белем-сабак биргәне аеруча эчтәлекле һәм мәгънәле. Шулардан мәкальләр һәм әйтемнәр зур урын алып тора.

Сөйләшкәндә сүзгә ямь, куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган тәҗрибә, дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган кыска, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре мәкаль дип әйтелә. Мәкальнең көчен һәм аның тормышта нинди вазыйфа үтәгәнен укыганда гына белеп бетереп булмый. Аның яме һәм куәте сөйләшкәндә, сүзне үзурынында әйтеп җибәргән чагында гына тапкыр чагыла. Мәкальне урыны килгәндә генә сүзгә кыстыра белергә кирәк. Югыйсә, урынсыз әйтелгән мәкаль вакытсыз кычкырган әтәч шикелле. Мәкальләр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли. Мәкальләрдә халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба. Халык тормышының уртак бер кагыйдәле, уртак бер гореф-гадәтле булуына һәм уртак бер рухта саклануына нык кына ярдәм иткән фольклор әсәрләренең төзелеше ягыннан иң кыскасы, ә эчтәлеге белән зур әсәрләргә сыярлык байлыгы булган мәкальләргә игътибар итик әле:

«Кеше ышанмастай сүзне чын булса да сөйләмә».

«һөнәрне остадан күрмәгән өйрәнә алмас».

«Яшь колынны тиргәмә, үсеп җиткәч ат булыр».

«Иркә бала исәр баладан яманрак», «Аюны җиңгән ир — ярты ир, ачуын җиңгән ир — чын ир» һ.б.

Күргәнебезчә, мәкаль ул дөнья күргән тәҗрибәле карт кебек. Бервакытта да рухын төшерми, безнең кайгыларны бүлешеп, шатлыкка да бик артык орынмыйча, ис китмичә генә югартынрак торып карарга, тормыш ваклыкларына бик әһәмият бирмәскә, төп кирәкне кулдан ычкындырмаска, тормышка фәлсәфи карарга өйрәтә. Ул шат һәм юл куючан, вакыты белән астан шаяртын, безгә карата иронияләр дә җибәргәли, вакыты белән ачы итеп, аталарча каты иттереп тә әйтеп куя. Шулай да аны яратмаска мөмкин түгел, чөнки аңда үч алу, төртү, чәнчү кебек вакчыллыклар юк. Ачы әйтсә дә хак, чын дусларча әйтә, көлсә дә дусларча киң куңелдән көлә, акыл бирсә дә коры үгет сатмый, ул аны кызыклы һәм тапкыр мисаллар белән мәгънәле итеп әйтә белә. Үзенең шундый дусларча, аталарча сүзләре һәм киңәше белән ул безнең тормышның авырлыгын, кайгы-сагышын, мәшәкатьләрен җиңеләйтергә, тормышыбызны баерак, күңеллерәк итәргә омтыла һәм бәхеткә ирешергә, моның өчен нинди холыклар белән холыкланырга өйрәтә. Балаларны кече яшьтән үк халыкларның төрле этник үзенчәлекләре белән таныштыру эшен алып бару бик әһәмиятле. Туган тел, әдәбият, табигать дәресләренә этник характердагы мәгълүматлар кертү өчен зур мөмкинчелекләр бар. Дәреснең төрле этапларында мәкальләрне кулланырга мөмкин: яңа материалны аңлатуда, ныгытуда һәм сорашу вакытында.

Мәсәлән, математикага өйрәткәндә төрле күпьеллык халык акыллылыгы, аның тормыш - көнкүрешен, йолалары чагылдырган әкиятләрдәге, мәкаль - әйтемнәрдәге, табышмаклардагы, санамышлардагы мәгълүматларны кертү максатлы.

Мәкальләр безнең телебезне баета, аңа сәнгатьлелек һәм аныклык өсти. Яңа материалны өйрәнгәндә, кагыйдәләрне ныгытуда алар бик яхшы ярдәмчеләр булып йөри; телнең сүзлек хәзинәсен баетуда ярдәм итәләр. Мәкальдәге бөтен таныш булган орфограммаларны табу, туры һәм күчерелмә мәгънәләрен күрсәтү эшләре булырга тиеш.

Шулай ук табигать дәресләрендә мәкальләр өстендә эшләү, уку процессын бик баета. Бу эш төрен дәрескә керткәнгә күрә табигать күренешләре образлы күрсәтелә, яңа материалны өйрәтүе тирәнәя, предметка кызыксыну арта.

Мәкальләрне дәрестә куллану методикасы төрле - төрле булырга мөмкин. Кайбер мәкальләр табигать күренешләрен тасвирлауда кулланыла, икенче-ләре - мәгънәләрен аңлату максаты белән; өченчеләре - яшәү мәгънәсе һәм күзәтелгән табигый закончалыкларын күрсәтүдә куллана [9, 22].

Табышмаклар. Табышмакны иң яратып әйтүчеләр кемнәр дисәгез, әлбәттә, балалар, дияргә туры килә. Бигрәк тә яшүсмерләр. Олылардан аны берән-сәрән генә әйттереп була. Балалар исә зурлар авызыннан өзеп-йолкып ала һәм, үзара да әйтешә торгач, һәркайсында күпме дә булса табышмак хәзинәсе җыела. Анысы һәр баланың дәртлелегенә, җитезлегенә карап. Табышмаклар исә, иң элек бала-чага, яшүсмерләр арасында кулланганлыктан, балаларның акыллары, күңелләре һәм телләре шул байлыклар белән баеп, камилләшеп, табигатьләре һәм зәвыклары җитеш булып, бөтен булып үсүендә бик кирәкле, бик әһәмиятле роль уйныйлар. Табышмакларда, бүтән фольклор жанрларында кебек үк, укучылар өчен бик аңлы материал йөртә. Алар тирә - як турында укучыларның күзаллауларын артык киңәйтә, төрле предметлар һәм күренешләр балаларда игътибарлылык үстерә. Табышмак ярдәмендә төрле предметлар һәм күренешләр, укучыларның яшенә карап, күзаллауларына ерак торып, алар өчен якынрак һәм аңла ешлырак булалар.

Халык табышмаклары укучыларның эстетик күзаллауларын үстерәләр, матурлыкны күрергә өйрәтәләр, төрле предметларны һәм тирә - як күренешләрне образлы күрүгә ярдәм итәләр. Кешене биләп алган гап - гади тормыш – көнкүрештәге предметлар һәм күренешләр, аларда тере, хәрәкәтчән, кабатланмас индивидуаль сыйфатларын үз эченә алган итеп сурәтләнә. Табышмакларда метонимия, җанландыру һәм башка троплар куллану чуар образлылык һәм күргәзмәлелек белән аерылып торалар. Табышмакларда нәфис образлар гел чуар, конкрет, бизәкле, кай вакыт предметның тышкы формасын гына түгел, ә аның тәменә, исенә- эчке кыяфәтенә басым ясыйлар.

Табышмаклар укучыларның хисләренә һәм иҗади карашына актив йогынты ясый; художестволы уйлауга, картиналы аң үсешенә ярдәм итәләр. Күренекле тикшерүче В.П. Аникин сүзе буенча, табышмаклар, башка фольклор жанрларына караганда, үз алдында максат итеп укучыларда чынбарлыкка поэтик караш үстерү куя.

Кызыклы уен процессында - төрле предметлар һәм күренешләр турындагы табышмаклар әйтү, укучылар, күренешләр һәм хезмәт кораллары, иске һәм яңа тормыш - көнкүрешнең предметларны белдергән, яңа сүзләр һәм әйтемнәрне бик җиңел истә калдыралар.

Ләкин практикадан күргәнебезчә, бик күп укытучылар - филологлар табышмаклар өйрәнүгә тиешле игътибар бирмиләр; табышмакларның уку - укыту тәрбияви мөмкинчелекләрен күздә тотмыйлар. Дәресләрдә төп эш итеп табышмакларны әйтү генә алына [1, 5].

Тизәйткечләр. Башлангыч классларда баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыггын арттыру, үз фикерен ачык аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга һәм язарга өйрәтү иң мөһим бурычлар булып торалар. Чөнки тел баланың барлык фәннәрне аңлап үзләштерүенә юл ача.

Сөйләмендә кимчелекләр булу балага белемне үзләштерүдә өстәмә кыенлыклар тудыра. Дәресләрдә халык авыз иҗатында тупланганнары да һәм аерым авторларның иҗат иткән әсәрләре дә куллана [3, 125].

Бишенче бүлек

Җырлар өйрәтү үзенчәлекләре

Җыр — татар сәнгатенең иң популяр һәм аеруча тиз үсә-үзгәрә торган жанрларыннан берсе. Ул менталитет чагылышы гына түгел, мәдәниятнең гомумторышы, халыкның рухи халәте күрсәткече дә. Кеше гомере буена җыр - моң белән яши. Гомернең иң гүзәл чоры - күбәләктәй балачак, ачык акыл, уй - хыяллар белән тулы булсын өчен, бала күңеле тирән мәгънәле, алтынга бәрәбәр, йө-рәкләргә үтеп керер сүзләргә мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел. Бишек җыры, назлы әни сүзе аша балага аң - зиһен, тәрбия бирелә, бала күңеле - "ак кәгазьгә" тәүге орлыклар сибелә, чөнки бишек җырлары моңы - әнинең күңел аклыгы, шул җырдан башлана да инде тормыш шатлыгы. Ул җырга, гомумән, үзенең рухи байлыгына, һәрвакыт ихтирам белән караган, аны күңел түрендә саклаган. Күп гасырлар дәвамында телдән - телгә күчеп яшәгән җырларыбыз язу барлыкка килүгә таш ядкарьләргә уела, кулъязма китап һәм дәфтәрләргә туплана, тора - бара басма чыганакларда урын ала башлый. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Ул кешеләрне ярата, чит җирләрдә яшәгәндә дә туган ягын сагынып яши, йомшак бәгырьле кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.

Җыр мирасы – татар халкының бетмәс-төкәнмәс рухи хазинәсе, күңел көзгесе ул. Үзендә тарихи шигърият һәм көй-моңны берләштергән булуы белән җыр элек-электән халыкның рухи таләпләренә җавап биреп, эстетик ихтияҗын канәгатьләндереп килгән һәм килә.

Танылган педагог В.А.Сухомлинский үзенең “Чын кеше тәрбияләү” хезмәтендә: “Музыка лирик поэзия белән тыгыз бәйләнгән һәм аны кешенең рухи үсешендә алдагы этап дип әйтергә була. Музыка кешенең мораль, эмоциональ һәм эстетик сфераларын берләштерә. Музыка – хисләр теле ул. Мелодия кичерешләреннән сүз биреп бетерә алмаган иң нечкә төсмерләрен бирә. Укытучы баланың иң яшерен урыннарына үтеп керүдә сүз белән генә чикләнсә, сүздән соң тагы да үтемлерәк тәэсир итә торган музыкаль йогынтысы булмаса, тәрбия туры була алмый” – дип язды. Күренекле демократ В.Г.Белинский музыканың балалар күңеленә уңай тәэсир итүен, аларга рәхәтлек китерүен һәм аларның бу хисләрне үзләрендә никадәр иртәрәк татып, тоеп карасалар, алар өчен шулкадәр әйбәтрәк һәм файдалырак булуын ассызыклап үтә.

Бу чорда татар фольклорын, шул исәптән җырларны өйрәнү һәм җыр текстларын үз хезмәтләренә кертү белән кайбер чит ил галимнәре (мәсәлән, Г.Вамбер, Х.Паасонен һ.б.) дә кызыксына. Әйтик, венгр галиме Г.Балинт, 1870 елларда Казан губернасында берничә мәртәбә булып, шунда яшәүче керәшен татарлары фольклорын җыйный һәм 1875 - 1876 елларда Будапештта ике томлык хезмәт бастыра. Анда халык иҗатының башка жанрлары белән беррәттән 64 җыр тексты урнаштырылган.

Ул гына да түгел, алар халык иҗатын фәнни нигездә туплау һәм өйрәнү эшенә дә сизелерлек тәэсирен ясаганнар, файдалы, чыганак та булып торганнар. Татар әдәбияты һәм фольклоры белгече Гали Рәхим халык җырларын өйрәнүгә багышланган "Халык әдәбиятымызга бер караш" исемле фәнни хезмәтендэ бу хакта: "Җырларыбызны тикшерә башларга теләгән кешегә хәзер шактый гына материал бар.", - дип, канәгатьлек хисе белдерә.

Мәктәптә балалар тәрбияләвендә җыр өйрәнүнең роле бик әһәмиятьле. Музыка, әдәбият дәресләрендә, әдәби кичәләрдә балалар халык җырларын бик яратып җырлыйлар. Төрле җырлар куллану уку процессын җанландыра, кызыклы оештырырга ярдәм итә.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: җыр сәнгатебезне, аның аша халкыбызның рухи байлыгын саклап калуда әһәмиятле роль уйнаган татар җыры китабының зур тарихы бар. Г. Ваһапов төзеп бастырган беренче җыентыктан башлап, соңгы 130 ел дәвамында, милләттәшләребез кулына татарның күренекле язучылары, галимнәре һәм башка фидакарьләр төзегән 550 дән артык җыр китабы тапшырылган. Шуларның 180 нән артыгы халык җырларыннан гына тора. Җыр җыентыклары, гомумән, китап бастыру эше яңа үсеш чорына керде.

Яшь буында татар халкы иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә халык җырлары әһәмиятле роль уйный.

Балаларга сәнгать тәрбиясе бирүдә җыр-музыка ысулын куллану һәрвакыт һәм һәркемгә кирәк. Әгәр дә кеше тирән тойгы кичерсә, җыр аның хәсрәтен җиңеләйтә, шатлык килсә, җыр аны тагын да ныграк тоемлырак итә. Бу хакта: “Җыр-көй үлгән йөрәкләрне дә тергезә”, - ди халык.

Заключение

Туган тел - ул һәр милләт халкы өчен дөньяда иң матур тел. Ана теле - ул ягымлылыгы белән күңелебезне юата, ә матур яңгырашы белән изгелек хисләре уята торган тел. Димәк, тел - милләтнең гомер буена тапкан байлыгы ул. Шуның өчен бу байлыкны, мирасны киләсе буынга түкми - чәчми тапшыру һәрберебезнең бурычы.

Милләткә, ил - җиргә, сөйләмгә татлы сүз биргән туган телгә мәхәббәт тә әни сөйләвеннән күчә килә балага. Ә инде шул хисләрне көчәйтүдә, тәрбия эшендә балага "картәниләр мәктәбе" - халык сүзе, ата - бабалар акылын туплаган халык иҗаты гәүһәрләре - балалар фольклоры ярдәмгә килә. Иң мөһиме - баланы сөйләндерү, уйландыру. Мәктәпкә аяк басу белән бала чын иҗат эшенә тотына: булган сүз байлыгы белән нәрсәдер"исбатлый", ниндидер хәл - вакыйганы үзенчә сөйләп бизи, күңел байлыгын, иҗат фантазиясен эшкә куша, тик сабыйны аңлаган, аның сәләтен үстергән, халык иҗаты әсәрләрендә тупланган тәрбия кануннары бала миесенә сеңдерә барган укытучының якын булуы билгеле. Сер түгел, бөтен күңелен балаларга ихлас арнаган укытучылар гына "сәләтсез" баланың да сәләтен таба, "йомыкларның" да ачылып китүенә өлгәшә. Укытучыга үз телен ярату гына җитми. Аны бар булмышы белән һәр укучыга җиткерү өчен ысулларын үзе эзли белергә, төрле юллар таба белергә дә тиеш. Тик иҗади эшләгән педагог кына моңа ирешә ала. Ул һәр балада туган теленә карата ихтирам һәм мәхәббәт уята алуга сәләтле була. Шунысы билгеле: укытучы сөйләме буатлар чылбыры аша кешеләргә аң, гыйлем, иман, матурлык китергән, халык акылын туплаган мәкаль - әйтемнәргә, сурәтләү чараларына бай булырга тиеш. Әмма бу процесс системалы, дәвамлы булырга, һәр укытучының эш тәҗрибәсендә чагылырга тиеш. Белем бирү системасында төбәк компонентын эшләү баланы уратып алган табигать - климат, тарихи - мәдәни, әйләнә -тирә үзенчәлекләрен чагылдырган эчтәлеген сайлау юлы белән бара. Бу милли үзәк тәрбияләү бурычын, тәрбиянең экологик, әхлаки, эстетик, интернациональ, хезмәт, патриотик бүлекләрен баету һәм аеру мөмкинлеген бирә.

Билгеле булуынча, һәрбер фәнне укытканда укучыларга таныш, якын булган материаллар белән бәйләп өйрәтү яхшы нәтиҗәләр бирә [25,185]. Халык иҗаты әсәрләре әле һаман безне көтелмәгән уй - фикерләре, әдәп -бизәкләре белән хәйран калдыра. "Ил төкерсә, күл була", "Күмәкләгән яу кайтарган", "Берлек итми, тереклек булмый" дип бушка гына әйтми бит ха-лык. Олы тәрбияне халык бирсә дә, тәрбия кереше, чыганагы - гаилә икәнен яхшы аңлаган ата - бабаларыбыз. Гаилә, аның шөгыле, гаилә әгъзаларының үзара мөнәсәбәте, бала тәрбияләү хакында мәкаль - әйтемнәрнең бихисап булуы - шуңа ачык дәлил. Мәкальләрдән, әдәби әсәрләрдән күренүенчә, белемле кеше - имле кеше, гыйлеме зуррак булган саен, үзе дә көчлерәк икәнен яхшы аңлаган борыңгылар. Инәй баласын башлыча көнкүреш тәҗрибәсенә өйрәтсә, әти тәрбиясе аны хезмәткә, җәмгыятьтәге эшмәкәрлеккә әзерли.

Тагы шунысы куанычлы: әле ташка басылмый, халык телендә йөргән мәкаль - әйтемнәр, язучыларыбыз иҗатында килер буыннарга җитәрдәй ва-сыятләр - фәһемле фикер, тапкыр сүзләр, алтын бөртекләренә әйләнә барып, яшәвен дәвам итә [18, 80].

Рухи дөньясы нык үскән бүгенге кешенең күңеле табигыйлеккә, сафлыкка, халык иҗатының гүзәллегенә аеруча көчлерәк тартыла. Шуңа күрә, бүгенге катлаулы заманда, әкиятләрнең тылсымлы көчен киң файдаланырга һәм, алай гына да тугел, аның искиткеч дәвалау көчен дә кулланырга кирәк. Халкыбызның дистәләгән классик әкиятләре аша без укучыларыбызның рухын баетырга, әхлагын төзәтергә, туган телен камилләштерергә тиешбез. Улларыбыз һәм кызларыбызның акыл-фигыльләре нәкъ менә балачактан тәрбияләнә. Моны безгә, өлкәннәргә, аз гына да истән чыгарырга ярамый. Баланы тәрбияләү һәрвакыт иң башлап тарбияченең, укытучының, олы кешенең үз-үзен тотышы, аның мәгънәле сөйләменнән башлануын да безгә нык истә тотарга кирәктер, мөгаен.

Һәр гаиләнең педагогик культурасы шул халыкның педагогик традицияләреннән чыгып урнаша. Бу культура бөртекләп җыелырга һәм буыннан-буынга күчә барырга тиеш [21, 8 -13].

Класстан тыш эшләр:

• "Сүз сайлау" уены

• Туган телгә, сүзгә багышланган мәкаль һәм әйтемнәр, шигырьләр туплау, ятлау

• "Могҗизалар кыры" уены

• Сүз көрәштерәләр: "телебезне рухи хәзинә" дияргә нинди дәлилләр бар?", "Телне бозу мөмкинме?", "Тел чүпләү - нәрсә ул?"

• Эчтәлегенә шаянлык, тапкырлык салынган мәзәкләр уку, ятлау, иҗат итү

• Матур яңгырашлы шигырьләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр, үткен тел белән язылган газета - журнал мәкаләләре уку

• "Милли киемнәребез", "Рухи хәзинәләребез", "Халык уеннары" күргәзмәләренә экскурсовод булу өчен конкурс һ.б.

Ятларга, истә калдырырга, кабатларга, мәҗбүри танып - беленергә тиешле мәгълүматлар күләме программа һәм дәреслекләрдә җитәрлек дәрәжәдә ачык билгеләнгән. Максат һәм бурычлар да - шул: укучыларда тел тоемы, тел рухияте тәрбияләү, милләтебезнең кадерле традицияләренә, бүгенге казанышларына карата хөрмәт, сак мөнәсәбәт һәм анарны камилләштерүдә катнашырга омтылыш хисләре үстерү [11, 88].

Укучылар арасында яхшылык, кешелек-лелек хакында мәкаль һәм әйтемнәр җыю конкурсы үткәрелергә мөмкин.

Әдәби кичәләр, милли уеннар, конкурслар - дәресләр кебек үк кирәкле эшләр. Шуңа да мәктәптә "Озын толым", "Сөембикә", "Егет солтаны" кебек

матурлык, батырлык конкурслары, көзге байлыкта "Коймак" конкурсы җанлылык, оешканлык белән үтә. Бала күңеленә әхлак тәрбиясе бирү, аны илен, телен, милләтен яраткан шәхес итеп тәрбияләү - безнең төп бурычыбыз булып кала [16, 44 ].

Список литературы

1. Аккужина Ф.А. Изучение загадок // Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары: Фәнни - методик мәкаләләр җыентыгы /Җав. ред.

И. С. Насипов // Бөтенроссия фәнни - практик конференция 26 - 28 ноябрь 2003 ел, БР, Стәрлетамак ш.: III кисәктән.- III кисәк: Телләр һәм әдәбиятларның үзара бәйләнеше, татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре, социология. - Стәрлетамак: СДПА, 2005, - 2006.- 56.

2. Акцорин В.А. Марийские легенды и предания в свете исторической взаимосвязи народов Поволжья // Вопросы марийского фольклора. Вып.4. -Йошкар - Ола, 1984.- С.4-7.; Легенды и предания мордвы / Сост. Седова Л.В. - Саранск: Мордов кн. Изд-во, 1982. - С.43-44.;

3. Әхмәтова Р. Ш. Авазларны төзәткәч, кирәк була тизәйткеч. // Трофимова С. М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына (Рус һәм татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик ярдәмлек). - Казан: Яңалиф, 2005. - 2206. -1256.

4. Вагыйзов С.Г., Вәлитова Р.Г. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2001. - 3446. -122-1246.]

6. Ваһапов Н.Х. Укучыларда тел - әдәбият дәресләренә кызыксыну уяту // Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары: Фәнни - методик мәкаләләр җыентыгы / Җав. ред. Насипов И.С. // Бөтенроссия фәнни -практик конференция 26 - 28 ноябрь 2003 ел, БР, Стәрлетамак ш.: III кисәктән.- III кисәк: Телләр һәм әдәбиятларның үзара бәйләнеше, татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре, социология.- Стәрлетамак: СДПА, 2005, - 2006.-726

7. Галимуллин Ф. Г., Хуҗиәхмәтов Ә. Н., Хәбибуллина 3. Н., Фәрдиева X. Г. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту

программалары (1-11 нче сыйныфлар).- Казан, " Мәгариф" нәшрияты, -

2003 ел. -1276.

8. Галин С.Ә. Тел аскысы халыкта: Башкорт фольклорының аңлатмалы һүз-леге.- Өфө: Китап, 1999. - 1956.

9. Заляева Э.Р. Использование пословиц и поговорок в учебном процессе // Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары:Фәнни - методик мәкаләләр җыентыгы / Җаваплы ред. И.С.Насипов / УБөтенроссия фәнни -практик конференөия, 26 - 28 ноябрь 2003 ел, БР, Стәрлетамак ш.: III кисәктән. - II кисәк: Татар әдәбияты тарихы һәм поэтикасы мәсьәләләре. -Стәрлетамак: СДПА, 2005.- 226.

10. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. -

Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган икенче басма. - Казан: Мәгариф,

2004.- 3676.- 5-106.

11. Исмагыйлева С. Г. Туган тел дәресләрендә милли тәрбия. // Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары: Фәнни - методик мәкаләләр җыентыгы / Җав. Ред. Насипов И.С. // Бөтенроссия фәнни - практик конференция 26 - 28 ноябрь 2003 ел, БР, Стәрлетамак ш.: III кисәктән.- III кисәк: Телләр һәм әдәбиятларның үзара бәйләнеше, татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре, социология.- Стәрлетамак: СДПА, 2005, -2006.- 886.

12. Исхакова С.М. Образец фантастической сказки сибирских татар // Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары:Фәнни - методик мәкаләләр җыентыгы / Җаваплы ред. И.С.Насипов // Бөтенроссия фәнни - практик конференция, 26 - 28 ноябрь 2003 ел, БР, Стәрлетамак ш.: III кисәктән. - II кисәк: Татар әдәбияты тарихы һәм поэтикасы мәсьәләләре. - Стәрлетамак: СДПА, 2005.- 1126. 13. Кобцева Н.Е. Воспитывать на лучших традициях. // Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары: Фәнни - методик мәкаләләр җыентыгы / Җав. Ред. Насипов И.С. // Бөтенроссия фәнни - практик конференция 26 - 28 ноябрь 2003 ел, БР, Стәрлетамак ш.: III кисәктән.- III кисәк: Телләр һәм әдәбиятларның үзара бәйләнеше, татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре, социология.- Стәрлетамак: СДПА, 2005, - 2006.- 43 6.

14. Ковалевский А.П. Книга Ахмеда Ибн - Фадлана о его путешествии на Волгу в 921 -922 гг. Исследование по мешхедской рукописи.- Харьков, 1956.- С. 138.

15. Миңнуллин K.M. Җыр китаплары тарихыннан. // Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары:Фәнни - методик мәкаләләр җыентыгы / Җаваплы ред. И.С.Насипов // Бөтенроссия фәнни - практик конференция, 26 - 28 ноябрь 2003 ел, БР, Стәрлетамак ш.: III кисәктән. - II кисәк: Татар әдәбияты тарихы һәм поэтикасы мәсьәләләре. - Стәрлетамак: СДПА, 2005.-2586.

16. Мөхәрмәтова В.И. Тел һәм әдәбият дәресләрендә халык педагогикасын куллану алымнары. // Башкортостан укытыусыхы (Учитель Башкортоста-на).-Уфа. - №5, 2008г.-44б.

17. Розенфельд А. 3. Великаны в таджикском фольклоре и топонимике // Фольклор и этнография. Связи фольклора с древними представлениями и обрядами, - М. - Л.: Наука, 1977.- С.92-96.;

18. Сафиуллина М.Ф. Халык акылы - бетмәс хәзинә. // Башкортостан укытыусыһы. (Учитель Башкортостана).-Уфа.-№ 6, 2008г.-80б.

19. Сәфиуллина Ф.С. Татар әдәбиятын укытуда региональ компонент // Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары: Фәнни - методик мәкаләләр җыентыгы / Җав. Ред. Насипов И.С. // Бөтенроссия фәнни - практик конференция 26 - 28 ноябрь 2003 ел, БР, Стәрлетамак ш.: III кисәктән.- III кисәк: Телләр һәм әдәбиятларның үзара бәйләнеше, татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре, социология.- Стәрлетамак: СДПА, 2005, - 2006.-1056.

20. Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар / Томны төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләрне язучы С.М.Гыйләҗетдинов. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1987.- 22-246

21. Трофимова С. М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына (Рус һәм татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик

ярдәмлек). - Казан: Яңалиф, 2005. - 2206.-86.

22. Туктаров Р.Г. Развитие творческих способностей учащихся на уроках татарского языка и литературы. / Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары: Фәнни - методик мәкаләләр җыентыгы / Җав. Ред.Насипов И.С. // Бөтенроссия фәнни - практик конференция 26 - 28 ноябрь 2003 ел, БР, Стәрлетамак ш.: III кисәктән.- III кисәк: Телләр һәм әдәбиятларның үзара бәйләнеше, татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре, социология.- Стәрлетамак: СДПА, 2005, - 2006.- 111 6.

23. Фазлетдинов И.К. Башкортстан татарларының топонимик легендаларында алпамшалар мотивы // Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары: Фәнни - методик мәкаләләр җыентыгы / Җав. ред. Насипов И.С. // Бөтенроссия фәнни - практик конференция, 26 - 28 ноябрь 2003 ел, БР, Стәрлетамак ш.: III кисәктән. - II кисәк: Татар әдәбияты тарихы һәм поэтикасы мәсьәләләре. - Стәрлетамак: СДПА, 2005. - 2586.

24. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. Тулыландырылган икенче басма. - Казан: Раннур, 2002. - 3526. 334 -3376.

25. Шарипова С.Г. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә җирле материал куллану. // Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары: Фәнни - методик мәкаләләр җыентыгы / Җав. Ред. Насипов И.С. // Бөтенроссия фәнни - практик конференция 26 - 28 ноябрь 2003 ел, БР, Стәрлетамак ш.: III кисәктән.- III кисәк: Телләр һәм әдәбиятларның үзара бәйләнеше, татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре, социология.- Стәрлетамак: СДПА, 2006.-1856.

Покупка готовой работы
Тема: «Изучение фольклорных произведений»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Курсовая работа
Страниц: 38
Цена: 900 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика