Дипломная работа

«Татар гидронимик терминнары һәм аларның Авыргазы районы гидронимикасында чагылышы»

  • 87 страниц
Содержание

Кереш . 3

Беренче бүлек

Авыргазы районының географик, социаль-икътисади

һәм тарихи-мәдәни халәте.10

Икенче бүлек

Ономастика фәне һәм аның тармаклары

§ 1.Ономастика – тел белеменең мөстәкыйль тармагы.21

§ 2. Фән тармагы буларак татар гидронимиясе

үсешенә кыскача күзәтү. 27

Өченче бүлек

Татар гидронимик терминнары һәм аларның Авыргазы районы гидронимикасында чагылышы

§ 1. Аерым, мөстәкыйльлеккә ия гидротерминнардан

ясалган су атамалары…. 35

§ 2. Су чыганакларының аерым өлешләрен атый торган

метафора-чагыштырулар нигезендә туган гидронимнар. 49

§ 3. Акмый торган су чыганакларын белдерә торган

терминнар. 51

§ 4. Гидронимнарга бәйле авыл атамалары һәм башка

топонимнар. 64

§ 5. Авыргазы районы су атамларында чагылмаган

татар гидронимия терминнары. 66

Йомгак.81

Библиография.83

Введение

Гидронимия билгеле бер төбәкнең географик атамаларын тудыручы яисә үзгәртүче, ә аерым дәрәҗәдә аны соңыннан баетучы җәмгыятнең тарихы белән тыгыз бәйле. Су атамалары билгеле тарихи чорларда барлыкка килеп, вакыт аралыгында һәм формасында, кайчак эчтәлеге буенча да үзгәрәләр, тел, икътисади һәм мәдәни аралашулар, шулай ук халыкның күчеп йөрүе нәтиҗәсендә конкрет тарихи вакыйгаларга бәйле ареал таралганнар. Андый географик атамаларны систематик һәм эзмә эзлекле өйрәнү халыкның борынгы тарихына тирәнрәк үтеп керергә ярдәм итә, аның башка этник төркемнәр белән бәйләнешен күзәтергә мөмкинлек бирә. Үткән безнең проблемаларны гына түгел, безнең үзебезне дә бар иткән. Үткәнне исәпкә алмыйча, халыкның һәм милләтләрнең социаль хәтере казанышларын исәпкә алмыйча, аларың үзаңын да, бүген һәм киләчәктә тоткан урынын да билгеләп булмый. Бу тамырлардан башка гидронимия фәне дә була алмый.

Үз чиратында, гидронимия, телнең гомум лексик системасы өлешләренең берсе буларак, тел тарихының билгеле сәхифәләре материаль нигезе генә түгел, тарихи география, этнография, шулай ук ул телдә сөйләшүче халык тарихы буенча бертөркем мәсьәләләрне хәл итүдә бердән-бер объектив нигез булып тора ала. Кыскасы, су атамалары үзләрендә лингвистика, этнография, мәдәният, шулай ук гореф-гадәтләр һ.б.ш. турында күпкырлы, ә аерым очракта уникаль мәгълүмат бирә.

Татар гидронимнары күп гасырлар чыганагы булып тора, алар йөзләгән яисә меңәрләгән еллар буена барлыкка килгән. Шуңа күрә алар арасында төрле чорларда татарлар яшәгән яисә бүген дә яши торган җирләрдә кулланылган һәм кулланыла торган телләр һәм сөйләшләргә караган атамалар да аз түгел. Араларында нигездә кардәш, сирәгрәк тугандаш булмаган телләр һәм сөйләшләр булган. Борынгы гидронимнарның күпчелеге составындагы кыйммәтле архаик фонетик, лексик, лексик-семантик һәм грамматик үзенчәлекләр татар халкының үткән тарихын, этнографиясен һәм, бигрәк тә, татар теленең борынгы тарихын өйрәнү өчен зур фәнни әһәмияткә ия.

Гидронимнар мәгълүматы безгә шулай ук ареал, төгәлрәк, тарихи-ареал планда этнолингвистик картинаны торгызу өчен хезмәт итә ала. Бу метод хәзерге ономастикада уңышлы кулланыла.

Татар гидронимикасы бик бай. Аны өйрәнүнең үз тарихы бар. Ф.Г. Гарипова, Г.Ф. Саттаров, Р.Х. Субаева һ.б. хезмәтләре бүген аның үсешен билгели.

Аерым бер кечкенә төбәкнең гидронимнар системасын өйрәнү гомум планда татар гидронимиясе проблемаларын хәл итүгә хәлиткеч йогынты ясый алмаса да, шул төбәкнең ономастик системасы үзенчәлекләрен күзалларга мөмкинлек бирә ала. Шуның өстенә мондый тикшеренү нәтиҗәләре фәнни-практик әһәмияткә дә ия.

Көньяк Урал топонимик системасы берничә гасыр дәвамында катлаулы географик, тарихи һәм лингвистик шартларда формалашкан. Бу төбәк бик борынгы чорларда ук кардәш һәм кардәш булмаган халыкларның даими бәйләнешләре, бәрелешләре һәм үзара йогынтысы җирлеге булып торган. Һәрбер миграция дулкыны монда үз топонимик, бигрәк тә гидронимик катламын калдырган. Бу катламнарны бүген ономастик тикшеренүләр нигезендә күтәреп була, аларның нинди халыкларга караганлыгын ачыклу мөмкинлеге туа.

Төбәкчелек ономасиологик системасын тикшергәндә җирле халык теле материалыннан файдалану иң отышлы санала. Халык сөйләшендә җирле географик атамалар урын ала, аларның этимологиясе аңлатыла. Халык авыз иҗаты да бу яктан ярдәмгә килә. Халык сөйләшендә җирле географик терминологияне ачыклау эше бу җәһәттән беренче адым булып тора.

Башкортостан Республикасының көньягы төрле халыкларның тупланып яшәү урыны. Алар бүген төрки, фин-угор һәм славян телләрендә сөйләшә. Төрле тел гаиләләренә карган бу халыкларның телендә җирле үзенчәлекләр дә чагыла. Географик терминнар – алар тарихи һәйкәлләр. Шуңа мондый атамаларда бу төбәктә яшәүче халыкларның тормышы, көн-күреше һәм гореф-гадәтләре, фикер-уйлары чагылыш ала. Бу топонимик атамалар вакытында һәм сакчыл язып алынса, аларга дөрес аңлатма бирелсә, фән өчен бик кыйммәтле һәм бай мәгълүмат саклана, чөнки топонимик атамалар – алар тел законнары буенча үсеш алган ялгызлык исемнәр. Димәк, топонимик система мәсьәләләрен фәнни өйрәнү һәм дөрес хәл итүгә кайбер гомум фәнни тел проблемларын күзалларга мөмкинлек бирә. Ә топонимик системада гидронимнар, гадәттә, иң борынгылардан санала. Бу яктан караганда диплом эше темасы бик актуаль булып тора. Шуның өстенә, галимнәр фикеренчә, ономасиологик берәмлекләрнең күпчелеге су атамаларына бәйле барлыкка килгән. Башкортостан Республикасында озынлыгы бар озынлыгы 57000 км булган 13000 елга һәм 2720 күл санала [На Белом озере 2012]. Ул зур табигый байлык.

Башкортостан Республикасының көньяк төбәгендә, конкрет алганда Авыргазы районында күпләп татарлар яши. Аларның җирле телен татар диалектлар системасында урта диалектның минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгына һәм мишәр диалектының стәрлетамак сөйләшенә кертеп карыйлар, чөнки татар авылларында этник яктан шушы сөйләшләргә караган – казан татарлары һәм мишәрләр яшиләр. Бу сөйләшләр вәкилләре телендә үзенчәлекле җирле географик атамаларны формалаштыруда роль уйнаган. Сөйләшләрнең тел үзенчәлекләре татар диалектологиясендә һәм бу сөйләш вәкилләре яшәүче төбәк ономастикасы туган якның тарихы белән кызыксынучыларның хезмәтләрендә билгеле дәрәҗәдә тикшерелсә дә, җирле географик атамалар, шул исәптән гидронимнар, бүгенгә чаклы махсус комплекслы тикшеренү объекты булмаган әле. Бу үзенчәлек диплом эшенең яңалыгын билгели.

Авыргазы районында яшәүче урта диалектның минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы һәм мишәр диалектының стәрлетамак сөйләше вәкилләре телендәге региональ топонимик системаны барлау һәм бу ономастик берәмлекләрне системага салып тикшерү гомум татар халык географик атамаларын тулыландырырга һәм тикшерергә ярдәм итә, бу төбәктә яшәүче татарларның башка халыклар белән аралашу һәм үзара йогынты ясау үзенчәлекләренең лингвистик һәм экстралингвистик характерен ачыкларга мөмкинлек бирә. Төбәк бик борынгы чорларда ук бу регионда барган төрле этник бәйләнешләрнең кечкенә көзгесе-моделе була алу ягыннан отышлы, чөнки татарлар яшәгән җирлек элек тә, бүген дә төрле милләт-тел вәкилләренең этно-лингвистик аралашу зонасы булып тора. Бу яктан ул галимннәрнең игътибарын даими һәм күптән үзенә тартып торса да, элегә чаклы махсус күпьяклы, системалы ономастлар тарафыннан тикшерелмәгән.

Ономастик материалны кичектергесез, фронталь туплау һәм системалаштыру җирле географик атамалараны – гидронимнарны тикшерү кирәклеге бай топонимик материалны белүче олы буын вәкилләренең көннән-көн азая баруы, яшьләрнең төбәк тарихы, этно-лингвистик материалы белән аз кызыксынуы белән дә аңлатыла. Төбәк тарихын һәм халык авыз иҗатының иң яхшы үрнәкләрен яхшы белүче информаторлар бүген үк инде бик сирәк очрый, алар да мәгълүматны гадәт буенча телдән саклый, гүзәл үрнәкләр язма теркәлми кала бирә.

Чыгарылыш квалификацион (диплом) эшенең максаты Башкортостан Республикасының көньяк төбәгендә, конкрет алганда Авыргазы районында урынашкан бертөркем татар авыллары тирәсендә формалашкан үзенчәлекле җирле гидронимк системаны барлау, системалаштыру һәм студент фәнни эше дәрәҗәсендә тарихи-лингвистик, лексик-семантик һәм лингво-структур аспектларда анализлау, ономастик берәмлекләрнең семантикасында һәм төзелеш-ясалышында закончалыкларны ачыклау, формалашу үзенчәлекләрен билгеләү.

Куелган максат түбәндәге бурычларны хәл итүне күз уңында тота:

– татар гидронимиясенең тарихына кыскача күзәтү ясау, үсеш юнәлешләрен күрсәтү, казанышларын барлау һәм көнүзәк проблемаларын ачыклау;

– ономастика фәне системасында гидронимиянең урынын билгеләү, татар гидронимиясе үсеше үзенчәлекләрен күрсәтү;

– төбәк гидронимикасы формалашуының социаль-икътисади, тарихи-мәдәни алшартларын ачыкларга омтылу;

– төбәкнең җирле гидронимиясен барлау һәм материал туплау; тупланган топонимик материалны төркемләү һәм тарихи-лингвистик анализлау;

– җирле гидронимик атамаларның тел берәмлекләре буларак төзелеш-ясалыш ысулларын, модель төрләрен, аларның атау-номинацияләү үзенчәлекләрен ачыклау;

– төбәкнең гидронимик системасын тасвирлау, су атамаларының барлыкка килү тарихи шартларын һәм вакытын билгеләргә омтылу, структур-сүзъясалыш анализ ярдәмендә аларның төзелеш үзенчәлекләрен ачыклау;

– Авыргазы районы татарлары яшәгән җирлектәге гидронимик системаны күрше төбәк һәм татар халкы яши торган башка җирлектәге үзәк топосистема белән чагыштырмача күзәтү ясап карау.

Чыгарылыш квалификацион (диплом) эшенә материал туплау өчен төп чыганаклар:

– ономастика, татар ономастикасы, татар диалектологиясе буенча фәнни-теоретик хезмәтләр, фәнни-практик һәм методик кулланма әсбаплар;

– «Татар теленең диалектологик сүзлеге» (Казан, 1969, 1993), «Татар теленең зур диалектологик сүзлеге» (Казан, 2005), А.А. Камалов, Ф.Ү. Камалованың «Башкорт теленең тарихи-этимологик топонимик һүзлеге» (Өфө, 2007), «Словарь топонимов Республики Башкортостан» (Уфа, 2002), «Словарь топонимов Башкирской АССР» (Уфа, 1980), Э.М. Мурзаевның «Словарь народных географических терминов» (М., 1984), «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (өч томда, Казан, 1977, 1979, 1981) һ.б. тарихи-лингвистик сүзлекләр, хезмәтләр;

– төбәк тарихына бәйле тарихи, географик, социаль-иктисади һәм крайны өйрәнү чыганаклары;

– төрле язма-басма һәм сөйләмә халык авыз иҗаты үрнәкләре, татар фольклоры буенча чыганаклар;

– Зәйнәб Биишева ис. Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе татар бүлеге студентларының диалектология һәм халык авыз иҗаты буенча җәйге практикалар вакытында тупланган кыр материаллары, татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы каршында студентларның Көньяк Урал төрки, фин-угор һәм славян халыкларының рухи мәдәниятын өйрәнү фәнни лабораториясе фонды материаллары;

– Авторның Зәйнәб Биишева ис. Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясендә уку елларында (2005-2012) Авыргазы районы татар авылларында кыр методы белән туплаган материаллар;

Тикшеренүнең төп метод һәм алымнары. Хезмәтнең теоретик һәм методологик нигезе булып хәзерге ономастика һәм диалектология, гомум лингвистика, тюркология, татар тел белеме казанышлары тора. Чыгарылыш квалификацион (диплом) эшенең максаты һәм бурычлары топонимик материалны комплекслы тикшерүне таләп итә. Бу хезмәттә төрле метод һәм алымнарны – тарихи, этимологик, семантик, структур-лингвистик, тарихи-чагыштырма, тиңләштермә, тасвирлама, статистик, картографик һ.б. – куллануны күз уңында тота.

Теоретик яссылыкта В.А. Никонов, О.Т. Молчанова, Э.М. Мурзаев, Н.А. Баскаков, М.З. Закиев, Х.Ч. Алишина, Л.Ш. Арсланов, Г.Ф. Саттаров, Ф.Г. Гарипова, А.Г. Шәйхулов һ.б. күренекле галимнәрнең фәнни хезмәтләрендә эшләнгән фәнни-теоретик нигезләмәләренә, кагыйдә-күрсәтмәләргә таянабыз. Топонимик материалны анализлауда татар, кардәш төрки, гомумтөрки, кардәш булмаган халыкларның телләрендәге тәрҗемәи, аңлатмалы, диалектологик, этимологик и топонимик сүзлек, белешмә чыганаклар файдаланылды.

Чыгарылыш квалификацион (диплом) эшенең практик әһәмияте ирешелгән теоретик нәтиҗәләр һәм тупланган практик материалларның Авыргазы төбәге һәм күрше регион ономастикасын тагын да югары фәнни дәрәҗәдә тикшерү өчен нигез була алуында. Шулай ук хезмәтнең төп нәтиҗәләре Көньяк Урал ареалы топонимикасын өйрәнүне тирәнәйтү өчен файдаланыла ала.

Хезмәттә анализланган материаллар мәктәптә һәм башка төрле уку йортларында ономастика һәм туган якны өйрәнү дәресләрендә, туган телне тирәнтен үзләштерүдә, уку-укыту әсбаплары төзүдә уңышлы кулланыла ала.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре Зәйнәб Биишева ис. Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе татар бүлегендә диалектология, халык авыз иҗаты һәм татар теле гамәли дәресләрендә, студентларның фәнни-практик конференцияләрендә чыгышларда апробацияләнде.

Фрагмент работы

Беренче бүлек

Авыргазы районының географик, социаль-икътисади

һәм тарихи-мәдәни халәте

Авыргазы муниципаль районы (татарча Авыргазы, башкортча Ауырғазы, чувашча Авăркас районĕ) – Башкортостан Республикасы составында муниципаль берәмлек, республиканың урта өлешен били. Район төньяктан Кырмыскалы, көнчыгыштан Гафури, көньяктан Стәрлетамак, көнбатыштан Әлшәй һәм Дәүләкән районнары белән чиктәш.

Авыргазы районы Башкортостан Республикасы башкаласы Уфадан 80 км көньякка урнашкан. Район үзәге – Толбазы авылы, Ак күл (Белое Озеро) тимер юл станциясеннән 30 км ераклыкта тора. Ул бүген хәзерге заман таләпләре җавап биредәй җиһазландырылган, анда 12 мең кеше яши. Район сотавында 21 авыл биләмәсе, 137 (2009 елда – 141 булган) торак пункт урнашкан. 2002 елда халык саны – 37380 кеше, алардан 17 мең кеше икътисадның төрле өлкәләрендә эшлиләр. Районның территориясе 2014 кв./км, халыкның уртача урынлашуы – 1 кв./км 21 кеше. Күпмилләтле халкы башкортлар (17,3 %), татарлар (43,3 %), чувашлар (30,1 %), украинлылар, урыслар, мордвалар һ.б. Иң зур авыллар: Бишкаен – 1,2 мең кеше, Ишле – 1,1 мең кеше, Чуваш Карамалы – 0,9 мең кеше, Морадым – 0,8 мең кеше.

Район административ бүленеше буенча авыл биләмәләре хокукында 21 авыл советыннан тора: Балыклыкүл – Балыклыкүл авылы; Батыр – Куезбаш авылы; Бишкаин – Бишкаин; Ибрай – Кече Ибрай; Исмәгыйл – Исмәгыйл авылы; Ишле – Ишле авылы; Кәбәч – Кәбәч авылы; Мәсәйле – Мәсәйле авылы; Михайловка – Михайловка авылы; Нагадак – Татар Нагадак авылы; Яңа Кәлчер – Яңа Кәлчер авылы; Сәмән – Сәмән авылы; Степановка – Степановка авылы; Солтанморат – Солтанморат авылы; Таштамак – Таштамак авылы; Толбазы – Толбазы авылы; Трәпә – Трәпә авылы;; Тукай –Тукай авылы; Төрембәт – Төрембәт авылы; Өршәк – Иске Әпсәләм авылы; Чуваш-Карамалы – Чуваш-Карамалы авылы [Аургазинский район 2005].

Район территориясен төньяктан көньякка Уфа-Ырынбур, көнбатыштан көнчыгышка Дәүләкән-Толбазы-Красноусольски атомобиль юлы кисеп уза. Район җирлегендә Дарьино һәм Нагадак тимер юл станцияләре урнашкан.

Районның төп икътисады һәм социаль үсеше авыл хуҗалыгы белән бәйле. Аграр секторда 20 эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, 56 крестьян-фермер хуҗалыклары стабиль эшли, 14 меңнән артык шәхси хуҗалык бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре бодай, кара бодай, арыш, шикәр чөгендере игәләр, эре мөгезле мал һәм чучка ите җитештерәләр, сөтчелек белән шөгыльләнәләр. Районда барлыгы 100 гектардан артык чәчү җирләре санала – бу районның ярты җир биләмәсен тәшкил итә. Соңгы елларда районда төзелеш материалларын җитештерү буенча заманча производство булдырылган. Бу бигрәк тә «Ажемак» кирпеч заводы, Толбазы төзелеш материаллары комбинаты, «Аургазыстройсервис» асфальт-бетон заводы. Бүген «Кызыл-Таш» стена блоклары заводы төзелә. Районның үз урман хуҗалыгы идарәсе бар – ул төбәк районара предприятие санала. Район җирләрендә НГДУ «Ишимбайнефть» һәм «Уфанефть», ООО «Агро» (агорхимия АХПасы), ОАО «Толбазы сөт заводы», ООО «Инкомкорм», «Аургазыгидростройсервис», ДРСУ, АТП һ.б. эшли.

Районда 34 спорт төре кертелгән, 9 хоккей боз коробкасы бар, 130 физик культура-спорт оешмалары төрле юнәлештә эшли. Район үзәге Толбазыда футбол стадионы төзелә, анда махсус япмалы йөгерү юллары да, валейбол һәм баскетбол мәйданнары да булачак. Районда 35 китапханә, 47 клуб-мәдәни учреждениесе, мәдәният сарае эшли. 9 үзэшчән сәнгать коллективы «халык» (народный) дәрәҗәсен йөртә, 3 – үрнәк коллектив дәрәҗәсенә лаек булган. Ел саен 10лап торак пункта «Шәҗәре бәйрәме», район үзәгендә Сабантуй бәйрәме оештырыла.

Район территориясендә 96 күл бар, 11 елга ага. Иң зурларыннан Өршәк һәм Авыргазы елгалары санала – алар икесе гидрогеографик үзәкне тәшкил итә. Авыргазы Өршәк елгасына коя. Өршәккә коючы Белый Ключ, Үзән, Күзелга һ.б. елгалар бар.

Район Агыйдел буе үзәнлегендә (Прибельской увалисто-волнистой равнине) карст җирләрне били [Аургазинский район 2005]. Ул Көнчыгыш-Европа платформасының көньяк-көнчыгыш кыегына урнашкан. Бу төбәктә гипс һәм известняк (Түбән Ләкәнде), ком (Балыклыкүл), төзелеш комы (Сахан), кирпеч кызыл балчыгы (Дарьино, Сахан, Толбазы) карьерлары, нефть ятмалары бар.

Климат континенталь, уртача дымлы. Уртача еллык теемпература 2,5 градус, январь аенда – минус 16, июль аенда – плюс 19. Максималь җылылык +40 градус, максималь суыклык – 48 градус. Уртача еллык явым-төшем 500 мм, җылы вакытта – 350 мм.

Район җире көньяк урман-дала зонасына карый, щелочлы, карбонат, акбур урман һәм типик гадәти кара туфраклы. Урманнарда имән, каен, юкә һәм усак агачлары өстенлек итә, урман районның 18 % җирен һәм күберәк калкулыклардагы урыннарны утраучыклар буларак били. Элекке урман җирләр сөренте өчен төпләнгән һәм басуга әйләндерелгән. Урман куелыгы 27,3 %. Фауна урман һәм дала җанварлары белән характерлана. Район Корманай, Бишкаен тау куышлары, Ушкатлы, Әпсәләм чокырлары һәм Әпсәләм каеннары белән данлыклы.

Район территориясе барлыгы 2014 км² җир били. Авыл хуҗалыгы җирләре – 153,8 км² (76,4 %), аларның 95,6 км² – чәчүлек, 14,1 км² – печәнлек, 43,1 км² – көтүлек; урман территориясе – 36,4 км² (18 %); су өсте – 1,2 км².

Авыргазы районы борынгы вакытларда Мин волосте башкортларыннан Өршәк-Мин, Меркит-Мин һәм Бәгәнәш-Мин кабиләләре вотчина җирләре булган. 1816 елгы VII ревизия сказкаларында 14 330 башкорт-вотчинниклар, ир затыннан 4755 припущенниклар (татар, мишар, типтәр) теркәлгән.

Район БҮБК (ВЦИК) Президиумы Карары белән 1930 елда кантон системасын үзгәртү барышында төзелгән. Бу чорда Башкортостан Республикасында кантоннар 48 районга бүленә [Аургазинский район 2005].

Авыргазы тарихы турында тулырак интернет сайтында шулар язылган: «12 мая 1667 года башкиры Минской волости получили жалованную Грамоту от Великого Князя Царя Алексея Михайловича на вотчинные земли и обязались платить ясак в казну 171 куницу и 18 батманов меда.

9 февраля 1671 года (7179 г.) башкиры Минской волости, написав раздельное письмо, разделили жалованную землю и вотчину на 11 волостей. 11-ю волость возглавлял Аккунда Акманов, которую после его смерти возглавлял Меркет (Меркит) и называлась Меркитская ( Меркицкая) волость, а с 1740-х она начала называться Миркитминская волость, а по-башкирски Аккунда тюба. Она входила в состав Ногайской (Нагайской) дороги Уфимского уезда, а с 1781 г. в состав Стерлитамакского уезда Оренбургской губернии (с 1865 г. – Уфимской). В 1917 году современная территория Аургазинского района входила в состав Бишкаиновской, Бегеняш-Абукановской, Ишпарсовской, Куганакской, Миркитминской, Уршакминской, Шмитовской волостей Стерлитамакского уезда и Биштякинской волости Уфимского уезда и губернии. В 1923 году прошло укрупнение волостей и остались Миркитминская, Уршакминская, Бегеняш-Абукановская волости Стерлитамакского кантона Башкирской Республики.

В 1925 году были укрупнения и переименования волостей: образовалась Ташлыкулевская волость, в 1928 г. переименованная в Ново-Канашскую волость, Услинская, Кальчир-Табынская волости Стерлитамакского кантона. Карамалинский район образован в соответствии с постановлением ЦИК и СНК БАССР от 20 августа 1930г. с центром в селе Ново-Карамалы и в составе:

а) Уршакминской волости Стерлитамакского кантона,

б) Услинской волости Стерлитамакского кантона за исключением 25 селений,

в) Ново-Канашской волости Стерлитамакского кантона за исключением 7 селений,

г) селений: 1) Ст.Кузяково 1-я; 2) Ст.Кузяково 2-я; 3) Ахмерово; 4) Ново-Кузяково; 5) Никольское Кармаскалинской волости Уфимского кантона,

д) селений: 1) Ниж. Леканды; 2) Усть-Белишево; 3) Утей-Муллино; 4) Верх.Леканды; 5) Сулеймановка Кальчир-Табынской волости Стерлитамакского кантона.

В 1932 г. Карамалинский район был переименован в Аургазинский, а с осени 1933 г. центром района стало с. Толбазы. В 1935 году сельсоветы Андреевский, Ишлинский, Болотинский, Мало-Ибраевский, Исмагиловский, Курманаевский, Кузяковский и Уршакский вошли во вновь образованный Бузовьязовский район. В последующие годы продолжалась работа по дальнейшему упорядочению и укрупнению сети районов. После пересмотра сети сельсоветов в 1956 г. было проведено укрупнение районов, и 8 сельсоветов бывшего Бузовьязовского района вошли в состав Аургазинского района. На основании Указа Президиума Верховного Совета БАССР от 12 декабря 1962 г. «Об образовании сельских районов БАССР» вместо 56 районов было образовано 20 сельских районов. В Кармаскалинский сельский район отошли Андреевский, Ибраевский, Исмагиловский и Ишлинский сельсоветы Аургазинского района, в Стерлитамакский сельский район – Батыровский, Бишкаинский, Кебячевский, Меселинский, Нагадакский, Семенкинский, Степановский, Султанмуратовский, Таштамакский, Толбазинский, Тряпинский, Турсагалинский и Михайловский сельсоветы Аургазинского района.

24 ноября 1964 г. в связи с неэффективностью Президиум Верховного Совета РСФСР принял указ о восстановлении в краях и областях единых советских органов. В результате упразднения промышленных и сельских районов, был восстановлен и Аургазинский район. Распад колхозов, начавшийся в районе в конце 80-х–начале 90-х годов, повлекло и образование новых сельсоветов. Были образованы Юламановский, Чуваш-Карамалинский и Наумкинский сельсоветы. Указом Президента РФ от 26 октября 1993 г. № 1760 «О реформе местного самоуправления в РФ» деятельность Советов народных депутатов была прекращена, а выполнение их функций возлагалось на соответствующие местные администрации, действующие с декабря 1991г.» [aurgazinsky.r*].

Районда бер ПУ, 57 гомум белем бирү мәктәбе – 33 урта, 9 төп, 14 башлангыч, шул исәптән Толбазы лицейы, Толбазы башкорт гимназиясе, Авыргазы балар йорты, 39 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе, музыкаль мәктәп, ДЮСШ бар. Үзәк больница һәм 3 авыл участок больницасы, 3 авыл врач амбулаториясе, 42 ФАП, 54 мәдәният клубы, 37 китапханә эшли. Толбазыда крайны өйрәнү музее бар. Өч телдә – татарча, русча, чувашча «Путь Родины» (татарчасы – «Ватан юлы») газетасы басыла.

Авыргазы районы атаклы кешеләре белән горурлана.

• Гайсин Бахтигани Минияр улы – Дүртөйле авылында туган, музыкант-аккордеонист.

• Диваев Абубакир Ахмәтҗан улы – Тукай авылында туган, тюрколог, этнограф.

• Ибраһимов Галимҗан Гирфан улы – Солтанморат авылында туган, язучы, галим-телче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.

• Ишмурзин Гали Мухамеҗан улы – хәрби летчик, майор. Уфа аэроклубының беренче начальнигы һәм Башкортостанда беренче очучы-летчик.

• Назаров Рәшит Саитбаттал улы – язучы.

• Чанышев Якуб Җангир улы – Тукай авылында туган, совет хәрби командиры, комдив, генерал-лейтенант.

• Малахов Михаил Андреевич – Болотино авылыннан, Дан орденының тулы кавалеры.

• Кобзев Николай Никифорович – Трәпә авылында туган, хәрби командир, полковник, Дан орденының тулы кавалеры.

• Бикташев Вәли фашист концлагере «Дахау» тоткыны, «Мы старше своей смерти» китабы авторы.

• Савельев-Сас Александр Сергеевич – язучы Юламан авылында туган.

• Рәхмәтуллин Салават Ибраһим улы – Солтанморат авылында туган, шагыйрь.

• Богданов Фарит – драматург, Солтанморат авылында туган.

• Кильметова Филя – шагыйрә, Солтанморат авылында туган.

• Кильметов Тимергали – прозаик, Солтанморат авылында туган.

• Вахитов Винер – академик, галим биолог, Солтанморат авылында туган.

• Ражяпов Халяф – атказанган рәссан, Солтанморат авылында туган.

• Фатыхова Лилия – Башкортостаннын атказанган артисты, Солтанморат авылында туган.

• Узбәк Гыймадиев – тел галиме, Яна – Карамалы авылында туган.

• Тихонов – төркемләштерелгән сузлекләр галиме, Трәпә авылында туган.

• Асадуллина Альфия – шагыйрә, Утәймулла авылында туган.

• Нагаева Зифа – шагыйрә, композитор, жырчы, атказанган мәдәният хезмәткәре, Гомәр авылында туган.

• Газиев Идрис – Русиянын атказанган артисты, жырчы, укытучы, Корманай авылында туган.

• Алпаров Гыйбадулла Х.– тел галиме, Корманай авылында туган.

• Алпаров Гарифулла Х.– укытучы җәмәгать эшмәкәре, Корманай авылында туган.

• Алпаров Узбәк Г. – атказанган архитектор, Корманай авылында туган.

• Амирханова Закия – атказанган актриса, Корманай авылында туган.

• Зубаиров Абдулла – Амин Ф. – атказанган артист, Ишле авылында туган.

• Ягафаров Яхия М. – шагырь, прозаик, Яна – Итекәй авылында туган.

• Исмагилова Шафига С. – прозаик, Балыклыкуль авылында туган.

• Галиаскарова Галия – балалар язучысы, шагыйрә, Балыклыкуль авылында туган.

• Надыршина Фануза А. – галим – фольклорчы, Салават Юлаев премиясы лауряты, Иске Морадым авылында туган.

• Кудашева Рамзия – атказанган артиска, Морадым авылында туган.

• Насырова Газиза Г. – атказанган актриса, Сәмән авылында туган.

Авыргазы районының рәсми сайтында район символикасы турында болай диелгән: «Поле герба представлено в едином зеленом цвете, который говорит о традициях землепашества и символизирует изобилие, плодородие, радость, свободу, покой и мир.

Центральная фигура герба – золотой сокол – символ храбрости, ума и красоты, использовался в числе символов минских башкир, проживающих на территории современного Аургазинского района. Часть земель в XVIII-XIX веках были выкуплены переехавшими на эту территорию из разных областей России русскими, украинцами, татарами, чувашами, мордвой, живущими по сегодняшний день в дружбе и согласии.

В Аургазинском районе успешно развивается сельскохозяйственное производство – об этом в композиции герба говорят два золотых колоса по бокам» [aurgazinsky.r*].

Заключение

Аерым бер кечкенә төбәкнең гидронимнар системасын өйрәнү гомум планда татар гидронимиясе проблемаларын хәл итүгә хәлиткеч йогынты ясый алмаса да, шул төбәкнең ономастик системасы үзенчәлекләрен күзалларга мөмкинлек бирә ала. Шуның өстенә мондый тикшеренү нәтиҗәләре фәнни-практик әһәмияткә дә ия.

Терминнарның күбесе төрки телләрнең күпчелеге өчен уртак. Алар, ихтимал, гомумтөрки чорларда ук барлыкка килгәннәр.

Татар гидронимиясенең терминнарга бай булуы – халкыбызның югары дәрәҗәдә үскән матди һәм рухи мәдәнияткә ия булуының чагылышы. Аларның күплеге элекке һәм хәзерге халыкларның физик-географик берәмлекләр, табигать белән тыгыз бәйләнешен күрсәтәләр.

Гидронимик терминнар, гидронимнар ясау белән беррәттән, ойконимнарһәм микротопонимнарны атау өчендә еш кулланылалар.

Татар гидронимик терминнарының шактый күбесе, гомумән төрки халыклардагы шундый ук күмәклек исемнәре кебек үк, кеше әгъзаларын белдерә торган сүзләргә нигезләнеп ясалганнар. Бу күренеш борынгы кешеләрнең табигатьтә, җирлектә дөрес юнәлеш табуны гәүдә әгъзаларына нигезләнеп башкаруларын күрсәтә.

Авыргазы районында су атамлары төрки телләрнең күпчелеге өчен уртак булган терминнар нигезендә формалашкан. Анда барлык терминнар да диярлек урын алган. Бу атамаларда атама бирүче халыкның – авыргазы районы халкының – тормышка, табигать күренешләренә, тирә-юньдәге башка берәмлекләргә, бу җирлектәге конкрет халыкның, шул исәптән, татарларның психологиясенәкарашы чагыла. Гидронимик берәмлекләрнең физик һ.б. сыйфатлары кешенең аңы, психологиясе, кичерешләре аша үтеп, күп санлы үзенчәлекләренең шушы тарихи чор өчен әһәмиятле һәм калку булып күренгән бары бер билгесе генә атама итеп бирелә. Бу билге аерым бер су чыганагын башка шундый ук су чыганакларыннан аеру өчен нигез хезмәтен башкара.

Авыргазы районы гидронимнарының нигезен татар һәм бу җирлектә яшәүче күпчелек төрки (башкорт, чуваш) халыкларының телләренә мөнәсәбәтле атамалар тәшкил итәләр. Гидронимнар мәгънә ягыннан ике төркемгә бүленә: 1) гидронимик берәмлекләрнең физик-географик үзенчәлекләрен тасвирлый торган һәм 2) кешеләрнең көнкүрешенә, эшчәнлегенә нисбәтле рәвештә барлыкка килгән атамалар.

Аерым төркемне су атамаларынна бәйле барлыкка килгән авыл атамалары алып тора. Бу үзенчәлек гомумән топонимикада күзәтелә торган сыйфат.

Гидронимик терминнар, гидронимнар ясау белән беррәттән, ойконимнар һәм микротопонимнарны атау өчен дә еш кулланылалар.

Татар гидронимик терминнарының шактый күбесе, гомумән төрки халыклардагы шундый ук күмәклек исемнәре кебек үк, кеше әгъзаларын белдерә торган сүзләргә нигезләнеп ясалганнар. Бу күренеш борынгы

кешеләрнең табигатьтә, җирлектә дөрес юнәлеш табуны гәүдә әгъзаларына нигезләнеп башкаруларын күрсәтә.

Авыргазы районында су атамлары төрки телләрнең күпчелеге өчен уртак булган терминнар нигезендә формалашкан. Анда барлык терминнар да диярлек урын алган.

Шулай да, татар гидронимиясе су терминнарына бик бай булуга карамастан, аларның барсы да Авыргазы районы су атамларында чагылмый. Моңа төрле сәбәпләр бар. Аларның берләре Авыргазы районы татарлары телендә кулланылып та су атамаларында урын алмыйлар. Мәсәлән, балак, бай, бакал, бот, каш, кашлак, улак, чалбар, үзәк, үзән.

Аларның икенчеләре Авыргазы районы татарлары телендә суга бәйле булсалар да су атамаларында урын алмыйлар. Мәсәлән, ермак, ерганак, сай.

Аларның өченчеләре Авыргазы районы татарлары телендә бөтенләй кулланылмыйлар һәм су атамаларында да очрамыйлар. Ләкин алар башка төбәкләрдә су терминнары буларак татар гидронимнарында куланылалар. Мәсәлән, аеры, аерча, болак.

Аларның дүртенчеләре Авыргазы районы татарлары телендә бөтенләй кулланылмыйлар һәм су атамаларында да очрамыйлар. Алар башка төбәкләрдә су терминнары буларак татар гидронимнарында куланылсалар да, бик сирәк очрыйлар. Чөнки алар билгеле төбәк халкы теленә генә хас, диалектал терминнар. Мәсәлән, бакал, җыпкы, күтер, сала, тоба.

Дөрес, Авыргазы районының микротопнимик су атамаларын өйрәнү барышында аерым авыл микротопонимикасында бу терминнарның кайберсе урын алырга мөмкин.

Авыргазы районы гидронимикасы төзек бер микросистеманы тәшкил итә. Бу системаны тел яссылыгында тикшерү, аерым атамаларның килеп чыгышын күзәтү бу төбәктә яшәүче татарларның үткән тормышын, тарихын күзаллауга мөһим мәгълүматлар бирә һәм тарихи дөреслек яктыртылуга мөмкинлеку тудыра. Диплом эшенең кыйммәте һәм әһәмияте дә шуңа кайтып кала.

Список литературы

Арсланов Л.Ш. Топонимия финно-угро-самодийского происхождения в устье Белой // Татар теле һәм әдәбиятының актуаль проблемалары: Фәнни-методик мәкаләләр җыентыгы. 1 кисәк: Тел белеме. – Стерлитамак: СДПА, 2004. – 291 б.

Асфандияров А. З. История сёл и деревень Башкортостана. Справочная книга. – Уфа: Китап, 1997. – 224 с.

Атамаларда – ил тарихы // Тулпар. – 2003. – № 4. – 40 б.

Атаманов М.Г. Микроэтнонимы удмуртов // Микроэтнонимы удмуртов и их отражение в топонимии. – Ижевск, 1980. – 41 с.

Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. М.: Наука, 1989. – 250 с.

Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. –Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.

Аургазинский район. Годы и судьбы. 75- летию района посвящается. – Уфа: Новый стиль, 2005. – 165 с.

Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. – Бирск:Бирск гос. пед. ин-т, 2005. – 233 с.

Барашков В.Ф. Монголизмы в топонимии Среднего Поволжья // Ономастика Поволжья. – Уфа, 1973. – 252 с.

Башкирско-русский словарь / Отв. ред. З.Г. Ураксин. – М: Дигора, 1996. – 884 с.

Башкортостан: Кыскаса энциклопедия / Баш мөхәр. Р.З. Шәкүров. –Өфө: “Башкорт энциклопедияһы” дәүләт гилми нәшр., 1997. – 696 б.

Бондалетов В. Д. Русская ономастика. – М.: Просвещение, 1983. – 224 с.

Бушмакин С.К. Воршудные имена микроэтнонимов удмуртов // Этнонимия. – М., 1970. – 170 с.

Гарипова Ф. Авылларны сөям җаным-тәнем белән: Фәнни-популяр очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 144 б.

Гарипова Ф. Г. Исемнәрдә ил тарихы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. -264 б.

Гарипова Ф.Г. Татарская гидронимия (Вопросы этногенезиса татарского народа по данным гидронимии). – Казань: ИЯИЛ АН РТ, 1998. – 572 с.

Камалов А.А. Башкирская топонимия. – Уфа: Китап, 1994. – 304 с.

Камалов А.А., Камалова Ф.У. Башкорт теленең тарихи этимологик топонимик сүзлеге. –Уфа: Китап, 2007. – 332 с.

Краткий топонимический словарь Урало-Поволжья. Материалы и методические указания к спецкурсу «Ономастика в краеведении Волго-Камско-Уральского этнолингвистического региона» / Сост. Шайхулов А.Г., Равилова Г.Р. – Уфа: БГУ, 2005. – 48 с.

Куклин А.Н. Названия исчезнувших селений марийской АССР // Вопросы марийской ономастики. – Йошкар-Ола, 1990. – 123с.

Кусимова Т. Исемдәр донъяһында. Башкорт исемдәре һүзлеге, башкорт һәм рус телдәрендә. – Өфө: Башкорт . кит. нәшр., 1991. – 192 б.

Кусимова Т., Биккулова С. Башкорт исемдәре. – Өфө: Башкорт. кит. нәшр., 2005. – 224 б.

Кызыл таң. – 2011. – 30 декабрь.

Мәҗитова Ф. Исемең матур, кемнәр куйган // Мәгариф. – 1995. – №11. – 21-22 б.

Мазитова Ф. Учащимся об антропонимике // Совет мәктәбе. –1985. – №6. – 27-28 б.

Мурзаев Э.М. Словарь народных географических терминов. – М.: Мысль, 1984. – 653 с.

Мурзаев Э.М. Тюрские географические названия. – М.: Вост. литературы, 1996. – 193 с.

На Белом озере // Стерлитамакский рабочий. – 2012. – 21 января.

Насипов И.С. Татар диалектологиясе: Биобиблиографик белешмә. - Стәрлетамак: Стәрлетамак дәүләт пед. ин-ты, 2004. – 156 б.

Русско-башкирский словарь: в 2 т. / Под ред. З.Г. Ураксина. – Уфа: Башкир. энциклопедия. – 2005. – 806 с.

Русско-башкирский словарь: в 2 т. / Под ред. З.Г. Ураксина. – Уфа: Башкир. энциклопедия. – 2005. – 677 с.

Русско – татарский словарь / Под ред. Ф.А. Ганиева. – М: Инсан, 1997. – 718 с.

Русча – татарча сүзлек. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 752 б.

Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 240 б.

Саттаров Г.Ф. Ни өчен шулай аталган (Татарстан топонимнары). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. -89 б.

Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 256 б.

Саттаров Г.Ф. Татарская ономастика за 50 лет // Вопросы татарского языкознания. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 89 б.

Саттаров Гомәр Фәез улына 75 яшь // Фән һәм мәктәп – 2007. – №3. – 51 с.

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр: Югары һәм урта уку йортлары өчен. - Казан: Мәгариф, 2002. - 344 б.

Словарь топонимов Башкирской АССР. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1980. – 200 с.

Словарь топонимов Республики Башкортостан / Составитель А.А.Камалов и др. – Уфа: китап, 2002. – 256 с.

Сөләймәнова Р.А. Хәзерге башкорт телендәге антропонимдар һәм уларзың үсеш тенденциялар. – Өфө. – 2006. – 148 с.

Татарско-русский словарь / И.А.Абдуллин, Ф.А.Ганиев, М.Г. Мухамадиев, Р.А.Юналеева; под ред. Ф.А.Ганиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1998. – 462 с.

Хаҗиев Р.И. Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягы ойконимиясенә этнолингвистик анализ. – Казан, 2005. – 168 б.

Хисамитдинова Ф.Г., Сиразитдинов З.А. Русско-башкирский словарь-справочник названий населённых пунктов Республики Башкортостан. – Уфа: Китап, 2001. – 320 с.

Шайхулов А.Г., Раемгужина З.М. Башкирские и татарские имена собственные. – Уфа, 2006. – 92 с.

Шайхулов А.Г. Раемгужина З.М. Башкирские и татарские личные имена тюрского происхождения. Учебное пособие. – Уфа: ИЦ «Аэрокосмос и ноосфера» 2006. – 72 с.

Шакуров Р.З. По следам географических названий. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1986. – 184 с.

Шәкүр Р.З. Исемдәрзә – ил тарихы. – Өфө: Китап, 1993. – 256 б.

Шаһиев Р. Татар микротопонимиясенең концептуальләшкән семантик кыры // Фән һәм тел. – 2007. – №3. – 14-17 б.

Население Башкортостана: XIX-XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан. – Уфа: Китап, 2008. – 448 с.:ил.

Устав муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан, утвержденный 14.12.2005 Решением Совета № 46 (в ред. Решений Совета от 30.11.2007 № 3/4, от 13.01.2010 № 18/4)

Покупка готовой работы
Тема: «Татар гидронимик терминнары һәм аларның Авыргазы районы гидронимикасында чагылышы»
Раздел: Иностранные языки
Тип: Дипломная работа
Страниц: 87
Цена: 2100 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика