ВКР

«Микротопонимия села уязытамак туймазинского района республики башкортостан»

  • 70 страниц
Содержание

I. Кереш . 2

II. Төп өлеш . 6

Беренче бүлек. Җир-су атамаларын өйрәнүче фән буларак топонимика

1.1. Ономастика һәм топонимика турында гомуми төшенчә . 9

1.2. Топонимика һәм тарих. 14

1.3. Топонимик берәмлекләрне өйрәнүнең төп принциплары . 19

1.4. Башкортстан топонимиясенең чорларга һәм халыкларга нисбәтле катламнары (стратификациясе) . 20

Икенче бүлек. Туймазы районы Өязетамак авылының микротопонимик системасы

2.1. Өязетамак авылының барлыкка килүе һәм формалашуы.

Авыл атамасының этимологиясе 23

2.2. Өязетамак авылының микротопонимик системасы 30

2.3. Өязетамак авылы микротопонимнарының лексик -семантик классификациясе 42

2.4. Өязетамак авылы микротопонимнарының структур -грамматик үзенчәлекләре 43

Өченче бүлек. Мәктәптә туган як микротопонимиясен өйрәнү 50

IV. Йомгак 59

V. Библиография 63

Введение

I. Кереш

Ялгызлык исемнәрен өйрәнү, теге яки бу географик атамаларның килеп чыгуы белән кызыксыну ни өчен кирәк соң? Аларның кайчан һәм ничек барлыкка килүе, нинди мәгънә белдерүләре барыбер түгелме? Шушы сорауларга җавап эзлик.

Газета укыйбызмы, радио тыңлыйбызмы, телевизор карыйбызмы, без барыбыз да җир йөзендәге вакыйгаларны, ил, җәмгыять тормышындагы үзгәрешләрне географик атамалар яки топонимнар аша конкретлаштырып, билгеле бер урынга һәм җиргә бәйләп кенә кабул итәбез.

Топонимнар – географик термин һәм географик атамалар булып кулланыла т орган махсус сүзләр. Шушы географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, мәгънәсен өйрәнә һәм тикшерә торган фән – топонимика, ә аерым төбәк, шул тирәлек кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар (микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган топонимиканың бер бүлеге микротопонимика дип йөртелә [28].

Республикабызда һәр төбәкнең үзенә генә хас кабатланмас матур шигъриятле, сокланып туймаслык урыннары бар. Кайда гына булсак та, нинди генә гүзәл урыннарны күреп соклансак та, барыбер республикабызның матурлыгына җитми. Бормаланып-бормаланып ага торган елгаларыбыз, аларның тирә-ягы, тугайлары, елга буендагы яшел үләнле үзәннәре, төрле-төрле балыкка бай күл һәм буалары, керсәң чыга алмаслык урманнары. Алар безне һәрвакыт үзләренә тартып торалар.

Мин гүзәл Башкортстаныбызның Туймазы районы Өязетамак авылында туып үстем. Яратам мин авылыбызны! Безнең авыл әкиятләрдә

генә сөйләнә торган табигать кочагында урнашкан бит ул: бер яклап Татарстан Республикасы белән чиктәш Ык елгасы, икенче яклап шактый

2

биек таулар, ә калган якларын төрле агачларга бай булган урманнар урап алган.

Минем авылым бай табигатьле. Монда без мәһабәт тауларны һәм калкулыкларны, алар янындагы яшел үзәннәрне, урыны белән текә һәм сөзәк ярлары булган, талгын гына аккан Ык елгасы, урманнар, чишмәләр һ. б. күрә алабыз.

Шулай булгач, туган табигатьне ата-бабаларыбыздан ничек кабул итеп алган булсак, алдагы буыннарга шундый ук гүзәллеге белән мирас итеп калдырырга бурычлыбыз.

Туган җир тойгысы безнең йөрәкләребезне горурлый һәм мәхәббәт тойгысы белән мөлдерәмә итеп тутыра. Кеше кайда гына яшәсә дә, вакытлыча гына туган авылыннан аерылса да, әти-әни, әби-бабайлар нигезен сагынып кайта, туган авылының һәр истәлекле урынын күңелендә тотып яши. Тора-бара шушы истәлекле урыннар, географик атамалар туган җир тарихы белән берлектә кызыксыну тудыра.

Шуңа күрә мин "Туймазы районы Өязетамак авылы микротопонимиясе" дигән теманы сайладым һәм шушы тема буенча чыгарылыш квалификацион эшен башкарырга булдым. Авылның атамасы ничек барлыкка килүен, аның тарихын, басуларының, салкын сулы чиста чишмәләренең, урманнарының, болыннарының, урамнарның исемнәренең килеп чыгышын, төзелешен һәм ясалыш үзенчәлекләрен тикшерәсем килде. Туган ягыма булган чиксез мәхәббәтем мине бу темага алынырга этәргеч бирде дә.

БДУ профессоры, тарихчы Ә. З. Әсфәндияров үзенең "История сел и деревень Башкортостана" дигән китаплар сериясендә (1-10 китаптан тора) Башкортстан Республикасы районнары авылларының килеп чыгышын, тарихи үсеш-үзгәрешен тикшерә. Галимнең дүртенче китабында Туймазы

3

районы авыллары турында да шактый киң һәм фактик материалларга бай мәгълүмат бирелгән. Автор бу басмада Өязетамак авылы тарихы турында да яза [3; Б.65-66].

Татар халкы борын-борыннан яши торган төбәкләрдә барлык су чыганакларын, җир өсте географик объектларын (урманнарны, калкулыкларны, аклан-яланнарны, басуларны һ. б.) белдерү өчен нинди дә булса җирле географик терминнар катнашлыгында исемнәр биргәннәр. Өязетамак авылының халкы – шундыйларның берсе. Алар үзләре килеп утырган урыннарына-авылларына, аны уратып алган тирә-як географик объектларга гаять үзенчәлекле атамалар биргәннәр, һәм менә шушыларның серләрен, үзенчәлекләрен, мәгънәләрен, төзелеш-ясалышларын ачу өчен бу эшне башкарырга булдым.

Чыгарылыш квалификацион эшемнең максаты булып төрле юллар белән озак еллар дәвамында тупланган шушы авылның тарихи һәм географик мәгълүматларына таянып, бу авыл микротопонимиясенең байлыгын мөмкин кадәр җентекле һәм төрле яктан яктырту, атамалар дөньясына күзәтү ясау тора. Бу максаттан чыгып, чыгарылыш квалификацион эшендә түбәндәге бурычлар куелды:

• Өязетамак авылы атамасының этимологиясен ачыклау;

• Өязетамак авылы микротопонимнарын лексик-семантик яктан классификацияләү;

• Өязетамак микротопонимнарын структур-грамматик үзенчәлекләре ягыннан чыгып анализлау;

• Мәктәптә туган як микротопонимиясен өйрәнү алымнарын тасвирлау.

Туган якның микротопонимик системасын өйрәнү һәм тикшеренү эшен башкарганда, бу өлкәдә эшләүче галим-топонимистларның хезмәтләрен

4

дә кулланылды. Бигрәк тә Г. Ф. Саттаров, Ф. Г. Гарипова, М. 3. Зәкиев, А. А. Камалов, Р. 3. Шәкүров, М. Г. Усманова, Ф. Г. Хисаметдинова һ. б. хезмәтләренә таяньш эш иттем. Алар башкарылган эшнең методологик нигезе булып торалар.

Чыгарылыш квалификацион эшен башкарганда компонентлы анализ, тарихи-этимологик анализ методлары, шулай ук чагыштырма-тарихи һәм статистик методлар да кулланылды.

Структур яктан чыгарылыш квалификацион эше кереш, өч бүлектән торган төп өлештән, йомгак һәм библиографиядән тора.

Фрагмент работы

II. Төп өлеш

Беренче бүлек. Географик атамаларны өйрәнүче фән буларак топонимика

1.1. Ономастика һәм топонимика турында төшенчә

Ялгызлык исемнәр дөньясы - киң төшенчә. Аны өйрәнүче фән тармагы ономастика дип атала. Онома, онима грек телендә - "исем", тике-"исемгә караган" дигәнне аңлата [55; Б. 62]. Ономастиканың күп кенә үзенчәлекле тармаклары бар һәм аларның һәрберсе үзенә хас терминнар белән аталып йөртелә. Шуларның берничәсе: антропонимика - анторопонимияне, ягъни кеше исемнәрен, фамилияләрне, кушаматларны өйрәнә; этнонимика - этнонимнар, ягъни ыру, кабилә, халык исемнәре хакындагы гыйлем; космонимика күк җисемнәренең атамасын; зоонимика хайваннарга, кошларга бирелгән ялгызлык исемнәрне өйрәнү белән шөгыльләнә һ. б. Ә инде җир-су, авыл, кала атамаларын (топонимияне, гидронимияне, ойконимияне, шулай ук микротопонимияне) өйрәнүче фән топонимика дип атала [26; Б. 4].

Безнең борынгы ата-бабаларыбыз дистәләрчә гасырлар буе шушы илаһи киң җирләрне биләгәннәр һәм Чал Урал буе туфрагында, Урал картасында үз телләренең асыл ташлар кебек балкып торган кыйммәтле сүзләреннән мәңгелек хәзинә, чын тарихи истәлек - ядкарьләр белән тиңләшерлек бөек топонимик мирас тудырганнар һәм кешелек культурасының хәзинәсе булырлык шул байлыкны, буыннан-буынга тапшыра килеп, саклап алып калганнар. Идел буе һәм Урал ареалы топонимиясендә бу катлам төрки-татар һәм төрки-башкорт топонимнары - иң бай һәм төп катлам булып исәпләнә. Шунысын да билгеләп китәргә кирәк, Көньяк Урал топонимик районының башкорт катламы яшь ягыннан иң зур вакыт аралыгын - мең елларга сузылган вакытны үз эченә ала, ул хәзерге көндә дә үсү процессын кичерә.

6

Болгарлар һәм башкортлар шушы территориядә башта кабилә союзлары булып оешкан, ары табан бердәм халык һәм милләтләр сыйфатында формалашкан. Шушы үзенчәлекле тарих бу киңәйгән ареалның топонимик системасын формалаштырган. Башкортстан Рус дәүләтенә кушылгач, башкорт җирләрен, Урал табигатен интенсив үзләштерү, әлбәттә, урындагы халык телендәге җир-су атамаларының рус телендә, рус фәнендә, картографиядә актив кулланылышка керү процессы белән бергә бара. Башкортстан җирләренә күчеп килгән башка халыклар (руслар, татарлар, чувашлар, марилар һ. б.) яңа барлыкка килгән авыл, поселокларга, авыл тирәсендәге бәләкәйрәк урыннарга еш кына үз исемнәрен биргәннәр. Иң мөһиме шул: күчеп килгән халыклар гасырлар дәвамында үзенчәлекле тарихи юл үткән, үзенең рухи культура дөньясын тудырган, тел байлыгын саклаган төп бер халыкның ул яшәгән җирләрнең топонимик системасы белән очраша. Шуңа да Уралның Екатеринбург, Пермь киңлекләреннән алып Оренбург далаларына, Олы Ыргыз буйларына кадәр һәм көнбатышта Кама тамагыннан, Минзәлә, Сөн, буйларыннан башлап көнчыгышта Тубыл буйларына кадәрге арада топонимиянең төп фондын болгар - татар һәм башкорт телендә иҗат ителгән. Шушы ареалның иң зур тау, елга һәм күлләрнең, тарихи урыннарның, күпчелек авыл, поселок, калаларының исемнәре нәкъ менә шул төп болгар һәм башкорт (субстрат) топонимия катламына карый. Тарихи яктан башкортларның борынгы кабиләләре биләгән җирләрдә иҗат ителгән топонимнар турында профессор Р. 3. Шәкүров хаклы рәвештә болай ди: "Башкорт (субстрат) атамалар катламының иң мөһим өлеше башкорт һәм рус телләре

өчен уртак, ул атамаларны дистәләрчә башка халыклар да актив куллана, һәм шуңа да бу мирас, ягъни башкорт халкының топонимия байлыгын үстерүгә һәм саклауга кертелгән өлеше, аның үзенең рухи дөньясының да,

7

гомумкешелек культурасының да билгеле бер хәзинәсе дип исәпләнергә

хаклы" [67; Б. 5].

Заключение

III. Йомгак

Күрүебезчә, топонимика – ономастика фәненең бик кызыклы һәм мавыктыргыч бер тармагы. Бу фән яңадан-яңа ачышлардан тора. Алтынны никадәр бил бөгеп, тир түгеп, бөртекләп җыйсалар, фән-гыйлем өлкәсендәге табышларга һәм ачышларга илтүче юллар аннан да авыррак һәм катлаулырак. Ләкин шунысы ачык: топонимика – илнең, җирнең, телнең чын мәгънәсендә хәтер китабы һәм, икеләнмичә әйтергә кирәк, чын-чынында халыкның хәтер энциклопедиясе [67; Б. 24].

Топонимиянең иҗатчысы – халык, ә аның чыганагы – халыкның үз җирендәге тормышы, хезмәте, иҗаты, табигате, уй-фикер һәм хыял дөньясы, заманалар аша үткән көндәлек эшчәнлеге, тарихи язылыш юллары. Топонимика фольклорга якын тора, ләкин топонимиканың үзенә генә хас үзенчәлекле яклары бар. Монда үтә катлаулы һәм шуның өчен дә тикшеренүчедән аеруча җаваплылык таләп итүче система һәм, алай гына да түгел, еш кына системалар белән эш итәргә кирәк.

Башкортстан топонимиясен өйрәнгәндә, иң элек бу регионның иң мөһим катламын билгеләүче атамалар белән эш итәргә кирәк. Ләкин бу регионны өйрәнгәндә, төрле тарихи дәверләргә караган һәм таралыш ягыннан төрлесе төрлечә булган катламнар белән дә эш итәргә кирәк була.

Топонимиядә фонетик, лексик, морфологик планда телнең диалекталь үзенчәлекләрен билгеләп эш итә белү бу фән өчен мөһим таләп исәпләнә. Урындагы тел үзенчәлекләре кайбер чакта теге яки бу топонимнарның мәгънәсен ачыклау өчен ышанычлы ачкыч ролен үти.

Диалекталь сүз һәм сүзформалар халыкның элек һәм хәзер яшәгән җирләрен билгеләү, гомумиләштереп алганда, Башкортстанның тарихи географиясен өйрәнү җәһәтеннән дә ышанычлы материал бирә ала.

Татарча һәм башкортча атамаларның икенче, чагыштырмача яңарак

59

гасырларда барлыкка килгән катламы аеруча күп һәм мәгънә ягыннан

ачыграк булулары белән характерлы. Әмма монда да тикшеренү эше бик

игътибарлы, җентекле, гыйльми нигезле итеп алып барылырга тиеш. Чөнки күп вакыт җир – су исемнәре әйтелештә һәм язылышта гасырлар үтү белән төрле үзгәрешләр кичерә. Аларның тамырларын табу авырлаша.

Башкортстан топонимиясен өйрәнгәндә, без иң элек бу регионның иң мөһим катламын билгеләүче атамалар белән эш итәргә тиеш булабыз. Бу катлам "халыкның безгә билгеле һәм әлегә ачыкланып бетмәгән борынгы тарихы белән бәйле. Атамаларның кайберләре яшь ягыннан меңәр еллык, ерак гасырлар төпкеленә барып тоташа. Башкортстанда һәм, әлбәттә, бөтен Көньяк Уралда чагыштырмача яшьрәк, әмма бик киң таралган катлам - славян телләренә һәм, беренче чиратта, рус теленә мөнәсәбәтле атамалар. Бу катламга XVI гасырның икенче яртысында, Башкортстан үз иреге белән Рус дәүләтенә кушылганнан соң нигез салына.

Хәзерге Башкортстан территориясендәге болгар-татар чыгышлы атамалар, безнең уебызча, ерак Болгар дәүләте чорында да, соңрак Алтын Урда чорында кабиләләр миграциясе нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр һәм шул ерак гасырларның шаңдавы булып торалар. Кайбер галимнәр раславынча, татар авылларының бер өлеше Башкортстанда Иван Грозныйның колониаль басып алулар политикасы нигезендә, кайберләре исә XVIII - XIX йөзләрдәге күченеп утырулар нигезендә барлыкка килгәннәр. Бу хакта Р. З. Шәкүров болай дип билгели: "XVIII - XIX гасырларда Башкортстанның төрле төбәкләрендә күп кенә татар, чуваш, мордва, мари авыллары барлыкка килә" [67; Б. 242]. Һәрбер яңа авылга исем кушарга кирәк була, күчеп килгән халык үзләренең әйләнә-тирәсендәге җир-суларга, урманнарга, тауларга да атамалар бирә. Бу процесста җир белән бергә шушы халыклар урындагы топонимик системаны да үзләштерә. Ә икенче яктан, күчеп килгән халык, әйтик, авылларга, авыл тирәсендәге билгесезрәк җир-суга, аралашырга уңайлы булсын өчен, үзләренең исемнәрен дә биргәннәр.

60

Өязетамак авыл халкы да үзләре килеп утырган урыннарга үз атамаларын биргәннәр. Чыгарылыш квалификацион эшенең икенче бүлегендә туган авылым микротопонимиясе турында авылыбызның аксакалларыннан, олы яшьтәге вәкилләреннән материаллар тупланды һәм лексик-семантик яктан классификацияләнде. Биредә, шулай ук авыл атамасының һәм микротопонимик атамаларының килеп чыгышын һәм формалашуы да тасвирланды. Материаллар һәм тикшеренүләр күрсәтүенчә, Өязетамак авылы микротопонимиясенең үзенчәлекле бер системаны тәшкил итүе ачыкланды. Бу системаның биш элементтан торуы билгеләнде. Алар: гидронимнар (су чыганаклары), сильвонимнар (урман, әрәмә), оронимнар (таулар, калкулыклар, үрләр һ.6.), годонимнар (урам, тыкрык атамалары), ойконимнар (Өязетамак авыл советына караган торак атамалары). Чыгарылыш эшендә һәр тармак лексик-семантик яктан анализланды.

Икенче бүлектә Өязетамак авылы микротопонимнарының структур- төзелеш үзенчәлекләре тикшерелде һәм тамыр атамалар белән бергә (Поп ялан, Ат тыкрыгы, Яр буе урамы, Басу урамы, Мөслим чишмәсе, Сары саз, Галия каенлыгы, Тимофей әрчү һ. б.) ясалма ( Күперле тамак, Тугызлы печәнлеге, Якшай юлы, Тукмай болыны, Саклау урманы, Туплау яланы һ. б.) һәм кушма (Аккош тугае, Майзавод урамы, Гыйльминур тыкрыгы һ. б.) топонимнарның да шактый күп булуы ачыкланды.

Өченче бүлектә мәктәптә туган як микротопонимиясен өйрәнү проблемалары яктыртылды. Белүебезчә, мәктәптә бу төр топонимнарны өйрәнүгә махсус дәресләр каралмаган. Шулай да, туган як топонимик берәмлекләрне җирле материалга нигезләнеп төзелгән диктантлар, инша, изложение язганда кулланырга мөмкин. Ә инде факультатив курслар, класстан тыш эшләр үткәргәндә бу мөмкинлек арта. Укытучы туган җиргә, аның табигатенә, географик объектларга, аларның атамаларына топонимия буенча белемнәрне арттырып, мәхәббәт тойгылары тәрбияли алачак.

Без туплаган һәм тикшергән җирле географик атамаларның күбесе

61

борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Ул исемнәр, буыннан-буынга күчә барып, үзгәрешләргә дучар булып, безгә килеп җиткәннәр һәм яшәешләрен дәвам итәләр. Алар әйләнә-тирәнең табигате, халыкның теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, материаль һәм рухи культурасы турында ерак гасырлар аша күп нәрсәләр сөйлиләр. Халкыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен тулы итеп күз алдына китереп бастырырга һәм туган ягыбызны яхшырак танып белергә ярдәм итәләр.

Список литературы

IV. Библиография

1. Айда Адиле. Садри Максуди Ареал / Пер. с тур. – М., 1996.

2. Амирова Д. Р. Этнографические топонимы Азербайджана: Автореф. дис.канд.фил.наук .– Баку, 1992.

3. Асфандияров А.З. История сел и деревень Башкортостана. Кн. 4. – Уфа: Китап, 1997.

4. Аскинский район: прошлое и настоящее. – Нефтекамск, 2003.

5. Атлас Республики Башкортостан . – Уфа, 2005.

+ еще 63 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Микротопонимия села уязытамак туймазинского района республики башкортостан»
Раздел: География, Экономическая география
Тип: ВКР
Страниц: 70
Цена: 2600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика