ВКР

«Развитие творческих способностей учащихся на тематических уроках родного языка»

  • 62 страниц
Содержание

Кереш 3

1. Туган телнең тематик дәресләре һәм аларның үзенчәлекләре

1.1. ФДББС шартлары нигезендә укытучының дәрескә әзерләнүе 6

1.2. Уку процессында тематик дәресләрнең урыны һәм кирәклеге 11

2. Туган тел дәресләрендә иҗади сәләтләрне үстерү

2.1. Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүнең мөһим шартлары 15

2.2. Татар теле дәресендә иҗади сәләт үстерү һәм аның юллары 22

2.3. Укытуда иҗади ысуллар куллану 38

Йомгак 57

Файдаланылган әдәбият исемлеге 59

Введение

Хәзерге заманда укучыларның иҗади сәләтен үстерү мәсьәләсе төрле учреждениеләр белән беррәттән мәктәпләр эшчәнлегендә дә төп урын алып тора. Билгеле булганча, сәләт, кешенең иҗтимагый-тарихи тәҗрибәсе ни күләмдә үзләштерелүенә карап, теге яки бу эшчәнлеккә өйрәнү вакытында барлыкка килә. Ләкин хәзерге тормышта хәлләр үзгәреп тора: балалар нәни чактан ук я рәссам, галим яки музыкант булып танылалар. Аларны тумыштан сәләтле икән дияргә була. Мондый хәлдә ата-аналар һәм укытучылар баланың сәләте ачылуга бик игътибар итмиләр. Төрле ил галимнәренең тикшерүләре күрсәткәнчә, нинди дә булса эшчәнлек белән җитди шөгыльләнгәндә, кеше иҗат сәләте ачылуга билгеле бер юнәлеш ала икән.

Һәр кешедә балачакта ук билгеле бер эш төре белән шөгыльләнү өчен күпмедер күнекмә була. Баладагы менә шушы сәләтне күрү һәм аны үстерү өчен тиешле шартлар булдыру – ата-аналарның һәм мөгаллимнәрнең төп бурычы. Әгәр дә алар бу мөмкинлекләрне балада нәни вакытта күрә алмасалар, аннан аның тумыштан бирелгән сәләтләре югалырга мөмкин.

Кешегә һәр төрле иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, кешегә социаль тормышта урынын табарга булышырга, аңа үстерү өчен тиешле шартлар булдырырга кирәк, дип язган рус язучысы Лев Толстой. Шушы сүзләрнең дөреслеген күренекле психолог-галимнәр Л. Выготский, Б. Мейлах, И. Сеченов һ.б. да төгәлли.

Бүгенге катлаулы вакытта без үзебез алдында торган бурычларны хәл итүгә иҗади карамыйбыз, игътибар итмибез. Бәлки, безгә иҗади сәләтне үстерү һ. б. турындагы иҗат закончалыклары һәм белемнәр җитмидер.

Әмма бит җәмгыятьнең киләчәге яшь буынның иҗади мөмкинлеге ни дәрәҗәдә ачылуына бәйле булачак. Шуңа күрә баланың иҗади сәләтен ул нәни вакытта ук ачу һәм үстерү аеруча мөһим. Әлеге чыгарылыш квалификацион эшебезнең актуальлеге әлеге шарт белән билгеләнә. Без татар теленен тематик дәресләрендә укучыларнын ижади сәләтләрен үстерүдә кулланылган метод һәм алынмаларны тикшердек, әлегә кадәр бу типтагы эшләр юк дәрәҗәдә.

Эзләнү эшенең тикшерү объекты – татар теле дәресләре.

Тикшерү предметы – укучыларнын ижади сәләтләрен үстерү.

Чыгарылыш квалификацион эшебезнең максаты булып татар теленең тематик дәресләрендә укучыларның ижади сәләтләрен үстерү үзенчәлекләрен ачыклау тора. Әлеге максатка ирешү юлында түбәндәге бурычларны чишү сорала:

1. ФДББС шартлары нигезендә укытучының дәрескә әзерләнү метод алынмаларын тикшерү;

2. Уку процессында тематик дәресләрнең урыны һәм кирәклеген ачыклау;

3. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүнең мөһим шартларын билгеләү;

4. Дәрестә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү юлларын ачыклау;

5. Иҗади ысуллар ярдәмендә белемне тикшерү.

Материал һәм чыганаклар. Фәнни хезмәтебезнең теоретик нигезен Гайфуллин В. Заһидуллина Д.Ф. Камаева Р.Б. Колеченко А.К. Лернер И.Я. Сафиуллина Ф.С. Хайдарова Р.З. Харисов Ф.Ф. һ.б. кебек татар, рус һәм чит ил галимнәренең хезмәтләре тәшкил итә.

Тикшеренүнең төп методы булып сайлап алу, анализлау методы сайланды. Әлеге методлар үз эченә фактик материалны өйрәнү, гомумиләштерү, интерпритацияләү һәм классификацияләү кебек эш алымнарын ала.

Эшнең теоретик әһәмияте. Чыгарылыш квалификацион эшенең теоретик әһәмияте аның тикшеренү предметы һәм объектларының мөһимлеге белән билгеләнелә. Эшебез чыганаклары фәнни тикшеренү максатларында беренче тапкыр кулланылалар. Тикшерү барышында җыелган кайбер материаллар татар теленең тематик дәресләрендә укучыларның ижади сәләтләрен үстерүдә ярдәм итәргә мөмкин; эштәге фактик материал шулай ук югары уку йортларында лекцияләр укыганда һәм укучыларның ижади сәләтләрен үстерү буенча махсус курслар өчен чыганак буларак кулланыла алалар, дип саныйбыз.

Тикшерүнең практик әһәмияте. Фәнни хезмәтебез нәтиҗәләре, өйрәнелүче проблематика, шулай ук татар телен укытуда гомум проблемалары буенча билгеле бер күләмдә фәнни-теоретик базаны киңәйтәләр һәм тулыландыралар. Чыгарыш квалификацион эше материалларын киләсе педагогик тикшеренүләрдә кулланырга мөмкин. Хезмәтебез нәтиҗәләре шулай ук, югары уку йортлары һәм колледжларның филология бүлегендә укучы студентларга фәнни хезмәтләр язганда ярдәмлек ролен үтәр, дип фаразлыйбыз.

Хезмәтнең структурасы. Тикшеренү эшебез керештән, ике бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Кереш өлештә теманың актуальлеге раслана, максат-бурычлар билгеләнелә, материал һәм чыганаклар атала, тикшерүнең методологик нигезләре искәртелә, болар белән беррәттән, эшнең теоретик, гамәли һәм практик әһәмияте ассызыкланыла. Беренче бүлектә ФДББС шартлары нигезендә укытучының дәрескә әзерләнү метод алынмаларын тишерелде, уку процессында тематик дәресләрнең урыны һәм кирәклеге турында мәгълүмат тупланылды.

Икенче бүлек кысаларында балаларның иҗади сәләтләрен үстерүнең мөһим шартларын билгеләнде, дәрестә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү юллары ачыкланды, иҗади ысуллар ярдәмендә белемне тикшерү үзенчәлекләре өйрәнелде.

Йомгак өлешендә башкарылган эш буенча нәтиҗә-гомумиләштерүләр ясалды. Кулланылган әдәбият исемлегендә курс эшебезне язу дәвамында файдаланылган фәнни хезмәтләр исемлеге теркәлде.

Фрагмент работы

1. ТУГАН ТЕЛНЕҢ ТЕМАТИК ДӘРЕСЛӘРЕ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

1.1. ФДББС шартлары нигезендә укытучының дәрескә әзерләнүе

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру тора. Укытуда, предмет нәтиҗәләре белән беррәттән шәхси һәм метапредмет нәтиҗәләр дә булдырылырга тиеш. Шуңа күрә укытучы балада уку гамәлләре формалаштырып, мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту процессында гына түгел, ә хәзерге реаль тормышта да кулланырга өйрәтә.

Хәзерге вакытта укыту-тәрбия системасында яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләү бик кирәкле. Яңача белем бирү системасы укытучының эшчәнлеген дә үзгәртте.

Бүгенге көндә уку процессының төп бурычы әзер белем бирү түгел, укыту традицион формада оештырылмый, шуның белән хәзерге заман таләпләренә туры килерлек укучыларны оештырып бетерә алмый. Шуңа күрә укытучы яңа технологияләрне һәм алымнарны кулланырга тиеш, аннан өстә үз өстендә дә эшләргә, интелектуаль яктан да бай булырга тиеш.

Җәмгыятьтә барган яңа үзгәрешләр белән ана телен укытуда яңа таләпләр барлыкка килә. Беренчедән, туган тел дәресләре милли үзаңга ия, тел системасын, аның үзенчәлекләрен күзаллаган, милли менталитетны һәм психологияне аңлаган, заман таләпләренә җавап бирерлек сәләтле шәхесләр тәрбияләүгә юнәлгән булырга тиеш. Әлеге таләпләр белем бирүгә яңача якын килүне, уку-укыту эчтәлеген һәм методикасын яңартуны, хәзерге җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең бала психологиясенә тәэсирен аңлауны һәм шулар нигезендә уку-укытуның яңача алымнарын эзләү бурычын куя. Икенчедән, Бердәм республика имтиханына куелган таләпләр дә туган телдән белем бирү эчтәлеген үзгәртү мәсьәләсе өлгереп җиткәнен күрсәтә.

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасына да карый. Ягъни татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять белән бәйле. Башкортостан Республикасында белем бирү системасының бурычы ул – социаль тормышта актив катнашучы, акыллы, инициативасы булган, иҗади фикер йөртүче, дәүләт телендә сөйләшүче һәм чит телләрне дә яхшы белүче, иркен аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Яшь буынга сыйфатлы белем бирү, аны тормышка әзерләү – бүген дәүләт, хөкүмәт, мәгариф системасы, бөтен җәмгыять алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Димәк, белем бирүнең сыйфатын күтәрү – милли-әхлакый тәрбия бирү белән аерылгысыз. Бүген, бөтен ил күләмендә бердәм дәүләт имтиханнары кертү турында сүз барганда, башка фәннәр белән беррәттән, татар теле һәм әдәбиятыннан да дәүләт стандартына туры килерлек белем бирү таләп ителә.

Заключение

Бүгенге көндә ижади эшләүче укытучы дәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килгән биремнәрне һәм методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап ала.

Төрле укытучыларның эш системасын яки технологиясен алу кыен, һәр педагог үзенең мөмкинлегенә, укучыларның ихтыяҗына, иҗади карашларына карап, үз эш техникасын һәм алымнарын булдырырга тиеш. Белем сыйфаты һәм эшнең нәтиҗәлелеге бу очракта иң мөһиме булып тора. Шул вакытта укучының туган тел белән кызыксынуы арта,укучы дәрестә алган белемне төрле ситуацияләрдә кулланырга өйрәнә, шулай итеп, иҗади фикерләүче шәхес формалаша.

Заман таләпләре үскәннән үсә бара, шуңа күрә дөньякүләм мәсьәләләр турында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү әhәмиятле. Бүгенге мәктәп шартларында укучыларның сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу hәм тәрбия – ил өчен иң мөhим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы.

Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармакларына үзгәреш кертә. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын, төрле эш алымнарын сайлап алу мөмкинлеге фәннәрне тирәнтен өйрәнү hәм балаларның табигый сәләтен үстерүгә юл ачты. Шушы максатларга ирешүдә укытучыдан зур тырышлык, түземлелек, иҗади хезмәт таләп ителә.

Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендә татар теле укытуны оештыру буенча махсус программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, бу юнәлештә билгеле бер тәҗрибә тупланды, психологик, педагогик нәтиҗәләр ясалды.

Укытучы баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп ала, үстерүгә никадәр уңай шартлар тудыра, шул кадәр көтелгән уңышларга ирешә ала. Бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә сәләт үсә. Сәләтлек билгеләре дип без башта кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз, ләкин ул нәсел белән генә түгел, ә баланың тирә-ягындагы кыйммәтләр системасы белән дә бәйле. Тиешле шартлар булдырганда гына укучыларның сәләтен үстерергә мөмкин.

Шулай, мәсәлән, олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуга тәэсир ясый. Минемчә, олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә, фәнни һәм башка төр өстәмә әдәбият белән эшли белергә ярдәм итә. Ярышларда, конкурсларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша.

Укучыларның җыр-бию сәләтләрен дә үстерергә мөмкин. Моның өчен махсус түгәрәкләр оештырырга була: театр, яшь иҗатчылар, нәфис сүз сөйләү түгәрәкләре, һ.б.

Ләкин нинди генә сәләтлелек булмасын, билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльлләнгән баланың иҗади сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта. Шуңа күрә һәр укытучының сәләтле балалар белән эшләү планы, максаты, бурычлары булу бик мөһим.

Дәресләрдәге мәгълүмәт – белемгә, ә белем күнекмәгә әйләнә. Туган тел дәресендә кулланылган эш алымнары (рәсем, карточкалар белән эш, картиналар буенча иҗади эшләр, компьютерда эшләү) – барысы да укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Әлбәттә, укучылар белән эшләү өчен гамәлдәге дәреслекләр генә җитми, бик күп өстәмә материал, электрон дәреслекләр таләп ителә. Укытучы фәнни-популяр журналлардагы язмалар белән даими танышып барырга тиеш.

Шулай итеп, туган тел укытучысы һәр яклап та укучыны иҗади шәхес буларак формалашуга ярдәм итә ала. Иҗади дәрес аша укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләрен туплаган тәҗрибәләре белән көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба үсүен телибез икән, димәк, һәр укучының үсешен тәэмин итәргә тиешбез.

Список литературы

1. Анализ урока: типология, методики, диагностика / авт.-сост. Л.В.Голубева, Т.А. Чегодаева. – Волгоград: Учитель, 2008. – 121 с.

2. Әсәдуллин А.Ш. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре / А.Ш. Әсәдуллин, Р.А. Юсупов. – Казан: Мәгариф, 2008. – 151 б.

3. Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият (ХХ йөз башы һәм 20 нче еллар татар әдәбияты) Унбереллык урта мәктәпнең 10 сыйныфы өчен дәреслек /А.Г. Әхмәдуллин, М.Х. Хәсәнов, Ф.Г. Галимуллин, И.з. Нуруллин; А.Г. Әхмәдуллин редакциясендә. – Казан: Мәгариф, 2014. – 367 б.

4. Безрукова В.С. Всё о современном уроке: проблемы и решения. – М.: Сентябрь, 2014. – 160 с.

5. Вәгыйзов С.Г. Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы / С.Г.Вәгыйзов, Р.Г. Вәлитова. – Казан: Мәгариф, 1993. – 415 б.

+ еще 34 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Развитие творческих способностей учащихся на тематических уроках родного языка»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 62
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика