ВКР

«Обогащение словарного запаса учащихся на уроках татарского языка в русскоязычной школе.»

  • 64 страниц
Содержание

КЕРЕШ 4

1. РУС ТЕЛЕНДӘ АРАЛАШКАН УКУЧЫЛАРНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ. 9

1.1.Рус телле аудиториядә татар телен укыту принциплары. 9

1.2. 5 нче сыйныфта татар телен өйрәнгән балаларның психологик үзенчәлекләре. 15

1.3. Укучыларның сүзлек байлыгын үстерү максатыннан кулланыла торган алымнар һәм чаралар 17

Беренче бүлек буенча нәтиҗәләр 28

2. РУС ТЕЛЛЕ АУДИТОРИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ СҮЗЛЕК БАЙЛЫГЫН ҮСТЕРҮ. 30

2.1. Сүзлек байлыгын үстерү дәресләрнең формалары. 30

2.2. Лексик байлыгын үстерүгә юнәлтелгән күнегү типлары. 39

Икенче бүлек буенча нәтиҗәләр 45

ЙОМГАК 47

ФАЙДАЛАНГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ 50

КУШЫМТА 1 57

Введение

Бүген туган телне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бу үзенчәлекле милли характердагы, халыклар арасында толерант мөнәсәбәтне аңлаучы һәм кабул итүче иҗади һәм актив позициягә ия шәхес тәрбияләүдә туган телнең мөһим роле белән бәйле. Мондый халык вәкилләре өчен туган тел аралашу теле, белемнәрне үзләштерү һәм саклау, иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтү чарасы булып тора. Шуңа күрә укучыларның туган тел дәресләрендә сүзлек байлыгын, коммуникатив күнекмәләрен үстерү зарурилыгы туа.

Бөек педагог К. Д. Ушинский кеше тормышында туган телнең тәрбияви әһәмиятен дә яхшы аңлый: «Тел – халыкның яшәүче һәм киләчәк буынның бер бөек, тарихи тере бөтенлеккә тоташтыручы иң тере, иң мул һәм нык элемтә. Ул халыкның тормыш-көнкүрешен чагылдырып кына калмый, ә ул үзе нәкъ менә шул тормыш» [Матвеева, 2003: 64].

Куп милләтле Башкортстан республикасында милли үзенчәлекләрне, укучыларның һәм аларның ата-аналарының этномәдәни ихтыяҗларын исәпкә алып, белем бирү системасының поликультур моделе оештырыла, татар теле дә анда, башка телләр белән беррәттән, лаеклы урын алып тора.

Милли мәктәпләрдән аермалы буларак, рус телле мәктәпкә телне төрле дәрәҗәдә белгән балалар килә дип әйтергә була. Шуңа күрә татар теле укытучылары алдында мөһим бурыч тора: укучыларны татар телен аралашу чарасы буларак кулланырга өйрәтү. Моның өчен татар теле дәресләрендә сүзлек байлыгын үстерү өчен шартлар тудырылуы мөһим.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларында да укучыларның сүзлек байлыгын үстерүгә игътибар бирелә, чөнки ул укучыларның нәтиҗәле эшчәнлеген алга таба оештыруның нигезе булып тора.

Әмма, практика күрсәткәнчә, кызганычка каршы, татар теле буенча укучыларның сүзлек байлыгының тар булуы күзәтелә. Аның төрле сәбәпләре бар:

– гаиләдә, белем бирү учреждениеләрендә, җәмгыятьтә, бигрәк тә шәһәр шартларында туган (татар) телләрендә аралашу кимү.;

- күп кенә мәктәп фәннәреннән тест формасында тикшерү эшләре алып бару сәбәпле туган (татар) телендә телдән һәм язма сөйләм эшчәнлеген киметү;

– туган (татар) теленең статусын киметү, ул мәҗбүри өйрәнү предметы булып тормавы;

– интернет, компьютер уеннары, телефоннар белән мавыгу аркасында балаларның укуга кызыксынуларының кимүе һ. б.;

– татар теле дәресләрендә заманча белем бирү инновацион технологияләрен һәм мультимедиа чараларын куллану җитәрлек дәрәҗәдә булмавы;

– туган телне өйрәнү өчен бүлеп бирелгән сәгатьләрне кыскарту;

– татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм үстерү өчен шартлар булмау.

Татар теле укытучысы дәресләрдә нинди нәтиҗәле алымнар һәм чаралар ярдәмендә рус телле аудидориядә укучыларның сүзлек байлыгын актив үстерә алачак.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, шуны ассызыкларга була «Рус телле аудиториядә туган тел дәресләрендә сүзлек байлыгын үстерү» чыгарылыш квалификация эше темасы актуаль булып тора. Шулай итеп, әлеге теманың актуальлеге иҗади, мөстәкыйль, коммуникатив сәләткә ия булган, бай телле шәхескә социаль заказ белән; заманча мәктәпнең сүзлек байлыгын үстерүдә нәтиҗәле алымнар эшләү өчен ихтыяҗы белән билгеләнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге эшчәнлек яңа түгел, әмма хәзерге вакытта мәктәптә булган тәҗрибәне укыту процессында сүзлек байлыгын үстерү максатыннан баету зарурилыгы арта.

Укучыларның сүзлек запасын баету – татар теленең мәктәп курсының мөһим бурычы. Укучыларның сүзлек запасын киңәйтү буенча махсус эш алып бару кирәклеге, беренчедән, сүзнең телдәге мөһим роле белән билгеләнә (телнең үзәк берәмлеге буларак, ул төрле семантик мәгънәгә ия – төшенчә, эмотив, функциональ-стилистик һәм грамматик; коммуникатив берәмлекләрдә – җөмләләрдә билгеле бер позицияләрдә килеп, сүз кешеләрнең сөйләмен тәэмин итә), икенчедән, сүз запасларын даими тулыландырырга кирәк (кеше күбрәк сүз белгән саен, кешеләр арасында аралашу, язма һәм сөйләм рәвешендә дә, төгәлрәк оештырыла).

Татар сөйләм һәм язма телен үстерү проблемасы беренче урыннарга сүзлек эшен чыгара, чөнки лексика коммуникатив юнәлешле укытуда мөһим роль уйный. Лексиканың укытуның коммуникатив юнәлеше принцибын тормышка ашыруда мөһим роле фәнни һәм методик әдәбиятта да ассызыклана. Мәсәлән, академик Б. М. Шанский фикеренчә, телнең сүзлек байлыгының билгеле бер минимумын үзләштермичә, сөйләм һәм язма телен аңлау, телдә ирекле аралашу мөмкин түгел.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына сүзлек байлыгын үстерү һәм камилләштерүгә зур игътибар бирергә кирәк, чөнки алар алга таба укучыларга коммуникатив компетенцияне үзләштерергә ярдәм итәчәк. Моңа ирешүдә укытучыларга педагогик алымнар, укучыларның коммуникатив күнекмәләрен формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чаралар булган педагогик инструментлар ярдәм итәчәк.

Чыгарылыш эшенең максаты да шуннан чыгып формалаштырылды: сүзлек байлыгын үстерүгә юнәлтелгән чаралар һәм ысулларның рус телле аудиториядә татар теле дәресләрендә нәтиҗәлелеген өйрәнү, системалаштыру, тикшерү.

Максатка ирешү өчен без түбәндәге бурычларны билгеләдек:

1) Укучыларның сүзлек байлыгын үстерү проблемасы буенча хезмәтләрне өйрәнү.

2) Укучыларның шәхси үсешендә сүзлек байлыгының әһәмиятен раслау.

3) Рус телле мәктәптә татар телен укыту үзенчәлеген анализлау.

4) Рус телле мәктәптә татар теле дәресләрендә укучыларның сүзлек байлыгын үстерү буенча ысулларны, чараларны, алымнарны, күнегүләрне җыю һәм өйрәнү.

5) Без тәкъдим итә торган ысулларны, чараларны кулланып, тикшеренү үткәрү, үткәрелгән тикшеренү нигезендә объектив нәтиҗәләр ясау;

Безнең тикшеренү объекты – укучыларны рус телле мәктәптә татар теленә өйрәтү процессы.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сүзлек байлыгын үстерүгә юнәлдерелгән алымнар, чаралар әлеге эшнең тикшеренү предметы булып тора.

Үзенең фәнни һәм социаль әһәмияте буенча сүзлек байлыгын үстерү белән бәйле тема һәрвакыт актуаль була ала. Әмма беренче тапкыр чаралар һәм ысуллар системага салынган рәвештә тәкъдим ителә. Һәм бу эшнең яңалыгы булып тора, Моннан чыгарылыш эшенең практик әһәмияте дә килеп чыга.

Практик әһәмияте. Эш материаллары туган тел укытучылары тарафыннан татар теленә өйрәтү процессында, шулай ук рус телле мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укытуның төрле курслары буенча методик материаллар эшләгәндә кулланыла ала.

Тикшеренүнең теоретик нигезе. Бүгенге көндә укучыларның сүзлек байлыгын үстерүгә бик күп тикшеренүләр багышланган. Нигездә, түбәндәге авторлар хезмәтләрен файдаландык: А. Р. Әсәдуллин, А. Ш. Әсәдуллин, Л. С. Выготский, Р. Р. Җамалетдинов, М. З. Зәкиев, Р А. Йосыпов, Ф. Ю. Йосыпов, А. К. Маркова, Ф. С. Сафиуллина, Л. Г. Сәяхова, К. С. Фәтхуллова, Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, Ф. М. Хисамова, А. Н. Хуҗиәхмәтов һ. б.

Эшнең методологик нигезе. Әлеге тикшеренүдә гомуми фәнни методлар да, шәхси-фәнни педагогик методлар да кулланылды. Алар арасында: диагностик күзәтү, эмпирик, чагыштырма, педагогик тәҗрибәне өйрәнү һәм гомумиләштерү.

Апробация. Хезмәтнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла ис. БДПУның татар бүлегенең татар теле буенча төрле предметларның гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Эш структурасы. Бу эш керештән, ике бүлектән, йомгактан һәм кушымталардан тора.

Фрагмент работы

1. РУС ТЕЛЕНДӘ АРАЛАШКАН УКУЧЫЛАРНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.

1.1.Рус телле аудиториядә татар телен укыту принциплары.

Рус телле мәктәптә татар телен укыту методикасы милли мәктәптә укыту методикасыннан аерылып тора. Татар мәктәбенә инде телне белгән бала килә, ә рус мәктәбендә, нигездә, укучыларны башта татар телен аңларга, аннары татар телендә аралашырга өйрәтергә кирәк. Балаларны телне ирекле белүгә өйрәтү – уку процессында катнашучылардан зур тырышлык һәм көч таләп итә торган бик катлаулы процесс. Укучыларның татар телендә аралашуы аларның татар телендә сөйләм эшчәнлегенең төп төрләре: аудирование, сөйләү, уку, язуны үзләштерүне күздә тота. Әлеге төр сөйләм эшчәнлеген үзләштерү укучыларның сүзлек байлыгын үстерү һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерү өчен база булып тора. Ә бу рус телле мәктәптә татар телен укытуның төп максатларының берсе.

Соңгы унъеллыкта татар телен белмәгәннәргә татар телен укытуның лингвистик проблемаларын эшләүгә багышланган махсус әдәбиятта ике аспектлы караш формалашты, беренчедән, татар теленең гамәлдә булган системасы үзенчәлекләрен исәпкә алу (монолингваль тасвирлама) һәм укучыларның башка тел призмасы аша татар теле үзенчәлекләренә төшенү (билингваль тасвирлама).

Уку материалының монолингваль анализы укучыларның татар теленең гамәлдәге системасы үзенчәлекләренә бәйле булган үзләштерү авырлыкларын фаразларга мөмкинлек бирсә, өйрәнелә торган тел системасының билингваль тасвирламасы ачыкланган тәңгәллекләр, охшашлыклар һәм аермалар нигезендә, телара транспозиция һәм интерференция барлыкка килүнең характерын һәм сәбәпләрен күрергә мөмкинлек бирә.

Укучыларның сүзлек запасын уңышлы баетуның мөһим шартларыннан берсе – уку максатларында рус һәм татар телләренең лексик системаларына чагыштырма анализ ясау күрсәткечләрен исәпкә алу.

Укучыларның сүзлек запасын баету буенча эш алып барганда түбәндәге лингводидактик принциплардан чыгып эш итәргә кирәк:

1. Ситуатив-тематик;

2. Лексик-семантик;

3. Сүзләрне сөйләм үрнәкләрендә контекстта бирү;

4. Башка тел дәрәҗәләре белән элемтә (әйтелеше, дөрес язылышы һ. б.).

Бу очракта өйрәнелә торган лексик материалга дифферинциаль якын килү мөмкинлеге барлыкка килә, сөйләмдә куллану өчен актив сүзлек запасын, пассив сүзлек запасын (сүзләрнең мәгънәсен аңлау) һәм потенциаль сүзлекне (тел фаразы нигезендә сүзләрнең мәгънәсен аңлау) аерып була.

Рус телле аудиториядә татар теле дәресләрендә сөйләм теленең күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү төп урынны алып тора. Билгеле булганча, сөйләм теле яңгыраган сүзне тыңлаудан, аңлаудан (аудирование) һәм сөйләшү осталыгыннан (диалогик һәм монологик сөйләм) тора.

Аудирование сөйләм тел аралашуга өйрәтүдә төп компонент булып тора, чөнки әңгәмәдәшне (укытучы һәм сыйныфташларның сөйләмен) аңламыйча, фикереңне дөрес әйтеп булмый. Аудирование – сөйләм эшчәнлегенең иң катлаулы төрләренең берсе. Ул функциональ характердагы текстларны (диалоглар, белдерүләр, һава торышы турында хәбәрләр) аңлау өчен сүзлек запасының җитәрлек күләмен, фонематик ишетүне күздә тота. [Әсәдуллин, 1995: 7].

Сөйләм телен аралашуда практик күнегүләр ярдәмендә үзләштереп була. Укучыларның партнер-әңгәмәдәшеңне аңлау, репликага җавап бирү генә түгел, ә үз фикереңне әйтә, фикер йөртә, бәяли, дәлилли белүләре дә мөһим.

Заключение

Татар лингвдидактикасының хәзерге үсеш этабы, иң беренче чиратта, лингвистик белем бирү нигезләрен интенсив эшләү белән характерлана, бу рус телле аудиториядә татар телен укыту методикасы өлкәсендә мәҗбүри тикшеренүләрнең бер компоненты булып тора.

Рус телле аудиториядә татар телен укыту теориясен һәм практикасын анализлау, шулай ук махсус тикшеренүләр нигезендә беренче тапкыр укучыларның татар сөйләмен үстерүнең гомуми системасында сүзлек эшенең роле, урыны, эчтәлеге һәм эзлеклелеге билгеләнде. Бу укучыларның лексик запасларын баету буенча эш алып бару өчен педагогик шартлар булдырырга мөмкинлек бирде (лексик хаталарны методик диагностикалау, рус телле аудиториядә уку процессы өчен татар лексикасын сайлап алу һәм презентацияләү принциплары һ. б.).

Тикшеренүдә ликводидактик принципларны исәпкә алып төзелгән күнегүләрнең махсус системасы нигезендә, сүзлек эшенең эшләнгән методикасының шәхси (лексик) күнекмәләрне генә түгел, гомумән, укучыларның комплекслы сөйләм күнекмәләрен формалаштыруга уңай йогынты ясавы расланды.

Лексикага өйрәтү бер яктан, лексик системаның үзенчәлекләре һәм төп лексик төшенчәләр турында билгеле бер минимум булуга бәйле, икенче яктан, сөйләмдә лексик берәмлекләрне куллану күнекмәләрен үстерүгә бәйле.

Уку максатларында рус һәм татар телләренең лексик системасын анализлау һәм аның нәтиҗәләрен исәпкә алу рус телле аудиториядә сүзлек эшен алып бару нигезләренең билгеле бер фәнни (лингвидактик) нигезләрен билгеләү өчен мөһим шарт булып тора. Лексик эшне уңышлы башкаруның мөһим шарты булып, лексик минимумның фәнни нигезләнгән принципларын билгеләү, аны уку еллары буенча бүлү, шулай ук өйрәнелә торган лексиканы тәкъдир итүнең нәтиҗәле алымнарын оптималь сайлап алу тора.

Мәктәптә лексика өйрәтүгә системалы якын килүне тормышка ашыруның рациональ формасы булып, сөйләм эшчәнлегендә акыл гамәлләрен этаплап формалаштыру теориясе нигезендә, лексик берәмлекләрне үзләштерүгә, истә калдыруга һәм гамәли куллануга юнәлдерелгән махсус күнегүләр системасы хезмәт итә.

Укучылар сүзләрне үзләштерүне лингводактик оештыру, аларны лексик берәмлекләрнең мөһим үзенчәлекләре белән таныштыру һәм дәресләрдә максатчан күнегүләрне куллану барышында аларны гамәли үзләштерү – болар барысы да тикшеренүдә урын алды, терминнарның төрлелегеннән – «лексиканы өйрәнү», «сүзлек эше», «лексик запасны баету», “сүзлек байлыгын үстерү” һ.б. лардан соңгысы сайлап алынды. “Сүзлек байлыгын үстерү” – аңлаешсыз сүзләрнең аңлатылуы, сөйләм эшчәнлегенең төрле төрләрендә таныш сузләрне төгәлләү һәм аларның активлашуы, ягъни сүзне һәм аның семантикасын тулысынча үзләштерү, коммуникатив бурычны хәл итү өчен, аны дөрес әйтә, яза белү, контекстта дөрес куллану. Тикшернү нәтиҗәсендә без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

1. Сүз мәгънәсенең анализы укучыларның лексик запасларын баету, укучыларның фикерләрен һәм сөйләмен үстерү, татар теле дәресләренә кызыксынуны арттыру өчен зур әһәмияткә ия.

2. Уку процессында сүзнең теге яки бу мәгънә барлыкка килүенә йогынты ясаган билгеле тел факторларын исәпкә алырга кирәк.

3. Укучыларның лексик сөйләмен баету буенча эш алып барганда сүзнең мәгънәсен белү процессының мөһим үзенчәлекләренә таянырга кирәк.

4. Укытучыга лексика буенча эш алып бару мөмкинлеге бирү өчен: татар теле дәреслегенә махсус биремнәр кертергә, дәреслек текстларында очраган яңа сүзләрне аңлату өчен кече күләмле эчтәлекле сүзлекләр бирергә кирәк.

7. Дәрес материалларына даими рәвештә укучыларны гади лексикологик төшенчәләр белән таныштыруга, укучыларда татар теленең лексик системасы, аның сәнгате һәм байлыгы турында тулы күзаллау булдыру өчен төрле биремнәр кертергә кирәк. Сөйләмне үстерү буенча эш алып барганда сүзлек-семантик биремнәр һәм күнегүләр һәр дәреснең якынча 5-10 минут вакытын алып торырга тиеш.

Татар теле дәресләрендә оештырылган сүзлек эшенең укучыларның лексик запасларын баетуга ярдәм итүе, үзләштерелгән сүзләрне аларның сөйләм эшчәнлегенә кертү өчен уңай шартлар тудыруы, гомумкультураны арттыруга ярдәм итүе расланды.

Сүзлек эшен оештыру проблемасын алга таба рус телле аудиториядә лексик эш алып бару методикасы мәсьәләләрен тикшерүне, сыйныфлар өчен сүзлек-минимумнар булдыруны, укытучылар өчен махсус методик җитәкчелек әзерләү һәм бастырып чыгаруны таләп итә.

Список литературы

1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-7 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 255 б.

2. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән дидактик материаллар: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 нче сыйныфлары: Укытучылар өчен кулланма . – Казан: Мәгариф, 2005. – 207 б.

3. Агмалетдинова Р. Н. Развитие коммуникативно-речевых умений учащихся при изучении имени прилагательного на уроках татарского языка: автореф. дис. канд. пед. наук [Электронный ресурс]. – Казань, 2010. – 213 с. // URL.: http://gu**n.ru/work/884981/Razvitie-kommunikativno -rechevyx-umenij – свободный. Дата обращения 18.04.2020 г.

4. Аҙнaғолов Р. Ғ. Уҡыусы шәхесен үҫтереүҙең лингводидактик нигеҙҙәре. – Өфө : Китап, 2011. – 188 б.

5. Амонашвили Ш.А. Воспитательная и образовательная функция оценки учения школьников. – М.: Педагогика, 1984. – 297 с.

+ еще 71 источник

Покупка готовой работы
Тема: «Обогащение словарного запаса учащихся на уроках татарского языка в русскоязычной школе.»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 64
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика