ВКР

«Использование приема лексико-тематической классификации при изучени родного языка в общеобразовательной школе (на материале татарского и турецкого языков)»

  • 53 страниц
Содержание

Кереш.3

1. Хәзерге татар һәм төрек телләрендә лексик-тематик төркемнәрне өйрәнүнең теоретик нигезләре

1.1. Хәзерге әдәби телнең сүзлек составын өйрәнү принциплары һәм алымнары.

1.2. Тел берәмлекләре җыелмасы (системасы) буларак лексик-тематик төркемнәр.

1.3. Төрки телләрдә сүзлек байлыгын лексик-тематик классификацияләү тәҗрибәсе.

2. Мәктәптә лексик-тематик төркемнәрне өйрәнү һәм үзләштерү үзенчәлекләре

2.1. Лексик-тематик төркемнәрне өйрәнүнең методик нигезләре.

2.2. Туган тел дәресләрендә лексик-тематик классификация алымын куллану буенча эш төрләре (күнегүләр системасы).

Йомгак .5

Файдаланылган әдәбият исемлеге.5

Кушымта

Введение

Телнең һәм, аерым алганда, сүзлек байлыгының, бербөтен система тәшкил итүе антик вакытлардан ук төрлечә чагылыш тапкан. Телләрне өйрәнүче бөек кешеләр сурәтләүле норматив грамматикалар, аңлатмалы, чагыштырма, тәрҗемәи һ.б. сүзлекләр төзегәннәр. Мисал өчен, санскрит теленең фонетик һәм грамматик системасы танылган борынгы һинд укымышлысы Панини тарафыннан сурәтләнә. Борынгы Кытайда һәм Грециядә безнең эрага кадәр III-II гасырларда, Һиндстанда, Римдә II-III, гарәп Көнчыгышында VII-XII йөзләрдә дәрәҗәле һәм күләмле тематик сүзлекләр төзелә. Соңрак Европада сүзләр арасындагы мәгънәви бәйләнешләрне системалы сурәтләгән күпсанлы синонимик, антонимик, аналогик, тематик, идеографик, ассоциатив сүзлекләр дөнья күрә.

Лингвистика фәнендә соңгы елларда антропоцентрик карашка өстенлек бирелә. Бу караш кеше белән бәйле булган төп темаларга (I. Танып белү; II. Табигать, III. Кеше, IV. Җәмгыять) таянып, тел берәмлекләрен өйрәнүне күз алдында тота. Идеографик сүзлекләр кеше һәм аны чолгап алган дөнья турындагы белемнәрне системалаштыруның бер ысулы булып тора, алар кешенең теге яки бу әйберләрне күз алдына китерү дәрәҗәсен чагылдыра, яисә еш кына бу әйберләрнең үзләрен дә характерлый.

Чынбарлык күренешләрен тикшерүгә системалы якын килү “өйрәнелүче күренешнең теге яки бу дәрәрҗәдә үзен билгеләүче барлык өлешләре арасында закончалыклы тотрыклы бәйләнешләр барлыгын күзаллый” [Ибрагимова, 1992: 140].

Урта белем бирү оешмаларында туган телнең сүзлек байлыгын тематик төркемнәр буенча өйрәнү зур урын алып тора. Лексик берәмлекләрнең мәгънәләрен, сүзләр арасында булган төрле мәгънәви бәйләнешләрне өйрәнүдә сүзләрне классификацияләү алымы еш куланыла. Бу алым яңа теманы үзләштерү дәресләрендә, сөйләм үстерү буенча эшне оештырганда, укучыларның сүзлек запасын баету максатында актив файдаланыла. Бүгенге көндә татар телен яисә төрек телен чит тел буларак өйрәнгәндә лексик-тематик төркемнәр белән эшләү төп методик алым буларак күрсәтелә. Күп кенә уку ярдәмлекләре, дәрес эшкәртмәләре нәкъ шушы принцип буенча төзелгәннәр. Шуңа күрә сүзлек байлыгын лексик-тематик классификацияләүнең теоретик нигезләрен һәм мәктәптә аны файдалануның методик мәсьәләләрен белү туган тел укытучысы өчен актуаль юнәлеш булып тора.

Чыгарылыш квалификация эшенең максаты – мәктәптә туган телне өйрәнүдә лексик-тематик классификация алымын куллануның теоретик һәм методик аспектларын яктырту. Максатка яраклы түбәндәге бурычлар куелды:

- гомум тел белемендә, тюркологиядә, татар һәм төрек тел белемендә лексиканы системалы тикшерүгә бәйле теоретик карашларга, төрле юнәлешләргә һәм авторларның хезмәтләренә күзәтү ясау;

- татар, төрек тел белемендә сүзнең лексик-семантик төзелеше, лексик-тематик төркемнәр арасында бәйләнешләр проблемаларын тикшерү;

- лексик-тематик төркемнәрне өйрәнүнең методик нигезләрен билгеләү;

- туган тел дәресләрендә лексик-тематик классификация алымын куллану буенча күнегүләр системасын эшкәртү.

Хезмәтнең методологик нигезен татар һәм төрек телләренең лексик системасы турындагы фикерләр, лингвистларның теоретик карашлары тәшкил итә. Чыгарылыш эшендә күзәтү, компонентларны анализлау, тарихи-чагыштырма анализ методлары кулланылды.

Лексик күренешләрне системалы бәйләнешләрдә өйрәнү кирәклеге “Прага тел түгәрәге” тезисларында ук әйтелә: “Сүзнең мәгънәсе, барыннан да элек, аның башка сүзләргә мөнәсәбәте, яисә лексик системадагы аның урыны белән билгеләнә: бу урынны билгеләү исә шушы системаның төзелешен тикшергәннән соң гына мөмкин. Беренче чиратта, система төзелешен тикшерергә кирәк, чөнки сүзләр система берәмлекләре буларак әлегә кадәр өйрәнелмәделәр диярлек. Күп кенә лингвистлар төгәл система тәшкил иткән морфологиягә каршы куярак, лексик байлыкны хаос буларак тасвирладылар; бары тик алфавит ярдәмендә тышкы тәртип кенә урнаштырып була дип уйладылар. Чынлап та, лексик система морфологик системага караганда катлаулырак та, киңрәк тә, шуңа күрә соңгылары кебек аны бик төгәл өлешләргә бүлгәләү мөмкин булыр микән? Ләкин сүзләр бер-берсе белән бәйләнештә торалар, яисә капма-каршы куелганнар икән, системалы рәвештә өйрәнелергә хаклылар. Монда лингвист материалны тикшерү өстендә генә түгел, ә аны тикшерү метод-алымнары турында да уйланырга тиеш”. Димәк, тел системасының һәр берәмлеге башка берәмлекләргә һәм үзе кергән оппозицияләргә карашы җыелмасы була.

Соңгы дистә елларда лексиканы система буларак өйрәнүдә телче галимнәр зур уңышларга ирештеләр. Нәкъ лексиканы оештыру принциплары телнең башка баскычларының типологик кыяфәтен һәм номинация принципларын билгелиләр дигән нәтиҗә ясалган [Шайхулов, 1999: 34]. Шуңа күрә урта белем бирү оешмаларында да туган телне укытуда лексик-тематик классификация алымы актив кулланылышка керергә тиеш.

Квалификация чыгарылыш эше практик әһәмияткә ия. Ул урта белем бирү оешмалары укытучыларына лексиканы системалы тикшерү, сүзнең семантик төзелешен өйрәнү, укытуда лексик-тематик төркемнәр буенча эшләүне кулланылышка кертү уңаеннан файдалы булачак. Безнең тарафтан тәкъдим ителгән күнегү төрләре туган телнең төрле бүлекләрен өйрәнү өчен чыганак була ала.

Апробация

Фрагмент работы

1. ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ҺӘМ ТӨРЕК ТЕЛЛӘРЕНДӘ ЛЕКСИК-ТЕМАТИК ТӨРКЕМНӘРНЕ ӨЙРӘНҮНЕҢ ТЕОРЕТИК НИГЕЗЛӘРЕ

1.1. Тел берәмлекләре җыелмасы буларак лексик-семантик система

Тел берәмлекләре аерым-аерым гына яшәмиләр – тулы бер система буларак, бер-берсе белән бәйләнештә, бер-берсенә керешеп яшиләр. Система дип эчке яктан үзара бәйләнгән, бер-берсе белән тыгыз, тотрыклы мөнәсәбәттә торган берәмлекләр җыелмасын атыйлар. Система булсын өчен, түбәндәге өч шартның үтәлүе мөһим:

1) берәмлекләрнең эчке оешканлыгы (иерархия);

2) берәмлекләрнең шартлылыгы;

3) берәмлекләрнең үзара бәйле булуы [Татар лексикологиясе, 2015:79].

Тел системасы сүзе үзара эчке бәйләнештә торган һәм бер-берсе белән тотрыклы инвариант мөнәсәбәтле берәмлекләр җыелмасын белдерү өчен кулланыла. Системалы мөнәсәбәтләр телнең фонетик, лексик, грамматик катламнарында күзәтелә, ягъни тел берәмлекләре һәрвакыт билгеле бер система кысасында яшиләр, шул система эчендә төрле мөнәсәбәтләргә керәләр.

Телнең семантик катламы тәртипсез, бер-берсе белән бәйләнмәгән элементлардан түгел, киресенчә, берәмлекләре арасында тыгыз һәм тәртипкә салынган бәйләнеш-мөнәсәбәтләрдән торган ныклы система хасил итә. Нәкъ шул бәйләнешләрне күздә тотып, белгечләр «лексик-семантик система» төшенчәсенең асылын ачарга омтылалар.

Тел белемендә лексик система турында тотрыклы фикерләр ХХ гасыр урталарыннан күренә башлый. Рус һәм Ватан тел белемендә В.В. Виноградов, Д.Н. Шмелёв, Ю.Д. Апресян һ.б. күренекле галимнәрнең хезмәтләрендә лексикадагы системалы мөнәсәбәтләрне махсус өйрәнү күзәтелә. Татар тел белемендә телне тулы бер система буларак карау фонетика, грамматика юнәлешләрендә язылган хезмәтләрдә ХХ гасырның икенче яртысыннан даими әйтелеп килсә дә, лексикадагы системалы мөнәсәбәтләрне махсус өйрәнү ХХI гасыр башында гына очрый башлый (Бәширова, 2006).

Төрек

Телнең лексик-семантик системасы дип үзара мөнәсәбәттә яшәгән һәм тулы бер бөтен хасил иткән лексик берәмлекләр җыелмасын атыйлар. Лексик-семантик системаның төп элементы булып аерым бер мәгънәдә кулланылган сүз тора. Сүз чынбарлыктагы күренеш һәм әйберләрне атый, дидек, һәм шул сыйфаты аша сүз реаль тормышның системалылыгын турыдан-туры чагылдыра. Лексик-семантик система хасил булсын өчен, бу сыйфат төп билгеләрдән санала. Сүз – төгәл системалардан торган, чынбарлыкны чагылдыра торган төп чара. Сүзләр ярдәмендә реаль тормыш-көнкүрешне чагылдыра алырга сәләтле формалар, берәмлекләр, мәгънә төрләре формалаша. Үз чиратында сүзнең лексик мәгънәсе (семема) төрле семалар җыелмасын берләштерә. Шулай итеп, лексик-семантик системаның иң кечкенә берәмлеге булып сема тора.

Телнең лексик-семантик системасы үз эченә ике үзлекне, ике системаны берләштерә: беренчедән, ул – эчтәлек, икенчедән, шул эчтәлекне бирергә сәләтле лексик берәмлекләр җыелмасы [Татар лексикологиясе, 2015: 80].

Заключение

Тел системасы составындагы лексик берәмлекләр аерым, бикләнеп яшәмиләр, ә башка берәмлекләр белән охшашлык, тәңгәллек, капма-каршылык мөнәсәбәтләре нигезендә бәйләнгән тел системасының элементлары саналалар. Һәрбер берәмлек аерым бер семантик кыр составында яши һәм үз чиратында үзара бәйләнгән һәм керешкән башка кырлар составындагы берәмлекләр белән бәйләнешкә керә. Үзара бәйләнешкә кергән берәмлекләрнең һәм мәгънәләрнең уртак һәм аермалы якларын билгеләү өчен, аларны оппозициягә куеп карарга кирәк, сүзләрнең контексттагы позицияләрен ачыклау зарур, шул очракта гына аларның төп үзлекләрен һәм кулланылу мөмкинлекләрен аңларга мөмкин.

Телдә кулланыла торган сүзләр үзара тыгыз бәйләнештә яшиләр. Телне гамәли яктан куллану процессында без даими рәвештә зур төркем сүзләр арасыннан кирәклесен, сөйләм кысаларына яраклысын сайлыйбыз. Аерым бер телдә сөйләшүчеләрнең аңында кирәкле сүзне сайлап алып, сөйләм әйләнешенә кертү аңга бәйсез рәвештә, автоматлашкан формада бара. Аерым бер сөйләм контекстына сүзләрне сайлау төрле ысуллар белән башкарылырга мөмкин. Мәсәлән, билгеле бер дәрәҗәдә аерым төшенчәне төрле яклап тасвирлаган сүзләр арасыннан кирәклесен сайлау предмет, билге, процесс, халәтне белдергән мәгънәләренә карап, я булмаса төрле класс, төркемне белдергән мәгънәләргә нигезләнеп башкарылырга мөмкин. Сөйләм агышында теге яки бу төшенчәне бөтен тулылыгы белән әйтеп бирү ихтыяҗы туганда, без уртак мәгънәгә ия булган сүзләргә мөрәҗәгать итәбез һәм шулар арасыннан кирәклесен сайлап алабыз.

Сүзләрне лексик-тематик төркемнәргә берләштерү, билгеле булуынча, предмет-күренешләрнең бер яки берничә телдә күзәтелгән ниндидер охшашлыгы яки алар башкарган функция уртаклыгы нигезендә алып барыла. Мондый төркемнәр, кайбер телчеләр билгеләвенчә, сүзләрнең сигнификатив түгел, ә саф номинатив ягы буенча аерыла. Шуңа күрә бу төрдәге тикшеренү “тормыш-көнкүреш предметлары”, “гәүдә өлешләре”, “кием-салым төрләре”, “төзелеш” һ.б. тибындагы төркемнәр эчендә “инвентаризация” үткәрү кебегрәк кенә килеп чыга. Галимнәр, тематик классификациянең әһәмиятен ассызыклап, хәтта башлангыч этаптагы картотекалар, сүзләр списогын төзү эшен дә зур бәялиләр.

Туган тел дәресләрендә сүзлек байлыгы өстендә башкарылган эш төрләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торган ике төркемгә бүлеп карала:

- лексик-семантик күнегүләр,

- лексик-тематик күнегүләр.

Лексик-семантик күнегүләр лексикологик төшенчәләрнең асылын аңлауга һәм лексик күнекмәләрне формалаштыруга юнәлгән эш төрләре.

Лексик-тематик төркемнәр буенча сүзләрне таркату туган телне өйрәнгәндә, бер тел материалына нигезләнеп икенче телне өйрәнгәндә бик актив кулланыла торган алым.

Димәк, урта белем бирү оешмаларында туган телнең сүзлек байлыгын тематик төркемнәр буенча өйрәнү зур урын алып тора. Лексик берәмлекләрнең мәгънәләрен, сүзләр арасында булган төрле мәгънәви бәйләнешләрне өйрәнүдә сүзләрне классификацияләү алымы еш куланыла. Бу алым яңа теманы үзләштерү дәресләрендә, сөйләм үстерү буенча эшне оештырганда, укучыларның сүзлек запасын баету максатында актив файдаланыла.

Список литературы

1. Аверьянов А.Н. Системное познание мира. – М., 1985.

2. Апресян Ю.Д. Современные методы изучения значений и некоторые проблемы структурной лингвистики. – М., 1963.

3. Баранов О.С. Идеографический словарь русского языка. – М, 1995.

4. Бәширова И. Татар язма текстларының лексиконын өйрәнү юнәлешендә // Фән һәм тел. №4. 2001. – 10б.

5. Бенвенист Э. Общая лингвистика. – М.: Прогресс, 1974.

+ еще 58 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Использование приема лексико-тематической классификации при изучени родного языка в общеобразовательной школе (на материале татарского и турецкого языков)»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 53
Цена: 2400 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика