ВКР

«Образы дворян в творчестве Амирхана Еники»

  • 38 страниц
Содержание

1.Кереш.

2. §1. Татар-морза кенәзләрнең тарихи язмышы.

3. §2. Ә. Еникинең “Соңгы китап” әсәрендә морзалык һәм морзалар.

4.Йомгак.

5. Библиография.

Введение

Күренекле татар әдибе, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премияләре лауреаты Әмирхан Еники- Благовар районының Каргалы авылыннан. Еникине әдәби җәмәгатьчелек татар әдәбиятының морзасы дип тә атады, бигрәк тә үзе исән чакта үткәрелгән 90 еллык юбилее уңаеннан басылган мәкаләләрдә бу хакта кат-кат искә алынды. Иҗаты белән һәрвакыт безнең арабызда булган әдипнең мирасын барлау һәрвакыт актуаль булып кала.

Башкортстан материалында язылган, башкорт халкының гүзәл образларын, милли характерларын тудырган “Әйтелмәгән васыять”не”үзе үк шедевр дип атаган Әмирхан Еники әдәбияттә новатор булды. Мәсәлән, академик Әдһәм Тенишев аның 90 еллык юбилеенда, 1965 елда “Әйтелмәгән васыять” басылганнан соң татар амирхан Еники чоры башланды, дип әйткән иде.

Әдипнең новаторлыгы бик кызыклы әсәрләренең берсе булган “Соңгы китап”та да күренде. Анда ул беренче тапкыр моңа кадәр дошман булып саналган сыйныф – сәүдәгәрләрнең мөлаем образларын иҗат итте, аларның язмышларын сүрәтләде, совет власте тарафыннан кыерсытылган кеше булуларына игътибарны юнәлтте. Әмирхан Еники гомум кешелек кыйммәтләренә омтылып, социалистик реализм принципларына буйсынмау, аны эчтән танымау һәм иҗатына якын җибәрмәү позицияләреннән чыгып иҗат иткән әсәрләреннән иде ул.

Еникине социалистик реализм принципларын тормышка ашырмаган өчен тәнкыйтьләделәр, әсәрләре басылмый яткан чаклар булды. Мәсәлән, ”Ялгыз каз”, “Тауларга карап”, “Әйтелмәгән васыять” дигән әсәрләре озак кына басылмады, “Рәшә”, “Саз чәчәге” каты тәнкыйтькә дучар булды. Болар башбирмәс Еникинең иҗат мәсләгеннән килә, чөнки ул, үзе әйткәнчә, башкалар кушканны түгел, ә үзе дөрес санаганны, яхшы белгән һәм ышанган хакында гына язарга омтыла.

Әмирхан Еникинең иҗаты 20 гасыр татар әдәбиятында лаеклы урын алды, аның мирасы классик хәзинә булып танылды һәм шуңа да һәрвакыт актуаль булып кала.

Енкинең соңгы чор иҗатында зур урын алган “Соңгы китап” әсәре әдипнең гомер буе җыелып килгән әйтер сүзе итеп танылды. Җәмгыятьтә булачак үзгәрешләрне сизенеп, аларны алдан күреп тә ул, үзе әйткәнчә, “иң гадел китабын” язды. Бу китабының беренче бүлегендә ул татар морзалары феноменын тикшерергә алына һәм бар акылы һәм тарихи сизгерлеге белән бу төшенчәне ачыкларга, аның тарихи, социаль, психологик нигезләрен барларга омтыла. Нәтиҗәдә татар тарихында бик үзенчәлекле роль уйнаган морза-кенәз-дворяннар хакында бөтен һәм системалы карашын булдырды, соңрак та ул үз публицистикасында бу темага әледән-әле мөрәҗәгать итте.

Шулай итеп, Еники иҗатында да, әдәби һәм тарихи хезмәтләрдә бу чорда мрорзалар хакында шактый күп материаллар басыла һәм җщмәгатьчелеккә барып ирешә. Шулай да бер парадокс белән очрашабыз: шактый күп материаллар басылса да, татар морзалары социаль катламы әлегә фәнни яктан җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмичә кала. Моның сәбәләре дә бар кебек. Казанга бу тема ераграк, чөнки морзалар нигездә Башкортстанда яши. Күп очракта үзнәшер ысулы белән Уфада басылган хезмәтләргә еш кына фәннилек дәрәҗәсе җитешеп бетми. Алар фәнни экспертизадан читтәрәк калып килә кебек. Бәлки, бу теманың өйрәнелүенең башлангыч чоры өчен табигый хәлдер дә. Шул ук вакытта С. Еникеев, И. Габдуллин , М. Мамлеев хезмәтләрендә фәнни дәлиллеккә омтылышның зурлыгы күзгә ташлана. Шулай да морзалык хакында иң абруйлы сүзне бөек татар әдибе Әмирхан Еники әйтте дисәк, һич тә хаталанмабыз.

Үзе дә, замандаш әдипләре таныганча, әдәбиятыбызның соңгы морзасы булган, Еники иҗатында алар хакында төпле сүзен әйтте һәм шәхси үрнәге белән морзалык өлгесе булып тарихка керде. Заманның зыялы морзасы булып әдәби җәмәгатҗчелек тарафыннан танылган Еникинең татар морзалары хакында язганнары тәфсилле өйрәнне сорый. Шул сәбәпләрдән чыгарылыш квалификация эшенең темасы билгеләнде – “ Әмирхан Еники иҗатында морза образы”. Образ сүзенә бу очракта күбрәк морза статусы, аңа салынган мәгънә дигән аңлам белән эш итәргә туры килде.

Фәнни эшнең максаты – Ә. Еники иҗатында морзалык статусы һәм аның сыйфатларын билгеләү. Максат түбәндәге бурычларны хәл итүне таләп итте:

- Татр тарихындагы морзалар катламының тарихи язмышын ачыклау;

- Еники иҗатында морза образының бирелешен күзаллау.

Хезмәт куелган максат һәм бурычлардан чыгып, кереш, ике бүлек, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Билгеле булуынча, татарлар дөнья тарихында да шактый эз калдырганнар.Ә аларның Россия тарихындагы роле - ул үзе бер зур тема. Татарлар бүгенге көнгә кадәр Россиядә сан ягыннан икенче милләт булып тора икән, бу, әлбәттә, юктан бар булмаган. Россиянең үсешенә төрле заманнарда, төрле өлкәләрдә зур өлеш керткән шәхесләр арасында татар морзаларыыннан чыккан күренекле шәхесләр бик күп булган . Татар фамилияле рус эшлеклеләре яхшы таныш, алар Россия тарихыннан һәркемгә мәгълүм. Шул методологик фикердән чыгып, шулай ук С. Еникеев, И. Габдуллин һәм башка хезмәтләрдәге фикерләргә таяныып бу чыгарылыш эше язылды.

Хезмәтнең объекты – Ә. Еникинең “Соңгы китап” әсәре һәм публицистикасы.

Предметы – татар морзаларының социаль катлам һәм татар халкының бер этнографик төркеме буларак үзенчәлекләре һәм аларның тарихи язмышы.

Хезмәтнең практик әһәмияте. Чыгарылыш эшендәге күзәтүләрне мәктәптә татар тарихын өйрәнгәндә, төбәкнең әдәби тарихын барлаганда, Ә. Еникинең иҗатын өйрәнгәндә кызыклы фактик материал һәм карашлар системасы буларак куллану уку-укытуга һәм тәрбия эшенә файдалы булачак.

Фрагмент работы

1 бүлек

Татар морза-кенәзләренең тарихи язмышы.

Татар морзалары-дворяннары хакына тарихи мәгълуматлар төрле җирдә чәчелеп ята. Ләкин татар тарихы белән хәбәрдар һәр кеше алар хакында азмы-күпме белә дип әйтергә була. Матур әдәбиятта да бу темага урын бирелгән. Гаяз Исхакыйның “Көз”, Фатих Кәриминең ”Морза кызы Фатыйма”, Садри Җәлалның “Дим буенда” Ә. Енкинең “Соңгы китап” , Вахит Имамовның “Тозлы яра” исемле әсәрләрендә морзалар хакында әзме-күпме мәгълүмат табарга була. Шунысы кызыклы: бу әсәрләрдә морзалар йә уңай итеп, йә инде кире образлар ( Г. Исхакый) итеп сурәтләнә. Болай сурәтләүнең, әлбәттә, үз сәбәпләре бар. Казаннан көньяк-көнбатыштарак урнашкан мишәр иле вәкилләре булган төмәннәрнең тарихы шактый катлаулы һәм каршылыклы сәхифәләргә бай. Татар ханлыкларыныэң күтәрелүе һәм соңгы чиктә аларның тарихи фаҗигасе дә төмән морзалары катнашлыгында барган. Зур бер халыкның этнографик һәм социаль катламы булган морзалар соңрак Рус дәүләтенә кушылгач яйсә яулап алынгач, йомышлы татарлар булып китә, дворянлык статусы ала һәм зур өстенлекләр белән файдалана. Бу милләт элитасының шактый тиз формалашуына уңай йогынты ясый, дәүләтчелек хакындагы хыялларны уята. Кызганычка каршы, унитар дәүләт – империя төзүгә тотынган Петр беренче вакытында татар морза-дворяннары зур авырлыкларга дучар була һәм тарихи аренадан дәүләт кешеләре буларак читләштерелә. Ләкин күптән килгән традицияләрен югалтмыйча, морзалык менталитетын саклап, алар милләтнең каймагы булуны дәвам иттерәләр. Халыкка хезмәт итүнең башка юлларын табып, алар милләт хәятына кайта һәм аның прогрессына үз өлешен кертә. Минем чыгарылыш квалификация эшемә морзалар хакында теманы алуым туган җирем белән турыдан-туры бәйләнгән иде. Еникеевлар, Терегулов, Акчуриннар, Кайбышевлар, Кудашев, Чанышевлар, Дашкин, Биглов, Енгалычевлар белән бер сафта Алкиннар да була.

Башкортстанның Чишмә районыныда урнашылган Алкин станциясе күпләргә таныш. Сугыш елларында моннан хәрби частьләрне оештырып фронтка озаталар, сугыш ахырында “Идел-Урал” легионында булганнар фильтрация үтә. Мәсәлән, Муса Җәлилнең беренче “Моабит дәфтәрләре”н алып кайткан Морза Нигъмәт Терегулов Алкин лагеренда тикшерелеп, акланып кайта. Ә бу вакытта М. Җәлилнең блокноты Нигъмәтнең апасында саклана, соңыннан Н. Терегулов аны Казанга илтеп тапшыра, һәм шул көнне үк кулга алына. Минем туган җирем Алкинга бәйле башка истәлекләргә дә мөрәҗәгать итик: танылган якташыбыз С.Т.Аксаков, “Семейные хроники” әсәрендә кымызның искиткеч файдалы булуын, монда атларда йөрү, табигатьнең матурлыгы хакында яза. Бу әсәрдә төп героиня табибның киңәше буенча Алкинда сәламәтлеген ныгыта.

Заключение

Бөек татар әдибе Әмирхан Еники татарның данлы Еникеевлар нәселеннән чыккан язучы иде. Бу нәселнең бер тармагы рус әдәбияты классигы А. Купринга барып тоташа. Әмирхан Еники 20 гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының вөҗданы һәм намусы булып кабул ителде, кыйммәтле әдәби җәүһәрләр тудырып, ифрат зур абруй казанды. Совет чорында илдә хакимлек иткән идеологиягә һәм совоклык психологиясенә бирешмичә, ул халык әхлагына нигезләнгән әсәрләр иҗат итте һәм классик булып тарихка керде. Иҗат шәхестән башлана, дигән аксиоманы искә алганда, Еникинең иҗатын тикшерүчеләр аның морзалыгына игътибар итәләр һәм әдипнең рухи биеклеген аның шул чыгышы белән дә бәйлиләр. Туфан һәм Роберт Миңнуллиннар бертавыштан аны әдәбиятыбызның соңгы морзасы дип атадылар һәм бу төшенчәгә бик зур мәгънә салдылар. Дөресен әйткәндә, бу сүз замандаш әдипләре тарафыннан әйтелгән Еникигә иң югары бәягә тиң иде. Узган гасырның соңгы унъеллыгында неологизм булып телебезгә кайткан бу сүзгә нинди мәгънә салынды соң?

Татарстан Республикасы барлыкка килү, аның дәүләтчелеген ныгыту юлындагы бер гамәл итеп тә карап була ул морзалык мәсьәләсенең актуальләшүен. Чөнки морза-кенәз- дворяннар барыннан да элек хакимият кешеләре була, илнең тормышын оештыручылар, аның башка илләр белән булган мөнәсәбәтләрен көйләүчеләр һәм гаскәри буларак илне саклаучылар алар.

Рус дәүләтенә кушылгач, хәрби сословие буларак, дворян исеме алган морзалар рус дәүләтен төзү һәм ныгытуга зур өлеш кертәләр, шуңа шактый зур өстенлекләр белән дә файдаланалар. Тарихи яктан алар татарның дәүләтчелеге чорларында үз сәләт-талантлары белән халык тарафыннан танылып, алар өчен җаваплылык хисе саклаган шәхесләр булганнар. Бу - татар аристократиясе-элитасы дигән сүз. Үзләре хакимлек иткән территориядә суд һәм дипломатик мөнәсәбәтләрне оештыруда аларның роле хәлиткеч булган. Алтын Урданың гаскәр башлыгы – темнигы урнашкан Темников шәһәреннән һәм ханлыгыннан чыккан морзаларны соңрак төмәннәр дип атыйлар. Татарның бик үзенчәлекле социаль һәм этнографик катламы шулай барлыкка килә. Бүгенге көндә Башкортстанның Благовар, Бүздәк, Чакмагыш, Федоровка, Борай районнарында яшәүче төмәннәр заманында хәзерге Рязань, Тамбов, Пенза, Мордовия якларыннан күченгән йомышлы татарлар булып чыга. Бу күчешнең сәбәбе Петр беренче указлары аркасында була. Диннәрен, иманнарын саклаган өчен имениеләреннән мәхрүм ителгән төмәннәр Башкортстанга күченә башлый һәм монда лаеклы тарихын булдыра.

Бу тарихи язмышны Әмирхан Еники “Соңгы китап” дип исемләнгән әдәби мемуарларында ныклап тикшерә, морзалык статусын ачыклый, аның төп сыйфатларын билгели, морзалыкның тарихын һәм эволюциясен күзәтә. Дөресен әйткәндә, Еникинең морзалар хакында фикерләре бүгенгебездә иң абруйлы һәм хак караш итеп кабул ителә. Морзаларга төрле мөнәсәбәт булган бер чорда, бу күренешнең бар каршылыкларын да исәпкә алып, ул аларның ролен уңай бәяләде һәм шул традицияләрнең хәзер бик кирәклеген алга сөрде. Дәүләт эшеннән читләштерелгән морзалар үз интеллектуаль потенциалын һәм пассионарлыгын халыкны агарту, аның мәгарифен үстерүгә бирә, мәгърифәтчелек һәм җәдитчелнек идеяләрен кайнар яклаучыларга әвереләләр. Милләтне үстерү, аңа хезмәт итү кебек изге гамәлләрнең башында да алар тора. Әмирхан Еники, морзалыкны зыялылык белән дә бәйләп, 20 гасыр татар зыялыларында морзалык идеяләренең үсешен күрде, цивилизацияле Һәм демократик җәмгыть шәхесен формалаштыру кирәклегенә басым ясады. Хокукый дәүләт һәм гражданлык җәмгыятен морзалардагы шәхес горурлыгы кебек кешелек сыйфатларыннан башка төзеп булмавы хакында да әдип соңгы чор публицистикасында кат-кат искәртте.

Список литературы

1.Башкортостан. Краткая энциклопедия.-Уфа, 1996.

2.Еники А. Кояш баер алдыннан: Публицистик мэкэллэр Текст. / А. Еники. Казан: Татар китап нэшр., 1996. - 192 б.

3. И.А.Абдуллин. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар / Казан: Татарстан китап нәшрияте, 1989. — 295 б

4.Историко-культурное наследие и современность татарских мурз России. Сборник статей. Уфа, 2015.с.418.

5.Исхаков Д.М. Проблемы становления и трансформации татарской нации Текст. / Д.М. Исхаков. Казань.: Мастер лайн, 1997. - 248 с.

+ еще 12 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Образы дворян в творчестве Амирхана Еники»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 38
Цена: 1900 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика