ВКР

«Ономастика народных и эстрадных песен»

  • 94 страниц
Содержание

Төп өлеш

1 нче бүлек. Ономастика фәненең гыйльми һәм методологик нигезләре

1. Ономастика фәне турында төшенчә

2. Ономастиканың төп тармаклары

3. Татар ономастика фәненең формалашуы һәм үсеше

2 нче бүлек. Татар халык һәм эстрада җырларының ономастикасы

1. Җырлар турында төшенчә

2. Җырлардагы антропонимик категорияләр

2.1. Шәхси исемнәр

2. 2. Фамилияләр

3. Җырларда топонимик берәмлекләр

4. Җырлардагы топонимнарның структур төзелеше

3нче бүлек. Укыту процессында җырлардагы ономастик берәмлекләрне өйрәнү

3.1. Ялгызлык исемнәрен өйрәнүче фән буларак ономастика

3.2. Җырлардагы ономастик берәмлекләрне өйрәнү үзенчәлекләре

Йомгак

Библиография

Введение

Тел белемендә ономастик берәмлекләрне апеллятив лексикадан аерып алып өйрәнә башлау ономастика фәненә нигез сала һәм аның фактик материалга, теоретик хезмәтләргә баеп, үз эчендә тармакларга аерылуына китерә. Поэтик ономастиканың поэтик антропонимика, поэтик топонимикаһәм псевдономастика кебек тармаклары бар. Шулар арасында игътибарны аеруча җәлеп иткәннәре – поэтик антропонимика һәм топонимика, чөнки әдәби әсәрләрнең, халык һәм эстрада җырларының үзәгендә кеше, аның язмышы, фикерләре һәм күңер дөньясы, эш-гамәлләре, холык-фигыле ята. Ә кешене һәрвакыт, беренче чиратта, нәкъ менә үзенә кагылган мәсьәләләр кызыксындыра, җәлеп итә, шуңа күрә дә ономаст-галимнәрнең поэтик антропонимия һәм поэтик топонимия белән кызыксынулары һәм язылган хезмәтләрнең күпчелеге диярлек бу тармакларга караганда яхшырак аңлашыла.

Башта галимнәр ялгызлык исемнәрен үзләрен аерым карап өйрәнсә, тикшерсәләр, соңрак инде аларның игътибарын ономастик берәмлекләрнең язма һәм сөйләмә тел эчендә, шул исәптән җырлардагы берәмлекләрнең дә, нинди бурыч һәм вазыйфа башкарулары, төзелеш-ясалыш үзенчәлекләре җәлеп итә.

Дөньядагы барлык телләрдә дә диярлек, шул исәптән безнең туган илебездә, XX гасырның икенче яртысыннан башлап, ономастика фәне, күп төрле телләр материалына нигезләнеп гамәлгә ашырыла торган интинсив фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә, елдан-ел киңәя, байый һәм тирәнәя бара. Шуның белән бергә ономастика үзенә тагын да ныграк игътибар итүне, аның төрле тармакларын, фактик материалларын, чыганакларын, лингвистик яссылыкта җентекләп өйрәнүне, ономастика фәненең күп төрле мөһим проблемаларын, заман таләпләренә җавап бирерлек итеп, фәнни нигездә хәл итүне сорый.

Топонимияне һәм антропонимияне (гомумән ономастиканы) тирән һәм күпьяклы итеп өйрәнүнең зарурлыгы һәм мөһимлеге хәзерге вакытта бөтендөнья күләмендә танылды. Бу турыда күренекле тел галиме Б.А. Серебреников хаклы рәвештә: “Бөтендөнья тел белеменең хәзерге этаптагы үсеше бик күп төрле телләр материалында алып барыла торган топонимик тикшеренүләрнең куәтле үсеше белән характерлана. Табигый ки, топонимиканы тел өйрәнү максатында файдалану мәсьәләсе килеп туа”, - дип язды [Серебреников, 1959].

Географик атамаларны өйрәнү нәтиҗәсендә теге яки бу регионның тарихи үткәне, хуҗалык үсеше, географик үзенчәлекләре, халык тарихы, этногенезы, тел тарихы һ.б. ачыла һәм аныклана. Гомумән, татар теленең җирле географик атамаларын, шул исәптән Башкортстан һәм Татарстан, татарлар компактлы булып яши торган башка төбәкләр топонимиясен, төрле чыганаклардан бергә туплап җыйнап, тулы системасын эзлекле рәвештә җентекләп тикшерүнең фәнни-теоретик әһәмияте һәм гамәли кирәклеге бик зур.

Татар ономатикасы алдында торган зур һәм мөһим бурычларны барлап, профессор Г.Ф. Саттаров болай дип яза: “Татар топонимиясен тарихи лингвистик аспектта тулаем махсус тикшерүнең тагын картография һәм археология өчен якын киләчәктә татар теленең “Татар теленең географик терминнары сүзлеге”н, “Татар теленең аңлатмалы тулы топонимик сүзлеге” н, “Татарстан шәһәрләре һәм авыллары исемнәре сүзлеге”н, “Татар авыллары энциклопедиясе”н (күптән түгел Мәскәүдә “Энциклопедия Российских деревень” дигән фәнни-гамәли җәмгыять оешып, Бөтенроссия күләмендә халык географик атамаларын язып алу-туплау һәм өйрәнү эшен башлап җибәрде), “Татар энциклопедиясе”н, “Татар топонимиясе атласы”н төзү, “Татар халкы тарихы”н язу өчен гаять зур кирәге һәм әһәмияте бар. Чөнки заман үзе таләп иткән әлеге мөһим фәнни хезмәтләрне язу-башкару өчен татар топонимиясе – кыйммәтле мәгълүмат чыганагы һәм бу хезмәтләрнең аерылгысыз бер мөһим өлеше дә” [Саттаров, 1998: 69].

XIX йөз 70нче елларында Казан университеты каршында “Археология, этнография һәм тарих җәмгыяте” оештырыла. Анда ономастика буенча түгәрәк тә төзелә. Бу түгәрәк членнары топонимия, гидронимия һәм гомумән ономастика фәне үсүгә шактый өлеш кертәләр. Бу җәмгыять һәм түгәрәкнең әгъзасы К. Насыйри “Җәгрәфия һәм кәбир” хезмәтендә байтак кына географик атама һәм номенклатура терминнары анализлана. Гасыр азагында татар топонимиясе белән И.А. Износков кызыксына башлый. Аның тырышлыгы белән бик күп татар авылларының һәм алар яныннан агып уза торган елга-инешләр, күл-чыганаклар, сазлыклар, кое-буаларның исеме җыелып калган [Износков, 1875]. Ул топоним һәм гидронимнарның этимологияләрен, төзелеш-ясалыш калыпларын да ясаган.

XX гасырның 60нчы елларыннан Татарстан топонимиясен һәм татар антропонимиясен Г.Ф. Саттаров өйрәнә башлый. Аның хезмәтләрендә Татарстан топонимиясе һәм ономастикасының аерым мәсьәләләре күтәрелә. “Татарстан АССРының антропотонимнары: Татарстан авыллары исемнәре” (Казан, 1973) исемле китабында Татарстан топонимиясендәге 200дән артык болгар катламына карый торган атаманы урнаштырган.

Соңгы елларда татар ономастикасы проблемалары монографик планда җентекле өйрәнелә башлады. Татарстан гидронимиясе һәм авыллар тарихы Ф.Г. Гарипова тарафыннан тикшерелде [1991; 1994; 1998].

XXI гасыр башында әдәби әсәрләрнең поэтик ономастикасы махсус тикшеренү объекты булды [Гаррапова, 2000], [Гарипова-Хәсәншина, 2000]. “Татар халык җырларының лингвистик һәм ономастик поэтикасы” темасына А. Р. Биктимирова кадидатлык диссертациясе яклады (2002).

Чыгарылыш квалификацион эшебезнең темасы – “Татар халык һәм эстрада җырларының ономастикасы”.

Теманың актуальлеге бүгенге тел белемендә татар халык һәм эстрада җырлары поэтик ономастик берәмлекләрен фәнни яктан бәяләү, системалаштыру ихтыяҗы булу белән аңлатыла. Хәзерге тел белемендә халык һәм композиторлар иҗат иткән җырлардагы ономастик (антропонимик һәм топонимик) берәмлекләрнең кулланылышы җәһәтеннән тикшерү мөһим мәсьәләләрдән санала. Чыгарылыш квалификацион эштә җырлардагы ялгызлык исемнәрнең урыны һәм сәнгати вазыйфалары тикшерелә.

Халык һәм автор җырларындагы ялгызлык исемнәрен халыкның, язучының дөньяга карашы, менталь сыйфатлары, психологиясенә бәйле өйрәнү – актуаль һәм шул ук вакытта кызыклы мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Чыгарылыш квалификацион эшнең максаты – халык һәм эстрада җырларында чагылыш тапкан ялгызлык исемнәрнең әсәр тукымасын төзүдәге лингвопоэтик вазыйфаларын, тематик төркемнәрен һәм төзелеш-ясалышларын өйрәнү.

Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- тел белемендә ономастика, аның тармаклары, поэтик ономастика төшенчәләре турында мәгълүмат бирү;

- халык һәм эстрада җырларында кулланылган ялгызлык исемнәрен барлап, аларны тематик яктан системалаштыру һәм лингвопоэтик кулланылышы яссылыгында анализлау;

- чыганак буларак алынган җырларда кулланылыш тапкан ономастик берәмлекләрне антропоним, топоним, ойконим, гидроним, оронимнарга бүлеп тикшерү, аларның стилистик вазыйфаларын билгеләү;

- укыту процессында җырларда кулланылган антропоним һәм топонимнарны өйрәнү-тикшерү үзенчәлекләрен ачыклау.

Чыгарылыш квалификацион эшен башкарганда, фәнни-методологик нигез буларак, рус галимнәре А.В. Суперанская, Н.В. Подольская, татар һәм башкорт галимнәре Г.Ф. Саттаров, Ф.С. Сафиуллина, Ф.Г. Гарипова, Ф.М. Хисамова, Г.Р. Галиуллина, Җ.Г. Киекбаев, А.А. Камалов, Р.З. Шәкүров һ.б. хезмәтләренә мөрәҗәгать иттек, эш барышында сүзлекләрне дә кулландык.

Чыганак буларак Татарстанда һәм Башкортстанда татар телендә нәшер ителгән төрле еллардагы җырлар җыентыклары тордылар.

Чыгарылыш квалификацион эшенең төзелеше кереш, өч бүлектән торган төп өлеш, йомгак, кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлегеннән (библиографиядән) гыйбарәт.

Фрагмент работы

Төп өлеш

1 нче бүлек. Ономастика фәненең гыйльми һәм методологик нигезләре

1. Ономастика фәне турында төшенчә

Мәгълүм булганча, җир йөзендәге һәр предметның исеме бар. Кешеләр һәм кош-кортларның, шәһәр һәм авылларның, елга һәм күлләрнең, диңгез һәм океаннарның, чокыр һәм тауларның, юл һәм сукмакларның, урам һәм тыкрыкларның, кинотеатр һәм завод-фабрикаларның, газета-журналларның, гомумән, безне чолгап алган барлык нәрсәләрнең исеме (атамасы) бар.

Телдәге исемнәр гомумилекне яки аермалыкны белдерүләре ягыннан бер-берсенә капма-каршы куела торган ике зур төркемгә аерылалар. Бер төрдән булган әйберләрнең барысы өчен уртак, гомуми атамасы – аларның күмәклек (уртаклык) исемен, шулар арасыннан бары тик берсен генә белдергәне – шәхси (ялгызлык) исемне барлыкка китерә. Бу бүленеш, башлыча, исем сүз төркеменә генә хас, ә башка сүз төркемнәре барысы да күмәклек сүзләр буларак каралалар. Исем сүз төркеме өлкәсендә булган әлеге бүленеш исемнең аралашу процессында гаять әһәмиятле роль уйнавын исбатлый [Сафиуллина, 1999: 54].

Исемнәре алда аталган ике төркемгә бүлүдә төп критерий булып аларның лексик мәгънә белдерү-белдермәүләре һәм чынбарлыктагы предмет, билге һәм күренешләрне атау юллары санала. Тел билгеләренең барысына да мәгънә белдерү хас, әмма белдерү юллары төрле.

Билгеле булганча, лексик мәгънә дип, сүзнең эчке формасын, эчтәлеген атыйлар. Күмәклек сүзләр – төшенчә белән логик бәйләнешле, реаль чынбарлыкны төрле яклап гомумиләштереп атый торган тулы семантик структурага ия берәмлекләр. Ә ялгызлык исемнәре исә бары тик өйбер, күренешләрне атау өчен генә хезмәт итәләр, аларның төшенчә белән бәйләнешләре күзгә ташланмый, төшенчә атамасы буларак та кулланылмыйлар, ягъни күп галимнәр фикеренчә, алар семантик яктан бик ярлы, символ вазифасын гына башкарырга сәләтле. Ялгызлык исемнәре, нигездә, билге буларак кына яшиләр, субъект яки объектны төрле яклап характерламыйлар. Әмма аларның күмәклек сүзләреннән өстенлеге булып мәгълхмәт чыганагы булулары тора [Галиуллина, 2007: 124].

Ялгызлык исемнәре, нигездә, күмәклек исемнәреннән килеп чыкканнар. Шул ук вакытта ялгызлык исемнәреннән күмәклек исемнәре дә ясалырга мөмкин. Күмәклек сүзләре мәгънәләре ягыннан ялгызлык исемнәренә караганда киңрәк кулланылышта йөри, ягъни күмәклек исемнәр һәрвакыт беренчел. Бу сүзләр ярдәмендә без дөньяны танып беләбез. Ялгызлык исемнәре һәрвакыт икенчел була. Алар бер генә предметка атама булалар. Төшенчә белән бәйләнешләре юк дәрәҗәсендә. Мәсәлән, Гали исеме бездә гомуми күзаллау уятмый. Аның башка предмет белән уртак һәм аермалы якларын санап булмый. Ялгызлык исемнәренең эчтәлеккә ия булуларын әйтү зарур.

Һәрбер атама үз эчендә нинди дә булса мәгънә саклый. Күп кенә атамаларның мәгънәләре бер караштан ук аңлашыла. Икенче берләренең мәгънә төшенү өчен , күп тикшеренүләр үткәрергә кирәк. Бу эш белән тел белеменең аерым бер тармагын тәшкил итә торган ономастика (грекча “исем кушу сәнгате” мәгънәсендәге сүздән) фәне шөгыльләнә. Ул барлык төр ялгызлык исемнәрен лингвистик аспектта тикшерүне таләп итә. Ономастика сүз (исем) турындагы фән булгач, аның фәнни-лингвистик һәм педагогик-методик нигезен сүз, сүзлек хәзинәсе турындагы төп фән – лексикология категорияләре һәм мәгълүматлары тәшкил итә.

Заключение

Йомгак

Тел белеменең ономастика дип йөртелә торган бер тармагы бар. Ул күп фәннәрнең кисешкән урынында барлыкка килде. Бу фәннең тикшеренү өлкәсе гаять бай һәм шактый кызыклы. Ул кеше исемнәрен, фамилияләрне һәм кушаматларны, географик объектларның, елга-суларның, күк җисемнәренең, мифологик затларның һ.б. атамаларын фәнни нигездә өйрәнә. Ономастика шундый күпсанлы һәм төрле-төрле исем-атамаларны җыю-туплау, тәртипкә салып лингвистик яктан анализлау, аларның килеп чыгышын, тарихи җирлеген аңлату кебек мөһим бурычларны гамәлгә ашыра. Татар топонимисты Ф.Г. Гарипова билгеләвенчә, “Ономастика фәнендәге табышлар һәм казанышлар тел тарихын өйрәнүдә генә түгел, бәлки халыкның этник тарихын яктыртуда да зур әһәмияткә ия” [Гарипова,1994:4].

Ономастиканың кеше исемнәрен, фамилияләрне, кушамат һәм псевдонимнарны өйрәнә торган тармагы антропонимика дип атала. Без тикшергән татар халык һәм эстрада җырларында кулланылган кеше исемнәре һәм фамилияләре чыгышлары ягыннан төрки-болгар (Алсу, Сөембикә, Чулпан,Тәчкәбикә<Чәчкәбикә) , гарәп (Язилә, Илһам,Әпипә, Җәмилә, Зөләйха, Мәдинә, Сания, Нәфисә, Азамат, Салават, Искәндәр, Рамай<Рамазан), фарсы (Миләүшә, Биби, Фирдәүс, Зөһрә, Таһир, Фирүзә) һәм кушма (гибрид) характердагы (Гөлмәрфуга, Гөлнәзирә, Бибисара,Бибисаҗидә, Галиябану) катламнардан тора.

Ономастиканың барлык географик объектлар атамаларын өйрәнә торган тармагын топонимика дип йөртәләр. Ә топонимика үзе бик күп тармаклардан гыйбарәт: су чыганакларының атамаларын өйрәнә торган бүлеге гидронимика, ландшафт-рельеф атамаларын тикшерә торган бүлеге оронимика, торак пункт исемнәрен өйрәнүче бүлекне ойконимика, билгеле бер территориядәге зур булмаган җирле географик объектларның атамаларын өйрәнә торган бүлеге микротопонимика дип атала.

Татар ономастика фәненә нигез салучы галим булып Казан дәүләт университеты профессоры Г.Ф. Саттаров санала. Ул XX йөзнең 60нчы елларыннан Татарстан топонимиясен киң планда өйрәнә башлый. Бу төбәкнең топонимиясе һәм ономастикасының аерым мәсьәләләре аерым хезмәтләрендә күтәрелде һәм чишелеш тапты. Татар кеше исемнәре, отчество, фамилия, кушамат һәм псевдонимнар системасы бу галим тарафыннан масштаблы рәвештә өйрәнелде. Татарстан топонимнарын икетеллелек аспектында Р.Х. Субаева өйрәнде. Татарстанның барлык төр су чыганакларын Г.Ф. Гарипова җентекле рәвештә тикшерде. Соңгы елларда Татарстан микротопонимнарын җыю-туплау һәм фәнни эшкәртү эшләре башкарыла. Аерым язучылар әсәрләренең һәм татар халык җырларының поэтик ономастикасы монографик планда тикшерү объекты булды.

Татар ономастикасына нигез салган галим Г. Ф. Саттаров “Этапы развития и очередные задачи татарской ономастики” дигән хезмәтендә хәл ителергә тиешле максат-бурычларның берсе буларак матур әдәбият әсәрләрендә урын алган ялгызлык исемнәренең (антропоним һәм топонимнарның) поэтик-стилистик үзенчәлекләрен өйрәнүне күрсәтә [Саттаров, 1970: 86-87].

Татар халкының җыр мирасы моңлы да, шигъри дә дөнья булып күз алдына килә. Халык, автор һәм композитор иҗат иткән җырларның хискә, мәгънәгә бай нәфис сүзләре һәм моңга тулы көйләре халкыбызның рухи бөтенлеген күрсәтеп тора. Җыр хәзинәсендә ерактан килгән тарих авазлары да, бүгенге көннәр аһәңе дә тирән булып уелган.

Без тикшергән халык һәм эстрада җырларында шактый күп ономастик берәмлекләр урын алган, алар бу җырларның поэтик эшләнеш-бизәлешендә мөһим чараларның берсе булып торалар.

Җыелган һәм тупланган материаллар күрсәтүенчә, халык һәм эстрада җырларында сан ягыннан хатын-кыз шәхси исемнәре күбрәк. Бу татар халкында хатын-кызларның яшәештәге мөһим иҗтимагый роль башкаруларын дәлилләп тора. Татар халкы арасында ислам диненең киң таралуы аркасында татар кеше исемнәре корпусының шактый зур өлешен гарәп, фарсы һәм аларның кушылмасыннан барлыкка килгән гибрид исемнәр били.

Тикшерелгән җырларда шәхси исемнәр генә түгел, фамилияләрнең дә урын алуы ачыкланды. Нигездә, Ватаныбыз тарихында, халкыбызның героик язмыш һәм көрәшендә тиңдәшсез кыюлык, батырлык күрсәткән шәхесләрнең, дәүләт җитәкчеләренең, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең фамилияләре җыр текстларында урын алган. Мәсәлән: Пугачау (Емельян Пугачев), Ленин (В.И. Ульянов), Ельцин (Б.Н. Ельцин), Путин (В.В. Путин), Шайморатов генерал, Тукай (Г. Тукаев), Сәйдәш (С. Сәйдәшев), Җәлил (М. Җәлилов) һ.б. Бу шәхесләргә халкыбыз үзенең тирән ихтирамын белдереп, үзенең шигъри-хисси һәм моңлы иҗатында аларга лаеклы урын биргән.

Халык һәм эстрада җырларында топонимик берәмлекләрнең күпләп урын алуы аларның җырда сурәтләнгән яки тасвирланган күренеш һәм вакыйгаларның конкрет бер географик җирлектә барган булуы белән аңлатыла. Халык җырлары барлык татарлар тарафыннан җырлансалар да, аларның ул җырларның билгеле авылда иҗат ителгәнен җыр текстында урын алган күпсанлы ойконимнардан белеп була. Мәсәлән: Наласа, Сарман, Арча, Әтнә, Әлдермеш, Чынлы, Керкәле һ.б. Халык һәм эстрада җырларында эрерәк ойконимнардан шәһәрләр дә шактый урын алган. Мәсәлән: Казан, Уфа, Мәскәү, Чаллы, Чиләбе, Минзәлә, Ырымбур, Сарытау, Самара һ.б.

Яшәеш чыганагы булган һәртөрле сулык атамалары – гидронимнар, аерым бер поэтик бизәк буларак, җырларда урын алган. Татар халкы зур һәм бәләкәйрәк агымсу буйларына торак пунктларын төзеп яшәгәннәр. Бу агымсуларның атамалары җыр текстларында табигый рәвештә чагылыш тапкан. Мәсәлән: Идел, Агыйдел, Чулман (Кама), Нократ (Вятка), Караидел, Дим, Сакмар, Җаек (Урал), Ык, Сөн, Зөя, Сарман, Чирмешән, Мишә һ.б. Шунысы игътибарга лаек, зур агымсулар халык хәтерендә нык уелып калганнар, шуңа күрә дә Идел, Агыйдел, Чулман (Кама), Нократ (Вятка), Караидел, Дим, Сакмар, Җаек (Урал), Ык, Сөн, Зөя, Сарман, Чирмешән, Мишә күп тапкырлар кабатлана. Мәсәлән, Агыйдел гидронимы халык җырларында 31 тапкыр, авторлар җырларында 3 тапкыр урын алган. Татарлар яшәгән территориядә үзенең зурлыгы, яшәеш өчен иң мөһим чыганак булуы белән Идел елгасы аерым урын били. Шуңа күрә дә бу гидроним халык җырларында – 5 , эстрада җырларында 8 мәртәбә чагылыш тапкан.

Татарлар яшәгән төбәкләрдәге күлләр дә җырларда, поэтик образ буларак, урынлы чагылыш тапкан. Мәсәлән: Кабан күле, Аккош күле, Байкал күле һ.б. Авыл буйлап яки авыл яныннан аккан елгаларны туендыручы чишмәләр – халкыбыз тарафыннан аерым бер ихтирам һәм яратуга лаек булган су чыганаклары. Мәсәлән: Җидегән чишмә, Фазыл чишмәсе, Сәвәләй чишмәсе, Рәшит-Сәет чишмәсе, Җамалый чишмәсе, Шәкүр чишмәсе һ.б. Зур сулыклардан автор җырларында гына Әдрән диңгез һәм Тын океан урын алган.

Җырларда татар халкы яшәгән төбәктәге, торак пунктлары янындагы төрле зурлыктагы таулар да, поэтик образ буларак, җыр тукымасында мөһим сәнгати вазыйфа башкаралар. Мәсәлән: Уралтау, Карпат, Урсал тау, Петр тавы, Ачытау, Динар тавы, Кондырак, Керкәле һ.б.

Җырлардагы топонимнарның структур төзелеше апеллятив сүзләрдәгечә. Җырларда урын алган топонимнарның шактый өлеше гади атамалардан тора. Алар арасында тамыр сүзләрдән генә торганнары (Арча, Әлмәт, Болгар, Казан, Мәскәү, Одес(са), Уфа, Әтнә, Бүздәк, Мәмәт, Мөслим, Нариман, Питрәч, Саба, Шафран, Шөгер (ойконимнар); Агыйдел, Байкал, Дим, Дунай, Җаек, Зәй, Идел (Әтил), Кама, Мишә, Нократ, Өсән, Сарман, Сакмар, Сөн, Танып, Ык. Эльба (гидронимнар); Карпат, Урал, Урсал (оронимнар); Алтай, Әфган, Бараба, Борай, Герман, Донбасс, Европа, Мысыр, Рәсәй (хоронимнар) һ.б. һәм ясалма характердагы булган (Азнакай, Бәләбәй, Бөгелмә, Чаллы, Чистай, Бакалы, Мәлкәнәй, Сугышлы, Чакмагыш (ойконимнар); Кондырак, Сарманай, Тинескәй, Чирмешән, Чынлы, Шушма, Сагышлы (гидронимнар); Керкәле (ороним); Биләр, Кырлай (хоронимнар) һ.б. топонимнар бар.

Кушма топонимнар төрки изафә типларыннан гыйбарәт. Бу юл белән ясалган топоним составындагы аныкланучы сүз азакта тора. Мәсәлән: Агайбаш, Биектау (ойконимнар); Казагыстан, Татарстан, Һиндстан (хоронимнар); Ачы тау, Урсал тау, Урал тау (оронимнар); Җидегән чишмә (гидроним); Зөһрә йолдыз, Җидегән йолдыз, Раушан йолдыз (космонимнар) һ.б.

Исемнең исемгә тартым кушымчасы аша иярүеннән ясалган (икенче төр изафә бәйләнеше) топонимнар. Бу төрдәге топонимнарның үзенчәлеге: беренче сүз баш килештә тора, ә аныкланучы сүз өченче зат берлек яки күплек формасында була: Урал таулары, Салагыш болыннары, Петр тавы, Динар тавы (оронимнар); Ука суы, Әмү-Дәрья суы, Буа сулары, Аккош күле, Байкал күле, Кабан күле, Җамалый чишмәсе, Рәшит-Сәет чишмәсе, Сәвәләй чишмәсе, Фазыл чишмәсе, Шәкүр чишмәсе (гидронимнар); Кече Сөн авылы (ойконим); Болгар иле (хороним) һ.б.

Укыту процессында җырлар турындагы мәгълүматлар белән укучылар халык авыз иҗатын өйрәнгәндә танышалар. Халык һәм эстрада җырларында чагылыш тапкан кеше исемнәре, фамилияләр, җир-су, торак атамалары һәм башка географик объектлар исемнәре җыр текстлары буенча эш алып барганда балаларда кызыксыну уяталар. Алар, ялгызлык исемнәре төркеменә караганлыктан, исем сүз төркемен өйрәнгәндә кирәкле материал булып торалар. Укучыларның иҗади эшчәнлеген һәм фикер йөртүләрен үстерү максатында укытучы халык һәм эстрада җырларындагы Башкортстанга яки Татарстанга караган географик объектларны җыйдыра ала, объектларның төрләренә карап, аларны тематик төркемнәргә бүлдерергә эш тәкъдим итә ала.

Список литературы

Фәнни һәм фәнни-популяр әдәбият

Ахметьянов Р.Г. К этимологий слов чиру “войско”, чирмеш “чермись” и топонимы Черемшан ~ Чирмешән //Военно-оборонительное дело до монгольской Булгарии. – Казань, 1985.

Бакиров М.Х. Лирик җырлар //Мирас. – 1998. - №9. – 74-86 б.

Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359б.

Биктимирова А.Р. Татар халык җырларының лингвистик һәм ономастик поэтикасы: филол. фән. канд. дис. – Казан, 2002. – 194б.

Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. – Тулыл. 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 207б.

Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур” нәшр., 2000. – 456б.

Галиуллин Т.Н.Илһам чишмәләре. Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1988 – 356 б.

Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология (таблицалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә): югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2007. – 95б.

Гарипова Ф.Г. Исследования по гидронимии Татарстана. – М: Наука, 1991. –285с.

Гарипова Ф.Г. Татарская гидронимия. – Казань, 1998. – 286с.

Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә – ил тарихы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 264б.

Гарипова-Хәсәншина В.М. Гомәр Бәширов прозасының поэтик ономастикасы: филол. фән. канд. дис. – Казан, 2004. – 241б.

Гаррапова Р.Х. Мөхәммәт Мәһдиев прозасының поэтик ономастикасы: филол. фән. канд. дис. – Алабуга, 2000. – 264б.

Донидзе Г.И. О грамматической характеристике тюркских топонимов//Ономастика Поволжья-2. – Горький, 1971. – 123-126с.

Загоровская О.В. Семантика диалектного слова: Учебное пособие по спец курсу. – Сыктывкар: Сыктывкар. гос. ун-т, 1989. – 155с.

Закиев М.З. Общий взгляд на булгарский язык //Советская тюркология и развитие тюркских языков в СССР: Тезисы докладов и сообщений. – Алма-Ата, 1976.

Закиев М.З. Проблемы языка и происхождения волжских татар. – Казань, 1987.

Износков И.А. О названиях населенных мест //Сб. в память I Русского статистического съезда, вып. 2. – Нижний Новгород, 1875.

Кемдә моң бар, кемдә хис бар: Татар халык җырлары //Төзүчеләр, кереш мәкалә язучылар К.М. Миңнуллин, Ф.И. Урманче. – Казан: Мәгариф, 2001. – 183б.

Киекбаев Д.Г. Вопросы башкирской топонимики //Учен. зап. Башкирского пединститута. Серия филологическая, вып. 8. – Уфа, 1956. –71-87с.

Курбатов Х.Р. Халык җырларының поэтикасы //Татар теле һәм әдәбияты. Бишенче китап. – Казан, 1976. – 85-103б.

Майорова Р. Казан төрки-татар ономастикасы мәктәбенең хәзерге торышы// Хаков укулары – 2010: Студент һәм аспирантларның Казан дәүләт университеты атказанган профессоры Вахит Хөҗҗәт улы Хаков истәлегенә багышланган региональ фәнни-гамәли конференция материаллары. – Казан: Ихлас, 2010. – 107-110б.

Миңнуллин К.М. Һәр чорның үз җыры. – Казан: Мәгариф, 1998 – 287б.

Миңнуллин К.М. Шигърият һәм җыр. – Казан: Мәгариф, 2004. – 310б.

Мурзаев Э.М. География в названиях. 2-е изд., перераб. и доп.– М.: Наука, 1982. – 176с.

Нигъмәтҗанов М.Н. Татар халык җырлары. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1976. – 292б.

Подольская М.В. Словарь русской ономастической терминологии. – М.: Наука, 1978. – 200с.

Саттаров Г.Ф. Этапы развития и очередные задачи татарской ономастики: Пособие к спецкурсу «Татарская ономастика». – Казань: КГУ им. В.И. Ульянова-Ленина, 1970. – 87с.

Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. – Казан: КДУ нәшр., 1990. – 278б.

Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 240б.

Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли? – Казан: “Раннур” нәшр., 1998. – 486б.

Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан: КДУ нәшр., 1998. – 438б.

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан: “Хәтер”, 1999. – 288б.

Серебренников Б.А. О методах изучения топонимических названий//Вопросы языкознания. – 1959. – №6. – С. 46-58.

Субаева Р.Х. Взаимодействие русского и татарского языков в топонимии Татарской АССР: Автореф. дис. …канд. филол. наук. – Казань, 1963. – 22с.

Сүз эчендә хикмәт бар: Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 1999. – 287б.

Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа: 5-11нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2010.

Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан: татар. кит. нәшр., 1980. – 319б.

Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 488б.

Татар халык иҗаты: Хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2005. – 479б.

Тукай Г. Халык әдәбияты //Сайланма әсәрләр. Т.2. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 185-204б.

Урманчеев Ф. Тарихи җырлар //Казан утлары. – 1969. - №3. – 132-148б.

Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 2005. – 383б.

Фасиев Ф.С. “Тарихнамэ и Булгар” Таджетдина Ялчигулова //Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников. – Казань, 1983.

Фәйзи Җәүдәт. Халык җәүһәрләре. – Казан: татар. кит. нәшр., 1971. – 31-37б.

Хисамова Ф.М. XVIII йөздәге татарча эш кәгазьләренең тел үзенчәлекләре. – Казан: Казан университеты нәшрияты, 1981.

Шәкүр Р.З. Ерзең хәтер китабы. Фәнни-художестволы очерктар һәм мәкәләләр. – Өфө: Башк. кит. нәшр., 1984. – 168б. (башкорт телендә).

Ярми Хәмит. Татар халкының поэтик иҗаты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 308б.

Яхин А.Г. Татар халык җырлары //Фольклор жанрларын система итеп тикшерү. – Казан: КДУ нәшр., 1987. – 50-69б.

Покупка готовой работы
Тема: «Ономастика народных и эстрадных песен»
Раздел: Музыка
Тип: ВКР
Страниц: 94
Цена: 2800 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика