ВКР

«Лексико-сементическое развитие этимологического корня ял в татарском языке (в сравнительно-историческом плане с другими тюркскими языками)»

  • 64 страниц
Содержание

ЭЧТӘЛЕК

Кереш.3

Төп өлеш

Беренче бүлек

*Jal этимологик тамырының структур-семантик үзенчәлеге .7

1.1. Төрки телләрдә этимологик тамыр турында төшенчә.7

1.2. *jal этимологик тамырының фоно-морфо-семантик төзелеше.16

Икенче бүлек

Этимиологик *jal тамырының татар телендә лексик-сематик үсеше.28

Өченче бүлек

*Jal тамырының лексик-семантик үсеше буенча материалларны татар теле дәресләрендә куллану методикасы һәм күнегүләр системасы.40

3.1. JAL тамырының лексик-семантик үсеше буенча материалны татар теле дәресләрендә куллану методикасы.40

3.2. Jal тамырының лексик-семантик үсеше буенча материалны татар теле дәресләрендә куллану өчен күнегү үрнәкләре.47

Йомгак.57

Файдаланылган әдәбият исемлеге.59

Введение

Кереш

Тел – агач, сүз – яфрак, ди халык мәкале. Бу сүздә тирән мәгънә бар. Телнең ботаклары һәм кәүсәсе – грамматика, тамырлары – тарихы булып чыга. Аерым яфраклар – сүзләр – тамыр һәм кәүсәдән азык алып яшиләр.

Бу күзаллауның бер сере дә бар.

Шуны уйлап карыйк әле, кайсы беренчелрәк: сүзме, граматикамы? Агачмы, яфракмы? Бер яктан – агач яфраксыз да озак вакытлар исән-сау тора ала, хәтта бөтенләй яфраксыз-ылыссыз үсә торган агачлар да бар, диләр; яфрак исә агачтан аерылса, гадәттә, бик тиз үлә. Икенче яктан – яфрак ул үсемлекләр символы, яфракта кояш нурын тере матдәгә әверелдерә торган фотосинтез башкарыла.

Шулай да кайсы беренчелрәк соң? Яфракмы, агачмы?

Бу сорауның охшашлары да бар. Кайсы беренчел: йомыркамы, тавыкмы? Бал кортымы, чәчәкме?

Мондый сорауларга бердәнбер дөрес җавап шул: тарихи үсеш процессында һәр ике сыңар бер-берсенә җайлаша барганнар һәм хәзерге хәлгә килгәннәр.

Яфрак үсемлек символы булган шикелле, сүз дә телнең символы. Әмма бер яфрактан агач булмаган кебек, аерым бер сүздән грамматика төзелә алмый. Иң тәүдә, әлбәттә, аерым сүзләр килеп чыккан. Алар берничә данәгә җиткәч, грамматика башлангычлары – сүзләрне куллану кагыйдаләре шәйләнә башлаган. Шуннан алар үзара тәэсир итешеп, телне хасил иткәннәр.

Теманың актуальлеге.

Тел белеме диахрониясендә тотрыклыгы белән характерлана торган тамыр сүзләр, лингвофилософия, гомум тел теориясе позициясеннән генә түгел, ә шулай ук этимологик, чагыштырма-тарихи һәм типологик эзләнүләр ягыннан да уникаль кыйммәтле тикшерү объекты булып, семантик һәм структур интерпретацияләнергә, шәрехләнергә тиешләр. Шунысын да ассызыклап китик, чагыштырма тел белеме кысаларында, этимологик тамырларны киң планда объектив өйрәнергә мөмкинлек бирүче бай методик тәҗрибә тупланылган. Тюркологлар фикеренчә, беренчел этимологик тамыр нигезләрнең функцияләшүен төрки телләрнең аерым вәкилләре мисалында карарга кирәк. Продуктив этимологик тамырларның берсе булып *JAL тамыры тора. Татар тел белемендә әлеге этимологик тамырны лексик-семантик үсеш планында өйрәнгән хезмәтләр юк. Бу яктан карганда чыгарылыш квалификацион эшнең темасы гомумтюркологик планда, шул исәптән татар теле белеме өчен бик актуаль булып тора.

Курс эшенең өйрәнү предметы *jal этимологик тамыры.

Өйрәнү объекты *jal тамырыннан яңа лексик берәмлекләр ясалу мөмкинлеге; *jal тамырының семантик оясын билгеләүче лексик берәмлекләр.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Татар, киңрәк планда – төрки тел белемендә сүзләрнең этимологик бәйләнгән тамыр оялары, аерым тамыр нигезләрнең лексик-семантик үсеше, тамырның фонетик структурасының үзгәреше аның семантикасына йогынты ясавы аз өйрәнелгән өлкә булып санала. Гомумтөрки планда гомоген тамыр нигезләр Е.З. Кажибеков, Э.В. Севортян, А.Т. Кайдаров, И.В. Кормушин, Т.М. Гарипов, Р.Г. Ахметьянов, Э.Ф. Ишбердин, А.Г. Шайхулов һ.б. хезмәтләрендә өйрәнелгән. Семантик кыр кысаларында тамыр һәм нигезләрне өйрәнү проблемасы русистикада (Л.М. Васильев, В.Л. Ибрагимова, Р.М. Гайсина, Н.В. Пятаева һ.б.) киң яктыртылыш тапкан.

Диплом эшенең максаты *jal этимологик тамырына фонологик, структур-грамматик, семантик аспектларды синхрон-диахрон анализ ясау һәм шул нигездә этимологик ояның үзенчәлекләрен ачыклау.

Хезмәттә түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла:

- төрки телләрдә тамыр теориясен өйрәнүнең кыскача тарихы;

- *ja < *jal этимологик тамырына фоно-морфо-семантик характеристика, бу мәсьәлә буенча төрле лингвистлар фикерләренә күзәтү;

- хәзерге татар телендә *jal этимологик тамыры белән бәйле лексик материал туплау;

- этимологик бәйләнешләргә, сүзләрнең семантик күчешләренә һәм аларның оядагы үзгәреш закончалыкларына анализ.

- хәзерге татар телендә *jal этимологик тамыры белән бәйле лексик материалны урта мәктәптә туган тел укытуда файдалану мөмкинлген ачыклау.

Тикшеренүнең метод һәм алымнары, категориаль аппараты. Хезмәтнең методологик нигезе булып ономасиологик якын килү (номинациядә сүзләрнең мотивацион бәйләнешләрен санау) һәм диахрониядәге, синхрониядәге лексиканың системалылык принциплары тора. Чагыштырма-тарихи метод, нигез тамырларның оя составындагы тарихи үзгәрешләрен өйрәнгәндә нигез булып хезмәт итә. Хезмәттә, тамыр оясының составын билгеләүдә, сүзнең мәгънәсен компонентлы анализлау методы кулланыла.

Хезмәтнең практик кыйммәте һәм фәнни яңалыгы. Тупланылган фактик материал һәм хезмәт нәтиҗәләре лексикологик, этимологик тикшеренүләрдә, татар теленең тарихын, шулай ук тарих һәм туган як мәдәниятен өйрәнгәндә кулланыла ала. Тикшеренү яңалыгы исә, беренче тапкыр татар телендәге *jal тамырының этимологик оясын анализлау.

Тикшеренү нәтиҗәләрен апробацияләү. Әлеге тикшеренүнең бер өлеше М. Акмулла ис. БДПУ филологик белем бирү һәм культура арадаш коммуникацияләр институтының татар бүлегендә уку планын үзләштерү барышында гамәли дәресләрдә докладларда, чыгышларда апробацияләнде. Хезмәтнең төп нәтиҗәләре, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы каршында оештырылган “Мәрҗәннәр” лингвистик түгәрәге утырышларында тикшерелде, М. Акмулла ис. БДПУ һәм башка вузларда студентларның, яшь галимнәрнең фәнни-гамәли конференцияләрендә киң җәмәгатьчелеккә җиткерелде (Уфа, 2010-2014; Стәрлетамак, 2013, 2014; Төмән, 2013, 2014; Караганда, 2014; Мәскәү, 2013 һ.б.): Республиканская научно-практическая конференции Инновационный потенциал молодежной науки (25 мая 2011 г., БГПУ им. М. Акмуллы, г. Уфа); Региональная научно-практическая конференция, посвященная 125-летию со дня рождения Г. Тукая; VII Региональная межвузовская студенческая научная конференция «Филологические проекции Большого Урала»; Всероссийская научно-практическая конференция с международным участием, посвященная 125-летию государственного и общественного деятеля, языковеда и классика татарской литературы Г. Ибрагимова, 105-летию Народного поэта Чувашской Республики П. Хузангая, 15-летию кафедры татарской и чувашской филологии СГПА им. З. Биишевой (г. Стерлитамак, 24-26 мая 2012 г.); Всероссийская научно-практическая конференция «Проблемы филологии народов Поволжья» (г. Москва, 11-13 апреля 2013 г.); Международная научно-практическая конференция «Наука и образование в современном мире» (г. Караганда, 2014 г.); Всероссийская научно-практическая конференция, посвященная 75-летию поэта Булата Сулейманова «Сулеймановские чтения» (г. Тюмень, 28-29 мая 2013 г.) һ.б.

Чыгарылыш квалификацион эше нәтиҗәләре шулай ук 5 мәкаләдә фәнни-гамәли конференция материаллары җыентыкларында урын алды.

Тикшеренү күләме һәм структурасы. 63 бит күләмендәге хезмәт кереш, төп өч бүлек, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

*JAL ЭТИМОЛОГИК ТАМЫРЫНЫҢ

СТРУКТУР-СЕМАНТИК ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ

1.1. Төрки телләрдә этимологик тамыр турында төшенчә

Лингвистикада тамыр төшенчәсе борынгы индия грамматиклары тарафыннан ук актив кулланылса да, “тамыр сүз” термины тюркологиягә ХХ гасыр чигендә генә килеп керә. Аның лингвистик квалификациясенең хокукы тулысынча Б.М. Юнусалиевнеке [52, 47]. Һинд-европа тел белемендә билгеле бер тотрыклы күзаллау яшәгән, аның буенча тамырның сүз белән тәңгәл килүе тарихи һәм типологик табу булып саналган. Әлеге стереотип озак вакытлар сакланып килгән һәм хәзер дә билгеле бер дәрәҗәдә һинд-европа компаративистикасында сакланыла. Тамырларның сүзләргә кадәр булуын, һәм аларга, флектив төзелеш барлыкка килгәч килеп керүе турындагы фикерне А.А. Потебня яклаган иде [45, 99]. Төрки телләрне тикшерүчеләр өчен әлеге тыю, һинд-европалыларга караганда тагын да апелляциясезрәк булып күзаллана. Шулай да, ике сәбәп тюркологларга киңрәк тикшерүләр алып барырга мөмкинлек бирә: сихрониядә төрки сүзнең морфемаларга ваклану иреклеге һәм хәзерге бер иҗекле сүзләрнең структурасы б.э.к. VII гасырның енисей, орхон һәм борынгы уйгур истәлекләрендә адекват рәвештә чагылыш табу. “Тамырларның форма үзгәрешен һәм тамыр сүзләрне өйрәнгәндә тюрколог, һинд-европа телләрен тикшерүчегә караганда табышлырак хәлдә тора. төрки телләрдә тамырның морфологик элементлар белән тулылануы. катгый төстә агглютинация законы нигезендә бара, ә һинд-европа телләрендә исә тамыр, суффикслар һәм флексия белән генә түгел, ә префикслар белән дә капланган” [52, 57-58]. Кыргыз телендә тамыр сүзләрнең (башкача термин “тамыр-сүзләр”) үсеш-үзгәрешен күзәтеп, Б.М. Юнусалиев бер төркем әһәмиятле теоретик нәтиҗәләргә килгән. Төрки телләрдә тамыр дип бары тик бер иҗекле сүзләрне генә атап була, чөнки күпиҗекле сүзләр “тарихи рәвештә тамыр сүзгә грамматик морфемаларны кушып”, “яисә кайчандыр мөстәкыйль булган ике тамыр сүзнең фонетик деформациясе һәм семантик үзгәреше нәтиҗәсендә” барлыкка килгәннәр [52, 69]. “Тамыр һәм тамыр сүз турындагы төшенчәләр катгый рәвештә аерымланырга тиешләр” [52, 81]. Кайбер борынгы төрки тамырлар “мөстәкыйль лексик берәмлекләр сыйфатында сакланып калганнар”. Ләкин Б.М. Юнусалиев тамыр сүз аңлатмасына, “хәзерге тел вәкиле үзләштерелүендә аерылып тормый торган тарихи ясалма сүзләрне” кертеп, аны шулай ук киң мәгънәдә дә кулланырга тәкъдим итә [52, 84]. Тамыр сүзнең, тамырның табигатен, аларның семантикасын һәм гомуммилли лексиканың проблемаларын хәл итүне билгеләүдә туры үзара бәйләнеш детерминацияләнә: “Төп сүзлек фондын өйрәнү тамыр сүзләрнең табигатен билгеләүдән башка була алмый, ә соңгыларын тикшерү исә, тамыр табигате, тел үсеше динамикасында аның мәгънәсе турында күзаллау булдырмыйча уңышлы хәл ителми” [52, 38]. Дискуссияләр өчен сәбәп һәм “тамыр сүз” термины экспансиясенә этәргеч булып Б.М. Юнусалиевнең, төрле тел гаиләләре өчен тамыр һәм сүзнең кушылу мөмкинлеге бар, дигән белдерүе хезмәт итә [52, 57].

Юнусалиев терминының эчтәлеге протестка очрамый һәм тюркологиядә яшәп кала. Биредә, Б.М. Юнусалиевнең тарихи һәм контрастив тюркология проблемаларының эшкәртелеше, оригиналь этимологик эзләнүләр өлкәсендәге уңышлы идеяләрен билгеләү өчен, казах радиксологы Е.З. Кажибекованың синкретизм теориясенә һәм төрки телләрдәге исем-фигыль корреляцияле тамырларга [17, 1986] багышланган җентекле һәм новатор хезмәтен атап китү дә җитә.

Заключение

ЙОМГАК

Диплом эшендә *jal этимологик тамырына фонологик, структур-грамматик, семантик аспектларды синхрон-диахрон анализ ясалды һәм шул нигездә этимологик ояның үзенчәлекләрен ачыкланды. Хезмәттә - төрки телләрдә тамыр теориясен өйрәнүнең кыскача тарихы каралды; *ja < *jal этимологик тамырына фоно-морфо-семантик характеристика, бу мәсьәлә буенча төрле лингвистлар фикерләренә күзәтү ясалды; хәзерге татар телендә *jal этимологик тамыры белән бәйле лексик материал тупланды; этимологик бәйләнешләргә, сүзләрнең семантик күчешләренә һәм аларның оядагы үзгәреш закончалыклары анализлинланды; хәзерге татар телендә *jal этимологик тамыры белән бәйле лексик материалны урта мәктәптә туган тел укытуда файдалану мөмкинлген ачыкланды.

Тел белеме диахрониясендә тотрыклыгы белән характерлана торган тамыр сүзләр, лингвофилософия, гомум тел теориясе позициясеннән генә түгел, ә шулай ук этимологик, чагыштырма-тарихи һәм типологик эзләнүләр ягыннан да уникаль кыйммәтле тикшерү объекты булып, семантик һәм структур интерпретацияләнергә, шәрехләнергә тиешләр. Тюркологлар фикеренчә, беренчел этимологик тамыр нигезләрнең функцияләшүен төрки телләрнең аерым вәкилләре мисалында карарга кирәк. Продуктив этимологик тамырларның берсе булып *JAL тамыры тора.

А.Т. Кайдаров төрки тамырны, төрки телләр төзелешенең агглютинатив үсеш-үзгәреш процессында даими була торган фоно-морфо-семантик үзгәрешләргә дә карамастан, үзенең асылын саклаучы, телнең борынгы һәм чын тарихи берәмлеге дип билгели. Ул структур яктан беренчел сүз белән тәңгәл килә ала (әгәрдә ул сүз бер иҗектән артмаса). Барлык башка очракларда, төрки тамыр үзендә статик хәлне, ә сүз – динамиканы чагылдыра торган, телнең ясалма берәмлеге.

Тамыр структурасы проблемасы, аеруча фигыль нигезенең, төрки телләрдә ахыргача хәл ителмәгән. Бүгенге көнгәчә күп кенә тюркологлар алдагы мәсьәлә буенча уртак фикергә килә алмыйлар: төрки телләрдә, Т + С тибындагы, сузыкка тәмамланучы бер иҗекле фигыль тамырлар бармы. Бер төркем тюркологлар төрки һәм монгол телләренең чагыштырма анализы нигезендә, төрки телләрдә (хәтта киңрәк – алтай телләрендә дә) тамыр структурасы төрле типта була ала дигән нәтиҗәгә киләләр: гади һәм бер иҗеклеләрдән – С, Т + С, С + Т – иң катлаулыларга кадәр Т + С +Т, (Т) С + Т + Т.

Этимологик *jal тамырыннан ясалган лексик берәмлекләр төрле төшенчәләр белдереп, төрле тематик төркемнәргә карыйлар: табигать, кеше, җәмгыять, аң-белем. Ләкин аларның барысында да уртак семантик компонент – “ялтырау”. Әлеге сема тикшерелгән гомумтөрки тамырның барлык фонетик вариантларын да берләштерә. Хәзерге әдәби телдә бу сүзләрне без үз-ара бәйләнгән дип кабул итмибез.

Борынгы төрки ял тамырын дәрес барышында кулланыр өчен этимологик анализ ясау методы белән эш итәргә мөмкин. Этимологик анализ ясау – сүзнең беренчел формасын һәм аның төп, беренчел килеп чыгыш мәгънәсен табудан гыйбарәт. Бу алым эчтәлеге таныш булмаган күп кенә сүзләрнең, фәнни һәм иҗтимагый-сәяси терминнарның мәгънәсен һәм генезисын укучыларга аңлату-төшендерү өчен гаять отышлы һәм кызыклы алым-чара булып тора. Укучыларның тел байлыгын, сүзлек хәзинәсен үстерүгә зур өлеш кертә. Сүзләрнең тарихи үсү-үзгәрү эволюциясен күзалларга, фонетик-морфологик үзгәрешләрен, язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен хәтергә яхшырак сеңдерергә ярдәм итә.

Укыту процессында татар теленең тармакларын өйрәнү максаты белән ял сүзен һәм аның дериватларын төрле дәрес типларында киң куллану мөмкинлеге бар. Мәктәптә фонетиканы өйрәтүне дөрес оештырганда гына укучыларга телнең аваз системасын үзләштерергә, сөйләм культурасына аңлы мөнәсәбәт тудырырга, орфоэпик нормалар турында ныклы белем бирергә һәм, гомумән алганда, сөйләм үстерү күнекмәләрен булдырырга мөмкин. Укучылар татар телендәге фонетик чараларның байлыгын, сөйләмдәге авазларның мәгънә үзгәрешенә керткән ролен, хәреф белән аваз һәм аларның саны һәрвакыт тәңгәл килмәвен, орфоэпия һәм орфография арасындагы аермаларны, ягъни барлык очракта да ишетелгәнчә язылмавын яки язылганча әйтелмәвен белергә һәм үзләренең язу һәм сөйләмнәрендә урынлы кулланырга, дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен булдырырга тиеш. Тел укыту программасына кертелгән «Лексика» бүлеген өйрәнү укучыларның сүзлек запасын баетуда, образлы фикер йөртүдә зур роль уйный. Сүзләрне төрле күзәтүләр ярдәмендә өйрәнү, сүз белән аның кисәкләрен чагыштыру, тамырдаш сүзләр барлыкка китерү, синонимнар табу, капма-каршы куеп карау, сүзләрне куллана белү һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү – боларның барысын да ял сүзе һәм аның дериватлары ярдәмендә гамәлләштерергә мөмкин. Лексикология булегендә ял сүзе һәм аның дериватлары белән эш иткәндә, кардәш телләргә тамырдаш сүзләр табып, аларны мәгънә ягыннан тикшерү мөмкинлеге бар. Татар теленең морфологиясен өйрәнгәндә укучылар сүз төркемнәре белән танышу нәтиҗәсендә әдәби телнең күптөрле нормаларын үзләштерә алалар. Ял сүзе һәм аның дериватлары мисалында исемнәрдәге килеш, тартым һәм сан кушымчаларын, аларның телдәге ролен, фигыльләрдәге зат, сан кушымчаларын һәм заман төрләрен; сүзләрнең төрләнүен яки төрләнмәвен, мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүзләрнең телдә кулланылуын һәм, шуларга бәйле рәвештә, аларның дөрес язылышын һ.б. үзләштерү мөмкинлеге бар. Укучылар сүз төркемнәрен өйрәнгәндә төрле сүзләрнең дөрес язылышын да үзләштерә алалар. Татар теле дәресләрендә синтаксис бүлегенә мөрәҗәгать иткән вакытта укучылар җөмлә, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре белән танышалар; гади һәм кушма җөмлә, җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм туры сөйләм турында мәгълүмат алалар; алар янында тыныш билгеләрен кую буенча да гамәли күнекмәләр бирелә. Татар телен укытканда, дәрестән тыш үткәрелә торган эш формалары да укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Мәктәптә татар теле буенча үткәрелә торган дәрестән тыш эшләр укучыларның белемнәрен күтәрүдә, фәнгә карата кызыксыну тәрбияләүдә, сөйләм телен һәм язма телне үстерүдә, грамматик белемнәрне һәм орфоргафик күнекмәләрен тирәнәйтүдә әһәмиятле эш төрләрен тәшкил итәләр. Борынгы төрки *jal тамырының үсешен, үзгәрешен тикшерү максаты белән тел түгәрәге оештырып, укучылар белән төрле тикшерү эшләре алып барырга мөмкин.

Список литературы

1. Ахтямов М.Х. Обратный словарь башкирского языка. – Уфа, 1999.

2. Әхмәтьянов Р. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан.: Татар. кит. нәшр., 2001.

3. Әхмәтьянов Р.Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.

4. Әхтәмов М.Х. Башкорт теленең грамматика һүзлеге: Һүз үзгәреш. – Өфө, 1994.

5. Баскаков Н.А. Историко-типологическая фонология тюркских языков. М.:Наука, 1988

+ еще 47 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Лексико-сементическое развитие этимологического корня ял в татарском языке (в сравнительно-историческом плане с другими тюркскими языками)»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 64
Цена: 2600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика