ВКР

Образцы древнетюркской рунической письменности на территории Среднего Поволжья и Пиуралья

  • 59 страниц
  • 13 просмотров
  • 0 покупок
Содержание

КЕРЕШ ….….… 3 (6)

ТӨП ӨЛЕШ

Беренче бүлек. Борынгы төрки рун язма истәлекләренә күзәтү…. 5 (8)

§ 1 . Борынгы төрки рун язма истәлекләрен өйрәнүнең кыскача тарихы.5 (8)

§ 2. Борынгы төрки рун язмаларының барлыкка килү мәсьәләсе. 6 (9)

§ 3. Борынгы төрки рун язма истәлекләренең тел-стиль үзенчәлекләре.8 (11)

Икенче бүлек. Идел-Чулман буе рун язма истәлекләре. 15 (18)

§ 1. Надь-Сент-Миклош хәзинәсе. 15 (18)

§ 2. Биләр язмасы. 15 (18)

§ 3. Измир авылы жирендә табылган орчык башлары.16 (19)

§ 4. Урманасты Шинтәлә авылында табылган ядкарьләр. 17 (20)

§ 5. Сарабиккул язуы. 18 (21)

§ 6. Лаеш өязендә табылган кылычлар. 18 (21)

§ 7. Мурзиха язмасы. 19 (22)

§ 8. Юрино язмасы. 19 (22)

§ 9. Глазов язмасы. 20 (23)

§ 10. Бронзадан эшләнгән статуэтка. 20 (23)

§ 11. Курал язмасы. 21 (24)

§ 12. Танкеевка язмасы. 22 (25)

§ 13. Трой-Урий язмасы. 23 (26)

§ 14. Седьяр язмасы. 24 (27)

§ 15. Калмаш плитәсе.27

§ 16. Кара Абыз археологик культурасы.28

§ 17. Идел-Чулман буе рун язма истәлекләренең тел үзенчәлекләре турында берничә фикер. 29

§ 15. Калмаш плитәсе. 24 (27)

§ 16. Кара Абыз археологик культурасы. 25 (28)

§ 17. Идел-Чулман буе рун язма истәлекләренең тел үзенчәлекләре турында берничә фикер.26 (29)

Өченче бүлек. Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә БТРЯ истәлекләрен файдалану….….28 (31)

§ 1. Урта мәктәптә татар теле лексикасын өйрәнү методикасы. 28 (31)

§ 2. Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә БТРЯ истәлекләрен файдалану өчен күнегүләр.32 (35)

Йомгак ….… 37 (40)

Библиография. 39 (42)

Кыскартылмалар исемлеге.44 (47)

Кушымталар . 45 (48)

Введение (выдержка)

Татар тел гыйлемендә мөһим урынны борынгы язма истәлекләр тәшкил итә. Алар арасында борынгы төрки рун язмалары (БТРЯ) аерым урын алып тора. Рун истәлекләренең язылган вакыты VI-X гасырларына карый дип фаразлана [30: 4].

Тел гыйлемендә борынгы төрки рун язма истәлекләрен өйрәнүчеләр күп (Ф.И. Стралинберг, Д. Миссершмидт, Г.И. Спасский, Н.М. Ядринцев, В. Томсен, В.В. Радлов, С.Е. Малов, А. Щербак, Г. Рамстедт, В.Л. Котлович, А.М. Самойлович, В. Вамбери, В. Банг, В.М. Насилов, С.Я. Байчоров, Л. Кызласов, И. Кызласов, И.А. Батманов, И.В. Стеблева, А.М. Бернштам, С.Г. Кляшторный, Л.Н. Гумилев, Д.Д. Васильев, Дж. Клосон, А. Фон Габен, Г. Айдаров, В. Кондратьев, А. Курышҗанов, М. Томанов, А. Әхмәтов һ.б.).

Татар һәм башкорт галимнәре арасыннан Х.Г. Курбатов, Һ.В. Юсупов, А.Х. Халиков, Г.М. Дәүләтшин, Н. Мәҗитов, К. Әхмәров, И.Б. Зианбердин һ.б. рун язмаларын тикшерүгә багышланган хезмәтләре бар.

Тик аларда Идел һәм Урал буе төбәгендәге рун язма истәлекләренә мөнәсәбәтле хезмәтләр Э.Р. Тенишевның “Памятники рунического и древнеуйгурского письма”, Х.Р. Курбатовның “Идел-Чулман буйларында табылган рун язулары”, А. Кочкинаның “Идел буе болгарларында рун язуы” һ.б. чыганакларны күрсәтергә мөмкин. Ә мондый эзләнүләр бу төбәктә яшәгән татар, башкорт халыкларының тарихы, теле өчен бик әһәмиятле мәсьәләләргә ачыклык кертергә ярдәм итәр иде. Диплом эшенең актуальлеге шуның белән аңлатыла.

Хезмәтне башкару өчен төп чыганаклар буларак С.Е. Малов, В.М. Насилов, И.А. Батманов, С.Я. Байчоров, С.Г. Кляшторный, Л.Н. Гумилев, И.В. Стеблева, Х. Курбатов, И.Б. Зианбердин, Э.Р. Тенишев, А.А. Трофимов, М.А. Хабичев һ.б. галимнәрнең темага ярашлы теоретик һәм практик хезмәтләре файдаланды.

Диплом эшенең төп максаты – Идел һәм Урал буе төбәге борынгы төрки рун язма истәлекләрен фәнни нигездә өйрәнү һәм системага салу.

Максатка ярашлы түбәндәге бурычар куелды:

1) рун язмаларына кагылышлы кирәкле чыганакларны барлау һәм өйрәнү;

2) шул чыганаклар нигезендә борынгы төрки рун язмаларына бәя бирү;

3) Идел-Чулман буенда таралган рун язма истәлекләрен барлау, өйрәнү һәм системага салу;

4) Идел-Чулман буе рун язма истәлекләренең рун язма ядкярләренә мөнәсәбәтен билгеләү;

5) барлык туплаган материалларны практик эшчәнлектә куллану мөмкинлекләрен ачыклау.

Хезмәтнең теоретик әһәмияте Идел-Урал төбәгендә борынгы рун язма истәлекләрен системага салу белән билгеләнә.

Хезмәтнең практик әһәмияте тупланган, системага салынган матреиалның һәм ирешелгән нәтиҗәләрнең югары, урта махсус, гомуми урта белем бирү йортларында татар телен, аның тарихын өйрәнү процессында кулланыла алу мөмкинлегендә.

Диплом эшенең төп нәтиҗәләре М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты татар бүлегенең татар тел белеме буенча гамәли дәресләрдә апробацияләнде.

Безнең хезмәт теманы яктыртуда соңгы дәрәҗәдә фәннилеккә дәгъва итми. Диплом эшендә билгеле чыганаклар нигезендә Идел-Урал төбәгендә рун язма истәлекләре буенча фәнни, фәнни-популяр мәгълүмат системага салына һәм алар бу төбәк татар, башкорт телләренә мөнәсәбәттә күзаллана.

Основная часть (выдержка)

Төп өлеш

Беренче бүлек

Борынгы төрки рун язма истәлекләренә күзәтү

§ 1 . Борынгы төрки рун язма истәлекләрен өйрәнүнең кыскача тарихы.

Борынгы төрки рун язма истәлекләренең лексикасын һәм фонетик-грамматик төзелешен өйрәнүдә беренче чиратта В.В. Радлов, В. Томсен, Г. Вамбери, П.П. Мелиоранский, В. Ганг кебек галимнәрне атап үтергә кирәк.

XIX гасырда билгеле булган Орхон-Енисей язмаларының знакларын аңлатуда, шуның белән бәйле төрки рун язма истәлекләрен тикшерүдә иң беренче үрнәкләрдән В. Томсенның үзенең “Inskription de I’Orkhon dechiffrees” (Memories de la Sosiete Finno-Ougrienne. Helsingfors-helsinki. 5, 1896) атарга мөмкин. Аның ике хезмәтендә – “Turcica” һәм “Altturkische Inschriften aus der Mongdei” язмаларының фонетика һәм грамматикасы буенча аерым сораулар карала.

Төрки рун язмаларының фонетикасы һәм грамматикасы беренче тапкыр В.В. Радлов “Diе аitturkischen Inschriften der Hongoley” хезмәтендә систематик тикшерелә.

Төрки рун язмаларын өйрәнүгә С.Е. Малов зур өлеш кертә: “Памятники древнетюркской письменности”, “Енисейская письменнность тюрков”, “Памятники древнетюркской письменности Монголии и Киргизии” дигән хезмәтләрендә бу ачык күренә.

В.М. Насилов та төрки рун ядкарьләренең фонетикасы һәм грамматикасын өйрәнүдән читтә калмый. Үзенең “Язык орхоно-енисейских памятников” дигән брошюрасы язма истәлекләрне өйрәнүдә әһәмиятле урын били.

Яңа язма истәлекләрне ачу һәм өйрәнүгә билгеле өлешен И.А. Батманов, аның укучылары, хезмәттәшләре кертә. Аеруча Енисей буе төрки рун истәлекләрен тикшерүдә ал арның өлеше зур.

И.В. Стеблева “Поэзия тюрков VI-VIII веков” һәм “Поэтика древнетюркской литературы и ее трансформация в раннеклассический период” дигән китапларында төрки рун истәлекләрен әдәби ядкарьләр буларак тикшерә.

А.Н. Бернштамның “Социально-экономический строй орхоно-енисейских тюрок VI-VIII веков. Восточно-тюркский каганат и киргизы” атамалы хезмәте аерым игътибарны җәлеп итеп тора.

С.Г. Кляшторныйның “Древнетюркские рунические памятники как источник по истории Средней Азии” дигән эше борынгы төркиләрнең историографиясендә зур казаныш булып санала.

Борынгы төрки чорны киң тарихи киңлектә күз алдына китерүче хезмәт булпрак Л.Н. Гумилевның “Древние тюрки” эшен күрсәтеп була.

Чит илләрдә дә борынгы төрки рун язма истәлекләрен өйрәнүче галимнәр бар. Мәсәлән, Францияда Рэнэ Жиро: ул Тоньюкук язмасын нәшер итә һәм аңлатып бирә [5: 5].

БТРЯ тикшерү эше бүгенге тюркологиянең актуаль мәсьәләләре булып кала бирә. Бу юнәлештә тикшеренүләр дәвам итә, киләчәктә яңадан-яңа ачышлар булачагы шиксез.

Заключение (выдержка)

Билгеле булганча, теге яки бу халыкның килеп чыгышы, сәяси тарихы, этник составы һәм теле проблемалары язма истәлекләр белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелә. Идел һәм Урал төбәгендә яшәгән болгарларның төп өлеше читтән килгән төрле этник төркемнәрдән оешуын искә алсак, әлеге проблемаларның тагы катлаулырак икәнлеге ачыклана.

Мәгълүм булганча, болгарларда гарәп язуының таралуы аларның Урта Азия белән тыгыз сәүдә мөнәсәбәтләрендә булулары һәм ислам динен кабул итүләре белән тыгыз бәйләнгән. Ә аңа кадәр Идел һәм Урал төбәгендә нинди язу кулланылышта йөргән? Галимнәрдә бу сорау һәрвакыт кызыксыну уята. Х.Г. Курбатов 1950 елларда ук, болгар шәһәрендә табылган ядкарьләрдәге билге һәм язуларны, Саркелда, Маяцк шәһәрлегендә, Сент-Миклош хәзинәсендә табылган аз санлы төрки орхон-енисей язмалары белән чагыштырып, Идел-Урал болгарлары да рун язуы белән таныш булганнар һәм аны кулланганнар дигән фикергә килә. Соңыннан бу фикер Һ.В. Юсупов, А.Х. Халиков, Г.М. Дәүләтшин хезмәтләрендә яклау таба һәм өстәмә дәлилләр белән куәтләнә. Мари Элдагы Юрино авылында рун язулы таш табылу күренекле тюрколог Ә.Р. Тенишев өчен Урта Идел буенда рун язуының таралыш ареалына кертергә нигез булып тора.

Соңгы елларда борынгы төрки рун хәрефләренә охшаш билгеләр төшерелгән әйберләр Болгарда, Биләрдә, Хулашта, шулай ук элекке болгар авыллары урынында һәм Танкеевка каберлегендә табыла.

Рун билгеләрен башка максатларда файдалану – мәгълүм күренеш. Күпсанлы күзәтүләрдән күренгәнчә, кайбер халыклар, шул исәптән төркиләр дә, язу билгеләрен һәртөрле тамга нигезе итеп файдаланалар. Мондый күренеш болгарларда, өлешчә чүлмәк келәймәләрендә чагылыш тапкан дип әйтергә мөмкин. Көнкүреш әйберләреннән тыга рун язуы билгеләре төшерелгән ритуал әйберләр дә очрый. Барлык археологик материаллар Идел һәм Урал буенда яшәгән халыкларның рун алфавиты белән таныш кына түгел, ә бәлки аны киң кулланганнар да дигән фикергә ышанычлы дәлил булып тора.

Диплом эшенең максаты булып Идел буе һәм Урал төбәгендәге борынгы төрки рун язма истәлекләрен фәнни нигездә өйрәнү һәм системага салу тора. Эш барышында темага туры килгән махсус әдәбият барланды һәм өйрәнелде.

Диплом эше керештән, өч бүлектән, йомгактан, әдәбият һәм кыскартылматар исемлегеннән, кушымталардан тора. Беренче бүлектә борынгы төрки рун язма истәлекләре килеп чыгышы, гомуми тел-стиль үзенчәлекләре барлана. Икенче бүлектә Идел-Чулман буенда табылган язма истәлекләр аерым карап кителә. Өченче бүлектә урта мәктәптә татар теле дәресләрендә борынгы төрки рун язма истәлекләрен файдалану алымнары китерелә.

Бүгенге көндә борынгы төрки рун язма истәлекләре белән кызыксыну берникадәр сүрелде, чөнки фәнгә яңалык бирердәй иң зур ачышлар ясалган инде.

Шулай да, төрки рун язма истәлекләрен тикшерү эше дәвам итә, чөнки кечкенә, хәтта аерым предметларга төшерелгән фрагментлар, язулар һәм аерым сүзләр дә борынгы төрки халыкларның мәдәниятенең югары дәрәҗәдә булуына ап-ачык дәлил булып килә. БТРЯ истәлекләре кебек язма мәдәнияте булган халыклар җир шарында аз очрый.

Список литературы

1. Абдуллин И.А. Памятная запись Киркора на кыпчакском языке // Исследования по диалектологик и истории татарского языка. – Казань, 1986. – С. 67-72.

2. Ахатов Г.Х. Некоторые следы орхоно-енисейских памятников в диалекте западно-сибирских татар // Совещание по общим вопросам диалектологии и истории языка. – М., 1977. – С. 35-36.

3. Әхмәтҗанов М. Ташларның яңа серләре // Татарстан яшьләре. – 1986. – 20 дек.

4. Әхмәтҗанов М. Үткәнне таш сөйли // Татарстан хәбәрләре. – 1992. – 23 апр.

5. Беговатов К.А. Руническая надпись на пряслице с булгарского селища // Истоки татарского литеретурного языка. – Казань, 1988. – С. 17-19.

+ еще 40 источников

2500 руб.
Купить эту работу

Не подошла эта работа?

Закажите новую работу, выполненную по вашим требованиям с нужным уровнем оригинальности.

Не нашли нужную работу?

Разместите задание, а мы подберём эксперта

Заботимся о вас и вашем времени

У нас есть все, чтобы сделать вашу жизнь более приятной и беззаботной

Не бросаем после выполнения работы

Бесплатно выполним все доработки в рамках задания

Средний бал наших работ

  • 4.9

Узнай стоимость

Это быстро и бесплатно :)

Отзывы довольных студентов

Мы помогли более 10К+ студентам

Екатерина
Тема работы: Трудовой договор и его отличия от смежных гражданско-правовых договоров в Российской Федерации

Спасибо огромное !! Уже не первый раз спасаете в трудные моменты в учебе . Качество самое достойное !

mummi
Тема работы: Педагогическая деятельность Я.А. Коменского и К.Д.Ушинского. Особенности обучения детей дошкольного...

Работа выполнена в срок и без замечаний. Автор учел все методические рекомендации. Приятно, что работа сделана качественно

Золотуева Зульфия Орифовна
Тема работы: бухгалтерский учет

Спасибо большое автору! В короткий срок сделал работу на 5

Алексей Владимирович Золотуев
Тема работы: бухгалтерский учет

Работа выполнена, большое спасибо!

Мансур
Тема работы: Методы оценки риска концентрации кредитного портфеля, использование результатов оценки в процессе...

благодарствую)

Елена
Тема работы: Основная задача линейного программирования. Область допустимых значений.

Спасибо.