ВКР

«Поэтический язык стихотворений х.такташа»

  • 65 страниц
Содержание

Кереш.3

I бүлек. Һади Такташ шигырь текстларында металогик һәм автологик алымнар.10

II бүлек. Һади Такташ шигырь текстларында поэтик синтаксис.36

III бүлек. Методик өлеш. Мәктәптә Һади Такташ әсәрләренең телен өйрәнү.47

Йомгак.53

Кулланылган әдәбият.57

Введение

Татар теле тарихын өйрәнеп, борынгы бабаларыбызның уй , фикер байлыкларын, аларның дөньяга карашын, чынбарлыкны танып белүләре ни дәрәҗәдә үскән булуын күзаллыйбыз. Кешелек тарихында булган һәр үзгәреш, үсеш телдә дә үзенең чагылышын тапкан һәм шуңа күрә тел кешелек җәмгыяте үсү белән бергә үсә, камилләшә бара.

Тел гыйлеме өлкәсендә эшләүче галимнәр, телнең төзелеше һәм үсеше закончалыкларын ачып, кешелек җәмгыяте тарихын өйрәнүгә өлеш кертүләрен үзләренең иң изге бурычлары итеп саныйлар. Шушы максатка ирешү барышында тел гыйлеме кешенең һәм кешелек җәмгыятен өйрәнә торган башка бик күп фәннәр белән бәйләнешле рәвештә үсә бара. [39;4–24].

Фән буларак, поэтика антик чордан – Аристотельның «Поэтика»(безнең эрага кадәр 336–322 еллар) трактатыннан үсеп чыга. Фикер һәм аның сүз белән әйтеп бирелеше, тел стиле хакында ул болай ди: «Көтелмәгән сүзләрдән төзелсә, әйтелмә гүзәл һәм өр–яңа булып чыга»; «.артыгы белән ялтыравык сөйләмдә персонажларның холык–фигыле дә, уй–фикерләре дә югалып кала»; «. телдә күптөрле үзгәрешләр була һәм моны эшләргә шагыйрьнең хакы бар» [ 4;352].

Соңрак (иҗади аңның традиционалистик тибы кысаларында) төрле халыклар әдәбиятының үз поэтикалары булдырыла, алар шагыйрьләрнең иҗади эшчәнлегенә юнәлеш тотрыклы поэтик кануннарга иярергә мәҗбүр итәрлек кагыйдәләр җыелмасы тудыралар. Мәсәлән, шундый эзләнүләрнең берсе – Н. Буалоның «Поэтик сәнгать» (1674) хезмәтендә шигъри формада классицизм чорында формалашкан кагыйдә һәм тәкъдимнәр аңлатыла: « әшәке сүзләрне әйләнеп узыгыз», «хикәяләүдә стилегез тыгыз, ә тасвирлауда күперенке һәм бай булсын» [15;230].

Роман Ингарден поэтиканың күп төрле билгеләмәләре булуын, ләкин шулай да аларның түбәндәге дүрт пункта туры килүләрен күрсәтә: «Беренчедән, – ди ул, – поэтика, гомүмән, теләсә нинди язма әдәбият әсәрен түгел, бәлки бары тик сәнгать язма әдәбият әсәрен генә өйрәнә. Икенчедән, поэтика, гәрчә тикшерү әйберен һәм мисалларны сәнгатьлеккә ия булган аерым әсәрләрдән алса да, ул бу әсәрләрнең үзләренә генә хас булган индивидуаль үзенчәлекләрне тикшерми, бәлки сәнгать әсәрләренең гомуми типларын билгеләү һәм аларның стилистик үзенчәлекләрен ачу максаты белән шуларны иҗат итүдә кулланылган гомуми алым һәм чараларны эзли . Өченчедән , поэтика сәнгать әсәренең эстетик әһәмиятен барлыкка китергән, яки, башлыча, аның эстетик кыйммәтен тәшкил иткән гомуми алымнарга үзенең төп игътибарын юнәлтә. Һәм, ниһаять, дүртенчедән, поэтика үзенең тикшеренүләрендә статистик күренешләр белән генә чикләнә алмый, бәлки теге яки бу сәнгать әсәренә яки сәнгать төренә хас булган үзенчәлекләрнең ни дәрәҗәдә еш очрашуларын тарихи яктан карап бәяли » [33;3–11].

Поэтиканы, шигъриятне сәнгать, гадәттә, матур әдәбият әсәренең төзелеше һәм анда кулланылган эстетик чаралар системасы турындагы фән дип билгелиләр.

Билгеле бер әсәрне тикшерү (текстның фәнни интерпретациясе) һәм, гомүмән, язучы телен, аның индивидуаль стилен өйрәнү юнәлешендәге фән белән поэтика икесе бер түгел. Әмма филология фәнендә бу ике тармак берсе икенчесенә бәйле.

Билгеле бер әсәрне һәм , гомумән, поэтик сөйләмне тикшерү коралы – поэтика һәм стилистика. Моның һәркайсы ике тармакка бүленә: әдәбият поэтикасы һәм лингвистик поэтика (аларның макропоэтика һәм микропоэтика дип тә атыйлар); әдәбият стилистикасы һәм лингвистик стилистика [39;4–24].

Лингвистик поэтика өлешенә төшкән аеруча әһәмиятле, ләкин бу эшкә тотынучыдан махсус хәзерлек һәм үзенчәлекле сәләт таләп иткән проблема – сүздәге образлылык һәм сүз ярдәмендә образ ясау юлларны өйрәнү.

Лингвистик поэтиканы тагын бер зур өлкәсе – шигырьнең турыдан–туры тел белән бәйләнешле якларын – ритмик нигезен (метрика) һәм рифма, аллитерация, оссонанс кебек аһәнлелек чараларын, шигьри синтаксисны һәм строфа төзелешен, шигьри формаларны тикшерү.

Тел ул шигьрият дөньясында – гаҗәеп корал. Аның самими тойгы, чын поэтик фикер булып түгел, поэзиянең алыштыргычы (суррогаты) булып яңгыраган чаклары да бар. Була шундый шагыйрь, илһам җитмәсә, аптырап тормый: илһамны ул оста сайлаган поэтик алымнар – әйтик, шундый–шундый фикергә яки тойгыга туры килә торган метафора яки метафорик чагыштырулар белән алыштыра, тиешле сүзләре ишетелми калмасын өчен, аларны анафора яки эпифора яңгыры астына куя, йә булмаса синтаксик фигураларның башка төрле бик үтемлеләрен куллана, ә рифмалары берсеннән–берсе уздырып сайрашырга тотына [39; 4–24].

Лингвистик поэтика телдәге лексик, грамматик һәм фонетик чараларның ни рәвешле кулланылуын, әдәби образ тудырудагы аларның билгеле бер идея – эстетик максатына өйрәнә. Поэтиканың игьтибар үзәгендә әдәби алым, әдәби ысул торса, лингвистик стилистиканы теге яки бу төр сөйләмдә тел чараларының тэәсир һәм тасвир мөмкинлекләре, теге яки бу төр сөйләмнең телдәге нинди чаралар аша барлыкка килүе кызыксындыра.

Телнең лексик берәмлекләре белән оста эш итә белү язучыга образларны, вакыйгаларны сиземлерәк итеп сурәтләргә, аларга үзенчәлекле төс кертергә, әсәр теленең халыкчанлыгын, гаделлеген, аһәңле яңгырашын тәэмин итәргә ярдәм итә.

Татар теленең сүзлек составы күп гасырлар дәвамында барлыкка килгән. Аның формалашуында, үсүендә төп ике юлны күрсәтеп булыр иде: 1) татар теленең үз сүзләре җирлеген; 2) башка телдән сүзләр алу юлы.

Татар теленең үз сүзләре хәзерге татар теленең төп материалы булып тора. Шуның өстенә, татар теленең сүзлегендә башка кардәш төрки телләре белән уртак сүзләр дә күп. Мәсәлән: ат, ут, су, баш, кыз, ир, тау, бер, кич, ярты, күз һәм башка сүзләр башкорт, казах, кыргыз, үзбәк, уйгур һәм башка телләрдә бер үк төрле дип әйтерлек яңгырыйлар.

Төрки халыклары күптәннән бер–берсеннән аерылып киткәннәр һәм хәзер мөстәкыйль рәвештә яшиләр. Шунлыктан аларның телләрендә дә үзенчәлекләр барлыкка килгән. Кайбер сүзләр аваз төзелешләре ягыннан төрле телләрдә төрлечә яңгырыйлар, ә кайбер сүзләр мәгънә эчтәлекләре белән аерылалар.

Татар теленең сүзлек составында башка телләрдән кергән сүзләр бик күп. Аеруча гарәп һәм фарсы телләреннән һәм рус теле аша көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләр зур урын алып тора.

Сүз сәнгатенең сәнгатьле сөйләмнең үсеше милләтнең гомум культура үсешенә, тарихи чорга, социаль–иҗтимагый–сәяси хәлләргә бәйле. Чорыбыз сүз сәнгатенең эчке законнарын да бөтен тирәнлегендә аңлау бурычын куя.

Сәнгатьле сөйләмнең эстетик вазифасын, сүз сәнгате, сөйләм культурасының торышын аңлау өчен, беренче ташка басылган әсәрләрдән алып бүгенге көнгәчә иҗат ителгән әдәби әсәрләрнең тел – стилен, аларда сүзләр кулланышын җентекләп өйрәнергә тиешбез. Әмма бу эш тиешле югарылыкта тормый әле. Нәфис сүз сәнгате осталары исеменә лаек булган әдипләребез әсәрләренең тел–стиле дә чын мәгънәсендә өйрәнүне көтә [9;76–78].

Халык язма әдәби тел булмаган заманнарда ук югары сәнгать таләпләренә җавап бирерлек матур–матур җырлар, легендалар, бәетләр, мәкаль–әйтемнәр, поэтик характердагы төрле фразалар иҗат иткән. Болар – халыкның күңел байлыгы. Язма әдәби тел барлыкка килгәч, шушы күңел хазинәсе, халык үзе әйтмешли, ташка басыла башлый.

Тел – ул коммуникатив (фикер алышу) һәм эстетик функцияләргә ия. Әдәби әсәр турында сүз алып барганда, билгеле, төп игътибарны эстетик функциягә юнәлдерергә кирәк. Бу үзе төрле проблемалар җирлегендә тикшерүне таләп итә. Сүз, фраза, сурәтләү чараларының эчке мәгънәсен рус галиме А.А.Потебня «внутренняя форма» термины белән аңлата [53;341]. Академик В.В.Виноградов «план содержания» дигән термин куллана [19;255].

Шулай булса да, соңгы вакытта аңа игътибар артты. В.П.Григорьев «Сүз поэтикасы» (Поэтика слова) исемле хезмәтендә бу терминга галимнәрнең карашын әйтә , үзе аның асылын фәнни яктан исбат итә. В.П.Григорьев карашынча, бу терминның «перспективасы» зур [29;343]. Без аның фикерен уртаклашабыз. Чөнки сүз, фраза, поэтик бизәк, тасвирлау чараларының эчке мәгънәсен белми торып, аларның образ тудыру, стилистик үзенчәлеген, эстетик функциясен аңлап булмый.

Чит илдә, рус филологиясендә, тюркологиядә һәм татар теле гыйлемендә матур әдәбият әсәрләре телен ничек өйрәнергә кирәклеге турында язылган теоретик хезмәтләр күп. Ә менә әдәби әсәрнең тел–стиленә, синтаксик фигураларга чын мәгънәсендә тирән анализ ясап, сәнгатълелек дәрәҗәсен ныклап ачыклаганнары бик аз. Теоретиклар тарафыннан төрле проблемалар куелса да һаман бер уртак фикергә килгәннәре юк әле. Гомумән, әдәби әсәр телен өйрәнү методикасы эшләнмәгән диясе килә.

Әдәби әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен, синтаксик фигураларын, тел–стиль чараларын өйрәнү – укучыларның эстетик зәвыклары формалашуына, матурлыкны тоюларына, туган телнең эчке серләрен, потенциаль мөмкинлекләрен тирәнрәк үзләштерүгә, сөйләмен үстерү һәм дөньяга карашын киңәйтүгә, әсәрне аңлауга, язучының осталыгын билгеләүгә зур ярдәм итә [39;4–24] .

Әдәби әсәрләрнең поэтик телен өйрәнгәндә, нигездә, түбәндәгеләргә игътибар ителә: сүз – образ (сүз – сурәт), сүз сәнгате, гомум кулланылышта булган төрле синтаксик берәмлекләрнең күп мәгънәлелеге, стилистик характеры, язучының фразеология, мәкаль–әйтемнәр, сурәтләү чаралары, поэтик бизәкләр, синтаксик фигуралар белән эш итүдә новаторлыгы, автор һәм персонажлар сөйләме, жанр үзенчәлеге, образлы телнең эстетик сыйфаты, язучы һәм халык теле. Боларның барысы да – һәр тел сурәтләү чарасы – чын мәгънәсендә сәнгатьчә эшләнгән әсәрләрдә изоляцияләнгән хәлдә яшәми, бер–берсе, эчтәлек, геройларның эчке дөньясы, сюжет композиция белән бәйләнеп, авторның гомуми эстетик концепциясенә буйсына. Һәр поэтик бизәк башка образлар системасы белән гармоник мөнәсәбәткә керә. Шуңа күрә аерым бер поэтик чараны алып, хис–тойгы уятам, матурлык белән кызыксындырам дип, аны кешеләргә күрсәтү белән генә канәгатьләнергә ярамый. Бу сүз–образны, фраза–образны, поэтик чараны нинди стилистик максатта, ни өчен куллана язучы – шуны ачыклау кирәк [68;16-17].

« Әдәби телнең үсүендә һәм камилләшә баруында сүз осталары – язучыларның эшчәнлекләре зур урын тота. Аерым язучыларның тел һәм чаралар, стиль үзенчәлекләрен тикшерү әдәби тел үсешендә булган төрле юнәлешләрне билгеләргә, ачыкларга ярдәм итәчәк» [11;218–235].

Татар теле гыйлемендә язучыларның поэтик теле шактый гына тикшерелгән. С.Ш.Поварисов «Поэтика художественной прозы Г.Ибрагимова» (1987), «Тел – күңел көзгесе» (1982), «Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү» (1978), И . А. Абдуллин « Г.Камал драмаларының теле »(1968) ,Г.С.Амиров «Состояние и задачи изучения языка татарских писателей”» (1971), В.Хаков «Стилистика һәм сүз сәнгате» (1979) һәм башка телче галимнәр тарафыннан берни тиклем эш башкарылган.

Һади Такташ поэзиясе әдәбиятчылар тарафыннан шактый киң яктыртылса да, телчеләр үзләренең хезмәтләрендә бары тик аерым мисаллар китерү белән генә чикләнделәр [20;5–7].

Һади Такташның иҗат юлы үтә дә нәтиҗәле булган. Әмма аның язмалары күп булса да, китаплары аз.

Такташ теле образ–сурәтләргә, метафора–чагыштыруларга бик бай. Кыскасы, ул поэтик тел остасы буларак билгеле.

Бу чыгарылыш эшендә исә кыска гомерле бөек шагыйрьнең киң колачлы иҗатыннан бары тик әһәмиятле бер үзенчәлеккә – аның шигырь текстларының тел үзенчәлекләренә, аның лингвистик поэтикасына тукталабыз.

«Һади Такташ турында үз заманында матбугатта күп кенә фикерләр әйтелгән. Соңрак чорларда махсус фәнни тикшеренүләр, аерым китаплар дөнья күрде. Аларның барысында да, нигездә, шагыйрь әсәрләренең идея – эчтәлек ягына игътибар ителгән. Поэтикасына карата да кайбер мәгълүматлар бар. Тагын шунысы бар, моңа кадәр филология фәнендә Такташ шигырьләрен әдәбият теориясе ягыннан гына өйрәнсәләр, хәзер исә матур әдәбият лингвистлар тел ягыннан тирән тикшерүләр үткәрә башладылар» [35;121–128].

Туган телнең лексик составы, синтаксик төзелеше, грамматик бөтенлеге барлык шагыйрьләр өчен дә уртак. Ә инде индивидуаль стиль тел хазинәсендәге байлыкны үзенчәлекле куллану нәтиҗәсендә барлыкка килә. Моның өчен шагыйрь поэзиясендәге барлык тел–сурәтләү чараларына лингвистик анализ ясарга кирәк. Безнең тарафтан сүз сәнгате остасының барлык стилистик чаралары тикшерелде.

Ләкин бер чыгарылыш эшендә барысын да яктырту мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без шагыйрьнең поэтик синтаксисын, сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен (металогик һәм автологик алым) тикшерергә булдык.

Менә болар барысы да хезмәтнең актуальлеген күрсәтә.

Чыгарылыш эшенең максаты булып Һ.Такташ иҗатының поэтик телен өйрәнү тора. Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар куелды:

1. Һ.Такташ шигырьләрендә металогик һәм автологик алымнарны тикшерү;

2. Һ.Такташ шигырьләренең поэтик синтаксисын ачыклау;

Чыгарылыш эше кереш, өч бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбияттан тора. Керештә теманың өйрәнелү тарихы, хезмәтнең актуальлеге, максатлары, бурычлары бирелә. Беренче бүлектә металогик һәм автологик алымнар карала. Икенче бүлектә Һ.Такташның поэтик синтаксисы тикшерелә. Өченче бүлекне методик өлеш тәшкил итә.

Фрагмент работы

I бүлек. Һади Такташ шигырь текстларында

металогик һәм автологик алымнар

Проза яки драма әсәрләреннән аермалы буларак, поэтик шигырь текстларында күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең күбрәк кулланылуы игътибарны үзенә тарта. Чөнки поэтик шигырь текстында автор үзенең уй–тойгыларын, әйтергә теләгән фикерен үтемле яңгыратырга омтыла. Бу функцияне башкаручы берничә стилистик алым бар: метафора, эпитет, чагыштыру, оксюморон, гипербола, литота, ирония. Болар барысы да күчерелмә мәгънәдәге сүзләр. Үз чиратында , сүзләрне күчерелмә мәгънәдә образлы итеп куллану металогик алым дип йөртелә (грекча meta – « аркылы », logos – «сүз»).

Һади Такташның шигырь текстларында да металогик алымны күзәтергә була .

Эпитет – образлы билгеләмә . Стилистик чара буларак аны гади аергыч белән дә бутап куярга мөмкин . Мәсәлән , « яшел күлмәк» , «кара бүрек » , « чибәр кыз » кебек сүзтезмәләрдә (яшел ,кара , чибәр ) эпитетлар түгел , бәлки гадәти аергычлар . Такташ шигырьләрендә эпитет ишарә итеп әйтелгән билгеләмә буларак бирелгән [ 20 ; 5–7 ].

Маңгаенда – нурлы йолдыз; күзләренең

Шәүләсеннән офыкларга таңнар аткан.

(«Газраилләр »)

Әнием , беркөн чыгып өзәрсез ,

Янып торган кызыл чәчәкләрдән

Үрә – үрә һәйкәл төзәрсез .

(«Үтерелгән пәйгамбәр » )

Яшьлек ,

Гомерең кыска синең ,

Шундый кыска булып тоела ,

Кичен чәчәк аткан була …

Ә таңында инде коела…

Биредә эпитет ролен хәбәр төркеме тәшкил итә : « гомерең кыска синең». Мондый төр киңәйтелгән , яки дөресрәге – пост позициягә куелган тасвири эпитетларны Такташ әледән – әле куллана:

Матурлык ул шулай :

Кызда булса ,

Җыерчыклы йөзгә – әйләнә …

Ирдә булса ,

Аның матурлыгы

Сакал – мыек белән бәйләнә .

Мәхәббәт тә –

Нәфис матур чәчәк ,

Ләкин

Үзе гаҗәп гомерсез ,

Кайчак загс белән соңы бетә ,

Ә кайчакта …

Яхшук күңелсез …

(« Мәхәббәт тәүбәсе »)

Чагыштыру – нинди дә булса бер әйберне яки күренешне икенче әйбер яки күренеш белән охшату алымы .Аның ике төрен аерып күрсәтергә мөмкин : гади чагыштыру һәм поэтик чагыштыру . Гади чагыштыру күп очракта « кебек » , « сыман » , « гүя » , « шикелле » һ. б. сүзләр яисә – дай / – дәй ,тай /–тәй кушымчалары ярдәмендә ясала :

Солтан аптырады ,

Фәсен салып уйлап торды да ,

Күсе койрыгыдай мыекларын

Туда –сюда тартып борды да ,

Швейцариягә табан юнәлде .

(« Хәлифәлек трагедиясе » [20 ; 5–7] .

Поэтик чагыштыру бер–берсеннән ерак төшенчәләр охшашлыгына нигезләнә. Андый чагыштыруның бер кисәге метафорик мәгънәдә кулланыла.

Ак чәчәкләр ява ,

Дөнья матур .

Шундый матур булып тоела ,

Күге зәнгәр , гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела .

(« Ак чәчәкләр »)

Мин ,тилергән ач бүре

Төсле улап ,

Читтә калдым – кан сыгып ялгыз гына .

(« Җир уллары трагедиясе»)

Күр , синең иң кечкенә һәм

Иң гөнаһсыз колларың

Суздылар киң кодрәтеңә

Ак мамыктай кулларын .

(«Җир уллары трагедиясе »)

Китерелгән өзекләрдә чагыштыру алымы төрле лексик чаралар ярдәмендә башкарылган : йолдызларны автор ак кар белән чагыштыра – «булып » сүзе ярдәмендә ; персонажның кичерешләрен сурәтләгән бер өзектә чагыштыру өчен «төсле» сүзе , шуннан соң килгән өзектә чагыштыру –дай/–дәй, тай /–тәй формасындагы кушымча файдаланыла

Метафора – кыскартылган чагыштыру , чөнки анда «кебек , сыман, гүя»һ . б .сүзләр яки махсус кушымчалар кулланмый .Бары тик чагыштырылу объекты гына күрсәтелә . Метафорада бер үк вакытта образның үзе һәм аның белән аталган әйбер бер үк сүз яки фраза белән белдерелә:

Март аеның нечкә билле җиле ,

Сузылып ятып җиргә , кар ашый…

(« Нәни разбойник »)

Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде .

Күпме тал чыбыгы ашадык .

Әкияттәге ике бала кебек

Күпме «җәфа чигеп» яшәдек .

(«Мокамай»)

Сары гөлләр синең кулыңда ,

Үлем йоклап ята юлыңда .

(«Бакчачылар»)

Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр

Керфек очларыңнан агалар .

(«Урман кызы »)[ 64; 53].

Китерелгән өзекләрдә метафораларның барысы да фигыль метафоралар. Р. А.Юсупов мондый төр фигыль метафораларны аерып күрсәтү белән бергә , образлы сөйләмдә исем метафораларының барлыгын да билгеләп үтә [72 ; 308] .Такташ шигырь текстларында исем метафоралар куллануга берничә мисал:

Кышкы төннең салкын күкрәгеннән

Чаналар да шаулап үттеләр .

(«Нәни разбойник »)

Авылым!

Җырлыйм синең күкрәгеңдә,

Гаҗәпләнмә минем җырыма.

(«Картайдым шул»)

Әле

Карлы кышның

Ак канаты җирне каплаган .

(«Болай гына гади җыр гына»)

Өченче көн инде хәлифәнең

Корсагында бүре концерты .

(«Хәлифәлек трагедиясе

Заключение

Әсәрнең теле , стиле дигәндә ,гадәттә , теге яки бу язучының үзенә генә хас булган үзенчәлекләре , ягъни аның иҗади мөмкинлекләре , эстетик идеалы, дөньяга карашы , художество чаралары системасы күз алдында тотыла. Әдәби иҗтимагый зәвык белән ихтыяҗ , традицияләр һәм әдәби процессның бүгенге көндәге тормышы белән тыгыз бәйләнештә яши . Ул шулай ук билгеле бер дәрәҗәдә әдәбият фәненең гомуми торышы нинди хәлдә булуына да бәйле .

Әдәби әсәргә анализ ясаганда , эш аның эчке һәм тышкы төзелешендәге , эчтәлегендәге үзенчәлекләрне бер тапкыр ачыклап чыгу белән генә бетми . Чөнки һәрбер талантлы үдип үзенең художество дөньясын тудырганда , алдан ук үсештәге җанлы чынбарлыкны чагылдыра торган образлар системасының күпмәгънәлелегенә ирешергә омтыла . Шуңа күрә тарихның төрле чорларындагы психологиясе , яшь һәм һөнәре андый әсәрләрне үзенчә кабул итә , алардагы образларга , характерларга , конфликтларга , идея һәм проблемаларга , тел үзенчәлекләренә үзенчә бәя бирә [39 ; 4–24] .

Художество дөньясының әнә шундый күпмәгънәле булуы әдәби әсәрләренең төзелешенә , тел үзенчәлекләренә бәйле . Шуңа күрә дә әдәби әсәрләренең теленә анализ ясаганда аларны һәрьяклап тикшерергә кирәк .

«Поэтик текст , – ди Х.Кюнер , – барыннан да бигрәк тел феномены. Поэтик текст тел ярдәмендә барлыкка килгән сәнгать әсәре . Текстның теле –аңа поэтик һәм эстетик сыйфат бирүче корал.Шуңа күрә лингвистика фәне текстның телен анализлау аша әсәрнең нигезендә яткан поэтик үзенчәлекне ачарга һәм аңлатырга алына .[43; 8–9] .

Шигырь рәвешендә булганда поэтик текст сүзләрнең һәм грамматик формаларның шул телгә хас метрик үзенчәлекләренә нигезләнә. Ләкин һәрбер ритмлы , рифмалы сөйләм поэтик текст була алмый .Поэтик текст барлыкка килү өчен барыннан да бигрәк сүз һәм фразеологиянең персонаж образын барлыкка китерүе иң төп шарт. Поэтик текст ул –эстетик канәгатьлелек һәм хакыйкать белән берлектә укучы аңында фантазия уята торган сәнгать төре .Поэзия теленең үзенчәлеге аның образлы булуында » [43;8–9].

Һ.Такташ турында сүз башлаганчы , бу чыгарылыш эшендә кулланылган «шигырь текстлары » дигән төшенчәгә аңлатма биреп үтү дөрес булыр .Ни өчен мондый термин кулланылды ? Чөнки китапта поэтик текст барлыкка китерүдә файдаланылган тел чаралары аерып күрсәтелде һәм текстларга лингвистик анализ ясалды .Тел ягыннан тикшерү сәбәпле шигырьләр аерым текст буларак каралды .

«Такташ –хәзерге татар әдәби теленең үсешенә җитди өлеш керткән , татар поэзиясен яңа берәмлекләр белән баеткан шагыйрь » , – ди Әхәтов Г.Х.[7 ; 86–97 ] .

Аның теле –үзе бер дәрья , үзе бер диңгез .Такташ татар милли әдәби теленең формалашуында һәм алга үсешендә зур роль уйнады . Ул телебезне яңа троплар , яңа синтаксик фигуралар белән шулкадәр баетты ки , аның иҗаты татар поэзиясенең генә түгел , бәлки башка тугандаш халыклар поэзиясенең дә үзеннән соңгы буыннарына уңай йогынты ясады .

Бу чыгарылыш эшендә шагыйрьнең поэтик текстларындагы тел структураларына –сүз һәм грамматик формалар нигезендә бөтен бер поэтик текст төзелүгә төп игътибар юнәлтелде .

Һ.Такташ иҗатында кулланылган күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне аерып күрсәтүнең ( металогик алым ) төп максаты –аның теленең байлыгын , образлылыгын һәм бары тик аңа гына хас булган оригиналь тропларны аерып күрсәтү .

Һ.Такташ үзенең шигырь текстларында металогик һәм автологик алымнардан оригиналь рәвештә оста файдалана .

Сүзләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылуы металогик алым дип йөртелә . Металогик алым , билгеле булганча , метафора , метафорик эпитет, гипербола , аллегория , чагыштыру төрләреннән тора .

Һ.Такташ шигырь текстларында металогик алым үзенчәлекле яңгыраш ала . Аның башлангыч чор иҗатында метафорик эпитетлар еш күзгә чагыла .

Синекдоха алымы да Һ.Такташ шигырь текстларында көтелмәгән яңгыраш ала.

Шагыйрь үзенең шигырьләрен тәэсирле яңгырату өчен поэтик синтаксисның төрле алымнарыннан , формаларыннан файдалана .Шунысы игътибарга лаек , Һ.Такташ рифма өчен генә җөмләдәге сүзләрнең тәртибен үзгәртми ( инверсия алымын куллану аңарда сирәк очрый ).

Кабатлау алымының иң еш кулланылган төре –анафора –Һ.Такташ текстларында актив урын ала . Бу алым сурәтләнгән вакыйганың , уй–тойгыларның тәэсирлелеген арттыру максатында авторның күпчелек текстларында күзәтелә .

Анафораның киресе булган эпифора алымы да Һ.Такташ шигырь текстларында актив әледән–әле очрый .

Поэтик синтаксисның тагын бер төре булган градация алымы контекстуаль синонимнарның , образлы әйтелмәләрнең бер–бер артлы кабатлануына корыла . Һ.Такташ бу стилистик алымны да яратып куллана .

Хиазм Һ.Такташ текстларында төрле рәвешләрдә күренә . Мәсәлән , җөмлә ия белән башлана , хәбәр белән тәмамлана ; ә шуннан соң килгән җөмлә хәбәр белән башланып , ия белән тәмамлана .

Поэтик текст кыскалык сорый .Шуңа күрә контексттан аңлашылырлык булган очракта Һ.Такташ аерым сүзләрне төшереп калдыра. Шулай ук атау җөмләләр дә текстка конкретлык кертәләр .Шагыйрь поэтик синтаксисның бу чарасыннан да файдалана .

Шигырь юлы азагын икенче юл башында кабатлау –акромонограмма–Такташ шигырь текстлары өчен шулай ук хас күренеш («Газраилләр», «Онытылган ант » , «Урман », «Ачлык патша»).

Әлеге поэтик синтаксик чараларның барысы да Һ.Такташ шигырь текстларында виртуозларча оста файдаланыла . Һәртөрле поэтик алымнарны белеп куллану шагыйрьнең телнең бөтен нечкәлекләрен белүеннән килә .

Бу чыгарылыш эшендә Һ.Такташ шигырьләренең тел үзенчәлекләрендәге , аның лингвистик поэтикасындагы төп моментлар тикшерелеп, бөтен бер система рәвешендә бирелде .

Шулай итеп , Һ.Такташ үз чорының шагыйре буларак гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат кыйбласына тугры кала .

Список литературы

1. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсъәләләре. – Яр Чаллы: 1997. – 127 б.

2. Ахунҗанов И. Художник һәм аның сүзе. – Казан:Татар. кит. нәшр., 1978. – 142б.

3. Аристотель. Риторика. Об ораторском искусстве. М.: Госполитиздат, 1958. –348с.

4. Аристотель. Поэтика. Античные риторики. – М.: МГУ, 1978. – 352с.

5. Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1990. –239б.

+ еще 69 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Поэтический язык стихотворений х.такташа»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 65
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика