ВКР

«Развитие устной речи как предмет и средство обучения на уроках татарского языка»

  • 71 страниц
Содержание

Кереш….3

Беренче бүлек. Ана теленнән укучыларның сөйләмә телен

үстерүнең фәнни нигезләре.8

1.1.Сөйләм турында төшенчәдларына тарихи күзәтү.10

1.3.Сөйләм үстерүдә психология, педагогика мәгълүматларыннан

файдалану.12

1.4.Укучыларның сөйләмен үстерү эшләренең принциплары.15

1.4.1.Сөйләм төрләре, аларның үзара тәэсире.17

1.4.2.Укучыларның телдән сөйләм һәм язма теленә бердәм таләпләре.18

Икенче бүлек.Татар теле дәресләрендә укучыларның сөйләмәтелен

үстерү.24

2.1.Сөйләмә телнең үзенчәлекләре.24

2.2.Сөйләмә телнең төзөлеше.25

2.3.Телдән сөйләмнең төрләре.26

2.3.1.Диалогик сөйләм үстерү алымнары.27

2.3.2.Монологик сөйләм үстерү алымнары.29

2.3.3.Функциональ-стилистик төрләре.29

2.4.Телдән сөйләмнең төсмерләре һәм чаралары.31

2.5.Сөйләм типлары.34

2.6.Әдәби сөйләм стильләре өстендә эшләүнең сөйләмә телне

үстерүдәге роле.36

Өченче бүлек.Татар теле дәресләрендә укучыларның сөйләмә телендә

очрый торган типик ялгышлар һәм аларны бетерү

өстендә эшләү.38

3.1.Авазларны әйтүгә бәйле кимчелекләр.39

3.2.Башка тел сүзләрен куллануга мөнәсәбәттәге кимчелекләр.41

3.3.Сөйләм агышына мөнәсәбәттәге кимчелекләр.41

3.4.Җирле сөйләм йогынтысына бәйле кимчелекләр.43

3.5.Язылганча укуга һәм шуның җирлегендә сөйләүгә бәйле

кимчелекләр.43

3.6.Әдәби телебезнең сүзлек хәзинәсеннән тиешенчә

файдаланмауга бәйле кимчелекләр.44

3.7.Сөйләм төзелешенә мөнәсәбәттәге кимчелекләр.44

3.8.Монологик сөйләмдә очрый торган кимчелекләр.45

3.9.Фразаара бәйләүче чараларга караган кимчелекләр.46

Йомгак.48

Кулланылган әдәбият исемлеге.51

Кушымта.55

Введение

Туган тел ул – халыкның рухы, җаны, иң әһәмиятле билгесе. Телдә һәм тел аша халыкның милли психологиясе, характеры, фикерләү һәм иҗат үзенчәлекләре ачыла, шулай ук аның тарихы, культурасы чагылыш таба. Шуңа күрә туган телне өйрәнү һәм саклау иң зарур эшләрдән санала.

Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралаша торган иң әһәмиятле чарасы, фикерләү һәм культурага ирешү коралы. Без менә шул корал белән оста эш итә беләбезме, фикерләребезне ачык һәм төгәл итеп белдерә алабызмы соң? Кызганычка каршы, һәрвакытта да алай булмый. Кайбер кешеләрнең сөйләвен тыңлау яки язганын уку күңелсез була. Аларның ялгыш сүзләр, тәгъбирләр, кытыршы әйләнмәләр, жөмләләр куллануы эчне пошыра, кәефне җибәрә.

Тормышыбыздагы үзгәрешләр милли телләрне үстерү һәм саклау, укучыларны халкыбызның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру, аларда милли үзаң, горурлык тәрбияләү өчен киң мөмкинлекләр ачты. Бүгенге көндә бу эшләрнең тормышына зур игътибар бирелә. Әйе, бала яшьтән үк дөрес, матур, бәйләнешле итеп сөйләргә һәм язарга өйрәнергә тиеш. Шушы максатларга ирешү укытучыдан зур тырышлык, түземлелек, иҗади хезмәт таләп ителә.

Бала мәктәпкә сөйләшергә өйрәнеп килсә дә, аның сүзлек хәзинәсе әле артык бай булмый, уй-хисләрен белдерү өчен сүзләре җитеп бетми, еш кына үзара бәйләнешле җөмләләр дә төзи алмый. Әлеге җитемсезлекләрне бетерү өчен иң элек укучыларның сөйләм дәрәҗәсен, сөйләмнәрендәге кимчелекләрне ачыклау зарур.

Сөйләм үстерүнең ике: телдән hәм язма сөйләм үстерү юлы бар. Ләкин алар бербөтен барлыкка китерүче ике өлеш кебек. Язма сөйләмне дөреслеге телдән сөйләм сыйфатына бәйле. Телдән сөйли, җавап бирә, фикерне оештыра белмәү язма сөйләмнең сыныклыгына китерә. Белемле, фикерле укучы үз уен язмача да, телдән дә бердәй төгәл әйтә белергә тиеш.

Телдән һәм язма сөйләмнең югары культурасына ия булу, туган телнең барлык чараларыннан, систематик байлыгыннан тулы һәм дөрес файдалана белү – һәркайсыбызның изге бурычы.

Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү мәсьәләсенә килгәндә, тел белән сөйләм арасындагы менәсәбәтне ачыклап китү әһәмиятле. Сөйләм белән тел аерылгысыз бәйләнештә булса да, алар бер үк нәрсә түгел. Сөйләм - ул әйтеп бирү күренеше, ә тел - сүз хәзинәсе, уйлар, хисләр, ихтыяр, теләк hәм кичерешләрне белдерү һәм аралашу коралын тәшкил иткән фонетик, лексик hәм грамматик чаралар системасы. Бала шул чаралар системасын үзләштерә, ягъни аңарда сөйләм формалаша. Башкалар белән аралашканда, телдән файдалана: сөйләм төзи. Сөйләм төзи белү балаларның шәхси үзенчәлекләренә, мәктәпкәчә һәм мәктәптә шуңа ни дәрәҗәдә өйрәтелгән булуларына бәйле. Тел аралашу чаралары системасы булса, сөйләм - шул чараларның тормышка ашырылу, кулланылу куренеше.

Телне яхшы белу, сөйләмдә башка тел үзенчәлекләрен катнаштырмау тел культурасының иң зарури шарты булып тора. Халык сөйләм телендә очраклы рәвештә йөри торган, әдәби тел нормалары булып җитмәгән сүзләр сөйләмне һич бизәми.

Матур һәм күркәм телдә сөйләүне кем генә яратмый. Без андый кешеләрне йотылып тыңлыйбыз, нәфис сүз осталарын ихтирам итәбез, аларны йөрәк җылысы белән каршылыйбыз.

Методика фәнендә сөйләмә телне үстерү проблемасы һәрвакыт актуаль. Укытучыларның, методистларның игътибарын үзенә җәлеп итеп тора.

Квалификцион чыгарылыш эшендә без тел һәм сөйләм төшенчәләрен ачыклау, сөйләмне психологик, педагогик, лингвистик яктан карау һәм татар теле дәресләрендә укучыларның сөйләмә телен үстерү алымнарын өйрәтүне максат итеп алдык.

Шушы максатка ирешер өчен түбәндәге бурычлар куелды:

• татар әдәби теленең фонетик закончалыклары нигезендә орфоэпик нормаларны үзләштерү;

• укучыларның сүз байлыгын сыйныфтан сыйныфка киңәйтү, алардан тиешенчә файдалану осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерә бару;

• телнең грамматик тезелешеннән, бигрәк тә синтаксистан иркен файдаланып, төрле-төрле синтаксик тезелмәләрне куллану;

• укучылар сөйләменең интонацион яктан дөрес формалашуына, эмоциональ бизәкләргә мөмкин кадәр бай булуына ирешү;

• алдагы саналганнар җирлегендә һәм бәйләнешле сөйләм үстерү программасы таләпләре буенча укучыларның сөйләм культурасын тагын да үстерү һәм камилләштерү.

Моңа кадәр сөйләм телен үстерү мәсьәләсенә битараф караган бер генә педагогның методикасы да юк. Шулай ук күп телчеләр дә бу мәсьәләне тикшергәннәр.

XVIII гасырда М.В. Ломоносов үзенең «Матур сөйләмгә кыскача кулланма» дигән хезмәтендә уйларга, фикер йөртергә, исбатларга һәм ышандырырга өйрәнү эшенең әһәмияте турында әйтә [26:800]. Ф. И. Буслаев туган телне укыту турындагы мәкаләсендә үз фикереңне әйтеп бирүдә төп фикерне һәм әйтергә теләгән уеңның кыскача планын аерып алуның роле турында яза [11:342]. К. Д. Ушинский аларның күңел байлыгын арттыруда иң үзәк предмет икәнен раслый [50:892].

Сөйләм үстерү мәсьәләсе методикада да зур урын алып тора. К. Б. Бармен, М. А. Рыбников, С. И. Абакумов кебек методистларның хезмәтләрендә сөйләм теле үстерү түбәндәге аспектларда карап үтелә:

1. Сүз өстендә эшләү аспекты;

2. Матур сөйләү һәм сәнгатьле укырга өйрәтү;

3. Грамматик-стилистик аспект;

4. Бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләрен формалаштыру.

Милли мәктәпләрдә туган тел белән беррәттән рус теле өйрәнелә. Шуңа күрә туган тел культурасы мәсьәләсе икетеллелек һәм телләр бәйләнеше проблемасы белән тыгыз мөнәсәбәттә каралырга тиеш. Милли мәктәпләрдә рус телен укыту методикасы буенча хезмәтендә Л.Г.Саяхова «Рус телен туган тел буларак өйрәнүдә файдаланган ысулларның милли мәктәп өчен җитәрлек булмавын» – искәртә [46:165]. Чөнки рус телендә сөйләргә өйрәтү процессы никадәр катмарлы булган кебек үк, туган телдә дөрес сөйләү һәм язу, тел культурасына өйрәтүнең дә катлаулы яклары бар. Мәсәлән, Р.А.Юсупов үзенең хезмәтендә болай дип яза: « Мәгълүм булганча, рус теле нык үскән, бай тел буларак, башка милли телләргә, шул исәптән татар теленә дә, зур йогынты ясый. Ул телебезнең лексик-фразеологик составының грамматик төзелешенең һәм авазлар системасының камилләшүенә ярдәм итә. Ләкин үзара мөнәсәбәттәге ике телне белер-белмәс кулланганда, телләр нисбәтендәге закончалыкларны, аларның гомуми һәм үзенчәлекле якларын өйрәнмәгәндә һәм сөйләмдә битараф булганда, бер телнең икенче телгә йогынтысы тискәре дә булырга мөмкин. Туган телебез һәм рус теле нормаларын бозу күренешләре еш кына әнә шуннан килеп чыга да инде. Шуңа күрә хәзер укучыларга татар һәм рус телләрен тагын да яхшырак өйрәтү аларга ике тел нисбәтенең закончалыкларын, алардагы бертөрле, аермалы якларны төшендерү тел культурасының тиешле югарылыгына ирешү өчен мөһим бурычлардан санала» [60:136].

Р. А. Юсупов тел культурасы лингвистиканың бер тармагы буларак, лексика-фразеология, шул исәптән сурәтләү чаралары, мифология, синтаксис һәм стилистика белән тыгыз бәйләнештә торуын исәпкә ала. Аның китабы тел гыйлеменең шул бүлекләре тәртибендә төзелгән.

В.Х.Хаков стилистика буенча хезмәтләрендә укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләүнең мәктәптә стилистика укыту белән тыгыз бәйләнештә торуын күз уңында тота: «Без телдә аерым сөйләм төрләре белән очрашабыз. Реаль чынбарлыкны, жәмгыять һәм табигать кануннарын сәнгатьчә сүрәтләү аша да һәм фәнни-логик алымнар аркылы да танырга мөмкин. Шуларның төренә карап, тел хәзинәсеннән махсус чаралар, тасвирлау алымнары сайлап алына. Аларны максатка ярашлы рәвештә, мәгънә һәм эчтәлеккә туры китереп, уңышлы һәм дөрес куллана белу аеруча әһәмиятле. Бу - стиль дигән катлаулы тешенчә һәм телдәге стилистик кануннар белән бәйләнгән.

.Һәркем узенчәрәк сөйли һәм яза. Нәтижәдә, җәмгыятьтә төрле катлауларның, ижтимагый төркемнәрнең үзләренә хас язу һәм сөйләм алымнары барлыкка килә» [54:170]. В.Х. Хаков шул мәсьәләләргә бәйле рәвештә төп игътибарны тел чараларының сөйләмдә кулланылышына юнәлтә һәм стиль төшенчәсенә тел белеме таләпләреннән чыгып бәя бирә.

В.Х.Хаков мәктәптә стилистикага өйрәнүдә төп ике юнәлешне күрсәтә:

1. Теоретик як. Бу юнәлештә укучыларга стилистиканың фәнни нигезләренә төшенү, фикерне дөрес һәм төгәл чагылдыру өчен, сүзләрне урынлы сайлап алу, тел хәзинәсеннән оста файдалану һәм андагы үзенчәлекләрне төрле сөйләмдә оста куллану максатыннан чыгып, функциональ стильләр турында мәгълүматлар бирү күздә тотыла.

2. Практик як.Стилистик күнегүләр һәм практикумнар үткәрү җирлегендә укучыларның язу һәм сөйләм телен үстерү һәм аны баету [55:184] .

X.Р. Курбатов та «Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы» дигән китабында хәзерге татар әдәби теленең стилистик төзелешен бер система буларак, бер-берсенә бәйле стилистик категорияләр буларак өйрәнә. [24:199]

И. М. Низамов «Уем - тел очында» дигән хезмәтендә сөйләм оештыру өчен җәлеп ителә торган тел чараларын системалы өйрәнүгә омтылыш ясый. Автор тел гыйлемендә мөстәкыйль сөйләмият тармагы булырга һәм лаеклы урынын алырга тиеш дип саный, аның бүгенге хәле һәм киләчәге хакында фикер йөртә [33:287] .

Квалификцион чыгарылыш эше өч бүлектән тора. Беренче бүлеге сөйләм теленә төшенчә бирү, аның ике төрен (сөйләм һәм язма) күрсәтү, аларның максатларын һәм бурычларын үстерү юлы карала. Икенче бүлектә сөйләмә телне үстерү методикасы каралып үтелә. Дәрес вакытында сөйләмә телне үстерү өчен нинди чаралар кулланырга мөмкин; укучыларда тел культурасына мәхәббәт тәрбияләү ысуллары. Өченче бүлектә укучыларның сөйләмә телендә очрый торган типик ялгышлар һәм аларны бетерү өстендә эшләү каралып үтелә.

Фрагмент работы

Беренче бүлек. Ана теленнән укучыларның сөйләмә телен үстерүнең фәнни нигезләре

1.1. Сөйләм турында төшенчә

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белу күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тиеш. Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була.

К.Д. Ушинский язуынча: «Безнең мәктәпләрдә еш кына тел укытучысының бурычы - язма телгә өйрәтү дип танып, сөйләргә өйрәтү бурычын оныталар.»[50:892]. Татар әдәби теле дә башка телләр кебек язма һәм сөйләм формасында яши. Мәктәпкә балаларны укытканда күбрәк сөйләм әдәби теленнән фадаланабыз һәм балалар сөйләм теле белән язма телгә өйрәнү кебек үк оста өйрәнүенә омтылабыз.

К. 3. Закирьянов әйтүенчә, сөйләм аралашу вакытында барлыкка килә. Һәм үзенең булмышы белән иҗади процесс буларак, сөйләшеп аралашу –эшчәнлек, коммуникатив эшчәнлекнең бер өлеше, акыл эшчәнлегенең бер төре. Эшчәнлекнең аңлатмалы мотив мәгънәсе белән тыгыз бәйләнештә тора. Ә мотив − «ниндидер бер хәрәкәткә, эшкә уятучы, чакыручы нигез, сәбәп». Мәсәлән, су эчәргә теләүне, сусау китереп чыгара. Су эчәргә теләү –эшчәнлекнең мотивы. Ләкин сөйләм мотивы дигән аерым төшенчә юк, сөйләм − ул үзмаксат тугел. Кешеләр белән аралашу кирәклеге сөйләм мотивын китереп чыгара. Сөйләм нәрсәнедер әйтер өчен генә түгел, ә ниндидер фикер турында хәбәр итәргә, тыңлаучыга тәэсир итәргә, үз уйларыңны белдертергә омтыла, кыскасы, сөйләм ярдәмендә кеше тормыштагы мөһим мәсьәләне чишә.

Сөйләм эшчәнлеге кешедән түбәндәге сәләтләрне таләп итә:

1. Аралашу шартларында тиз һәм дөрес ориентир алырга.

2. Әйтергә теләгәннең эчтәлеген тиз һәм дөрес планлаштырырга.

3. Бу сөйләм эчтәлеген тапшыру өчен мөһим һәм адекват чараларны

табу.

4. Кире бәйләнешле сөйләм тәэмин итү.

Сөйләм эшчәнлеге структурасы үз эченә дүрт фазаны ала:

• сөйләм ситуациясенә ориентлашу, үзең өчен сөйләм мотивын ачыклап, теманы, төп фикерне, максатны билгеләү, сөйләм стилен һәм формасын сайлау;

• әйтергә теләгәннең эчтәлеген эчке сөйләмдә планлаштыру, сөйләм эчтәлеген уйлап чыгу, аны белдерү өчен сүзләр һәм җөмләләр сайлап алу;

• планлаштырылган эчтәлекне әйтеп бирү, эчке сөйләмне тышкы сөйләмгә әйләндерү;

• сөйләмнең дөрес төзелешенә контроль, жибәрелгән хаталар, җитешсезлекләр төзәтелә»[19:119].

Тел байлыгы җитмәү аркасында, укучылар башка фәннәр буенча да материалны эзлекле итеп сөйләп бирә алмый. Аларда тел күнекмәләре җитәрлек булмау мәктәптә уку-укыту эшләрен тиешле югарылыкта алып барырга комачаулый. Шунлыктан укытучы тел курсының бөтен тармаклары (фонетика, орфография, морфология, синтаксис һәм пунктуация) буенча үткәрелгән барлык тип дәресләрдә һәм әдәбият дәресләрендә дә, төрле күләмдә һәм төрле метод-алымнар кулланып, укучыларга сөйләү һәм язу күнекмәләре бирү эшенә зур урын бирергә тиеш. Хәтта тел байлыгын үстерү буенча аерым дәресләр үткәрү дә кирәк була. Шулай эшләгәндә генә укучыларда тел культурасы тәрбияләп була. Укучылар мәктәптән дөрес сөйләргә өйрәнеп, оста сөйләшерлек итеп әзерләнеп чыгарга тиешләр.

Заключение

Квалификцион чыгарылыш эшендә әйтелгәннәрне йомгаклап, мондый нәтиҗәләрне күрсәтергә була:

● Сөйләм телен үстерү, аеруча сөйләргә өйрәтү һәм укучыларның сүз байлыгын арттыру өстендә эшләү, бәйләнешле сөйләм төзү чараларын аңлату – бик катлаулы һәм дәвамлы эш.

● Телдән сөйләмнең ике ягы: тыңлау һәм сөйләү ягы бар. Укытучы нинди сөйләмне укучыга ишеттерә, үзе дә шундый җавапны ишетә.

● Укытучы сөйләменә дөреслек, ачыклык, аныклык, аңлаешлык, сәнгатьлелек хас булырга тиеш. Ул укучыда образлы мәхәббәт уятырга, сөйләгән чакта җаваплылык хисе тоярга, авазларны аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтергә, әдәби сөйләм кагыйдәләрен төшендерергә, матур сөйләргә өйрәтергә тиеш.

● Сөйләм белән тел аерылгысыз бәйләнештә булса да, алар бер үк нәрсә түгел. Сөйләм – ул әйтеп бирү күренеше, ә тел – сүз хәзинәсе, уйлар, хисләр, ихтыяр, теләк һәм кичерешләрне белдерү һәм аралашу коралын тәшкил иткән фонетик, лексик һәм грамматик чаралар системасы.

● Без укучыларны диалог һәм монолог сөйләмгә өйрәтү үзенчәлекләрен карап үттек һәм аларның икесе дә укыту процессында бердәй игътибар үзәгендә булырга тиешлеген күз уңында тоттык.

● Шулай ук беррәттән лексикологияне үткәндә сүзләрне урынлы куллану, сөйләмдә кабатлаулардан котылу, җирле сөйләм йогынтысына бәйле кимчелекләр карап үтелде.

● Бу хезмәттә әдәби тел, лексика, стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләренә игътибар ителде.

● Телгә карата мәхәббәт тәрбияләү, дөрес һәм матур сөйләргә өйрәтү, туган телнең серләренә, байлыгына төшендерү иң беренче чиратта – тел укытучының бурычы.

● Дөрес сөйләм төзергә өйрәтү белән беррәттән, интонациягә, тембрга, тонга, логик басымга өйрәтү эше дә татар теле дәресләрендә алып барылырга тиеш.

● Сөйләм – иң мөһим укыту чарасы, аның ярдәмендә педагогик эшчәнлек алып барыла, укучы һәм укытучы аралаша һәм дөньяны танып-белү һәм киләчәк буынны тәрбияләү эшчәнлеге алып барыла.

● Бу хезмәттә укучыларның сөйләмә телен теоретик белемнәргә нигезләнеп үстерү методикасы типик ялгышлар һәм аларны бетерү өстендә эшләүнең метод һәм алымнарын мисаллар белән күрсәтү формасында яктыртылды.

● Телдән сөйләм – сөйләм эшчәнлегенең иң продуктив төре буларак, үз фикереңне төгәл итеп әйтеп бирү. Ул – иҗади процесс.

● Яңгыраган сөйләмнең үзенә генә хас, махсус яклары бар. Бу сөйләм темпы (тизлеге), тавыш күтәренкелеге (яңгырау көче), тембр (тавышны бизәү), интонацион төсмер.

● Телдән сөйләмгә мимика белән кул хәрәкәте (жест) дә хас.

● Әйтмә сөйләмнең сөйләм эчтәлеген бирү чаралары тыңлаучының дөрес аңлавын булдыра торган әһәмиятле шартларның берсе булып тора.

● Әйтмә сөйләмдә тавышны күтәрү, түбән төшерү, кискенләштерү, басымнар ясау, аерым сүз һәм тәгъбирләрне тавыш белән “ассызыклау”, пауза ясау, мимика, ым кагулар, кул хәрәкәтләре һәм һәртөрле ишарәләр, изәүләр, сынландыру-гәүдәләндерү һәм башкалар әйтергә теләгәнне тыңлаучыга тулы килеш һәм төгәл җиткерү өчен киң файдаланыла. Әйтмә сөйләмдәге бу чаралар җөмләдәге уйларны белдерүгә ярдәм итү өчен генә түгел, ә тыңлаучыны ышандыру һәм аңа йогынты ясау чарасы хезмәтен дә үти.

● Телне халык дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра:

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгән коры калыр – ди халык.

Үз укучыларын әнә шул дәрья төбенә чумып мәрҗәннәрнең иң асылларын чүпләп алырга һәм сөйләмен энҗе-мәрҗәннәрдән какшамаслык итеп тезергә өйрәткән тел укытучысы мактауга лаек.

Сөйләшүгә кеше гомер буена өйрәнә, аңа кинәт кенә бик тиз өйрәтү мөмкин түгел. Сөйләмгә өйрәтү мәктәптә укыту дәвамында, тел дәресләрендә максатка юнәлешле, системалы эш буларак алып барыла.

Укыту процессында телдән сөйләм үстерү уңышлы нәтиҗәләр бирә.

Список литературы

1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 5–7 сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 119 6.

2. Абдрәхимова Я. Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8 –11 сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 143 б.

3. Абдрәхимова Я. Х. Язма эшләр – иҗат җимеше // Мәгариф – Казан: 1995. – №3.− Б. 17−19.

4. Арсланова Р. Укучыларга бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирү // Совет мәктәбе. –1983. – № 1.− Б. 21 − 22.

5. Аслаев Т. Уку дәресләрендә балаларның сөйләмен үстерү // Башкортостан укытыусыһы. –1985. – № 9. − 57 б.

+ еще 57 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Развитие устной речи как предмет и средство обучения на уроках татарского языка»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 71
Цена: 2600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика