ВКР

«Поэзия мариса назирова»

  • 75 страниц
Содержание

Кереш .3

Төп өлеш

Беренче бүлек.

Марис Нәзировның тормыш юлы һәм иҗатында туганнарының, замандашларының чагылышы.10

Икенче бүлек

Марис Нәзиров иҗатында лирик геройның гәүдәләнеше .18

Өченче бүлек

Марис Нәзиров иҗатында туган җир, тарих һәм фольклорның бирелеше.27

Дүртенче бүлек

Урта мәктәптә М. Нәзиров иҗатын өйрәнү методикасы .41

Йомгак .57

Файдаланылган әдәбият исемлеге .60

Кушымта .64

Введение

Соңгы елларда Башкорстандагы татар әдәби хәрәкәтенең шактый ук җанланып-тернәкләнеп китүе – куанычлы күренеш. Монда «Китап»нәшриятының зур эш башкаруын билгеләми мөмкин түгел. Республикабыз халыклары әдәбияты секторы мөдире Динә Морзакаева мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2001 нче елда гына да «әдәбият сөючеләр кулына 11 китап барып кергән». Шулар арасыннан «Биш кыллы саз» дип исемләнгән басмага гамәлдә биш аерым китап: Башкортстандагы татар телендә язучы өметле биш шагыйрьнең беренче шигъри җыентыклары сыйган» («Кызыл таң»– 2001 нче ел, 16 ноябрь). Бу китапның нәшер ителүен әдәби вакыйга дип атарга мөмкин. Чөнки монда шәхсиятле иҗат стильләре күптән өлгергән, шигырь сөючеләрнең күңелен яулаган шагыйрьләрнең шигърияте гаять тулы чагылыш тапкан. Мөнир Вафин, Әсгать Галиев, Мөнәвис Низами, Илүзә Нугаева, Лилия Сәгыйдуллиналарның поэтик дөньясыннан укучылар рухи-эстетик ләззәт алырлар дияргә тулы нигез бар. «Һәркайсының иҗат үзгәлегенә карамастан, авторларга бер уртак сыйфат: хәл-вакыйгаларны йөрәк аша кичерү, бүгенге катлаулы күренешләрне, яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм нәфрәт төшенчәләрен шагыйранә аңларга һәм аңлатырга тырышу хас», – дип билгели Динә Морзакаева.

Соңгы елларда Башкорстан җирлегендә мөстәкыйль һәм хөр авазлы, тирән агымлы әдәбият өлгереп җитү өчен объектив шартлар артуын танырга тиешбез. «Кызыл таң», «Өмет», «Тулпар» һәм «Башкорстостан укытыусыһы» кебек газета-журналларда, төрле нәшриятта татар телендә язучыларның иҗат үрнәкләре, аларга арналган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре дөнья күрү укучыларга якташларының әдәби эшчәнлеге белән тулырак танышу мөмкинлеген тудырды. Шуңа да Фәрит Габдерәхим, Рим Идиятуллин, Салават Рәхмәтулла, Мөнир Вафин, Рәдиф Тимершин, Марат Кәбиров, Мөхәммәт Закиров, Марис Нәзиров, Даим Яушев, Фатыйх Сәйфран, Камил Фазлый, Илдус Фазлетдинов, Рәмил Чурагулов, Фәния Чанышева, Халисә Мөдәррисова, Нәҗибә Әминева, Кәүсәрия

Шафикова, Фәндидә Харрасова, Рафига Усманова, Лилия Сәгыйдуллина һ.б. шагыйрьләрнең шигъриятен замандашлары үз итте.

Республикабыз мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында төбәк әдәбиятын (җирле әдәбиятны) өйрәнүгә бермә-бер игътибар артуы да язучыларны иҗат активлыгына этәрде. Тик, алда телгә алынган шагыйрьләрнең күбесе берничә китап авторлары булса да, алар иҗаты әдәби тәнкыйть игътибарыннан читтә кала килә. Укытучылар һәм укучылар өчен дә файдаланырлык махсус методик хезмәтләр юк диярлек. Югыйсә, бу язучылар татар һәм башкорт әдәби хәрәкәтенә керткән өлешләрен ачыклау бүгенге әдәбиятның үсеш-үзгәреш тенденцияләрен күзалларга, һәм бигрәк тә, әдәби төбәккә хас булган стиль юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итәр иде.

Башкортстандагы татар шигъриятенең ирешкән уңышларын, поэтика өлкәсендәге табышларын һәм югалтуларын ачыклауны аерым шагыйрьләрнең индивидуаль талант үзенчәлеген, дөресрәге, шәхсиятле стилен өйрәнүдән башларга кирәктер. Ягъни һәр сәләтле, өметле язучының иҗатын махсус өйрәнү һәм шушы нигездә гомумиләштерүләр ясау, әдәби төбәк шигъриятенең поэтик үзенчәлекләрен күзаллау җитлеккән мәсьәлә, фәнни һәм практик яктан әһәмиятле проблема булуы бәхәссез. Әдәбият белеме алдында көн тәртибендә торган бу бурычны гыйльми нигездә хәл итү өчен, Башкортстан җирлегендә шигъри уңышлар шактый. Чөнки шагыйрьләребезнең күбесе үзенчәлекле талантка, шәхсиятле иҗат стиленә ия. Шуңа да аларның чынбарлыкны эстетик үзләштерү, сәнгатьчә бәя бирү һәм поэтик образлылыкка ирешү принциплары әдәби тәнкыйть игътибарына лаек.

«Язучы стильдән башлана», – дигән А.П. Чехов. Шигърияттә дә индивидуаль стильләр лирик герой үз рухи халәтен, үз кичерешләрен гәүдәләндерүче булып мәйданга чыккач кына ачылып китә [17, 253]. Үзенчәлекле сурәт алымнары һәм чаралары, әдәби әсәр элементларының компоновкасы, аның кабатланмас архитектоникасы индивидуаль стиль билгеләре булып торалар. Чөнки һәр конкрет эчтәлек билгеле бер стиль һәм үзенчәлекле форма тудыручы принцип таләп итә. Н.Г. Гей фикеренчә, стиль – ул эчтәлекне формалаштыру законы [17, 472].

Шагыйрьнең индивидуаль стилен аның аерым әсәрләрендә чагылыш тапкан сыйфат кына билгели алмый, әлбәттә. Шагыйрь иҗатының үзәгендә яткан, аның иҗатын системалы бер бөтен итүче шәхсиятле үзенчәлекләрне күзаллау мотлак. Мәсәлән, Рим Идиятуллин әсәрләренең сәнгатьчел гүзәллеге шагыйрьнең поэтик рәссамлык осталыгында. Ул шигъри сурәт иҗат итүнең төрле принципларын синтезлау талантына ия. Марис Нәзировның поэтик уңышы Туган җир, туган халык тойгысының, тирән хис һәм олы фикернең нечкә моңга әверелүендә. Мөнир Вафин шигъриятендә образлылык принциплары һәм сурәтле фикерләү нигезендә новеллизмга хас сыйфатлар калку чагыла. Гадәттә аның әсәрләрендә сюжет агышы кискен борылыш ясый, ягъни шигыйрь көтелмәгән финал белән тәмамлана. Нәтиҗәдә уй-хис, кичереш, хәтта вакыйгалар агышындагы көтелмәгәнлек элементы укучыны тирәнрәк аңларга ярдәм итә [22, 35]. Кыскасы, безнеңчә, бу шагыйрьләрнең мөстәкыйль иҗат йөзе, индивидуаль стиле бар. Димәк, Башкорстандагы бүгенге әдәби хәрәкәт кабатланмас шәхсиятле стильгә ия булган язучылар иҗаты исәбенә баеган, төрлеләнгән һәм тирәнәйгән дия алабыз. Чөнки һәр талант иясе һәрвакыт новатор, һич югында, тынгысыз яңаны эзләүче. Бәлки ул һәр очракта да яңалык алып килүче дә түгелдер, әмма серле шигърият дөньясында үз юлын эзләүче актив шәхес булырга тиешлеге бәхәссез. Билгеле булганча, әдәбиятта поэтик табышлар һәм ачышлар акрынлап туплана килә. Иҗат практикасында, әдәби хәрәкәттә алар калку булып күренеп тормаска да мөмкин, ләкин чын художник ирешелгән поэтик тәҗрибәне теркәп, үзләштереп кенә калмый, ә аны үзенчә баета да. Бу исә художестволы сурәтләүнең заманга хас мөмкинлекләрен ачу аша яңа эчтәлеккә ирешү дигән сүз.

Шагыйрь иҗатының индивидуаль стилен (ягъни шәхсиятле өслүбен), дөресрәге, аның шигъриятенең поэтик үзенчәләген, талантына хас калку сыйфатларын өйрәнгәндә, мәсьәләгә төрле яктан игътибар итәргә туры килә. Беренчедән, иҗат иясенең чынбарлыкка, тормышка, дөньяга һәм кешеләргә булган мөнәсәбәтен – матурлык кануннары нигезендә, иҗтимагый һәм эстетик инанулары яктылыгында, акыл һәм хис эшчәнлеге нәтиҗәсендә әсәрләрендә сәнгатьчел гәүдәләнгән идея-проблематиканы, тематик колачны күзалларга тиеш булабыз. Ягъни лирик геройны (еш кына шагыйрьнең үзен) яшәеше безнең нинди мәсьәләләре борчый, кызыксындыра? Аның әсәрләрендә нинди хис, тойгы, кичерешләр, уй-фикерләр сынландыра? Шушы сорауларга җавап эзлибез. Ләкин мәсьәләгә бу яктан гына игътибар итсәк, шагыйрьнең шәхсиятле иҗат йөзен ачыклауда көтелгән нәтиҗәгә ирешә алмаска да мөмкин. Чөнки бик күп шагыйрьләр өчен (хәтта алар төрле тарихи чорда һәм төрле телдә иҗат итсәләр дә) уртак булган хис-кичерешләргә, сәнгатьчел уйланырга юлыгачакбыз.

Мәсәлән, туган җир һәм изге Ватан тойгысы, мәхәббәт һәм нәфрәт, яшәү мәгънәсе һәм үлем, шәхес иреге һәм җәмгыять кануннары, чиксез галәм һәм вакыт серләре, сугыш һәм тынычлык, бәхет һәм бәхетсезлек һәм башка, һәм башка бик күп төрле мәңгелек проблемалар, әхлак мәсьәләләре турындагы уйланулар күпләр өчен уртак сурәт предметы һәм объекты булып тора. Бигрәк тә бер үк тирәлектә формалашкан шагыйрьләрнең, Наҗар Нәҗмичә әйтсәк, «иҗади табигатендә, иҗади кан йөрешендә уртаклык барлыгы» – бәхәссез хакыйкать. Димәк, Башкортстан җирлегендәге татар шагыйрьләре иҗатында идея-проблематик һәм тормыш материалындагы (темадагы) охшашлык аларны берләштерүче сыйфат булып тора. Ләкин, Такташча фикер йөретсәк,«мәхәббәт – иске тема, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта». Чөнки һәр иҗат иясенең теге-яки бу идеяне формалаштыруда субъектив сыйфаты чиксез зур урын тота, «хисләр шагыйрь күңеле аша буялып үтә». Шуңа да сәнгатъ әсәрендә, аның эчтәлегендә язучының дөньяга карашы, симпатиясе һәм антипатиясе, эстетик зәвыгы, талант үзенчәлеге хәлиткеч рольне уйный. Бу калку үзенчәлекләрне ассызыкларга омтылып, еш кына теге яки бу язучыга карата «ул хис, кичереш шагыйре, бусы – акыл шагыйре, туган җир җырчысы, шагыйрь философ»кебек абстракт атамалар кулланабыз. Нигездә, бу дөрес, әдәбият белемендә еш очрый торган алым.

Башкорстанда яшәүче татарлар арасыннан әдәби омтылышы белән мавыккан кешегә, гадәттә, катлаулы дилемманы чишәргә туры килә, чөнки ул ике юл чатында торып кала. Әгәр аңарда «туган җир тойгысы» көчлерәк икән, ул илендә иҗат итә, ләкин аны Казан тарта – Тукай рухы чакыра.

Гасырлар буе ата-бабалары каны һәм тире белән сугарылган җиреннән шагыйръ китә алмый. Дөрес, монда ата-аналары, авылдашлары телендә язылган әсәрләрен халыкка җиткерү җиңел түгел.

Ләкин туган нигезне башкага алыштыру да көтелгән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин.

Чөнки:

Нигезсез кеше – тигезсез.

Нигезсез кеше – җирлексез.

Үз нигезеңне ташлама.

Зур хыянәтләр

Нәни хыянәттән башлана [48, 5].

Әйе, ата-баба сөякләрен үз куенында сакланган туфрактан аерылу җиңел түгел. Бабаларның кайнар кулы тигән һәрнәрсә шагыйрь өчен изге, якын.

Әгәр туган тел тойгысы көчлерәк икән, иҗат кешесе Казанга юнәлә. Лилия Сәгыйдулина әйткәнчә, «Илле илсез, Телле телсезлек» халәте кешене туган җирдән аера. Чөнки үз туган телендә язмаган язучы үз халкының әдибе була алмый.

Ләкин ана телендә язып та, туган җир, изге туфрак рухы шагыйрьнең идея-эстетик дөньясында ачык яңгырамаса, аны чит җир шигърияте вәкиленә әверелү куркунычы сагалый, ул үз халкының бүгенге рухиятеннән ераклаша. Туган җиргә, Сөн буйларына мәдхия җырласа да, бала чактагы хис-тойгыларына нигезләнә. Мондый әсәрләрнең төп идея-эстетик пафосы Башкортстанда үз халкының язмышын уртаклашып яшәүче татар шагыйрьләренең шигырьләреннән ераклаша.

Димәк, иң беренче чиратта «Милли әдәбиятка», аерым алганда – татар әдәбиятына, нинди үзәк сыйфатлар хас булуын төгәл ачыклау кирәк. Бу мәсьәләне хәл иткәндә генә Башкортстан төбәгендәге татар телле әдәбиятның Татарстан әдәби хәрәкәте белән уртаклык дәрәҗәсен билгеләп булачак.

Бу ике төбәктәге әдәбиятның никадәр генә уртак тамырлары булмасын – географик, сәяси-иҗтимагый тирәлек факторы – аларның шактый үзенчәлекле әдәби юнәлеш тәшкил итүләре бәхәссез.

Хәтта, бер ана сөтен, бер үк чишмә суын эчеп үскән бертуган шагыйрьләрнең дә поэтик фикерләвендә алар иҗат иткән иҗтимагый тирәлек, үзенчәлекле төбәк йогынтысы калку чагыла.

Индивидуаль (шәхсиятле) стиль – чор стиле, әдәби төбәк стиле, милли стильләр белән тыгыз бәйләнештә генә тормышка ашырыла. Чөнки шәхсиятле иҗат стиле аерым язучының үз табышы гына түгел, ә иҗтимагый тирәлеккә бәйле рәвештә билгеле бер заман, әдәби төбәкнең идея-эстетик казанышы да. Шуңа да иҗат принциплары (иҗат методлары) уртаклыгы Башкортстандагы татар шагыйрьләрен берләштерүче әдәби төбәк стиленә хас сыйфатларны күзалларга мөмкинлек бирә. Бу төбәктә яшәүче татар шагыйрьләре иҗатындагы гомуми уртак билгеләр тормыш-көнкүреш, иҗтимагый һәм табигый тирәлек берлегеннән килә. Еш кына алар иҗатында кабатланмас үзенчәлекләрдән бигрәк, конкрет төбәктәге әдәби юнәлешкә хас гомуми стиль билгеләре өстенлек итә сыман. Нәкъ шушы үзенчәлекле төбәк стиле бу язучыларның шигъриятен Татарстандагы әдәби хәрәкәттән аермалы итә дә. Мәсәлән, Башкортстандагы татар поэзиясендә Туган ил, Ватан тойгысы, гражданлык пафосы үзгә, башка. Дөрес, теле, рухы уртак булган язучылар иҗаты татар халкының эстетик тәҗрибәсенә нигезләнгән.

Ләкин һәр рәссам, иҗат иясе үз заманы һәм үз тирәлеге мөмкинлекләреннән чыгып эш итә. Шуңа да Башкортстан җирлегендәге татар төбәге әдәбияты Казан – татар милли әдәби хәрәкәте белән бердәм агым түгеллеген, безнең җирле шигъриятебезнең шактый үзенчәлекле, күпмедер дәрәҗәдә мөстәкыйль әдәби юнәлеш, төбәк әдәбияты булуын күрми мөмкин түгел.

Татарстан һәм Башкортстандагы бүгенге татар шигъриятен (әдәбиятын) генетик һәм тарихи-типологик уртаклыклар, аерымлыклар ноктасыннан өйрәнү гаять кызыклы поэтик-эстетик күзәтүләр, гыйльми нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирәчәк. Безнеңчә, укыту практикасында, шагыйрьләрнең шәхсиятле стильләрен анализлау белән беррәттән, әдәби төбәк стиле үзенчәлекләрен игътибар үзәгендә тотканда гына көтелгән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Шагыйрь иҗатының индивидуаль стилен (ягъни хәзер кулланылышка кереп барганча әйтсәк, шәхсиятле өслүбен), дөресрәге, аның шигъриятенең поэтик үзенчәлеген, талантына хас калкусыйфатларын өйрәнү һәрвакыт актуаль.

Квалификацион чыгарылыш эшенең төп максаты булып М. Нәзировның шигъриятен өйрәнү тора. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

1.Марис Нәзировның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү;

2.Марис Нәзиров иҗатында туганнарының, замандашларының чагылышын ачыклау;

3. Марис Нәзиров иҗатында Туган җир, тарих һәм фольклор темаларының бирелешен билгеләү.

Квалификацион чыгарылыш эше кереш, дүрт бүлектән, йомгак, файдаланган әдәбият исемлеге һәм кушымтадан тора.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

МАРИС НӘЗИРОВНЫҢ ТОРМЫШ ЮЛЫ ҺӘМ ИҖАТЫНДА ТУГАННАРЫНЫҢ, ЗАМАНДАШЛАРЫНЫҢ ЧАГЫЛЫШЫ

Мариc Назиф улы Нәзиров 1949 нчы елның 4 августында Башкортстанның Чакмагыш районы Каракөчек (хәзерге Үрнәк) авылында туа. 1966 нчы елда ул Үрнәк урта мәктәбен тәмамлый һәм Благовещенск районының Карагай Күл сигезьеллык мәктәбендә немец теле, математика һәм сызым укыта. Соңыннан Чакмагышка кайтып, «Игенче» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.

1968 нче елда ул Бөре дәүләт педагогия институтына укырга керә. Дипломлы яшь белгеч биредә рус һәм чит илләр әдәбиятлары кафедрасы лаборанты, укытучы булып эшли. Аңа ректорат органы булган «За педагогические кадры» газетасының җәмәгать башлангычындагы мөхәррире вазифасын да йөклиләр. 1972-1973 нче елларда Марис Нәзиров СССРның иң көньяк ноктасы дип исәпләнгән Кушка шәһәрендә урнашкан мотоукчылар дивизиясендә хезмәт итә.

Армиядән кайткач, «Кызыл таң» газетасы редакциясендә эшли башлый. Авыл хуҗалыгы бүлеге хезмәткәре, республиканың көньягында газетаның үз хәбәрчесе, икътисад мәсьәләләре буенча мөхәррир-күзәтүче, бүлек мөдире вазифасында егерме ел хезмәт сала. 1993 нче елда әдип татар телендә яңа чыга башлаган «Гасыр» атналыгы редакциясенә җаваплы сәркәтип булып күчә. 1995 нче елның мартында тәүге саны гына дөнья күрергә өлгергән «Тулпар» журналына шундый ук вазифага чакырыла, күп тә үтми аның баш мөхәррир урынбасары булып китә.

2000-2002 нче елларда ул татар халкы һәм Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасының Башкортстандагы һәм Урал төбәгендәге вәкаләтле вәкиле-референты, Бөтенроссия «Мәгариф» фонды Башкортстан бүлекчәсенең «Мәгърифәт» нәшрияты әдәби мөхәррире, баш мөхәррире, «Башкортстан» республика газетасының Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш, Бакалы районнары буенча үзхәбәрчесе булып эшли. 2002 нче елның мартыннан Чакмагыш районы «Игенче» газетасы баш мөхәррире, ә 2004 нче елдан Башкортстан Республикасы «Чакмагыш мәгълүмат үзәге» редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директор-мөхәррире. Биредә ул үзен оста оештыручы, талантлы җитәкче, яңалыкларны кыю рәвештә кулланылышка кертүче каләм әһеле итеп таныта. 2009 нче елда хаклы елга чыкса да, тынгысыз күңелле әдип Башкортстан Язучылар союзында әдәби консультат, берлек рәисе урынбасары – татар телендә иҗат итүчеләр белән эшләү секторы мөдире вазифаларында гомеренең соңгы көннәренәчә хезмәт сала.

Мәктәп яшеннән үк район газетасында, узган гасырның алтмышынчы елларыннан республика матбугатында тирән анализлы мәкаләләре, лирик фәлсәфәле, патриотик шигырьләре дөнья күреп килә. Дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән әсәрләр, дистәләгән әдәби китаплар авторының йөзләгән шигыренә көйләр языла һәм алар күп кенә билгеле артистлар репертуарында халыкчан яңгырый.

1997нче елда Марис Нәзиров Бөтендөнья Язучылар бердәмлеге – ПЕН-клубка, Татар ПЕН-үзәккә кабул ителә. Шагыйрь татар телле әдипләр берләшмәсенең бюро, Башкортстан дәүләт «Китап» нәшриятында татар телендә дөнья күреп килгән «Акчарлак» альманахы редколлегия әгъзасы булып тора. Ул өч чакырылыш Бөтендөнья татар конгрессы утырышларында катнаша, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитетының мәдәният комиссиясе әгъзасы. Шагыйрь Башкортстан Республикасы хөкүмәте карамагындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарәлекнең (2004) Мактау грамоталары белән бүләкләнә, Башкортстан Республикасы Президенты рәхмәтенә лаек була (2003). Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре дигән исемгә ия була.(2004). Ул – 1970 нче елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. М. Нәзиров – 2000 нче елдан Россия (Башкортстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Заключение

Татар поэзиясе күренекле исемнәргә һәм шигъри ачышларга бай, ул олы тарихи юл үткән, зур көчкә ия. Милли поэзияне үстерүдә Башкорстанда яшәп саф татарча иҗат иткән каләм ияләренең өлеше шактый зур.

80 нче еллар азагында һәм 90 нчы еллар башыннан илдә демократик үзгәрешләр башлангач, Уфада 30 нчы елларда сүнеп калган татар әдәби хәрәкәте дә, авырлык белән булса да, яңадан үсеш алды. Тәүдә иганәчеләр ярдәмендә, соңыннан дәүләт нәшриятында татар телендә иҗат итүчеләрнең китаплары дөнья күрде. Ә. Атнабаев, А. Магазов, Т. Таһиров кебек электән китапларын башкортча бастырып килгән шагыйрь-прозаиклар татар телендә яза башладылар. М. Нәзиров, М. Кәбиров, М. Вафин, М. Зәкиров, Р. Идиятуллин сымак татар телендә иҗат итүче бер төркем әдипләр үсеп җитеште.

Шагыйрьнең иҗаты Р.Әмиров, К. Дәүләтшин, С. Сафуанов, М. Мөлекев кебек әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтъчеләре тарафыннан тикшерелде. Алар Марис Нәзиров иҗатын төрле аспектлардан чыгып карыйлар, әдипнең шигырьләренә тулы һәм җентекле анализ бирәләр.

Квалификацион чыгарылышэшенең структурасы кереш, дүрт бүлек, йомгак һәм файдаланылган әдәбияттан тора. Керештә Башкортстанда татар әдәбиятының гомуми торышы каралды, максат куелды. Марис Нәзировның тормыш һәм иҗат юлы өйрәнелде. Шагыйрь иҗатында әдипнең якыннары, туганнары, дуслары тирән чагылыш таба һәм алар укучы өчен хыялга бай, күңеле белән юмарт, сөйкемле затлар булып сурәтләнә. Марис Нәзировның шигъри фикерләвендәге самимилек, конкретлык, халык, Туган җир, Ватан, туган тел турындагы уйлары олы гражданлык яңгырашына әверелә, шагыйрь һәм укучы өчен дөньяны, кешеләрне танып-белү коралына әйләнә. Шагыйрь иҗатында Туган җир, тарих, фольклор темалары зур һәм мөһим урын алып тора. Шигырьләргә олы патриотик хисләр, гадилек һәм шул ук вакытта тирән мәгънә нигез итеп алыну укучы күңелен җәлеп итә.

Марис Нәзировның җыентыкларында шагыйрьнең тормышыбызны, Туган якны данлаган шигырьләре тупланган. Әдип шулай ук кешенең эше, яшәү мәгънәсе турында уйлануларына да урын бирә. Шагыйрьнең күпчелек әсәрләре вакытлы матбугатта да дөнья күрде.

Җыеп әйткәндә, М. Нәзиров иҗаты күпкырлы һәм бай. Аның һәр шигыре үзенчә, һәр шигыре – үзенчәлекле. Тематикасы, формасы ягыннан да алар бер-берсеннән аерылып торалар. Китап битләрендә төрле шигырь формаларын һәм алымнарын очратырга мөмкин. Шагыйрьнең шигъри сүзе Туган яктан, Туган туфрактан башлана. Иҗатында үз ягының шигъри рухы, шигъри теле, хикмәтле гыйбарәләре сизелеп тора. Шуңа күрә дә алар, заманча булу белән бергә, гаҗәеп халыкчан. Марис Нәзировның күп шигырьләре Туган як, малай чак, туганнар, дуслар, чал тарих, дәһшәтле сугыш еллары һәм бүгенге тормыштагы мөһим вакыйгалар, хәл ителәсе проблемалар хакында. Аларда автобиографик детальләр, балачак турында татлы һәм сагышлы хатирәләр, милләт хакында борчулы уйланулар да урын алган.

Шагыйрь шәхси башлангыч белән гомуми күренешләр арасындагы яңалыкны, гармонияне эзли. Кешенең дөньяга карашын, кичерешләрен сурәтләү аша илне борчыган әхлакый проблемаларны калку итеп күтәрә. Ул шәхси кичерешләрне бирү белән генә чикләнми, ә аны гомум кешелек пролемалары итеп яңарта. Шулай итеп, шәхси як белән олы иҗтимагый аспект бербөтен булып берләшә. Рус шагыйре В Луговской бу хакта болай поэзия шагыйрь йөрәгенең чагылышы, югары лирика – халыкның шигырьдә чагылган йөрәге дип әйтә.

Марис Нәзиров әсәрләре тирән фәлсәфәгә ия, укучыларны уйланырга мәҗбүр итә, төрле бәхәсләргә чакыра.

Әдип күптөрле шигъри юллар белән иҗат итә. Аның алымы – көтелмәгән чагыштырулар һәм контрастлылык. Форма ягыннан бернинди бәйләнеш тә булмаган күренешләрне тәңгәлләштерә, чагыштыра алуы да – шагыйрьнең зур осталыгы. Ул метафора, чагыштыру, эпитет һ.б. шигъри сурәтләү чараларын һәм поэтик бизәкләрне дә яратып куллана.

М. Нәзиров әсәрләре татар халкының авыз иҗаты белән сугарылган. Алар мәкаль-әйтемнәргә, мифологик образларга бай. Күп шигырьләре халык җырларына тартым.

Гомумән, М. Нәзиров – гади генә тормыш күренешләреннән дә фәһемле нәтиҗәләр ясый белүче талантлы шагыйрь булып кала.

Список литературы

1. Әмиров Р.К. Региональный компонент при обучении татарскому языку и литературе в Башкорстостане// Сборник научных и методических статей. – Стерлитамак: СГПУ, 2001. – 120 с.

2. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары,укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/ Д.Ф. Заһидуллина, М.И. Ибраһимов, В.Р. Әминева. – Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б.

3. Әдәби төбәк стиле мәсьәләләре// Башкортстан укытучысы. – 2001. – № 3. – 57-58 б.

4. Әдәбият белеме сүзлеге/ Төзүчесе: А.Г. Ахмадуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 239 б.

5. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге/ Төзүче-авторлар: Д.Ф. Заһидуллина, В.Р. Әминева, М.К. Ибраһимов һ.б. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

+ еще 67 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Поэзия мариса назирова»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 75
Цена: 2600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика