Дипломная работа

«Хәзерге татар прозасында герой проблемасы һәм аны хәл итүдә әдәби тәнкыйтьнең эшчәнлеге»

  • 72 страниц
Содержание

I бүлек. Хәзерге татар прозасында герой проблемасы һәм аны хәл итүдә әдәби тәнкыйтьнең эшчәнлеге….

II бүлек. ХХ гасырның 90 нчы еллар тәнкыйтендә әдәби мираска

мөнәсәбәт…

Хәзерге татар әдәбиятында милләт язмышы мәсьәләсе….

Ђдәбиятта милли каһарман образын тергезү…

Милләт язмышы мәсьәләсен яктырту….

Ђдәбияттагы яңа сыйфатны бәяләү….

ЙОМГАК ….….…. 66

БИБЛИОГРАФИЯ …. 68

Введение

Тәнкыйть матур әдәбият белән кулга-кул тотышып, янәшә бара, ягъни ул яңа гына басылып чыккан әсәрләрне анализлый, аларның эстетик мәгънәсен, әдәби кыйммәтен ачып сала, әдәби күренешләрне, үсеш тенденцияләрен гомумиләштерә, шул рәвешчә укучыларда әдәби зәвык тәрбияли, сәнгатьлелекнең асылына төшенергә ярдәм итә.

Ђдәби тәнкыйтьнең исеменнән күренгәнчә, ул әсәрләрдәге кимчелекләрне күрсәтү, шуларны тәнкыйтьләү ягына басым ясый. Ул сүз сәнгатендәге йомшаклыкларга, эстетик хаталарга игътибар юнәлдерә, сәнгатьлелек кануннары белән ярашмавын аңлата, төшендереп бирә, әдәбиятка шул рәвешле кимчелекләрдән арынырга булыша, укучыларны ялганны яхшыдан аерырга өйрәтә, аларда сәламәт зәвык тәрбияли. Г.Тукай, Ф.Ђмирхан, Г.Ибраһимов тәнкыйтенә принципиальлек, турысын әйтү, шул ук вакытта ихласлык, ярдәм итәргә тырышу хас иде. Шуңа күрә каләм әһелләре үз заманында бу тәнкыйтьне кабатламаска, ишәйтмәскә тырыштылар.

Эстетик таләпчәнлек, иҗаттагы җитешсезлекләр белән килешмәү совет чорында, аерым алганда сугыштан соңгы дәвердә дә шактый көчле иде. Профессиональ тәнкыйтьчеләр генә түгел, әдипләр үзләре дә (Ф.Хөсни, И.Гази, Г.Ђпсәләмов, М.Ђмир, Г.Гобәй, Ш.Маннур, Н.Фәттах, Х.Сарьян һ.б.) җитешсезлекләргә бик сизгерләр, алар хакында үз фикерләрен ачыктан-ачык белдерәләр иде. Гомумән, әдәби оешмада сәнгатьчә югары таләпчәнлек атмосферасы хакимлек итте.

Ләкин шулай да совет хакимияте елларында сәнгатьлелек принцибы тулы-куәтле тормышка ашырылып җитә алмады, ягъни художестволы камиллек әсәрне, иҗатны бәяләүдә төп күрсәткеч булмады. Моңа идеологик чикләнгәнлек, берьяклылык, сәнгатьне фирка позициясеннән генә карап бәяләү комачаулады. Нәтиҗәдә, хакимлек итүче идеологиягә туры килә торган, аның таләпләренә җавап бирердәй әсәрләр генә макталды. Аларның сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе искә алынмады. Кайбер әдипләрнең иҗаты, бәгъзе әсәрләр исә дистәләгән еллар буена ябылып тоткынлыкта ятты. Бу дәвердә вульгар социологизм тирән тамыр җибәрде, ягъни иҗат башлыча социологик күзлектән карап бәяләнде, әдипләрнең игътибары нигездә социаль күренешләргә юнәлдерелде.

Туксанынчы еллар башында тематик чикләр бетерелде. Кайбер талымсызрак язучылар моннан үзләренчә нәтиҗә чыгарып куйдылар, реалистик әсәрләрдә дә чынбарлык кануннары, логика белән исәпләшмәскә мөмкин дигән фикергә килделәр, тормышка хилаф күренешләрне, җинаятьчел гамәлләрне табигый хәл итеп сурәтләргә керештеләр.

Гомумән, туксанынчы елларда әдәби тәнкыйть йомшак әсәрләргә игътибар итми башлады, кимчелекләрен күрсәтми башлады, дип әйтсәк тә була.

Шул ук вакытта әдәби тәнкыйтьне бер яклы итеп күз алдына китерү, тик җитешсезлекләр турында гына фикер йөртүче тармак дип карау да дөрес булмас иде. Аның аеруча мөһим вазыйфасы – чын сәнгатьчә иҗатның, югары художестволы әсәрнең әдәби кыйммәтен, гүзәллекнең серен ачып сала белү, табигатен, үзенчәлекләрен дөрес һәм дәлилле итеп аңлату. Моңа ирешү өчен тәнкыйтьчедән тирән белем, эстетик зирәклек, нечкә зәвык, гүзәллекне тою юнәлешендәге аерым бер сәләт сорала. Табышларны, ачышларны анализлап, тәнкыйть иҗат казанышларын, ирешелгәннәрне әдәбиятта ныклап беркетеп куярга, аларны үстерергә булыша, күркәм үрнәк мисалында укучыларны гүзәллекне танырга өйрәтә.

Кыскасы, кимчелекләр белән килешмәүчәнлек, уңайны хуплау – әдәби тәнкыйть эшчәнлегендәге бердәм процесс. Ђнә шул бердәмлек кенә әдәбиятның сәламәт үсешенә файдалы, бәрәкәтле йогынты ясый.

Ђдәби тәнкыйть өлкәсендәге хәл ителмәгән иҗади мәсьәләләрнең берсе – талантлы әсәрне уртача сыйфатлы әсәрдән аера белмәү һәм икесен дә бер киштәгә урнаштыру, бердәй бәяләү. Болай иткәндә затлы иҗатның кадере китә, камиллеккә омтылыш, стимул кими, йомшак әсәр хаксыз югары күтәрелә. Еш кына әсәрләрнең тема актуальлеге тәнкыйтьнең күзен томалап куйгалый, сәнгатьчә җитлеккәнлелек, камиллек дәрәҗәсе истән чыгып киткәли.

Шулай да бәядәге төгәллеккә, гаделлеккә тәнкыйтьче ничек ирешә соң? Моның берәр төрле ачкычы бармы? Бу сорауларга уңай җавап бирергә була. Аерым әсәр, иҗат, әдәби хәрәкәт турында хөкем чыгарганда тәнкыйтьче сүз сәнгатенең гасырлар дәвамында ирешкән югары казанышларын күз алдында тота: аларны әнә шул биеклек белән чагыштыра. Аның күз карашы, офыгы үз халкының мәдәни байлыгы белән генә дә чикләнми. Ул башка әдәбиятларның да сәнгатьлелек дәрәҗәсен күз уңында тота. Ђнә шул җирлектә үзе тикшерә торган әсәр яки иҗатның образлы фикерләү югарылыгын билгели, әсәр дөнья әдәбияты биеклегендә иҗат ителгәнме, әллә аннан кайтышракмы икәнлеген ачыклый, әдәбиятка нинди яңалык өстәвен яки элегрәк ирешелгәннәрнең кабатлануын күрсәтә.

Шулай ук, тәнкыйтьче әсәрне яшәеш яктылыгында куеп карый, аның хәятны, кешеләрнең гамәл-мөнәсәбәтләрен, күңел дөньясын нинди тирәнлектә чагылдыруын, мавыктыру, ышандыру, дулкынландыру куәтен билгели, шул рәвешчә әсәрнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен, күңел дөньясын нинди тирәнлектә чагылдыруын, мавыктыру, ышандыру, дулкынландыру куәтен билгели, шул рәвешчә әсәрнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен, тормышчан нигезен төшендереп бирә.

Ђдәби тәнкыйтьнең жанрлары күп төрле. Ул яңа гына басылып чыккан әсәрләргә җыйнак аннотация бирә, күләмлерәк, саллырак хезмәтләрдә аларны һәръяклап җентекләп анализлый, сәнгатьчә эшләнешен яктырта, тулаем иҗатка характеристика бирә, жанрлар үсешенә, әдәби күренешләргә, тема, проблема буенча берләшкән әсәрләргә күзәтү ясый, төп тенденцияләрне, хәрәкәт юнәлешләрен билгели. Сүз барышында ул өч сорауга: 1) нәрсә? 2) ничек? 3) ни өчен? сорауларына җавап эзли. Ягъни теге яки бу әсәрдә, иҗатта ни-нәрсә тасвирланганы турында сүз алып бара; аннары әлеге ни-нәрсәнең сәнгатьчә нинди шәкелдә, ни рәвешле сурәтләнүен күрсәтә; өченчедән, теге яки бу алымнарның, образлы бизәкләрнең, формаларның ни өчен һәм нинди максаттан чыгып кулланылуын, болар белән әдипнең нәрсәгә ирешүен төшендереп бирә. Ќитди, тирән эчтәлекле төнкыйть хезмәтләрендә мөһим теоретик гомумиләштерүләр ясала һәм алар фәнгә әһәмиятле өлеш булып кереп калалар.

Ђдәби тәнкыйть – демократик жанр. Ул әдипләр өчен генә түгел, барлык укучылар өчен дә языла. Бу мәгънәдә аны матур әдәбият белән укучылар арасындагы арадашчы, аларны үзара бәйләүче, тоташтыручы дип карарга да була. Күп санлы язмалар арасында аеруча мөһим, гыйбрәтле әсәрләрне аерып куюы, аларны укырга тәкъдим итүе белән тәнкыйть күпмедер дәрәҗәдә маяк вазыйфасын да башкара.

Шулай да әдәби тәнкыйть – барыннан да бигрәк фән ул, ягъни үзенең нәтиҗәләрен гыйльми ысулда эзлекле рәвештә бәян итә, дәлилләү, исбатлау куәтенә таяна, идеяләрен конкрет мисаллар, фактлар белән ныгыта. Шул ук вакытта ул сәнгатьле фикерләүгә дә бик якын тора, терминнар белән артык мавыкмыйча, гади, төгәл, киресенчә образлы тел белән, җанлы, мавыктыргыч, җиңел аңлаешлы итеп сөйли.

Ђдәби тәнкыйть чын сәнгатьне күрергә, таянырга, тоярга өйрәтә. Сәламәт әдәби тәнкыйтьнең актив эшчәнлеге матур әдәбиятның да нормаль яшәвен, дөрес юлдан баруын раслый.

Татар әдәби тәнкыйте ХХ йөз башында Г.Тукай, Ќ.Вәлиди, Ф.Ђмирхан, Г.Сәгъди, Г.Нигъмәти исемнәре белән башланып китсә, соңрак М.Ђмир, Ф.Мусин, И.Нуруллин, Х.Госман, Ф.Хөсни һ.б. эшчәнлеге белән дәвам иттерелә.

Хәзерге тәнкыйть мәйданына Ф.Галимуллин, Р.Сверигин, С.Хафизов, М.Вәли-Барҗылы, Р.Фәизов, Д.Заһидуллина, Р.Фәтхерахманов һ.б. актив эшли.

ХХ гасырның туксанынчы еллар башында СССРдагы башка милли әдәбиятлар кебек татар әдәбияты да шактый үзгәрешләр кичерде. Ќитмеш елга якын милли әдәбиятыбызда хөкем сөргән социалистик реализм яшәүдән туктады. «Туксанынчы еллар әдәбияты, егерменче гасырның бер генә унъеллыгына охшамаганча, үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Ул – чын мәгънәсендә азат әдәбият», – дип хаклы рәвештә билгеләде Ф.Галимуллин1.

Чыннан да, моңа кадәр иҗат итүдә социалистик реализм юнәлешеннән читкә тайпыла алмаса, хәзер инде тема чикләнүе бетерелде. Милли әдәбиятыбызда яңадан-яңа әсәрләр туа башлады. Хәзерге татар әдәби тәнкыйтенең үсеш юлларын, сүз сәнгатен үстерүдәге әһәмиятен ачыклау чыгарылыш эшенең максаты булып тора.

Максатка ярашлы рәвештә түбәндәге бурычлар куелды:

1. туксанынчы еллар әдәби тәнкыйтенең нинди мәсьәләләргә игътибар юнәлтүен ачыклау;

2. әдәби тәнкыйтьтә актив эшләүче язучыларның, галимнәрнең фикерләрен барлау;

3. хәзерге татар әдәбиятында герой проблемасына, әдәби мирасны бәяләүгә, яңа юнәлештә язылган әсәрләргә карата әдәби тәнкыйтьнең мөнәсәбәтен тикшерү;

Чыгарылыш эше керештән, дүрт бүлектән, йомгак һәм библиографиядән тора.

Фрагмент работы

I бүлек. Хәзерге татар прозасында герой проблемасы һәм аны хәл итүдә әдәби тәнкыйтьнең эшчәнлеге

Туксанынчы еллар Русиягә икътисадый кризис, сәяси башбаштаклык, әхлакый тотанаксызлык белән бергә демократия чаткыларын да алып килде. Ђмма гасырлар буе шәхес иреген, кеше хокукының ни икәнен белмәгән һәм аңламаган илгә демократия дигән нәрсә берникадәр ят күренеш иде. Тәнкыйтьче Р.Мостафин бу чорны: «Сиксәненче еллар ахырында, туксанынчы еллар башында идеологиябез төптән үзгәрде. Элеккеге рухта тәрбияләнгәннән соң 180 градуска борылу җиңел узды дип әйтеп булмый. Күпләр аптырап, югалып калды, хәзер нәрсәгә табынырга дип баш ватты» , – дип характерлый.

Ќәмгыятьттәге әхлакый һәм эстетик кыйммәтләр үзгәрү мәдәният һәм сәнгатьне күчеш чигенә китерде. Тормыш мәйданында елгыр эшкуарлар, җитез җилкуарлар, моннан да, тегеннән дә умыра белүчеләр ат уйната башлады, терсәк сугышы белән барын да хәл итеп була торган замана килде… Ђлбәттә, бу соңгыларына идеаллар да, геройлар да кирәк түгел. «Наданнар һәм умырып яшәүчеләр тантанасына карап җүнле адәмнәр өчен ахырзаман җитте бугай дигән шомлы уйлар да күңелгә керә башлады» , – ди әдәбият белгече Р.Сверигин.

ХХ гасыр ахырында илдә барган үзгәрешләр кешеләр тормышына тирән тәэсир ясады: матди, иҗтимагый үзенчәлекләр кешеләрне капма-каршы ярларга аерып куйды: кешеләр кыйблаларын югалттылар, кыйммәтләр системасын яңабаштан карап чыгарга мәҗбүр булдылар. 1985 елда илебездә «үзгәртеп кору» дәвере башланды һәм шуның нәтиҗәсе булып, бөтен ил, халык өчен әһәмиятле демократик принциплар игълан ителде. Шушы вакыйга турында тәнкыйтьче Р.Фәизов: «Безнең күз алдында социализм җимерелеп төште, бөтен бер җәмгыять формациясе яшәүдән туктады» , – дип язды. Ярты гасырдан артык ышанып яшәгән идеология бетерелде, шуның нәтиҗәсендә кешеләр яңа мохиттә яшәргә сәләтле түгел икәнлекләрен көннән-көн ачыграк төшенә бардылар. Ќәмгыятьтә барган тамырдагы үзгәртү стихияле рәвештә барды һәм алар, һичшиксез, рухи өлкәгә дә тәэсир итте, әдәби хәрәкәткә турыдан-туры йогынты ясады. Элек инкарь ителгән күренешләр гади рәвешкә әйләнде.

«Соңгы еллардагы үзгәрешләр уңаеннан безнең татар әдәбияты сүлпәнләнде, кайбер әдипләр югалып калдылар, тема таба алмыйча интегәләр, гомуми төшенкелек сизелә, имеш. Мин, шәхсән, мондый юраулар белән һич тә килешергә теләмим. Соң бит, уйлап карасаң, хәл бөтенләй үзгәчә: Вөҗдан иреге, сүз иреге бирелү безнең татар әдипләренең дә ничәмә еллар буена рухларын, иҗади фикер йөртү рәвешләрен ныклы бер кысада, чикләрдә буып тотып торган богауларны чишеп ташлады» , – дип үзенең мөнәсәбәтен белдерде Р.Фәизов.

Билгеле хакыйкать: яңа әдәбият – яңа мәсьәләләр күтәрергә тиеш. Ќәмгыятьтә барган үзгәрешләр туксанынчы еллар әдәбиятына да яңалык һәм чишеләсе катлаулы мәсьәләләр алып килде. Бу беренчедән, әдәбият мәйданында кире геройның хакимлек итүе, икенчесе, шуның фонында, уңай һәм үрнәк геройларның югалу проблемасы.

«Џәр чорның әдәби мөмкинлеге төрлечә: тоталитар режим яшәгәндә язучылардан плакат геройлары тудыру таләп ителде» , – дип билгеләп үтте тәнкыйтьче Р.Зарипов, социализм чоры әдәбиятындагы геройга булган таләпләрне искә алып.

Чыннан да, социализм вакытында әсәрләр үзәгендә совет кешесенә үрнәк булырдай идеаль геройлар тордылар. 1961 елда язучы М.Ђмир социализм чорының уңай геройга булган таләпләрен билгеләп чыкты: «Теләсә кем әдәби әсәрдә уңай герой була алмый. Ђйтик, берәү, бик күп кимчелекле яклары булса да, теге яки бу эшкә лаеклы уңай сыйфатлары белән төрле хезмәткә яравы мөмкин. Ђ менә әдәби әсәргә уңай герой итеп алырга ярамый. Уңай герой, ягъни социалистик реализм сәнгатенең нигез ташы – ул үз урынына лаеклы, ышанычлы материалдан булырга тиеш» . Ягъни бу чорда әдәби әсәр үзәгендә «кимчелексез уңай герой», бар яктан да идеаль геройлар тордылар. Ләкин туксанынчы елларда тирәлектә, кешеләр дә башка төрле. Ђлеге «ультра» геройларның хәзерге заман әдәбиятында яшәүләрен дәвам итә алмаслары көн кебек ачык иде. Ачык кузалланган иҗтимагый һәм эстетик идеалларның юкка чыгуы, идеологик бушлык сәбәпле әдәбиятыбызга әлегә кадәр ят кеше булган геройлар мәйданга чыгуга сәбәпче булды: мафия башлыгы Сәет Сакманов, албасты-убырлар, сихерчеләр һ.б. Ќинаятьчелек, вәхшилек кебек тормыштагы иң түбән күренешләр характерлы булган әсәрләр килеп керделәр. М.Кәбировның «Сары йортлар сере», Т.Галиуллинның «Тәүбә», «Элмәк», «Төнге юллар», Ф.Сафинның «Саташып аткан таң», Ф.Латыйфиның «Бәйсез этләрне атарга», Г.Гыйльмановның «Албастылар», М.Маликованың «Љермә» һ.б. әсәрләр шундыйлардан. «Боларның исемнәренә генә игътибар итик: алар сискәндерәләр, шомландыралар, – дип әйтте әдәбиятчы Ф.Бәшир. – Ђсәрләрне укымыйча ук инде тоярга мөмкин: монда кан, үлем, фаҗига; монда кара көч тантанасы, шайтан туе; монда авторның өметсезлек, гаҗизлек белән сугарылган сыкрану фаҗигасе» . Шулай итеп, әлеге күренеш «кара проза», ягъни негатив прозаның үсешенә юл ачты.

Хәзерге татар прозасында каһарманнар, кумирлар, ягъни миллионнар табынырдай шәхесләр, күңелләрне сокландырырлык күренешләр юк диярлек. Шушы җитди мәсьәләләр, билгеле инде, әдәби тәнкыйтьне дә борчый башлады. Бүгенге көндә яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе җәмгыять каршында иң үзәк проблема булып килеп басканда, аның мөһимлеге, актуальлеге тагын да арта төшә. Хәзерге чынбарлык яшәү өчен бик тә авыр, катлаулы булса да, анда күбрәк кара көчләр өстенлек итсә дә, барыбер арада энҗе кебек балкып торучы, нык иманлы, керсез күңелле, кешелекле шәхесләр дә күп бит әле. Ђдәби әсәрләрдә дә әнә шундый якты шәхесләрнең бай рухлы эчке дөньяларын сурәтләп, алар башыннан кичкән авыр хәлләрне тасвирлап, нигә әле кеше рухының матур мөмкинлекләрен күрсәтмәскә?! Нигә әле без бүген бигрәк тә яшь буыннар күңеленә матур, изге орлыклар салмаска тиеш? дигән сораулар «Казан утлары» журналы үткәргән «Безнең заман герое» дискуссиясендә чишеләсе иң төп мәсьәлә булып торды. Биредә М.Вәли-Барҗылы, Р.Сверигин, Р.Мостафин, С.Хафизов, Д.Заһидуллина, Р.Фәтхерахманов һәм башка тәнкыйтьчеләр актив катнаштылар һәм әдәбиятта барган үзгәрешләргә үз бәяләрен бирделәр.

«Чыннан да, безнең заман геройлары алар кемнәр, алар нинди? Сүз кешелек дөньясының иң югары казанышы булган әдәбият, әдәби әсәрләр һәм алар битләренә күтәреп куярга лаеклы табылган затлар турында бара бит» , – дип ассызыклап үтте әдәбиятчы Р.Фәизов.

Тәнкыйтьче М.Вәли-Барҗылы: «Соңгы елларның чынбарлыгында нинди соң ул безнең еллар герое? Бүгенге тормышта без кемнәргә, нинди типларга чыннан да «герой» дип әйтә алабыз?» – дип сорау куя һәм шунда ук җавабын да әйтә: «Төрле-төрле мафия корольләре, шулай ук төрле яшерен юллар һәм астыртын хәйләкәрлек белән дәүләт, ил, халык акчасын урлап хәрам байлык туплаучыларны, ил халкының иң зур күпчелеге тормышның очын очка ялгый алмыйча тилмергәндә «герой» дияргә тел бармый… халык мәнфагатеннән алда үзенең кесәсе турында уйларга ашыккан һәм шул максат белән көн-төн баш ваткан, кесә калынайтуның төрле ысулларын да «герой» дигән югары, әлбәттә, күтәрә алмый» . Тәнкыйтьче фикере буенча: «Герой исеме ул, һичшиксез, зур батырлык, зур фидакарьлек белән бәйле» . Безнеңчә, монда тормыштагы герой һәм әдәби герой арасындагы аерманы ачыкларга кирәк. «Тормыштагы герой – 1. Батырлык күрсәткән, батырлык белән дан алган кеше; 2. Кайсы яктан да үзен күрсәткән, халыкның игътибарын үзенә тарткан кеше. Мәсәлән: күкрәге белән амбразураны каплаган А.Матросов» . «Ђдәби герой исә – әдәби әсәрдә сурәтләнгән кеше образы. Ђдәби герой «персонаж» яки «катнашучы» төшенчәләре белән тәңгәл килә. Ул автор фикерен, әсәрнең идеясын белдерүдә төп яки ярдәмчел роль уйный. Ђдәби герой гадәттән тыш сыйфатларга ия булырга мөмкин – романтизм әдәбияты. Шулай ук ул кире яки уңай булырга мөмкин – реализм әдәбияты».

«Батырлык, фидакарьлек дигәндә минем күңелгә иң башта сугыш елларыннан Шакирҗан Мөхәммәтҗанов, Газинур Гафиятуллин кебек, сиксәненче еллар армиясе тормышыннан Рифкать Миргазов сыман асыл, кыю егетләр килә» , – дип язды тәнкыйтьче М.Вәли-Барҗылы.

Ф.Бәшировның фикере дә кызыклы: «Мәгълүм хакыйкать: яңа әдәбият яңа геройдан башлана. Соңгы чор (1990-2005) әдәбиятының герое кем икәнен аңлау өчен иң әүвәл иҗат дөньясының эчтәлеген ачу зарур» , – дип билгеләде ул. Димәк, М.Вәли-Барҗылы фикеренчә, батырлык яки фидакарьлек кылганнар гына әдәби герой була ала һәм Газинур Гафиятуллин, Шакирҗан Мөхәммәтҗанов батырлыгына тиң эш-гамәлләр кылучы гына «безнең заман герое» булырга лаеклы. Безнеңчә, тәнкыйтьче хәзерге татар әдәбияты үсешен социалистик реализм кануннары буенча бәяли һәм яңа сыйфатлы геройларны хөкем итә. ХХ гасыр ахырында җәмгыять белән бергә әдәбият та үзгәрде, шуның белән укучыларның зәвыгы да башка сыйфатлар белән тулыланганын да истән чыгармаска кирәк.

Т.Галиуллинның «Тәүбә», «Элмәк», «Төнге юллар», М.Маликованың «Љермә», «Алтын ятьмә» әсәрләрен күз алдында тотып әдәбият галиме Р.Мостафин үзенең кискен мөнәсәбәтен белдерде: «Социалистик реализм» «бозыклык реализмы» белән алмашынып килә. Ђлбәттә, мондый әсәрләрдәге персонажларны, никадәр тормышчан булмасыннар, чын заман герое дип атап булмый» . Ләкин шул ук мафия корольләре дә әсәрдә әдәби герой буларак яшәргә хокукы бар дип уйлыйм, чөнки алар ничек генә кара буяулар белән сурәтләнмәсен, кешелек дөньясын эстетиканың түбәнлек, ямьсезлек категорияләре аша укучыларны тәрбияләргә омтылыш ясыйлар. Ђäáèÿòíûž ÿžà ãåðîå äèã÷ ò, áåç ãàäòò, áèëãåëå áåð çàìàííûž әйдәүче êåøåëðåí õàñ èäåàëëàðíû, òåëêëðíå, óé-фикерләрне үзенә òóïëàãàí òèïíû êœç àëäûíà êèòåðáåç. Äèìê, áó î÷ðàêòà èíäå ñœç ÷îðíûž ÿžà êåøåñå òóðûíäà áàðà. Яңа җәмгыять үз чорының яңа кешесен, нәкъ башбирмәс, елгыр һәм үткер Сакмановлар тибын бирде.

Дискуссия барышында галимнәр, язучылар үзләре дә төрле-төрле фикерләр әйттеләр. Алда әйтелгән фикерләрдә шәхесне җәмгыятьтән аерып карау, аны изоляциядә бирергә омтылу сизелә кебек. Алардан аермалы буларак әдәбият галиме С.Хафизов трилогиянең беренче кисәге басылып чыгу белән: «Асылда миңа калса, һәркем килешә – болгавыр заманның чын герое бу. Иҗтиһад та, мәкер дә, кәсепчелек тә, ихласлык та, мәрхәмәтлелек тә, явызлык та бергә укмашкан Сакманов та. Бу кешедән фәрештә дә, иблис тә ясарга мөмкин. Заманнан, мохиттән тора хикмәт» , – дип шәхес һәм мохит арасындагы мөнәсәбәтне ачыктан-ачык әйтеп бирде. Тәнкыйтьче Сәет Сакмановның «заман герое» булуын кабул итә һәм әлеге геройның гыйбрәт алу өчен гәүдәләндерелүенә басым ясый. Берничә елдан А.Хәлим әлеге мәсьәләгә карата шулай ук үз карашын белдерде һәм С.Хафизов фикерен дәвам итеп: «тормышта һәм әдәбиятта гел карадан гына торган шәхес – образ булалмый. Күпмедер микъдарда Сәет Сакманов авторның табышы. Ул татар әдәбиятында яңалар рәтендә торган фәрештә дә, иблис тә. Ђмма «уңай герой» булсын өчен Сәет Сакмановның иблислеге өчен Аллаһы алдында тәүбәсе юк» . Монда инде без алда телгә алынган тәнкыйтьчеләрне үтә дә нечкә мәсьәләләрнең асылына төшкән шәхесләр итеп күрә алабыз.

Р.Фәизов та «Алар безнең арада» исемле мәкаләсендә кире типларның «заман герое» булырга хакы бар дип язып чыкты: «Язмышы шундый булудан яисә үз гаебе белән дә җәмгыятьтә тоткан урынын югалткан, түбәнгә тәгәрәгән, тормышның иң төбенә төшеп җиткән адәмнәр дә бар. Никадәр әйтәсе килмәсә дә, болар да җәмгыятебез әгъзалары һәм тормыш барышында йогынты ясыйлар. Мин үзем әдип буларак, җинаятьчел катламны әдәби әсәрләр битләренә күтәреп куюны якламас идем. Ләкин бит күп кенә әдипләр үзгә фикердә тора. Ќинаятьчел типларны үзәккә куеп алар әсәрләр иҗат итә. Џәм уңышлы гына әсәрләр туа. Димәк ки, алар да хаклыдыр» . Ђдәбият галиме Р.Сверигин да әлеге мәсьәләне ачыклауда актив катнашучы тәнкыйтьчеләрнең берсе булды. «Язучылар китап битләрендә күбрәк чынбарлыкны сурәтлиләр, җәмгыятьтәге бозыклыкны күрсәтәләр. Ђлеге тип геройларны «безнең заман геройлары» дип атарга мөмкинлек бар, чөнки алар – бүгенге җәмгыять вәкилләре, чынбарлык кануннары белән яшәүчеләр, безнең заман сәхнәсендә төп рольләрне башкаручылар» , – дип әйтте ул бер мәкаләсендә. Г.Гыйльманов «Нишлисең, ХХ гасыр ахырында татар җирлегендә иң гыйбрәтле каһарман булып Сәет Сакманов, Арслан Сәхипович тора. Моның өчен Т.Галиуллинны яисә Р.Мөхәммәдиевны гаепләп булмый. Яшәешебез шундый, заманыбызның чагылышы шундый» , – дип әдәбиятта автор идеалы белән тормыш чынбарлыгының нисбәтен күрсәтте. Џичшиксез, Сәет Сакманов никадәр генә җан ашаучы булмасын, ул да герой булырга хаклы, чөнки алар безнең тормыштан алынган типлар.

Заключение

Туксанынчы еллар башында илебез кискен борылышлар белән характерлана. Ђлеге тарихи зилзиләләр әдәбиятыбызга да йогынты ясамый калмады. Шулай ук тәнкыйть тә яңа юнәлештә үсүче әдәбиятны анализларга, аңа лаеклы объектив бәя бирергә тиеш иде. Заманында Г.Тукай, Ф.Ђмирхан, Г.Ибраһимов, Ф.Хөсни, И.Гази, Г.Ђпсәләмов, М.Ђмир, Г.Гобәй, Ш.Маннур, Н.Фәттах, Х.Сарьян һ.б. үстергән әдәби тәнкыйть хәзерге көндә Ф.Галимуллин, Р.Сверигин, С.Хафизов, М.Вәли-Барҗылы, Р.Фәизов, Д.Заһидуллина, Р.Фәтхерахманов һ.б. исеме белән бәйле.

ХХ гасырның икенче яртысындагы әдәби тәнкыйть эшчәнлеген тикшереп чыкканнан соң түбәндәге нәтиҗәләргә киленде:

1. Ђдәби тәнкыйть өлкәсендә хәзерге татар прозасында герой проблемасы үзәккә куелды. Ђлеге мәсьәләгә карата тәнкыйтьчеләр төрле фикердә тордылар. Ђ шулай да, нигездә, әдәби әсәрләргә төп герой булып «кире тип»ларның килеп керүе һәм аларның ишәюе борчыды. Бер төркем тәнкыйтьчеләр «кире тип»ларның да герой буларак яшәргә хакы барлыгына басым ясадылар.

Шулай ук әдәби тәнкыйтьне «уңай герой югалу» проблемасы борчыды. Њрнәк алырлык геройларның әдәбият мәйданыннан югалуы әсәрләрдә психологизм үсүе белән бәйләп аңлатылды.

2. Њзгәртеп кору дәвереннән соңгы әдәбиятта тәнкыйтьчеләр алдына яңа мәсьәлә калкып чыкты, ул да булса – әдәби мирасыбызны барлау. Бу мәсьәләне чишүдә әдәби тәнкыйть зур эшчәнлек күрсәтте. Моның нәтиҗәсе булып эмиграциядә булган, большевиклар тарафыннан эзәрлекләнгән язучыларның иҗатлары укучыларга җиткерелде. Њткән мирасыбызны кайтару барышында тәнкыйтьчеләр тарафыннан Г.Исхакый, С.Максуди, Ќ.Вәлиди һ.б. әсәрләре, фәнни хезмәтләре кайтарылды.

Шул ук вакытта туксанынчы еллар башында кайбер тәнкыйтьчеләр тарафыннан сталинизм чоры әсәрләрен «фаш итү», «тарих чүплегенә» чыгарып ташларга омтылыш күренде.

3. Ђдәби тәнкыйть милли мәсьәләләргә дә игътибар итте. Туксанынчы еллар әдәбиятында миллият принцибының алга чыгуы тарихи романнарның күпләп языла башлавында чагылды. Ђлеге әсәрләрне тәнкыйть чорның иң зур казанышларының берсе дип билгеләде. Шул уңайдан әдәбият мәйданына Сөембикә, Колшәриф, Батырша исемнәре генә кайтып калмады, аларны гәүдәләндерү үзенчәлегенә дә тулы бәя бирелде.

Шунысын да аерым билгеләп үтәргә кирәк, әдәби тәнкыйть хәзерге заман сүз сәнгатендә яңа иҗат методы – милли реализмны аерып чыгарды. Бу төр әсәрләргә милләт язмышы мәсьәләсен үзәккә куеп язылган роман, повесть һәм хикәяләрне кертеп карадылар. Аларның милли тормыш картинасын бирүдәге әһәмиятен билгеләделәр.

4. Шулай ук туксанынчы еллар әдәбиятында яңа сыйфатларның калкып чыгуы игътибарга алынды. Ђлеге юнәлештә тәнкыйтьче Д.Заһидуллина әйдәп баручы булды дип аерым билгеләп була.

Шулай итеп, ХХ гасырның туксанынчы еллар әдәби тәнкыйте төрле юнәлешләрдә үз эшчәнлеген дәвам итте. Шуны да әйтү мөһим, әдәби тәнкыйть тукталып калмыйча, үз вазыйфасын тулысы белән башкарып килә.

Список литературы

1. Акмал Н. Ђллә каян эзләп йөрисе юк… // Казан утлары. – 2005. – №8.

2. Ахунов Г., Гыйләҗев А., Баттал Ф. Безнең тормыш. Безнең әдәбият // Казан утлары. – 1993. – №12.

3. Ђдәби мирас: Альманах. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1991.

4. Ђдәбият белеме сүзлеге. Төз.-ред. А.Г.Ђхмәдуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990.

5. Ђмир М. Њзебез турында. Ђдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1971.

6. Ђхмәдуллин А. Њрнәк геройлар сагындыра // Казан утлары. – 2004. – №7.

7. Ђхмәдуллин А. Тарихны яңадан язганда // Казан утлары. – 1992. – №4.

8. Ђхмәт Р. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. – №5.

9. Бадыйков Х. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. – №9.

10. Баян Ђ. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. – №6.

11. Бђйрђмова Ф. Ак һђм кара көрђше // Казан утлары. – 2001. – №12.

12. Бердяев Н.А. Философия творчества, культуры, искусства. В 2 т. Т. II. – М.: Наука, 1994.

13. Бәшир Ф. Исә җилләр // Казан утлары. – 1993. – №8.

14. Бәшир Ф. Сүз кадере // Казан утлары. – 2005. – №10.

15. Вәли М. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. – №8.

16. Вәли М. Яңа исемнәр, яңа әсәрләр // Казан утлары. – 1994. – №1.

17. Вәли-Барҗылы М. Күңел кемне көтә? // Казан утлары. – 2004. – №6.

18. Вәли-Барҗылы М. Тормыш дулкыннары: эссе, язмалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2005.

19. Вәлиулла И. Яңа маяклар эзләгәндә // Казан утлары. – 2004. – №8.

20. Гайсин Х.Гамәленә күрә әмәле // Казан утлары. – 2005. – №3.

21. Галимуллин Ф. Гыйбрәтләр алсак иде… // Казан утлары. – 1993. – №1.

22. Галимуллин Ф. Ђдипне кайтару юлында // Мирас. – 1998. – №11. – 155 б.

23. Галимуллин Ф. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. – №2.

24. Галимуллин Ф. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. – №7.

25. Галиуллин Т. Њткәнеңнән гыйбрәт ал // Казан утлары. – 1993. – №6.

26. Гыйләҗев А. Безнең тормыш, безнең әдәбият // Казан утлары. – 1993. – №12.

27. Гыйльманов Г. Њрнәк геройлар сагындыра // Казан утлары – 2004. – №7.

28. Гыйльманов Г. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. – №10.

29. Дәүләтшина Л. Киләчәккә күз төбәп // Казан утлары. – 2005. – №9.

30. Дунай Ф. Фәттахов И. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. – №11.

31. Закирҗанов Ђ. Сәхнә әдәбиятында замандаш… // Казан утлары. – 2004. – №12.

32. Заһидуллина Д. «Албастылар» яки татар прозасында яңа сыйфатлар… // Казан утлары. – 2001. – №11.

33. Заһидуллина Д. Милли реализм юлыннан // Казан утлары. – 2003. – №6.

34. Заһидуллина Д. Татар прозасында яңа романтизм // Казан утлары. – 2005. – №6.

35. Заһидуллина Д. Уңай герой югалу: сәбәпләр, нәтиҗәләр // Казан утлары. – 2004. – №10.

36. Заһидуллина Д. Яңа дулкында // Казан утлары. – 2003. – №1.

37. Заһидуллина Д.Ф. Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2003.

38. Зарипов Р. Пегас кашына микән? // Казан утлары. – 2004. – №9.

39. Зарипов Р. Төрле-төрле уйласак та…// Казан утлары. – 2005. – №7.

40. Ихсанова Л., Тимбикова К. Сафина Н. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. – №8.

41. Латыйфи Ф. 2002 нче ел прозасына бер караш // Казан утлары. – 2003. – №5.

42. Мансуров З. Сиксәненче елларны озатканда // Казан утлары. – 1990. – № 9.

43. Миңнуллин Т., Рәшит Ђ. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. – №6.

44. Мирзануров З. Тозсызны күзсез дә күрә // Казан утлары. – 2005. – №12.

45. Мостафин Р. Чорлар чатындагы үзгәрешләр // Казан утлары. – 2004. – №5.

46. Мотыйгуллина Ђ. Аналар рухы исән… // Казан утлары. – 1993. – №9.

47. Мусин Ф. Ђдәбият тарихын яңача өйрәнү // Казан утлары. – 2005. – №7.

48. Мәхмүтов Џ. Мирас өчен көрәш тарихыннан // Мирас. – 1993. – №7.

49. Ожегов С.И. Рус теленең аңлатмалы сүзлеге. – М.: Советская энциклопедия, – М., 1968.

50. Проза турында сөйләшү (Ахунов Г., Камалов Б., Яруллин Ф.) // Казан утлары. – 1997. – №1.

51. Проза турында сөйләшү (Ф.Галимуллин, Р.Фәизов, Р.Фәтхерахманов, Р.Шәрәфиев) // Казан утлары. – 1997. – №2.

52. Проза турында сөйләшү. Йомгак // Казан утлары. – 1997. – №12.

53. Раков Р. Укыр җаннар бетмәсен! // Казан утлары. – 2004. – №9.

54. Рәшит Ђ. Зурдан кубып сөйләшкәндә // Казан утлары. – 2004. – 34.

55. Сверигин Р. Њткән ел прозасына бер караш // Казан утлары. – 1997. – №8.

56. Сверигин Р. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. – №5.

57. Сверигин Р. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. – №6.

58. Сверигин Р. Яңа замана, яңа геройлар // Казан утлары. – 2004. – № 11.

59. Сибат Р. Борчулар һәм өмет янәшә // Казан утлары. – 1993. – №7.

60. Сибат Р. Проза турында сөйлђшү // Казан утлары. – 1997. – №8.

61. Сәхапов Ђ. Татар ренессансының алтын дәвере // Мирас. – 2003. – №6.

62. Сәхапов М. Г.Исхакыйның татар милләтен берләштерүдә хезмәт иткән «бердәм агым» теориясе // Мирас. – 2002. – №9.

63. Тавлин Г.Иман яңартканда // Казан утлары. – 1993. – №2.

64. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. / Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ђ.М., Гыйләҗев Г.Ш. – Казан: Мәгариф, 2004.

65. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. Т. I. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1977.

66. Фђтхерахманов Р. Татарга сатма матбугат… // Казан утлары. – 2004. – №3.

67. Фәизов Р. Алар безнең арада // Казан утлары. – 2004. – №2.

68. Фәизов Р. Алда яктылык күренә // Казан утлары. – 1993. – №6.

69. Фәизов Р., Шәрәфиев Р. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. – №1.

70. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студетлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 351 б.

71. Хатипов Ф. Романнарда – Сөембикә образы // Казан утлары. – 1993. – №12.

72. Хатипов Ф. Мөлкәтебезне барлаганда // Казан утлары. – 1993. – №1.

73. Хафизов С. Ђдђбиятта базар заманы // Казан утлары. – 1998. – №8.

74. Хафизов С. Кайда безнең рыцарьлар // Казан утлары. – 2005. – №4.

75. Хафизов С. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары. – 1999. – №12.

76. Хәлим А. Сез беләсезме кая барганны? // Казан утлары. – 2005. – №№1, 2.

77. Хәсәнов И. Тормышына күрә әдәбияты // Казан утлары. – 1993. – №9.

78. Шакирҗанова А., Бәшир Ф. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. – №4.

79. Шиһанов И. Матурлыкка омтылабызмы? // Казан утлары. – 2004. – №12.

80. Шәмсутова А. «Тарих таный – иҗатына җаннарын салганнарны…» // Казан утлары. – 2005. – №6.

81. Шәрәфиев Р. Киләме, күрәбезме? // Казан утлары. – 2004. – №1.

82. Юныс М. Бђхетле мескенлек // Казан утлары. – 2000. – №2. – 167 б.

83. Юныс М. Юлыбыздагы сикәлтәләр, упкыннар… // Казан утлары. – 1993. – №10.

84. Яруллин Ф. Сайланма ђсђрлђр. Љч томда. Т.I. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1994.

Покупка готовой работы
Тема: «Хәзерге татар прозасында герой проблемасы һәм аны хәл итүдә әдәби тәнкыйтьнең эшчәнлеге»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 72
Цена: 2100 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика