Дипломная работа

«Номинативные особенности названий птиц в татарском языке»

  • 78 страниц
Содержание

Кереш.3

Төп өлеш

Беренче бүлек

Тел гыйлемендә кош атамаларын өйрәнү.6

Икенче бүлек

Татар телендә кош атамаларының номинатив үзенчәлекләре.19

Өченче бүлек

Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә кош атамаларынан

файдалану

§ 1. Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә лексика өйрәнү методикасы.

§ 2. Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә кош атамаларынан файдалану өчен күнегүләр үрнәкләре.

Йомгак.28

Библиография.30

Введение

Кошлар нәкъ чәчәкләр кебек үк – табигать могҗизасы. Әйтерсең лә, алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылганнар. Кошлар кешедә күкләрне айкарга, очырга омтылыш уяткан. Алар җиһандагы бар моң-аһәңне үзенә сеңдергән.

Кошлар безнең канатлы дусларыбыз. Алар – табигать бизәге. Кошларның моңлы тавышлары, үзләренең сайраулары белән безгә көч дәрман өсти, дөньяның, табигатьнең матурлыгын тоерга ярдәм итәләр.

Галимнәр әйтүенчә, җир шарында кошларның 8580 төре бар. Шуның 800 төре БДБ илләре территориясендә, 677 төре – Россиядә очрый [27: 17].

Элек-электән татар халкының төп шөгыльләрнең берсе булып сунарчылык һөнәре саналган һәм ул хәзерге заманда да сакланып калган. Сунар итү процессына кешеләр һәрбер кошның яшәү рәвеше, характеры һәм холкы белән танышкан. Шул рәвешле кошларның теге яки бу сыйфатлары кешенең аңында төрле образлар барлыкка китергән. Кагыйдә буларак, элек ауга йөрер өчен лачын, карчыга кебек кошлар тотканнар. Бу турыда без язма истәлекләрдән укып беләбез; мәсәлән: кош чөю өйрәтелгән ау кошлары белән җәнлек аулау, кошны кулдан очыртып җибәрү; тугры – кош кундыра торган агач; долбай – кош чакыра торган боргы; туралы – басудагы, кулда өйрәтелгән кош; бүз тойгын – ак карчыганың бер төре; кошлар тотучы, шоңкарчы. Күренгәнчә, татарлар тормышында ау кошлары аерым урын алып торган. Күбрәге лачын, шоҗкар, карчыга кебек кошларны кулга өйрәткәннәр. Шулай ук татарларда йорт кошлары үрчетү дә киң таралыш ала.

Шул ук вакытта кайбер кошлар татар халкының менъеллык мәдәнияте, милли гореф-гадәтләре һәм йолаларының аерылгысыз бер өлеше булган. Мәсәлән, татар туйларында саум булып бер пар пешерелгән каз бүләк итү – тату гаилә, байлык символы буларак билгеле.

Кошлар татар тормышының ышанулары белән, аларның тотемнары буларак та билгеле. Шулай ук кошлар образын без халык авыз иҗатында да очратабыз, мәсәлән: әкиятләрдә, бәетләрдә, мәкальләрдә, әйтемнәрдә, сынамышларда һ.б.

Кош атамаларының номинатив үзенчәлекләре бүгенге көнгә кадәр югары уку йорты студентларының квалификацион чыгарылыш эше дәрәҗәсендә өйрәнелмәгән, һәм киләчәктә аны тагын да югарырак дәрәҗәдә җентекле фәнни өйрәнү бик кирәкле. Шуның белән диплом эшенең актуальлеге билгеләнә.

Татар телендә кош атамалырының номинатив үзенчәлекләрен фәнни тасвирлау диплом эшенең төп максат итеп билгеләнде. Аның предметы – татар телендәге кош атамаларының номинатив үзенчәлекләре. Максаттан чыгып түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү бурыч итеп алынды:

1. Билгеле чыганаклар нигезендә татар телендә кош атамаларын, аларны номинацияләү үзенчәлекләре буенча фәнни, фәнни-популяр мәгълүматны системага салу, шулай ук рус телендә булган чыганакларны туган телгә тәрҗемә итеп бирү.

2. Татар телендә кош атамаларын өйрәнү тарихына күзәтү ясау.

3. Татар телендә кош атамалырының номинатив үзенчәлекләрен фәнни, фәнни-популяр чыганаклар нигезендә тасвирлау.

4. Кош атамалары кергән материалларны урта мәктәптә татар теленең лексик хәзинәсен үзләштерү өчен файдалану мөмкинлеген ачыклау һәм бу максатта күнегү үрнәкләрен төзеп тәкъдим итү.

Хезмәттә куелган максатларга ярашлы рәвештә фактик материалларны анализлауда эзләнү, тасвирлама һәм чагыштырма-тарихи, күзәтү методлары кулланылды. Җыелган материаллар күзәтү методы нигезендә классификацияләнде.

Хезмәтнең теоретик әһәмияте. Татар теленең кош атамаларын дәрестә куллану, тикшерү татар әдәби теленең формалашуы, үсеше процессын өйрәнү өчен чыганакларның берсе булып тора.

Хезмәтнең практик әһәмияте. Кош атамалары кергән материалларны мәктәпләрдә татар теленең лексик хәзинәсен үзләштерүдә, аларга таянып сүзлекләр төзү мөмкинлегендә. Шулай ук кош атамалары татар теленең сүзлек составының төрле лексик-стилистик күренешләрен күзаллауда мөһим роль уйный.

Материал туплау өчен түбәндәге төп чыганаклар файдаланылды: “Татар теленең диалектологик сүзлеге” (Казан 1969, 1993), “Русча-татарча сүзлек” (Мәскәү, 1997), “Русча-татарча биология терминнары сүзлеге”, Валиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. “Урта мәктәптә һәм гимназияләрдә татар теле укыту методикасы”, Сафиуллина Ф.С. “Татар теленә өйрәнүнең фәнни-методик нигезләре”. Чагыштырма материал борынгы һәм иске төрки, шулай ук язма истәлекләрдән һәм башка тугандаш булмаган телләрдән алынган.

Шулай ук диплом эшен язуда Э.И. Сафина, Р.Г. Әхмәтьянов, Д.Х. Базарова, З.Р. Садыкова, А.Р. Рахимова кебек һ.б. галимнәрнең темага ярашлы практик һәм теоретик материаллары чыгарылыш эшенең фәнни-методологик нигезен тәшкил итә.

Диплом эшенең төп нәтиҗәләре Башкорт дәүләт университеты Стәрлетамак филиалының татар бүлегендә татар тел белеме буенча гамәли дәресләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә апробацияләнде.

Бу хезмәт теманы яктыртуда соңгы дәрәҗәдә фәннилеккә дәгъва итми. Диплом эшендә билгеле чыганаклар нигезендә татар телендә кош атамалары, аларны номинацияләү үзенчәлекләре буенча фәнни, фәнни-популяр мәгълүмат системага салына, шулай ук рус телендә булган чыганакларны туган телгә тәрҗемә итеп максатка ярашлы кабул ителә.

Квалификацион чыгарылыш эшенең композицион-структур үзенчәлеге куелган максат һәм бурычларга ярашлы итеп төзелде. Хезмәт кереш, өч бүлекне үз эченә алган төп өлештән, йомгак һәм файдаланылган әйдәбият исемлегеннән тора.

Фрагмент работы

Өченче бүлек

Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә

кош атамаларынан файдалану

§ 1. Урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә лексиканы өйрәнү методикасы.

Тел кешенең тормышында зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Ул кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, аңлашырга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. “Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге”, дигән бөек рус педагогы К. Ушинский.

Бүгенге укыту процессында предметлар саны артуы һәм материалның катлаулануы табигый хәл. Бу иң беренче чиратта, бүгенге тормыш темпы һәм җәмгыять таләбе белән бәйле. Шуның өчен вакыт буенча рациональ булган укыту, төрле технологияләр булдыру бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Нәрсә соң ул технология? Технология (грек сүзе leehne – умение + логия) беренчедән, укыту процессының эффективлыгын арттыру өчен максатлы рәвештә предметларны, төрле алымнарны комплекслы яисә аерым куллану (М. Вулман); икенчедән, теге яки бу профильле специалистны кыска вакыт эчендә, оптималь көч сарыф итеп, укытуның яңа метод һәм алымнарын кулланып, әзерләргә мөмкинлек биргән күрсәтмәләр системасы (Ф. Янушкевич): өченчедән, эффектив педагогик системаларны эшкәртү, бәяләү процессы.

Укыту технологиясе – ул укытуның практик эшмәкәрлегенең һәм уйлау операциясең тәртипкә салынган стандарт җыелмасы.

Традицион методикадан яңа технология нәрсәсе белән аерыла соң?

l) бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, бер-берсенә буйсынган максатлары белән;

2) һәрбер максатның нәтиҗәсе алдан конкрет билгеләнүе белән;

3) педагогик процессның бербөтенлеге һәм тәмамланган булуы белән;

4) укыту процессын оештыру вариантлыгы белән;

5) укучының эшчәнлеге алгоритмик характерда булуы белән;

6) укыту процессының индивидуаль характерда булуы белән;

7) психологик барьерларның юклыгы белән һ.б.

Татар телен өйрәнүдәге педагогик технология принципларның берсе – интерактив принцип, ягъни ЭВМ, компьютер белән “диалогик” мөнәсәбәттәш чаралар системасын булдыру.

Бүгенге җәмгыятьнең үсешендә информатизацияләү – ЭВМ, компьютер базасында информацияне саклау һәм куллану, аны җыю метод һәм алымнарын актив кулланылышка кертү.

Кешеләрнең фикерләү һәм үзара аңлашу-аралау чарасы булган телнең иң мөһим һәм төп лингвистик берәмлеге булып сүз санала. Сүзгә, сүзлек хәзинәсенә хас булган сыйфатларны, үзенчәлекләрне өйрәнү белән тел гыйлеменең махсус тармагын тәшкил итүче лексикология фәне шөгыльләнә. Сүз – гаять катлаулы тарихи-лингвистик категория. Сүзләр – ясалыш калыплары, килеп чыгышлары, мәгънәви төсмере, бер генә мәгънәгә яки, киресенчә, күп мәгънәгә ия булулары ягыннан ифрат күпкырлы һәм күптөрле.

Телгә өйрәтү төрле методлар, алымнар белән алып барыла. Метод термины күптөрле мәгънәдә кулланыла. Аның киң мәгънәсе – “танып белү юлы”, ягъни чынбарлыкка якын килү, табигать күренешләрен, иҗтимагый тормышны өйрәнү, өйрәнә торган күренешләргә якын килү юлы (диалектик метод). Метод әйдәп баручы идеясе, билгеле бер максатка юнәлтелгән булу, укыту шартларына һәм этабына бәйсез булу, теоретик яктан билгеле бер лингвистик, психологик яисә дидактик концепциягә нигезләнгән булу белән характерлана.

Укыту методлары – укучыларның белем һәм күнекмәләрен үзләштерүенә, танып белү эшчәнлекләрен активлаштыруга, дөньяга карашлары формалашуга һәм сәләтләре үсүгә китерә торган, укытучының һәм укучыларның бергәләп эшләү юллары. Икенче төрле әйтсәк, метод – алга куйган максатка ирешү юллары һәм алымнары [11: 24].

Телгә өйрәтү методларын фәндә дүрт төргә бүлеп йөртәләр: турыдан-туры өйрәтү методлары, аңлы методлар, катнаш методлар, интенсив методлар.

Безнең мәктәпләрдә аңлы һәм катнаш методлар өстенлек итә. Киң таралган интенсив курсларда тел интенсив рәвештә өйрәнелә. Бу – эмоциональ-мәгънәви, ритмопедия, гипнопедия, релаксопедия, шәхесне активлаштыру һәм суггестопедия методларын файдалану җирлегендә эшләнә.

Интенсив методларга түбәндәге билгеләр хас:

1) телгә өйрәтүнең максаты – сөйләм телен үстерү (сөйләмне ишетү, аңлау, аралашу);

2) тел мохиты булу, аны булдыру;

3) укытуның эчтәлеге – аралашуның конкрет бер сферасында кулланыла торган сөйләм күнекмәләренә ия булу (конкрет ситуация, тема, грамматик материал);

4) телгә өйрәтүнең интенсивлыгын (көн саен 4-5 сәгать), укучыларның автивлыгын таләп итә торган эш төрләрен куллану;

5) максат – тел турында мәгълүмат алу түгел, сөйләм күнекмәләренә ия булу;

6) коллектив эш төрләрен күп куллану һәм укытучының аралашу процессы белән идарә итүе;

7) укучыларга тәэсир итү өчен мөмкин булган барлык чараларны куллану (рольләргә бүлү, музыка, физик күнегүләр, җайлы микроклимат, уңай мотивация булдыру, психологик киртәләрне алып ташлау һ.б.).

Татар теленә өйрәтү тарихында күп төрле алымнар, методлар кулланганнар. Шулай да күпчелек аңлы методлар кулланылган: тәрҗемәле-грамматик, аңлы-гамәли, телләрне чагыштырып өйрәнү, уку методы, Робертсон методы (текст буенча рәттән сүзләрне өйрәнү) зур урын алып торган. Шул ук вакытта катнаш методларга караган коммуникатив, актив методлар да урын алган дип уйларга нигез бар. ХIХ гасыр – ХХ гасыр башында чыккан дистәләрчә үзөйрәткечләр һәм сөйләүлекләрдә (сөйләүнамәләрдә) күп санлы табигый диалоглар китерелә. Шуларга нигезләнеп, сөйләм теле өйрәнелгән. Хәзерге заманда телгә өйрәтүдә бу алымнарның һәрберсенең аерым элементлары файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, коммуникатив метод белән укытуда интенсив методларның аерым элементлары урын ала. Шул ук вакытта телне аңлы рәвештә өйрәнмичә, аның фәнни нигезләренә төшенмичә сөйләргә өйрәнү мөмкин түгел. Шуңа күрә, аңлы-гамәли, туган тел белән чагыштырып өйрәнү, тәрҗемәле-грамматик методлар да укытуда кирәк була [26: 91].

Укыту алымнары – укыту методының состав өлешләре яки танып белү эшендә билгеле бер методны кулланганда укучыларга белем һәм күнекмәләр бирү, аны үзләштерү ысуллары.

“Метод” һәм “алым”нан башка методикада тагын “чара” атамасы да кулланылышта йөри. Укыту чаралары яки методик чаралар теләсә кайсы метод һәм алым белән эшләгәндә кулланыла алалар. Ул – укучыларга белем һәм күнекмәләр биргәндә катнаша торган гамәли алым. Укыту чараларына сораулар куллану, укыту яки күрсәтмә әсбаплар, техник чаралар һ.б. керә [11: 24].

Татар телендә сөйләшү, аралашу өчен балаларның билгеле бер күләмдә сүзлек запасы булырга тиеш. Шунлыктан, бигрәк тә башлангыч сыйныфлара. Татар теленең лексик-фразеологик минимумын үзләштерү буенча дәвамлы һәм ныкышмалы эшләү таләп ителә.

Сүзлек эше барышында укучылар татар теленең лексикасын практик үзләштерәләр. Сүзнең лексик мәгънәсен сөйләм, текст эчендә аңлатуга, аны сөйләмдә кулланырга өйрәтүгә аеруча игътибар бирергә кирәк [22: 171].

Лексика "сүз" дигән мәгънә аңлата. Ул грекча leksis cүзеннән алынган, телнең сүз байлыгы мәгънәсендә йөри. Кешеләрнең үзара аралашып яшәве һәм тормышның үзгәреп торуы аркасында, телнең сүз байлыгы арта. Сүзлек запасы баеган саен, кешенең сөйләме эчтәлекле, аңлаешлы һәм матуррак була бара. Телнең сүзлек составында кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе, аларның образлы фикер йөртү сәләте, үткенлеге, зирәклеге чагыла. Халык, сүз осталары туган телнең сүзлек хәзинәсеннән һәр сүзне яратып, аның күптөрле төсмерләрен табып, бер-берсе белән аңлашу өчен дә, шигъриятле сурәт ясау өчен дә файдаланалар. Билгеле бер тәртиптә төзелгән, шул телдә кабул ителгән, һәркемгә аңлаешлы таныш сүзләр, кешене үзен чолгап алган мохит белән таныштырып, аның актив үзгәртүчесе итәләр; хезмәткә, кеше көченә, матурлыкка дан җырлыйлар; уй-тойгылар уяталар, хисләргә тәэсир итәләр.

Менә ни өчен мәктәптә һәм гимназияләрдә тел укыту программасына кертелгән “Лексика” бүлеген өйрәнү зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә мәктәптә барлык фәннәрне, шул исәптән татар телен һәм әдәбиятны укытканда укучыларның сүзлек запасын баету, аларга телнең барлык чараларыннан уңышлы файдалана белү күнекмәләре бирергә; аларың сөйләмендә очраган әдәби телдә булмаган, диалекталь, архаик яки кулланылыштан төшеп калган сүзләрне кулланмаска ярдәм итәргә, тик әдәби телдә генә сөйләшергә күнектерергә кирәк.

Сүзлекләрдән эзлекле рәвештә файдаланганда гына тиешле нәтиҗәләргә ирешеп була. Моның өчен: максат юнәлешен билгеләргә, укучыларның сүзлек запасын ачыкларга, аларның сөйләмендәге ялгышларын өйрәнергә, яңа сүзләр белән таныштырып торырга, тел һәм әдәбият дәресләрендә үткәрелә торган башка эшләр белән үреп, укучыларның танып белү эшчәнлекләрен, мөстәкыйльлекләрен үстерерлек итеп оештырырга һәм тормыш белән бәйләп алып барырга кирәк була.

1996 елгы татар теле программасында лексиканы өйрәнүгә V сыйныфта 21 сәгать, IХ сыйныфта 5 сәгать бирелгән.

Программа нигезендә V сыйныф укучылары лексика буенча түбәндәгеләрне белергә тиешләр: татар әдәби теленең сүз байлыгы турында төшенчә алырга; аның үзгәрүен, тагын да байый һәм камилләшә баруын, аның чыганакларын белергә; сүзләрнең күп мәгънәлелеге, туры һәм күчерелмә мәгънәле була алулары; омонимнарнар, синонимнар, антонимнар, тотрыклы сүзтезмәләр турында мәгълүмат һәм шуларны үзләренең сөйләмнәрендә куллана белү күнекмәләре алырга; сүзлекләр һәм аларның төрләре белән танышырга, алардан гамәли файдалана белү күнекмәләр булдырырга.

V сыйныфта лексика буенча башланган эш башка сыйныфларда барлык уку елында да дәвам иттерелергә тиеш. Укучы мәктәптә уку дәверендә тел һәм әдәбият дәресләрендә һәм башка фәннәрне өйрәнгәндә дә аның сүзлекләрдән файдалануын системалы рәвештә алып барырга һәм төрле эә төрләренә бәйләп үткәрергә кирәк була.

Сүзлекләрдән файдаланганда бигрәк тә түбәндәге төп мәсьәләләр игътибар үзәгендә тора:

1. Сүзлекләр белән эшләүнең төп бурычы итеп укучының дөньяга карашын формалаштыруны, киләчәктә аның гамәли эшчәнлеге өчен кирәк булган күнекмәләр белән тәэмин итүне санау.

2. Сүзлекләр белән эшләүнең эчтәлеге булып, укучылар өчен яңа, аңлаешсыз сүзләрне төшендерү, укучыларга билгеле булган сүзләрнең мәгънәсен ачыклау һәм анализ ясау, укучыларны телебезнең сүз байлыгы белән таныштыру, аның төрле фикерләрен белдерә алу мөмкинлеген күрсәтү.

3. Сүзләрнең мәгънәсенә анализ ясау өчен, хәзерге телдә кулланыла торган сүзләрне алу, ә аерым очракларда тарихи аспектта да карау (этимологиясен төшендерү) һ.б.

4. Сүзлекләрдән аерым очракларда гына түгел, бәлки татар теле курсының барлык бүлекләрен (грамматика, орфография һ.б.) үткәндә дә системалы рәвештә, педагогик һәм методик яктан дөрес оештырган хәлдә файдалану.

Грамматика дәресләрендә сүзлекләр белән эшләү, сүзнең лексик һәм грамматик мәгъәсен аңлап, телдә аны дөрес кулланырга өйрәтүгә кайтып кала.

Грамматиканың сүзлек эше өлкәсендәге роле һәм әһәмияте турында методистлар арасында озак вакытлар төрле фикерләр яшәп килде. Кайбер методистлар, төп игътибарны телнең мәгънәсен үзләштерүгә генә биреп, аның формасына игътибар итмәделәр. Ә кайбер методистлар, киресенчә, грамматиканы телдәге формалар турындагы фән дип карап, ул сүзләрнең формасын гына өйрәнергә тиеш, дигән фикердә тордылар. Аларча, сүзләрнең мәгънәсен грамматика түгел, ә семасиология өйрәнергә тиеш.

Югарыда күрсәтелгән бәхәс, билгеле, хәл ителде. Грамматика дәресләрендә бала, тел буенча теоретик белем алу белән бергә, дөрес сөйләргә, сүзләрне дөрес куллана белергә, дөрес язарга һәм укырга да өйрәнә.

Сүздәге грамматик форманың мәгънәсенә игътибар итмәгәндә, баланың фикер йөртү сәләтен үстерү мөмкинлеге исәпкә алынмый. Шуңа күрә, балага сүзнең лексик мәгънәсен аңлату белән бергә, аның грамматик формасының морфологик төшенчәләрен барлыкка китерүдәге әһәмиятен дә төшендерергә кирәк.

Грамматика дәресләрендә сүз төркемнәрен өйрәнү үзара тыгыз бәйләнештә бара һәм бу эш берничә юнәлештә алып барыла: сүзнең мәгънәсен төшендерү, грамматик формалар белән таныштыру, укучының сүзлеген баету һәм аларга бәйләнешле рәвештә укучыларда сөйләү һәм язу күнекмәләре булдыру.

Грамматика дәресләрендә, яңа материалны төшендергәндә, гадәттә укучылар яңа терминнар белән танышалар. Грамматик билгеләмә һәм кагыйдәләрне исбат итүче мисалларда укучыларның сөйләмен баетырдай яңа сүзләр кертелә. Диктантлар яздырганда, яңа сүзләрне, өйрәнү эше болай бара: текстта очраган авыр аңлаешлы сүзләргә укытучы аңлатма бирә, тактага язып куя, кулланылыш сферасын аңлата. Өйгә эш биргәндә, тексттагы сүзләрнең аңлаешлы булу-булмавы тикшерелә һәм, кирәк булса, аерым сүзләргә аңлатма бирелә.

Фән һәм техниканың үсеше белән бәйләнешле яңа сүзләрне укучыларның беләсе килү ихтыяҗы артканнан-арта, аларның кызыксынулары, алар өчен яңа күренеш һәм фактларны белдерүче сүзләрне белү теләкләре үсә. Бу аларга сүзлек запасын баетуга, сан һәм сыйфат ягыннан аны үстерүгә ярдәм итә. Шуңа күрә мәктәптә башка фәннәрне укыта торган укытучылар да укучылар белән системалы рәвештә сүзлекләрдән файдаланалар: фәнне өйрәткәндә очраган яңа сүзләргә аңлатма бирәләр, сүзлек дәфтәрләренә яздыралар һәм ул сүзләрне яки терминнарны аларның сөйләмнәрендә дөрес файдалана алуларына ирешергә тырышалар.

Әдәбият дәресләрендә сүзлекләр белән эшне төрлечә оештырырга була: беренче чиратта укучыларның актив сүзлегенә керергә тиешле сүзләр карала. Аерым персонажларга характеристика биргәндә яки язучының тел үзенчәлекләрен өйрәнгәндә исә диалектизмнар, архаизмнар яки гади сөйләмгә караган сүзләр тикшерелә; аларга анализлар ясала, әдәби телдәге сүзләр белән янәшә куеп чагыштырыла, андый сүзләрне укучылар үз сөйләмнәрендә кулланмаска кирәклек турында аңлатыла.

Сүзләрнең формасы үзгәрүгә карап, мәгънәнең дә үзгәрүен укучылар грамматика дәресләрендә төрле күнегүләр эшләү юлы белән төшенәләр.

Укучы, сүзләрнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен өйрәнгәндә, анализ ясаудан синтезлауга күчә белергә тиеш, шул вакытта гына ул сөйләү һәм язу теленә ия була ала. Сүзләрне төрле күзәтүләр ярдәмендә өйрәнү, сүз белән аның кисәкләрен чагыштыру, капма-каршы куеп карау, синонимнар таптыру, тамырдаш сүзләр төзү, сүзләрне куллана белү һәм бәйәнеше сөйләм телен үстерү – барысы да грамматика дәресләрендә дә, әдәбият дәресләрендә дә алып барыла.

Укучыларның сүзлек запасын баету турында сөйләгәндә, аны сан ягыннан гына түгел, бәлки сыйфат ягыннан да үзгәртүне күз алдында тотарга, ягъни сүзләрнең мәгънәсен ачыкларга, укучыларга билгеле булган сүзләрнең яңа мәгънәләре, метафоралар, семантик төсмерләр һ.б. белән таныштырырга кирәк.

Заключение

Рус тел гыйлемендә кош атамаларын тикшерүгә зур игътибар бирелгән:

Л.А.Булаховский Н.Б. Неронова, Н.В. Никончук, А.И. Германович, Г.М. Левина, Л.Ф. Моисеева, С.Т. Аксакова, Д.С. Сетаров һ.б. галимнәр мәкаләләрендә кош атамаларын өлешчә тикшерәләр.

Кошлар атамасы төрки телләрдә ясалышы ягыннан бик зур кызыксыну уята. Бу мәсьәлә буенча үзбәк телендә Д.Х. Базарова, башкорт телендә Э.Ф. Ишбердин), әзербайҗан телендә Ю.Г. Юсифов, чуваш телендә Л.П. Петров, мари телендә В.Н. Васильева, кыргыз телендә Б.М. Юнусалиев, төрекмән телендә О.Р. Курбанова хезмәтләре билгеле.

Татар тел гыйлемендә орнитонимнар тикшерүгә галимнәр тарафыннан тиешле игътибар бирелмәгән, бу мәсьәлә берникадәр этимологик һәм диалектологик тикшеренүләрдә генә чагыла. Татар телендәге кош атамаларының этимологик анализы Р.Г. Әхмәтьянов хезмәтләрендә яктыртыла. З.Р. Садыйкова, Д.Г. Тумашева, Х.Ч. Алишина, Д.Б. Рамазанова, А.Р. Рахимова, Т.Л. Хәйретдинова, Л.Т. Тумашева, А.Г. Шайхулов, Н. Халиуллина һ.б. галимнәр диалекталь кош атамаларын тикшерүгә игътибар итәләр. Татар телнең кош атамалары системалы монографик планда Э.И. Сафина тарафыннан тасвирланган.

Татар телендә кош атамаларын номинацияләүдә түбәндәге төп үзенчәлекләре билгеләргә мөмкин:

1. Кошларга исем бирүдә төп атау принцибы кошларны характерлаучы үзенчәлекләргә кайтып кала: формалары, төсләре, зурлыклары һ.б.

2. Лексик берәмлекләргә исем бирүдә ике атау төре чагыла: беренчел һәм икенчел.

3. Беренчел атау нигезендә бүгенге көн тел күзлегеннән ачыкланмаган, яшерен мотив ята. Мондый атамаларга борынгы төрки катламга караучы кош исемнәре керә: сескан “сорока”, козгын “ворон”, лачын “сокол”, тавык “курица”, үрдәк “утка”, каз “гусь”.

4. Икенчел төр атама бирү чагыштырмача соңрак чорда барлыкка килгән кош исемнәрендә күзәтелә, аның нигезендә телгә хас булган сүз ясау модельләре, предметның аермалы үзенчәлекләренә карап исем бирү яисә сүзнең семантикасы киңәюе нәтиҗәсе ята. Бу төр атауны икегә бүлеп карарга була: турыдан-туры атау (прямая номинация) һәм турыдан-туры булмаган атау (косвенная номинация).

5. Турыдан-туры номинацияләү булганда атама кошның үзенчәлекләрен турыдан-туры чагылдыру аша бирелә. Татар кош атамалары арасында 17 исем төркеме турыдан-туры атама бирү юлы белән ясалган.

6. Турыдан-туры булмаган номинацияләүдә кошка исем аның үзенчәлекләрен турыдан-туры атау юлы белән түгел, ә сүзнең күчерелмә мәгънәләре аша тагыла. Татар кош атамалары арасында 19 исем төркеме турыдан-туры булмаган атама бирү юлы белән ясалган.

7. Татар телендә кошларга атама бирүдә мотивацион үзенчәлекләр күп төрле. Иң киң таралган мотивацион үзенчәлекләрдән кошларның яшәү урыннарына, төсләренә, ашау-туклануга, зурлыкларына, тән төзелешләренә һ.б. карап атама бирү күзәтелә.

Диплом эшенең нәтиҗәләре татар телендә бик борыннан формалашып килгән кош атамаларының иң бай һәм үзенчәлекле сүз катламы булуын һәм аларны өйрәнү татар теленә генә түгел, бәлки барлык төрки телләр өчен дә әһәмиятле булуын күрсәтә.

Кош атамаларын урта мәктәптә, башка төр уку йортларында туган телне үзләштерүдә лексика бүлегендә уңышлы файдаланып була.

Список литературы

1. Азбука природы: Птицы: Русско-татарский, татарско-русский словарь биологических терминов / А.Б.Халидов, В.И.Гаранин. – Казань: Магариф, 2001. – 95 с.

2. Аксаков С.Т. Записки ружейного охотника Оренбургской губернии. – Уфа: Башкир.кн. изд-во, 1984. – 416 с.

3. Алишина Х.Ч. Тоболо-иртышский диалект языка сибирских татар: Монография. Казань: Казан. пед. ин-т, 1994. – 119 с.

4. Ахметьянов Р.Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. – Москва: Изд-во “Наука”, 1978. – 248 с.

5. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.– 93 б.

6. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.

7. Базарова Д.Х. История формирования и развития зоологической терминологии узбекского языка. – Ташкент: Фан, 1978. – 335 с.

8. Базарова Д.Х. О народно-этимологическом осмыслении некоторых звукоподражательных названий птиц в узбекском языке // Советская тюркология. – 1973. – № 5. – С. 96-101.

9. Барсукова Р.С. Заболотный говор тоболо-иртышского диалекта татарского языка в сравнительном освещении. – Казань: Фикер, 2001. – 160 с.

10. Булаховский Л.А. Общеславянские названия птиц // Изв. Акад. Наук СССР. Отдл. литер. и яз. – 1948. Т. VII. – Вып. 2. – С. 97-125.

11. Валиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәптә һәм гимназияләрдә татар теле укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2000. – 349 б.

12. Валиуллина Э.И. Изучение названий птиц в тюркологии // Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. – Вып. 6. – Казань, 2006. – С. 10-16.

13. Валиуллина Э.И. Названия птиц с звукоподражательными корнями // Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары: Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең фәнни-методик мәкаләләре җыентыгы. – 1 кисәк. Тел белеме. – Стәрлетамак: Стәрлетамак дәүләт пед. академиясе, 2004. –215-224 б.

14. Васильев В.Н. Происхождение некоторых названий птиц в марийском языке // Вопросы марийской ономастики. – Вып. 5. – Йошкар-Ола, 1985. – С. 43-63.

15. Германович А.И. Слова клича и отгона животных в русском языке // Известия Крымского педагогического института им. М.В.Фрунзе. – Т. XIX. – Симфереполь, 1954. – 400 с.

16. Дәресләрне камилләштерик: Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик ярдәмлек / Төзүч. Бухарова Ф.Т., Ялчина Ә.Ф. – Стәрлетамак: Стәрлетамак дәүләт пед. академиясе, 2008. – 134 б.

17. Заялова С. “Кошлар – безнең дуслар” // Мәгариф. – 2003. – № 12. –39-40 б.

18. Исхакова М. Кошларга ярдәм итик // Мәгариф. – 2004. – № 3. –44 б.

19. Ишбердин Э. Башкорстандагы кошлар. Уфа, 1985. – 223 с.

20. Ишбердин Э.Ф. Наименования птиц в башкирских говорах // Вопросы башкирского языкознания: Сб. ст. – Уфа, 1973. – С. 146-159.

21. Карабаев М.И. Кош атамаларының башкорт тел картинасында бирелеше // Филологическое образование: история, современность, перспективы (Биишевские чтения). Сборник материалов Мждународной научно-практической конференции, 9 декабря 2009 г. – Стерлитамак: Стерлитамак. гос. пед. акад. им. Зайнаб Биишевой, 2009. – С. 217-221.

22. Кашаева Л.Г. Рус сыйныфында сөйләм үстерүдә сүзлек эшенең әһәмияте // Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары. - Стәрлетамак Стәрлетамак дәүләт пед.акад., 2005. – 200 б.

23. Каюмова Г.Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән. – Казан: Яңалиф, 2003. – 104 с.

24. Кәримова Т. Исәнмесез, кошкайлар! // Мәгариф. – 1994. – № 2. – 52-53 б.

25. Кызыклы грамматика: Югары уку йортларының татар филологиясе бүлекләрендә укучы студентлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уктыу-методик материаллар / Төзүч. Бухарова Ф.Т., Ялчина Ә.Ф. – Стәрлетамак: Зәйнәп Биишева ис. Стәрлетамак дәүләт пед.акад., 2009. – 104 б.

26. Мифтахов Б.М. Татар телен укыту методлары һәм алымнары. / 4-5 класслар материалында: Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен кулланма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 112 б.

27. Моисеева Л.Ф. О чем говорят названия птиц // Русская речь. – 1974. - № 4. – С. 93-99.

28. Насипов И.С., Ваһапов Н.Х. Татар теле: 9 нчы сыйныф. Башкортостан татар урта гомуми белем мәктәбе өчен дәреслек. – 2 нче басма, төзәтелгән. – Уфа: Китап, 2009. – 200 б.

29. Нуруллина Г. “Кошлар көне” – яз бәйрәме // Мәгариф. – 2004. – № 3. –72 б.

30. Петров Л.П. К этимологизации чувашских орнитонимов // Проблемы составления этимологического словаря отдельного языка. – Чебоксары, 1986. – С. 159-164.

31. Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. – Вып. 7. – Казань, 2006. – 152 с.

32. Рахимова А.Р. Лексика диалектов сибирских татар. – Казань: Мастер Лайн, 2001. 128 с.

33. Русско-татарский словарь / Под. ред. Ф.А. Ганиева. – М.: ИНСАН, 1997. – 720 с.

34. Садыкова З.Р. Некоторые названия птиц в диалектах татарского языка // Материалы по татарской диалектологии. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 180 с.

35. Садыкова З.Р. Татар телендә зоонимия лексикасын унификацияләү мәсьәләсенә карата // Материалы научно-практической конфереции “Языковая ситуация в Республике Татарстан: состояние и перспективы”. – в 2 частях. – Ч II. – Казань: Изд-во “Мастер Лайн”, 1999. – 264 с.

36. Салихов С. Язны сәламли кошлар // Мәгариф. – 2002. – № 4. – 77-78 б.

37. Сафина Э.И. Названия птиц в татарском языке и их лексикографирование. – Казань: Изд-во “Дом печати”, 2006. – 160 с.

38. Сафина Э.И. Татар телендә кош атамаларының ясалу ысуллары // Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. – Вып. 7. – Казань, 2006. – 152 с.

39. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәнүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Раннур, 2001. – 204 с.

40. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәнүнең фәнни-методик нигезләре // Мәгариф. – 1992. – № 5. – 66 б.

41. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология (югары уку йортлары студентлары өчен). – Казань: Хәтер, 1999. – 288 б.

42. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Күнегүләр (югары уку йортлары студентлары өчен). – Казань: Мәгариф, 2002. – 344 б.

43. Татарско-русский словарь: 25000 слов / Под. ред. Ф.А.Ганиева. – Казань: Тат. кн. изд-во, 2002. – 488 с.

44. Татар грамматикасы: 3 томда. – М.-Казан: Инсан; Фикер, 1998. – 1 том. – 512 б.

45. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / Төз.: Ф.С.Баязитова, Д.Б.Рамазанова, З.Р.Садыйкова, Т.Х.Хәйретдинова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 839 б.

46. Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа. – Казан: Мәгариф, 2003. – 25 с.

47. Тумашева Д.Г., Вәлиуллина З.М. 5 нче класста татар теле дәресләре. Методик кулланма. – Казан, 1978. – 505 б.

48. Тумашева Д.Г. Словарь диалектов сибирских татар. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1992. – 255 с.

49. Хакимова А. Кышлаучы кошлар иленә сәяхәт // Мәгариф. – 2004. – № 1. 87-89 б.

50. Халиуллина Н.У. Семантическая и идеографическая характеристика односложных корневых основ тюркских языков Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества: Автореф. дисс… канд. филол. наук. – Уфа, 2003. – 27 с.

51. Халиуллина Н.У. Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества (опыт лексико-семантического и идеографического словаря). – Ч. I. – Уфа: Восточный университет, 2003. – 172 с.

52. Халиуллина Н.У., Шайхулов А.Г. Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества (опыт лексико-семантического и идеографического словаря). Словарь. – Уфа: Восточный университет, 2003. – Ч. I. – 226 с.

53. Халиуллина Н.У., Шайхулов А.Г. Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества (опыт лексико-семантического и идеографического словаря). Словарь. – Уфа: Восточный университет, 2004. – Ч. II. – 272 с.

54. Харисов Ф.Ф. Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр: Урта гомум белем бирү мәктәпләре өчен. – Казан: Мәгариф, 2007. – 95 б.

55. Хәсәнов Г.Х. Җирем-суым. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 109 б.

56. Шайхулов А.Г. Историческая и диалектная лексика тюркоязычных народов Волго-Камско-Уральского региона (аспекты системной характеристики). – Уфа: Изд-во Башкир. ун-та, 1988. – 88 с.

56. Шайхулов А.Г. Лексические взаимосвязи кыпчакских языков Урало-Поволжья в свете их историко-культурной общности (аспекты системно-идеографической характеристики на общетюркском фоне). – Уфа: Изд-во Башкир. ун-та, 1999. – 228 с.

57. Шайхулов А.Г. Структура и идеографическая парадигматика односложных корневых основ в кыпчакских языках Урало-Поволжья в континууме ареальной, межтюркской и общетюркской лексики. – Серия: языки. – Уфа: Изд-во Башкир. ун-та, 2000. – Ч. VII. – 490 с.

58. Шайхулов А.Г. Односложные корневые основы в кипчакских языках Урало-Поволжья: В 2-х частях. – Ч. 1 (словарь). – Уфа: Восточный ун-т, 2000. – 210 с.

59. Шайхулов А.Г. Односложные корневые основы в кипчакских языках Урало-Поволжья: В 2-х частях. – Ч. 2 (словарь). – Уфа: Восточный ун-т, 2000. – 152 с.

60. Шаһабиева Н. Канатлы дусларыбыз // Мәгариф. – 1998. – № 3. – 17-19 б.

61. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2005. – 160 б.

62. Шипшова Р. “Кошлар көне” // Мәгариф. – 1999. – № 2. – 87-88 б.

63. Юнусалиев Б.М. Киргизская лексикология. – Фрунзе: Кирг. уч.-пед. изд-во, 1959. – 233 с.

64. Юсупов Р.А. Татар теле: Татар урта гомум белем бирү мәктәпләре 5 сыйныфы өчен дәреслек. Казан: Мәгариф, 2000. – 167 б.

Покупка готовой работы
Тема: «Номинативные особенности названий птиц в татарском языке»
Раздел: Языковедение
Тип: Дипломная работа
Страниц: 78
Цена: 2300 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика